Добавил:
ivanov666
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз:
Предмет:
Файл:Развивающее образование в условиях реализации ФГОС. Материалы всероссийской научно-методической конференции
.pdf
ятельностного метода обучения «Школа 2000…» помогла перевести традиционную методическую работу на новый уровень. Новые ценности
методической работы на основе деятельностного подхода заключаются
в том, что подготовка педагога рассматривается как подготовка субъекта профессиональной деятельности, личностной самореализации, самоактуализации и самоорганизации. А, значит, в профессиональном росте
педагога важно не только накопление знаний, а углубленное изучение
технологии. Технология деятельностного метода обучения ориентирована на каждого конкретного педагога, требует от него личной мотивации к
совершенствованию профессионального мастерства, критического мышления, умения учиться.
Методическая работа, построенная на основе технологии деятельностного метода, дала позитивные результаты для коллектива педагогов
гимназии. У учителей повысился уровень самооценки и самоанализа
результатов своей деятельности. В педагогическом коллективе раскрылись творческие ресурсы, появилось стремление к освоению информационных технологий. Отмечается положительная динамика утверждения
социальных навыков педагогов: уверенность в себе, ответственность,
умение рисковать, адаптироваться к переменам, ориентироваться в потоке информации, способность к обучению. К тому же, выстроенная поновому методическая работа, явилась стимулом к обобщению и распространению педагогического опыта.
Привлечение педагогов к участию в управлении и перспективном
планировании, делегирование полномочий стало более активным тоже
благодаря организации методической работы в соответствии с принципом деятельности. Выросла социальная активность членов педагогического коллектива. Воспитатели, учителя, узкие специалисты и администрация гимназии стремятся работать в творческом союзе, который находит
отражение в развитии самоуправляемых систем через участие педагогов
в постановке целей, определении способов и средств их достижения, оптимальном распределении обязанностей и взаимозаменяемости, коллегиальном решении возникающих проблем. Учителю трудно, но он окрылен
результатами, у учителя повышается профессиональное мастерство, он
становится лидером.
Таким образом, система методической работы по переходу на новую
образовательную систему «Школа 2000…» на содержательном и технологическом уровне, способствовала развитию гимназии, повышению качества образования, но в то же время не позволяет останавливаться на
достигнутом. Работа по поиску путей развития каждого педагога, готовности осваивать, внедрять и разрабатывать инновации продолжается.
111

Литература:
1. Текнеджян Т.Н., Аверкиева Л.А. Система методической работы школы на этапе перехода к реализации деятельностного метода обучения. – М., 2008.
Салахова И.Х.
Яр Чаллы ш. МАББУ “1 нче мəктəп” нең
татар теле һəм əдəбияты укытучысы
Р
УС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРƏНҮГƏ МОТИВАЦИЯСЕН КҮТƏРҮДƏ
КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛƏРНЕҢ РОЛЕ
Күп белүгə караганда да, аз белдереп, эзлəнү орлыгын
салу һəм эзлəнгəнен табарга юллар күрсəтү – мөгаллим
бирə торган хезмəтлəрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.
Галимҗан Ибраһимов
Хəзерге мəктəп яшь буынны конкурентлыкка, инновацион
эшчəнлеккə, яңа төр вазифаларны үтəү юнəлешендə туган һəртөрле проблемаларны хəл итəргə; тəвəккəл, кыю, əмма дөрес карарлар кабул итə
белергə өйрəтергə, балаларның интеллектуаль сəлəтен үстерергə тиеш.
Үз халкының тарихын, төбəген, нəселен яхшы белгəн, милли җанлы,
əхлаклы, иҗади фикерлəүче, мəгълумати чараларны оста куллана белүче
шəхес тəрбиялəү бурычы тора укытучы алдында. Бала шəхесен үстерү
мəсьəлəсенə төрле яклап якын килү сорала. Бу проблемаларны педагогик
процессны оештыру технологиясен, методикасын яхшы белгəн, укыту
һəм тəрбия мəсьəлəлəрен тулырак чишү юлларын даими эзлəгəн очракта
гына хəл итəргə мөмкин. Билгеле инде: һəр укытучы педагогик эштə югары нəтиҗəлəргə ирешергə омтыла.
