
- •3. Г. Шәрәфетдинова, и. Җ. Хөбибулина, ф. В. Хәзрәтова математикага
- •Яшь үзенчәлекләре
- •Балалар бакчасының икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү занятиеләренең үзенчәлекләре
- •Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә математик күзаллаулар үстерү буенча перспектив эш планы сентябрь
- •Октябрь
- •Декабрь
- •Гыйнвар
- •Февраль
- •Занятие конспектлары сентябрь
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •3. «Үз өеңне тап» дидактик уены
- •4. Йомгаклау
- •1. Коврографта «Аю һәм куян» әкиятен күрсәтү
- •2. Динамик пауза.«Аю һәм куяннар»уены
- •3. «Аю белән куян эчен бүләкләр» дидактик күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Октябрь
- •1. «Куянкай алмагачлары» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза
- •3. «Гади кубиклардан бизәкләр төзү» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Бер», «күп», «берәү дә юк» төшенчәләрен аеруга уен күнегүе
- •2. Яфраклар белән уен күнегүе
- •3. Йомгаклау
- •1. «Урман аланында» уен күнегүе
- •2. «Урман җәнлекләренә ярдәм итегез» уен күнегүе
- •3. Йомгаклау
- •1. «Шундыйны ук тап» уены
- •2. «Төймәләрне җепкә тезегез» уены
- •3. Йомгаклау
- •1. «Поездда сәяхәт» уены
- •2. Динамик пауза. «Оркестр» уены (бармаклар гимнастикасы)
- •3. «Чәчәкне җый» уены
- •4. Йомгаклау
- •1. «Куан Озынколак белән Аю Камытаякка бант бәйләгез»уен күшегүе
- •2. «Крокодил Гена» җыры астында динамик пауза
- •3. Шарлар белән уен-күнегү
- •4. Йомгаклау
- •1. «Бер-күп» уены
- •2. «Түгәрәк, квадрат» уен күнегүе
- •3. Динамик пауза
- •3. «Бертөрлеме, әллә төрле-төрлеме» уен күнегүе
- •Декабрь
- •1. «Керпеләр чана шуалар» уен күнегүе
- •2. Музыка астында динамик пауза
- •3. «Озынрак-кыскарак» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Җәнлекләр чыршыны шарлар белән бизи» уен күнегүе
- •2. «Кунаклар» ял минуты (бармаклар өчен гимнастика)
- •3. «Чыршыдагы шарлар өчен озын тасмалар сайлагыз» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Йомшаккай белән Актәпи кар бабай ясыйлар» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. » Чүгәлә, кул чап, сикер»уен күнегүе
- •3. » Юлларны чистарту» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Аю Камытаяк белән Куян Озынколакка шарф сай-ларга ярдәм итегез» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастика: «Кошлар»
- •3. «Чыршы ботакларын шарлар белән бизәгез» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Гыйнвар
- •2. Өчпочмаклар белән уен күнегүе
- •3. Машиналар белән уен
- •4. Йомгаклау
- •1. «Сары һәм кызыл кәгазьле конфетлар» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. «Ак калач» уены
- •3. «Киң-тар, киңрәк-таррак, киңлеге буенча бертигез»ен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •Февраль
- •2. Динамик пауза. «Куе урманда» (Психогимнастика эле-ментлары кулланып хәрәкәтләр башкару)
- •3. «Төймәләрне җепкә тезегез» уен күнегүе
- •1. «Биек чыршы, тәбәнәк чыршы» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегү
- •3. «Ничә куян булса, шулкадәр керпе» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Куяннарга бүрекләр кигерегез» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Аз хәрәкәтле уен «Куянкай»
- •3. «Биек -тәбәнәк» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр
- •3. «Бу кайчан була?» дидактик уены
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Йомшаккай белән Актәпи паркта йөриләр» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. «Үз өеңне тап» уены
- •3. «Озынлык һәм биеклек буенча чагыштырыгыз» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Куян Озынколак белән уйныйбыз» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза. Бармаклар өчен гимнастик күнегүләр
- •3. «Юллар төзегез» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау.
- •1. «Йомшаккай музыка уен коралларында уйный» уен күнегүе
- •2. Динамик пауза «Без шаян куяннар»
- •3. «Зур һәм кечкенә туплар» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Без музыка уен коралларында уйныйбыз» уен күнегүе
- •2. «Бу кайчан була» үстерелешле уены
- •3. Йомгаклау
- •2. Динамик пауза. «Ана каз һәм аның бәбкәләре» уен ситуациясе
- •3. «Ана каз бәбкәләрен ашата» уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •1. «Тылсымлы капчык» уены
- •2. Динамик пауза. «Парыңны тап» уены
- •3. Геометрик фигуралар белән уен күнегүе
- •4. Йомгаклау
- •2. Йомгаклау
- •Икенче кече яшьтәге төркем балаларының математик күзаллауларны үзләштерү дәрәҗәсенәдиагностика үткәрү
- •I. Сан турында белемнәр дәрәҗәсе: бер, күп, берәү дә юк.
