Добавил:
ivanov666
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз:
Предмет:
Файл:Актуальные проблемы национального образования. Учебно-методическое пособие
.pdf
Моннан берничҽ еллар элек уку - укыту процессында укытучының тҿп эш коралы
булып такта белҽн акбур торса, хҽзер инде хҽл бҿтенлҽй башкача. Татар теле дҽреслҽрендҽ
укучыларны кызыксындыру, дҽресне мавыктыргыч итеп үткҽрү ҿчен компьютер куллануны
бик отышлы дип саныйбыз.
Компьютер – укучы белҽн белемнҽр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы.
Компьютердан файдалану укыту эшчҽнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нҽтиҗҽле
һҽм иҗади итеп оештырырга мҿмкинлек бирҽ. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату
материалын да, дҽреслеклҽрне дҽ алыштыра ала. Аны куллану дҽреснең нҽтиҗҽлелеген
арттыруга ярдҽм итҽ. Һҽр укучының белем үзлҽштерүгҽ сҽлҽте тҿрлечҽ була. Кайбер
укучыларның ишетеп истҽ калдыру дҽрҽҗҽсе ҿстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истҽ
калдыруы ҿстен чыга. Менҽ шушы вакытта компьютер ярдҽмгҽ килҽ. Чҿнки мониторда
барлык биремнҽр матур, эстетик яктан камил эшлҽнҽ. Презентацион программаларны
тҿзегҽндҽ, аның эченҽ бик күп материал: тҿрле схемалар, рҽсемнҽр, фотосурҽтлҽр кертҽбез.
Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белҽн эшли белергҽ, текст процессоры
ярдҽмендҽ тҿрле документлар, график программалар, иллюстрациялҽр ҽзерлҽргҽ, электрон
таблицаларда гамҽллҽр үтҽргҽ, гади программалар тҿзергҽ, интернеттан файдаланырга
ҿйрҽтҽ.
Шулай ук татар теле һҽм уку дҽреслҽрендҽ Интернет ресурсларны куллану уку, язу
күнекмҽлҽрен булдыру һҽм үстерү, кирҽкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын
баету, татар телен ҿйрҽнүгҽ мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтҽргҽ
мҿмкинлек бирҽ.
Яңа технологиялҽр ярдҽмендҽ туган телне ҿйрҽнү укучыны тагын да активлаштыра,
мҿстҽкыйльлек тҽрбияли, фҽнне югары дҽрҽҗҽдҽ үзлҽштерү, максатка омтылучанлык,
информацион технологиялҽр дҿньясында яңалыклар белҽн кызыксыну телҽге уята.
Белем һҽм күнекмҽлҽрне ныгыту күнегүлҽрен күплҽп эшлҽргҽ була. Тҿрле дҽреслҽрнең
үзара бҽйлҽнешен булдыру, дҽрес укыту формаларын һҽм ысулларын тҿрлҽндерү, дҽрес
эчтҽлеген баерак һҽм кызыграк итҽ. Тҿрле типтагы күнегүлҽр эшлҽү, иншалар, рефератларны
компьютерда язу татар теле дҽреслҽрен балаларны кызыксындырырлык итеп үткҽрергҽ
мҿмкинлек бирҽ.
Электрон дҽреслеклҽр. Соңгы елларда татар телендҽ 20дҽн артык тҿрле интерактив
дҽреслек һҽм кулланмалар тҿзелгҽн (―Борынгы һҽм урта гасыр ҽдҽбияты‖, ―Габдулла Тукай.
Тормыш юлы һҽм иҗаты‖, ―Г. Исхакый. Ҽдипнең тормыш юлы һҽм иҗатына багышланган
ҽсбап‖ һ.б.).
Контроль ясаучы тестлар. Мондый тестлар интернет челтҽрендҽ дҽ күп, аларны
укытучы үзе дҽ ҽзерли ала. Ҿй эше итеп, укучыларга кушсаң, алар да зур телҽк белҽн
эшлилҽр. Мондый тесларны тематикасы буенча системага салып туплап килҽбез.
Информацион-программалар (сүзлеклҽр, энциклопедиялҽр)
Фонохрестоматиялҽр. Алар сҽнгатле сҿйлҽм үрнҽге буларак тҽкдим ителергҽ мҿмкин.
Видеороликлар. Ҽдҽбият дҽреслҽрендҽ язучыларның тормыш юлы, иҗатын ҿйрҽнгҽндҽ
куллану бик отышлы. Гадҽттҽ, укытучы сҿйлҽгҽнгҽ караганда, язучылар тормышы белҽн
бҽйле урыннарны, алар белҽн аралашкан шҽхеслҽрне күрү күпкҽ отышлырак була.
Видеофрагментлар. Спектакльлҽрдҽн ҿзеклҽр, татарча фильмнар, татарчага тҽрҗемҽ
ителгҽн ҿзеклҽр укыту-тҽрбия системасында алыштыргысыз чара.
Күргҽзмҽ программалар (презентациялҽр). Дҽреслҽрдҽ компьютер презентациялҽреннҽн
барыбыз да актив кулланабыз, чҿнки ҽлеге чара татар теле һҽм ҽдҽбияты дҽреслҽрен
эчтҽлеклерҽк, тҽэсирлерҽк, нҽтиҗҽлерҽк итҽргҽ ярдҽм итҽлҽр. Презентациялҽр текст белҽн
чуарланмыйча, бай материаллы, ачык, иллюстратив булырга тиеш.
Болар барысы да компьютер технологиялҽрен кулланганда укытучы ҿчен
алыштыргысыз ярдҽм итүче сыйфатлар, лҽкин алар педагогик технологиялҽрне
алмаштырырга тиеш түгел. Алар укытучыга эшне җиңелҽйтергҽ, иҗадилыгын үстерергҽ,
укучыларны матурлыкны тоя һҽм күрҽ белергҽ ҿйрҽтергҽ туган җирне яратучы граждан, үзен
җҽмгыятькҽ кирҽкле шҽхес итеп тҽрбиялҽргҽ ярдҽм итҽргҽ тиеш.
41

Әдәбият исемлеге
1. Татар ҽдҽбиятыннан гомуми белем бирү стандарты. Казан, 2008.
2. Татар теленнҽн гомуми белем бирү стандарты. Казан, 2008.
3. Ҽминов А.Г., Ҽдһҽмова Г.М. Урта мҽктҽптҽ ҽдҽбият укыту методикасы. Казан:
Татарстан китап нҽшрияты, 1986.
4. Хаков В.Х. Мҽктҽптҽ стилистиканы ҿйрҽнү. Казан: Татарстан китап нҽшрияты, 1970.
ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТАБЫШМАК ЖАНРЫН ӨЙРӘНҮ
Габбасова И.И.
