Добавил:
ivanov666
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз:
Предмет:
Файл:Әдәби әсәрләрне анализлауның принцип һәм алымнары (детектив әсәрләр мисалында). Принципы и приемы анализа литературных произведений (на примере детект
.pdf
РФ МҼГАРИФ ҺҼМ ФҼН МИНИСТРЛЫГЫ
«ЧАЛЛЫ ДҼҮЛҼТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ»
ЮГАРЫ БЕЛЕМ БИРҮЧЕ БЮДЖЕТ НИГЕЗЕНДҼГЕ ФЕДЕРАЛЬ
ДҼҮЛҼТ МҼГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ТЕЛЕ ҺҼМ ҼДҼБИЯТЫ, АЛАРНЫ УКЫТУ МЕТОДИКАСЫ
КАФЕДРАСЫ
Ҽдҽби ҽсҽрлҽрне анализлауның принцип һҽм
алымнары
(детектив ҽсҽрлҽр мисалында)
Укыту ҽсбабы
Яр Чаллы-2016
1

2
ББК 81.2Тат
ISBN - нет
УДК 80.1
Г 15
филология фҽннҽре кандидаты, Р.Р.Галиуллин (Яр Чаллы)
Фҽнни мҿхҽррире: филология фҽннҽре докторы, профессор
Д.Ф.Заһидуллина (Казан)
Тҿзүчелҽр:
Бҽялҽүчелҽр:
филология фҽннҽре докторы, доцент В.Ф. Макарова (Яр Чаллы)
филология фҽннҽре кандидаты, доцент Г.Ф. Даутов (Алабуга)
Г15
Әдәби әсәрләрне анализлауның принцип һәм алымнары
(детектив әсәрләр мисалында) «Туган тел һҽм ҽдҽбият», «Туган тел
һҽм ҽдҽбият, рус теле», «Туган тел һҽм ҽдҽбият, чит тел» профильлҽре
буенча белем алучы студентлар ҿчен укыту ҽсбабы / Тҿз. Р.Р.
Галиуллин. – Яр Чаллы: 2016. – 98 б.
Принципы и приемы анализа литературных произведений (на
примере детективов). Учебное пособие для студентов обучающихся по
профилю ―Родной язык и литература‖, ―Родной язык и литература,
русский язык‖, ―Родной язык и литература, иностранный язык‖/ Сост.
Р.Р. Галиуллин. – Набережные Челны: 2016. – 98 с.
© ЮБББНФ ДМУ «ЧДПУ», 2016

3
Аңлатмалы язу
Үз гомерендҽ бер тапкыр булса да детектив ҽсҽр укымаган кеше,
детектив ҽсҽр барлыкка китермҽгҽн ҽдҽбият юк. Татар ҽдҽбиятында
детективның башлангыч ноктасы XIX гасырның икенче яртысыннан
санала. Бу дҽвер эчендҽ детектив үсҽ, тармаклана, үзенҽ генҽ хас
билгелҽрне туплый, ҽдҽби кануннарын тҿзи. Менҽ гасырдан артык инде
милли ҽдҽбият — детективлы ҽдҽбият буларак та яшҽп килҽ.
Тарихи, фҽлсҽфи, иҗтимагый һ.б. үзенчҽлеклҽрне ҽдҽбият бик
тҿгҽл тоя, заман белҽн бер сулышта яшҽп, чор белҽн бергҽ үзгҽрҽ.
Детектив ҽсҽрлҽр дҽ, үз чиратында, вакыйгалар агышының билгеле бер
клишесына нигезлҽнсҽлҽр дҽ, заман талҽплҽренҽ буйсынып, үзгҽрергҽ
мҽҗбүр булалар. Татар ҽдҽбиятында да детективлар берничҽ этап,
баскыч үтҽ.
XIX гасыр ахырында бу жанрга мҽгърифҽтчелек реализмы
йогынты ясаса, совет чорында ул соцреализм кысалары эчендҽ кайнарга
мҽҗбүр ителҽ. Билгеле, тышкы тҽэсирлҽр эзсез калмыйлар һҽм
ҽсҽрлҽрнең эчтҽлегенҽ, формасына йогынты ясыйлар. Шул сҽбҽптҽн,
мҽсҽлҽн, совет чорында иҗат ителгҽн ҽсҽрлҽрнең чын мҽгънҽдҽ
детектив исеменҽ лаек түгеллеген билгелҽү дҽ яшҽп килҽ.