- •II. Зурлык эталоннарын һәм аларны куллана белү дәрәҗәсе.
- •III. Форма турындагы күзаллаулары дәрәҗәсе.
- •IV. Пространствода ориентирлашу.
- •Учимся математике
2. «Урман җәнлекләренә ярдәм итегез» уен күнегүе
Балалар, сөз урманда нинди җәнлекләр яшәгәнен беләсезме? (Куяннар, тиеннәр, бүреләр, керпеләр, аюлар).—Бар шундый җәнлекләр, алар гөмбә яраталар.- Ә сез аларны беләсезме? (Тиеннәр, керпеләр). (Әгәр дә әйтә алмасалар тиенгә, керпегә хас сыйфатларны атыйлар, мәсәлән, агачтан агачка сикерә (тиен), энәләре күп (керпе). Һәм шулай һәр җәнлеккә хас 4-5 сыйфатны атагач та балалар аның нәрсә икәнен әйтә алмасалар, тәрбияче үзе ярдәм итә).— Дөрес, балалар, бу тиен (керпе) була. (Балаларны активлаш-тыру).- Тиен белән керпе гөмбә яраталар.— Алар кышка гөмбә киптерәләр.— Әйдәгез, урман җәнлекләренә ярдәм итик.— Тиен белән керпе өчен гөмбәләр киптерергә телисез-ме? Һәрберегез кәрзиннән берәр гөмбә алып киптерергә элеп куегыз.- Менә шулай. (Тәрбияче күрсәтә). (Балалар кәгазьдән киселгән гөмбәләрне җепкә элеп куялар).— Ма-рат, син ничә гөмбә элдең? (Бер). (Балаларны активлаштыру).- Ничә гөмбә булды? (Күп).— Урман җәнлекләре безнең күчтәнәчләребезгә бик тә шатланырлар дип уйлыйм.-Рәхмәт сезгә, балалар!
3. Йомгаклау
Бүген сез урман аланныннан нәрсәләр җыйдыгыз? Урман аланыннда ничә гөмбә үсә иде? Сез ничәшәр гөмбә өздегез? Урманда яши торган кайсы җәнлекләр гөмбә ярата? — Сез ни өчен гөмбәләрне җепкә элдегез?
4 нче занятие
Тема. Түгәрәк, квадрат.
Программа эчтәлеге
1. Түгәрәк белән квадрат турында күзаллаулар формалаштыру; кул хәрәкәтен тоемлау юлы белән фигураны тикшерү; аерым предметлардан төркем төзи һәм төркемнән предметларны аера белүләрен камилләштерү; бирелгән төркемгә керә торган барлык предметларга һәм аның аерым өлешләре өчен генә хас булган билгеләрне табу, төркемне төркемчәләргә бүлү; күп, бер, берешәр, берәү дә юк сүзләрен сөйләмдә активлаштыру. Уң Һәм сул кулларны аеруда күнектерү.
2. Балаларның күрсәтмә-образлы фикерләвен, кызыксынганлык ларын, сенсор сәләтен Һәм кул моторикасын үстерү.
3. Үзара ярдәм, яшьтәшләре коллективында эшли белү, төгәллек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Сөйләм өстендә эш
Түгәрәк, квадрат, почмак, күп, бер, берешәр, берәү дә юк сүзләрен актив, сулдан, уңнан, өстән аска, астан өскә сүзләрен пассив сүзлеккә кертү.
Күрсәтмә дидактик материал
1. Күрсәтү материалы: сары төстәге түгәрәк һәм квадрат, квадрат һәм түгәрәк ябыштырыр өчен пунктив линиялы ватман.
2. Тарату материал. Һәрбер балага сары төстәге түгәрәк һәм квадрат, җилем, кисточка, салфетка.
Занятиенең структурасы
1. «Шундыйны ук тап» уены. 2. «Төймәләрне җепкә тезегез» уены. 3. Йомгаклау.
Алдан эшләнгән эш
Эш дәфтәрендә биремнәр башкару. (3 нче, 4 нче темалар).
Занятиедә балаларны оештыру
Занятие ирекле формада уен бүлмәсендә үткәрелә, тәрбияче балалар белән бергә идәнгә утыра яки балаларны бер-берсе белән янәшә куелган өстәлләр артына утырта, ә үзе алар каршына урнаша.