Укытуның сыйфатын күтəрү өчен укытучы үзенең һөнəре буенча компетентлыгын үстерү өстендə эшлəп, һəрвакыт һəм өзлексез
үсештə булырга тиеш. Зур тизлеклəр белəн бара торган фəн һəм техника
үзгəрешлəре алдында югалып калмастай, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен, укытучыга һəрвакыт белемнəрен тулыландырып,
яңартып, төзəтмəлəр кертеп, үстереп тору талəп ителə. Хəзерге вакытта мəктəплəргə заман куйган бурычларны хəл итəрдəй, иҗади фикер
йөртүче укытучыларга аеруча ихтыяҗ зур. Лəкин мөгаллимне мəҗбүр
иттерү мөмкин түгел, шуңа күрə омтылыш уяту əһəмиятле. Бу юнəлештə
укытучыларның методик берлəшмəсе зур этəргеч булып тора.
Методик берлəшмəнең максатчан эшлəве укытучыларга методик
осталыкларын күтəрергə ярдəм итə. Белемен, һөнəри дəрəҗəсен өзлексез
112

камиллəштерергə, аны нəтиҗəле оештырырга мөмкинлек бирə. Уку елы
барышында берлəшмə үз эшен план буенча дəвам итте.
Метод берлəшмə:
“Рус телле балаларга татар теле һəм əдəбияты укытуда информацион- коммуникатив технологиялəр кулланып, ныклы белем һəм əхлак
тəрбиясе бирү” дигəн тема өстендə эшли.
Берлəшмə үзенең эшчəнлеген түбəндəге юнəлешлəр буенча алып бара:
- информацион технологиялəрне, компьютерны өйрəнү, эш
тəҗрибəсенə кертү;
- предмет буенча белемнəрне күтəрү, яңа технологиялəрне, фəндəге
яңалыкларны үзлəштерү өстендə системалы эш алып бару;
-алдынгы тəҗрибəне өйрəнү максатыннан районда үткəрелгəн се-
минарларда катнашу;.
- Тел турындагы законны тормышка ашыру өстендə эшлəү;
- истəлекле даталарны билгелəп үтү;
- фəн олимпиадаларына, БРИга əзерлек;
- укучыларнаң белемнəрен контрольлəү, кимчелеклəрне бетерү юл-
ларын эзлəү.
Уку-укыту процессында яңа технологиялəр куллану – заман талəбе.
Бүгенге балалар мəгълүмати технологиялəр белəн бик иртə таныша. Мəктəп баласы булган өйдə компьютер булмыйча калмый. Алай гына
да түгел, хəзер кайбер балалар бакчасында да заманча технологиялəрне
үзлəштерү мөмкинлеге тудырылган. Шуңа да еш кына укучы бүген
укытучыга караганда да күбрəк белə. Əгəр элек мəктəп баласы өчен
мəгълүмат чыганагы булып китап һəм мөгаллим торса, бүген ул барлык
кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтəре аша да таба ала.
Шуңа да хəзерге педагоглар үсмерлəрне үз фəне белəн кызыксындыру,
аларның игътибарын җəлеп итү өчен төрле хəйлəлəр уйлап табарга – шул
ук мəгълүмати технологиялəрне үзлəштерергə һəм аларны укыту процессында кулланырга тиешбез. Дөнья үзгəрə тора һəм заманнан артта калып,
искечə укытуны дəвам итəргə һич кенə дə ярамый.
Уку-укыту процессында яңа технологиялəрне кертеп җибəрү бүген
көн тəртибенə куелган мəсьəлə. Əлбəттə, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дəреслəр биреп була, лəкин заман үз талəплəрен
куя. Укучылар алдында абруең булсын өчен хезмəттəшлек педагогикасын
куллану зарур. Менə шушы методика кысаларында балаларны үз тирəңə
оештырып, аларда кызыксынуны бер дə бетмəслек итеп эшлəргə кирəк.
Мин үземне компьютерда “ас” дип атый алмыйм. Бу юнəлештə мин
аларны түгел, ə алар мине өйрəтəлəр əле. Шулай да, укучыларым мине
чыннан да “продвинутый”, ягъни заманча дип саный, чөнки мин аларны
113

төрле идеялəр белəн кызыксындырып җибəрə белəм, дəреслəремне тиешле дəрəҗəдə уздыру өчен бөтен көчемне куям.
