Добавил:
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Актуальные проблемы национального образования. Учебно-методическое пособие

.pdf
Скачиваний:
0
Добавлен:
07.09.2026
Размер:
2 Мб
Скачать
- Студентларыбыз ел саен К. Булатова премиясе лауреатлары булалар (Ф.
Шҽйдулатова, А. Корбанова),
- Бҿтенроссия күлҽмендҽге туган тел мастер-классында җиңүгҽ ирешҽлҽр (педагогик
вузларның студентлары арасында, Уфада үткҽрелҽ (А. Тухбатова, А.Корбанова, И. Хамматова),
- татар миллҽтененҽн булмаган, студенлар ҿчен республикакүлҽм үткҽрелгҽн татар
теленнҽн олимпиадада ҽрмҽн кызы Мариам Аратюнян 2нче урын алды. Шул ук олимпиадада 1нче урынны алган Окан Гюлҽр дҽ татар телен ҿйрҽнүне безнең уку йортыннан башлап җибҽрҽ. (2015 елда университетка бер айга стажировкага килҽ);
- 2017 елды татар теле һҽм ҽдҽбияты буенча халыкара олимпиадада 5 курс студенты
җиңде (Алия Корбанова)
Шуны да ҽйтергҽ кирҽк, безнең факультетны тҽмамлап чыгучыларның 80% педагогика ҿлкҽсендҽ эшлилҽр, шуларның 70% мҽктҽплҽрдҽ (калганнары балалар бакчаларында, ҿстҽмҽ белем бирү оешмаларында).
Татар теле һҽм ҽдҽбияты укытучыларын заманча ҽзерлҽү ул университетыбызның, факультетебызның уртак эше. Татар теле, рус теле һҽм инглиз теле кафедраларының бергҽлҽшеп эшлҽүнең гомуми нҽтиҗҽсе итеп карарга кирҽк.
Бүгенге кҿндҽ мҽгариф министырлыгы алдында катлаулы бурычлар тора – телне, ҽдҽбиятны үстерү, укытуның методологик базасын заманча яңарту, татар теллен ҿйрҽнүне пропагандалау һ.б.
Безнең вуз, шул исҽптҽн кафедра тҽкъдим белҽн чыга. Баштан республика күлҽм, Россиякүлҽм, дҿньякүлҽм татар теленнҽн тоталь диктант оештырырга. Ул ел саен үткҽрелҽ, лҽкин маштаблы түгел. Безнең вуз, кафедра бу татар телендҽ тоталь диктантны үткҽрүдҽ модераторы, координатры булырга ҽзер.
Әдәбият исемлеге
1. Галиуллин Р.Р. Проблематика фантастических произведений Радика Фаизова
//Современные исследования социальных проблем. 2017. № 3-3. С.138 – 143.
2. Учебные планы ФГБОУ ВО «НГПУ» [Электронный ресурс] URL:
http://tatngpi.ru/index.php/organizatsiya-uchebnogo protsessa/432-obrazovatelnye­programmy/spetsialitet (21.01.2018).
3.Федеральный государственный образовательный стандарт среднего общего образования [Электронный ресурс] URL: https://минобрнауки.рф/документы/543 (01.02.2018).
4.Федеральный государственный образовательный стандарт высшего образования по
направлению подготовки 44.03.05 Педагогическое образование (с двумя профилями подготовки) уровень бакалавр. [Электронный ресурс] URL:
http://fgosvo.ru/uploadfiles/fgosvob/440305.pdf (10.02.2018).
ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ СТАНДАРТЫ ШАРТЛАРЫНДА
ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕН УКЫТУ
Гыймалетдинова Н.М.
Нурлат районы Кизлҽү тҿп гомуми белем мҽктҽбе
Соңгы елларда җҽмгыятебез зур үзгҽрешлҽр кичерҽ. Заман алып килгҽн үзгҽреш
мҽгариф ҿлкҽсенҽ дҽ яңалыклар кертҽ, уку–укыту процессына да үтеп керҽ. Югары ҽхлаклы, тҽвҽккҽл холыклы, мҿстҽкыйль фикер йҿртеп һҽр эшкҽ иҗади якын килҽ белүче югары сҿйлҽм культурасына ия булган, белемле, сҽламҽт шҽхес тҽрбиялҽү – заман мҽктҽбенең бурычлары. Базар икътисадында булган хҽзерге талҽплҽр һҽм мҽгълүмати җҽмгыятьнең тиз рҽвештҽ формалашуы мҽгариф системасы алдында яшь буын ҿчен белем бирү максатын һҽм
51
бурычларын, форма һҽм эчтҽлеген тамырыннан үзгҽртү мҽсьҽлҽсен куйды. Мҽгариф системасының яңалыкларын тормышка ашыру ҿчен икенче буын дҽүлҽт стандартлары тҿзелде (ФДББС). Яңa cтaндapтның гамҽлдҽгедҽн aepмacы – укучы шҽхeсeнeң игътибар үзҽгенҽ куелуында. Ул кoнкpeт дисциплинaлap буeнчa гынa белем алып кaлмый, ҽ aлapны кҿндҽлeк тopмыштa, aлгa тaбa yкy процессында файдаланырга да ҿйрҽнҽ.
Федераль дҽүлҽт гомуми белем бирү стандарты нигезендҽ милли кыйммҽтлҽр,
универсаль уку гамҽллҽре һҽм бҽялҽү системасы формалаштыру тора. Укытуда предмет нҽтиҗҽлҽре генҽ түгел, ҽ шҽхси һҽм предметара (универсаль уку), метопредмет нҽтиҗҽлҽр гамҽллҽре дҽ булдырылырга тиеш. Ҽгҽр, укучыда универсаль уку гамҽллҽре формалаштыра алсак, бала мҽктҽптҽ алган белем-күнекмҽлҽрне укыту-тҽрбия процессында гына түгел, ҽ реаль тормышта да куллана ала. Укучыларыбыз үзенҽ үзе ышанган, мҿстҽкыйль эш итҽ торган, конкурентлылыкка сҽлҽтле, дҿрес аралашу серлҽрен белүче, рухи дҿньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була.
