Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.34 Mб
Скачать

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 365 нче күнегүне тикшерү;

б) электрон кушымтадагы күнегүләрне тикшерү

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Текст турында белемнәрегезне сөйләгез.

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • нинди дә булса вакыйганың барышы үзгәреше турында хәбәр итә торган текст хикәяләү тексты дип атала.

  • Ул текстта нинди вакыйга сурәтләнә?

2 нче нәтиҗә:

  • Хикәяләү текстында үзгәреп торган процесслар сурәтләнә, заман төсмерләре, урын үзгәреп тора.

  • Дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген хикәяләү текстын өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

356 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кайсы сүзләрнең мәгънәләрен аңлатмалы сүзлектән карарга кирәк? (Ястү, фатиха кылу, оҗмах)

2 нче бирем (Парлап эшләү)

367 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Текстны өлешләргә бүлү өчен нәрсәне искә төшерерсез? (Һәр өлешнең нәрсәне белдерүен).

  • Бу нинди текст?

  • Ни өчен?

3 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Хикәяләү текстын тану өчен нишлисез?

Ысул:

  • текстны укыйм;

  • текстта вакыйгалар сурәтләнешен ачыклыйм;

  • заман төсмерләрен, урынын күзәтәм;

  • нәтиҗә ясыйм.

4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

368 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нинди күренеш сурәтләнгән?

  • Балалар нинди спорт белән шөгылҗләнә?

  • Аларны йөзәргә кем өйрәтә?

  • Йөзүнең сәламәтлек өчен нинди файдасы бар?

5 нче бирем.

369 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Хикәяләү тексты төзү өчен сезгә нәрсә ярдәм итә? (План).

6 нчы бирем.

3 70 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

7 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Үзгәреп торган процесслар

Урын үзгәреше

Заман төсмерләре үзгәреше

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендә күнегүләр;

ә ) 370 нче күнегү (Чиста, пөхтә итеп киенә белү – матурлыкның бер шарты. Кигән киемең чиста булса, сине һәркем яратыр).

б)*

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Алдагы дәрестә нәрсә турында беләсегез килә?

99нчы дәрес.

Тема:Тасвирлама (тасвирлау) тексты.

Максаты: тасвирлау текстын тану ысулын чыгару.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – ана телендә тулы сөйләмгә омтылыш булдыру;

  • метапредмет - дәрестә үзләштергән белемне тирәнәйтү теләге булдыру;

  • предмет – тасвирлау тексты төзи белү.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 370 нче күнегү;

б) эш дәфтәрләрендәге күнегүләрне тикшерү

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Хикәяләү текстын ничек таныйсыз?

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

  • Төркемнәрдә эчтәлеген карап, нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • табигать күренешләрен, предметларны, кешеләр һәм хайваннарның кыяфәт-кыланышларын сурәтләгән текст тасвирлау тексты була.

2 нче нәтиҗә:

  • тасвирлау текстында предметлар, күренешләр, билгеләр санап кителә.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

371 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп, нәтиҗә ясагыз.

(бу – тасвирлау тексты, чөнки артыш куагы сурәтләнә).

2 нче бирем (Парлап эшләү)

372 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән?

  • Үзегез теләгән рәсемдәге уенчыкларның берсен сайлап сөйләгез.

3 нче бирем.

373 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Дустыңны сурәтләү өчен нәрсәгә таянырсың? (план буенча).

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • КисәТасвирлау тексты нинди булыр, ничек танырсыз?

Ысул:

  • текстны укыйм;

  • текстта нәрсә сурәтләнгәнен ачыклыйм;текстта нәрсәләр саналып киткәнен ачыклыйм;

  • нәтиҗә ясыйм.

5 нче бирем.

374 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Табышмакларда нәрсәләрне тасвирлаганнар? (тышкы кыяфәте, гамәле).

Табышмакларның җаваплары: күгәрчен, саескан.

6 нчы бирем.

3 75 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

7нче бирем.

Электрон кушымтадагы сүзлек өчен бирелгән сүзләрне эшләү күнегүләрен эшләү.

8 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Табигать күренешләре

Кешеләр, хайваннарның кыяфәт-кыланышлары.

предметлар

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә ) 375 нче күнегү;

б)*

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Текстның кайсы төрен үзләштерәсе калды әле?

- Алдагы дәрестә сүз шул турыда барыр.

100 нче дәрес.

Тема: Фикер йөртү тексты.

Максаты: фикер йөртү характерындагы текстларны тану күнекмәсе формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – телнең тирән мәгънәсен ачыклап, куллану;

  • метапредмет - үз эшеңне дөрес бәяли белү;

  • предмет – фикер йөртү текстын төзү белү.