Татар теле укытучысы беренче тапкыр заманча технологиялəр белəн
очрашкач, ул чыннан да югалып калды. Безнең алга үз дəреслəребезне
дə, инглиз, рус теле һ. б. белəн бер дəрəҗəдə итү бурычы куелды. Əгəр
дə дисклар, программалар юк икəн, димəк аларны үзеңə эшлəргə кирəк.
Татар теле һəм əдəбият дəреслəре өчен бик күп презентациялəр тупланды. Үзебез төзегəн һəм интернеттан алган презентациялəр язучының тормышын өйрəнгəндə, иҗатына күзəтү ясаганда, аерым əсəрне өйрəнгəндə
дə бик файдалы, татар теле дəреслəре өчен дə күплəп эшлəнде.Укучыларны эзлəнү эшенə тарту максатыннан,əдəбият дəреслəрендə чыгышлар
бирəм.Укучылар презентациялəр төзилəр, эзлəнəлəр, иң мөһиме үзлəре
өчен күп мəгълүмат алалар.
Төп гомуми белем бирү һəм урта гомуми белем бирү мəктəбендə
укучыларның телдəн һəм язмача аралашу күнекмəлəрен камиллəштерү,
татар теленнəн системалы фəнни белем бирү белəн беррəттəн, татар
дөньясы, татар əдəбияты турында күпкырлы мəгълүмат җиткерү, ягъни
укучыларның коммуникатив компетенциялəрен үстерү гомуми максат
итеп билгелəнə. Шуларны күздə тотып, бүгенге семинарның темасы итеп
“Рус телле балаларга татар сөйлəмен коммуникатив технология нигезендə
өйрəтү” дигəн семаны сайладык . Рус телле балаларның татар сөйлəмен
нəтиҗəле үзлəштерүен тəэмин итə торган технологиялəрнең берсе – чит
тел укыту методикасында бүгенге көндə методик стандарт итеп кабул
ителгəн коммуникатив технология. Кече яшьтəге мəктəп балаларының
материалны кабул итүе, нигездə, күрү хəтеренə нигезлəнə. Шуңа күрə
дəреслеклəрнең эчтəлеге əкияти сюжетка, мультфильм геройлары, телевизион тапшыру геройлары белəн очрашуга нигезлəнə.
Максатка өчен, татар телендəге сөйлəмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергə күнектерү; сөйлəмне тыңлап аңлау күнекмəлəрен
тирəнəйтү; бирелгəн ситуация буенча диалогик яки монологик сөйлəм
булдыруга ирешү; карап чыгу, танышу, өйрəнү, эзлəнү максаты белəн уку
төрлəрен кулланып, төрле жанрлардагы текстларны аңлап уку һəм текстта күтəрелгəн проблемаларны төгəл билгелəргə һəм аларга карата үз
мөнəсəбəтеңне белдерергə өйрəтү; татар халкының фəн, мəгариф, сəнгать,
мəдəният өлкəсендəге казанышлары, күренекле шəхеслəре һəм əдиплəре
белəн таныштыру юнəлешендə эзлекле һəм нигезле эш алып бару зарур.
Чыгышымны тəмамлап, һəрбарчагызга саулык-сəламəтлек,
гаилəлəрегездə тынычлык, тигезлек, кайгы-хəсрəтсез яшəвегезне, алга
таба да, бердəм коллектив булып, бер-берегезгə ярдəмлəшеп эшлəп,
уңышларга ирешүегезне телəп калам.
114

Сафина Р.Ш.
учитель первой кат. МБОУ «Старо-Абдуловская СОШ»
Тукаевского муниципального района РТ
Т
РАДИЦИОН БЕЛЕМ БИРҮ СИСТЕМАСЫНДА ЭШЛЕКЛЕ БЕЛЕМ МЕТОДЫН
ТОРМЫШКА АШЫРУ
Икенче буын Федераль белем бирү стандартлары 2011 нче елдан барлык мəктəплəргə кертелгəч, дəреслəрнең структурасы тамырдан үзгəрде,
чөнки яңа стандарттагы иң мөһим талəп мондый: мəктəпне тəмамлаганда,
«укучы үз алдына максат куярга һəм аны тормышка ашыру юлларын
үзе таба алу дəрəҗəсенə күтəрелергə тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. А. Дистервег фикеренчə, эшлекле белем – стандарт
керткəн яңалыкның əһəмиятле эчтəлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчə.
