Добавил:
ivanov666
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз:
Предмет:
Файл:Актуальные проблемы национального образования. Учебно-методическое пособие
.pdf
мониторинга работы педагогов (если педагог владеет технологией проектной,
исследовательской деятельности, а у него нет участников научно-исследовательских
конференций – это проблема, требующая своего решения). Она разработана и принята
методическим советом корпуса, разработан внутренний мониторинг оценки качества
педагогической деятельности.
В этом учебном году был сделан большой акцент на организацию индивидуальной
работы с учащимися. Мониторинг качества знаний по предмету проводится на основании
контрольных работ. Педагог отслеживает результаты каждого ученика, видит рост или
отставание, исходя из чего выстраивает индивидуальную работу с каждым: со
слабоуспевающим, работает над пробелами в знаниях, эта работа отражается в журнале, с
высоко мотивированными учащимися над развитием познавательных интересов.
Составлено расписание этих занятий, они включены в распорядок дня.
Таким образом, создаются условия для профессионального роста учителя, для
повышения его квалификации, и как следствие – для повышения качества обучения
иностранному языку.
ФДББС ШАРТЛАРЫНДА УКУ-УКЫТУ ЭШЧӘНЛЕГЕ
Якупова В.Б.
Түбҽн Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«29 нчы гомуми урта белем бирү мҽктҽбе»
―Мҽктҽптҽ ни-нҽрсҽ укылса да, тормышында бернигҽ ярарлык нҽрсҽ булсын‖ - дигҽн
Гаяз Исхакый. Ҽдип бу сүзлҽрне моннан йҿз ел элек ҽйткҽн. Зур яңалык дип кабул ителгҽн
ФДББС шартларының тормыш-яшҽешкҽ яраклаштырып укыту асылы - буыннан-буынга
күчеп килгҽн мҽгърифҽтле талҽплҽрнең берсе. ФГОС шартларын ҿйрҽнеп, эшлҽп карап,
тҽкъдим ителгҽн эшчҽнлек тҿрлҽрен практикада сынап, гамҽлгҽ кертҽ барырга күнегеп
килҽбез. Яңа талҽплҽр укытучыдан заманча эшлҽү һҽм иҗади фикерлҽүне сорый. Талҽп
белем алучы баланың килҽчҽге белҽн бҽйле: дҽрестҽ алган белемен укучы тормышта
үзлегеннҽн файдалана белергҽ тиеш.
Татар теле һҽм ҽдҽбияты дҽреслҽрендҽ универсаль уку гамҽллҽре кысаларында даими
эшлҽтҽ торган үзебезнең алымнарыбыз бар.
Уку мҽсьҽлҽсен кую процессы укытучы тарафыннан нык уйланып планлаштырган
эшлҽрдҽн тора. Без грамматик материалны ҿйрҽнү дҽреслҽре ҿчен уку мҽсьҽлҽлҽрен
чагыштырма эшчҽнлек ярдҽмендҽ ачыклау эшен оештырабыз. Тактикасы гади: бала ике
тҿрле эчтҽлекне чагыштыра, аермасын таба, шуңа нигезлҽнеп, нҽрсҽ ҿйрҽнҽчҽген аерып
күрсҽтҽ. Мисалга, сыйфатларны ҿйрҽнгҽндҽ шигырь юллары кулланып, укучыларга матур
телҽклҽр телҽнде. Ул юлларны дҽфтҽргҽ яздылар: Уңышлы булсын барысы, Һҽрбер кҿн
ямьле булсын, Эшлҽгҽн эшлҽр - сыйфатлы, Белемнҽр - ныклы булсын! Сыйфатның артыклык
дҽрҽҗҽсен ҿйрҽнү дҽресе башында ҽлеге шигырь үзгҽртеп бирелде. Шигырьдҽге сыйфатлар
артыклык дҽрҽҗҽсендҽ кулланылды, укучыларга чагыштыру мҿмкинлеге тудырылды:
Уңышлырак булсын алдагысы, һҽр яңа кҿн узсын ямьлерҽк, Эшлҽгҽн эш булсын
сыйфатлырак, Белемегез булсын ныграк! Шул чагыштыруга нигезлҽнеп, уку мҽсьҽлҽлҽре
куелды. Чагыштыру эшлҽрендҽ презентация слайдлары ярдҽмгҽ килҽ. Ике тҿрле вариант
янҽшҽ торганда, укучының чагыштыру активлыгы арта. Уку мҽсьҽлҽсе куелышы эффектлы
күзаллана.
Укучыларга грамматик материалны яхшы белү максаты куябыз. Бу эштҽ
модельлҽштерү ысулыннан файдаланабыз. 5 нче сыйныфтан грамматик кагыйдҽлҽрне
модельлҽргҽ салып ҿйрҽнҽ башлыйбыз. 5-6 нчы сыйныфлардагы модельлҽребез бик гади
булса, 8-9нчы сыйныфларда тҿзегҽн модельлҽр катлаулы грамматик күренешлҽрне дҽ үз
эченҽ ала. Модельлҽштерү барышында теоретик белемнҽр тҽртипкҽ салынып,
31

автоматлаштыру дҽрҽҗҽсенҽ җиткерелҽ, шуның белҽн бергҽ иҗади эшлҽү һҽм актив булу да
сорала. Модельлҽштерү эшен тҿркемнҽрдҽ дҽ, мҿстҽкыйль дҽ, фронталь эш итеп тҽ
оештырырга мҿмкин. Дҽреснең уку мҽсьҽлҽлҽрен чишү этабында яңа тема белҽн бҽйле
модельлҽр тҿзелҽ. Ҽ кабатлау-ныгыту дҽреслҽрендҽ модельлҽштерүне рефлексия фрагменты
итеп тҽ кулланабыз. Мисалга, сыйфатлар ҿйрҽнүнең икенче дҽресенең рефлексия ҿлешендҽге
традицион нҽрсҽ эшлҽргҽ тиеш идек? ничек эшлҽдек? нинди нҽтиҗҽ ясадык? дигҽн
сорауларның ҿченчесенҽ җавап биргҽндҽ модельлҽштерү дҽ ҿстҽлҽ.
Белемнҽрне бҽялҽүне, нигездҽ, активлык һҽм мотивацияне күтҽрү максатыннан
файдаланабыз. Урта сыйныфтан үткҽрелгҽн системалы эш тҿрлҽре укучыда үзбҽягҽ
омтылыш, кызыксыну уята. Балалар һҽр эшчҽнлеклҽренҽ бҽя куялар. Ҽмма без аларга
бҽялҽрне тҿсле карандашлар белҽн куярга кушабыз. Ул тҿслҽр ―бишле‖не кызыл, ҿчлене
яшел белҽн куюга кайтып калмый. Тҿслҽр баланың шҽхси фикерен, тирҽ-юньгҽ, дҽрестҽге
эшчҽнлеккҽ психологик реакциясен белдерҽ. Тҿслҽр бала халҽтен күрсҽтүче искиткеч кызык
чара. Шуны искҽртү мҿһим, бу үзлекне даими эшлҽү нҽтиҗҽсендҽ генҽ тоемлый башлыйбыз.
