Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.34 Mб
Скачать

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 215 нче күнегү;

б) электрон кушымтадагы күнегүне тикшерү

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Нәрсә ул сыйфат?

- Сыйфатның нинди мәгънәләре була?

- Сыйфат ничә дәрәҗәдә килә?

- Сыйфат дәрәҗәсен ничек билгелибез?

Ысул:

  • сыйфатнфы табам;

  • мәгънәсен ачыклыйм;

  • төп дәрәҗәдәге сыйфат формасын ачыклыйм;

  • төп дәрәҗәдәге сыйфат билгесе белән чагыштырам;

  • сыйфатның кушымчаларын билгелим;

  • нәтиҗә ясыйм.

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз.

-Төркемнәрдә киңәшләшеп нәтиҗә ясагыз.

  1. нче нәтиҗә:

  • җөмләдә сыйфатлар исемне ачыклап килә.

  • Сыйфатлар җөмләдә ник кирәк?

2 нче нәтиҗә:

  • сыйфатлар җөмләне тулыландыра, сөйләмне ачыклый.

  • Уку мәсьәләсен әйтегез.

Уку мәсьәләсе. Без бүген сыйфатларның җөмләдә исемне ачыклап килүен өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

216 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

(йомшак кар, ап-ак кар, киң яланнар, биек таулар, куе урманнар, киң болыннар, йомшак ак мамыкка, калын болытлар, зур елгалар, таныш юллар).

2 нче бирем (Парлап эшләү)

217 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез.

(ягымлы әни, чын дуслык, киң елга, куе урман, җылы көн).

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

218 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

  • Бала тәрәзәдән нәрсә күзәтә?

  • Өй эче ничек сурәтләнгән?

  • Бала нәрсә эшләргә тели дип уйлыйсыз?

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Җөмләдә сыйфатларның исемне ачыклап килгәнен каян беләбез?

Ысул:

  • җөмләне укыйм;

  • исемнәрне табам;

  • аларны ачыклап килгән сүзләрне билгелим;

  • ул сүзләргә сорау куеп карыйм;

  • нәтиҗә ясыйм.

5 нче бирем.

219 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

Төшеп калган сүзләр: озын, иске, кыскасы, туган.

6 нчы бирем.

2 20 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

7нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә бирелгән сүз әйтегез (ямь).

  • Электрон кушымтадагы күнегүләрне эшләү.

8 нче бирем.

  • Бүген дәрестә алган белемнәреңне модельләштереп куй.

җ өмлә тулы

С җөмлә матур

III. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) 219 нчы күнегү;

ә ) 220 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Алдагы дәрестә нинди эшләр булыр дип уйлыйсыз?

55 нче дәрес.

Тема: Аңлатмалы диктант.

Күп урыннарда булдым мин.

Могҗизалы төньяк балкышын, тып-тын сахраны, зур урманнарны, гүзәл даланы күрдем итн. Анда нәфис тузганаклар, ак ромашкалар, кып-кызыл мәкләр чәчәк ата Шунда ук ап-ак бозлар, һәрнәрсәне комсызланып йота торган сазлыклар, биек түбәләре куе томан арасында йөзгән таулар – гаҗәеп сәер бер күренеш.

Барысы да гүзәл боларның!

(Р.Имаметдиновадан)

56 нчы дәрес.

Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Максаты: синоним һәм антоним сыйфатларны табу күнекмәсен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – сүз байлыгын арттыру өстендә эшләү теләген үстерү;

  • метапредмет - фикерне кыска формалаштыру күнекмәсен булдыру;

  • предмет – сыйфатларга синоним һәм антоним сыйфатлар таба белү.