- •Якынча календарь-тематик план.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дару үләне.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Туган көн.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Кояш елый.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Күп урыннарда булдым мин.
- •Дәрес барышы.
- •Батыр танкист.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Янар тау.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Репетициядән соң.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Матур кошлар.
- •Дәрес барышы.
- •Үзара бәйләнгән сүзләр
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Игезәк батырлар.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Алиянең чебешләре.
- •Дәрес барышы.
- •Солтания белән күбәләк.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
Дару үләне.
Сәхипкамал әби икенче көнне Тәнзиләне елга буена алып төште. Яр буендагы дымлы урыннарны эт тигәнәге үләне каплап алган иде. Чәчәкләргә бөреләнгән генә вакытлары. Аларның очларын нәкъ шундый чакта җыярга кирәк.
Дымлы урыннарда песи үләне дә шактый күп иде. Әмма Сәхипкамал әби аларга кагылмады. Аның орлыклары өлгергәч, тамырларын көз көне казып алалар. Йөрәк авыртканда эчә торган валерьянка тамчыларын шулардан ясыйлар инде.
Хәкимҗан Халиковтан
Грамматик биремнәр:
1 нче бирем. Сүзләрне иҗекләргә бүл.
1 нче варинат – 1 нче җөмләдә;
2 нче варинат – 2 нче җөмләдә.
2 нче бирем. Түбәндәге биремнәр буенча тексттан сүзләр күчереп яз.
1 нче варинат – 5 авазлы, 5 хәрефле.
2 нче варинат – 6 авазлы, калын әйтелешле.
3 нче бирем. Сүзгә аваз-хәреф анализы яса.
8 нче дәрес хаталар өстендә эшкә багышлана.
Хаталар өстендә эш гадәттәгечә таблицага теркәлә.
Дөрес язам |
Аңлатам |
Мисал китерәм |
көнне үләне |
2 3 |
төнне, өнне күлмәк, сүлпән |
9 нчы дәрес.
Тема: Сүз байлыгы.
Максаты: татар теленең сүз байлыгын аңлау, куллану күнекмәсен формалаштыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
шәхескә кагылышлы – сүз байлыгын, әһәмиятен аңлы куллану күнекмәсе булдыру;
метапредмет - үзләштергән белемне моделҗләштерә белү;
предмет – сүзнең мәгънәсенә төшенеп куллана белү.
Дәрес барышы.
Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
Өй эшен тикшерү.
а) сүзлек өчен бирелгән сүзләрне әйтеп яздыру;
ә)электрон кушымтадагы күнегүләрне тикшерү;
б) иҗади эшләр буенча фикерләрен тыңлау.
Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.
Актуальләштерү.
- Сез сүзләр турында нәрсә беләсез? (Сүзнең аваз –хәрефләре, атау функциясе турында сөйлиләр).
4. Уку мәсьәләсен кую.
- Дәреслектәге биремне укыгыз.
- Сүзләрнең мәгънәсен аңлатыгыз.
1 нче нәтиҗә:
һәр сүзнең мәгънәсе бар.
Ә сүзләрнең мәгънәсен аерым гына әйткәндә аңлап буламы? Ни өчен?
2 нче нәтиҗә:
сүзнең мәгънәсенә төшенү өчен аны контекстта карыйлар.
Телдәге барлык сүзләрне бергә ничек атап булыр?
3 нче нәтиҗә:
телдәге барлык сүзләр җыелмасын телнең лексик составы дип әйтәләр.
Димәк, без бүген дәрестә нәрсә эшләрбез?
Уку мәсьәләсе. Без бүген дәрестә телнең сүз байлыгы турында сөйләшербез.
II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
1 нче бирем. Дәреслектәге нәтиҗәне уку.
Үзегез чыгарган нәтиҗәләрне, дәреслектәге нәтиҗәләр белән чагыштырыгыз.
-Сезнең фикерләр белән туры киләме?
2 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).
31 нче күнегү.
Биремне укыгыз, төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.
Сүз иле нинди ул?
4 нче нәтиҗә:
сүзләр бик күп;
сүзләр бик күп төрле.
3 нче бирем (Парлап эшләү)
32 нче күнегү.
Биремне укыгыз.
Парлап эшләгез.
Ничек эзләрсез? (Сүз эчендә бер билгеле мәгънәгә туры килгән сүз эзләрмен).
Тикшерү: таяк –аяк, бүрек-бүре, кит-ит, хат-ат, чагу-агу, баш-аш, күлмәк – күл, мәк.
4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).
33 нче күнегү.
Биремне укыгыз.
Бер үк предметны ничек атарга кирәк? (Төрле сүзләр белән).
Тикшерү: йорт-өй, мәче-песи, икмәк – ипи.
5 нче нәтиҗә:
татар телендә бер үк сүзне төрле сүзләр белән дә атарга мөмкин.
5 нче бирем.
34 нче күнегү.
Биремне укыгыз.
Биремне дөрес эшләгәнне белү өчен нинди уку әсбабыннан карап тикшереп була? (Аңлатмалы сүзлектән).
Кроссвордның җаваплары: юлчы, юкә, чалгы, ләм.
нчы бирем.
Сүзлек өчен бирелгән сүзләр белән эш.
Бүгенге дәрескә бирелгән сүзләрне укыгыз.
Алар нинди мәгънәне белдерә?
Төгәл аңлатмасын аңлатмалы сүзлектән укыгыз.
Җәза –
Таҗ
Бу сүзләр белән җөмлә уйлап языгыз.
7 нче бирем.
3 5 нче күнегү.
Биремне укыгыз.
Кем эшләргә тели?
Биремне эшләр өчен кемнәргә мөрәҗәгать итә аласыз? (өлкәннәргә, әти-әниләргә).
8 нче бирем.
Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.
Сүзләр бик күп
Сүзләр төрле
Һәр сүзнең мәгънәсе бар
Сүзнең мәгънәсен контекстта карыйлар
Сүзләр җыелмасы лексик составы
III. Рефлексив бәяләү этабы.
Рефлексив кабатлау.
Нәрсә белдек?
Ничек белдек
Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).
Өй эше.
а) эш дәфтәрендәге күнегүләр;
ә ) 35 нче күнегү;
б) *
4. Алдагы дәрескә проблема кую.
- Сүзләрнең мәгънәләрен белү ник кирәк?
- Алдагы дәрестә шулар турында сөйләшербез.
10 нчы дәрес.
Тема: Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылуы.
Максаты: сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәдә аңлы куллану күнекмәсен үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
шәхескә кагылышлы – сүзне дөрес куллана белүнең әһәмиятен аңлау;
метапредмет - сүзнең мәгънәсен төгәл аңлату күнекмәсе булдыру;
предмет – сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аңлау.
