Добавил:
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Әдәби әсәрләрне анализлауның принцип һәм алымнары (детектив әсәрләр мисалында). Принципы и приемы анализа литературных произведений (на примере детект

.pdf
Скачиваний:
0
Добавлен:
07.09.2026
Размер:
1 Мб
Скачать
81
хезмҽт иткҽн вакытына туры килҽ. «Алты елга якын гомерен Сәет милициядә эшләүгә әрәм итте. Учасковый булып, яратып, җанын­тәнен биреп башкарды вазифаларын». Монда эшлҽгҽндҽ авылдан
килгҽн яшь кызны, Фҽридҽ Мотыйгуллинаны күкрҽк баласын үтергҽне ҿчен хҿкемгҽ тартырга йҿргҽндҽ, түрҽлҽрнең яшерен эшлҽре ачылмасын ҿчен, алар тарафыннан һҽм прокурор Сергей Александрович ярдҽме белҽн Сакмановка басым ясала. Нҽтиҗҽдҽ Сҽетне «вак мәсьәләләрдә тискәрелек күрсәткән ӛчен милициядән чыгарып ташладылар». Ҽлеге вакыйгалардан соң үз дҽүлҽтенҽ намус белҽн хезмҽт иткҽн офицерның ресторанда гади «вышибала» булып эшлҽп, ҿстҽл астыннан аракы сатып кҿн күрүе үзе ни тора. Горбачевның аракыга каршы кҿрҽше башлангач, элеккеге закон саклаучы аны рҽхҽтлҽнеп бозучыга ҽйлҽнҽ. «Сакманов – милиция эшенең патриоты дигҽн ореол үзеннҽн-үзе юкка чыга».
Автор ул чордагы Сҽет Сакмановны идеал шҽхес итеп тасвирлый. Участковый Сакманов үзенең эшен сҿеп, яратып башкара. Хатыны белҽн аерылышкач, бҿтен юанычны эштҽн таба. «Ул кыек почмакларны ҽйлҽнеп үтҽ белми. Һҽм бу сыйфаты аның карьерасына чик куя. Шушы таза, үзенҽ тиешлесен укыган намуслы егет җил каршы исҽ башлау белҽн каушап кала, шунда ук кыйбласын югалта. Безнең алга бичара, мескен кеше килеп баса».
Ҿченче эпизод исҽ ҿч дус: Сҽет, Хҽлил һҽм Ҽхмҽдиша картның бергҽлҽп мебель мастерскоен ачып җибҽргҽннҽн соң була. Оешмага исемен дҽ табалар – «Игелек». Лҽкин монда да Сакманов каршылыкка, аяк чалуга очрый. Аның ҽлеге мастерскоен күн курткалы егетлҽр тар­мар итеп, бар акчаларын себереп алып китҽлҽр. «Аның үзе ӛчен бу
вакыйга тормыш чылбырының бер буыны белән хушлашу кӛнен якынайтты». Сакманов кискен үзгҽрешлҽргҽ, шҿгылен алыштырырга
карар кыла. Ышанычлы егетлҽр җыеп, эшкҽ тотына. Тормышының икенче этабы башлана. «Тыныч, иркен, ирекле яшәешне сагынып сӛйләргә генә калды». Гҿнаһсыз «Игелек» исемен йҿрткҽн ширкҽт кораллы берҽмлек тҿсен ала. Үзенең кораллы ирлҽре, кансыз урынбасарлары белҽн Сакманов бүтҽн шундый ук «крутой» эшмҽкҽрлҽрдҽн аерылмый башлый. Кан үче алулар, вҿҗданында хҽтта якыннарының да үлеме булган, калган гомерендҽ канлы юлдан барган Сакманов дин турында да, миллҽт турында да уйланырлык кеше түгел. «Ул сҿйлҽгҽн сүзлҽрне бары тик авторның шҽхси декларациясе дип кенҽ кабул итҽргҽ була».
82
Тормыш үзе, андагы гаделсезлеклҽр Сҽет Ярулловичның ҽйлҽнҽ­тирҽдҽгелҽргҽ булган мҿнҽсҽбҽтен, карашларын алыштыра, үзен кырысландыра. Герой заман, чор, җҽмгыять талҽплҽренҽ буйсына башлый. Чынлыкта герой каршыбызга каты, нык рухлы булып түгел, ҽ, бҽлки, берникадҽр дҽрҽҗҽдҽ йомшак кеше булып килеп баса. Аның каршылыклы характер кебек сурҽтлҽнүендҽ ҽлеге факт та зур роль уйный.
