- •I бүлек и каләм, әйтерең бармы?
- •Безнең буын нинди идеаллар белан яши?
- •Идеалсыз кеше − имансыз кеше
- •Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге
- •Яшьлегем бишеге
- •Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы
- •Бакма аның тышына, Бак эшләгән эшенә
- •Иң якын дустым
- •Мин юрист булырга телим
- •Җырлар өчен, җырларым бар
- •Тау башына салынгандыр безнең авыл
- •Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип
- •Идеалы үзгәргән герой
- •Әсәр үзәгендә — кеше рухы
- •Түбәләрдән тамчы тама
- •Паркта — көз
- •Әгәр мин президент булсам
- •Идел кичкән инәкәләр теле
- •Татарстаным — гөлстаным
- •Әниемнең әнисе
- •Җәйге ялда
- •Кышның үз матурлыгы
- •Кадерле истәлек
- •Гаилә ядкаре
- •Бәхетен тапмаган геройлар
- •Гөлҗиһан — минем идеалым ул
- •Татар әдәбиятында авыл прозасы
- •Сталин лагерьларының афәтен сурәтләгән әсәр
- •Лирик герой — хакыйкать эзләү юлында
- •Яңа китап укыгач
- •Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек
- •Татар әдәбиятында тарихи тематика
- •Татар прозасында укытучы образы
- •II бүлек Октябрь инкыйлабына кадәрге татар әдәбияты буенча язма эшләр
- •Борынгы ядкарьләрдә бабаларыбызның педагогик карашлары
- •Коръән һәм татар әдәбияты
- •«Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар
- •Мин яхшыга яхшымын, Мин яманга яманмын («Идегәй» дастанындагы үзәк геройга карата)
- •Олуг мәхәббәт турында китап (Хәрәзми иҗаты буенча)
- •«Нәхҗел-фәрадис» әсәрендә ислам дине тәгълиматы
- •«Гөлестан...»да хикәят һәм шигырьләр арасында бәйләнеш
- •«Төхфәи мәрдан» поэмасында шагыйрь образы
- •Суфилык мивәләре пешеп йетмеш
- •Гыйльмилә булды сәгадәт
- •Кандалый шигырьләрендә яктылык образлары
- •«Әбугалисина» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре
- •«Хисаметдин менла» повестенда авторның идеалы булган образлар
- •Гамәл вә җәза (р. Фәхретдиновның «Әсма...» романы буенча)
- •Хатын-кыз бәхете
- •XIX йөзнең икенче яртысында поэзиядә мәдхия һәм мәрсияләр
- •«Өлүф яки гизәл кыз Хәдичә» романындагы геройлар хакында мин нәрсә уйлыйм?
- •Тукай шигырьләрендә символик образ Һәм детальләрнең поэтик фикерне җиткерүдәге роле
- •Мәхәббәтле дөнья (г. Тукайның «Син булмасаң!» шигыре буенча)
- •И газиз Туган җирем!
