Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.34 Mб
Скачать

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 160 нчы күнегүне тикшерү;

б) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр.

2. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

- Фигыльнең үткән заманын ничек танырсыз?

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Дәреслектәге уку мәсьәләсен укыгыз.

  • Биремнәрне эзлекле эшләгез, нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә:

  • фигыльләр нишли? соравына җавап бирә.

  • Фигыльдә сөйләнгән эшне без сөйләгән вакы белән чагыштырыгыз.

2 нче нәтиҗә:

  • фигыльдә сөйләнгән эш без сөйләгән вакытта башкарыла.

  • Заманын билгеләгез.

3 нче нәтиҗә:

  • нишли? соравына җавап биргән, фигыльдә эшнең без сөйләгән вакытта башкарылганын күрсәткән фигыль хәзерге заман хикәя фигыль дип атала.

Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без бүген хәзерге заман хикәя фигыльләрне тану өстендә эшләрбез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем.

Дәреслектәге нәтиҗәне уку, укучылар үзләре чыгарган нәтиҗә белән сагыштыру.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

161 нче күнегү.

2 нче бирем. (Парлап эшләү).

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

  • Кулланган фигыльнең хәзерге заманда килгәнен дәлилләгез.

Аңлату:

Кыз кер үтүкли.

(Нишли?) үтүкли – эш без сөйләгән вакытта башкарылганын күрсәтә, димәк, хәзерге вакытта килә.

3 нче бирем (Парлап эшләү).

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап схема буенча фигыльнең заманын билгеләгез.

Табышмакның җавабы: сәгать.

4 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

  • Биремне укыгыз.

  • Бирем буенча сез ничә заман турында белемнәрегезне кулланырсыз?

  • Нәрсәгә игътибар итеп эшләрсез? (Алдагы күнегүдә бирелгән схемага).

Яралганнар – яралалар, алганнар – алалар.

5 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Хикәя фигыльнең хәзерге заманын ничек билгеләрсез?

Ысул:

  • фигыльләрне табам;

  • сорау куям;

  • эшне без сөйләгән вакыт белән чагыштырам;

  • бүген ярдәмче сүзен куеп карыйм;

  • заманын билгелим.

6 нчы бирем

164 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Артык сүзне табу өчен нишлисез?

(Сүзләрне укыйм, күбесенә уртак булган билгене ачыклыйм, туры килмәгән сүзне билгелим).

Артык сүзләр: уйлый, сата, яза, укый.

7 нче бирем.

165 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  • Хәтердән язу күнекмәсен искә төшерегез.

(Шигырьне тулысынча уку, мәгънәле юллар белән истә калдыру, орфограммаларны билгеләү, эчтән күзаллап сөйләү, хәтердән язу, тикшерү).

8 нче бирем.

  • Бүген дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

Эш = В

Нишли?

бүген

-а/-ә

-ый,-и

  1. нчы бирем.

  2. Фигыль темасына өйрәнгән сүзләрне хәтердән язып куегыз, орфограммалар астына сызыгыз.

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) электрон кушымтадагы күнегүләр;

ә ) 165 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

- Сез алдагы дәрестә нәрсәләр беләсегез килә? Ни өчен?

43 нче дәрес.

Тема: Хикәя фигыльнең киләчәк заманы.

Максаты: киләчәк заман хикәя фигыльне тану ысулын үзләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – уку эшчәнлегендә иптәшләреңне хөрмәт күрсәтеп эшләү күнекмәсе булдыру;

  • метапредмет – адымлы гамәлләр аша ысул чыгару күнекмәсен үстерү;

  • предмет – киләчәк заман хикәя фигыль төшенчәсен аңлау.