Фəн иялəре укучыларга əзер белем бирү белəн шөгыльлəнмичə, белемне укучыларның үзлəреннəн таптыру алымнарын күздə тотып эшлəргə,
белемнəрне тормышта куллана белергə өйрəтə башладылар. Шулай гына
безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мəдəни
үсешкə ирешкəн, үз фикере булган һəм җəмгыятькə файдалы шəхеслəр
булачаклар.
Бала мəктəптə белем туплау эшчəнлегенə өйрəнə. Ə белем алу өчен, ул
актив эшлəргə тиеш. Шуны истə тотып, мин һəр балада белем туплау телəге
һəм кызыксыну уятырга тырышам. Икенче төрле əйткəндə, балаларның
əзер, «чəйнəп каптырганны» йотып утыручылар түгел, ə эзлəнүче, иҗади
шəхеслəр булып үсүлəрен, килəчəктə дə алга тормыш куйган проблемалар алдында югалып калмыйча, аларны чишү юлларын таба алуларын
телим. Димəк, махсус педагогик чаралар ярдəмендə укучыларның иҗади
сəлəтен, танып-белү активлыгын һəм мөстəкыйльлеген үстерергə кирəк.
Шундый чараларның берсе – эшлекле белем бирү. Л.В.Занков фикеренчə,
ул укучының фикерлəү сəлəтен үстерə, шулай ук аның гомуми үсешенə,
фəнни төшенчəлəрне үзлəштерүгə, шəхеснең активлыгын һəм укытуның
тəрбияви əһəмиятен көчəйтүгə ярдəм итə.Эшлекле белем бирү алымын
традицион белем бирү системасында да уңышлы кулланырга мөмкин.
Дөрес, эшлекле белем бирү вакытында да укытучы катлаулы
төшенчəлəрне аңлата, тик ул системалы рəвештə проблемалы ситуациялəр
тудыруга өстенлек бирə. Мондый максатны тормышка ашырганда, минем
уйлавымча, дəреснең структурасы да, укытучының дəрестəге функциясе
дə традицион методтан бераз аерыла.
Мəсəлəн, математикадан яңа тема аңлату дəресенең структурасы
инде болайрак була:
115

1. Уку мəсьəлəсен кую.
Балаларның белемнəрен актуальлəштерүче сорауларга яңа теманы
үзлəштерүгə этəргеч бирə, кызыксыну уята торган проблемалы сорау да
өстəлə.
2. Балаларның яңа белемнəрне «ачуы».
Мөстəкыйль эзлəнүлəр нəтиҗəсендə, укучылар куелган сорауга
җавапны үзлəре табалар, ə укытучы, эзлекле сораулар биреп, кирəкле
юнəлештə бу эзлəнүлəрне оештыра, соңыннан, нəтиҗə ясап, тиешле терминологияне кертə.
Уку мəсьəлəсен чишкəндə балалар үзлəре “ачкан” белемнəрне һəм
ысулларны предметлы, график һəм символлы модельлəштерəлəр.
3. Алган белемнəрне ныгыту.
Һəр бирем мөстəкыйль оештырыла: адымнарны үтəү тикшерелеп,
хор белəн, индивидуаль кабатланып алып барыла. Яңа өйрəнгəн алгоритмны, алымны сөйли-сөйли, берничə күнегү эшлəнə.
4. Мөстəкыйль рəвештə күнегүлəр эшлəү.
Укучылар яңа белемнəрне куллануга күнегүлəр эшлилəр, класста
тикшерəлəр, хаталарын төзəтəлəр.Укытучы һəр балада уңыш ситуциясе
тудырырга тиеш була («мин булдырам , мин эшли алам»).
5. Үзбəя.