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г Гарифуллина, с.Ядыгерь»
Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Кешенең рухи дҿньясын формалаштыруда, аны яшҽешне, тормышны күзалларга,
бҽялҽргҽ ҿйрҽтүдҽ матур ҽдҽбиятның роле гаять зур. Ҽ инде формалашып килүче кешегҽ,
ягъни балага багышланган балалар ҽдҽбияты бу җҽһҽттҽн аерым игътибар талҽп итҽ.
Балалар телендҽге фольклор ҽсҽрлҽренҽ игътибар итү, аларны тҿрле дҽреслек,
җыентыкларга кертү, тҽрбия эшендҽ файдалану XIX йҿз урталарыннан башлана.
Шундыйлардан М. Иванов, С. Кукляшев, К. Насыйри, Т. Яхин, Г. Фҽезхановларның уку
китапларын күрсҽтеп узарга мҿмкин.
Балалар фольклоры, функциялҽре һҽм поэтик үзенчҽлеклҽре ягыннан, күптҿрле
жанрларны үз эченҽ ала. Образлы фикерлҽүне үстерү юнҽлешендҽ афористик иҗат
тҿрлҽреннҽн – табышмаклар аерым игътибарга лаек. Бу жанр предмет һҽм күренешлҽрнең
сыйфат-үзлеклҽрен ачыграк күрергҽ, образлы фикерлҽргҽ ҿйрҽтҽ.
XX гасыр башында, каршылыклы педагогик идеялҽр киң таралган дҽвердҽ дҽ бу жанр
уңай бҽялҽнгҽн: дҽреслек һҽм балалар журналларында халык табышмаклары белҽн бергҽ,
ҽдиплҽр иҗатындагы табышмакларга да зур урын бирелгҽн. Аларның балалар тормышында
актив яшҽп килүенең тҿп сҽбҽбе – табышмак ярдҽмендҽ язучының бала белҽн җанлы диалог
таба алуындадыр, мҿгаен.
Табышмакларга җавапны табу ҿчен моңа кадҽр тупланган тҽҗрибҽгҽ таянырга, уйларга,
эзлҽнергҽ кирҽк. Бу балаларның интеллектын үстерҽ, ассоциатив фикерлҽү, зиһенлелек,
зирҽклек, сизгерлек, фараз кылу кебек күнекмҽлҽр булдыра, кеше аңына уңай тҽэсир итҽ һҽм
яңа белемнҽргҽ рухландыра.
Камил акыл, ҽдҽп-ҽхлак тҽрбиялҽүдҽ табышмакларның да роле зур. Табышмакка җавап
табу ҿчен, ут кебек зиһен йҿгереклеге кирҽк. Ул үзе кечкенҽ булса да, эче тҿш кенҽ. Аның
шул тҿшен табу кызыклы. Тик моның ҿчен хыялың бай һҽм җитез булсын да зиһенең
йҿгерек булсын. Табышмакларны иҗат итеп, халык камил акыл, ҽдҽп-ҽхлак тҽрбиялҽүне күз
алдында тоткан. Табышмаклар аеруча балаларда зирҽклек, тапкырлык, логик фикерлҽү
сҽлҽтен үстерҽ, сҿйлҽмне камиллҽштерҽ. Алар балалар ҿчен эстетик лҽззҽт чыганагы.
Ҽдҽбият дҽреслҽре һҽр елны халык авыз иҗаты ҽсҽрлҽрен ҿйрҽнү белҽн башлап
җибҽрелҽ. Укучылар күңеленҽ тҽрбияви орлыклар фольклор аша иңдерелҽ. 5 нче сыйныфта
ҽкиятлҽр, кыска жанрлардан табышмаклар, мҽкаль-ҽйтемнҽр белҽн танышып, укучылар
алардагы мҽгънҽ тирҽнлеген күрҽ, фикерлҽү үзгҽлегенҽ соклана. Табышмак жанры татар теле
дҽреслҽрендҽ лексика бүлеген ҿйрҽнгҽндҽ дҽ ярдҽмгҽ килҽ. Мҽсҽлҽн, антоним, синоним
темаларын ныгыту дҽреслҽрендҽ табышмакларны мисалга китерү отышлы, шулай ук
тҽрбияви яктан ҽһҽмиятле. Укучыларда халык авыз иҗатын ҿйрҽнүгҽ, халык тормышы, аның
үткҽне белҽн кызыксынуга да этҽргеч була.
Дҽреслҽрдҽ, дҽрестҽн тыш чараларда халык педагогикасының бай хҽзинҽлҽреннҽн,
табышмаклардан файдалану уңай нҽтиҗҽлҽр бирҽ. Табышмаклар кичҽсе үткҽрү, аңа бҽйле
интеллектуаль уеннар уздыру укучыда туган телгҽ булган мҽхҽббҽтне арттыра.
42

Шулай итеп, тҽрбия һҽм тҿпле белем алу, нигездҽ, мҽктҽптҽн башлана. Дҽреслҽрдҽ
фольклор ҽсҽрлҽреннҽн мҽкаль, ҽйтем, табышмак, җыр, уен, ҽкиятлҽрне куллану зур
ҽһҽмияткҽ ия. Фольклор ҽсҽрлҽрен бүгенге укыту – тҽрбия эшенҽ кертүне түбҽндҽге
юнҽлешлҽрдҽ алып барырга кирҽк дип саныйбыз:
1. Балаларны оста, халыкчан тҽрбиялҽүче ата-аналарның тҽҗрибҽсен җентеклҽп
ҿйрҽтергҽ, тупларга, барлык ата-аналарга җиткеререргҽ кирҽк.
2. Фольклор ҽсҽрлҽрен укытучылар ҽзерли торган һҽр уку йортында махсус фҽн итеп
ҿйрҽтү зарур.
3. Балалар фольклоры ҽсҽрлҽрен иң элек гаилҽдҽ, балалар бакчасында даими куллану
отышлы. Мҽктҽплҽрдҽ барлык фҽннҽр буенча үткҽрелҽ торган дҽреслҽрдҽ дҽ ҽлеге
ҽсҽрлҽрдҽн кулланырга мҿмкин.
Әдәбият исемлеге
1. Балалар фольклоры һҽм җырлы-сүзле йҿз тҿрле уен/ Тҿз. Н. Исҽнбҽт. Казан: Татар
китап нҽшрияты, 1984.
2. Галимов Ф. Халык җырлары – олы мирасыбыз // Мҽгариф. 2000. №3.
3. Исхакова М. Дҽрестҽ халык авыз иҗаты// Мҽгариф. 1999. №2.
4. Минһаҗева Л. И., Мияссарова И. Х. Татар балалар ҽдҽбияты. Казан: Хҽтер, 2003.
