Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.34 Mб
Скачать

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 235 нче күнегүне тикшерү;

б) эш дәфтәрләрендәге күнегүләрне тикшерү.

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

  • Зат алмашлыкларының кайсы затта килүен әйт?

- Кайсы алмашлыклар Iзатта, II, III затта?

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

- Җөмләләрдә алмашлыкларны тап.

- Алар нәрсәне белдерә?

- Нәтиҗә яса.

1 нче нәтиҗә:

  • мин, син, ул – берлек сандагы зат алмашлыклары;

без, сез, алар – күплек сандагы зат алмашлыклары.

  • Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен әйтегез.

Уку мәсьәләсе. Без бүген алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

236 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Алмашлыкларның нинди формада килүен билгелә.

(Ул – берлек, син – берлек, мин – берлек һ.б.).

  • Ничек билгеләдегез? (Ничә кешене белдергәнен ачыклыйбыз).

2 нче бирем (Парлап эшләү)

237 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Ни өчен укытучыга Сез дип эндәшкәннәр?

  1. нче нәтиҗә:

  • олылып, хөрмәтләп әйткәндә кешегә сез дип эндәшәләр, фигыль күплек санда кулланыла.

3 нче бирем.

238 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нинди күренеш сурәтләнгән?

  • Балалар нәрсә эшли?

  • Кечерәкләре нәрсәләрне күзәтә?

  • Җимлеккә нәрсәләр кунган?

  • Бу балалар нинди эш эшли?

  • Сездә нинди теләк туды?

4 нче бирем.

239 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Сорауларны укыгыз. Дәрестәге күренеш, вакыйгаларны исәпкә алып, җаваплар языгыз.

  • Алмашлыкларның кушымчаларын билгелә. Алар нинди кушымчалар?

  1. нче нәтиҗә:

  • Зат алмашлыклары килеш һәм тартым белән төрләнә.

5 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Алмашлыкларның берлек һәм күплек формаларын билгеләү өчен нишлисез?

Ысул:

  • алмашлыкларны табабыз;

  • алмашлыкларның ничә кешегә караганын ачыклыйбыз;

  • алмашлыкларның кайсы затка караганын билгелибез;

  • нәтиҗә ясыйбыз.

6 нчы бирем.

2 40 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

7нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә бирелгән сүзнеләрне укыгыз.

  • Ул сүзләрнең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән табыгыз.

  • Электрон кушымтадагы биремнәрне эшләгез.

  • Сүзләрнең язылышына истә калдырыгыз.

8 нче бирем.

  • Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Берлек

Күплек

Олылау -Сез

килеш

тартым

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә ) 240 нчы күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Алмашлыклар – зат алмашлыклары була. Ә башка төр алмашлыкларны сез беләсезме?

- Димәк, алдагы дәрестә башка төр алмашлыклар турында өйрәнербез.

64 нче дәрес.

Тема: Сорау алмашлыклары турында төшенчә.

Максаты: сорау алмашлыклары белән танышу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – ана телендә дөрес аралашуның кирәклеген аңлау;

  • метапредмет - үзарар бәяләү күнекмәсен үстерү;

  • предмет – сорау алмашлыкларын тану.