Укучылар акырынлап үз-үзлəренə билге куярга гадəтлəнəлəр, үзенең
дəрестə ничек эшлəвенə, куелган максатка ирешү-ирешмəвенə анализ
ясарга өйрəнəлəр.
6. Өйгə эш бирү.
Өй эше бирү 3 төрле максат белəн була: а) тигезлəү(укучы
иптəшлəреннəн артта калса); б) дифференциация (көчле, уртача, йомшак
укучы өчен); в) иҗади эш. Моннан чыгып шуны əйтергə була: өй эше
барлык укучыларга да бертөрле булмаска мөмкин.
Хəзер яңа төр технологияне башлангыч мəктəп курсында өйрəнелүче
башка фəннəр мисалында да карап китик. Мəсəлəн, уку дəресендə текст
белəн эшлəү. Бу эш өч этапта була: текстны укыганчы, уку вакытында
һəм тестны укыгач.
1. Текстны укыганчы.
Максат – текстның исеме, аңа ясалган иллюстрациялəр , ярдəмче
сүзлəргə карап, укыячак əсəрдə сүзнең нəрсə турында барачагын, төп
геройларның кем булачагын чамаларга тырышу.Текстның нəрсə турында
булачагы, темасы, геройлары турында фаразлап кына балалар үзлəренең
фикерлəрен əйтəлəр.Укытучы, төрле вариантларны, төрле фикерлəрне
тыңлагач, əсəрне укып, тикшереп карарга тəкъдим итə: кемнең фикере
дөрес булыр икəн?
116

2.Текстны уку вакытында.
Максат – текстның эчтəлеген аңлау.
1. Балалар текстны (өзекне, бүлекне) эчтəн генə мөстəкыйль укый-
лар,үзлəренең фаразын тикшереп карарга телилəр.
2. Текст җөмлəлəп яки кечкенə абзацлап (2-3 җөмлə) укучылардан укытыла. Уку барышында (соңыннан түгел!) укытучы, балаларның
аңлавын тикшереп карау өчен, сораулар бирə, кемнең дə булса фаразы
туры килсə, аны искəртə. Сүзлек эше дə уку барышында алып барыла,
укучыларга шулай яхшырак аңлашыла. Укытучының биргəн сорауларына
җавап я укылган өлештəн табыла, я əле укылмаган өлештə була. Шулай
итеп, укчылар, текстны укыганда, авторның ни əйтергə телəгəнен белергə
телəп, аның белəн бергə баралар, геройларның характерын күзəтəлəр,
картиналарны күз алдына китерəлəр.
3. Бер бүлек (яки фрагмент) укылып беткəч, аны ничек аңлауларын
белү өчен, бу өлешкə исем куярга тəкъдим ителə.
4. Текст укылып беткəнче, калган бүлеклəр белəн дə шундый ук
эш башкарыла. Əгəр укыйсы материал бик зур булып, бер дəрестə укылып бетмəсə, калган өлешне өйдə укып килергə кушарга, килəсе дəресне
кычкырып укудан башларга да мөмкин. Текстның кайбер өлешлəрен укытучы үзе укып, аннан соң текст белəн эшлəүне оештырырга була.
5. Тулы текстның эчтəлеге буенча сораулар əсəрнең темасы, геройлары, вакыйгалары турындагы баштагы фаразлаулар туры килгəнме,
юкмы икəнен ачыклауга юнəлдерелə.
3.Текстны укыгач.
Максат – текстның мəгънəсен аңлау, төп фикерне табу.
1. Укытучы тулы текстка проблемалы сорау куя. Балалар бу сорауга үзлəренең җавапларын бирəлəр, фикер алышу башлана. Нəтиҗəдə бу
əсəр аша авторның укучыларга əйтергə телəгəн төп уе, фикере табылырга
тиеш.
2. Укытучы автор турында сөйли. Балалар белəн əсəрне укыганчы
түгел, укыгач автор турында сөйлəшү уңышлырак, чөнки бу укылганны
тирəнрəк аңларга ярдəм итə.
3. Яңадан əсəрнең исеме һəм иллюстрациясенə əйлəнеп кайту: ни
өчен бо-лай аталган, исем белəн тема, авторның фикере ничек бəйлəнгəн?