Яңа мҽктҽп тҿшенчҽсенҽ аңлатма бирсҽк, монда сүз һҽр яңалыкка омтылучы, балалар
психологиясен аның үзенчҽлеклҽрен аңлап, предметын яхшы белгҽн укытучы турында ҽйтелҽ. Инде һҽр укытучыга һҽрнҽрсҽне яңача эшли белергҽ вакыт җитте. Моны үз педагогик эшчҽнлегеңнең анализ нигезлҽре һҽм яңа стандарт нҽтиҗҽлҽре белҽн бергҽ чагыштырып карау мҿмкин. Лҽкин шуны онытмаска кирҽк: мҽктҽпнең тҿп укыту формасы - дҽрес. Дҽрес, аны планлаштыру һҽм үткҽрү - бу укытуның һҽр кҿнне аңлап, уйлап башкара торган эше. Стандарт нигезендҽ эшлекле якын килү методы ята. Ул:
- укучыны сҽлҽтле итеп формалаштыру,
- укучының танып- белү эшчҽнлеген булдыру,
- укыту процессын яшь, шҽхси, психологик үзенчҽлеклҽрне исҽпкҽ алып планлаштыру.
Стандарт укучыларның шҽхси сыйфатларын формалаштыруга юнҽлдерелгҽн Тҿп рольдҽ белем бирү процессының аерылгысыз субъектлары - ҽти-ҽнилҽр:
- кешелеклелекнең гомуми кыйммҽтлҽрен аңлап кабул итү;
- белемне аңлы итеп куллана белергҽ ҿйрҽтү;
- үз тҽртибеңне ҽхлакый кыйммҽтлҽр белҽн чагыштыру, гаилҽ, җҽмгыять, туган ил
каршында вазифаларыңны аңлау;
- башкаларны хҿрмҽт итү, бердҽм нҽтиҗҽлҽргҽ ирешү ҿчен хезмҽттҽшлек итҽ белү;
- сҽламҽт тормыш алып бару кагыйдҽлҽрен үтҽү;
- һҿнҽри эшчҽнлекнең ҽһҽмиятен аңлау, һҿнҽр дҿньясында ориентлаша белү.
Дҽрес ул шҽхси һҽм социаль тормышның бер мизгеле һҽм күренеше. Эшлекле якын килү методы укучыны укыту-тҽрбия процессына тарту, укучының үз
эшчҽнлеген оештыра белүне күздҽ тота. Укытучының осталыгы укучылар эшчҽнлеген дҿрес оештыруда, укучының танып-белү гамҽллҽрен үстерүгҽ шартлар тудыруда күренҽ. Моның ҿчен укытучы белем баскычлары арасындагы бҽйлҽнешне, һҽр баскычта үзлҽштерелергҽ тиешле белем һҽм күнекмҽ, кҿтелгҽн нҽтиҗҽлҽрне, укучының белем дҽрҽҗҽлҽренҽ куелган талҽплҽрне яхшы күзалларга тиеш була.
Федераль дҽүлҽт гомуми белем бирү стандартында кҿтелгҽн нҽтиҗҽлҽр ҿч тҿрле:
шҽхескҽ кагылышлы, предмет нҽтиҗҽлҽре, метапредмет нҽтиҗҽлҽре.
Шҽхескҽ кагылышлы нҽтиҗҽлҽр - укучының үзүсешкҽ ҽзерлеге һҽм тҿрле яклап камил,
иҗади үзүсешкҽ сҽлҽтле, милли гореф-гадҽтлҽр, Россия Һҽм Бҿтендҿнья культурасы кыйммҽтлҽре нигезендҽ тормышта үз урынын тапкан шҽхес булып формалашу, поликультуралы һҽм полилингваль дҿньяда турыдан-туры мҿстҽкыйль эшчҽнлек алып барырлык, җаваплы, продуктив, интеллектуаль, оештыруга сҽлҽтле сыйфатларга ия укучы тҽрбиялҽү.
Метапредмет нҽтиҗҽлҽре универсаль уку гамҽллҽре формалаштыру программалары
һҽм шулай ук барлык укыту программаларын үзлҽштерү нигезендҽ формалаша.
Предмет нҽтиҗҽлҽре һҽр укыту предметының аерым үзенчҽлеген һҽм фҽнни нигезлҽрен
үзлҽштерү, аны үзгҽртҽ алу һҽм куллана белү күнекмҽлҽрен күздҽ тота.
52
Бу нҽтиҗҽлҽргҽ бары тик укучылар эшчҽнлеген эшлекле якын килү методына
нигезлҽнеп, укучылар эшчҽнлеген оештырганда гына ирешеп була.
Уку эшчҽнлеген дҿрес оештырганда укучы шҽхес буларак формалаша, укыту
процессына, объектына, шартларына, нҽтиҗҽлҽренҽ мҿнҽсҽбҽтен күрсҽтҽ. Ул үз эшчҽнлеген оештыруга сҽлҽтле була.
Дҽреслҽргҽ проблемалы, танып-белү күнекмҽсен үстерүгҽ гамҽли күнегүлҽр кертү зарур. Алар алынган белемне яңа җирлектҽ кулланырга, эшчҽнлекнең гомуми ысулын формалаштыруны, эзлҽнүле күнекмҽлҽр булдыруны күздҽ тота.
Һҽм инде күнегүлҽр, эшчҽнлек нҽтиҗҽсендҽ укучы телҽсҽ нинди мҽгълүматны адекват кабул итҽргҽ, башкаларга аңлаешлы итеп җиткерергҽ ҿйрҽнҽ.