Трилогиядҽ җҽмгыять образы, чор, заман бирелеше мҿһим урын алып тора. Ҽ җҽмгыять нинди соң? Бу сорауга тҿп геройның тормыш юлыннан һҽм Сҽет Сакмановның нинди кеше булуыннан чыгып җавап бирелҽ. Бу җҽмгыятьтҽ кеше кешене белмҽс, ата баланы белмҽс. Бҿтен мохит, бар дҿнья акчага, малга бҽйле. Криминал, үтерү, талау, ришвҽтчелек белҽн ҽшнҽчелек, түрҽлҽрнең җавапсызлыгы һ.б. – болар барысы да безнең җҽмгыять, безнең чор проблемалары. Т. Галиуллин үз романнарында җҽмгыятьнең ҽлеге кара ҿлкҽлҽрен яктыртып күрсҽтҽ. Моның ҿчен сатира, ирония кебек алымнарга мҿрҽҗҽгать итҽ.
Сакмановны җҽмгыять баласы дип карарга буламы соң? Ҽлбҽттҽ, була. Сакманов үзенең тормышы һҽм җҽмгыять турында түбҽндҽгелҽрне ҽйтҽ: «Армиядән Хрущев бабай кыскартты,
милициядән – артыгын тырышкан ӛчен куып чыгардылар, җиһаз
тӛзәтүгә, эшләүгә җайланган цехымны ваттылар, җимерделәр. Миңа кайсы юл калды? Җәмгыять тормышында урнаша килгән кыргый тәртипләргә җайлашу, упкын эчендәге йомычкадай чайкалу сукмагы
гына калды».
Сакмановның якын дуслары, хезмҽттҽшлҽре, туганнары, яраткан кешелҽре шул җҽмгыять, замана корбаннарына ҽверелҽлҽр. Акча культы, сату-алу, алдау, территория бүлү аркасында мафия башлыгы янында күпме кан түгелҽ, күпме кеше гомере ҿзелҽ, кеше язмышлары җимерелҽ.
Әдәбият
1. Алынды: Ахунов Г. Эшлҽгҽн эше таулар кадҽр./ Г. Ахунов //
Татарстан. – 1998. – №7. – Б.75.
2. Вҽлиев Н., Салихов Р. Ҽдҽби Алабуга / Н. Вҽлиев, Р.
Салихов. – Алабуга: АДПУ нҽшр., 2005. – Б. 95.
3. Ҽшрҽфҗанов Х. Гаделлек эзлҽүме, ҽллҽ мафияме? / Х.
Ҽшрҽфҗанов // Галиуллин Т. Тҽүбҽ: Роман / Т. Галиуллин. – Казан: Казан: Татар. кит. нҽшр., 1997. – Б. 5.
83
Трилогиядә постмодернистик алымнарны барлау
Т. Галиуллинның трилогиясенҽ кергҽн романнар сюжетларында маҗара булу укучыны кызыксындыруга хезмҽт итҽ, «маҗаралы жанрның күп кенҽ шартлары үтҽлҽ. Сюжеттагы үтерешлҽр, серлҽр, аларның кинҽт ачылып китүе, беренче ике китапның серле-билгесез ноктада тҿгҽллҽнүе, кеше ышанмаслык очраклылыклар маҗара яратучыны, массачыл ҽдҽбият укучыны үз чаралары белҽн җҽлеп итҽ. Лҽкин ике тҿрле укучыны күздҽ тотып иҗат ителү, сатирик-ироник концепциянең беренчеллеге, деконструкция күнегелгҽн кыйммҽтлҽрнең җимерелүен сурҽтлҽү, цитация, бриколаж, ягъни янҽшҽ тора алмаган күренеш-сыйфатларны тоташтыру үзенчҽлеклҽр Т.Н. Галиуллин трилогиясен маҗаралылыктан алып китҽ, татар ҽдҽбияты ҿчен яңа, ят алымнар күплҽп кулланылган иҗат буларак бҽялҽү юлларын эзлҽргҽ мҽҗбүр итҽ».