Мисалга, Азалия беркайчан да бишле билгесен кызыл тҿс белҽн куймый. Кызыл аның ҿчен
агрессия билгесе, ул аны кулланмый. Аның бишлелҽре алсу да, күгелҗем дҽ, шҽмҽхҽ дҽ
булырга мҿмкин. Альфред ябык характердагы бала, аңа кҿрҽн тҿслҽр ошый. Ул сары тҿсне
яратмый. Шулай да ул, кайбер чакта, үзенең ―ҿчле‖лҽрен зур итеп, сарыга буяп куя. Бу
балага ни дҽ булса ошамаган, дигҽн сүз дип кабул итҽбез. Тагын бер мисал. Риназның
характеры һҽм тирҽ-юньне кабул итүе шулкадҽр җиңел: ул, теге я бу мҽсьҽлҽгҽ тҿшенеп
бетмҽсҽ дҽ, белмҽсҽ дҽ, үзен белҽм дип саный. Баланың үзбҽясе дҽ адекват булмый. Бу бала
телҽсҽ кайчан, телҽсҽ нинди тҿстҽн файдалана. Андый укучылар да бар.
Югары сыйныфларда үзбҽя критерийлары үзгҽрҽ. Үзбҽя эшен оештыру формалары да
башкачарак кирҽк. Эшчҽнлек таблицасы еш кулланыла. Укучылар дҽрестҽге эш тҿрлҽрендҽ
катнашуларына үзбҽя таблицасын тутыралар. Укучылардан адекват бҽя талҽп ителҽ. Дҽрес
презентациялҽрен ҽзерлҽгҽндҽ ―Үз эшчҽнлегеңне адекват бҽяли белү – ҽхлаклылык
күрсҽткече‖ дигҽн шигарьне кулланабыз. Үзбҽя минутларында экранда менҽ шул киңҽш
урын ала. Үзбҽягҽ карата укучыларның реакциясе тҿрле. Кемдер бу эшкҽ ―дежур бирем‖
итеп кенҽ карый. Мондый хҽл гадҽткҽ кермҽсен ҿчен, үзбҽянең тҿрле формаларын уйлап
табарга туры килде. Шҽхсҽн, үзебезгҽ гамҽли дҽрес планнарыннан, ачык дҽреслҽрдҽн үзбҽяне
оештыру алымнарын ҿйрҽнергҽ туры килде. Гел бертҿрле генҽ үзбҽя формасы кулланганда,
укучылар тиз туялар. Тҿрле формаларны тупладык. Аларны дҽреслҽрдҽ сынап карадык.
Нҽтиҗҽдҽ, үзбҽя эшен күп бала җаваплы кабул итҽ башлады. Үзбҽя кую кешенең үз
эшчҽнлегенҽ нҽтиҗҽ ясап, үзе турында, нҽрсҽ эшлҽгҽне, ничек эшлҽгҽне хакында аналитик
фикерен булдыра. Канҽгатьлҽнү яки, канҽгать калмау кебек хислҽрне кичерергҽ ҿйрҽтҽ. Үз
чиратында бу гамҽллҽр килҽсе дҽреслҽрдҽ эшчҽнлекне активлаштырырга этҽргеч бирҽ,
мотивациягҽ ҽверелҽ.
ФДББС никадҽр генҽ яңа тҿшенчҽ булмасын, аның нигезен, уку-укыту процессы
эчтҽлеген классик педагогика принциплары тҽшкил итҽ. Уку-укыту барышының мҿһим
берничҽ шарты безнең ҿчен педагогик кагыйдҽгҽ ҽйлҽнгҽн тҿшенчҽлҽр. Укыту эшемне
системалылыктан башка күз алдына китереп булмый. Башлангычтан урта мҽктҽпкҽ килгҽн
бишенче сыйныф укучысын татар теле һҽм ҽдҽбияты дҽреслҽре тҽшкил иткҽн уку
процессына күнектерү ҿчен зур хезмҽт куела. Грамматик материал башлангыч сыйныфта
алган эш тҽҗрибҽсенҽ нигезлҽнеп укытуга корылса да, катлаулана бара. Шуның белҽн бергҽ,
дҽрес этаплары тҽртибенҽ күнектерҽ башлыйбыз. Мисалга, модельлҽштерү кысаларында күп
күнегүлҽр башкарыла. Шулай ук, рефлектив ҽңгҽмҽлҽрдҽ дҽ остара баралар. Башлангыч
сыйныфлардан аермалы, фикер йҿртүдҽ грамматик белемнҽрне куллана башлыйлар.
Алтынчы сыйныфка укучылар уку мҽсьҽлҽсе кую үзенчҽлеклҽренҽ тҿшенеп килҽлҽр.
Укучылар белҽн дҽреслҽрдҽ системалы башкарыла торган эш тҿрлҽре тагын да күбҽя.
Модельлҽштерүгҽ олимпиада минутлары ҿстҽлҽ. Олимпиада минутларын планлаштырганда
дүрт сорау ҽзерлибез. Аларның икесе җиңел, икесе шактый уйлап җавап бирүне талҽп итҽ
торган була. Сораулыкларның чыганагы – күп еллар дҽвамында үткҽрелгҽн олимпиада
32

биремнҽреннҽн тупланган махсус папка. Бу эшкҽ исем куйганда, укучыларның барысын да
тел олимпиадалары белҽн кызыксындыру, аларга ҽзерлҽнергҽ омтылыш тудыру максаты
билгелҽдек. Бу эшлҽр бишенче сыйныфтан алып, югары сыйныфларга кадҽр дҽреслҽребездҽ
системалы башкарыла. Олимпиада минутлары ҿчен дҽреснең берничҽ генҽ минуты сарыф
ителсҽ дҽ, нҽтиҗҽле һҽм файдалы булуы тоела. Укучылар күнеккҽн, телҽп эшлилҽр.
Укучыларны олимпиадаларга һҽм бҽйгелҽргҽ сайлап алу эше дҽ дҽрестҽге эшчҽнлек белҽн
тыгыз бҽйле. Түбҽнрҽк сыйныф укучыларының олимпиадаларга катнашу телҽге зур була.
Баланың мҿмкинлеклҽре чиклерҽк булган очракта да, ул телҽкне сүндермҽү бик мҿһим.
ФДББС кабул ителгҽч, дҽрес эшчҽнлегендҽ ҿй эшен ҿч дҽрҽҗҽгҽ бүлеп бирү шактый
катлаулы мҽсьҽлҽ булып килеп басты. Сүз дҽ юк, укытучы ҿчен гаять зур мҽшҽкать, ҽзерлек
һҽм вакыт талҽп итүче дҽрес этабы булып кабул ителде. Баштарак укучылар да сыйныфта
эшлҽгҽн күнегүгҽ охшатып бирелгҽн репродуктив күнегүне генҽ үтҽп килҽлҽр иде.