Советлар Союзы таркалгач, социалистик реализм иҗат методы да
арткы планга чигерелҽ. Мҽйданга сүз, фикер, дин иреге чыга, ҽдҽбиятта
да яңа юллар, форсатлар ачыла. Моңа кадҽр тыелган ҽдҽбият, сҽнгать
«идҽн астыннан», андеграундтан баш калкыта. Тимер пҽрдҽ белҽн
аерып куелган чит ил сҽнгатенҽ, мҽданиятенҽ, ҽдҽбиятына юл ачыла.
70 ел дҽвамында кызыклы, мавыктыргыч, совет идеологиясе,
сҽясҽтеннҽн азат булган ҽдҽбиятка сусаган укучыларның талҽплҽрен
канҽгатьлҽндерү ҿчен, заман үзенчҽлеген исҽптҽ тоткан яңа нҽшриятлар
ачыла. Алар, үз чиратында, яңа яшь авторларны эшкҽ тартып, массачыл
укучының барлык ихтыяҗларын канҽгатьлҽндергҽн ҽсҽрлҽр бастырып
чыгара башлыйлар. Билгеле, болар арасында беренчелекне детектив
алып тора.
Постсовет чоры детективының тҿп үзенчҽлеге – сҽяси, иҗтимагый
кысалардан азат булу. Илебездҽ иҗат ителгҽн детективлар классик дип
исҽплҽнгҽн чит ил детективлары дҽрҽҗҽсенҽ күтҽрелҽ алмасалар да
(постсовет җирлегендҽ А. Кристи, А.К. Дойль кебек дҿньякүлҽм
танылган детектив язучылар юк ҽле), алар традицион детектив
талҽплҽренҽ буйсынып, классик үрнҽклҽргҽ якын булырга омтылалар.

4
Ҽдҽбият тере организм кебек: бер урында гына басып торудан ваз
кичеп, үсеш-үзгҽрешкҽ омтыла. Үткҽн гасырның ахырында мондый
үсешнең чираттагы этабын постмодернизм тҿшенчҽсе белҽн бҽйлилҽр.
Массачыл ҽдҽбият, шул исҽптҽн детектив жанр да, мондый үзгҽрешнең
актуальлеген аңлап, эволюциянең читендҽ калырга телҽмичҽ, яңа үсеш
юлына баса, үзенчҽлеклҽрне үзенҽ сеңдерҽ. Нҽтиҗҽдҽ, тирҽн фҽлсҽфи
фикерлҽргҽ бай булган, югары ҿслүбкҽ ия һҽм дҿньяга тулаем тҽнкыйди
яки фҽлсҽфи бҽя бирҽ торган, бер үк вакытта мавыктыргыч сюжетка
нигезлҽнгҽн ҽсҽрлҽр дҿньяга килҽ.
XX гасыр ахырында прозада барган процессларны тулысынча
аңлату мҿмкин түгел. Ҽмма кайбер тҽгълиматлар хҽзерге прозадагы
үзгҽрешлҽрне концептуаль күзалларга җай тудыра. Шундыйлардан,
хҽзерге ҽдҽбиятның торышын аңлау ҿчен, аны цикллы үсеш буларак
күзаллау бик мҿһим.
Бу идея күп кенҽ галимнҽр тарафыннан үстерелҽ. XX гасыр
ахырына кадҽр барган туктаусыз ҽдҽби процессның гомум нигезлҽрен
табу омтылышлары хҽзерге ҽдҽбият белемендҽге М. Эпштейнның
стадиялҽр концепциясе белҽн бҽйле.