Татар теле курсының тҿп бурычы-аңлап дҿрес укырга, сҿйлҽргҽ, грамоталы язарга һҽм дҽреслек белҽн эшлҽргҽ ҿйрҽтү. Ҽ бу күнекмҽлҽр укучының ҽдҽби тел нормаларына туры килгҽн сҿйлҽмендҽ, фикерен телдҽн һҽм язма ҽйтеп бирҽ алуында күренҽ. Татар теленнҽн укыту-методик комплектларының концептуаль нигезе - аның коммуникатив һҽм танып-белү юнҽлеше.
Телне, аның тҿп тҿшенчҽлҽрен һҽм кагыйдҽлҽрен үзлҽштерү сҿйлҽмдҽге коммуникатив белем һҽм күнекмҽгҽ бҽйле. Һҽм инде шул аларга гамҽли һҽм функциональ юнҽлеш ҿсти дҽ.
Укытуның коммуникатив юнҽлеше укучыларга телне аралашу чарасы буларак үстерү, кирҽкле мҽгълүматлар туплау, телдҽн һҽм язма сҿйлҽмне камиллҽштерү мҿмкинчелеге бирҽ. Укытуның танып-белү юнҽлеше, телнең танып-белү чарасы буларак, белем формалаштыру, логик һҽм образлы фикерлҽүне үстерүне күздҽ тота. Бу дҽреслеккҽ кертелгҽн текстларны күп максатта куллануны талҽп итҽ.
Дҽрес структурасын күзаллау, тҿзү бу очракта укытучыдан шактый иҗадилык талҽп итҽ. Укытучыга дҽрес структурасы буенча тҿгҽл күрсҽтмҽ юк. Ул Федераль дҽүлҽт гомуми белем бирү стандартында күтҽрелгҽн мҿһим талҽплҽрне исҽпкҽ алып, дҽрес стуктурасын үзе тҿзи. Ҽмма бер дҽрес кысасында укытучы нинди нҽтиҗҽлҽргҽ, ничек ирешҽсен ачык күзалларга тиеш. Укучыга нҽтиҗҽле белем алу ҿчен эффектив ысуллар кулланып, уңай шартлар булдыру укытучының бурычы һҽм шул ук вакытта һҿнҽри осталыгын күрсҽтү мҿмкинлеген бирүче чара.
Шул максаттан түбҽндҽге дҽрес стуктурасы тҽкъдим ителҽ.
I. Мотивлаштыру - ориентлаштыру этабы. Дҽреснең бу этабында уку материалын үзлҽштерүгҽ кызыксыну уятыла, ягъни мотивация булдырыла. Монда белем баскычлары яки бер бүлек арасындагы бҽйлҽнеш күрсҽтелҽ.
Актуальлҽштерү ҿлешендҽ бүгенге дҽрестҽ үзлҽштерелҽсе тема нигезендҽ яткан белем искҽ тҿшерелҽ, гомумилҽштерелҽ. Алга таба укучыга үзлҽштерелгҽн белем нигезендҽ билгеле арасыннан билгесезне эзлҽп табу ҿчен махсус бирем тҽкъдим ителҽ, ягъни эзлҽү, проблемалы ситуация тудырыла. Бу уку мҽсьҽлҽсен кую ҿлеше була. Шуннан соң гына дҽрестҽ яңа тема туа. Күргҽнегезчҽ, укучы аны укытучының алдан ҽзерлҽгҽн шартларында башкара. Укучыга сизелмҽстҽн, эзлекле биремнҽр җыелмасы тҽкъдим ителҽ бара. Шул биремнҽр нҽтиҗҽсендҽ укучы адымлы гамҽллҽр башкара, нҽтиҗҽ ясый бара. Укучыда логик фикер йҿртү, танып-белү, коммуникатив күнекмҽлҽр формалаша.
II. Уку мҽсҽлҽсен адымлап чишү этабы.
Дҽреснең бу этабына уку мҽсьҽлҽсен чишү ҿчен тҽкъдим ителгҽн биремнҽр җыелмасы ­алгоритм керҽ. Һҽр бирем уйланылган, мҿһим нҽтиҗҽ чыгаруга, гомуми ысул формалаштыруга юнҽлтелгҽн булырга тиеш. Федераль дҽүлҽт гомуми белем бирү стандарты үзҽгендҽ укучыларны универсаль уку гамҽллҽре белҽн коралландыру ята. Ҽ бу исҽ, үз чиратында, һҽр дҽрестҽ теманы үзлҽштерүнең гомуми ысулыннан башка мҿмкин түгеллеген ассызыклый. Ысул - уку мҽсьҽлҽсен чишү ҿчен кулланылган тотрыклы гамҽллҽр системасы. Укучы дҽрестҽ ысул кулланып, күнекмҽ формалаштыра, уку мҽсьҽлҽсен иркен чишҽ, яңа җирлектҽ иҗади кулланырга ҿйрҽнҽ.
Танып-белү гамҽллҽренең мҿһим компоненты булган модельлҽштерү ҿлеше белҽн дҽрес этабы тҽмамлана. Модельлҽштерү - теге яки бу тҿшенчҽнең кыскача бирелеше. Укучы
53
үзлҽштергҽн белемне схема, сызым, модель, рҽсем һҽм терҽк сүзлҽр белҽн кыскача күзаллый. Билгеле инде, ҽгҽр укучы теманы кыскача аңлатып яки күрсҽтеп бирҽ ала икҽн - бу аңлау дҽрҽҗҽсенең иң югары ноктасы булып тора.
III. Рефлексив-бҽялҽү этабы.
Рефлексив-бҽялҽү этабы үзлҽштерелгҽн белемне дҽрес азагында укучының эчтҽлекле гомумилҽштереп ҽйтеп бирүен күздҽ тота. Укучы дҽрестҽ эшчҽнлеген контрольдҽ тотарга,үзлҽштерү дҽрҽҗҽсен билгелҽргҽ һҽм бҽялҽргҽ ҿйрҽнҽ. Укытучы дҽрестҽ үзбҽя, үзара бҽялҽү һҽм укытучы бҽясен куллана ала. Укучыны үзбҽягҽ ҿйрҽтү үзлҽштерелгҽн белемне кҿтелгҽн нҽтиҗҽлҽр, бҽялҽүне критерийларга туры китереп, чагыштырып карарга, үзенҽ критик күзлектҽн чыгып карарга ҿйрҽнҽ.