- •Милли моңнар
- •Язмышлар берлеге (Дәрдмәнд иҗаты буенча)
- •С. Рәмиев шигырьләрендә рухи бәйсезлеккә омтылган каһарман
- •Исемем — Мәҗит, шигырь әйтеп, шигырь язам (м. Гафури иҗатында традициялелек хакында)
- •«Кара йөзләр» повестенда Галимәне фаҗигагә китергән сәбәпләр
- •Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары
- •Сәгадәт — бәхет дигән сүз (г. Исхакыйның «Теләнче кыз» әсәре буенча)
- •Хыяллары җимерелгән герой
- •Теләк-хыяллар һәм тормыш-чынбарлык
- •Аңлау тапмаган геройлар (ф. Әмирханның балалар турында хикәяләре буенча)
- •Дөнья — матур, мин — бәхетсез
- •Шәриф Камал иҗатында кеше күңеленә аваздаш табигать тасвирлары
- •Яшь гомерне нәрсәгә багышларга? (Гафур Коләхмәтов пьесалары буенча)
- •Безнең шәһәрнең серләре
- •«Галиябану» драмасында мәхәббәткә табынган геройлар
- •III бүлек Инкыйлабтан соңгы татар әдәбияты буенча язма эшләр
- •Һади Такташның «Урман кызы» поэмасында Әминә образының бирелеше
- •Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясендә «милләтпәрвәрләр»нең чын йөзен ачу
- •Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу
- •Муса Җәлилнең фронт лирикасы
- •Фатих Кәрим, иҗатында үлем һәм яшәү мәгънәсе турында уйланулар
- •Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романында батырлык тәрбияләү проблемасы
- •Хәсән Туфан иҗатында җил образы
- •А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау
- •Аяз Гыйләҗевнең «Жомга көн кич белән» әсәрендә мәхәббәт темасының чишелеше
- •И. Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы
- •Биектә калу (м. Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» повесте буенча)
- •Туган якны сагыну хисе
- •Иҗат кешеләрен тасвирлаучы сәхнә әсәре
- •Татар әдәбиятында югалган матурлыкны эзләү
- •Милли хисләр
- •Рухи матурлык чагылышы
- •Ә. Еникинең шул исемдәге хикәясендә җиз кыңгырау образы
- •Ш. Галиевнең балалар өчен шигырьләрендә җыелма образлар
- •Р. Хәмид драмаларында кучемлелек
- •«Жиде баҗа» пьесасындагы геройларга бәяләмә
- •Күренекле шәхесләрнең образларын тудырган шагыйрь
- •Татар әдәбиятында автобиографик әсәрләр
- •Рәдиф Гаташ иҗатында робагыйлар
- •Рәдиф Гаташ лирикасында мәгъшука портреты
- •Тарих һәм хәтер
- •Р. Фәйзуллинның кыска шигырьләрендә тасвир тудыру алымнары
- •Хыянәт турында роман
- •«Батырша» романы — азатлык өчен көрәшне сурәтләүче әсәр
- •Телгә алырлык китап
- •Татар әдәбиятында торгынлык елларына бәяләмә
«Кыйссаи Йосыф» әсәрендә төшкә йөкләтелгән вазифалар
Мәшһүр Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында беренче фасыл үзәк геройның төш күрүеннән башланып китә. Әле нәбилек дәрәҗәсенә күтәрелмәгән Йосыфта гайре табигый сәләтләр юк, шунлыктан юралышын атасыннан сорый. Төшнең гаҗәеплеге, онытылмаслык тәэсир калдыруы киләчәктән икәнлеген аңлатып тора, бала да аның күркәмлегенә, изгелегенә ышана.
Пәйгамбәрләр нәселеннән килгән Ягкуб төшнең Мәүладан булуын раслый һәм сөенечкә юрый. Бөек көчтән узып, аның нәкъ шулай булачагына басым ясамаса да, улының байлык, дәрәҗә, акыл белән бөтен дөньяга танылачагына өмет итүен әйтә.
Төшкә, аз гына мәгълүмат бирсә дә, зур эчтәлек салынган булып чыга. Унбер йолдыз образында Ягкуб балалары аңлашыла, шулай да әлегә ай белән кояш нәрсә икәнлекне төгәл генә белеп булмый. Фанилык белән бакыйлык билгесеме ул? Йосыфның үги сеңлесе белән Зөләйха дип тә уйлап куярга мөмкин. Әллә күк үзе Йосыф алдына төшкәнлекне күрсәткәндә, автор аның төп атрибутларын калдыра алмыймы? Болай эшләү бөтен галәм байлыкларының бер зат алдына җыелуын күрсәтәме? Бәлки, Аллаһның аңа бүләк итәчәк байлык һәм нәбилек билгеләредер алар? Берсе — туар кояш. Бу якты киләчәк тә була. Икенчесе — тулган ай. Хорафатларга ышанучылар, ай тулганда, гадәттән тыш хәлләр була, дип уйлый. Димәк, гаҗәеп хәлләргә ишарә санала ала. Ә бит нәбилек тә — шул гаҗәп хәлләр рәтеннән. Поэмада ата кеше унбер йолдызның кем икәнлеген төгәл әйтса дә, калган образларны тәгаенләштерми. Фаразлау мөмкинлекләре зур.
