Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 230 нчы күнегү;

б) электрон кушымтадагы күнегүләр.

2. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

- Зат алмашлыклары нәрсәне белдерә?

- Кайсы сүз төркемен алмаштырып килә? (исем).

- Нинди затларны белдерәләр?

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

  • Рәсемдә балаларның гамәлләренә карап, кайсы зат алмашлыгын кулланулары турында аңлатыгыз.

  • Төркемнәрдә бер-берегезгә аңлатыгыз.

(1 нче рәсем – мин, 2 нче рәсем – ул, 3 нче рәсем – син, 4 нче рәсем – ул).

  • Дәреслектәге нәтиҗәне укыгыз, алар кайсы затка карый?

1 нче нәтиҗә:

I зат (сөйләүче үзе) – мин, без;

II зат (тыңлаучы) – син, сез;

III зат (сөйләшүдә, җөмләдә катнашмаучы) – ул, алар.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген зат алмашлыкларының сөйләмдә ролен билгеләрбез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

231 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Җөмләдә алмашлыкларны табыгыз, җөмләдә ролен билгели барыгыз.

(Бабай белән безбик дус. Бергәләп урманга барабыз. Бабай миңаәкичтләр сөйли. Мин аңа киосктан газеталар алып кайтам. Бабайның белмәгәне юк. Нинди генә сорау бирмә, җавабыәзер аның).

  • Алмашлыклар сөйләмдә ник кирәк?

2 нче нәтиҗә:

Алмашлыклар сөйләмдә җөмләләрне бер-берсенә бәйләргә ярдәм итә.

2 нче бирем (Парлап эшләү).

232 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • 1 зат алмашлыклары ниндиләр? (Мин, без).

  • Биремне иптәшең белән бергә эшәләгез.

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

233 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Ул кайсы әсәргә туры килә? (Габдулла Тукай “Кызыклы шәкерт”).

  • Малай кемгә охшаган? (цирктагы өйрәтүче – дрессеровщик).

  • Этнең өйрәнәсе киләме?

  • Кем шигырь юлларын хәтерли? Сөйләп күрсәтегез.

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Алмашлыкларның сөйләмдә ролен ничек билгелибез?

Ысул:

  • текстны укыйм;

  • текстта җөмләләрне бер-берсенә ничек бәйләнгәнен билгелим;

  • җөмләдә исемнәрне алмаштырып килгән сүзләрне табам;

  • җөмләләрне укып, яңгырашын тыңлыйм;

  • алмашлыкларныңсөйләмдә ролен ачыклыйм.

5 нче бирем.

234 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Алмашлыкларны дөрес куяр өчен нишләрсез?

(җөмләнең мәгънәсенә, җөмләдә кайсы зат турында сөйләнгәнен билгеләп).

Сүзләрне кую тәртибе: ул, аның, минем, сезгә, сез.

6 нчы бирем.

2 35 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  • Алдагы күнегүдәге текст эчтәлеге нәрсә турында иде? (Олылар, өлкәннәр, әти-әни сүзен тыңлап яшәү турында).

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән ? (мәкаль, мәңге)

  • Бу сүзләрнең язылышында нинди орфограмма бар? (мәкаль, ь, мәңге)

8 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

I зат - сөйләүче;

II зат -тыңлаучы;

III зат - сөйләшүдә, җөмләдә катнашмаучы.

Җөмләләрне бер-берсенә бәйли

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә ) 235 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Алмашлыклар ничә затка килде?

- Һәр затта ничәшәр алмашлык?

- Бу күренеш ничек аталыр?

- Алдагы дәрестә шул турыда сөйләшербез.

62 нче дәрес.

Тема: Контроль күчереп язу.

(Текст экранга чыга).

Аю белән хатын

(Татар халык әкияте).

Әүвәлге заманда бер хатын урак урырга баласы белән барган, ди. Ул ара башлагач ук аның янына бер Аю килгән. Ул аюның аягына шырпы кадалган икән, ди. Ул хатынга аягын күрсәтергә килгән булган. Хатын аның аягыннан шырпысын алган. Шуның өчен Аю хатынга бер умарта бал китереп биргән, ди.

63 нче дәрес.

Тема: Алмашлыкларның берлек һәм күплек формалары. Аларның килеш һәм тартым белән төрләнеше.

Максаты: алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын, килеш һәм тартым белән төрләнүен тану.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – аралашканда алмашлыкларны дөрес куллану күнекмәсе булдыу;

  • метапредмет - уку мәсьәләсен чишү юлын аңлата белү;

  • предмет – алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын, килеш һәм тартым белән төрләнүен тану.