5. Татар халык иҗаты: Мҽкаль һҽм ҽйтемнҽр. Казан: Татар китап нҽшрияты, 1987.
ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА УКУЧЫЛАРНЫҢ
СӨЙЛӘМ ТЕЛЕ
Габбасова С.Р.
Казанский федеральный университет, Институт филологии и межкультурной
коммуникации им. Л.Н.Толстого
Фикерне аңлаешлы, күңелдҽге хисне матур итеп ҽйтеп бирҽ белү һҽрбер мҽдҽниятле
кеше ҿчен зарури.
Сҿйлҽмне дҿрес, тҿгҽл һҽм анык итү ҿчен, укучының фикер йҿртүе эзлекле, нигезле
булырга, ҽдҽби тел нормаларыннан читкҽ чыкмаска, стиленҽ карап, сүзлҽр, фразеологик
ҽйлҽнмҽлҽр, сүз формалары, сүзтезмҽлҽр, җҿмлҽ тҿрлҽре дҿрес сайланырга тиеш. Сҿйлҽм ул
– фикернең кҿзгесе. Сҿйлҽмгҽ һҽрчак игътибарлы, талҽпчҽн булырга кирҽк. Бары шул
очракта гына сҿйлҽм дҿрес, тҿгҽл, анык һҽм матур була. Шундый сҿйлҽмгҽ ирешү ҿчен, аңа
куелган талҽплҽрне белергҽ кирҽк.
Ҽдҽби тел нормасы ул – грамматиканың гомум кабул ителгҽн кагыйдҽлҽре.
Укучыларның ҽдҽби тел нормаларын гамҽли үзлҽштерүлҽренҽ ирешү – мҽктҽптҽ ана теле
укытуның иң мҿһим бурычларыннан берсе.
Сҿйлҽм тҿгҽллегенҽ ирешү ҿчен, татар теле дҽреслҽрендҽ ҽдҽби тел нормаларын яхшы
үзлҽштерергҽ, аларның куллану үзенчҽлеген һҽрвакыт истҽ тотарга кирҽк. Укытучы
укучыларны дҿрес итеп сҿйлҽшергҽ ҿйрҽткҽндҽ, авазларның дҿрес ҽйтелешенҽ, җҿмлҽдҽ сүз
басымының дҿрес куелышына, укучы сҿйлҽмендҽге диалекталь үзенчҽлеклҽргҽ игътибар
бирергҽ тиеш.
Сҿйлҽмгҽ куела торган талҽплҽрнең берсе – аны һҽркем аңларлык итеп оештыра белү,
ҽйтергҽ телҽгҽн фикерне тҿшендерҽ алу. Моңа ирешү ҿчен укучылар үзлҽренең
сҿйлҽмнҽрендҽ мҽгънҽ буталуга, фикерне тҿрлечҽ аңлауга юл куярга тиеш түгел, бер үк
бҽйлҽүче чараларның кабатланып килүен булдырмаска, җҿмлҽне туган тел үзенчҽлеклҽрен
искҽ алып тҿзергҽ тиеш.
Укучы сҿйлҽменең сафлыгына карап, аның белем дҽрҽҗҽсен, нинди тҽрбия алуын туган
телгҽ мҽхҽббҽтен билгелҽп була. Сҿйлҽм сафлыгына ирешү туган телне ничек белүгҽ, аның
байлыгын яхшы үзлҽштерүгҽ бҽйле. Туган телдҽ сҿйлҽшкҽндҽ, башка тел сүзлҽрен
43

катнаштырып җҿмлҽ тҿзү бу талҽпне бозуга китерҽ, шуңа күрҽ гсырлар буена тупланып
килгҽн сүз байлыгын дҿрес куллана белергҽ кирҽк.
Туган тел үзенең тҿзелеш, бҿтен байлык-хҽзинҽсе белҽн аһҽңле, шунлыктан аны таба,
тоя, сизҽ белергҽ һҽм сҿйлҽмдҽ шуңа омтылырга кирҽк.
Әдәбият исемлеге
1. Вҽлиев Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мҽктҽп һҽм гимназиялҽрдҽ татар телен укыту
методикасы. Казан: Раннур, 2000.
2. Юсупов Р.А. Инсафлының теле саф / Дҿрес сҿйлҽм турында иншалар/ КДПИ, 1993.
165 б.
3. Юсупов Р.А. Ҽдҽп башы – тел: Икетеллек шартларында дҿрс сҿйлҽм мҽсьҽлҽлҽре.
Казан: КДПУ, 2000. 218 б.
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН УКЫТКАНДА,
ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ
Галиева З.Г.
МБОУ ―Гимназия № 29, г.Набережные Челны
Укыту процессында яңа педагогик технологиялҽрне куллану - яңа метод һҽм
алымнарны үстерергҽ, яңача эшлҽргҽ ярдҽм итҽ. Без дҽрестҽ ҿйрҽнгҽн теманы җиңел юл
белҽн үзлҽштерҽ торган, белем сыйфатын күтҽрүгҽ файдалы булган технологиялҽрне
кулланырга тырышабыз. Бу мҽкалҽдҽ без татар теле һҽм ҽдҽбияты дҽреслҽребездҽ еш
кулланган берничҽ яңа метод турында язып китҽбез.
Профессор Ҽ. Рҽхимовның "Иҗади үсеш технологиясен" дҽреслҽрдҽ куллану уңай
күренеш. Бу технология ҿч ҿлештҽн тора. Беренчесе - тҿшенчҽнең эчтҽлеген һҽм аңа
билгелҽмҽ бирү буенча эш итү ысулын гомимилҽштерү, икенчесе - укучылар эшчҽнлеген
тҿркемнҽрдҽ оештыру, ҿченчесе модельлҽштерү.
Модельлҽр, схемалар белҽн эш итҽргҽ даими ҿйрҽткҽндҽ, фҽнни сҿйлҽм кыскара,
автоматлаша һҽм фикергҽ ҽверелҽ. Шул рҽвешле, тыштан материальлҽшкҽн чара
укучыларның фикерлҽү чарасы булып хезмҽт итҽ башлый.
Модельлҽштерү дҽреснең аерым бер этабы буларак кертелҽ. Модель тҿзү - иҗади эш.
Аның аша укучылар тҿшенчҽнең үзенчҽлекле билгелҽрен һҽм эчке бҽйлҽнешлҽрен ачалар.
Шул нигездҽ, ул белем алуга кызыксыну уяту чарасы да булып тора.
