- •Якынча календарь-тематик план.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дару үләне.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Туган көн.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Кояш елый.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Күп урыннарда булдым мин.
- •Дәрес барышы.
- •Батыр танкист.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Янар тау.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Репетициядән соң.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Матур кошлар.
- •Дәрес барышы.
- •Үзара бәйләнгән сүзләр
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Игезәк батырлар.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Алиянең чебешләре.
- •Дәрес барышы.
- •Солтания белән күбәләк.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
- •Дәрес барышы.
З.И.Җамалетдинова
Татар теле дәресләре
3 нче сыйныф
Кереш сүз
Методик кулланма татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында эшләүче татар теле укытучыларына тәкъдим ителә.
Татар теле укыту-методик комплектына дәреслек, электрон кушымта, эш дәфтәрләре, методик кулланма керә.
Дәреслек “Татар телендә (урта) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”га нигезләнеп төзелде.
Укыту-методик комплектына федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты куйган таләпләргә нигезләнгән. Дәреслеккә эчтәлек планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне күздә тота. Уку материалы укучыда универсаль уку гамәлләре булдыруга юнәлтелгән. Күнегүләрдәге биремнәр аша укучы шәхескә кагылышлы, интеллектуаль, танып-белү, коммуникатив күнекмәләр үсеше формалаштыра. Күнегүләрне төрле формада башкарырга тәкъдим итү укучыларда үз эшчәнлекләрен оештыра белү күнекмәсен үстерә. Укучы белемнәрне төрлечә башкарып, төрле шартта, төрле үсеш дәрәҗәсендәге иптәшләре белән хезмәттәшлеккә өйрәнә.
Дәреслекнең төзелеше укучылар эшчәнлеген оештыру калыбын күрсәтә. Укучыга зур бүлекләр, аерым дәрескә билгеле бер уку мәсьәләсе тәкъдим ителү укучыны эзләнү ситуациясенә куя, ягъни укуга мотивация тудыра. Укучы куелган проблеманы тәкъдим ителгән күнегүләр аша чишә, махсус нәтиҗәләр формалаштыра бара. Ә инде иң тотрыклы гамәл, нәтиҗәләрдән универсаль ысул туа. Һәр дәрестә стандарт таләбе булган; үз эшеңне тикшерү, бәяләү, аңлау дәрәҗәсен контрольдә тоту кебек күнекмәләр формалаштыру өчен биремнәр тәкъдим ителә. Укучыга эш планын төзү өчен күнегүләрнең билгеле бер үсешне булдырып төзелүе уңайлылык тудыра. Укучы дәрес дәвамында үз белеменең үсешен күзәтә, нәтиҗә ясый бара. Аңлау дәрәҗәсен күрсәтү, ачыклау өчен укучы дәрес азагында, белемнәрне модельләштереп куярга тиеш була. Моның өчен таянырга методик кулланмада модельләштерүнең төрле үрнәкләре бирелгән. Дәреслеккә дә модельләштерүнең кайбер төрләре кертелгән. Укучы үзенең аңлау дәрәҗәсен дәреснең шушы модельләштерү өлешендә күрсәтә. Никадәр модель кыска, төгәл, димәк, тема шулкадәр аңлаешлы була.
Методик кулланмада һәр күнегүнең эшләнеше, эшләү тәртибе бирелгән. Әмма укытучы үзенчә күнегүләрнең кулланышын билгели ала. Укытучы кайсын класста яки өйдә эшлисен үзе мөстәкыйль, ирекле билгели. Шулай ук электрон кушымтадагы һәм эш дәфтәрендәге күнегүләрне дә укытучы үзе ирекле билгели.
Электрон кушымтадагы, эш дфәтәрендәге күнегүләрнең эшчәнлеген укытучы вакыт табып дөрес эшләнешен тикшереп куйганда эшнең нәтиҗәсе була.
Дәреслеккә кертелгән “Үз-үзеңне тикшер!” биремнәре, тестларны укытучы мөстәкыйль башкару өчен тәкъдим итә. Ул эшләр сыйныфта һәм өйдә башкарылырга мөмкин. Әмма мөстәкыйль эшләнәсе искәртелә.