Ҽдҽбият тарихына мҿрҽҗҽгать итүче галимнҽр һҽр циклның дүрт
фазадан торуы турындагы нҽтиҗҽгҽ килгҽннҽр: иҗтимагый, ҽхлакый,
дини һҽм эстетик. Мҽсҽлҽн, М. Эпштейн фикеренчҽ, рус ҽдҽбияты
иҗтимагый һҽм гражданлык идеялҽреннҽн башлана, моны классицизм
юнҽлеше үз ҿстенҽ ала (Кантемир, Ломоносов, Фонвизин һ.б.). Идеалга,
абсолютка юнҽлдерелгҽн дини-мистик фаза романтизм белҽн бҽйле
(Жуковский һ.б.)
Яңа цикл иҗтимагый идеялҽрне яктыртудан, романтик һҽм
эстетик мҽктҽплҽр полемикасыннан башланып китҽ. XX гасыр башында
формалашкан модернизм ҽдҽбиятны эстетик агымга кире кайтара.
Шуның белҽн рус ҽдҽбиятындагы икенче цикл тҽмамлана.
Ҿченче циклны (1920 – 1950 еллар) соцреализм ҽдҽбияты тҽшкил
итҽ. Аның ҽхлакый-сентименталь фазасын «җепшеклек» чоры, дини
стадиясен исҽ «авыл прозасы» формалаштыра.
Соңгы фаза – эстетик чор – постмодернистик ҽдҽбиятта
идеологиядҽн азат булган иҗат итү эстетикасында чагыла.
Мондый цикллар татар ҽдҽбиятында да аерып күрсҽтелҽ ала һҽм
XX гасыр ахырында постмодернистик элементлар белҽн баетылган
ҽдҽбият үрнҽклҽре пҽйда булу күренешен теоретик яктан нигезли.
Безнең чорның үзенчҽлеклҽреннҽн берсе итеп мономҽдҽнияттҽн –
үз эчендҽ күпсанлы уникаль субмҽдҽниятлҽр туплаган күпкырлы,

5
күбүлчҽмле мҽдҽнияткҽ күчүне күрсҽтергҽ мҿмкин. Нҽтиҗҽдҽ, ҽдҽбият
белемендҽ элитар һҽм массачыл ҽдҽби терминнары активлаша.
Массачыл ҽдҽбият жанр-тематик кануннарга бай. Алар билгеле
бер сюжет схемасына тезелгҽннҽр, типиклаштырылган геройперсонажларга ия булган, формаль эчтҽлекле проза ҽсҽрлҽреннҽн
гыйбарҽт. Кануный башлангыч, эстетик шаблон ҽсҽр тҿзелеше
массачыл ҽдҽбиятның барлык тҿрлҽре нигезендҽ ята (детектив, триллер,
боевик һ.б.). Нҽкъ шуларга нигезлҽнеп укучы теге яки бу ҽсҽрдҽ
билгеле бер вакыйгалар челтҽре белҽн очрашуга исҽп тота. Безнең
очракта, укучы детективтан үтерүне, корбанны, җинаятьне, җинаятьне
ачуны, җинаятьчене тоту процессын кҿтҽ. Гадҽттҽ массачыл ҽдҽбият
үзенең актуальлеген тиз югалта, модадан чыга, ул кабат укылмый, ҿй
китапханҽсендҽ саклану ҿчен түгел. Юкка гына XIX гасырда ук
детектив, маҗаралы романнарны «вагон беллетристикасы» дип
атамаганнар.
Массачыл һҽм элитар ҽдҽбиятлар арасында аерма тҿрле
катламнарда чагыла: массачыл ҽдҽбият тривиаль, гадҽти, стереотипик
эстетикага таянса, элитар ҽдҽбият уникаль эстетикага таяна. Массачыл
ҽдҽбият сюжетның күптҽн ҽзерлҽнгҽн, эшлҽнгҽн штамп һҽм
клишеларын кулланып яшҽсҽ, элитар ҽдҽбият иҗади эксперимент белҽн
эш итҽ. Массачыл ҽдҽбиятның үзенчҽлекле һҽм мҿһим функциясе
түбҽндҽгечҽ: телҽсҽ кайсы сҽнгати идеяне стереотипка ҽверелдерҽ
алган, эчтҽлеге һҽм кулланылыш ягыннан тривиаль булган, кешенең
ачыклап җителмҽгҽн уй-фикерлҽргҽ нигезлҽнгҽн инстинктларын
уяткан, тормышка ашмаган телҽк-омтылышларның компенсациясен
сҽнгатьтҽ күргҽн ҽдҽбиятның җитди күренешлҽрне дҽ гадилҽштерүче
махсус эстетик кабул итү тибы, мҽдҽни подтекст тудыру».