Модельлҽштерү дҽрестҽ тҿшенчҽ ҿстендҽ эш белҽн нык бҽйлҽнгҽн. Тҿшенчҽ
формалаштыру - дҽреснең мҿһим этабы. Чҿнки тҿшенчҽ -логик фикер йҿртүнең тҿп формасы
булу белҽн бергҽ укучыларда фҽнни белемнҽр булдыруның тҿп чарасы да. Тҿшенчҽ
формалаштыру дигҽн дҽ, аның эченҽ кергҽн мҿһим билгелҽр җыелмасын табу һҽм тҿшенчҽгҽ
кергҽн предметларның күлҽмен ачу күз алдында тотыла. Дҽреслектҽ һҽрбер тема
модельлҽштерелҽ. Мҽсҽлҽн, Боерык фигыль"темасын ҿйрҽнгҽндҽ, модель тҿзү һҽм
тҿшенчҽгҽ билгелҽмҽ бирүне түбҽндҽгечҽ башкарабыз:
1 нче бирем. Боерык фигыльнең моделен тҿзергҽ (тҿркемлҽп һҽм тактада эшлҽү).
2 нче бирем. Модельгҽ таянып, боерык фигыльнең билгелҽмҽсен чыгарырга һҽм бербереңҽ, үз-үзеңҽ ҽйтергҽ.
3 нче бирем. Укучылар тҿзегҽн билгелҽмҽнең дҿреслеген дҽреслектҽ бирелгҽн
билгелҽмҽ белҽн чагыштыру, тулыландыру. Нҽтиҗҽ чыгару.
Боерык фигыль
- боеру, эш кушу, үтенү, телҽк яки киңҽш итүне белдерҽ,
- махсус кушымчасы юк, тышкы яктан фигыль нигезенҽ охшаган,
- II, III зат формасында кулланыла,
- барлыкта һҽм күплектҽ килҽ ала,
44

- үзҽген II зат берлек сан формасы тҽшкил итҽ. Үзбҽя.
хҽзерге
үткҽн
килҽчҽк
барлыкта һҽм юклыкта килҽ ала
сҿйлҽм моментындагы
эшне белдерҽ
сҿйлҽм моментыннан алда
булган эшне белдерҽ
сҿйлҽм моментыннан соң
булачак эшне белдерҽ
ия
хҽбҽр
хҽбҽрне үзенҽ ияртҽ
ия турында хҽбҽр итҽ
сораулары
кем? нҽрсҽ?
нишли? нишлҽгҽн? нишлҽр? ул кем?
ул нинди? ул нҽрсҽ?
Һҽрбер бала дҽрес этабында үзбҽя куя.Тагын берничҽ модель үрнҽге китерҽбез.
Хикҽя фигыль
чынбарлыкта үтҽлҽ яки үтҽлми торган эш-хҽлне белдерҽ,
ҿч заманы бар:
Җҿмлҽ
− фикерне, уйны, телҽкне телдҽн яки язмача белдерү чарасы,
− фикерне оештыра һҽм хҽбҽр итҽ,
− тҽмамланган интонация белҽн укыла,
− баш хҽрефтҽн башлана,
− ахырында нокта, сорау билгес һҽм ҿндҽү билгесе куела. Үзбҽя.
Сорау җҿмлҽ
− сорауны белдерҽ,
− сорау интонациясе белҽн ҽйтелҽ,
− сорауны белдерүче чаралар:
сорау алмашлыклары сорау кисҽкчҽлҽре
сорау интонациясе
− басым сорауны белдергҽн сүзгҽ тҿшҽ. Үзбҽя.
Җҿмлҽнеӊ баш кисҽклҽре
Үзбҽя.
Модельне тҿзү барышында укучы кагыйдҽне ныграк үзлҽштерҽ, хҽтерендҽ ныграк кала,
теманы модельгҽ карап аңлатып бирҽ ала, чҿнки ул аны үзе аңлап эшли. Эш практикасыннан
чыгып, шуны ҽйтҽ алабыз, укучылар бу эшкҽ тиз ҿйрҽнҽлҽр һҽм рҽхҽтлҽнеп башкаралар.
Күргҽнебезчҽ, билгелҽмҽнең тулылыгын анализлаганда, модель укучыларга күзҽтү
материалы аша табылган барлык мҿһим билгелҽрнең кереп бетү-бетмҽвен ачыкларга нык
ярдҽм итҽ. Аннан соң, дҽреслек белҽн чагыштырып, билгелҽмҽ камиллҽштерелҽ һҽм
модельгҽ дҽ ҿстҽмҽлҽр кертелҽ. Иҗади фикерли белү исҽ - иң кыйммҽт бҽялҽнүче сыйфат.
―Иҗадилык – үз шҽхесеңне, фикерлҽвеңне, аң һҽм интеллектыңны даими
камиллҽштерү. Иҗади эшчҽнлектҽ кеше үсҽ, махсус тҽҗрибҽ туплый, үзенең табигый
сҽлҽтен һҽм мҿмкинлеген ача, ихтыяҗын канҽгатьлҽндерҽ. Шул рҽвешчҽ, иҗадилык кеше
тормышын алга илтүче тҿп кҿчкҽ ҽверелҽ‖, - ди ―Иҗат психологиясе‖ дигҽн китабында
Ҽхмҽт Зҽки улы Рҽхимов. Балада мондый үсешне аны шҽхес итеп караганда гына күреп була.
Яңача укыту технологиясенең нигезендҽ нҽкъ шул – укучы һҽм укытучы арасында яңача
45

мҿнҽсҽбҽт тора. Укытучы укучыны үзе белҽн тигез шҽхес итеп карарга тиеш. Дҽрес балага
авырлык китермҽскҽ, киресенчҽ шатлык – бҽхет алып килергҽ, дҽрестҽн бала ниндидер
лҽззҽт, канҽгатьлҽнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерлҽүгҽ омтылган
укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бҽясе, үзенҽ генҽ хас тормыш тҽҗрибҽсе
булган, иҗади сҽлҽткҽ ия шҽхес итеп кабул итҽ ала. Һҽрбер дҽрестҽ модельлҽштерү
кагыйдҽне ныклап үзлҽштерергҽ ярдҽм итҽ.
Мҿстҽкыйль шҽхес тҽрбиялҽүдҽ ҽдҽбият дҽреслҽрендҽ дҽ иң алдынгы позициядҽ тора.
Укучы ҽсҽрне объектив һҽм субъектив бҽялҽргҽ, үз фикерен тҿрле дҽлиллҽр кулланып
расларга, геройларның эш-хҽрҽкҽтлҽренҽ мҿнҽсҽбҽтен белдерергҽ тиеш. Бу күнекмҽлҽр,
нигездҽ, ҽдҽби ҽсҽр һҽм тҿрле текстлар анализлау процессында үстерелҽ.