Системалы эшлҽп, анализ ясау, сыйныфташларының иҗади эшлҽреннҽн файдалы фикерлҽр
яисҽ кызык фрагментларны укып күрсҽтү нҽтиҗҽсендҽ балалар кызыксына башлады, ярым
иҗади, иҗади күнегүлҽр дҽ популярлык алды. Бу тҿр күнегүлҽр баладан да теорияне
практикада куллану, ҿзлексез иҗат һҽм предметка яраткан фҽн буларак җылы караш талҽп
итҽ. Ҿч дҽрҽҗҽдҽге ҿй эшлҽренең конструктив һҽм иҗади тҿрлҽре - фҽнни-гамҽли
конференциялҽргҽ һҽм олимпиадаларга ҽзерлҽнүче балалар ҿчен даими иҗади күнекмҽлҽр
чыганагы. Эшебездҽ без бу мҿмкинлектҽн зур файда күрҽбез.
ФДББС шартларында уку-укыту эшчҽнлегендҽ шартлар үзенчҽлекле. Бу тҽртиптҽ
эшлҽп караган вакыт шуны раслый: тҽҗрибҽле укытучы да күнегелгҽн шаблон буенча гына
эш итҽ алмый. Ҿйрҽнҽ-ҿйрҽнҽ, заманча шартларга яраклашып, укучы мҽнфҽгатен,
коллективның мҿмкинлеклҽрен истҽ тотып оештырылган дҽрес укытучыдан күп хезмҽт
талҽп итҽ. Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генҽ бармый,
ҽлбҽттҽ. Һҽр яңа технологиянең традицион эш алымнары белҽн чагыштырганда, ҿстенлекле
яклары күп була. Шуларны күрҽ белү, нҽтиҗҽле файдалану кирҽк.
33

НОВЫЕ ПОДХОДЫ К ПРЕПОДАВАНИЮ ПРЕДМЕТОВ
ГУМАНИТАРНОГО ЦИКЛА
ГУМАНИТАР ФӘННӘРДӘ ВЕРТУАЛЬ МУЗЕЙ МАТЕРИАЛЛАРЫН КУЛЛАНУ
Абдрахимова Р.Ш.
Татарстан Республикасы Бҿгелмҽ муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү
учреждениесе аерым фҽннҽрне тирҽнтен ҿйрҽнүче 3 нче гомуми урта белем бирү мҽктҽбе
Музей (грек сүзе – музалар храмы). Иң беренче музей 2500 ел элек Египетта барлыкка
килгҽн. Музейда белем алу ҿчен кирҽкле ҽйберлҽр сакланган. Анда студентлар укыган һҽм
яшҽгҽн. Хҽзерге татар теленең анлатмалы сузлегендҽ Музей - сҽнгать ҽсҽрлҽрен, техник,
тарихый, фҽнни-табигый экспонатларны һ.б. җыеп саклый һҽм күргҽзмҽгҽ куеп тота торган
оешма һҽм аның бинасы. Димҽк, музейлар укыту-тҽрбия процессының бер ҿлеше дип ҽйтеп
була. Ҽмма шул ук вакытта булган мҿмкинлеклҽрдҽн файдалана белергҽ дҽ кирҽк. Музей
нинди генҽ заманча җиһазланган, ҽчтҽлекле булса да, укытучы шул материалларны киң
кулланмаса кирҽкле нҽтиҗҽгҽ ирешҽ алмый. Бҿтен мҽктҽплҽрнең дҽ Габдулла Тукай һҽм
башка ҽдиплҽрнең музейларына сҽяхҽт оештырырга мҿмкинчелеклҽре юк. Шул вакытта
ярдҽмгҽ виртуаль музей материаллары, фотоальбомнар, сҽяхҽтнҽмҽлҽр килҽ.
Мҽктҽплҽрдҽ Тукайның ҽдҽби мирасына игътибар зур. Мҽктҽп программасында Тукай
иҗаты, ҽлбҽттҽ, һҽр сыйныфта ҿйрҽнелҽ. Башлангыч сыйныф укучылары алтын тарыгын
урлаткан су анасы, бүрелҽр ҿерен куркытучы хҽйлҽкҽр кҽҗҽ белҽн сарык, Шүрҽле образлары
белҽн таныша. Балаларыбыз бҿек шагыйрь тудырган ҽкиятлҽрне яратып укыйлар, лҽкин
инде, безнең буын балалары кебек, озын бармаклы, мҿгезле шүрҽледҽн дҽ, тарагы ҿчен
малайны куган су анасыннан да курыкмыйлар. Аларны күбрҽк ҽкияти образларның барлыкка
килүе кызыксындыра. Чыннан да, Кырлай урманнарында шүрҽлелҽр бармы? Кабан күле
тҿбендҽ дию пҽрие яшиме? Тукай бу образларны каян алган? Сораулары кызыксындыра.
Алар шул ҽсҽрлҽргҽ иллюстрациялҽр ясыйлар. Шунда укытучы Тукайның ҽдҽби музей
күргҽзмҽсендҽге рҽсемнҽрне күрсҽтҽ, укучыларның иҗаты белҽн чагыштыра, анализ ясый.
Шагыйрьнең иҗатын танытуда музейларның да, мҽктҽп укытучыларының да роле зур.
Мҽсҽлҽн, 5нче сыйныфта аның ―Исемдҽ калганнар‖ын укыганда, укучыны Казан
артындагы Арча тҿбҽгендҽ урнашкан кечкенҽ Апушның туган ягы – Кырлай авылы һҽм шул
авылдагы шагыйрьнең мемориаль музее белҽн таныштыру кирҽк. Укытучыга ярдҽмгҽ
―Кырлайда Тукай музее‖ фотоальбомы, килҽ. Кызыклы экспонатлар белҽн танышу
укучыларга Тукайның шҽхесен аңларга, иҗатына кызыксыну арттырырга ярдҽм итҽ.
Һҽр сыйныфта, Тукайның бай иҗади мирасын укып, балаларыбыз халкыбызның телен,
күркҽм сыйфатларын сакларга, туган илебезнең мҿкатдҽслеген, урман-кырларның, суларның
матурлыгын тоя һҽм кадерли белергҽ ҿйрҽнҽлҽр. Югары сыйныфка күчкҽн саен, укучылар
шагыйрьнең тормыш юлы һҽм иҗаты буенча яңа мҽгълүматлар алып белемнҽрен баеталар.
Тукай дҽреслҽрен кызыклы, мавыктыргыч итүдҽ, укучыга якын килүдҽ дҽ мҽгълүмати
технологиялҽрдҽн файдалану уңай нҽтиҗҽ бирҽ. Беренчедҽн, укучының шҽхси эшчҽнлеген
оештырырга мҿмкинлек арта; икенчедҽн, бергҽлҽп, һҽркайсына үзенчҽ мҿһим булган
мҽгълүматны эзлҽү барышында, укытучының да, укучының да фикерлҽү рҽвеше уңай
үзгҽреш кичерҽ.
Урта сыйныф укучылары ҿчен музей материаллары ярдҽмендҽ вертуаль сҽяхҽтнҽмҽ
оештырырга мҿмкин. Бу чараны дҽрестҽ һҽм түгҽрҽк эшчҽнлегендҽ кулланырга була.