Билгеле, массачыл ҽдҽбиятны бары тик негатив позициядҽн
бҽялҽргҽ кирҽк түгел, чҿнки алар арасында да инде классик, элитар дип
саналган ҽсҽрлҽр бар. А.К. Дойль, Дж. Семенон, А. Кристи һ.б.
иҗатлары моңа мисал. Ҿстҽвенҽ, XX гасыр соңында элитар һҽм
массачыл ҽдҽбият арасында барган синтезны, мҽсҽлҽн, постмодернист
язучыларның детектив жанрда иҗат итүлҽрен, бары тик уңай бҽялҽп
була. Димҽк, мондый ҽсҽрлҽр укучылар тарафыннан яратып укыла, алар
аудиториягҽ тизрҽк барып җитҽ. Язучылар укучыларның ихтыяҗларына
яраклашып иҗат итҽргҽ тиеш булалар.
Яр Чаллы социаль-педагогик технологиялҽр һҽм ресурслар
институты филология факультетының татар бүлегендҽ «Ҽдҽби
ҽсҽрлҽрне анализлауның принцип һҽм алымнары»н укыту сайлау

6
буенча куелган фҽннҽрнең берсе булып тора. Ҽлеге курсны тҿгҽллҽгҽн
студентлар түбҽндҽге компетенциялҽргҽ ия булырга тиеш:
- ҽдҽби процессның барышын, үсеш-үзгҽреш закончалыкларын,
ҽсҽрнең иҗтимагый-фҽлсҽфи һҽм ҽдҽби фикер белҽн бҽйлҽнешен
аңларга;
- ҽдҽби процесс, ҽдҽби тҿр һҽм жанр, ҽсҽргҽ анализ ясау юллары,
иҗат юнҽлешлҽре, тҿрлҽре, агымнары турындагы теоретик
мҽгълүматны үзлҽштерергҽ;
- ҽсҽргҽ мҿстҽкыйль анализ ясарга, ҽдип иҗатына, ҽдҽби
барышка бҽя бирҽ белергҽ.
Шул ук вакытта «Ҽдҽби ҽсҽрлҽрне анализлауның принцип һҽм
алымнары» курсын укыту гомуми белем бирү мҽктҽплҽренең ҽдҽбият
дҽреслҽре ҿчен Федераль белем бирү стандартлары тарафыннан
планлаштырылган максатларга ирешү юлларын да студенларга
ҿйрҽтергҽ ярдҽм итҽ.

7
Кереш
Массачыл һәм элитар әдәбият үзенчәлекләре
Ҽдҽбият белемендҽ ҽдҽби ҽсҽрлҽрне ике зур тҿркемгҽ бүлеп карау
бар. Бер тҿркем ҽсҽрлҽрне «югары», «элитар» яки «классик » ҽдҽбият
дип атыйлар, икенчелҽрен «түбҽн» ҿслүпкҽ кертү күзҽтелҽ. Соңгысын
«массачыл ҽдҽбият» дип атау да гамҽлгҽ кергҽн. Бу ике ҿслүп берберсенҽ капма-каршы позициягҽ куелалар, шул ук вакытта, галимнҽр
фикеренчҽ, еш кына түбҽн катлам ҽдҽбиятның югары ҽдҽбият урынын
алырга тырышуы очрый.
Массачыл ҽдҽбият ул – матур ҽдҽбият белҽн аз таныш булган,
түбҽн зҽвыклы, ҽсҽргҽ тиешенчҽ бҽялҽмҽ бирҽ алмаган укучыга
исҽплҽнгҽн популяр ҽсҽрлҽр бергҽлеге». Европа иллҽрендҽ «массачыл
ҽдҽбият» мҽгънҽсендҽ бүтҽн терминнар кулланалар. Инглиз ҽдҽби
тҽнкыйтендҽ «популяр ҽдҽбият», алманнарда «тривиаль ҽдҽбият»,
француз ҽдҽбияты белгечлҽре исҽ «пара ҽдҽбият » терминына
мҿрҽҗҽгать итҽ.
