Добавил:
ivanov666
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз:
Предмет:
Файл:Әдәби әсәрләрне анализлауның принцип һәм алымнары (детектив әсәрләр мисалында). Принципы и приемы анализа литературных произведений (на примере детект
.pdf
91
Ҽсҽрдҽге аерым-аерым детальлҽргҽ дҽ игътибар итмичҽ булмый.
Алар, бер яктан, маҗаралылык тудыруга хезмҽт итсҽлҽр, икенче яктан,
җҽмгыятькҽ кинаялҽп бҽя бирҽлҽр. Шундыйлардан, Җҽүһҽриянең
күзлҽрен чокып алу детале фаҗигале һҽм символик яңгырашка ия.
М.Маликова кеше күзлҽре турында болай яза: «Соңгы елларда кеше
холкы үзгәрде. Машина тәрәзәләрен каралтуны модага керткән кебек,
күзләрне дә сӛрмәләде замана. <…> Ни уйлый ул, ниләр кичерә,
белмәссең». Ҽмма Җҽүһҽриянең күзлҽре мондый булмый. «Ә
Жаннаның күзләрен вакыт каралта алмады. Алар тылсымлы кӛзге
кебек якты булып калды – анда син үзеңне матур, кӛчле итеп күрә
идең».
Җҽүһҽрияне үтергҽн җинаятьче аның күзлҽрен чокып ала. Бер
яктан, бу Данифны фаш итсҽ, ягъни детектив сюжетның бер үзенчҽлеге
кебек кабул ителсҽ, икенче карашка, самими кешенең, шагыйрҽнең
килҽчҽккҽ ҿметлҽре ҿзелүенҽ ишарҽ. Җҽүһҽрия килҽчҽкне күрмичҽ,
караңгылыкта кала. Моннан тыш, Җҽүһҽриянең үлеме, аның якты
күзлҽре югалу җҽмгыятьнең каралуы, вҽхшилеккҽ тҿшүе хакында
сҿйли.
Ҽлеге детальлҽр арасында кафе янында аунап ятучы ванна да
шулай ук тирҽн мҽгънҽле. Кафенең аянычлы пейзажы фонында ап-ак
ванна күзгҽ ташлана, үлемнҽн соң юкка чыга. «Ишегалдындагы
ваннадан җилләр искән, ӛстәл белән урындыклар да күренмәде.<…>
Җимереклелек, арусызлык тагын да кӛчәйгән иде». Бер яктан, ул кара
җҽмгыятьтҽге ак күңелле Җҽүһҽриягҽ бҽя кебек китерелҽ. Аннары,
җимерелеп барган таланган бинада соңгы ҽйберлҽрне дҽ урлап бетергҽн
җҽмгыятькҽ, кешелҽргҽ тҽнкыйть булып аңлашыла. Үз мҽнфҽгатьлҽрен
кайгыртып, кеше талап йҿрүчелҽргҽ кинаялҽп ҽйтү сизелҽ.
Романда сурҽтлҽнгҽн табигатькҽ күз салсак, пейзаж тҿп
геройларның эчке дҿньясын, эчке матурлыкларын, җылылыкларын
ачып бирҽ.
Җҽйнең уртасы, җылы, матур-матур чҽчҽклҽр үскҽн чак. Җҽүһҽрия
Бикбулова белҽн Харис Ҽхмҽтнуровның күңеллҽре дҽ елның ҽлеге
фасылы белҽн тиңлҽнҽ. Гомерлҽренең иң куҽтле, иң кҿчле чҽчҽк аткан
чаклары. Шул ук вакытта йҿрҽклҽреннҽн, күңеллҽреннҽн җылылык
саркып тора. Табигать образы аша Җҽүһҽриягҽ бҽя бирү дҽвам итҽ.