Укучылар үзлҽре экскурсияче ролен үтилҽр, музей рҽсемнҽре ярдҽмендҽ презентациялҽр
ясыйлар, буклетлар чыгаралар. Шулай ук тҿрле викториналар, ҽдҽби кичҽлҽр, шигырь
бҽйрҽмнҽре оештырыла.
Югары сыйныф укучылары Тукай музейлары материалларын кулланып рефератлар
язалар, фҽнни-гамҽли конференциялҽргҽ ҽзерлҽнҽлҽр. 10-11нче сыйныф укучылары белҽн
Тукайның иҗатын ҿйрҽнгҽндҽ проект-дҽреслҽр үткҽрү уңай нҽтиҗҽгҽ китерҽ. Укучылар
34

группаларга бүленеп шагыйрьнең тормышын һҽм иҗатын тҿрле яктан яктырталар.
Мҿстҽкыйль рҽвештҽ шагыйрь турында үзлҽрен кызыксындырган мҽгълүматны алалар.
Барлык укучыларны да дҽреслектҽге материал гына канҽгатьлҽндерми. Шуңа күрҽ дҽ
мҽктҽптҽ Г.Тукай дҽреслҽре кҿтелгҽн нҽтиҗҽлҽр бирсен ҿчен, безгҽ хҽзер шагыйрьнең
тҽрҗемҽи хҽлен, иҗатын ҿйрҽнүне күнегелгҽн метод-алымнар белҽн генҽ түгел, ҽ музей
материалларын киң кулланырга кирҽк дип уйлыйбыз.
Әдәбият исемлеге
1. Сҽяхҽтнамҽ Татарстанда Г. Тукай музейлары, Казан: Заман, 2006.
2. Г. Тукай музейлары сайтлары: mustum.ru, gabdullatukay.ru, g-tukay.
3. tatmuseum.ru.
ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТҮДӘ КРЕАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕ КУЛЛАНУ
Абдрахманова Л. Г.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының ―Г. Баруди исемендҽге 4 нче
номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мҽктҽбе‖ муниципаль бюджет белем бирү
учреждениесе
Хҽзерге мҽгълүмат күп заманда җҽмгыять балаларга да югары талҽплҽр куя. Шул
узлҽштерергҽ кирҽк булган дҽреслҽр арасында татар теле күпчелек укучы балалар ҿчен
приоритетта булмавы сер түгел. Нҽкъ менҽ шундый шартларда балаларга белем бирү ҿчен без,
татар теле укытучылары, дҽреслҽрдҽ яңа тҿрле ысуллар кулланырга тиеш. Безнең ―Татар телен
ҿйрҽтүдҽ креатив технологиялҽрне куллану‖ дигҽн проект эшебез шул максатны күз алдында
тота.
Нҽрсҽ соң ул – креативлык? Инглиз теленнҽн иҗади дип тҽрҗемҽ ителгҽн ҽлеге сүз яңа
идеялҽр булдыруга сҽлҽтле, традицион фикерлҽү схемаларына буйсынмаган дигҽнне аңлата.
Америка психологы Абрахам Маслоу фикеренчҽ, ҽлеге сҽлҽт һҽрбер кешегҽ тумыштан бирелҽ,
лҽкин кешелҽрнең күпчелеге аны тирҽ-як йогынтысы нҽтиҗҽсендҽ югалта. Креатив булу зирҽк
булуны да үз эченҽ ала. Ҽгҽр дҽ син катлаулы ситуациядҽн гадҽти булмаган алымнар ярдҽмендҽ
чыгу юлын таба белҽсең икҽн – димҽк син – креатив. Креатив фикерлҽү – шаблон фикер
йҿртүнең капма-каршысы. Креатив фикер йҿртү аркасында гадҽти булмаган фикерлҽр,
проблемаларның яңача чишелешлҽре ачыла, кызык булмаган, тапталган идеялар, фикерлҽр
читтҽ кала, ҽйберлҽргҽ беренчел караш юкка чыга.
Татар телен ҿйрҽтүдҽ түбҽндҽге креатив технологиялҽр кулланылырга мҿмкин:
тҽнкыйди фикерлҽүне үстерү технологиясе; иҗади үсеш технологиясе, уен технологиясе
(эшлекле, рольле уенннар) һ.б.
Татар теле дҽреслҽрендҽ еш кулланыла торган технология - иҗади үсеш технологиясе.
Тҿрле текстлар, хикҽялҽр белҽн эшлҽү укучыларның иҗади фикерлҽвен үстерергҽ омтылыш
тудыра. Укылган ҽсҽрлҽр буенча ҽңгҽмҽ кору, образларга, вакыйгаларга карата үз фикереңне
ҽйтҽ белү укучының ижади активлыгын һҽм мҿстҽкыйльлеген арттыра, фикерлҽү һҽм танып
белү сҽлҽте үсҽ. Укучының иҗат итү сҽлҽте, күп очракта, дҽрестҽ ачыла. Без тел
дҽреслҽрендҽ сыйныф үзенчҽлегенҽ карап, бҿтенесенҽ бер тҿрле эш яки тҿркемнҽргҽ бүлеп,
һҽркайсына тҿрле эш бирергҽ тырышабыз. Белемнҽрнең нҽтиҗҽлелеге дҽрестҽ оештырылган
эшчҽнлеккҽ дҽ нык бҽйле. Укучыларның катлаулы биремнҽрне тҿркемнҽрдҽ башкарулары,
индивидуаль эшкҽ караганда, югарырак нҽтиҗҽлҽр бирҽ. Тҿркемдҽ эшлҽгҽндҽ йомшак укучы
укытучы ярдҽмен генҽ түгел, ҽ иптҽшлҽренең киңҽшен дҽ тоя. Кҿчле укучы исҽ, киңҽшче һҽм
ярдҽмче ролен башкарганда, үз белемен дҽ активлаштыра, конкретлаштыра, билгеле бер
системага сала. Укучыларның иҗади фикерлҽү сҽлҽтен үстерүдҽ язма эшлҽр үткҽрү ярдҽмгҽ
килҽ. Картина буенча инша, изложение, кечкенҽ күлҽмле хикҽялҽр укучыларның яшь һҽм
белем дҽрҽҗҽсенҽ карап, темасы, биреме ягыннан тҿрле катлаулылыкта була. Гомумҽн, язма
35

эшлҽр башкарганда укучыларның күзаллаулары киңҽйтелҽ, логик фикерлҽү сҽлҽте үстерелҽ.
Бу эшне башкарганда укучы мҿстҽкыйль фикер йҿртҽ, эзлҽнҽ, яңалык таба, нҽтиҗҽ ясый һҽм
дҽрестҽ алган белемнҽрен ныгыта. Дҽреслҽрдҽ эзлекле эш, ҿстҽмҽ биремнҽр бирү, иҗади
биремнҽр башкару укучыларның сҽлҽтен үстерергҽ дҽ булыша. Бу шулай ук укучыларның
белемен тирҽнҽйтҽ, аның сҿйлҽм телен тагын да камиллҽштерҽ, иҗади фикерлҽү
дҽрҽҗҽсенең үсүенҽ йогынты ясый.