Креатив укытучы укыту-тҽрбия процессын иҗади оештырырга ярдҽм итүче
инновацион технологиялҽр куллануны алгы планга куя. Шуларның берсенҽ – креатив
фикерлҽү үстерү алымына күзҽтү ясыйк.
Бу технологиянең актуальлеге түбҽндҽгелҽрдҽн гыйбҽрҽт: 1) белем бирүдҽ
формализмнан һҽм авторитар стильдҽн котылу; 2) укучының иҗади потенциалын үстерү
ҿчен шартлар тудыру.
Максатлары: 1) укучыларның интеллектуаль һҽм креатив фикерлҽү сҽлҽтлҽрен үстерү;
2) танып-белү эшчҽнлеген үстерүгҽ юнҽлтелгҽн күнекмҽлҽр булдыру һҽм продуктив иҗат
югарылыгына күтҽрелергҽ ярдҽм итү.
Бурычлары: 1) укучы һҽм укытучы арасында иҗади хезмҽттҽшлек булдыру; укучыны
креатив эшчҽнлеккҽ тарту; 2) белем бирү процессын оптимальлҽштерү, белем алуга уңай
омтылыш (мотивация) булдыру.
Креатив фикерлҽү үстерү алымына корылган дҽрес ҿч этаптан тора: ҿйрҽнелҽ торган
темага кызыксыну уяту → тҿшенү (аңлау) → рефлексия.
Кызыксыну этабына бҽялҽмҽ бирик. Кызыксыну уяту һҽр дҽрестҽ була. Бу ҿйрҽнелҽ
торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнҽрен актуальлҽштерү һҽм
гомумилҽштерү һҽм актив эшчҽнлеккҽ (уку эшчҽнлегенҽ) ныклы кызыксыну уяту ҿчен
кирҽк.
Тҿшенү (аңлау) этабында укучы ҿйрҽнелҽ торган материал буенча яңа мҽгълүмат ала,
тҿшенчҽлҽрне, фактларны аңлап, элегрҽк алган белемнҽрен яңалары белҽн бҽйли,
тулыландыра.
Рефлексия этабында укучы ҿйрҽнгҽннҽрне бербҿтен итеп күзаллый, аңлап
гомумилҽштерҽ, яңа мҽгълүматны тулысынча үзлҽштерҽ, иҗади фикер йҿртҽ һҽм ҿйрҽнелҽ
торган материалга карата аның шҽхси мҿнҽсҽбҽте формалаша.
Креатив фикерлҽү үстерү алымының тҿрле ысуллары бар: ―кҽрзин‖ ысулы, инсерт,
синквейн, ―алты эшлҽпҽ‖ ысулы, дидактик уен, тҿркемнҽрдҽ эш оештыру, терҽк конспект,
паузалар ясап уку.
Бу ысулларның һҽрберсен дҽ бер дҽрестҽ кулланырга кирҽк икҽн дип уйларга ярамый.
Һҽр дҽреснең үз үзенчҽлеге бар, шуңа күрҽ укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап
ала. Шундыйларның берничҽсе белҽн танышып китик.
―Кҽрзин‖ ысулы.
Бу ысул тҿшенчҽлҽрне, фактларны тупларга һҽм алар арасында бҽйлҽнеш тудырырга
ярдҽм итҽ. Иң ҽһҽмиятлесе: ул язма сҿйлҽмне камиллҽштерү һҽм укучыларның парлап һҽм
тҿркемнҽрдҽ эшлҽүлҽрен оештыру мҿмкинлеген бирҽ. 11 сыйныфта Ҽмирхан Еникиның
Матурлык хикҽясен ҿйрҽнгҽндҽ бу ысулны куллану ―матурлык‖ һҽм ―ямьсезлек‖
тҿшенчҽлҽре турында тирҽнтен фикер йҿртергҽ ярдҽм итҽ. Укучыларның бер тҿркеме –
―Матурлык нҽрсҽ ул?‖, икенчесе ―Ямьсезлек нҽрсҽ ул?‖ соравы буенча эшли. Һҽр укучы 1-2
минут эчендҽ кҽгазьдҽ үз фикерен язып куя. Соңыннан парлап, аннан соң тҿркемнҽрдҽ
җаваплар тикшерелҽ, ягъни мҽгълүмат алмашу үткҽрелҽ: һҽр укучы үзе уйлаганны
тҿркемдҽгелҽргҽ сҿйли. Укучыларның дҿрес җаваплары да, дҿрес булмаганнары да кҽрзингҽ
салына. Ике тҿркемнең укучылары бергҽлҽшеп һҽр фикерне тикшерҽлҽр. Балалар үз
фикерлҽрен расларга тырышалар, хаталар тҿзҽтелҽ. Укучылар тҿп нҽтиҗҽне ясыйлар. Эш
46

тҽҗрибҽсе шуны күрсҽтҽ: дҽрес вакытында битараф укучылар булмый, чҿнки һҽр укучыга үз
фикерен яклап чыгыш ясарга туры килҽ.
Бала һҽр дҽрескҽ телҽк белҽн килсен ҿчен, аңарда соклану һҽм канҽгатьлҽнү тойгылары
уятырга, аны файдалы һҽм максатка юнҽлешле эшчҽнлеккҽ сиздерми җҽлеп итҽрлек эш
формалары тҽкъдим итҽргҽ кирҽк.
Шундый эш тҿрлҽренең берсе - синквейн.
Синквейн - француз теленнҽн кергҽн сүз, 5 дигҽнне аңлата.Ул шигъри формада язылган
кыска ҽдҽби ҽсҽр, билгеле план белҽн языла, биш юлдан тора, предметны ачыклый.
―Синквейн язу‖ ысулы.
Бу билгеле бер кагыйдҽлҽргҽ нигезлҽнгҽн иҗади эш формасы. Ул кыска тҿшенчҽлҽр
кулланып, укыган материал буенча нҽтиҗҽ – резюме чыгарырга ярдҽм итҽ. Синквейн
укучыда тҿгҽллек, күзҽтүчҽнлек, игътибарлылык сыйфатлары тҽрбиялҽүдҽ дҽ ҽһҽмиятле чара
булып тора. Бу ысулның кабул ителгҽн кагыйдҽлҽре бар.
Беренче юлга бер сүз языла. Бу – исем, ягъни синквейнның темасы. Икенче юлга ике
сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдҽм итҽ. Ҿченче юлга ҿч фигыль языла. Алар темага
бҽйле эш-хҽрҽкҽтне ачарга булышалар. Дүртенче юлда тулы бер фраза языла. Ул укучының
үз фикере яисҽ берҽр цитата, афоризм булырга мҿмкин. Соңгы бишенче юлда тҿп сүз –
резюме, языла. Ул теманы ачыклый, аңа карата укучының үз мҿнҽсҽбҽтен чагылдыра.