Бу җылылык артында Җҽүһҽриянең үлеменҽ булган салкын
битарафлык та ачык сизелҽ. «Ә тышта җилсез, кояшлы иртә. Ишек
алдында нечкә, ак сынлы, яшел яулыклы каеннар, тӛз, биек тирәкләр
тезелеп баскан. Аяк астында чыпчыклар чыркылдап тыпырчына,

92
күгәрченнәр сикергәли. Җиһанда тормыш, яшәү тантана итә». (№12,
Б.6.) Бикбулованың, гомумҽн ҽйлҽнҽ-тирҽдҽгелҽрнең, үлеме беркемне
дҽ уйландырмый, сискҽндерми.
Автор романда күп кенҽ актуаль проблемалар күтҽрҽ. Алар
каршылыклар материалында ачыклана. Романдагы персонажлар
арасындагы каршылыкларның кайберлҽре хҽйрия оешмасы һҽм кафе
бинасы тирҽсендҽ бара. Аларны икенче тҿрле шҽхси һҽм иҗтимагый
мҽнфҽгатьлҽр арасында дип атап булыр иде. Шҽхси мҽнфҽгатьлҽр
җиңҽ, хҽйрия оешмасының язмышы билгесез кала. Язучы шҽхси
мҽнфҽгатьлҽр беренче планга куелган чор, заман килҽчҽкне
ассызыклый.
Харис белҽн Җҽүһҽрия арасындагы каршылык хҽйрия
оешмасының кирҽкме-юкмы икҽнлеген ачыклау белҽн бҽйле. Ул
кешелҽргҽ ярдҽмнең барлык формалары да урынлы, файдалы икҽнне
раслап чишелҽ. Харис Җҽүһҽрия эшлҽрен дҽ үз җилкҽсенҽ ала.
Романда түрҽлҽрнең, идарҽ урыннарында утыручы кешелҽрнең
ничек халыкка «хезмҽт» күрсҽтүлҽрен дҽ игътибарга ала. Ҽлеге
ҽһеллҽрнең үз кесҽлҽрен баетуы булсынмы, идарҽ бюрократизмы
булсынмы – бу проблемалар хҽзерге кҿндҽ бик актуаль. «Ҿермҽ»дҽ
ҽлеге проблемалар Җҽүһҽрия Бикбулова, Равил белҽн Артур Кимович
каршылыгында бирелҽ.
Роман миллҽт язмышын, милли проблемаларны да читлҽтеп үтми.
Икесен аерып күрсҽтеп була. Беренчесе – Җҽүһҽрия белҽн яһүд ире
Эдуард арасындагы каршылык. Катнаш никахлар, катнаш гаилҽлҽр
проблемасы кире кагу дулкынында бирелҽ. Ҽлеге проблемага
Нҽсибҽнең язмышын да мисалга китереп була. Ире, үзбҽк егете, аны
балалары белҽн ташлап китҽ. Язучының мондый гаилҽлҽрнең килҽчҽге
юк дигҽн фикере ачык. Романда ҽлеге фикерлҽр Рҽзинҽ карчык
авызыннан тагын бер кат ҽйттерелҽ, кискенрҽк яңгырый.
Икенчесе – татар балаларының үз туган теллҽрен белмҽве, туган
теллҽрендҽ белем алмаулары, рус мҽктҽплҽрендҽ укып, урыслашуы.
Җҽүһҽрия дҽ рус мҽктҽбендҽ укый, соңыннан рус филологиясе
факультетында белем ала, татарча бик үк ҽйбҽт сҿйлҽшми, ҽмма,
башкалардан аермалы буларак, күңеле белҽн татар кешесе булып кала,
халкына хезмҽт итҽргҽ тырыша.
Ҽсҽрдҽ М. Маликова чор, җҽмгыять проблемаларын күтҽреп кенҽ
калмый, ҽ кешелҽрнең начар гадҽтлҽрен, сыйфатларын сурҽтли,
характерларын ачып сала. Мисал итеп Нҽсибҽне китерергҽ мҿмкин.