Массачыл ҽдҽбиятның тарихы, килеп чыгышы бҽхҽсле
мҽсьҽлҽлҽрдҽн булып кала. Аның чишмҽ башын Яңарыш, Урта
гасырлар, хҽтта антик ҽдҽбият дип санау да яшҽп килҽ.
«Массачыл мҽдҽниятнең» беренче үрнҽклҽре, фундаментына
беренче ташлар ХIХ гасыр ахырында ук салына. Газета битлҽрендҽ
комикслар (ингл. – кҿлке) пҽйда була.
Хҽзерге вакытта ҽлеге «ҽкиятлҽрдҽге» тҿп персонажлар, геройлар
Американың гына түгел, дҿнья мҽдҽниятенең аерылгысыз ҿлешенҽ
ҽверелде. Барлык америкалы укучылар шул комиксларны «укыйлар»,
фикер алышалар, комиксларның кайберлҽре инде дистҽлҽгҽн еллар
басылып килҽ.
«Дайджест»лар ҽлеге хҽрҽкҽтне, үсешне дҽвам итҽ. Алар теге яки
бу ҽсҽрнең кыскача эчтҽлеген бирүдҽн гыйбарҽт. Дайджестлар укучыга
10 – 15 биткҽ сыеп беткҽн «Дон Кихот» яки «Сугыш һҽм солых» белҽн
танышу мҿмкинлеге бирҽ, җае чыкканда үзенең укымышлы катламга
«якын торуын» күрсҽтергҽ юл ача.
Шул ук вакытта массачыл ҽдҽбиятның барлыкка килүенҽ
түбҽндҽге фактлар ярдҽм итҽ: шҽһҽрлҽрдҽ кеше саны арту, халыкның
белем дҽрҽҗҽсе камиллҽшҽ, үсҽ бару, укырга күнегү, түбҽн катлам
вҽкиллҽренең, зыялы катлам кешелҽренҽ охшарга тырышып, китапка
мҿкиббҽн китүе шундыйлардан. «Ҽлеге процесс массачыл укучы
аудиториясен барлыкка китерҽ.

8
Фҽнни-техник казанышлар да массачыл ҽдҽбиятны этҽргеч кҿчнең
берсенҽ ҽверелҽ. Китап бастыруның яңа җиңел ысуллары уйлап табылу
тиз һҽм, беренче чиратта, очсыз бҽягҽ китап чыгарырга мҿмкинчелек
бирҽ. Киң катлам вҽкиллҽренҽ очсыз, матур тышлы, укучыны үзенҽ
җҽлеп итҽ алган китаплар тҽкъдим итүгҽ юл ачыла. ХХ гасыр
уртасында массачыл ҽдҽбият үсеше нигездҽ китап бастыру ҿлкҽсендҽге
фҽнни-техник үсешкҽ, китап сатудагы яңарышларга бҽйле: китап
бастыруның бҽясе тҿшүе, юка тышлы, кесҽ зурлыгындагы форматта
китап бастыруның оештырылуы һ.б.
Галимнҽр түбҽн стильдҽге ҽдҽбиятка, гадҽттҽ, урта, түбҽн
зҽвыклы, эстетик тҽрбиясе югары дҽрҽҗҽдҽ булмаган укучыларга
юнҽлдерелгҽн ҽсҽрлҽрне кертҽлҽр. Лҽкин массачыл ҽдҽбият, бигрҽк тҽ
ХХ гасырның икенче яртысыннан башлап, укучылар аудиториясен
кҿннҽн-кҿн ныграк яулый бара.
Массачыл ҽдҽбият кешелҽрнең гадҽти тормышында сирҽк очрый
торган, яки бҿтенлҽй булмаган күренешлҽргҽ таянып иҗат ителҽ. Ҽсҽр
сюжетлары гадҽти тормыш кысаларыннан чыгып, ниндидер
шаккатыргыч вакыйгаларны сурҽтлилҽр. «Массачыл ҽдҽбиятны» иҗат
итүчелҽр күпчелек укучыны нинди тҿр герой кызыксындырганын яхшы
белҽлҽр. Аларга идеал, миф герое кирҽк».