Рəссам кайсы фрагментка иллюстрация ясаган (бəлки иллюстрация тулы
əсəргəдер)?Аның күзаллавы сезнеке белəн туры килəме ?
4. Иҗади эш.
Иҗади эш 1-2 классларда телдəн хикəя төзү яисə əсəргə үзең
күзаллаганча рəсем ясау булырга мөмкин, ə 3-4 классларда язма иҗади
эш-сочинеиелəр күбрəк урын ала бара.
117

Укыйсы əсəр шигырь булса, укучылар аның исеме һəм ясалган иллюстрация буенча нинди темага булачагын фаразлый алалар. Беренче
кат укыганда балалар шигырьне үзлəре укырга тиеш: укытучы үзенең
аңлавын, үзенең интонациясен əзер килеш бирмəсен. Кычкырып укыганда (юллап я строфалап) укучыларга автор ясаган катиналарны күзалдына
китерергə ярдəм итəргə кирəк. Авторның кəефен, халəтен аңласыннарменə шунда инде дөрес интонация табылыр, текстка сəнгатьле укуга
ярдəм итəрдəй билгелəр куелыр.
Укучыларга үзбəя куярга исə хəзер компьютер мониторингы ярдəмгə
килə ала. Дəреслектəге электрон ярдəмлек (приложение) укытучыга эшне
бик нык җиңелəйтə. Бу алым баланың «йоклаган» мөмкинлеклəрен «уятып» җибəрə, җанландыра, фəнне яхшырак үзлəштерергə дəртлəндерə,
күзлəрендə сөенеч чаткылары кабына.
Илебез мəктəплəрендə 20 ел дəвамында үткəрелгəн практик тəҗрибə
күрсəткəнчə, эшлекле белем бирү методы балаларга универсаль уку
күнекмəлəре алуда гына түгел, һəрьяклап үсеп, 21нче гасырның күпкырлы
шəхесе, гражданины булырга мөмкинлек бирə. Бу процесста укытучыдан балаларга үстерешле йогынты ясауны дөрес оештыру талəп ителə,
аның соңгы нəтиҗəсе - укучыны үз эшчəнлегенең субъектына əйлəндерү,
үзүсеш юлына бастыру. Укучыларны белем үзлəштерү ысуллары белəн
коралландырып, без җəмгыятьнең социаль заказын үтибез – балаларны
белем алырга өйрəтəбез, бу очракта һəр бала, акрынлап, актив социаль
позиция алуга ирешə. Укытучы, укучылар белəн дөрес мөнəсəбəт урнаштырганда гына, аларның иҗади сəлəтен, укуга аңлы карашын, таныпбелү активлыгын үстерү юнəлешендə нəтиҗəле эшли ала. Шуңа күрə,
баланың яшь һəм психологик үзенчəлеклəрен истə тотып, укыту-тəрбия
процсында яңадан-яңа алымнар кулланып, эшкə иҗади якын килү сорала.
Əдəбият.
1. Федеральный государственный образовательный стандарт начально
го общего образования. – М.: Просвещение, 2011.
2. Петерсон Л.Г. Деятельностный метод обучения АПК и ППРО. – М.,
2007.
3. Дорофеев Г.В., Чечель И.Д. Математика для каждого: технология, ди-
дактика, мониторинг. – М.: УМЦ «Школа 2000…», 2004.
4. Петерсон Л.Г., Кубышева М.А., Кудряшова Т.Г. Требование к состав-
лению плана урока по дидактической системе деятельностного метода. – М., 2006.
5. Петерсон Л.Г. Программа «Учусь учиться». – М., 2007.
118
-

6. Выготский Л.С. Антология гуманной педагогики. – М.: Издательский
дом Шалвы Амонашвили, 1996.
7. Петерсон Л.Г., Агапов Ю.В., Кубышева М.А., Петерсон В.А. Система
и структура учебной деятельности в контексте современной методологии. – М.: УМЦ «Школа 2000…», 2000.
8. Мельникова Е.Л. Проблемный урок. – Ростов-на-Дону: Витраж,
2006.
Тутынина Е.В.