Занятиенең барышы
1. «Шундыйны ук тап» уены
— Балалар, мин сезгә әкият сөйлим.— Игътибар белән тыңлагыз.— Бервакыт рәссам тылсымлы буяулар алып бер фигура ясаган (альбом битендә ясалган сары түгәрәк күрсәтә) һәм өенә кайтып киткән.-Ә рәсемгә җан кергән һәм ул кәгазьдән сикереп чыгып тәгәрәп киткән (Тәрбияче балаларга сары түгәрәк күрсәтә).— Сезнең дә мондый фи-гурагыз бар.— Нәкъ шундыйны миңа табып күрсәтегез әле.— Молодцы! — Дөрес таптыгыз.— Ә хәзер сул кулыгызны күрсәтегез (балалар күрсәтәләр), һәм фигураны сул кулыгызга тотыгыз.— Менә шулай. (Тәрбияче түгәрәкне ни-чек тотарга кирәклеген күрсәтә һәм фигураны бармаклары белән тикшерәләр).— Сул кулыгызны күрсәтегез! (Балалар күрсәтәләр).— Ә хәзер уң кулыгызның менә бу бармагын — имән бармагын күрсәтегез әле! — Имән бармакны менә шулай итеп фигурага куегыз һәм бармагыгызны белән фигура тирәли йөртегез: бармак рәхәтләнеп фигураның контуры тирәли чабып йөри! — Маратның да, Гүзәлнең дә, Әминәнең дә, Айратның да бармаклары фигура тирәли йөгерә. Бармак йөгерә, аңа бернинди дә каршылыклар очрамый, һәм ул киткән җиренә кире әйләнеп кайта.— Малайларның, кызларның исемнәре булган кебек, бу фигураның да бик матур исеме бар. (Тәрбияче балалардан исемнәрен сорый).— Бу фигураның исеме ничек атала икән? — Бу фигура түгәрәк дип атала, — Әйдәгез бергә кабатлыйк: түгәрәк. (Балаларны активлаштыру). Түгәрәк җырлый-җырлый тәгәрәп киткән: «Мин нинди матур тәгәрим, чөнки минем почмакларым да юк!» — Әйдәгез, балалар, түгәрәкә кушылып җырлап, сез дә аны тәгәрәтеп карагыз! (Балалар тәгәрәтеп карыйлар һәм түгәрәкнең җырын кабатлыйлар).— Шулай тәгәрәп барганда ул башка фигураны күргән .— Шаккатып туктап калган.-Бу нинди фигура икән дип уйлап куйган.— Балалар, түгәрәккә менә шундый фигура очраган. (Тәрбияче балаларга квадратны күрсәтә).— Бу фигура сездә дә бар, шундыйны ук та-был күрсәтегез әле. (Балалар күрсәтәләр).— Фигура нинди төстә? (Сары).— Хәзер бер кулыгызга түгәрәкне дә алыгыз.— Бу ике фигура (түгәрәк һәм квадрат күрсәтә) бер-берсенә охшаганнармы? (Охшаш).— Алар нәрсәләре белән охшаш? (Алар бертөсле, сары төстә).— Алар нәрсәләре белән охшаш түгел? (Балаларны активлаштыру).— Мин сезгә үзем әйтеп җибәрәм: алар формалары белән аерылалар.— Балалар, бу фигураның да үз исеме бар.— Ул квадрат дип атала.— Ни-чек матур яңгырый! — Әйдәгез бергәләп кабатлыйбыз: квадрат.- Ә хәзер башта уң кулыгызны күрсәтегез, аннары сул кулыгызны күрсәтегез.— Квадратны сул кулыгызга алыгыз. (Тәрбияче балаларга квадратны ничек тотарга кирәклеген күрсәтә һәм бергә уң кулның имән бармагы белән квадратны тикшерәләр).— Имән бармагыгызны менә шулай итеп фигурага куегыз (тәрбияче бармагын фигураның өске ягына куя), бармак сулдан уңга бара, почмакка очрый, аны үтә, турыга өстән аска таба төшә, тагын почмакны үтә, уңнан сулга таба бара, тагын почмактан үтә һәм турыга астан өскә таба менә.— Балалар, сез игътибар иттегезме, квадратның нәрсәләре бар? (Почмаклары).— Балалар, түгәрәк тәгәри, ә квадрат тәгәри микән? — Тәгәрәтеп карагыз. (Балалар тәгәрәтеп карыйлар).— Дөрес, квадрат тәгәрәми.— Ни өчен квадрат тәгәрәми? (Балаларны активлаштыру).— Дөрес, квадрат тәгәрәми, чөнки аның почмаклары бар.— Балалар почмаклар тагын кайда була? (Бүлмәдә).— Балалар, квадрат белән түгәрәк танышкач, дус булып бергә яши башлаганнар.