Массачыл ҽдҽбият укучыга җиңелрҽк аңлашыла торган, кызык,
мавыктыргыч вакыйгаларга бай сюжетларга мҿрҽҗҽгать итҽ, үзенең
махсус традицион жанрлар (жанр формалары) системасын тудыра. Бу
формалар үткҽн гасыр урталарында инде формалашып беткҽн була.
Л.В. Чернец түбҽндҽгелҽрне аерып күрсҽтҽ: «... детектив, шпион
романнары, сугыш турындагы (боевиклар) романнар (бу ҿч тҿрне
криминаль романнар исеме астында беркетеп була), фантастика,
триллерлар, мҽхҽббҽт, хатын-кызлар романнары, сентименталь
романнар, мелодрама белҽн катнаш тарихи романнар һҽм, хҽтта,
порнографик романнар».
Ҽлеге жанр формаларының күбесе татар ҽдҽбиятында да бар:
детектив, маҗаралы романнар, тарихи романнар, фантастика, авантюр
ҽсҽрлҽр һ.б. Детективка килсҽк, аның чишмҽ башы дип Заһир
Бигиевнең «Ҿлүф, яки Гүзҽл кыз Хҽдичҽ» романын атыйлар. Ҽлбҽттҽ,
маҗарага корылган, ниндидер серне ачуга багышланган сюжетларны
урта гасырлар дастаннарында, сҽяхҽтнамҽлҽрендҽ, Коръҽн
сюжетларына нигезлҽнгҽн кыйссаларында да табарга мҿмкин. Ҽмма ҽле
бу ҽдҽбиятны массачыл ҽдҽбият дип ҽйтеп булмый, аңа элитарлык хас,
бары тик югары даирҽ вҽкиллҽре ҿчен язылганын күздҽ тотарга кирҽк.

9
«Бу чорда язма ҽдҽбият чын мҽгънҽдҽ «массачыл» була алмый, ул бары
тик билгеле бер даирҽ вҽкиллҽренҽ генҽ хезмҽт итеп, «югары
традициялҽрне» теркҽп куярга ярдҽм иткҽн.
Татар ҽдҽбияты чит ил ҽдҽбиятынан үзгҽ үсҽ. Моның ҿчен,
беренчедҽн, ҽдҽбиятның кайсы илдҽ, нинди режим кысаларында
барлыкка килүен искҽртергҽ кирҽк. Ҽйтик, Европа, Америка иллҽрендҽ
ҽдҽби эзлҽнүлҽр ҿчен бернинди дҽ каршылыклар булмый, массачыл
ҽдҽбият, постмодернистик ҽдҽбият нык үсеш ала. СССР
территориясендҽге халыклар ҽдҽбияты 70 ел дҽвамында соцреализм
методыннан тайпылмаска омтылып, тоталитар режим кысаларында
яшҽүгҽ мҽҗбүр ителҽ. Мондый шартларда, дҿресрҽге аларның
булмавында, массачыл ҽдҽбият киң тарала алмый: ул 1986 елдан соң
гына актив үсеп китҽ. Шунысы игътибарга лаек, тоталитар дҽүлҽтлҽрдҽ
массачыл мҽдҽният юк диярлек, ҽмма сҽнгатьнең барлык тҿрлҽре дҽ
идеологик аппарат тарафыннан массачыл, гомумхалыкныкы кебек
карала, мҽдҽниятне массачыл һҽм элитар тҿрлҽргҽ бүлү юк. Барлык
мҽдҽният массачыл дип игълан ителҽ, чынлыкта исҽ ул элитар була».
Икенчедҽн, теге яки бу ҽдҽбиятның традиция үзенчҽлеклҽрен
истҽн чыгарырга ярамый. Гасырлар буе ҽдҽбиятыбызга шҽрык иллҽре
йогынтысы зур иде, ҿстҽвенҽ рус ҽдҽбияты, аның аркылы Европа
ҽдҽбияты да үз эзен калдырмады түгел.
