
- •3. Г. Шәрәфетдинова, и. Җ. Хөбибулина, ф. В. Хәзрәтова математикага
- •Яшь үзенчәлекләре
- •Балалар бакчасының икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү занятиеләренең үзенчәлекләре
- •Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү буенча перспектив эш планы сентябрь
- •Октябрь
- •Декабрь
- •Гыйнвар
- •Февраль
- •Занятие конспектлары сентябрь
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •3. «Үз өеңне тап» дидактик уены
- •4. Йомгаклау
- •1. Коврографта «Аю һәм куян» әкиятен күрсәтү
- •2. Динамик пауза.«Аю һәм куяннар»уены
- •3. «Аю белән куян эчен бүләкләр» дидактик күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Октябрь
- •1. «Куянкай алмагачлары» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза
- •3. «Гади кубиклардан бизәкләр төзү» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Бер», «күп», «берәү дә юк» төшенчәләрен аеруга уен күнегүе
- •2. Яфраклар белән уен күнегүе
- •3. Йомгаклау
- •1. «Урман аланында» уен күнегүе
- •2. «Урман җәнлекләренә ярдәм итегез» уен күнегүе
- •3. Йомгаклау
- •1. «Шундыйны ук тап» уены
- •2. «Төймәләрне җепкә тезегез» уены
- •3. Йомгаклау
- •1. «Поездда сәяхәт» уены
- •2. Динамик пауза. «Оркестр» уены (бармаклар гимнастикасы)
- •3. «Чәчәкне җый» уены
- •4. Йомгаклау
- •1. «Куан Озынколак белән Аю Камытаякка бант бәйләгез»уен күшегүе
- •2. «Крокодил Гена» җыры астында динамик пауза
- •3. Шарлар белән уен-күнегү
- •4. Йомгаклау
- •1. «Бер-күп» уены
- •2. «Түгәрәк, квадрат» уен күнегүе
- •3. Динамик пауза
- •3. «Бертөрлеме, әллә төрле-төрлеме» уен күнегүе
- •Декабрь
- •1. «Керпеләр чана шуалар» уен күнегүе
- •2. Музыка астында динамик пауза
- •3. «Озынрак-кыскарак» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Җәнлекләр чыршыны шарлар белән бизи» уен күнегүе
- •2. «Кунаклар» ял минуты (бармаклар өчен гимнастика)
- •3. «Чыршыдагы шарлар өчен озын тасмалар сайлагыз» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Йомшаккай белән Актәпи кар бабай ясыйлар» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. » Чүгәлә, кул чап, сикер»уен күнегүе
- •3. » Юлларны чистарту» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Аю Камытаяк белән Куян Озынколакка шарф сай-ларга ярдәм итегез» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастика: «Кошлар»
- •3. «Чыршы ботакларын шарлар белән бизәгез» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Гыйнвар
- •2. Өчпочмаклар белән уен күнегүе
- •3. Машиналар белән уен
- •4. Йомгаклау
- •1. «Сары һәм кызыл кәгазьле конфетлар» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. «Ак калач» уены
- •3. «Киң-тар, киңрәк-таррак, киңлеге буенча бертигез»ен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Февраль
- •2. Динамик пауза. «Куе урманда» (Психогимнастика эле-ментлары кулланып хәрәкәтләр башкару)
- •3. «Төймәләрне җепкә тезегез» уен күнегүе
- •1. «Биек чыршы, тәбәнәк чыршы» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегү
- •3. «Ничә куян булса, шулкадәр керпе» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Куяннарга бүрекләр кигерегез» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Аз хәрәкәтле уен «Куянкай»
- •3. «Биек -тәбәнәк» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр
- •3. «Бу кайчан була?» дидактик уены
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Йомшаккай белән Актәпи паркта йөриләр» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. «Үз өеңне тап» уены
- •3. «Озынлык һәм биеклек буенча чагыштырыгыз» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Куян Озынколак белән уйныйбыз» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр
- •3. «Юллар төзегез» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Йомшаккай музыка уен коралларында уйный» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза «Без шаян куяннар»
- •3. «Зур һәм кечкенә туплар» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Без музыка уен коралларында уйныйбыз» уен күнегүе
- •2. «Бу кайчан була» үстерелешле уены
- •3. Йомгаклау
- •2. Динамик пауза. «Ана каз һәм аның бәбкәләре» уен ситуациясе
- •3. «Ана каз бәбкәләрен ашата» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •2. Динамик пауза. «Парыңны тап» уены
- •3. Геометрик фигуралар белән уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •2. Йомгаклау
- •Икенче кече яшьтәге төркем балаларының математик күзаллауларны үзләштерү дәрәҗәсенәдиагностика үткәрү
- •I. Сан турында белемнәр дәрәҗәсе: бер, күп, берәү дә юк.