Язучы аңарда кҿнчелек сыйфатларын аерып чыгара. Кеше бҽхетенҽ,

93
кеше малына, кеше акчасына кызыгып, кҿнлҽшеп яши ул. Ҽлеге
персонаж шулай ук Җҽүһҽрия образы белҽн контрастта тора. Беренчесе
үзе ҿчен тырышса, икенчесе кешелҽрне кайгыртып йҿри. Шул ук
вакытта Нҽсибҽне гаеплҽп тҽ булмый: ул балаларын аякка бастырырга
тиеш.
Яшьлҽрдҽ ҽхлак-тҽрбия нормаларының юкка чыгып баруы,
яшьлҽрнең үз кануннары, үз нормалары барлыкка килү турында да сүз
алып барыла. Чор үзгҽргҽн саен, ҽхлак нормалары да какшый, үзгҽрҽ.
Элеккеге заманда мҽсхҽрҽ, оят саналган ҽйберлҽр хҽзерге вакытта
гадҽти ҽйбер буларак кабул ителҽ. Буыннар арасындагы мҿнҽсҽбҽтлҽр
проблемасы Нҽсибҽ белҽн кызы Лиана каршылыгына туплана. Яшь
кызның кафега барып стриптиз күрсҽтергҽ телҽге булсынмы, мҽктҽп
яшендҽге кызның балага узуымы – һҽммҽсе ҽхлакый кыйммҽтлҽрнең
алмашынуын дҽлилли.
Җинаятьчел тҿркемнҽр проблемасын күтҽрү ягыннан ҽсҽр
Т.Галиуллин трилогиясе белҽн аваздаш. Яшь егетлҽрнең мал артыннан
куып, кешедҽн талап алган акчага баеп, һҽлак булулары – шулай ук
аянычлы хҽл. Нҽсибҽнең «кияве» дҽ нҽкъ шундыйлардан, яшьли вафат
була.
Романдагы образлар, тҿрле детальлҽр ярдҽмендҽ мҽгънҽне
тирҽнҽйтү, каршылыклар тудырып, тҿрле проблемаларны калкытып
күрсҽтү һ.б. – болар барысы да бер максатка юнҽлдерелгҽннҽр: ҽсҽрдҽге
персонажлар аша сурҽтлҽнгҽн чор җҽмгыятенең язучы тарафыннан
бҽялҽнүе. Җҽмгыятьтҽге аерым кешелҽргҽ гомумкешелек
сыйфатларына ия булу яисҽ булмауларына карап мҿнҽсҽбҽт белдерү
үзҽктҽ тора.
Нҽтиҗҽдҽ, романның кайбер сыйфатлары да ачыла. Бер яктан,
кешелҽрнең үз мҽнфҽгатьлҽре, омтылышлары каршылыклы булып, бу
карашлар язучыга катлаулы характерлар тудырырга ярдҽм итҽ. Икенче
яктан, кешелҽр арасындагы каршылык – Җҽүһҽрия белҽн Даниф
мисалында – үз мҽнфҽгатьлҽре белҽн яшҽүче һҽм башкаларның
мҽнфҽгатьлҽре белҽн яшҽүчелҽр арасындагы каршылык кебек
тҿгҽллҽшҽ. Ҽлеге каршылык Данифның Җҽүһҽрияне үтерүе белҽн
чишелеп, язучыга үз фикерен кискен белдерергҽ юл ача.
Романның темасына килсҽк, тҿп сюжет сызыгындагы каршылык
җҽмгыятьтҽ күчеш чорында үз мҽнфҽгатьлҽрен һҽм башкаларны
кайгыртучылар бҽрелеше кебек конкретлаша. Автор Даниф персонажы
мисалында үз мҽнфҽгатьлҽрен генҽ кайгырткан кешелҽрнең бҽхеткҽ
ирешҽ алмавы идеясен алга сҿрҽ.