Трилогия романнарының исемнҽре үзенчҽлекле: «Тҽүбҽ», «Элмҽк», «Тҿнге юллар» – һҽр исем ниндидер символик мҽгънҽ белдерҽ. Шуның белҽн беррҽттҽн, ҽлеге исемнҽр Сакманов тормышына турыдан–туры бҽйлҽнгҽннҽр. Зҿлфия югалгач, Сакманов үзенең эшлҽреннҽн ваз кичҽргҽ, барлык кылган гамҽллҽренҽ тҽүбҽ итеп, яраткан кешесен исҽн-имин күрергҽ тели, ҽмма соң була. Т. Галиуллин Сакманов даирҽсен элмҽк белҽн тиңли. Сакманов сайлаган юл белҽн киткҽн кеше кире аннан кайта алмый, элмҽккҽ элҽгҽ. Бу элмҽкне кеше үз муенында үзе кысып куя, кире чигенергҽ юл калмый. «Бик телҽсҽ дҽ, аңа [Сҽет Сакмановка] бу түгҽрҽктҽн чыгуы кыен. Мафиягҽ керү бҽясе тиенлҽп булса, кире юл миллионлап санала, кан талҽп итҽ». Трилогиянең ҿченче романы исеме исҽ укучыда ассоциатив сурҽтлелек тудыра. «Тҿнге юллар» романының сюжеты юлда башлана һҽм Сакмановның юлдан кайтуы белҽн тҽмамлана. Исем укучыны тҿнге юлда була ала торган хҽвефлҽр, бҽла-казалар, бҽхетсезлеклҽр турында уйландыра. Тҿнге юлда, моңа ҿстҽп, берҽр угрының каршыңа чыгуы да ихтимал. Сакмановның бҿтен тормышын шул тҿнге юл белҽн тиңлҽп була. Аның тормышы да тҿнге юлда булган афҽтлҽр аша бара. Тормышы да шул тҿнге юлдан кайттым дигҽндҽ генҽ ҿзелҽ, моны исҽ күчерелмҽ һҽм туры мҽгънҽдҽ дҽ аңлап була. Исем зуррак мҽгънҽгҽ дҽ китерҽ: тҿнге юллар – постсовет җҽмгыятендҽге хҽл, ситуациягҽ тҽңгҽл. Автор фикере укучыны кҿн туармы, караңгылык чоры узармы дигҽн гомуми сорауга алып килҽ. Шулай итеп, романнарда зур
84
гомумилҽштерүлҽр ясарлык символлар, ачкыч сүзлҽр бар, алар мҽгънҽви гомумилҽштерүлҽр ясауга китерҽ.
Нҽтиҗҽдҽ сюжет-композиция бирелеше ягыннан Т.Галиуллинның трилогиясе детектив жанр талҽплҽренҽ буйсынмый. Тҿп сюжет сызыгы традицион романдагыча, иҗтимагый һҽм шҽхси кисҽклҽргҽ аерыла, лҽкин һҽр сюжет сызыгы үтерү-үч алу мотивы ярдҽмендҽ маҗаралылык тудыра.
Сюжетта хҽрҽкҽт итүче геройлар да маҗара кануннарын читкҽ кага. Ҽсҽрдҽге геройларның күбесе – үтерүче дҽ, корбан да, җҽза бирүче дҽ.
Сюжет ниндидер җинаять чишелешенҽ омтылмый, хроникаль тҿс ала. Сюжет җеплҽрнең бер ноктага килеп тоташуы да күзҽтелми.
Детектив жанрны билгелҽүдҽ тҿп критерий булган сюжет­композицияне тикшереп, без трилогиянең детектив түгеллеген дҽлиллибез.
Ҽдҽбиятта мондый күренеш – маҗаралылыкны җитди мҽсьҽлҽлҽр белҽн кушу – 1990 елларда күренҽ башлады. Синтезга омтылу, галимнҽр фикеренчҽ, милли ҽдҽбиятлар үзгҽргҽн вакытта мҽйданга чыга. Постмодернистик элементлар белҽн баетылган трилогия татар ҽдҽбиятының да үзгҽрешлҽр баскычына аяк басуын сҿйли. Бу элементларның беренчесе – сюжет-композиция бирелешенең заманга кискен тҽнкыйди, абсурд чигенҽ җиткерелгҽн бҽя бирелү ҿчен хезмҽт итүе. Трилогиядҽге нҽкъ шундый, гадел хезмҽт белҽн кҿн итеп булмаслык, үтереш, ерткычлык хҿкем сҿргҽн җҽмгыять образы үзҽккҽ куела. «Гҿнаһсызларның каны коелу, кешенең ерткыч хайваннан да түбҽн хҽлгҽ тҿшүе постсовет чорына иң зур бҽя, иң олы тҽнкыйть булып яңгырый».