учитель первой кат. МАОУ «Гимназия №77» г. Наб.Челны
Д
ИДАКТИЧЕСКАЯ СИСТЕМА Л.Г.ПЕТЕРСОН – ИНСТРУМЕНТ РЕАЛИЗАЦИИ
ФГОС: МОЙ ВЗГЛЯД
Задумавшись над этой темой, мне, прежде всего, захотелось узнать
подробное значение слов «инструмент» и «реализация». Из энциклопедического словаря узнаю, что «инструмент» – это предмет, устройство
или машина, используемые для воздействия на объект: его изменения,
изучения или измерения. Реализация – исполнение замысла, получение
результата. Объединив эти определения, получаю: для внедрения ФГОС
(федерального государственного образовательного стандарта) нужно такое устройство, которое будет использовано для воздействия на обучающегося с целью получения определённого результата. В данном случае
результатом будет «портрет выпускника начальной школы » (из ФГОС).
Действительно, сегодня по новым стандартам ценится не то - как можно
больше получить знаний, а то - как ты сумеешь их применить в практике и воплотить в жизни. Метод обучения по программе «Школа 2000»
позволяет так организовать урок, чтобы ребёнок не воспринимал знания,
как какую-то ненужную ему информацию, а чтобы он сам формулировал,
чего он не знает, чтобы он чётко ставил цель, чтобы он самостоятельно
её достигал.
Именно, в процессе самостоятельно-познавательной деятельности
формируется личность ребёнка, становления тех личностных качеств,
которые позволяет ему стать успешным в жизни, уверенным в себе, добиваться положительных результатов. Создание инструмента, который
поможет учителю – это дидактическая система деятельностного метода
Л.Г.Петерсон.
Ещё в 13 веке персидский поэт-классик Саади писал, что «тот, кто
постиг знания, но не действует, похож на того, кто пашет, но не бросает
семян!». Сейчас, в 21 веке, можно сказать, что мы возвращаемся к мыс-
119

лям, изречениям поэтов и мудрецов, которые жили задолго до нас. В них
есть огромный смысл, который сейчас так необходим в нашей современной жизни.
Как писал римский философ Сенека: «Природа сделала нас восприимчивыми и дала разум, хоть и несовершенный, но способный к совершенствованию». Такова жизнь: она не даёт стоять на месте, а заставляет
человека двигаться вперёд. А нам, учителям, тем более. Так кто, если не
учитель, будет направлять детей в нужное русло, а именно: формировать
в своих учениках умение учиться, уметь организовывать и планировать
свою деятельность, уметь ставить перед собой цель и следовать ей в учебной деятельности, осуществлять её контроль и оценку, уметь общаться и
дружить со своими сверстниками, быть нравственно грамотным.
Работая в методе системно-деятельностного подхода уже не первый
год, могу с уверенностью сказать, что дидактическая система Л.Г.Петерсон
отвечает всем требованиям федерального государственного образовательного стандарта. В основе Стандарта лежит системно-деятельностный подход, который предполагает воспитание и развитие личностных,
познавательных, регулятивных и коммуникативных качеств личности,
отвечающих требованиям информационного общества. На занятиях, проводимых в данной системе, у младшего школьника формируются универсальные учебные действия, то есть умения учиться. Младший школьник,
действительно осознаёт, что значит «уметь учиться». А для педагога главная задача – это создать те условия, которые будут инициировать детское
действие. Всё это уже замечательно разработано методистами «Школы
2000» и, конечно же, самим автором учебников Л.Г.Петерсон. Как говорится, не ленись, приложи все усилия и действуй – всё в твоих руках!
Хочется закончить мудрыми словами Саади: «Два вида людей старались зря и трудились понапрасну: те, что накопили богатство и скупились сладко есть, и те, что овладели знаниями, но бездействовали».
Тюрина Е.А.
учитель высшей кат. МАОУ «СОШ № 35 с углубленным изучением
отдельных предметов», г. Наб. Челны
Ф
ОРМИРОВАНИЕ ЛИЧНОСТНЫХ КОМПЕТЕНЦИЙ У МЛАДШИХ ШКОЛЬНИКОВ
Современная система образования переживает период переосмысления её философских оснований, стратегических направлений, общих
целевых установок, методов и средств обучения. Необходимость изменений обусловлена развитием современного общества, внедрением в об-
120
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