Балаларның иҗади мҿмкинлеген үстерергҽ уен эшчҽнлеге дҽ зур ярдҽм итҽ, чҿнки уен
вакытында балалар ҽйберлҽр белҽн ирекле аралашалар, һҽм еш кына барлыкка килгҽн
мҽсьҽлҽлҽрне үзлҽренчҽ, гадҽти булмаганча хҽл итҽлҽр. Иҗади фикерлҽүне үстерергҽ
булыша торган рольле уеннар сҽлҽтне камиллҽштерүдҽ аерым бер урын алып торалар.
Дҽрестҽ һҽм класстан тыш чараларда тҿрле кызыклы күнегүлҽр, интеллектуаль уеннар
үткҽрү иҗади фикерлҽү сҽлҽтен үстерергҽ ярдҽм итҽ. Укучылар түбҽндҽге уеннарда бик
телҽп катнашалар:
1. «Сорау бирү» уены. Сюжетлы картинага карап, балалар сорау бирҽлҽр, аннары
картина буенча хикҽя тҿзилҽр.
2. «Билгесез ҽйбергҽ ачкыч». Укытучының кулына яшеренгҽн ҽйберне белү ҿчен,
балалар сораулар бирҽлҽр.
3. «Охшаш һҽм аермалы яклар». Ике ҽйбернең, мҽсҽлҽн, су һҽм сҿт, самолет һҽм
поездның аермалы һҽм охшаш яклары табыла.
4. «Ялгышучы укытучы». Укытучы яки укучы текстны укыганда хата җибҽрҽ,
укучылар тҿзҽтҽ.
5. «Җҿмлҽлҽр тҿзү». Бер-берсенҽ бҽйлҽнмҽгҽн 3 сүз бирелҽ, укучылар җҿмлҽлҽр
уйлыйлар.
6. «Предметны куллану юллары». Ниндидер предмет исеме ҽйтелҽ, мҽсҽлҽн, китап.
Укучылар аны кайда, ничек кулланырга мҿмкин булуы турында сҿйлилҽр.
7. «Бу фикерне икенче тҿрле ҽйт». Җҿмлҽ ҽйтелҽ, мҽсҽлҽн, «Быел җҽй җылы булыр». Бу
җҿмлҽне, мҽгънҽсен үзгҽртмичҽ, икенче тҿрле ҽйтергҽ кирҽк һ.б.
Ярыш рҽвешендҽге дҽреслҽр (интеллектуаль турнир, дҽрес-викторина, уйлап табучылар
конкурсы) уңышлы һҽм кызыклы үтҽ. Ребус, башваткыч, кроссворд тҿзү дҽ теманы яхшы
үзлҽштерергҽ, балаларның эзлҽнүчҽнлеклҽрен үстерергҽ ярдҽм итҽ.
Тҽнкыйди фикерлҽүне үстерү технологиясенҽ корылган дҽрес ҿч этаптан тора: чакыру
(ҿйрҽнелҽ торган темага кызыксыну уяту) → тҿшенү (аңлау) → рефлексия. Кызыксыну
этабына бҽялҽмҽ бирик. Кызыксыну уяту һҽр дҽрестҽ була. Бу ҿйрҽнелҽ торган тема яки
проблема буенча укучының элекке белемнҽрен актуальлҽштерү һҽм гомумилҽштерү һҽм
актив эшчҽнлеккҽ (уку эшчҽнлегенҽ) ныклы кызыксыну уяту ҿчен кирҽк. Тҿшенү (аңлау)
этабында укучы ҿйрҽнелҽ торган материал буенча яңа мҽгълүмат ала, тҿшенчҽлҽрне,
фактларны аңлап, элегрҽк алган белемнҽрен яңалары белҽн бҽйли, тулыландыра. Рефлексия
этабында укучы ҿйрҽнгҽннҽрне бербҿтен итеп күзаллый, аңлап гомумилҽштерҽ, яңа
мҽгълүматны тулысынча үзлҽштерҽ, иҗади фикер йҿртҽ һҽм ҿйрҽнелҽ торган материалга
карата аның шҽхси мҿнҽсҽбҽте формалаша. Тҽнкыйди фикерлҽүне үстерү технологиясенең
тҿрле алымнары бар: ―кҽрзин‖ ысулы, инсерт, синквейн, ―алты эшлҽпҽ‖ ысулы, кластер,
фишбоун, тҿркемнҽрдҽ эш оештыру, терҽк конспект, паузалар ясап уку.
Креатив фикерлҽү үстерү алымнары баланы мҿстҽкыйль фикерлҽргҽ ҿйрҽтҽ. Бу
технологиянең нигезендҽ стандарт булмаган фикерлҽү, ирекле күзаллау, катлаулы
проблемаларның яңа чишелешен табу һҽм иҗади эшлҽү ята.
Шулай итеп, дҽресне тҿрлҽндереп, җанландырып җибҽрер ҿчен, яңа алымнар, тҿрле
күрсҽтмҽлелек материал, кызыклы эш формаларын кулланырга кирҽк. Туган тел
укытучыларының тҿп максаты - белем сыйфаты белҽн идарҽ итү ҿчен тҿрле юллар һҽм
алымнар кулланып, килҽчҽктҽ илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, саусҽламҽт бала тҽрбиялҽү. Килҽчҽктҽ без үз укучыларыбызны иҗади фикерлҽү сҽлҽтенҽ ия
булган, туган илебезне, туган телебезне яратучы, гореф – гадҽтлҽребезне килҽчҽк буыннарга
36

тапшыра алучы, тормышта үз максатларына ирешүче, креатив фикер йҿртүче шҽхеслҽр итеп
күз алдына китерҽбез.
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ ИҖАДИ АКТИВЛЫГЫН ҮСТЕРҮ
Абрарова А.Р.
Алексеевск муниципаль районы ―Билҽр гомуми белем бирүмҽктҽбе‖ муниципаль
бюджетлы белем учреждениесе
Без яңача фикерлҽүгҽ игътибар бирелгҽн, хезмҽттҽ ҽледҽн-ҽле яңа ачышлар ясала торган
заманда яшибез. Үсеш-үзгҽрешлҽр уку-укыту, тҽрбия процессына да кагыла. ФДБС буенча да
белем бирү процессында җҽмгыять ҿчен тҿрле яклап үскҽн, интеграль шҽхеслҽр тҽрбиялҽү
күздҽ тотыла. Укытучының тҿп максаты - шҽхес тҽрбиялҽү, кечкенҽдҽн үк баланы шҽхес итеп
күрү, аның сҽлҽтен күрҽ белү, аны үстерүгҽ ярдҽм итү, иҗади баскычка күтҽрү. Иҗади
фикерли белү исҽ - телҽсҽ нинди җҽмгыятьтҽ иң кыйммҽт бҽялҽнүче сыйфат. Иҗади
сҽлҽтлелҽр үсеше - миллҽт, ил мактанычы. Рус телендҽ сҿйлҽшүче балаларга мҽктҽптҽ татар
телен ҿйрҽтүнең максаты шул: балага татар теле буенча системалы фҽнни белем бирү, аны
татар телендҽ ирекле аралашырга ҿйрҽтү, аңа татар дҿньясы турында мҽгълүмат җиткерү.