Йосыф күргән төш аның туганнары белән дошманлашуына сәбәп була да инде, чөнки анда аларның киләчәктә дөньяда тотачак урыны билгеләнгән һәм Йосыфка өстенлекләр бирелгән. Язмышның югарыдан билгеләнгәнлегенә ихластан ышанган очракта туганнар моның белән килешер иде. Җитмәсә, алар Йосыф сөйләгәннәргә ышанмыйлар һәм төшне үзен иркәләндерү өчен уйлап тапкан сәбәпкә әйләндерәләр.
Төш — поэмадан күренгәнчә, язмыш билгесе, югары көч белән бәйләнештә тору чарасы. Димәк, Аллаһ билгеләгәннәр белән ризалашырга теләмәү — аның үзенә үк каршы чыгу дигән сүз. Туганнар бу хакта уйламый. Дөрес, алар Йосыфны үтерүнең зур гөнаһ икәнлеген аңлый, соңыннан тәүбәгә килербез әле, дип, үз-үзләрен тынычландыралар. Бу очракта тагын бер нәрсәгә илтифат ителми: ислам дине кануннары буенча, аңлы рәвештә эшләнгән гөнаһның җәзасы тагын да зуррак, һәм ул зур авырлыклар белән генә кичерелә. Йосыфның төшендә бары тик яхшылыклар гына вәгъдә ителсә дә, Ягкуб яман эшләрне күңеле белән тоя. Җитмәсә, үзе дә төш күрә. Унбер бәтиенең берсен бүре алып китә. Ни өчен балалар саны унике түгел? Аның берсе бүрегә тиңләштерелгәнме? Әллә бүре чынлыкта да бүреме? Әллә үги кыз Динә исәпкә алынмыймы? Бу да әлегә ачык түгел.
Шушы ук вакытта Динә дә төш күрә. Ул әтисенә төшендә ун бүренең Йосыфны алар кулыннан талаганлыгын әйтә. Поэма башында йолдызга тиңләштерелгән ир туганнар ун ерткычка әйләнә. Пәйгамбәр балаларына бәя үзгәрә. Якын арада буласы вакыйгаларны хәбәр итүче икенчерәк төрле төшләр була алар.
Поэмада төш сүзе еш телгә алына. Йосыфка яманлык эшләргә җыенган туганнары да, төшең ярдәмгә килсен, диләр. Имеш, Аллаһтан булса, бөек көч сине бу хәлдә калдырмас иде. Төшкә булган үч, ачу гөнаһсыз бер җанга күчерелә. Йосыф үзе дә гел искә ала аны, чөнки ул төш аның бөтен язмышын үзгәртә.
Бүлек башламнарына урнаштырылганлыктан, төшкә шунда ук игътибар итәсең. Төш дөрес юралсын өчен, аның төгәл сөйләнүе мәҗбүри. Дүртенче фасыл башында Малик бине Дугыр да төш күрә һәм, Йосыф кебек, төшне җиткергәндә үзенең гадел булуын белдерә. Ул Кәнгандәге бер коега кояш иңүен, аның якасы аша кире менүен, итәгенә асылташлар, энҗе мәрҗән яудыруын сөйли. Юраучы аның байлык иясе булачагын, шушы төш аша Тәңренең берлегенә ышаначагын әйтә. Димәк, төш кешене сафландыру, бераллалыкка китерү вазифасын да башкара. Кыйммәтле ташлар төсендә булган кояш — байлык билгесе дә, бөек зат белән арада торучы да. Йосыф төшеннән мәгънәсе төрлечәрәк аңлашылган кебек калса да, шушы янәшәлек аны тәгаенләштерә.
Һәр яңа фасыл саен без яңа герой, яңа язмышлар белән танышабыз. Вакыйгаларда катнашучы һәм билгеле бер роль уйнаучы герой төш күрми калмый. Шулай итеп, аларның саны дистәгә җитә.
Зөләйхага бәйле сюжетны искә төшерик. Таймус патша кызы да, әтисенең тезләрендә йоклаганда, төш күрә. Күрәсез, аның гадәтләре Йосыфныкына шактый охшаш, ул да — әти кешенең иркәсе. Патша, Зөләйханы бәхетле итәр өчен, бөтен байлыгын бирергә риза.