94
Реферат темалары
1. М. Мҽликованың тормыш һҽм иҗат юлы
2. Г. Ибраһимов – язучы-галим
3. Ф. Баттал иҗтаыныэ үзенчҽлеклҽре
4. Мҽгърифҽтчелек реализмының барлыкка килүе
5. З. Бигиев – мҽгърифҽтче язучы
6. Ф. Галиев итҗа үзенчҽлеклҽре
7. «Милиция хроникасы» ҽсҽрлҽренең үзенчҽлеклҽре
8. Р. Ишморатова иҗатының үзенчҽлеге
9. Н. Насыйбуллин иҗатынңы үзенчҽлеге
10. Ф. Хҿсни – татар классигы!
11. Т. Галиуллин иҗатында посмодернистик тенденциялҽр
Имтихан һәм зачет ӛчен якынча сораулар
1. Массачыл ҽдҽбият үзенчҽлеге
2. Элитар ҽдҽбият үзенчҽлеге
3. «Детектив» атамасының үзенчҽлеге
4. Маҗаралы ҽсҽрлҽрдҽ «сер»нең урыны
5. Детектив ҽсҽрлҽрдҽ конфликт бирелеше
6. Шҽхси конфликт үзенчҽлеге
7. Маҗаралы ҽсҽрлҽрдҽ ҿч сорау бирелеше.
8. Детектив ҽсҽрлҽрдҽ авторның геройларга карата симпатиясе
һҽм антипатиясе
9. Детектив ҽсҽрлҽрдҽ конфликт бирелеше
10. Тҿп персонажлар. Корбан. Җинаятьче.Җинаятьне ачкан кеше.
Характеристика
11. Тҿенлҽнеш
12. Кульминация. Кульминациянең үзенчҽлеклҽре
13. Чишелеш. Чишелешнең үзенчҽлеклҽре
14. Сюжет. Ялган сюжет сызыгы. Сюжет үзенчҽлеклҽре
15. Детекив ҽсҽрлҽрне анализлау юлы
16. XIX гасырның икенче яртысына күзҽтү. күзҽтү.
Мҽгърифҽтчелек реализмының үсүе
17. Шҽрек һҽм Европа ҽдҽбияты белҽн бҽлҽнешлҽр

95
18. З. Бигиевның «Ҿлүф, яки гүзҽл кыз Хҽдичҽ» ҽсҽренең сюжет-
композияция үзенчҽлеклҽре
19. З. Бигиевның «Ҿлүф, яки гүзҽл кыз Хҽдичҽ» ҽсҽренең
анализлау алымнары
20. 1917 елгы инкыйлабтан соңгы чорга күзҽтү
21. Совет ҽдҽбиятының мифлары. Совет ҽдҽбиятының
үзенчҽлеклҽре
22. Г. Ибраһимовның «Тирҽн тамырлар» ҽсҽренең сюжет-
композияция үзенчҽлеклҽре
23. М. Маликова иҗатына күзҽтү
24. М. Маликова иҗатында детективның урыны
25. «Ҿермҽ» романыңы сюжет-композицион үзенчҽлеклҽре
26. М. Маликованың «Ҿермҽ» романын анализлау алымнары
Әдәби тексталар
1. Ҽйди Т. Боҗра / Т. Ҽйди // Казан утлары. – 1978. – № 7. – Б. 168
– 176.
2. Баттал С. Сигезенчесе кем?: Повестьлар / С. Баттал. – Казан:
Татар. кит. нҽшр., 2005. – 175 б.
3. Баттал Ф. Җиденче хатынны коткару. Детектив хикҽя / Ф.
Баттал // Казан. – 1993. – № 1. – Б. 168 – 176.
4. Бигиев З. Ҿлүф, яки Гүзҽл кыз Хҽдичҽ: Роман / З. Бигиев //
Татар мҽгърифҽтчелек ҽдҽбияты (1860 - 1905). Тҿзүче: Гайнуллин М.Х.
– Казан: Татар. кит. нҽшр., 1979. – Б. 88 – 138.
5. Галиев Ф. Үтерүче янында йҿри: Повестьлар һҽм хикҽялҽр / И.
Бҽдретдинов тҽрҗемҽсе / Ф. Галиев. – Казан: Татар. кит. нҽшр., 1994. –
254 б.
