Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (2 кечкенэлэр торкеме).doc
Скачиваний:
784
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
565.25 Кб
Скачать

4. Йомгаклау

— Бүгенге занятиедә сезнең бик тырыш булуыгыз мине куандырды.— Ә без бүген занятиедә нәрсәләр эшләдегез? -Сез барысын да яхшы итеп башкардыгыз, булдырдыгыз балалар!

3 нче занятие

Тема. Озын-кыска, озынрак-кыскарак.

Программа эчтәлеге

1. Берсе янына икенчесен куеп карау ысулы белән ике предметны озынлыгы буенча чагыштырырга, нәтиҗәләрне озын-кыска, озынрак-кыскарак сүзләре белән белдерергә өйрәтү. Предметның охшаш һәм охшаш булмаган якларын аерып күрсәтә белергә, предметларның санын «бер», «күп», «берешәр», «берәү дә юк» сүзләре белән белдерергә өйрәтүне дәвам итү.

2. Балаларның зиһенгә алуларын, игътибарын, коммуникатив эшчәнлеген үстерү.

3. Әдәплелек, (исәнләшү, ярдәм өчен рәхмәт әйтү), башкаларга ярдәм итәргә теләге, музыкага эмоциональ җавап бирә белүләрен тәрбияләү.

Сөйләм өстендә эш

Зур, кечкенә, озын, кыска, озынрак, кыскарак, озынлык, бертөрле, төрле төстә, күп, бер, берешәр, берәү дә юк сүзләрен актив сүзлеккә кертү.

«Тасмаларның очларын тигезлибез» конструкциясен истә калдыру.

Күрсәтмә дидактик материал

1. Күрсәтү материалы: төрле төстәге һәм озынлыктагы тасмалар — кызыл озын, сары кыска, киңлекләре бертөрле булырга мөмкин; уенчыклар — Йомшаккай, Куян Озынколак, Аю Камытаяк, Крокодил Гена, Чебурашка; магнитофон тасмасына яздырылган «Крокодил Гена җыры».

2. Тарату материалы: пластмассадан яки агачтан ясалган бер зурлыктагы, төрле төстәге (4-5 төс) шарлар; зур булма-ган тартмалар, аларның эчке яклары шар төсенә буялган; ике (дүрт) бүлемтеккә бүленгән.

Занятиенең структурасы

1. «Куян Озынколак белән Аю Камытаякка бант бәйләгез» уен күнегүе. 2. «Крокодил Гена» җырына динамик пауза. 3. Шарлар белән уен-күнегү. 4. Йомгаклау.

Алдан эшләнгән эш

1. Зур һәм кечкенә уенчыклар, күп һәм бер предмет сурәтләнгән картинкалар, рәсемнәр карау.

2. Балалар белән туган кән турында әңгәмә оештыру, туган көн турында җырлар тыңлау.

3. Крокодил Гена һәм Чебурашка турында китаплар карау.

Занятиедо балаларны оештыру

Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар каршына урнаша.

Занятиенең барышы

1. «Куан Озынколак белән Аю Камытаякка бант бәйләгез»уен күшегүе

— Балалар, сезнең һәрберегез елга бер тапкыр туган көнен уздыра.— Сез үзегезнең туган көнегезнең кайчан икәнен беләсезме?— Сез бу көнне нәрсә эшлисез? — Ничек киенәсез? (Балаларны активлаштыру).— Бүген Йомшаккайның туган көне икән.— Куян Озынколак белән Аю Камытаяк Йомшаккайның туган көнгә барырга җыеналар.—Үзләренең иң матур киемнәрен кигәннәр һәм тасмадан бантик бәйләргә булганнар.— Аларның тасмалары бар.— Менә алар. (Тәрбияче төрле төстәге, төрле озынлыктагы, киңлекләре бер төрле булган тасмалар күрсәтә).— Куян Озынколак белән Аю Камытаяк тасмаларның төрле-төрле булуын күргәннәр дә, үзләренә туры килгән тасманы сайлый алмаганнар.— Ә сез ничек уйлыйсыз, тасмалар икесе дә бертөрлеме? (Юк, бертөрле түгел). (Тәрбияче тасмаларны янәшә куя).— Балалар, тасмалар нәрсә белән аерылалар икән соң? (Балалар төсенә игъти- бар итеп кызыл һәм сары дип әйтергә тиешләр).— Төсләр буенча аерылалар дип әйтәсегез киләме? (Балаларны активлаштыру).— Алар тагын нәрсә белән аерылалар? (Балаларны активлаштыру).— Мин сезгә бераз ярдәм итәм: тасмалар озынлыклары һәм зурлыклары буенча аерылылар.— Балалар, тасмаларның озынлыклары төрле булуын ничек белергә була? — Хәзер мин сезгә күрсәтәм.— Без моны бер тасманы! икенчесе янына куеп карау юлы белән эшләрбез.—Тасмаларны янәшә куябыз, бер яктан очларын тигезлибез, аннан берсен икенчесе өстенә куябыз.— Аларның кайсысы озынрак икәнен күрсәтегез? (Бер баланы үзе янына чакырып ала, тәрбияче, белән бергәләп уң кулы белән сулдан уңга таба тасманың озынлыгын күрсәтәләр).— Менә ул озын тасма.— Ул нинди төстә? (Кызыл).— Кыска тасманы күрсәтегез. (Бер баланы үзе янына чакырып ала, тәрбияче белән бергәләп уң кулы белән сулдан уңга таба тасманың озынлыгын күрсәтәләр).— Кыска тасма нинди төстә? (Балаларны активлаштыру).— Бу тасма озынлыгы буенча нинди? Ә монысы озынлыгы буенча нинди? (Озын-кыска, озынрак-кыскарак). (Тәрбияче, кулы белән тасмаларның озынлыгы буенча йөртеп, бер тасма озынрак, икенчесе кыскарак дип нәтиҗә ясый).— Хәзер без Куян Озын- колакка һәм Аю Камытаякка ярдәм итә алачакбыз.— Сез ничек уйлыйсыз, Куян Озынколакка озын тасманымы, әллә кыскарагын бәйлибезме? — Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Ул кечкенә, шуңа күрә кыскарагын бәйлибез).— Дөрес, ул Аю Камытаякка караганда кечерәк, аңа кыскарак тасмадан бант бәйлибез.— Сез ничек уйлыйсыз, Аюга нинди тасмадан бант бәйлибез? (Ул зур, шуңа күрә аңа озын тасмадан бант бәйлибез). Әйдәгез, Куян Озынколакка һәм Аю Камытаякка бант бәйлик. Куян Озынколакка нинди төстәге һәм нинди озынлыктагы тасмадан бант бәйлибез? (Сары кыска тасма-дан).— Ә Аюг Камытаякка нинди озынлыктагы һәм төстәге тасмадан бант бәйлибез? (Кызыл озын тасмадан).— Булдырдыгыз, балалар! — Сез Куян Озынколакка һәм Аю Камытаякка ярдәм итеп нәрсәләргә өйрәндегез? (Балаларны активлашты-ру).— Алар да сезгә ярдәм иттеләр: сез тасмаларның озынлыкларын чагыштырырга, кайсы озынрак, кайсы кыскарак икәнен табарга өйрәндегез.