Үзара бҽялҽү укучыларны парлап, тҿркемнҽрдҽ эшлҽргҽ, хезмҽттҽшлек итҽргҽ, тҽкъдимнҽрне адекват кабул итҽргҽ һҽм фикереңне бҽялҽгҽндҽ ачык, аңлаешлы, кыска һҽм тҿгҽл ҽйтҽ белергҽ ҿйрҽтҽ. Бу этапның алдагы ҿлеше булып ҿй эшен бирү тора. Ҿй эшен шулай ук тҿрле формада бирергҽ мҿмкин. Күп укытучылар ҿч тҿрле ҿй эше бирү белҽн мавыга. Бу очракта, укытучы бары бер ҿй эшенең генҽ мҽҗбүри, ҽ калган ҿй эшлҽренең телҽк буенча башкарылырга тиешлеге исҽпкҽ алынырга тиеш була. Беренче ҿй эше репродуктив, икенчесе – ярым иҗади, соңгысы иҗади эшчҽнлеккҽ бирелҽ. Дҽреснең бу этабында соңгы эш булып, алдагы дҽрескҽ кызыксындыру уяту (саморегуляция) тора. Укучы дҽрескҽ килҽсе килеп кайтып китҽ. Аның дҽрескҽ мҿнҽсҽбҽтеннҽн, эшчҽнлегеннҽн чыгып, укучының кҿтелгҽн нҽтиҗҽлҽрне үзлҽштерү дҽрҽҗҽсен билгели алабыз. Күргҽнегезчҽ, дҽрес структурасына стандартта булган кҿтелгҽн нҽтиҗҽлҽр һҽм универсаль уку гамҽллҽре формалаштыру кертелгҽн.
Шуңа күрҽ дҽресне тҿзегҽндҽ, түбҽндҽге мҿһим компонентларга игътибар итҽргҽ кирҽк:
- уку эшчҽнлегенҽ кызыксыну уяту (мотивация);
- актуальлҽштерү һҽм сынау ҿчен тҽкъдим ителгҽн уку гамҽлендҽ кыен очракны
билгелҽү;
- кыен очракның сҽбҽбен һҽм урынын билгелҽү;
- проблеманы чишү проектын тҿзү.
- тҿзегҽн проектны тормышка ашыру;
- эчтҽн сҿйлҽм аша беренчел күнекмҽ формалаштыру;
- бирелгҽн үрнҽк буенча мҿстҽкыйль тикшерү оештыру;
- үзлҽштергҽн белемне кабатлау ҿлешенҽ кертү;
- дҽрестҽге уку эшчҽнлегенҽ рефлексия ясый белү.
Яңа стандартның аермасы шунда: тҿп максат булып предмет нҽтиҗҽлҽре түгел, ҽ шҽхес нҽтиҗҽлҽре метопредмет нҽтиҗҽлҽре булдыру зарур. ФГДББС түбҽндҽге талҽплҽр системасыннан гыйбарҽт:
- тҿп белем бирү программасы нҽтиҗҽлҽрен үзлҽштерү;
- тҿп белем бирү программасы стуктурасы;
- стандартны гамҽлгҽ ашыру шартлары (кадрлар, матди-техник база, финанслар).
Яңа буын стандартларында укучының тҿп белем программасы буенча үзлҽштерелгҽн нҽтҗҽлҽренҽ талҽплҽр тҿгҽл бирелгҽн. Аларга:
- шҽхескҽ кагылышлы нҽтиҗҽлҽр;
- метапредмет нҽтиҗҽлҽр;
- предмет нҽтиҗҽлҽре керҽ.
Татар теле һҽм ҽдҽбияты дҽреслҽрендҽ яңа белем нҽтиҗҽлҽрен формалаштыру.
Һҽр метод укучының танып белү эшчҽнлеген активлаштыра. Мондый методларның берсе - күрсҽтмҽ методлар белҽн укыту.
Бүгенге кҿндҽ мультимедия чаралары куллану укучыда дҽрескҽ кызыксыну уята. Бу чара мҽгълүматны тҿрле формаларда(фото, видео, графика, анимация) бирҽ, һҽм укыту процессын эффектлырак итҽ. Мультимедия куллану дҽреснең һҽр этабында укучыда мотивация тудыра эшчҽнлекне кҿчҽйтҽ.
54
Электрон уку басмаларында системага салынган материал урын алырга, укучының теге яки бу ҿлкҽдҽ булган белемнҽре иҗади һҽм актив кулланыла белергҽ тиеш.
Электрон дҽреслеклҽр иң югары фҽнни һҽм методик дҽрҽҗҽдҽ тҿзелгҽн һҽм тулаем ФГДББСна аның юнҽлешлҽренҽ туры килергҽ тиеш. Мондый басмалар, дҽреслеклҽр түбҽндҽге нҽтиҗҽлҽргҽ ирешергҽ мҿмкинлек бирҽ:
- яңа белем алу,
- уку материалы белҽн мҿстҽкыйль эшлҽргҽ ҿйрҽнү;
- интерактив тренажерлар белҽн эшлҽү күнекмҽлҽрен камиллҽштерү;
- дҽреснең аерым этаплары, тема, тулаем курс буенча алган белемнҽрне тикшерү;
- предметны аңлауда күзҽтелгҽн кыенлыкларны барлау, аны тирҽнтен ҿйрҽнүгҽ этҽргеч
булдыру;
- имтиханнарга, контроль дҽреслҽргҽ ҽзерлҽнү.
Татар теле һҽм ҽдҽбияты дҽреслҽрен укытуда тҿрле электрон басмалар бар.