Трилогиядҽ интертекстуальлек кҿчле бирелҽ. Романнар үзлҽре традицион роман жанры белҽн сҿйлҽшү, диалог, классик ҽдҽбият һҽм совет ҽдҽбияты күтҽргҽн кыйммҽтлҽрнең постсовет җҽмгыятендҽ җуелуын ассызыкларлык итеп язылганнар. Моннан тыш, автор татар ҽдҽбиятыннан цитаталар, рус ҽдҽбиятыннан реминисценциялҽргҽ мҿрҽҗҽгать итҽ. Кайчак интертекстуальлек ҽсҽрнең – текст, укучы белҽн язучы арасындагы уен икҽнен ассызыклый. Җилдҽн бала табу, христианнарның изге Мариясе хакындагы мифны искҽ тҿшереп, Сҽет «мифлар соңрак туа» дигҽн карар чыгара.
Романда Сҽетнең сҿйлҽшүе бик кызыклы күренеш хасил итҽ. Зҿлфия белҽн гҽплҽшүче яки Шҿреп белҽн сынау уздыручы Сҽет теле
85
бер-берсенҽ охшамаган ике кеше сҿйлҽшүе кебек тҽэсир калдыра. Бер герой бирелешендҽ тҿрле мҽдҽни стильлҽр кушылып китҽ.
Шулай итеп, трилогиядҽ яңа алымнарга мҿрҽҗҽгать итү системалы тҿс ала. Билгеле, трилогиягҽ нигезлҽнеп, татар ҽдҽбиятында постмодернизм туу турында сүз алып бару ҿчен иртҽ. Бары тик постмодернистик алымнарга мҿрҽҗҽгать итүне аерып күрсҽтергҽ мҿмкин. Бу тенденциялҽр рус ҽдҽбиятындагы хҽлгҽ якын. «1917 нче елдан соң Рҽсҽй белҽн калган цивилизация юллары ике тҿрле якка китҽ. Европада, кыска вакытка Рҽсҽйдҽ дҽ, модернизм урнаша: дҿньяның рациональ башлангычны табу адымнары, Рҽсҽйдҽге коточкыч эмпирик чынбарлык барысын да изеп ташлый. Ике юл гына кала: яки бу чынбарлыкны кабул итеп мактау, яки аны катгый кире кагу».
Әдәбият
1. Ахунов Г. Эшлҽгҽн эше таулар кадҽр / Г.Ахунов // Татарстан.
– 1998. – №7. – Б. 75
2. Заһидуллина Д. Яңа дулкында (1980 – 2000 еллар татар
прозасында традициялҽр һҽм яңачалык) / Д. Заһидуллина.— Казан: Мҽгариф, 2006. – Б. 168.
3. Заһидуллина Д. Ике корылтай арасында татар прозасы./ Д.
Заһидуллина. // Казан утлары. – 2005. – № 9. – Б. 118.
4. Степанян К. Реализм как заключительная стадия
постмодернизма / К. Степанян // Знамя. – 1992. – № 9. – С.234.
Т. Галиуллинның “Сәет Сакманов” трилогиясен анализлаганда
игътибар итәсе мәсьәләләр
Шулай итеп, Т. Галиуллинның «Сҽет Сакманов» трилогиясен тикшереп, түбҽндҽге нҽтиҗҽлҽргҽ килдек.
1. Трилогиядҽге һҽр роман бер үзҽк – каршылыклы герой
тирҽсенҽ җыелып, шуның тормышындагы үзгҽрешлҽр аша җҽмгыятьтҽге хҽллҽрне күрсҽтүгҽ багышлана. Бу яктан романнар классик романнарны хҽтерлҽтҽ. Лҽкин традицион романнарда тҿп геройның максатына ирешү яки кҿрҽше белҽн тирҽ-юньне яхшы якка үзгҽртү юлы үзҽккҽ куелса, биредҽ үзҽк геройның җинаятьчегҽ ҽверелү юлы күрсҽтелҽ. Мҽсҽлҽн, беренче роман җҽмгыятьтҽ үз мҽнфҽгатьлҽрен кайгыртучы кешелҽр күбҽйгҽн чорда гадел хезмҽт белҽн кҿн күреп,
86
яхшы яшҽп булмый дигҽн аянычлы нҽтиҗҽгҽ китерҽ. Һҽр персонажның тормышын, характерын, геройларның үзара мҿнҽсҽбҽтлҽрен тҽфсиллҽп аңлатып, автор җҽмгыятьтҽге җинаятьчегҽ ҽверелү «юлын» типиклаштыра. Постмодернистик ҽдҽбияттагы тҿп тенденция – җҽмгыятьне җинаятьчелҽр тупланган бердҽмлек итеп карау тенденциясе алга чыга.
