Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 270 нче күнегүне тикшерү;

б) эш дәфтәрләрендәге күнегүләре тикшерү

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Кисәкчәләр турында белемнәрегезне искә төшерегез.

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

- Сүз басымын төркемнәрдә күзәтеп, нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • кисәкчәләр басымны үзләренә алмыйлар.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген кисәкчәләрнең сүз басымын алмавын үзләштерербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

271 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Биремне эшләр өчен нишләрсез? (Сүзләрне мәгънә аңлаешлы булсын өчен интонация белән укыйбыз, басымны билгелибез)

2 нче бирем (Парлап эшләү)

272 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез.

3 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Кисәкчәне басым аша аеру ысулын билгеләгез?

Ысул:

  • сүзләрне, җөмләләрне укыйм;

  • сүзләргә басым куям;

  • ярдәмче сүзгә басым төшмәвен ачыклыйм;

  • нәтиҗә ясыйм.

4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

273 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Башламны укыгыз.

  • Башламда сүз нәрсә турында бао?

  • Димәк, сез язасы өлештә нәрсә турында сүз барыр? (Мәкальдәге кызык хәлләр турында).

5 нче бирем.

274 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Нәрсә бирелгән? (аңлатма язуы).

  • Аны кайсы очракта язалар? (билгеле бер вазифаны үтәмәгәндә).

  • Аңлатманың эчтәлегендә нәрсә языла, аңлатыла? (вазифаны, эшне башкармауның сәбәбе аңлатыла).

  • Азагында нәрсәләр языла? (Кем икәнлеге, эш вазифасы күрсәтелә).

  • Дәреслектәге аңлатма бирелгән кагыйдәне укыгыз, истә калдырыгыз.

6 нчы бирем.

2 75 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

(кыз, поши, сәнәк,шәл, кирлемән, чикерткә, тәкә).

  1. нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән? (таяк, рөхсәт).

  • Сүзләрнең язылышын, мәгънәсен аңлатыгыз.

8 нче бирем.

  • Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Үзләре ияреп килгән сүз белән аерым языла

Басымны үзләренә алмыйлар

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

“Үз-үзеңне тикшерү” биремнәре.

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Кисәкчәләр темаларына күзәтү ясап, алдагы дәрестәге эшләрне күзаллап карагыз.

73 нче дәрес.

Тема: Контроль изложение.

Аккош.

Урманда бер күл бар. Күл буенда кечкенә йортта каравылчы бабай яши.

Көннәрнең берсендә бабай күлдәге камыш арасында аккош баласы күрә. Ул аны тотып өенә алып кайта да тәрбияләп үстерә. Бабай иртән торып балыкка китә, ә аккош күлдә йөзә, җим ашый.

Бабайның эте сурка да аккош белән бик тиз дуслашты. Алар бергәләп йөрергә чыктылар. Аккош суда йөзә, ә Сурка яр буйлап бара.

Көз көне көньякка китүче аккошлар күлгә ял итәргә төштеләр. Аккошлар йөриләр, җим ашыйлар, ерак җиргә китәргә көч җыялар. Бабайның аккошы башта алар арасына кермичә, читтә генә йөзеп йөрде. Берничә көннән ул аларга ияләште һәм шул төркем белән көньякка очып китте.

Садри Җәләлдән

74 нче дәрес.

Тема: Төрле килешләрдә исемнәрне һәм зат алмашлыкларын белән, саен, шикелле, өчен, аркылы, таба, хәтле, каршы, кадәр, чаклы, бирле, соң, башка бәйлекләре белән куллану.

Максаты: төрле килешләрдә исемнәрне һәм зат алмашлыкларын бәйлекләр белән кулланылышын үзләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – ана теленең шәхеснең иҗади һәм интеллектуаль үсешен булдыруда ролен аңлау;

  • метапредмет - ана телен башка предметларны үзләштерүдә куллану күнекмәсе булдыру;

  • предмет – төрле килешләрдә исемнәрне һәм зат алмашлыкларын куллана белү.