6. Галиуллин Т. Сҽет Сакманов: Роман-трилогия / Т. Галиуллин. –
Казан: Татар. кит. нҽшр., 2005. – 656 б.
7. Ибраһимов Г.И. Тирҽн тамырлар / Г.И. Ибраһимов // Сайланма
ҽсҽрлҽр: 8 т. – Казан: Татар. кит. нҽшр., 1975. – Т.3. – 456 б.
8. Ишморатова Р. Милиция лейтенанты. Повесть / Р. Ишморатова
// Казан утлары. – 1972. – №8. – Б.61 – 95.
9. Ишморатова Р. Язмышлар. Повесть. (Милиция лейтенанты
повестеның икенче китабы) / Р. Ишморатова // Казан утлары. – 1977. –
№6. – Б.77 – 113.

96
10. Маликова М. Ҿермҽ // Казан утлары. – 2002. – №11. – Б. 9-62.;
№12. – Б. 6-51.
11. Маликова М. Югалган якутлар. Повесть / М. Маликова //
Мҽйдан. – 2004. – № 7. – Б. 6 – 74.
12. Насыйбуллин М. Тукран тҽүбҽсе: Повесть һҽм хикҽялҽр /
М.Насыйбуллин. – Казан: Татар. кит. нҽшр., 1997. – 335 б.
13. Хҿсни Ф. Алтын эзлҽүчелҽр. Сатирик повесть / Ф. Хҿсни //
Казан утлары. – 1974. – № 6. – Б.10 – 82
14. Давлитов И. З. Улица не прощает (Остросюжетная
детективная повесть.) / И.З. Давлитов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2001.
– 95 с.
15. Дойль А.К. Рассказы о Шерлоке Холмсе: [Пер. с англ] / А.К.
Дойль; Вступ. ст. и примеч. В.А. Скороденко. — М.: АСГ: НФ
«Пушкинская библиотека», 2002. – 783 с.
16. Кристи А. Рождество Эркюля Пуаро: Роман; Рассказы. / А.
Кристи; Пер. с англ. А.В. Перева, Д.А.Миронова; худож. А.В. Жгир. –
Екатеринбург; Минск: Ассоц. «Взаимодействие»: Университетское,
1991 – 336 с.
17. Фаткутдинов З. Тайна стоит жизни. Повести / З. Фаткутдинов.
– Казань: Татар. кн. изд-во., 2000. – 255 с.
18. По Э.А. Золотой жук: Рассказы; Пер. с англ. / Э.А. По. –
Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 288 с.
19. Эко У. Имя розы. Роман. Заметки на полях «Имени розы».
Эссе. Пер. с итал. Е. Костюкович, Ю. Лотман. – СПб: Изд-во
«Симпозиум», 1997. – 685 с.
20. Эко Умберто. Маятник Фуко / Перевод с итал. Е. А.
Костюкович / Умберто Эко. – СПб.: «Симпозиум», 2005. – 768 с.