Классик ҽдҽбиятта язучы геройларын гафу итү яки ялгышлары ҿчен үкенү ноктасына алып килсҽ, трилогиянең һҽр китабындагы вакыйгалар хҽтта укучыны да җҽмгыятьтҽге «сугыш» шартларында үч алуның бердҽнбер дҿрес юл икҽне белҽн килешүгҽ ҽзерли. Шул рҽвешле, җҽмгыятькҽ абсурд чигенҽ җиткерелеп бирелгҽн бҽя кешелеклелек кануннарына буйсынмаучы тормыш моделен раслый. Романда тормыш, тҽртиплелеккҽ (космоска) омтылган татар классик ҽдҽбиятыннан аермалы буларак, тҽртипсезлек (хаос) халҽтендҽ тергезелҽ.
2. Бер үк вакытта һҽр роман маҗаралы хҽллҽрне бҽян итҽ.
Үтереш, җинаять эшлҽнү, үч алыну трилогиянең һҽр вакыйгасын сызып бара. Ягъни җҽмгыятькҽ кискен тискҽре, абсурд чигендҽ бҽя бирүче ҽсҽр массачыл ҽдҽбият сыйфаты – маҗаралылыкны алга чыгара. Лҽкин бу маҗаралылык классик детектив ҽсҽрлҽрдҽге үтерү һҽм җинаятьчене эзлҽү моделенҽ охшамаган. Үтереш – норма, җинаятьче – мҽгълүм, мондый хҽл җҽмгыятьнең гадҽти хҽле, дип раслап, язучы маҗаралылыкны да җҽмгыятькҽ бҽя бирү ҿчен куллана. Шулай итеп, трилогиядҽ элитар һҽм массачыл ҽдҽбият синтезы хасил була. Бу – шулай ук постмодернистик тенденциянең бер чагылышы.
3. Тҿп геройның амплуасы классик ҽдҽбияттагы роман
геройларыныкына да, маҗаралы ҽдҽбият геройларыныкына да охшамаган. Сакманов хокук саклау оешмасында эшли, аннан куылып ресторанга «вышибала» булып керҽ, яшерен тҿстҽ аракы сата, җинаять эшли. Үз эшен ачарга тырыша, эшмҽкҽрлек белҽн шҿгыльлҽнҽ, нҽтиҗҽдҽ экс-милиционер мафия башлыгына ҽверелҽ. Алга таба танылган «пахан» дҽүлҽт структурасына, депутатлыкка омтыла. Бер яктан, кеше үтерүне бернигҽ дҽ санамаучы Сакманов – җинаятьче. Икенче яктан, язучы аны гаеплҽү ноктасыннан сурҽтлҽми. Сакманов – үзе яшҽгҽн җҽмгыятьнең баласы, җимеше, дигҽн фикер һҽрдаим герой сурҽтен «озата бара». Күрҽсең, автор бүгенге байларның, күп кенҽ депутатларның нинди юл белҽн «кҽнҽфигҽ» килүен, һҽм моннан тыш, җинаятьчел җҽмгыятьтҽ «чиста» яшҽү мҿмкин түгеллек чигендҽ икҽнлекне искҽртергҽ тели. Ҽсҽр шҽхес хакындагы гуманистик мифны
87
җимерҽ, кеше аңында явызлыкның бик тирҽндҽ ятуын билгели. Тҿп геройны сурҽтлҽгҽндҽ уен алымына мҿрҽҗҽгать итү, совет ҽдҽбиятындагы уңай герой һҽм постсовет җҽмгыятендҽге ҽхлакый монстрның бер үк кеше булуы язучының идеологик лозунглар ярдҽмендҽ кешенең асылын битлек белҽн алыштырып булмау хакындагы фҽлсҽфҽсен тирҽнҽйтҽ.