Электрон басмалар тҿрле максатларда кулланыла:
- уку эшчҽнлеген мотивлаштыру,
- белем сыйфатын контрольгҽ алу,
Безнең тҿп максат - уйлый белергҽ сҽлҽтле, һҽр эшкҽ җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дҽрҽҗҽдҽ куллана белүче шҽхес тҽрбиялҽү. Балалар – илебез килҽчҽге. Безнең тҿп бурыч – укучылар, ата-аналар, җҽмгыять мҽнфҽгатьлҽрен, тҽлаплҽрен искҽ алып тҿзелгҽн белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тҽэмин итү. Мҽктҽплҽребездҽ югары культуралы, зыялы, белемен даими күтҽрүче педагогик кадрлар белҽн тҽэмин ителгҽн, заман талҽплҽренҽ туры килгҽн, инновацион юнҽлешкҽ корылган укыту системасы булганда, районыбыз оешмалары җитҽкчелҽре белҽн берлектҽ, без мҽгариф системасы алдына куелган бу бурычларны уңышлы үтҽрбез дип уйлыйбыз.
НАЦИОНАЛЬНО-РЕГИОНАЛЬНЫЙ КОМПОНЕНТ НА УРОКАХ
ИНОСТРАННОГО ЯЗЫКА
Елдашева Л.А., Гизатова Д.Р.
МБОУ «Билярская СОШ»
Любое обучение, как известно, это передача молодому поколению культуры, накопленной человечеством. Это значит, что никакое обучение невозможно без накопления знаний об окружающей действительности - природе, обществе, человеке, его истории и культуре. Иноязычная культура есть часть мировой культуры. Таким образом, через иностранный язык, передавая учащимся иноязычную культуру, можно внести большой вклад в общее образование, в формирование всесторонне развитой, гармоничной личности.
Под национально-региональным компонентом следует понимать страноведческий, лингвострановедческий, культуроведческий материал об окружающем нас мире. Надо, чтобы ученики понимали, в чем состоит своеобразие их страны, региона, республики. Развивая средства коммуникации с учетом национально-регионального компонента, учащиеся должны уметь рассказать о традициях своего народа, ознакомить с достопримечательностями своей страны, родного края.
Иностранный язык используется сегодня как средство обмена культурными ценностями, что предполагает гармоничное сочетание иностранного и родного языков. Учитывая, что наш регион представляет собой поликультурное пространство, где проживают представители множества наций и народностей, речь здесь идет уже о взаимодействии нескольких языков и культур (русской, татарской и страны изучаемого языка).
55
Именно поэтому необходимо включать национально-региональный компонент в содержание обучения иностранному языку. Кроме того, целесообразно адаптировать лексические единицы иностранных языков к определенным ситуациям данного региона.
Полноценная коммуникация достигается тогда, когда с помощью лексических единиц иностранного языка учащиеся знакомятся как с национальной, так и с интернациональной культурой.
Исходя из вышеизложенного, мы стараемся отбирать материал, отражающий национально­региональные особенности края по следующим критериям:
1.Культурологическая ценность материала. В содержание обучения необходимо включать
реалии своей республики, своего региона, факты национальной культуры. Это будет способствовать повышению общекультурного уровня учащихся и содействовать формированию основ национально-культурной компетенции.
2.Критерий типичности или своеобразности. Надо учить учеников сравнивать и
сопоставлять конкретные стороны жизни в стране изучаемого языка и у себя на родине.
3. Актуальность содержания учебного материала. Материал должен быть ориентирован на
современную действительность.
4. Критерий возрастных особенностей учащихся, так как их общеобразовательная и
языковая подготовка находятся на разном уровне.
5. Критерий привлекательности. Это важно особенно на младшем этапе, когда формируется
познавательный интерес. Интересный материал вызывает положительный эмоциональный тонус у учащихся и повышает мотивацию учения.
6. Тематический критерий. Он должен соответствовать программе по иностранному языку
для общеобразовательных школ.
7. Критерий типичности для данной страны. Материал должен отражать общественную
обстановку в стране.
8. Критерий функциональности. Под этим следует понимать необходимость использования
лексических единиц с национальной семантикой, норм речевого этикета.
Отобранный по данным критериям материал нацеливает учеников на употребление усвоенной лексики в практических ситуациях.
Татарстан - многонациональная республика, где уживаются представители более 70 наций и народностей, где каждый знает не менее двух государственных языков -русский и татарский, а с учетом иностранного языка - три. А если в школе изучается второй иностранный язык, то школьники должны знать все четыре языка.
В этих условиях цель обучения иностранным языкам - развитие индивидуальности в диалоге культур - кажется сама собой разумеющейся. И поэтому невозможно обойтись без включения НРК в тематическое планирование. Однако ни учебников, ни учебных пособий, учитывающих национальные особенности региона, пока не существуют. Наполнить национально-региональный компонент содержанием, «вдохнуть в него жизнь» может только учитель. Хорошим подспорьем для нашей работы в Республике является журнал «Казань».
Следует также отметить, что наша республика, где тесно переплетаются две основные культуры - христианская (православная) и мусульманская, уникален по многим позициям. Очень важно донести это до каждого ученика, чтобы научить их бережно относиться ко всему, что относится к истории, культуре, обычаям и традициям народов, населяющих наш регион, и прежде всего татарского народа.
Так, на уроках учащиеся занимаются разработкой тем, связанных с историей, культурой и архитектурой родного края.
Поиск материалов по заданной теме проводится учащимися в библиотеке, в музейных архивах и в Интернете, откуда берутся также и уникальные фотографии для наглядности. Результаты работы - привитие интереса школьников к своему краю, его истории, культуре.
56
ПРИМЕНЕНИЕ QR-КОДОВ НА УРОКАХ РУССКОГО ЯЗЫКА И ЛИТЕРАТУРЫ
Иванова Л.А.