Ҽгҽр укучыларны фҽн белҽн кызыксындырып, белемнҽрне башка ҿлкҽлҽрдҽ дҽ куллана
белергҽ ҿйрҽтҽ алсак, болар ҿстенҽ эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап ҽйтҽ белү,
проблемаларны хҽл итҽ белү сҽлҽте дҽ формалаштыра алсак, без бурычыбыз үтҽлгҽн дип
саный алабыз. Без татар теле hҽм ҽдҽбияты дҽреслҽрендҽ ҿйрҽнгҽн теманы җиңел юл белҽн
үзлҽштерҽ торган, белем сыйфатын күтҽрүгҽ файдалы булган, укучыларның иҗади сҽлҽтен
үстерүгҽ булыша торган эш алымнарын, проблемалы технологиялҽрне кулланырга
тырышабыз.
1. Күрсҽтмҽлелек. Рус телендҽ сҿйлҽшүче балаларга татар теле hҽм ҽдҽбияты укытуда
күрсҽтмҽлелекнең ҽhҽмияте аеруча зур. Ул укучыларга теоретик материалны җиңел hҽм
ныклы, актив, аңлы үзлҽштерергҽ, шуны гамҽлдҽ уңышлы куллана белергҽ ҿйрҽтҽ, аларның
танып-белү активлыкларын үстерергҽ ярдҽм итҽ, яңа белемнҽрне аз вакыт эчендҽ тиз hҽм истҽ
калдырырлык итеп аңлату, кыскасы, дҽреслҽрне нҽтиҗҽле итеп үткҽрү ҿчен дҽ файдасы күп.
Үзебезнең дҽреслҽребездҽ укучыларның сҿйлҽм hҽм язма телен үстерү максаты белҽн тҿрле
эчтҽлекле сюжетлы hҽм предметлы рҽсемнҽр кулланабыз. Алар hҽр сыйныф ҿчен дҽреслек
темалары буенча системага салынган, аерым папкаларга җыелып куелган.
Тел дҽреслҽрендҽ грамматик таблицалардан уңышлы файдаланабыз.
Дҽреснең актуальлҽштерү этабында алгоритмнар кулланабыз. Яңа теманы аңлату
дҽреслҽрендҽ проблемалы сораулар ярдҽмендҽ теманы укучыларның үзлҽреннҽн ―ачтырырга‖
тырышабыз. Шулай итеп, укучыларның моңа кадҽр белгҽн hҽм белергҽ тиеш белемнҽре
арасында каршылык туа. Укучы, яңа материал үзлҽштерү ҿчен үзенең белеме җитҽрлек
булмавына тҿшенҽ hҽм җавап табарга тырыша. Ҿйрҽнҽ торган тҿшенчҽлҽрнең охшаш hҽм
аермалы якларын эзли, чагыштыра, мҿстҽкыйль фикер йҿртҽ. Сорауларга җавап эзлҽгҽндҽ,
укучыларга бер-берсе белҽн фикер алышырга рҿхсҽт ителҽ. Дҿрес hҽм дҿрес булмаган
җаваплар тыңлана. Укучылар проблеманы бергҽлҽп хҽл итҽ. Соңыннан җаваплар схемага
салына. Шушы схемага (модельгҽ) нигезлҽнеп, укучылар кагыйдҽ чыгаралар. Нҽтиҗҽне
китаптагы кагыйдҽ белҽн чагыштыралар, ялгышларны тҿзҽтҽлҽр.
Проблема тудыруның түбҽндҽге алымнарын кулланабыз:
-текст яки диалог тҿзегҽндҽ, ситуацияне конкретлаштыру;
- дҿреслҽү, нигезлҽү максатыннан чыгып, сораулар кую;
-проблемалы максат, бурычлар кую, тел күренешлҽрен чагыштыру, проблемалы
биремнҽр билгелҽү.
2. Компьютер технологиялҽрен куллану. Икетеллелек шартларында шулай ук
информацион компьютер технологиялҽрен куллану татар телен, аның культурасын, татар
37

халкының тарихын ҿйрҽнүдҽ зур мҿмкинлеклҽр ача, читтҽн торып экскурсиялҽрдҽ булу
шартлары тудыра. Бу технологияне куллану укучыларда фҽн белҽн чынлап торып кызыксыну
уята. Компьютерны тҿрле юнҽлешлҽрдҽ кулланабыз:
- дҽрес конспектлары, мҿстҽкыйль һҽм контроль эшлҽр тҿзүдҽ;
- дҿньядагы мҽгариф һҽм фҽн яңалыклары белҽн танышып барырга;
- таблицалар, схемалар тҿзергҽ;
- тестлар ярдҽмендҽ укучыларның белемнҽрен тикшерергҽ;
- күрсҽтмҽ материал ҽзерлҽргҽ.
Татар телен авыр үзлҽштерүче укучыларның да компьютер кулланган дҽреслҽрдҽ
активлашуы күзгҽ күренеп арта. Шулай ук укучыларның үзлҽреннҽн компьютер
презентациялҽре тҿзетү дҽ яхшы нҽтиҗҽлҽр бирҽ. Балаларның укыту процессына шулай кереп
китүе иҗади эшчҽнлеклҽрен үстерүгҽ, укытучы белҽн укучы арасында демократик эш стиле
үсешенҽ ярдҽм итҽ.
3. Уеннар. Татар телен чит тел буларак ҿйрҽтү процессында, уеннар һҽм уен
элементлары куллану ҽһҽмиятле. Дҽреслҽрдҽ урынлы кулланылган уеннар һҽм уен
элементлары укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дҽрес материалына юнҽлтҽ,
иҗади халҽт булдыра, татар теле белҽн кызыксынуны арттыра.
Дҽрестҽ балалар эшлҽп арыгач, аларны ял иттерү максатыннан тҿрле физкультминутлар
уздырабыз. Табышмак, тизҽйткечлҽр, шарадалар, башка мавыктыргыч күнегүлҽр балаларны
уйларга ҿйрҽтҽлҽр.
Аларны дҽрестҽ файдалану авазларны дҿрес ҽйтергҽ ҿйрҽнгҽндҽ дҽ ([җ], [һ], [ң], [w],
[һҽмзҽ] һ.б. авазлар) ярдҽмгҽ килҽ.
Эшебездҽ түбҽндҽге уеннар кулланабыз:
- алфавит белҽн уеннар, фонетик уеннар, лексик уеннар, грамматик уеннар;
- дидактик уеннар, рольле уеннар, интеллектуаль уеннар.
4. Ситуатив күнегүлҽр. Барлык технологиялҽрнең нигезен коммуникатив технология
тҽшкил итҽ, чҿнки кайсы гына технологияне куллансак та, аралашу мохите булдырмыйча, без
аларны гамҽлгҽ ашыра алмыйбыз. Рус телле балаларның татар телен үзлҽштергҽндҽ, беренче
планга сҿйлҽм эшчҽнлегенең барлык тҿрлҽрен дҽ бер-бер артлы формалаштыру һҽм үстерү
чыга. Димҽк, рус телле балаларны, беренчедҽн, татар телен аңларга ҿйрҽтергҽ, икенчедҽн,
үзлҽренең фикерлҽрен татар теле чаралары белҽн ҽйтеп бирҽ белергҽ, ҿченчедҽн,
башкаларның фикерлҽрен аңлап, язма һҽм сҿйлҽм формасында күрсҽтҽ белергҽ тиешлҽр.