Әдәбият
1. Введение в литературоведение: Основные понятия и термины:
Учеб. пособие/ Л.В. Чернец, В.Е. Хализев, С.Н. Бройтман и др. / Под.
ред. Л.В. Чернец. – М.: Высш. шк., Издательский центр «Академия»,
1999. – С. 187-190.
2. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б. 2-4.
3. Мещеряков В.П., Козлов А.С., Кубарев Н.П., Сербул М.Н.; Под
общ.ред. В.П. Мещерякова. – М.: Московский лицей, 2000. – С. 306-
310.
4. Основы литературоведения: Учеб. пособие для филологических
факультетов пед. ун-тов / Мещеряков В.П., Козлов А.С., Кубарев Н.П.,
Сербул М.Н.; Под общ.ред. В.П. Мещерякова. – М.: Московский лицей,
2000. – С. 306-308.
5. Хализев В.Е. Теория литературы. Учеб. 2-е изд. / В.Е. Хализев.
– М.: Высш. Шк., 2000. – С. 122-130

10
6. Руднев В.П. Энциклопедический словарь культуры 20 века /
В.П. Руднев. – М.: «Аграф», 2001. – С. 222.
Массачыл әдәбиятның үзенчәлекләре
Массачыл ҽдҽбиятның берничҽ сыйфатын аерып карыйк:
– Билгеле бер жанрлар, жанр формалары системасы
булдырылуы.
– Ҽсҽрлҽрнең сюжетлары билгеле бер конструкция буенча
тҿзелгҽннҽр, бер типта булалар. Һҽр ҽсҽрнең тҿренҽ карап, якынча тҿп
сюжет сызыгының, персонажлар бирелешенең уртак якларын
билгелҽргҽ мҿмкин, алар бертҿрле клишеларга нигезлҽнеп иҗат
ителҽлҽр. Массачыл ҽдҽбиятның поэтикасы ҽзер хикҽялҽүче
катламнардан һҽм таныла торган стиль клишеларыннан оеша, таныла».
Мҽсҽлҽн, үзҽк геройлар итеп детективта корбанны, җинаятьчене һҽм
җинаятьне ачкан кешене аерып була.
– Герой, персонажлар ҽдҽби форма элементлары буларак
тулысынча эшлҽнеп бетмҽскҽ дҽ мҿмкиннҽр. Ҽмма ҽсҽрлҽр үзлҽренең
эстетик кыйммҽтлҽре ягыннан түгел, ҽ кискен сюжет хҽрҽкҽте белҽн
җҽлеп итҽ. Характерларның эшлҽнеп бетмҽвен пара–ҽдҽбият
шаккатыргыч, фантастик, ҽкияти вакыйгалар күплеге, динамикалы
хикҽялҽнүе белҽн компенсацияли».
– Массачыл ҽдҽбият ҽсҽрлҽре ниндидер тирҽн фҽлсҽфҽгҽ
корылмаган, ул иҗтимагый–сҽяси проблемаларга аз мҿрҽҗҽгать итҽ,
аларны яктыртмый диярлек. Масскульт укучыны уйланырга мҽҗбүр
итми, ул иң гади, җиңел үзлҽштерелҽ торган, тирҽн хислҽргҽ
кагылмаучы үз–үзеңне тоту кагыйдҽлҽрен бирҽ».
– Массачыл ҽдҽбият ҽсҽрлҽре индивидуальлектҽн азат. Авторлар
нҽшрият йортында эшлҽп, бер псевдоним астында иҗат итҽргҽ
мҿмкиннҽр. Монда исҽ иҗат эшлҽренең деиндивидуальлҽшүе иң югары
ноктасына җитҽ. Авторның индивидуаль башлангычы юкка чыга
диярлек, кырыс жанр-тематик кануннарына буйсына. Америка Кушма
Штатларына күчеп киткҽн тҽнкыйтьче Лев Новрозовның бу хактагы
чагыштырулары кызыклы. Ул массачыл ҽдҽбият ҽсҽрлҽрен галстук
белҽн тиңли, ягъни үткҽн ел чыккан романнарны быел беркем дҽ искҽ
тҿшермҽс дип ҽйтҽ.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