Укучылар үз эшләрен контрольдә тоту һәм бәяләү күнекмәләре формалаштыру өчен укытучы критерийлар белән таныштырырга тиеш була.
Методик кулланма азагында тәкъдим ителгән контроль эш үрнәкләрен укытучы сыйныф үзенчәлегеннән чыгып сайлый. Контроль һәм тикшерү эшләренең күләме тиешле нормадан артмаска тиеш. Укучыларның белемнәрне тикшерүгә әзер булуы кирәк. Шул очракта гына укучыда белем күрсәткече дөрес була.
Федераль дәүләт гомуми белем стандарты таләпләре буларак, планлаштырылган нәтиҗәләр өч төрле. Һәм без дәресләрдә шәхескә кагылышлы, метапрдмет һәм предмет нәтиҗәләренә ирешергә тиешбез. Һәм инде ирешелү нәтиҗәсен тикшереп, нәтиҗә ясау да мөһим булып тора. Кулланмада һәр дәрестә билгеләнгән планлаштырылган нәтиҗәләргә таянып, эшчәнлекне оештырсаң, әлбәттә моңа ирешеп була.
Дәреслек, эш дәфтәре, электрон кушымтадагы биремнәр белемне бербөтен итеп үзләштерергә ярдәм итә. Ә методик кулланма укытучыга укучылар эшләнлеген дөрес оештыру методикасын үзләштерергә булыша.
Якынча календарь-тематик план.
т/с |
Дәреснең темасы
|
Сәгать саны |
1. 2. 3. 4. 5.
6. 7. 8.
1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. 8.
1.
2.
3.
4. 5. 6.
7. 8.
1. 2. 3.
4.
5. 6. 7. 8. 9. 10. 11.
1. 2. 3. 4. 5. 6. 7.
1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. 8.
1. 2. 3. 4.
5.
6. 7. 8.
1.
2. 3.
4. 5.
1.
2. 3.
1. 2. 3.
4.
5. 6. 7.
8. 9. 10. 11.
12. 13.
1. 2. 3.
4. 5.
6.
7.
|
2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау 1 нче чирек. Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. ъ, ь хәерфләрне кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Сүзгә аваз-хәреф анализы ясау. Янәшә килгән бертөрле тартык аваз хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы. Сүзне икенче хәрефенә карап, алфавит тәртибендә язу. Грамматик биремле диктантю (Керү диагностикасы). Хаталар өстендә эш. Лексика. Сүз байлыгы. Сүзне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Сүзтезмә белән бирелгән лексик берәмлекләр. Грамматик биремле диктант. Хаталар өстендә эш. Сүз төзелеше. Кушымчаларның төрләре (Сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч). Сүз формалары һәм яңа сүзләр (Аларның ясалышын чагыштыру). Сүз ясагыч кушымчалар (-чы/че, -лык/-лек, -даш/-дәш, –таш/-тәш, –гыч/-геч, -кыч/-кеч, -кы/-ке, -гы/-ге, -лы/-ле, -сыз/-сез, –ла/-лә. Алар ярдәмендә ясалган сүзләрнең гомуми лексик мәгънәсе). Картина буенча хикәя язу. Сүз формасын ясаучы (төрләндергеч) кушымчалар. Төрләндергеч кушымчаларның җөмлә төзүдә катнашуы һәм әһәмияте. Иҗади диктант. Өйрәтүле изложение. Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре. Исем. Сүз төркемнәре турында төшенчә. Исемнең мәгънәсе, сораулары, җөмләдәге функциясе. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Ялгызлык исемнәрдә баш хәреф. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Контроль күчереп язу. Күплек сан формасын ясаучы кушымчалар. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Килеш кушымчаларының дөрес язылышы. Исемнәрдә сүз басымы. Өйрәтүле изложение. Грамматик биремле диктант. Хаталар өстендә эш. Фигыль. Фигыльләрнең мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльләрнең барлыкта һәм юклыкта килүе. Хикәя фигыль. Фигыльләрнең заман белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең үткән, хәзерге һәм киләчәк заманнары. Боерык фигыльнең мәгънәләре, зат-сан формалары. Фигыльләрнең күпмәгънәлелеге. Аларны туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану. Сыйфат. Сыйфатның мәгънәсе, сораулары. Сыйфатларны төркемләү. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатның җөмләдә исемне ачыклап килүе. Аңлатмалы диктант. Синоним һәм антоним сыйфатлар. Грамматик биремле диктант. Уку елының 1 яртыеллыгана тестлар. Хаталар өстендә эш.