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Заинская средняя
общеобразовательная школа №6» Заинского муниципального района РТ
Сегодня в сумке ученика, помимо учебников и тетрадей, можно обнаружить мобильный телефон и планшетный компьютер. Современный прогрессивный ученик имеет доступ к информационному полю в любом месте благодаря мобильным устройствам. Часто эти устройства на занятиях мешают и отвлекают от учебной деятельности. Но в то же время в современном мире уже тяжело обойтись без мобильных и компьютерных устройств. Поэтому, на наш взгляд, эффективной технологией, которую можно использовать в образовательном процессе, является технология QR – кодов.
QR-код – это двумерный матричный код, разработанный в 1994 году, который содержит какую-либо информацию. Особенность такого кода заключается в том, что при наведении на него камеры смартфона с необходимым приложением, с кода считывается заложенная информация.
QR-код всегда выполнен в форме квадрата. Матрица с замысловатым рисунком является сердцем кода. А квадраты и черные линии содержат информацию, хранящуюся в модулях. Количество модулей напрямую связано с объемом данных, предназначенных для хранения.
Задача QR- кодов - хранение большого объема данных при небольшой площади их размещения. В QR-код можно закодировать любую информацию. Для создания таких кодов существуют сайты-генераторы, а для считывания необходимо приложение, которое устанавливается на современный мобильный телефон.
В один QR-код помещается более 7 тысяч цифр и более 4 тысяч букв латиницы. В кодах может быть заложена самая различная информация: это и интернет-адрес, и контактные данные, и SMS, и географические данные, и многое другое.
В сфере образования такие коды применимы как в учебной, так и во внеурочной деятельности (игровая, проектная деятельность, музейная педагогика и т.д.).
На уроках русского языка и литературы коды можно использовать:
1. При формулировке темы.
2. Для получения дополнительной информации.
3. При работе с текстом или изображением.
4. При выполнении домашней работы, тестов, контрольных работ.
6. Для получения подсказки на уроке.
7. При само- и взаимопроверке тестовых работ.
8. При проведении уроков-экскурсий и квест-игр.
Для того, чтобы распознать код, на мобильное устройство необходимо установить специальное приложение (Barcode Scanner, QuickMark Lite QR Code Reader, QR Code Reader). Для создания кода нужно зайти на сайт-генератор (http://qrcoder.ru/, http://www.qrcodegenerator.ru/), добавить информацию в появившееся окно, и нажать кнопку «создать код». При считывании информации с кода на изображение наводится камера телефона через открытое приложение.
QR-код - это новый вид мобильного сервиса. Быстрота считывания и безошибочность получения информации - привлекательные факты, которые могут заинтересовать современных школьников. В обучении QR-кодирование может стать инструментом для создания игр, головоломок, квестов, кодирования различной информации. В процессе обучения учащиеся используют собственные мобильные устройства. При наличии интернета всегда доступны онлайн-тесты, поэтому есть возможность прямо на уроке выполнять тестирование для актуализации или закрепления материала.
Идея использования кодов делает урок необычным благодаря новым возможностям его организации, которые вполне соответствуют современным образовательным стандартам.
57
ГАЛИҖӘНАП СҮЗ (ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ, УКУЧЫЛАРНЫҢ
СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН БАЕТУ, СҮЗЛЕК ЗАПАСЫН АРТТЫРУ, ИҖАДИ ФИКЕРЛӘВЕН
ҮСТЕРҮ МАКСАТЫННАН, ТӘНКЫЙДИ ФИКЕРЛӘҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕННӘН
СИНКВЕЙН АЛЫМЫН КУЛЛАНУ)
Колмөхәммәтова З.Э.
ТР Нурлат МР ―Иске Чаллы урта гомуми белем мҽктҽбе‖ һҽм ―Кизлҽү тҿп гомуми
белем мҽктҽбе‖ МБГБУ
Сүз – телнең тҿп берҽмлеге. Ул аерым лексик мҽгънҽ белдерүдҽн тыш, җҿмлҽлҽрдҽ урын ала, коммуникатив берҽмлек буларак, кешелҽрнең бер-берсе белҽн аралашуын тҽэмин итҽ.
Зурмы, кечкенҽме булуына карамастан, һҽркем үз телендҽге сүз байлыгының күпмедер ҿлешен генҽ белҽ һҽм файдалана. Ҽлеге ҿлеш аның шҽхси сүзлек запасын тҽшкил итҽ. Ул үз чиратында актив һҽм пассив сүзлеккҽ бүленҽ.
Бүгенге мҽктҽп укучысы лексиканы ҽйлҽнҽ-тирҽ дҿньяны, тормышны танып-белү һҽм гаммҽви мҽгълүмат чаралары хисабына тулыландыра. Пассив сүзлектҽге барлык сүзлҽр дҽ укучы сҿйлҽмендҽ активлашып китми. Бу аралашу барышында кыенлыклар китереп чыгара. Укучының актив сүзлек запасы никадҽр бай булса, аның сҿйлҽме дҽ шул кадҽр тҿгҽл, аңлаешлы булачак. Аралашуга куйган максатка да андый укучы тизрҽк ирешҽчҽк.
Узган гасыр чигендҽ югары сыйныф укучыларының сүз байлыгы 15-20 мең сүз тҽшкил иткҽн. Бүгенге кҿндҽ исҽ яшүсмерлҽр туган тел – татар ҽдҽби телендҽ күп тапкырга ҽзрҽк сүз ярдҽмендҽ аралашалар, туган телдҽ белмҽгҽн сүзлҽрен рус телендҽ кулланалар, чит тел алынмаларын һҽм сленг файдаланалар.
Шуңа күрҽ укучыларның ана телендҽ сүзлек запасын баету – ана теле һҽм ҽдҽбияты дҽреслҽрендҽ мҿһим бурыч. Ул ике максатка хезмҽт итҽ:
1) сүзлек запасын сан ягыннан арттыру һҽм бу лексиканы сыйфатлы камиллҽштерү,
ягъни актив сҿйлҽмгҽ кертү;
2) яңа үзлҽштергҽн һҽм инде таныш булган сүзлҽрне дҿрес файдалану күнекмҽлҽре
формалаштыру.