Үткҽрү максатлары:
•сүзлек запасын баета;
• эчтҽлек сҿйлҽүгҽ ҽзерли;
•идеяне билгелҽргҽ ҿйрҽтҽ;
•укучы үзен шагыйрь итеп хис итҽ;
• барлык балалар да башкарып чыга ала.
Бер мисал китерик.
Чҽчҽк. (исем)
Ап-ак, хуш исле. (ике сыйфат)
Аңкып, балкып тора. (ҿч фигыль)
Һҽм үзенҽ тартып тора. (фраза)
Шомырт. (резюме)
Бу мисаллар аша укучыларның иҗади фикер йҿртүен; бирелгҽн теманы ачыклап, аңа
бҽя биреп, нҽтиҗҽ чыгарырга тырышуларын күрергҽ була. Синквейн тел чарлау һҽм зиһенне
үстерерүдҽ ярдҽм итҽ. Ҽдҽбият дҽреслҽрендҽ ҽсҽрлҽргҽ анализ ясаганда бу алым бик кулай.
Синквейн алымы иҗади сҽлҽтлҽрне үстерүгҽ, дҿрес бҽялҽүгҽ, үзаллы карар кабул
итҽргҽ ҿйрҽтҽ. Зур күлҽмле информацияне гомумилҽштерүгҽ, катлаулы мҽсьҽлҽлҽрне
гадилҽштерергҽ булышлык итҽ. Мондый иҗади эш башкару - җиңел, күңелле, файдалы.
Синквейн тҿзү укучыдан уку материалында иң мҿһим элементларны табуны, йомгаклау
ясауны һҽм шуны берничҽ сүз белҽн ҽйтеп бирүне талҽп итҽ. Синквейн алымының ҿстен
яклары:
• Тема буенча лексик материал үзлҽштерелҽ, сүзлек байлыгы арта.
• Грамматик материал кабатлана.
• Эчтҽлекне кыскача сҿйлҽүгҽ ҽзерли.
• Тҽнкыйди фикерлҽүне камиллҽштерҽ.
• Катлаулы информация гомумилҽштерелҽ.
• Укучы үзен шагыйрь итеп хис итҽ.
• Бҿтен укучы да яза ала.
Шулай итеп, креатив фикерлҽү үстерү алымнары баланы мҿстҽкыйль фикерлҽргҽ
ҿйрҽтҽ. Бу технологиянең нигезендҽ стандарт булмаган фикерлҽү, ирекле күзаллау, катлаулы
проблемаларның яңа чишелешен табу һҽм иҗади эшлҽү ята. Бу методика безгҽ ят ҽйбер
түгел, күбесе таныш. М. Мҽхмүтовның ―Проблемалы укыту‖, Ҽ. Рҽхимовның ―Иҗади үсеш
технологиясе‖ укыту алымнарына охшашлыгы да бар. Дҽрестҽ укучы 45 минут буе
47

укытучыны тыңлап утырырга түгел, ҽ актив рҽвештҽ катнашырга тиеш. Баланың психикасы
да, фикерлҽү сҽлҽте дҽ исҽпкҽ алына.
Шулай итеп, дҽресне тҿрлҽндереп, җанландырып җибҽрер ҿчен, яңа алымнар, тҿрле
күрсҽтмҽлелек материал, кызыклы эш формаларын кулланырга кирҽк. Белем бирүдҽ
федераль дҽүлҽт стандарты заманча дҽрес оештыруга үзенең талҽплҽрен куя. Бүгенге дҽрес
тҿзелеше, эчтҽлеге, оештырылуы зур үзгҽрешлҽр кичерҽ. Без бүген дҽреснең, беренче
чиратта, коммуникатив юнҽлешен кҿчҽйтергҽ тиешбез: дҽрестҽ хезмҽттҽшлек мохите
булдыру, эшлекле партнерлар аралашуы, үзара контроль, үзбҽя, тҿркемдҽ үзара ярдҽмлҽшү
кебек гамҽллҽр формалаштыруга игътибар бирергҽ кирҽк. Укучы мҽгълүматны утырып,
тыңлап кабул итүчедҽн бу мҽгълүматны табу, үзлҽштерүдҽ актив катнашучыга, партнерга
ҽйлҽнергҽ тиеш. Уку мҽсьҽлҽлҽрен чишүдҽ тҿрле ысулларда ориентлашырга, уку эшчҽнлеген
оештыруның башка формаларын булдыруга ирешергҽ кирҽк. Яңа алымнар куллану
укытучының оештыру сҽлҽтен үстерүне дҽ талҽп итҽ: бүген укытучы тҿркемдҽ кулланылучы
коллектив эш формалары белҽн идарҽ итҽ белергҽ тиеш. Укытучының роле дҽ үзгҽрҽ: ул –
белем бирүче түгел, ҽ белемне үзлҽштерүдҽ укучылар эшчҽнлеген оештыручы.
Республикабыз мҽктҽплҽре эшчҽнлегендҽ заманча технологиялҽр һҽм инновацион
проектлар куллану замана талҽбе булып тора.
Без яңача фикерлҽүгҽ игътибар бирелгҽн, фҽн, техника ҿлкҽсендҽ ҽледҽн-ҽле яңа
ачышлар ясалган, яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һҽм бүген искечҽ укый да, укыта
да алмыйбыз. Укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Белем бирүдҽ
федераль дҽүлҽт стандартында чагылыш тапкан яңа кыйммҽтлҽргҽ, яңа сыйфатка һҽм яңа
белем нҽтиҗҽлҽренҽ талҽплҽр гомуми белем бирүнең барлык баскычларында укытуның яңа
гамҽллҽрен, аеруча иҗади эшчҽнлеккҽ корылган укыту ысулларын куллануны сорый.
Җҽмгыятьтҽге үзгҽрешлҽрне уңай кабул итү ҿчен, укытучының заман белҽн бергҽ атлап
баруы мҿһим.
Әдәбият исемлеге
1. Рҽхимов Ҽ.З. Иҗат психологиясе. Казан: Мҽгариф, 2006.
2. Бакулина Г. Укучыларның интеллектуаль сҽлҽтлҽрен үстерү. Казан: Мҽгариф, 2001.
3. Федераль дҽүлҽт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һҽм
ҽдҽбияты укытуда яңа технологиялҽр. Яр Чаллы, 2013.
ЯР ЧАЛЛЫ ДӘҮЛӘТ ПЕДАГИКА УНИВЕРСИТЕТЫНЫҢ ФИЛОЛОГИЯ
ФАКУЛЬТЕТЫНДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БЕЛГЕЧЛӘРЕН ӘЗЕРЛӘҮ
Галиуллин Р.Р.
