Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.34 Mб
Скачать

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) электрон кушымтадагы күнегүләр;

ә) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

б) иҗади биремнәр

2. Эш дәфтәрләрендә язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

- Сүз ясагыч кушымчалар турында сөйләгез.

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Дәреслектәге биремне укыгыз.

  • Сүзләрнең кушымчаларын аерып әйтегез.

  • Алар нинди эш башкара? (Эшнең вакытын үзгәртә, сүзләрне килеш белән төрләндерә, санын үзгәртә).

  • Дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без бүген сүз формасын ясаучы (төрләндергеч) кушымчаларны үзләштеребез.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

81 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

Сүзләрне кую тәртибе: төсләргә, җиргә, урманда, имәннәр, иртәдә, кергән, очырды, шәрәләнде.

2 нче бирем. (Парлап эшләү).

82 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап киңәшләшеп эшләгез.

(Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.

Ялгыз агачны җил сындыра.

Ата-анасын тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган).

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

83 нче күнегү.

  • Кушымчаларны өстәгәндә вазифаларын билгеләгез. Сыйныфташларыгызга аңлатып бирегез.

Көтелгшн җавап: китап, балыктан, тәрәзәгә, түбәдән.

4 нче бирем. Ысул чыгару.

  • Сүз төрләндергеч кушымчаларны ничек таныйсыз?

Ысул:

  • сүзне укыйм;

  • сүзнең тамырын, кушымчасын билгелим;

  • кушымчаның вазифасын билгелим;

  • сүзнең мәгънәсен төгәл ачыклыйм;

  • нәтиҗә ясыйм;

5 нче бирем.

84 нче күнегү.

  • Күнегүдә нәрсәләр бирелгән? (Шигырь, мәкаль, табышмак).

  • Аларның барысында нинди тамга? (Китап).

  • Алдагы биремне мөстәкыйль эшләгез.

6 нчы бирем.

85 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсем кайсы әсәргә туры килә? (“Комсыз эт” мәсәле).

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән ?

  • Ул сүзләрнең мәгънәсен аңлатыгыз.

  • Сүзләрнең язылышында нинди үзенчәлек бар?

8 нче бирем.

(Эш дәфтәрләрендәге мөстәкыйль биремнәрне үтәү).

  • Биремнәрне үтәү өчен нишлисез? (Дәрестә өйрәнгән ысулны кулланабыз).

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) электрон кушымтадагы күнегүләр;

ә ) 85 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Төрләндергеч кушымчаларның вазифасын әйтегез.

Менә аларның ник шулай үзгәрүен, ни өчен үзгәрүе турында алдагы дәрестә сөйләшербез.

23 нче дәрес.

Тема: Төрләндергеч кушымчаларның роле.

Максаты: төрләндергеч кушымчаларның җөмләдәге ролен ачыклау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – ана телендә дөрес сөйләм күнекмәләренә омтылыш булдыру;

  • метапредмет – кече төркемнәрдә эшләү күнекмәләре булдыру;

  • предмет – төрләндергеч кушымчаларның ролен аңлау.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) иҗади биремне тикшерү;

ә ) 85 нче күнегүне тикшерү;

б) электрон кушымтадагы күнегүләрне тикшерү.

2. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

3. Актуальләштерү.

- Сүз төрләндергеч кушымчалар турында сөйләгез.

4. Уку мәсьәләсен кую.

  • Дәреслектәге биремне укыгыз.

  • Сүзләргә кушымчалар өстәү ник кирәк булды?

  • Нәтиҗә ясагыз.

1 нче нәтиҗә: җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен төрләндергеч кушымчалар ялгана.

  • Уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе: Без бүген төрләндергеч кушымчаларның ролен аңларбыз.

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

86 нчы күнегү.

  • Сүзләргә кушымчалар өстәү ник кирәк? (Җөмләдә сүзләрне бәйләү өчен).

  • Текст кем турында? (Юрий Гагарин).

  • Төркемнәрдә бер-берегезгә косманавт Юрий Гагарин турындагы мәгълүматны сөйләгез.

  • Кушымчаларның вазифасын аңлатыгыз.

2 нче бирем. (Парлап эшләү).

87 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап эшләгез.

  • Сүзләрне җөмләгә ничек тезәрсез? (Мәгънә, билгеле бер хәбәр килеп чыксын өчен).

Көтелгән җавап: Карлы бураннары белән салкын кыш килде.

Балалар мәктәптә соңга кадәр булдылар.

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

88 нче күнегү.

Кроссворд алда өйрәнгән кроссвордлардан кайсы ягы белән аерыла? (Кроссвордка сүзләрне рәсем эчтәлегеннән эзләргә килә).

1 – салкын, 2 – бакча, 3 – хәйләкәр, 4 – сукмак.

  • Ачкыч сүз нинди? (Сукмак).

  • Җөмлә төзегез. (Хәйләкәр төлке кышын бакчага сукмак салды).

4 нче бирем.

89 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Нәрсә төзергә кирәк? (Хикәя).

  • Хикәя килеп чыксын өчен нишлибез? (Җөмләләрне бер-берсенә бәйлибез).

Җөмләләрне кую тәртибе: 1-5, 2-2, 3-7, 4-6, 5-1, 6-4, 7-3, 8-8.

  • Тексттагы мәгълүмат кайсы халык турында? (Чукотка халкы).

5 нче бирем.

90 нчы күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  • Нинди мәгълүмат чараларыннан файдаланырсыз? (Энциклопедия, география дәреслеге, интернет челтәре һ.б.)

6 нчы бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән ?

  • Төркемнәрдә кабатлагыз, истә калдырыгыз. Һәрберегез берәр сүз әйтеп, төркемдә сүзлек өчен бирелгән сүзләрне ныгытыгыз.

  • Ә хәзер тикшерегез, бәяләгез.

7 нче бирем.

  • Мөстәкыйль электрон кушымтадагы күнегүләрне эшләү.

8 нче бирем.

  • Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

нче бирем.

Сүзнең формасы үзгәрә

Җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйли

Җөмләне, сөйләмне дөрес төзергә ярдәм итә.

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләр;

ә) сүзлек өчен сүзләрнең язылышын ныгытырга;

9 0 нчы күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Без сезнең белән “Сүз төзелеше” темасын өйрәндек.

Кем әйта алга таба нинди эшләр булыр? (Язма эшләр).

24 нче дәрес.

Тема: Өйрәтүле изложение.

Максаты: бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – матур әдәби сөйләм күнекмәләренә ия булу;

  • метапредмет – ишеткәнне эзлекле, бәйләнешле бирү күнекмәсе булдыру;

  • предмет – изложение яза белү күнекмәсен үстерү.