Ҽлеге максатларны лексика, фразеология буенча махсус дҽреслҽрдҽн тыш, тел һҽм ҽдҽбиятның барлык темалары буенча оештырылган дҽреслҽрдҽ тормышка ашырып була. Моңа ярдҽм итүче эш алымнары, күнегүлҽр шактый. Аларны шартлы рҽвештҽ 2 тҿркемгҽ бүлҽргҽ мҿмкин:
1) лексик күнегүлҽр (сүзнең мҽгънҽсен аңлауга юнҽлдерелгҽн);
2) синтетитик күнегүлҽр. Алар ярдҽмендҽ берничҽ бурыч бергҽ хҽл ителҽ (телнең
тҿрле бүлеклҽренең үзара бҽйлҽнешенҽ нигезлҽнҽ).
Тел дҽреслҽрендҽ сүзлек диктантлары язу, аңлатмалы сүзлек белҽн эшлҽү, сүзнең ҽйтелешен ҿйрҽнү, сүзтезмҽлҽр тҿзү, тҽрҗемҽ итү, сүзнең синоним, антоним парларын билгелҽү, кроссворд, шарада, анаграммалар, сканвордлар чишү, сүзлҽр рҽтендҽге артык сүзне билгелҽү беренче тҿр күнегүлҽргҽ карый.
Икенче тҿр күнегүлҽр исҽ катлаулырак, алар укучының берничҽ тема, тел һҽм ҽдҽбият фҽннҽре буенча булган белемнҽренҽ нигезлҽнҽ. Мҽсҽлҽн, тексттагы фигыльлҽрне фразеологик тезмҽлҽр белҽн алыштырып күчереп язу, тҿрле исемнҽргҽ карата аңлатма рҽвешендҽге язмалар иҗат итү, иҗади изложениелҽр язу һ.б.
Икенче тҿр күнегүлҽрне тҽнкыйди фикерлҽү технологиясеннҽн синквейн алымы белҽн тулыландыру отышлы. Ул, үз чиратында, сүз тҿркемнҽре буенча белемнҽрне камиллҽштерҽ, бҽйлҽнешле фикерне үстерҽ һҽм укучыларның иҗадилыгын арттыра.
Синквейн (фр. cinquains, англ. cinquain) – 5 юллык шигырь формасында, юллары рифмалашмаган иҗади эш. Ҽлеге эш алымы 20 нче гасыр башында Америкада япон шигырь тҿзелеше үрнҽгендҽ барлыкка килҽ. Россиядҽ аны 1997 нче елда дидактик максатларда ­укучыларның образлы сҿйлҽм телен үстерүдҽ нҽтиҗҽле метод буларак куллана башлыйлар.
58
Үз чиратында бу алым укучыны сүз тҿркемнҽрен аерырга, предметка туры килҽ торган билге
Юллар тҽртибе
Сүзлҽр саны
Сүз тҿркеме
Сораулары яки эчтҽлеге
Мисал
1нче юл ­тема
1 сүз
Исем (атама, термин)
Кем? Нҽрсҽ?
Юмартлык
2нче юл
2 сүз
Сыйфат
Нинди? Кайсы? Кайдагы?
Ихлас, соклангыч
3нче юл
3 сүз
Фигыль
Хикҽя фигыльнең тҿрле заман сораулары
Уйлата, шатландыра, сҿйдерҽ
4нче юл
4 сүз
Тҿрле сүз тҿркемнҽре
Темага карата үз мҿнҽсҽбҽтеңне белдерүче фраза, җҿмлҽ (афоризм, мҽкаль, цитата)
Һҽр кешедҽ булсын берүк
5нче юл
1 сүз
Исем (атама, термин)
Темага (1 нче юлдагы исемгҽ) карата синоним сүз яки ассоциатив сүз
Игелек
белдерүче (сыйфат) һҽм эш-хҽрҽкҽтне белдерүче сүзлҽрне (фигыльлҽрне) дҿрес кулланырга ярдҽм итҽчҽк. Ул укучыларның бҽйлҽнешле сҿйлҽмен һҽм иҗади фикерлҽвен үстерҽ.Уздыру методикасы гади, 1-2 мҽртҽбҽ укытучы җитҽкчелегендҽ, укытучы ярдҽме белҽн башкарганнан соң, башлангыч сыйныф укучылары да мҿстҽкыйль башкарып чыга ала торган эш алымы.
Синквейн калыбын слайдта күрҽ аласыз
Синквейн тҿзүнең нҽтиҗҽсе һҽм отышлы яклары шактый.
- ул гади, бирелгҽн калып буенча аны һҽркем тҿзи ала;
- аны тҿзү барышында һҽр укучы шҽхси иҗади һҽм интеллектуаль мҿмкинлеклҽрен
файдалана;
- аны теманы йомгаклау дҽреслҽрендҽ барлык фҽннҽрдҽ дҽ кулланып була;
- шулай ук синквейн тҿзү укучылар тарафыннан кабул ителгҽн мҽгълүматны анализлау,
синтезлау ягыннан отышлы;
- ул укучыны эчтҽлекне кыскача сҿйлҽргҽ ҽзерли.
Нҽтиҗҽ ясап, шуны ҽйтергҽ кирҽк: укучының сүзлек байлыгын арттыру буенча эш тукталырга тиеш түгел. Бүгенге кҿндҽ укучыларыбыз тарафыннан мҽгънҽлҽре анык булмаган сүзлҽрне сҿйлҽмнҽрендҽ аңлы активлаштыруга укытучының туктаусыз хезмҽте, эзлҽнүлҽре, белем бирүнең тҿрле технологиялҽрендҽге нҽтиҗҽле алымнарны ҿйрҽнеп куллануы аша ирешергҽ мҿмкин.