ФГБОУ ВО ―НГПУ‖, г.Набережные Челны, Россия
Җҽмгыятьттҽ барган үзгҽрешлҽргҽ бҽйле рҽвештҽ, мҽгариф системасында да шактый
үзгҽрешлҽр барлыкка килде. Бүгенге укытучы укучыларга ҽзер белем бирү белҽн
шҿгыльлҽнмичҽ, белемне укучыларның үзлҽреннҽн таптырту алымнарын күздҽ тотып
эшлҽргҽ, белемнҽрне тормышта куллана белергҽ ҿйрҽтергҽ тиеш. Шул очракта гына безнең
укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мҽдҽни үсешкҽ ирешкҽн, үз фикере
булган һҽм җҽмгыятькҽ файдалы компетентлы шҽхеслҽр булачаклар [3], [4].
Федераль белем бирү стандартлары буенча белем бирү процессында җҽмгыять ҿчен
тҿрле яклап үскҽн, интеграль шҽхеслҽр тҽрбиялҽү күздҽ тотыла. Мҽктҽп укучылары ия
булырга тиеш булган тҿп компетенциялҽрне күрсҽтте. Алар: танып-белү компетенциясе,
социаль, ҽхлакый, коммуникатив һҽм информацион һ.б. компетенциялҽр.
Ҽлеге компетенциялҽрне укучыда формалаштыру ҿчен, укытучы үзе шул талҽплҽргҽ
җавап бирергҽ тиеш.
48

Татар теле һҽм ҽдҽбияты укытучыларының ҿстендҽ бу йҿк икелҽтҽ катлаулы, чҿнки
татар телчелҽре ҿстендҽ ҽле туган телне саклау, аны үстере, аңа мҽхҽббҽт тҽрбиялҽү, туган
илгҽ, тарихыбызга, мҽдҽниятебезгҽ ихтирам, горурлык хисен тҽрбиялҽү дҽ ҿстҽлҽ.
Безның югару уку йортында ҽзерлҽнүче кадрлар бу талҽплҽргҽ, бу компетенциялҽргҽ
җавап бирҽлҽр дип саныйбыз. 90-нчы елларда Чулман арты территориясендҽ татар теле һҽм
ҽдҽбият укытучыларына туган кискен ихтыяҗ проблемасын университет (ул вакытта
институт) хҽл итте. Бүгенге кҿндҽ бу тҿбҽктҽ (Татарстан республикасының кҿньяк
кҿнчыгышында) ЧДПУның филология факультетын тҽмамлаган укытучылар һҽр районда
бар (хҽтта Яшел үзҽн районында эшлҽүчелҽр дҽ бар).
Университетыбызда булачак татар теле укытучыларын ҽзерлҽүнең ҿч юнҽлешен аерып
чыгарырга мҿмкин.
1. Уку-укытуны оештыру юнҽлеше.
Татар теле һҽм ҽдҽбияты укытучыларын ҽзерлҽү ҿчен тҿзелгҽн белем бирү
программалары укытучының профессиональ эшчҽнлеген истҽ тотып, югары уку йортлары
ҿчен тҿзелгҽн федераль белем бирү стандартларының компетенциялҽренҽ нигезлҽнеп
тҿзелгҽннҽр.
Ҽлеге компетенция тулырак ачылсын ҿчен уку программалары үзгҽртелде. 2012 елдан
башлап татар теле бүлегендҽ ике профильле бакалавриат гамҽлгҽ ашырыла. Алар
түбҽндҽгелҽр:
1. Туган тел һҽм ҽдҽбият, рус теле белгечлеге
2. Туган тел һҽм ҽдҽбият, чит тел (инглиз теле) белгечлеге.
Бирегҽ беренче чиратта уку планнарындагы үзгҽрешлҽрне аерып чыгарырга кирҽк. Уку
планнары, укыту барышы практикага оериентлашкан характерда тҿзелде. Планнар модуль
принцибыннан чыгып тҿзелгҽн. Укытучыны ҽзерлҽү – ул, ҽлбҽттҽ, беренче чиратта
педагогика-психология асылларын яхшы белү. Бу педагогик модульдҽ педагогика фҽненең
тҿрле ҿлкҽлҽренҽ, мҽктҽп эшчҽнлеге бҽйле белҽн булган фҽннҽр керҽ [2].
Бу модульдан тыш методика модуле да бар. Ягъни, студенлар татар теле һҽм
ҽдҽбиятының индивидуаль метод-алымнары белҽн якыннан танышалар. Шулай ук булачак
телчелҽр ҿчен тел һҽм ҽдҽбияттан аерым ике модуль тҿзелгҽн. Бу модульлҽрдҽ академик
филологик белемнҽр мҽктҽп программасының үзенчҽлеклҽрен истҽ тотып тҿзелеп укытыла.
Алдагы елларда ―Татар теле һҽм ҽдҽбиятын укыту методикасы‖ фҽне милли
мҽктҽплҽрдҽ, татар телле балаларга туган телне һҽм ҽдҽбиятны укытуны күздҽ тотып
бирелде. Урыс телле балалар белҽн эшлҽү дҽ филологик белемне бирүгҽ корылды.
Бакалавриат кысаларында исҽ без бу принциптан баш тарттык. Ҽлбҽттҽ, милли мҽктҽплҽрне
күздҽ тотып, ФДБСны истҽ тотып методика фҽне бирелҽ.
Татарстан министрлыгы тарафыннан урыс аудиториясенҽ татар телен укыту аеруча
игътибарга алынырга тиеш дип кат-кат ҽйтелде. Татарстан республикасының мҽгариф,
мҽдҽният, фҽн һҽм милли эшлҽр комитеты утырышында да, Лаештагы август киңҽшмҽсендҽ
дҽ бу фикер ҽйтелде. Бу юнҽлештҽ эш биш ел элек гамҽлгҽ кертелде. Яңа уку планнарын
тҿзегҽндҽ, ―Рус телле балаларга татар телен һҽм ҽдҽбиятын ҿйрҽтү методикасы‖ фҽне
кертелде. Бу фҽн кысаларында без студенларыбызга коммуникатив технологиягҽ таянып, рус
телле укучыларга татар телен укыту серлҽрен ҿйрҽтҽбез. Бу методика отышлырак булсын
ҿчен уку планында ―Рус һҽм татар теллҽренең чагыштырмача грамматикасы‖,
―Чагыштырмача тел белеме‖ кебек фҽннҽр кертелде. Ҽйткҽнебезчҽ, ике профильле булгач,
студенлар чит телнең, яки чит телле аудиториядҽ рус телен укыту методикасы белҽн дҽ
танышалар. Бу методикаларның асылларын студентлар татар телен укытканда да куллана
алалар (ягъни рус телле балаларга татар телен чит тел итеп ҿйрҽтҽлҽр).