Ҽйтеп киткҽн бурычларны укытуда коммуникатив принциплар кулланып кына максатка
ирешеп була. Сҿйлҽшүне үстерү максатыннан, без, дҽреслҽрдҽ ситуатив-тематик күнегүлҽр
тҽкъдим итҽбез. Бу - аралашу ҿчен стимул да. Эшебездҽ Р.З. Хҽйдарова, Л.А.
Гиниятуллинаның ―Рус телендҽ сҿйлҽшүче балаларга татар теленнҽн ситуатив күнегүлҽр
җыентыгы‖ методик кулланмасы яхшы ярдҽмлек булып тора.
5.Сҽлҽтле балалар белҽн эш. Без эшлҽгҽн hҽр сыйныфта сҽлҽтле балалар бар. Алар
белҽн аерым эш алып бару бик нҽтиҗҽле. Сҽлҽтле балалар белҽн эшлҽгҽндҽ, яңа мҽгълүмати
технологиялҽрдҽн файдаланып, аерым эш планы тҿзибез, балаларга иҗади биремнҽр һҽм
мҿстҽкыйль эшлҽү ҿчен күнегүлҽр ҽзерлибез. Бу укучылар белҽн эшлҽү ҿчен, ҽлбҽттҽ,
гамҽлдҽге дҽреслек кенҽ җитми, бик күп ҿстҽмҽ материал талҽп ителҽ. Сҽлҽтле укучылар
белҽн тиешле эш оештыру, билгеле, күп иҗади кҿч сорый, белем бирү эчтҽлеген яңартуны,
укыту методларын камиллҽштерүне, яхшыртуны, эзлҽнүне, һҿнҽри осталыкны үстерүне талҽп
итҽ. Ҽмма тырышлык бушка китми.
6. Класстан тыш эшлҽр. Халкыбызнының мҽдҽниятен, гореф-гадҽтлҽрен, күркҽм
йолаларын, халкыбызның тарихын хҿрмҽт итҽргҽ ҿйрҽтүдҽ класстан тыш эшлҽрнең роле зур.
Үзебезнең эшебездҽ класстан тыш эшлҽрнең тҿрле формаларын кулланабыз:
- тҿрле конференциялҽрдҽ, фестивальлҽрдҽ конкурсларда катнашу;
- татар теле hҽм ҽдҽбияты атналыгы уздыру;
- музейларга эксурсиялҽргҽ бару, татарча спектакльлҽр карау;
38

- тҿрле бҽйрҽмнҽргҽ, татар халкының бҿек шҽхеслҽренең юбилейларына багышлап
класстан тыш чаралар уздыру.
Гомумҽн, югарыда санап кителгҽн эшлҽрнең барысы да безгҽ укучыларны иҗади актив
шҽхес итеп тҽрбиялҽргҽ мҿмкинлек бирҽ. Аларның уңышлары да сҿендерҽ.
МӘКТӘПТӘ ТАТАР ТАРИХЫ: УЙЛАНУЛАР ҺӘМ БОРЧУЛАР ЯКИ ТАТАР
ТАРИХЫ УКЫТУ ТӘҖРИБӘСЕННӘН
Башарова Р.В.
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа им. Г.Г. Гарифуллина с. Ядыгерь»
Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Укучыларга белем һҽм тҽрбия бирү турында сҿйлҽгҽндҽ тҿбҽк компонентларын урап
үтү мҿмкин түгел. Татар халкы һҽм Татарстан тарихын ҿйрҽнү – милли мҽгарифнең нигезен
тҽшкил итҽ. Бүген Россия Федерациясенең тарихи-мҽдҽни стандарты кабул ителде, аның
нигезендҽ, татар халкы тарихын ҿйрҽтү буенча концепция, Татарстан тарихы буенча укытуметодик комплект эшлҽнде. Укыту-методик комплект без күнеккҽн гади кҽгазь дҽреслек кенҽ
түгел, ҽ электрон кушымта, электрон атлас, аерым сайт формасында эшлҽнгҽн. Авторлар
башлангыч мҽктҽптҽн, 5 нче сыйныфтан ук балаларыбызның тҿбҽк тарихы нигезлҽрен
ҿйрҽнүне күздҽ тота. Укучыларның күп ҿлеше интернетта утыра, шуңа күрҽ фҽнни
энциклопедия форматында балаларга тикшеренүлҽр уздыру, дҿрес мҽгълүматтан файдалану
мҿмкинлеге бирелҽ. Ҽйе, татар тарихын укыту ҿчен укыту методик комплекты ҽзер, лҽкин...
90 нчы елларда татар халкы һҽм Татарстан тарихы аерым фҽн булып керсҽ, соңгы
елларда укыту программаларында аларны ҿйрҽнүгҽ сҽгатьлҽр саны кыскартылды һҽм Россия
тарихы кысаларында тҿбҽк компоненты дҽрҽҗҽсендҽ генҽ укытыла башлады. Яңа
стандартларда тҿбҽк, милли тарихлар да ҿйрҽнелергҽ тиеш дип язылган, ҽмма ул мҽҗбүри
куелмаган һҽм аны ҿйрҽнүнең юллары күрсҽтелмҽгҽн. Ҽ бит укучыларга ҽхлак, патриотик,
рухи тҽрбия бирүдҽ, илнең булдыклы гражданы итеп формалаштыруда тҿбҽк
компонентларының, халык традициялҽренең ҽһҽмияте үтҽ зур һҽм мҿһим. Шуның ҿстҽвенҽ,
бердҽм дҽүлҽт имтиханнарында да татар тарихыннан сораулар юк. Ихтыяҗ булмагач,
укучылар да, укытучылар да милли тарихны ҿйрҽнүне икенче планга күчерҽлҽр. Тарих
укытучысы буларак, укыту программаларында ―Татарстан һҽм татар халкы‖ курсының юкка
чыгуына бик борчылабыз. Бу курс бүген һҽр сыйныфта Россия һҽм гомуми тарих хисабына
10 ар сҽгать белҽн чиклҽнҽ. Ҽлегҽ. Бу вакыт эчендҽ, ҽлбҽттҽ, бай мирасы булган татар халкы
тарихын ҿйрҽнеп бетеп булмый. Бу хҽл алга таба да шулай дҽвам итсҽ, Татарстанда татар
тарихын бҿтенлҽй диярлек белмҽгҽн буын тҽрбиялҽнҽчҽк. Укучы манкорт булмасын дисҽк,
үз тарихын белергҽ һҽм аның белҽн горурланырга тиеш. Шуңа күрҽ безгҽ тҿбҽк тарихын
ҿйрҽнгҽндҽ, күбрҽк сыйныфтан тыш чараларга йҿз тотарга кирҽк.
