Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.34 Mб
Скачать

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 20 нче күнегүне тикшерү;

б) электрон кушымтадагы күнегүләр.

  1. Актуальләштерү.

- Алфавит ник кирәк?

- Сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру өчен нәрсә кирәк? (Алфавитны яттан белү кирәк).

- Сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштырганда нәрсәгә игътибар итәбез? (Сүзнең беренче хәрефенә).

3. Уку мәсьәләсен кую.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән?

  • Рәсемнәрне сүз белән әйтегез (Кигәвен, карлыгач, күке, куян, көртлек, колын).

  • Ул сүзләрдә нинди үзенчәлек сизәсез? (Барысы да к хәрефенә башланган).

  • Бу сүзләрне алфавит тәртибендә ничек урнаштырырсыз? (Сүзнең икенче хәрефенә карап).

1 нче нәтиҗә:

  • Сүзләр бертөрле хәрефтән башланса, аларны икенче хәрефенә карап, алфавит тәртибе буенча урнаштырабыз.

  • Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

Уку мәсьәләсе. Без бүген дәрестә сүзләрне икенче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә урнаштырырбыз.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (Бер гаилә).

  • Бу гаиләдә кемнәр бар? (Әби, бабай, әти, әни, малай – онык, кыз – онык, кечкенә – оныкчык).

  • Гаиләдә һәркем нәрсә эшли?

  • Бу нинди гаилә?

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп, гаилә әгъзаларын алфавит тәртибендә төзегез.

  • Кайсы сүзләрдә кыенлык туар? (Оныкларын язганда).

  • Балалары – оныкларын язганда иң кечкенәсен нинди сүз белән алмаштырып була? (оныкчык).

Тикшерү: әби, әни, әти бабай кыз, малай, оныкчык.

2 нче бирем (Парлап эшләү)

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез.

Тикшерү: ташбака, тәкәрлек, тилгән, торна, төлке, тукран.

3 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Сүзләрне икенче хәрефенә карап, алфавит тәртибендә урнаштырганда нишлисез?

Ысул:

  • сүзне укыйм;

  • беренче хәрефләрен карыйм;

  • беренче хәреф бертөрле булса, икенче хәрефенә карыйм;

  • икенче хәрефнең алфавитта урынын билгелим;

  • сүзне икенче хәрефенә карап, алфавит тәртибендә язам.

4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

28 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Мәгънәсен аңлатыгыз. (Кыш көне карны күп тотсаң, җир дымлы була, иген шуңа уңа).

  • Бу мәкальдә нинди сүзләр күп? (к хәрефенә).

  • Бу сүзләрне алфавит тәртибендә тезү өчен нишләрсез?

2 нче нәтиҗә

  • Биремне тиз, дөрес эшләр өчен ысул куллану уңайлы.

5 нче бирем.

29 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нинди сүзләр бирелгән? (Эш коралын белдергән сүзләр).

  • Нинди эш кораллары бирелгән? (Кайчы, көрәк, пычкы, балта, кисәү).

  • Сүзләрне алфавит тәртибендә язу өчен нишләрсез?

3 нче нәтиҗә:

  • әгәр сүзнең арасында бертөрле һәм төрле хәрефенә караган сүзләр булса, иң элек сүзләрне беренче хәрефенә карап, аннан бер үк хәрефенә караган сүзләрне икенче хәрефенә карап, алфавит тәртибендә язабыз.

6 нчы бирем.

3 0 нчы күнегүнең биремен укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  • Моның өчен нишләрсез? (Яраткан язучыларымның фамилияләрен искә төшерермен).

7 нче бирем.

  • Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

беренче беренче

=

хәреф хәреф

Икенче хәреф

Икенче хәрефнең алфавитта тәртибен билгеләү

Сүзне язу

  1. нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән? (Үзләштергән сүзләрне җыеп тикшерү өчен сүзләр җыйнап бирелгән).

  • Сүзләрне укыгыз, бер-берегезгә әйтеп яздырыгыз.

  • Дәфтәрләрегезне алыштырып, сүзләрнең язылышын дәреслек буенча тикшерегез, бәяләгез.

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

2. “Үз-үзеңне тикшер!” биремнәрен үтәү.

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) сүзлек өчен бирелгән сүзләрне ныгытырга;

ә ) 30 нчы күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Сез бу бүлектә нәрсә өйрәндегез?

- Хәзер алга таба нәрсә эшләргә кирәк булыр дип уйлыйсыз?

7 нче дәрес.

Тема: Грамматик биремле диктант.