3 чирек. Зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларының җөмләдә роле. Контроль күчереп язу. Алмашлыкларның берлек һәм күплек формалары. Аларның килеш һәм тартым белән төрләнүе. Сорау алмашлыклары турында төшенчә. Кем? соравын кешегә карата гына куллану. Сорау алмашлыкларында сүз басымы. Алмашлыкларны сөйләмдә куллану. Автобиография язу. Грамматик биремле диктант. Өйрәтүле изложение. Кисәкчәләр. Да/дә, та/тә, гына/ генә, кына/кенә, ук/үк, ич/бит кисәкчәләре. Кисәкчәләрнең сөйләмдәге роле, аерым сүз булуы. Сүз төркемнәре белән кисәкчәләрнең кулланылышы һәм дөрес язылышы. Сүз басымын кисәкчәләрне дөрес язуда куллану. Контроль изложение. Бәйлекләр. Төрле килешләрдә исемнәрне һәм зат алмашлыклары белән, саен, шикелле, өчен, аркылы, таба, хәтле,каршы, кадәр, чаклы, бирле,соң, башка бәйлекләр белән куллану. Бәйлекләрне сөйләмдә куллану. Искәртмәле диктант. Җөмлә. Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре. Җөмлә ахырында тыныш билгесен дөрес кую. Җөмләнең баш кисәкләре.Язма сөйләмдә ия һәм хәбәрнең урыннары. Исеменәр һәм хикәя фигыльләр белән бирелгән гади хәбәрләр. Грамматик биремле диктант. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Сүзтезмәдә ияртүче, иярүчесүзләрне билгеләү. 4 чирек. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндерү. Тиңдәш ияле һәм тиңдәш хәбәрле җөмләләр. Тиңдәш кисәкләр арасында һәм, я, да/дә, та/тә, ә, ләкин теркәгечләре. Грамматик биремле диктант. Хаталар өстендә эш. Текст.Бәйләнешле сөйләм. Текстның темасы һәманың төп фикере. Исемсез текстларның темасын билгеләү һәм исем кую. Тексттагы җөмләләрнең зат алмашлыклары һәм, ә, ләкин теркәгечләре һәм синонимнар ярдәмендә берләшүе. Контроль күчеерп язу. Текст берәмлекләрен сүз тәртибендә оештыру (алдан, аннан, аннан соң,аннары, (иң) ахырда, әүвәл, башлап, башта, баштан, соңында, соңыннан, элек һ.б). Текстларның типлары: хикәяләү, тасвирлама, фикер йөртү. Аларның төп үзенчәлекләре. Уку елында өйрәнгәнне ныгыту өчен резерв дәресләр. |
1 1 1 1 1
1 1 1
1 1 1 1 1 1 1 1
1
1
2
1 1 1
1 1
1 1 1
1
1 1 1 1 1 1 1
1 1 1 1 3 1 1
1 1 4-5 1 1 1 1 1
1 1 1 1
1
1 1 1
1
1 1
1 1
1
1 1
3-4 1 1
1
1 1 1
1 1 1 1
1 1
1 1 1
1 1
3
3
|
Язма эшнең төрләре |
I яртыеллык |
II яртыеллык |
Грамматик биремле диктант |
3 |
3 |
Күчереп язу |
2 |
2 |
Изложение |
- |
1 |
Язма эшнең күләме |
45-50 сүз |
55-60 сүз |
Изложение өчен 10-15 сүзгә күбрәк текст алына.
Дәрес эшкәртмәләре.
1 нче дәрес.
Тема: Авазлар һәм хәрефләр.
Максаты: сүздә авазларны хәрефләр белән тамгалау тәртибен искә төшерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
шәхескә кагылышлы – укучыда укуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү;
предмет – сүздә авазларны хәрефләр белән тамгалау күнекмәсен искә төшерү;
метапредмет – укучының уку мәсьәләсен аерып ала белүе.
