Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 165 нче күнегүне тикшерү;

б) электрон кушымтадагы күнегүләр.

2. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

- Бирелгән модель буенча сөйләгез.

үткән заман

хәзерге заман

  • нишләде? нишли?

нишләгән? эш=В

  • В эш

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

  • Төркемнәрдә биремне киҗәшләшеп эшләгез, нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • фигыльләр нишләрсең? нишләрләр? сорауларына җавап бирә.

2 нче нәтиҗә:

  • эш сөйләгән вакыттан соң башкарыла;

3нче нәтиҗә:

  • эшнең киләчәктә булу, булмаячагын күрсәткән, нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап биргән фигыль киләчәк заман хикәя фигыль дип атала.

-Уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без хикәя фигыльнең киләчәк заманын өйрәнербез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

166 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

1 нче мәкаль. Бердәм булырга кирәк, аерым эш чыкмый.

2 нче мәкаль. Нинди генә хәлдә дә дөресен сөйләү кирәк.

3 нче мәкаль. Батыр тиз генә төрле ситуациядән чыгар, куркак качар.

(Нишләр?) ашар, булыр; эш без сөйләгән вакыттан соң эшләнер; фигыльләр киләчәк заманда.

(Нишләрләр?) юанырлар, ышанырлар; эш без сөйләгән вакыттан соң эшләнер; фигыльләр киләчәк заманда килер.

2 нче бирем. (Парлап эшләү).

167 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз, җавап языгыз.

  • Эшегезне парлап тикшерегез.

3 нче бирем.

168 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Фигыльләрнең кушымчаларын күзәтеп, нәтиҗә ясагыз.

4 нче нәтиҗә:

  • киләчәк заманның беренче төре сузыкларга беткән фигылҗләргә – р кушымчасы ялгап ясала: аша+р, яшә+р;

  • тартыкларга беткән фигыльләргә –ыр/-ер, -ар/-әр кушымчалары ялгана;

  • икенче төре сузыкларга беткән сүзләргә – ячак/-ячәк, тартыкларга беткән сүзләргә – ачак/-әчәк кушымчалары ялганып ясала: укы+ячак, сөйли+ячәк, кайт+ачак, көт+әчәк.

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Киләчәк заман хикәя фигыльне ничек таныйсыз?

Ысул:

  • фигыльне укыйм;

  • нишләр? нишләяәк? Сорауларын куеп карыйм;

  • эшне без сөйләгән вакыт белән чагыштырам;

  • кушымчаларын күзәтәм;

  • иртәгә ярдәмче сүзен куеп карыйм;

  • нәтиҗә ясыйм.

5 нче бирем

169 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нинди күренеш сурәтләнгән?

  • Яз җитүнең нинди билгеләре бар?

  • Балаларның гамәлләрендә яз ничек сизелә?

6 нчы бирем.

1 70 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  • Фигыльләрне нинди заманда кулланырсыз?

  • Димәк, сез төзисе җөмләләрдә эш кайчан башкарылыр?

8 нче бирем.

  • Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

В эш

нишләр?

нишләячәк?

иртәгә

-р, -ыр/-ер, -ар/-әр

-ачак/-әчәк, ячак/-ячәк

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) фигыльнең заманнарын тану ысулын төзе;

ә ) 170 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Кем фигыль темасын үзләштерә башлаганда куелган уку мәсьәләләрен искә төшерә ала?

- Без фигыльнең барлык үзенчәлекләрен дә үзләштереп бетердекме икән?

- Димәк, алдагы дәрестә нишләрбез? (Фигыль темасын өйрәнүне дәвам итәрбез).

44 нче дәрес.

Тема: Боерык фигыльнең мәгънәләре, зат-сан формалары.

Максаты: боерык фигыльнең мәгънәсен аңлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – уку эшчәнлегендә актив катнашу теләге булдыру;

  • метапредмет – гомуми ысул чыгару күнекмәсе булдыру;

  • предмет – боерык фигыльләрне сөйләмдә тану.