Кызның төше аның тормышында зур үзгәрешләр булачагын хәбәр итә. Ул үзенең акылын җуйганлыгын, үтә сабырсызга әйләнгәнен күрә. Һәм, чыннан да, төштә хәбәр ителгән сыйфатлар Зөләйха язмышында хәлиткеч роль уйный да. Төшләр, шулай булгач, аерым бер вакыйгаларны хәбәр итү өстенә, кеше холкындагы үзгәрешләрне дә билгели ала.
Инде бер ел узганнан соң күргән төшендә Йосыф аңа үзеннән башка һичкемгә бакмаска куша. Бары тик өченче төштә генә ул Зөләйхага кемлеген, кайдалыгын әйтә, Зөләйха да бу юлы гына аңа дәшәрлек көч таба. Соңгы төш кызны айнытып җибәргәндәй була. Ул, сөеклесен эзләп, юлга чыга.
Төшне дөрес юрау, дөрес аңлау нәбиләргә генә бирелгән шул. Сабырлыкка таянмаган кыз зур хата эшләп ташлый. Йосыф җиткергән мәгълүматтан чыгып, аны Мисыр шаһы дип аңлый һәм, ашыгып вәгъдә бирүе аркасында, ямьсез кыяфәтле Кыйтфиргә кияүгә чыга. Хәер, олы юл узган, әтисенең хәер-фатихасын алган кызның башка чарасы да калмый. Икенчедән, шаһның коллары, чын төш күргән булсаң, ул барыбер тормышка ашачак, дип тынычландыра. Шулай итеп, бу очракта да төшнең ике төрле (гадәти һәм хәбәри) төш булуына басым ясала. Поэмада изге төшләр генә телгә алына, эчтәлеге сөйләнә, чөнки калганнарның әһәмияте дә юк.
Йосыф, хаксыз рәвештә зинданда кол итеп тотылганда, инде Рәййан патша булып калгач, Аллаһтан Җәбраил китергән ак энҗе ярдәме белән, пәйгамбәргә һәм могҗизачыга әверелә. Димәк, төштә генә түгел, чынбарлыкта да ялтыравык төстәге предметлар күк һәм җир арасындагы бәйләнештә мөһим роль уйный.
Йосыфның патшаны үтерергә алынган шәрабчы һәм икмәкченең төшен аңлатуы аның тәүге тапкыр сәләтен күрсәтүе була.
Шәрабчы төшенә шулай ук затлы әйберләр генә керә. Патшага алтын касәләрдә йөзем суы эчерә, һәм аның күргәне дә изгегә юрала.
Икмәкченең төшендәге детальләр дә үз һөнәре белән бәйле. Ул, баш өстенә өеп, патшага илткән икмәкне кошлар чукый. Соңыннан начар төштән баш тартып караса да, Йосыф аңа юралган казаның кире кайтмавын әйтә. Төшнең тәкъдири мәгънәсе ныгый. Төшне төгәл җиткерү кирәклеге, ни юрасаң, шул булыр, фикерләре тагын бер кат ассызыклана.
Йосыфны зинданнан чыгарыр алдыннан Рәййан да төш күрә. Гадәти булмаган төшне теләсә кем аңлатып бирә алмавын белдек инде. Һәм, чыннан да, Йосыф кына аның мәгънәсеннән хәбәрдар була. Ул җиде симез сыерны муллык елларына, шул малларны кабып йоткан җиде арык сыерны корылык елларына тиңли. Тупланган малның авыр бер чорда юкка чыгачагын фаразлау дөрескә туры килгәннән соң, Рәййан аңа патшалык таҗын кидерә.
Соңгы бүлекләргә яңа персонажлар кертелми диярлек. Шулай итеп, төш образлары да кулланыштан төшә. Кем күрүгә карамастан, әлеге төшләр, иң беренче чиратта, Йосыф язмышын үзгәртә. Бу табигый да, чөнки поэмада нәкъ менә Йосыф үзәк герой итеп сайланган. Әсәр беренче төшнең тәмам раслануы белән бетә.