Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
З класс методичка Җамалетдинова.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.34 Mб
Скачать

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

а) эш дәфтәрләрендәге күнегүләрне тикшерү;

ә) электрон кушымтадагы күнегүләрне тикшерү;

б) иҗади биремне тикшерү.

  1. Эш дәфтәрләрендәге матур язу күнегүләре.

  2. Актуальләштерү.

- Мәгънәләре буенча сүзләрнең бүленешен аңлатыгыз (Синоним, антонимнар турында сөйлиләр).

4. Уку мәсьәләсен кую.

- Дәреслектәге биремне укыгыз.

- Мәзәкне укыгыз.

- Ул нәрсә турында?

- Төп фикерне кайсы сүз аңлата? (Комсыз).

- Ул сүзнең мәгънәсен һәм язылышын аңлатыгыз.

1 нче нәтиҗә:

  • әйтелешләре бер үк, мәгънәләре төрле сүзләр була.

  • Ул сүзләр ничек атала?

2 нче нәтиҗә:

  • әйтелешләре бер үк, мәгънәләре төрле сүзләр омонимнар дип атала.

-Бүгенге дәрескә уку мәсьәләсен куегыз.

Уку мәсьәләсе. Без бүген әйтелешләре бер үк, мәгънәләре төрле сүзләрне танырга өйрәнербез.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем (Төркемнәрдә эшләү).

51 нче күнегү.

  • Омонимнарны табу өчен нишләрсез? (Нәтиҗәләр буенча сүзләр эзләрбез). (Җәй, йөз, кара).

2 нче бирем (Парлап эшләү)

52 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Парлап бер-берегезгә аңлатып эшләгез.

Тикшерү: яшен – күктәге утлы күкрәп яңгырау, яшен – күз яше кебек яңгыр, яшен – яшь кешене)

3 нче бирем. (Мөстәкыйль эшләп карау).

  • Биремне укыгыз.

  • Сүзләрнең мәгънәләрен аңларга нәрсә ярдәм итә? (Сораулар)

  • Игътибар белән фикерләп җөмләләр уйлап языгыз.

4 нче бирем (Ысул чыгару).

  • Омоним сүзләрне тану өчен нишләрсез?

Ысул:

  • сүзләрне укыйм;

  • бертөрле яңгырашлы, язылышлы сүзләрне карыйм;

  • мәгънәләрен ачыклыйм;

  • нәтиҗә ясыйм.

5 нче бирем.

54 нче күнегү.

  • Биремне укыгыз.

  • Рәсемдә нәрсәләр бирелгән? (Җәен –балык, җәен – җәй көне, тиен – тимер акча, тиен – җәнлек).

  • Ул сүзләрне ничек атарсыз? (Омонимнар).

  • Каян белдең? (Ысул кулланып, аңлый бардым).

6 нчы бирем.

5 5 нче күнегүнең биремен укыгыз.

  • Биремне укыгыз.

  • Кем эшләргә тели?

  • Кемнең өендә Шәүкәт Галиев китабы юк, кая мөрәҗәгать итә ала?

7 нче бирем.

  • Бүгенге дәрескә нинди сүзләр бирелгән ?

  • Электрон кушымтада сүзлек бүлегенә кереп, биремнәрне эшләгез, нәтиҗә ясагыз.

8 нче бирем.

  • Б үгенге дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.

  • язылышы бер үк

    яңгырашы әйтелеше бер үк

    мәгънәләре төрле

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Нәрсә белдек?

  • Ничек белдек?

  1. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

  2. Өй эше.

а) эш дәфтәрендәге күнегүләр;

ә ) 55 нче күнегү;

б) *

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Сүзләр турында, аларның татар телендә башка мәгънәләре турында киләсе дәрестә сөйләшербез.

14 нче дәрес.

Тема: Сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләр.

Максаты: сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләр турында белем формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы – укуга булган уңай мөнәсәбәтен күрсәтә белү;

  • метапредмет – өстәмә мәгълүмат чараларыннан файдалан белү күнекмәсе булдыру;

  • предмет – сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләрне таный белү.