- •II. Зурлык эталоннарын һәм аларны куллана белү дәрәҗәсе.
- •III. Форма турындагы күзаллаулары дәрәҗәсе.
- •IV. Пространствода ориентирлашу.
- •Учимся математике
3. Йомгаклау
— Балалар, сезгә тәүлекнең кайсы вакыты ныгырак ошый? — Нигә? — Ә хәзер тәүлек кайсы вакыты? — Без иртәне (көнне, кичне, төнне) нинди төстәге түгәрәк белән билгеләдек? — Сезгә музыка уен коралларын тыңлау ошадымы? — Музыка уен кораллары уйнаганда, сез нинди хисләр кичердегез.
4 нче занятие
Тема. Алда-артта, өстә-аста, сулда-уңда.
Программа эчтәлеге
1. Предметның зурлыгын аерып алырга һәм күрсәтергә, бирелгән билгесе буенча төркемнән бер, күп предметларны ае-рырга өйрәтү. Баланы үзенә карата пространство юнәлешләрен аера белүдә һәм аларны алда-артта, өстә-аста, сулда-уңда сүзләре белән билгеләүдә күнектерү. Аерым предметлардан төркем төзү һәм шул төркемнән бер предметны аерып алу осталыгын камилләштерү.
2. Балаларның күрсәтмә-образлы фикерләүләрен, диалоглы сөйләмен, игътибарын, пространствода ориентирлашуларын, хыял итүләрен, үстерү; уенда рольләрне башкару оста-лыгына өйрәтү, кул моторикасын һәм кул бармакларының вак хәрәкәтләрен, кызыксынуларын, аңлау (төшенү) сәләтен үстерү.
3. Кошларга карата уңай караш, игелекле булу кебек сыйфатлар, яшьтәшләреңә карата уңай мөнәсәбәт, занятиегә кызыксыну тәрбияләү.
Сөйләм өстендә эш
Актив сүзлеккә алда-артта, өстә-аста, сулда-уңда; бер, күп, кыңгырау, шылтырау, шылтырый, шылтырады; зәңгәр, ал; пассив сүзлеккә — ана каз, бәбкәләр, табак, горур, батыр, кайгыртучан сүзләрен кертү.
«Кыңгыраулар алда шылтырый», «Кыңгыраулар артта шылтырый», «Кыңгыраулар уңда шылтырый», «Кыңгыраулар сулда шылтырый», «Кыңгыраулар өстә шылтырый», «Кыңгыраулар аста шылтырый» синтаксик конструкцияләрен зи-һенгә алу һәм кабатлау.
Күрсәтмә дидактик материал
1. Күрсәтү материалы: ана каз һәм бәбкәләре, зур зәңгәр җамаяк (контурлы сурәтләр), коврограф. 2. Тарату материалы: һәр балага өске сызыгында ана каз рәсеме төшерелгән карточка һәм өске сызыгында каз бәбкәләре төшерелгән карточка, һәр балага зур зәңгәр җамаяк, кечкенә ал җамаяклар (контурлы сурәтләр), кыңгыраулар; балалар саны буенча ана каз һәм каз бәбкәләре битлекләре.
Занятиенең структурасы
1. «Ана каз бәбкәләре белән йөри»уен күнегүе. 2. Динамик пауза. «Ана каз бәбкәләре белән» уен ситуациясе. 3. «Ана каз бәбкәләрен ашата» уен күнегүе. 4. Йомгаклау.
Алдан эшләнгән эш
1. Йорт кошлары төшерелгән рәсемнәр карау. 2. Язгы күренешләрне күзәтү. 3. «Йорт кошларының балалары ничек атала» үстерелешле уенын үткәрү.
Занятиедә балаларны оештыру
Занятие уен бүлмәсендә ирекле формада үтә — тәрбияче балалар белән идәндә урнаша, яки балаларны икесе бергә янәшә куелган өстәл артына тезеп утырта, барлык балаларгада яхшы күренерлек итеп үзедә урнаша.
