
- •3. Г. Шәрәфетдинова, и. Җ. Хөбибулина, ф. В. Хәзрәтова математикага
- •Яшь үзенчәлекләре
- •Балалар бакчасының икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү занятиеләренең үзенчәлекләре
- •Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү буенча перспектив эш планы сентябрь
- •Октябрь
- •Декабрь
- •Гыйнвар
- •Февраль
- •Занятие конспектлары сентябрь
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •3. «Үз өеңне тап» дидактик уены
- •4. Йомгаклау
- •1. Коврографта «Аю һәм куян» әкиятен күрсәтү
- •2. Динамик пауза.«Аю һәм куяннар»уены
- •3. «Аю белән куян эчен бүләкләр» дидактик күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Октябрь
- •1. «Куянкай алмагачлары» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза
- •3. «Гади кубиклардан бизәкләр төзү» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Бер», «күп», «берәү дә юк» төшенчәләрен аеруга уен күнегүе
- •2. Яфраклар белән уен күнегүе
- •3. Йомгаклау
- •1. «Урман аланында» уен күнегүе
- •2. «Урман җәнлекләренә ярдәм итегез» уен күнегүе
- •3. Йомгаклау
- •1. «Шундыйны ук тап» уены
- •2. «Төймәләрне җепкә тезегез» уены
- •3. Йомгаклау
- •1. «Поездда сәяхәт» уены
- •2. Динамик пауза. «Оркестр» уены (бармаклар гимнастикасы)
- •3. «Чәчәкне җый» уены
- •4. Йомгаклау
- •1. «Куан Озынколак белән Аю Камытаякка бант бәйләгез»уен күшегүе
- •2. «Крокодил Гена» җыры астында динамик пауза
- •3. Шарлар белән уен-күнегү
- •4. Йомгаклау
- •1. «Бер-күп» уены
- •2. «Түгәрәк, квадрат» уен күнегүе
- •3. Динамик пауза
- •3. «Бертөрлеме, әллә төрле-төрлеме» уен күнегүе
- •Декабрь
- •1. «Керпеләр чана шуалар» уен күнегүе
- •2. Музыка астында динамик пауза
- •3. «Озынрак-кыскарак» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Җәнлекләр чыршыны шарлар белән бизи» уен күнегүе
- •2. «Кунаклар» ял минуты (бармаклар өчен гимнастика)
- •3. «Чыршыдагы шарлар өчен озын тасмалар сайлагыз» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Йомшаккай белән Актәпи кар бабай ясыйлар» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. » Чүгәлә, кул чап, сикер»уен күнегүе
- •3. » Юлларны чистарту» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Аю Камытаяк белән Куян Озынколакка шарф сай-ларга ярдәм итегез» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастика: «Кошлар»
- •3. «Чыршы ботакларын шарлар белән бизәгез» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Гыйнвар
- •2. Өчпочмаклар белән уен күнегүе
- •3. Машиналар белән уен
- •4. Йомгаклау
- •1. «Сары һәм кызыл кәгазьле конфетлар» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. «Ак калач» уены
- •3. «Киң-тар, киңрәк-таррак, киңлеге буенча бертигез»ен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Февраль
- •2. Динамик пауза. «Куе урманда» (Психогимнастика эле-ментлары кулланып хәрәкәтләр башкару)
- •3. «Төймәләрне җепкә тезегез» уен күнегүе
- •1. «Биек чыршы, тәбәнәк чыршы» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегү
- •3. «Ничә куян булса, шулкадәр керпе» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Куяннарга бүрекләр кигерегез» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Аз хәрәкәтле уен «Куянкай»
- •3. «Биек -тәбәнәк» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр
- •3. «Бу кайчан була?» дидактик уены
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Йомшаккай белән Актәпи паркта йөриләр» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. «Үз өеңне тап» уены
- •3. «Озынлык һәм биеклек буенча чагыштырыгыз» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Куян Озынколак белән уйныйбыз» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр
- •3. «Юллар төзегез» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Йомшаккай музыка уен коралларында уйный» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза «Без шаян куяннар»
- •3. «Зур һәм кечкенә туплар» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Без музыка уен коралларында уйныйбыз» уен күнегүе
- •2. «Бу кайчан була» үстерелешле уены
- •3. Йомгаклау
- •2. Динамик пауза. «Ана каз һәм аның бәбкәләре» уен ситуациясе
- •3. «Ана каз бәбкәләрен ашата» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •2. Динамик пауза. «Парыңны тап» уены
- •3. Геометрик фигуралар белән уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •2. Йомгаклау
- •Икенче кече яшьтәге төркем балаларының математик күзаллауларны үзләштерү дәрәҗәсенәдиагностика үткәрү
- •I. Сан турында белемнәр дәрәҗәсе: бер, күп, берәү дә юк.