97
Эчтәлек
Аңлатмалы язу ................................................................................................ 3
Кереш ............................................................................................................... 7
Массачыл һҽм элитар ҽдҽбият үзенчҽлеклҽре ............................................ 7
Массачыл ҽдҽбиятның үзенчҽлеклҽре ....................................................... 10
«Детектив» атамасының үзенчҽлеге .......................................................... 11
Мажаралы ҽсҽрлҽрдҽ «сер»нең роле .......................................................... 12
1. Маҗаралы ҽсҽрлҽрнең поэтикасы ........................................................ 15
Шҽхси конфликт .......................................................................................... 15
Мажаралы ҽсҽрлҽрдҽ сернең бирелеше (Р.Сҽгъдинең,
М.Насыйбуллинның һ.б. ҽсҽрлҽре мисалында) ........................................ 16
Ҿч сорау бирелеше. Авторның симпатиясе һҽм антипатиясе. ............... 17
Конфликт бирелеше һҽм тҿп персонажлар ............................................... 18
Мажаралы ҽсҽрлҽрдҽ конфликт бирелеше һҽм тҿп персонажлар
(Р.Сҽгъдинең, М.Насыйбуллинның һ.б. ҽсҽрлҽре мисалында) ............... 19
Тҿенлҽнеш ..................................................................................................... 21
Кульминация. Кульминациянең үзенчҽлеклҽре ....................................... 22
Чишелеш. Чишелешнең үзенчҽлеклҽре ..................................................... 24
Сюжет. Ялган сюжет сызыгы. Сюжет үзенчҽлеклҽре ............................. 26
Ретроспекция алымы. Вакыт. ..................................................................... 27
Тҿп персонажлар .......................................................................................... 28
Детекив ҽсҽрлҽрне анализлау юлы ............................................................. 30
2. З. Бигиевның «Ҿлүф, яки Гүзҽл кыз Хҽдичҽ» ҽсҽрен анализлау ........ 33
Чорга күзҽтү. Мҽгърифҽтчелек реализмының үсүе ................................. 33
Шҽрек һҽм Европа ҽдҽбияты белҽн бҽлҽнешлҽр ...................................... 35
З.Бигиевның «Ҿлүф, яки гүзҽл кыз Хҽдичҽ» ҽсҽренең сюжет-
композияция үзенчҽлеклҽре ........................................................................ 39
З.Бигиевның «Ҿлүф, яки гүзҽл кыз Хҽдичҽ» ҽсҽренең анализлау
алымнары ...................................................................................................... 40

98
Нҽтиҗҽлҽр: .................................................................................................... 45
3. Совет чоры ҽдҽбиятын анализау алымнары ........................................ 46
1917 елгы инкыйлабтан соңгы чорга күзҽтү ............................................. 46
Совет ҽдҽбиятының мифлары. Совет ҽдҽбиятының үзенчҽлеклҽре ...... 47
Г.Ибраһимовның «Тирҽн тамырлар» ҽсҽренең сюжет-композияция
үзенчҽлеклҽре ............................................................................................... 51
Г. Ибраһимовның «Тирҽн тамырлар» романың анализлау алымнары .. 52
4. Традицион детектив ҽсҽрен анализлау алымнары .............................. 62
М. Маликова иҗатына күзҽтү ..................................................................... 62
М. Маликова иҗатында детективның урыны ........................................... 64
«Ҿермҽ» романыңы сюжет-композицион үзенчҽлеклҽре ....................... 66
М. Маликованың «Ҿермҽ» романын анализлау алымнары .................... 68
5. Т. Галиуллинның ―Сҽет Сакманов‖ трилогиясе: традиционлык һҽм
постмодернистик алымнар .......................................................................... 73
―Сҽет Сакманов‖ трилогиясенҽ күзҽтү ...................................................... 73
Трилогия сюжетларының үзенчҽлеклҽре .................................................. 77
Трилогиянең тҿп героена анализ ясау үзенчҽлеклҽре.............................. 80
Трилогиядҽ постмодернистик алымнарны барлау ................................... 83
Т. Галиуллинның ―Сҽет Сакманов‖ трилогиясен анализлаганда
игътибар итҽсе мҽсьҽлҽлҽр .......................................................................... 85
Нҽтиҗҽлҽр ..................................................................................................... 88
Реферат темалары ........................................................................................ 94
Имтихан һҽм зачет ҿчен якынча сораулар ................................................ 94
Ҽдҽби тексталар ........................................................................................... 95

Ҽдҽби ҽсҽрлҽрне анализлауның принцип һҽм алымнары
(детектив ҽсҽрлҽр мисалында)
Методик кулланма
Сдано в печать 10.05.2016. Гарнитура «Times New Roman».
Формат 60х84 1/16.
Усл. печ. л. 5. Тираж 50 экз.
Отпечатано в типографии ФГБОУ ВО «Набережночелнинский
государственный педагогический университет»
423806, г. Набережные Челны, ул. Низаметдинова, 28
99
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