Занятиенең барышы
1. «Ана каз бәбкәләре белән йөри» уен күнегүе — Балалар, урамда нинди ел фасылы? (Яз). Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә? (Кояш ныграк як-тырта, яшел чирәм күренә).— Кошлар да, хайваннар да яз килүенә шатланалар.— Менә бу рәсемгә карагыз әле, нәрсә күрәсез? (Балаларны активлаштыру).— Әйе, балалар, ана каз да бәбкәләре белән урамда йөрергә чыккан.— Әйдәгез бергә әйтик: «Ана каз».— Мин ана каз булырмын (тәрбияче ана каз битлеген кия).— Ничә ана каз бар? (Бер).— Ә сез бәбкәләр булырсыз, (тәрбияче балаларга битлекләр өләшә).— Ничә бәбкә? (Күп).— Ана каз кыңгыраулар сатып алып үзенең бәбкәләренә өләшкән.— Менә ул кыңгыраулар! — Ничә кыңгырау? (Күп). (Тәрбияче кыңгырауларны балаларга өләшә).- Сездә ничәшәр кыңгырау? (Берешәр).— Әйдәгез кыңгырауларның ничек шалтыраганнарын тыңлыйк? — Чың-чың.— Ничек матур шылтырыйлар! — Барыбызда бергә кабатлагыз әле: чың-чың.—Бәбкәләре акыллы һәм уйлый белсеннәр өчен Ана каз аларны математикага өйрәтә.— Менә алар кыңгыраулар шылтыратып уйныйлар.— Балалар, әйдәгез тыңлыйк, кыңгыраулар ничек шылтырый икән? (Балалар кыңгырауларны шылтыраталар).— Ничәтавыш ишеттегез? (Куп).— Ә хәзер барыгызның да кыңгыраулары алда шылтырый.— Афәрин. Кыңгыраулар кайда шылтырадылар? (Алда. Балаларны активлаштыру).— Игътибарлы булыгыз! — Хәзер Алмазның гына кыңгыравы алда шылтырый.— Алмаз, синең кыңгыравың кайда шылтырый? (Алда. Балаларны активлаш-тыру).— Ә хәзер барыгызның да кыңгыраулары артта шылтырый! — Булдырдыгыз! — Кыңгыраулар кайда шылтырады? (Артта. Балаларны активлаштыру).— Кызлар, кыңгырауларны уң кулыгызга алыгыз, кулыгызны сузып кыңгырауларны шылтыратып карагыз.— Кызларның кыңгыраулары кайда шылтырады? (Активлаштыру. Уңда).— Ә хәзер барыгыз да, малайлар да кызлар да кулыгызны уңга сузып кыңгырауларны шылтыратыгыз.— Булдырдыгыз, афәрин! — Кыңгырау кайда шылтырады (Балаларны активлаштыру. Уңда).— Булдырдыгыз! Сезнең барыгызның да кыңгыравы матур итеп чың-чың итә.— Малайлар кыңгырауларны сул кулыгызга алыгыз, кулыгызны сузып кыңгырауларны шылтыратып карагыз.— Малайларның кыңгыраулары кайда шылтырады? (Актив-лаштыру. Сулда).— Ә хәзер барыгызда сул кулларыгызны сузып кыңгырауларны шылтыратыгыз.— Булдырдыгыз! — Кыңгырау кайда шылтырады? (Балаларны активлашты-ру).— Барыгызның да кыңгыраулары сулда шылтырады.— Алсу, кулыңны өскә күтәр һәм кыңгырауны шылтыратып кара.— Алсуның кыңгыравы кайда шылтырады? (Балаларны активлаштыру. Өстә).— Ә хәзер барыгыз да кулларыгызны өскә күтәрегез һәм кыңгырауларны шылтыратыгыз.— Бул-дырдыгыз! — Кыңгырау кайда шылтырады? (Балаларны активлаштыру).— Барыгызның да кыңгыраула-ры өстә шыл-тырады.— Айдар, кулыңны аска төшер һәм шылтыратып кара.— Айдарның кыңгыравы кайда шылтырады? (Аста. Балаларны активлаштыру).— Ә хәзер барыгыз да кулла-рыгызны төшерегез һәм кыңгырауларны шылтыратыгыз.— Булдырдыгыз! — Кыңгырау кайда шылтырады? (Балалар-ны активлаштыру).— Барыгызның да кыңгыраулары аста шылтырады.— Ана каз бәбкәләре белән шөгыльләнеп
алды, бәбкәләренең барлык биремнәрне дә дөрес үтәүләреннән ул бик риза булып калды.— Алар күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.