Әдәбият исемлеге
1. Акименко В.М. Новые педагогические технологии: Учеб.-метод. пособие. Ростов
н/Д., 2008.
2. Сапрыкина А. А. Метод синквейна в технологии развития критического мышления на уроках в начальных классах // Молодой ученый. 2017. №3.1. С. 60-61. URL https://moluch.ru/archive/137/38320/ (дата обращения: 28.03.2018).
59
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ МӨСТӘКЫЙЛЬ ФИКЕР ЙӨРТҮ
ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ (М. КӘБИРОВНЫҢ “МӘХӘББӘТТӘН ҖЫРЛАР
КАЛА” ПОВЕСТЕ МИСАЛЫНДА)
Корбанова А.И., Багаутдинова Д.В.
"52 нче урта гомуми белем бирү мҽктҽбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү
учреждениесе, Яр Чаллы
Без зур уңышларга ирешкҽн, яңа технологиялҽр барлыкка килеп торган чорда яшибез.
Ҽйе, бүгенге җҽмгыятьтҽ күнегелгҽн күп мҿнҽсҽбҽтлҽр, традициялҽр үзгҽрҽ. Мҽктҽптҽге укучы белҽн укытучы мҿнҽсҽбҽтлҽре дҽ бҿтенлҽй икенчегҽ ҽйлҽнде: укытучы да, укучы да иҗатчыга ҽверелҽ бара. Элегрҽк укытучы яңа теманы бик матур итеп сҿйли, ҽ укучы бары гади үзлҽштерүче ролен үти иде: бүген исҽ, укучы яңа теманы үзе эзлҽүче, тикшеренүче сыйфатында үзлҽштерергҽ тиеш дип карала. Дҽреслҽрдҽ мондый эшчҽнлекне оештыруның бер юлы – укучыларны мҿстҽкыйль фикер йҿртергҽ ҿйрҽтү. Татар ҽдҽбияты дҽреслҽрендҽ мондый эшчҽнлекне булдыруны без М. Кҽбировның ―Мҽхҽббҽттҽн җырлар кала‖ повесте мисалында карадык.
Фҽнни эшнең максаты – татар ҽдҽбияты дҽреслҽрендҽ мҿстҽкыйль фикер йҿртү
эшчҽнлеген оештыру юлларын карау. Максатка ирешү ҿчен, түбҽндҽге бурычларны чишү кирҽк:
1. ―Мҽхҽббҽттҽн җырлар кала‖ повестеның образлар системасын, сюжет­композициясен, идея-проблематикасын ачыклау;
2. ҽлеге повесть буенча фикер алышуга корылган дҽреснең план-конспектын (технологик картасын) тҽкъдим итү.
Фикерлҽргҽ ҿйрҽтү – ул анализ ясарга, иң ҽһҽмиятлесен аерып чыгарырга,
чагыштырырга, охшашлыкны табарга, гомумилҽштерергҽ һҽм системага салырга, исбатларга һҽм кире кагарга, тҿшенчҽлҽрне билгелҽргҽ һҽм аңлатырга, мҽсьҽлҽлҽрне куярга һҽм хҽл итҽргҽ ҿйрҽтү дигҽн сүз. Фикер йҿртү сораудан башлана. Үсеш дҽресе сорарга ҿйрҽтҽ.
Заһидуллина программасы буенча, 2000-2008 еллар ҽдҽбиятының бер вҽкиле буларак,
11 сыйныфта Марат Кҽбировның ―Мҽхҽббҽттҽн җырлар кала‖ повесте ҿйрҽнелҽ. Шуны истҽ тотып, без повестьның образлар системасы, сюжет-композициясе, идея-проблематикасын ачыкладык. Укучылар ҽсҽрне ҿйдҽ укып килгҽч, фикер алышуга корылган дҽрес үткҽрергҽ була. ФДБС буенча, дҽресне проблемалы сорау белҽн башлыйбыз.
Повесть Кыям абзый җыры белҽн башланып китҽ, һҽм шушы җыр булачак
вакыйгаларның характерын билгели. Ҽсҽр ахырында аның җырларын инде Гҿлзилҽ башкара.
―Мин дҽ галим булыр идем, Алма тҿшсҽ башыма. Алмаларын жҽлли тормыш, Җаннарыма таш ора‖. Укучыларга Кыям абзыйның җырындагы алма һҽм ташның биредҽ нҽрсҽ аңлатуын
белергҽ кирҽк. Моны белү ҿчен, ҽсҽрдҽ күтҽрелгҽн проблемаларны табарга, образларга характеристика бирергҽ кирҽк. Ҽлеге эшне тҿркемнҽрдҽ башкарырга була.
Язучы М. Кҽбировның ―Мҽхҽббҽттҽн җырлар кала‖ повесте образлар системасын,
геройның ҽхлакый йҿзенҽ карап, уңай һҽм тискҽрегҽ, изге һҽм явызга, ҽхлаклы яисҽ ҽхлаксызга кискен генҽ бүленмҽве белҽн аерылып тора. Каршылыклы заманның каршылыклы балалары буларак, образлар да бертҿрле генҽ кабул ителми. Беренче карашка чын дус, гади татар кызы булып күренгҽн Нуриялҽр азгынлык юлына баса, сҽнгать дҿньясында дан тоткан Ҽхмҽт Сабировлар кемнҽрдер ҿчен саф кыз эзлилҽр, кызны яклап, хулиганнарга каршы торган, ярсыган атны туктаткан Таһир үз-үзенҽ кул сала, вахтада аракы сатып акча җыйган Нҽфисҽлҽр авыр чакта ярдҽмчегҽ ҽйлҽнҽ торган гаять катлаулы заманны сурҽтли автор. Каршылыкны аңлау, тиешле нҽтиҗҽлҽр ясау ҿчен, дҽрестҽ образларның һҽрберсенҽ тулы сыйфатлама бирү талҽп ителҽ.
60
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]