Бу җҽһҽттҽн мҽктҽбебездҽ ―Туган якны ҿйрҽнү‖ түгҽрҽге уңышлы эшлҽп килҽ.
Балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тҽҗрибҽсен ҿйрҽтү, тарихы, гореф-гадҽтлҽре,
йолалары белҽн таныштыру ҿчен мҽктҽп музее зур эш башкара. Туган якны ҿйрҽнү музее
1989 нчы елдан бирле эшли. Музейда Ядегҽр авылының үткҽнен һҽм бүгенгесен
чагылдырган материаллар, дҽһшҽтле сугыш еллары турындагы истҽлеклҽр, мҽктҽпнең
тарихы, уку еллары ыгы-зыгысы белҽн күмелҽ тҿшкҽн тарихи сукмаклар һҽм башка
ядкарьлҽр туплана һҽм бу материаллар елдан-ел баетыла. Шул рҽвешле, укучыларда туган
илгҽ мҽхҽббҽт, халкыбызның үткҽндҽге истҽлеклҽрен хҿрмҽт итү, хҽзерге казанышларына
ихтирам һҽм горурлык хислҽре, милли аң тҽрбиялҽүдҽ, укучыларга патриотик тҽрбия бирүдҽ
мҽктҽп музееның роле зур.
Татар халкының һҽм тҿбҽгебезнең күренекле шҽхеслҽрен барлауда һҽм аларның
тормыш юлын ҿйрҽнүдҽ мҽктҽп, район, тҿбҽкара, республика дҽрҽҗҽсендҽге фҽнни-гамҽли
конференциялҽр бик зур ҽһҽмияткҽ ия. Укучыларыбыз һҽрдаим эзлҽнүлҽр алып баралар һҽм
39

үзлҽренең нҽтиҗҽлҽре белҽн ҽлеге конференциялҽрдҽ уңышлы чыгыш ясыйлар. Шулай итеп,
эзлҽнүлҽр аша, укучылар үзлҽре үк туган тҿбҽк тарихы белҽн кызыксыналар, аны ҿйрҽнҽлҽр.
Мҽктҽбебездҽ ел саен үткҽрелҽ торган тарих атналыгы, гадҽттҽ, Татарстан һҽм җирле
тарихка багышлана. Атналыкта укучылар гаилҽ туграсы, шҽҗҽрҽсе тҿзилҽр. Татар халкы
тарихына багышланган викторина, интеллектуаль уеннар, ярышлар ҽлеге тарих буенча
укучыларның белемнҽрен үстерүгҽ ярдҽм итҽ.
Шул рҽвешле, Татарстанда яшҽүче һҽм эшлҽүче һҽр тарих укытучысының максаты шушы кыска гына вакыт эчендҽ укучыларга татар халкының бай тарихын биреп, үз Ватанын
яратучы һҽм белүче ватанпарвҽр укучы тҽрбиялҽү. Тҽҗрибҽле, тирҽн белемле, миллҽтебез
тарихына һҽм килҽчҽгенҽ битараф булмаган укытучыларыбыз татар тарихын укытуның
үтемле, инде тормышта сыналган ысулларын белҽ. Миллҽтебез язмышы – алар кулында,
безнең кулларда.
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕН УКЫТУДА ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР
- ИҖАДИ ҮСЕШНЕ ТӘЭМИН ИТӘ ТОРГАН ЧАРАЛАР КУЛЛАНУ
Валеева С.В.
М. Вахитов исемендәге 2нче гимназия, Яр Чаллы шәһәре
Хҽзерге заман кешесе мҽгълүмат чолганышында яши һҽм яңа мҽгълүмати
технологиялҽрдҽн башка ул аларны үзлҽштерҽ дҽ, җҽмгыять үсеше ҿчен дҽ файдалана алмый.
Тормышыбызга компьютер һҽм шуның белҽн бергҽ мҽгълүмати технологиялҽр дҽ ныграк
үтеп кереп бара.
Мҽгълүмати технологиялҽр укыту дҽресенең безнең ҽйлҽнҽ-тирҽбездзге чынбарлыкка
бҽйлҽргҽ, шул мохитта шҽхеснең урынын билгелҽргҽ ярдҽм итҽ. Укучыларда фҽнгҽ карата
мҽхҽббҽт тҽрбияли, аны мҽдҽниятле итҽ, һҽрьяклап үстерҽ, шҽхес итеп тҽрбияли. Укытучы
куллана торган гадҽти техник чаралардан аермалы буларак, мҽгълүмати компьютер
технологиялҽре, укучыларга ҽзер белем бирүдҽн тыш, аларның интеллектуаль, иҗади
сҽлҽтен үстерҽ, яңа белемне үзлеклҽреннҽн ала, тҿрле мҽгълүмати чаралар белҽн эш итҽ
белергҽ ҿйрҽтҽ.
Татар теле һҽм ҽдҽбияты дҽреслҽрендҽ информацион технологиялҽр укытучыга нинди
мҿмкинчелеклҽр бирҽ соң?
«Инновация» (яңа, заманча термины ХIХ гасырдан ук кулланылышта йҿри). Фҽнни
ҽдҽбиятта «яңалык» һҽм «инновация» тҿшенчҽлҽре тҿрлечҽ аңлатыла. Яңалык - укыту
процессына караган яңа чара (метод, методика, технология һ.б.). Ҽлеге чараны үзлҽштерү
процессын инновация дип йҿртҽлҽр. Инновацион технологиялҽрне укыту процессында
файдалану - белем бирү сыйфатын күтҽрүдҽ бик нҽтиҗҽле чара ул. Чҿнки алар укуга
кызыксыну тудыра, уку материалын тирҽнрҽк үзлҽштерү телҽге булдыра, укучыларның
иҗади сҽлҽтен үстерү мҿмкинлеген бирҽ. Телҽп башкарылган эш кенҽ истҽ кала, баланың
сҽлҽтен, аңын үстерҽ. Ҽгҽр материалны үзлҽштерү авыр, бертҿрле икҽн, укучының күңеле
суына, телне ҿйрҽнергҽ булган телҽге бҿтенлҽй сүнергҽ дҽ мҿмкин.
Заманча технологиялҽр белҽн эшлҽү, укытучының үз эшенҽ иҗади якын килүен дҽ
талҽп итҽ. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, яки башка рольгҽ кереп.
укыту процессын оештыра.
Инновацион технология эчтҽлеген ачуда эшчҽнлек, ирек, бербҿтен шҽхес, ҿйрҽнүченең
ихтыяҗлары, кызыксыну һҽм башка шундый тҿшенчҽлҽр файдаланыла. Шулай итеп,
инновацион технология тҿп максаты итеп укучының белем алу эшчҽнлеген активлаштыруны
күздҽ тота дип ҽйтү дҿрестер.Элегрҽк укытучы яңа теманы бик матур итеп сҿйли, ҽ укучы
бары гади үзлҽштерүче ролен үти иде: бүген исҽ, укучы яңа теманы үзе эзлҽүче, тикшеренүче
сыйфатында үзлҽштерергҽ тиеш дип карала.
40
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