Яңа уку планнарында практикага ҿстенлек бирелгҽн. Хҽзерге вакытта практикага 1400
сҽгатьтҽн артык вакыт бирелҽ. Практика вакытында бу студентлар шулай ук ике профиль
буенча да практика узалар, ягъни татар теле һҽм ҽдҽбиятыннан да, рус теленнҽн, инглиз
теленнҽн дҽ белем бирү оешмаларында дҽрес бирҽлҽр. Тел фҽннҽрен укытканда алар һҽм
татар, һҽм чит тел укыту методикаларын катнаштырып кулланалар.
49

Һҿнҽри практиканы студентлар Чаллы шҽһҽренең мҽктҽплҽрендҽ узалар. Алар практика
барышында милли мҽктҽплҽргҽ генҽ җибҽрелмилҽр, ҽ гомуми белем бирүче мҽктҽплҽрдҽ дҽ
укытып карыйлар (һҽм татар, һҽм урыс тҿркемнҽрендҽ). Шуны да ҽйтергҽ кирҽк, педагогик
практикага студетларыбыз беренче курстан ук чыга башлыйлар (бу уку, һҿнҽри (педагогик,
диплом алды) һ.б.). 5 ел уку дҽвамында студентларның һҽр уку елында практикага чыгуы
карала.
Практика тагын да файдалырак, отышлырак, нҽтиҗҽлерҽк үтсен ҿчен студентлар
практикадагы зачет дҽреслҽрне видеога тҿшереп методистлар белҽн анализлыйлар, бу
аларны килҽсе серификациялҽүгҽ ҽзерлекнең бер этабы булып та тора.
Беренде уку елындагы практикада студентлар беренчел һҿнҽри күнекмҽлҽр алсалар,
алдагы елларында үзлҽрен сыйныф укытучысы, җҽйге лагерьдҽ тҽрбияче, укытучыпредметник вызыйфаларын башкаралар. Укуның соңгы елында диплом алды практикасы
үткҽрелҽ. Бу практика барышында студентлар үзлҽренең чыгарылыш квалификация эшлҽре
ҿчен материал туплап, аларның апробациясен үткҽрҽлҽр. Апробация нҽтиҗҽлҽре ЧКЭ
практик ҿлешенҽ керҽ.
Шул ук практик якны кҿчҽйтер ҿчен, мҽктҽп-югары уку йорты бҽйлҽнешен ныгытыр
ҿчен, тҽҗрибҽ белҽн уртаклашыр ҿчен мҽктҽплҽрнең алдынгы укытучылары, һҿнҽри
осталыкны күтҽрү факультетында эшлҽүче педагоглар, методистлар, дҽреслеклҽр авторлары
студенларга лекциялҽр укып, практик дҽреслҽр бирҽлҽр (Хайдарова Р.З., Сафина З.М.,
Багаветдинова Д.В., Исхакова Р.М. һ.б.).
Шукай ук ЧКЭ язуда да үзгҽрешлҽр булды. Элекеге ЧКЭлҽр бары тик филологик
юнҽлештҽ булсалар, бары тик 10% гына педагогика, психология, методикага бирелгҽн булса,
бүгенке кҿндҽ 100% ЧКЭ дҽ практик юнҽлештҽ, ягъни методик аспекттан чыгып язылалар.
2. Фҽнни-методик юнҽлеш.
Булачак татар теле һҽм ҽдҽбияты укытучыларын ҽзерлҽүдҽ педагогика, филология
фҽннҽренең казанышлары зур роль уйный.
Кафедра укытучылары тарафыннан уку планына кергҽн фҽннҽрдҽн методик ҽсбаплар,
китаплар язу каралган (Ирисов, Шарипов, Галиуллин). Шулай ук ел саен кафедра
укытучылары вуз, республика, Рҽсҽй, халыкара конференциялҽрендҽ катнашалар [1].
Студентларны фҽн эшенҽ җҽлеп итү процессы актив алып барыла. Студентларыбыз
беренче курстан башлап, университет, республика, Рҽсҽй күлҽмендҽ уздырыла торган
студентлар, яшь галимнҽр ҿчен үткҽрелгҽн конференциялҽрдҽ катнашалар, практика, мҽктҽп
эшчҽнлеге, методика фҽне белҽн турыдан-туры бҽйле булган курс эшлҽре, ЧКЭ язалар. Бу
шулай ук уку планнарының практик характерда булуы белҽн бҽйле, чҿнки булачак
укытучылар мҽктҽп укучыларын проект эшчҽнлегенҽ җҽлеп итҽргҽ тиеш булачаклар. Үзлҽре
фҽнни эшнең үзенчҽлегенҽ тҿшенгҽн студенлар, һичшиксез моны булдырачак.
3. Тҽрбия эшчҽнлеге
Укыту эшчҽнлеге белҽн турыдан – туры бҽйле булмаган эшчҽнлек турында да ҽйтеп
узарга кирҽк дип саныйбыз.
Факультетта ―Асылъяр‖ татар җыр ансамбле эшлҽп килҽ. Ансабль составына бары тик
филология факультеты кызлары гына түгел, ҽ башка факультет студентлары да йҿри. Бу
түгҽрҽк аша булачак студентлар җыр, сҽхнҽ серлҽренҽ тҿшенҽлҽр, милли җырларны
ҿйрҽнҽлҽр. Шулай ук соңгы елларда тҿрле авторларның пьесаларын сҽхнҽлҽштерү дҽ гадҽткҽ
кереп китте. Ел саен һҽр тҿркем аерым драматургның пьесасын сҽхнҽгҽ куя. Хҽтта пьесалар
белҽн башка шҽһҽрлҽргҽ барганнары бар. Яшь язучыларны, шагыйрьлҽрне берлҽштерүче
түгҽрҽк тҽ эшлҽп килҽ. Түгҽрҽк эшчҽнлегенең нҽтиҗҽсе итеп ―Тамчы тама тама‖ исемле
җыентык дҿнья күрде. Бу эшчҽнлекнең барысы да студентларыбызны алдагы педагогик
эшчҽнлеккҽ ҽзерлҽүнең бер ҿлеше итеп карарга кирҽк, чҿнки ФДБС нигезендҽ дҽрестҽн тыш
эшчҽнлеккҽ зур игътибар бирелҽ. Биредҽ исҽ алар практика рҽвешенҽ бу эшчҽнлек белҽн
якыннан танышалар.
Уку-укыту, тҽрбия, дҽрестҽн тыш эшчҽнлек нҽтиҗҽлҽре итеп студентларыбызның
уңышлары турында да сҿйлҽп китҽсе килҽ:
50
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