- •II. Зурлык эталоннарын һәм аларны куллана белү дәрәҗәсе.
- •III. Форма турындагы күзаллаулары дәрәҗәсе.
- •IV. Пространствода ориентирлашу.
- •Учимся математике
Балалар бакчасының икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү занятиеләренең үзенчәлекләре
Программа буенча математика занятиеләре икенче кечеләр төркеменнән башлап үткәрелә. Балалар алдына уку бурычлары куелмый, тәрбияче уйнарга тәкъдим итә. Уеннар, уен алымнары куллану вакытында танып белү эчтәлеге югал-маска тиеш, чөнки математик күзаллаулар формалаштыру бу занятиеләрнең төп максаты булып тора. Занятиеләрнең структурасы бик гади. Беренче вакытларда балалардан шәхси җаваплар таләп ителми, сорауларга кем тели, шул яки барысы бергә җавап бирәләр. Математикага өйрәтүдә бер типтагы күнегүләр зур урын алып тора, ләкин эш алымнары һәм күрсәтмәлелек төрләндереп торыла. Балаларны өйрәтүдә практик методлар (күнегүләр, модельләштерү, элементар тәҗрибәләр) киң кулланыла. Практик методлар белән бергә сүзле (аңлату, иинструкция, җавап үрнәге, сораулар, бәя бирү), күрсәтмә методлар (предметлы, иллюстрацияле, схемалар, геометрик фигуралар) да урын алып тора, алар танып белү эшчәнлеген активлаштыруга булышлык итәләр. Бу төркемнәрдә уен методына караган эмоциональ алымнар киң кулланылырга тиеш. Шуны истә тотып уен методына (сюрпризлы момент, качыру, эзләү, уен күнегүләре, ярыш элементлары); дидактик уенчыклар белән (матрешка-лар, гөмбәләр, төрле һәм бертөрле төстәге боҗралардан торган конуслар) күнегүләр башкаруга, математик эчтәлектәге сюжетлы-дидактик («гаилә»,«кибет», «сәяхәтләр», «кунаклар каршылау» Һ.6.), хәрәкәтле уеннарга («Аю һәм бал кортлары», «Бүре һәм куяннар, «Чыпчыклар һәм автомобиль» һ.б.) өстенлекле урын бирелә. Балаларда беренче математик күзаллаулар формалаштыру уңышлы булсын өчен түбәндәге педагогик шартлар кирәк: а) балалар белән математик күзаллауларны үстерүгә ориентир-лашкан махсус эшчәнлек оештыру; б) балаларның практик эш итүләренә булышлык итә торган төрле төрдәге дидактик мате риаллар куллану; в) балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм ин-дивидуаль якын килү принципларын истә тоту; г) шәхескә ориентирлашкан якын килү; д) өйрәтүдә дифференциацияне һәм интеграцияне яраклаштыру; е) «педагог-балалар», «балалар-балалар»кебек үзара йогынты ясау формаларын куллану; е) балаларның ирешкән уңышларын вакытында билгеләп бару; ә алар, үз чиратында өйрәтү өчен уңай эмоциональ фон тудыралар, белем һәм күнекмәләр үзләштерүгә карата танып белү кызыксынулары барлыкка килүгә булышлык итәләр.
Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү буенча перспектив эш планы сентябрь
1 нче занятие
Тема. Шар, куб.
Программа эчтәлеге
1.Фигураның төсенә, размерына карамыйча шар һәм кубны аерырга һәм атарга өйрәтү.
2. Балаларның күрсәтмә-образлы фикерләвен, сенсор сәләтләрен, предметларны форма буенча чагыштыра белүләрен үстерү.
3. Коллективта шөгыльләнү, сорауларга җавап бирү теләге тәрбияләү.
2 нче занятие
Тема. Зур-кечкенә.
Программа эчтәлеге
1. Балаларда контраст зурлыктагы предметлар турында күзаллау формалаштыру, зур һәм кечкенә сүзләрен куллану; шар һәм кубны аера, атый белүләрен ныгыту.
2. Балаларның күрсәтмә-образлы фикерләвен, сенсор сәләтләрен, әйләнә-тирәдәге предметларны танып белүгә кызыксынуларын үстерү.
3. Әйләнә-тирәгә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.