4. Ҽсҽрдҽге тагын бер үзенчҽлек дип сюжетның иҗтимагый һҽм
фҽлсҽфи фикерлҽр белҽн баетылуын күрсҽтҽ алабыз. Романнар сюжеттан тыш элементларга бай, автор чигенешлҽре, Ҽхмҽдиша карт белҽн сҿйлҽшүлҽр, галимнҽр, чит ил галимнҽре белҽн ил проблемаларын чишү юлларын эзлҽү шуңа ук керҽлҽр. Нҽтиҗҽдҽ романнарның композициясе катлаулана бара, чишелеш мҿмкин кадҽр тоткарлана, сюжет ҽкренҽя (адинамика).
Романда җҽмгыять проблемалары, иҗтимагый сорауларга җавап эзлҽү тулы бер катлам хасил итҽ, шулар постмодернизм ҽдҽбиятына хас алымның – авторның, язучының җҽмгыятькҽ, чорга тҽнкыйди карашы беренче планга чыгуның нигезен хасил итҽ. Язучы җҽмгыятьтҽ дуслык, ярдҽмчеллек кебек кыйммҽтлҽрне «сары металл» – акча, байлык күмеп киткҽнлекне күрсҽтҽ, шулай гуманистик классик ҽдҽбият белҽн диалог урнаштыра. Посттоталитар җҽмгыятьнең автор билгелҽгҽн иң тискҽре үзенчҽлеклҽреннҽн берсе шул.
5. Т. Галиуллин трилогиясендҽ автор бар һҽм ул хикҽялҽүче дҽ,
сурҽтлҽүче һҽм бҽялҽүче дҽ. Лҽкин бу бҽя искиткеч каршылыклы, язучының үз персонажларына карата мҿнҽсҽбҽтен, барган вакыйгаларга карашларын билгелҽү кыен. Постмодернистик тенденция – укучыга автор позициясен тагып бирмҽү, аны уйландырырга телҽү күзҽтелҽ.
Трилогия тҿп геройның хис-кичерешлҽре белҽн сугарылган, романнар психологизмга бай. Автор Сакмановның эчке дҿньясын укучыга ача, туры психологизмга мҿрҽҗҽгать итҽ. Монологлар беренче заттан бирелҽ, ягьни автор Сҽетнең эшчҽнлеге белҽн бергҽ фикерлҽрен дҽ ачып сала. Зҿлфиянең югалуыннан соң Сакмановның хис­кичерешлҽре – моңа ачык мисал. Мондый алым хикҽялҽүче-язучыны бераз кысрыклый.
6. Т. Галиуллин трилогиясе мисалында без ХХ гасыр ахыры татар
ҽдҽбиятында массачыл һҽм элитар ҽдҽбият билгелҽрен үзенҽ туплаган ҽсҽрлҽр язылуны билгели алабыз. Массачыл ҽдҽбият сыйфаты буларак, маҗаралылык, элитарлыкның тҿп үзенчҽлеге тҿсендҽ, авторның җҽмгыятькҽ фҽлсҽфи–аналитик бҽясе калку күренеп тора.
88
Нәтиҗәләр
Гадҽттҽ, детектив ҽсҽрлҽр ярдҽмче персонажларга бай түгел, бу алым укучының барлык игътибарын тҿп персонажларга җҽлеп иттерҽ. Бу очракта Мҽдинҽ Маликова жанр формасы талҽплҽреннҽн тайпыла.
Романдагы ярдҽмче персонажлар да мҿһим роль уйныйлар. Алар, үз чиратында, Җҽүһҽрия белҽн Харис һҽм җҽмгыять образларын ачарга ярдҽм итҽлҽр.
Бер яктан, җҽмгыяте хҽйриядҽ эшлҽүче гади кешелҽр. Инде алтмыштан узган пенсионер Нурҗиһан апа нечкҽ күңеленҽ куаныч табып эшлҽп йҿри. Китапханҽче Хҽлидҽ мондый эштҽн шулай ук җан тынычлыгы таба. Ире балаларын калдырып ташлап киткҽн Нҽсибҽгҽ бу оешмада эшлҽү ҿстҽмҽ керем чыганагы булып тора. Җҽүһҽриянең күршесе Рҽзинҽ карчык, үзе оешмада эшлҽп йҿрмҽсҽ дҽ, бу эшне хуплый.
Болар барысы да – гади кешелҽр, яңа җҽмгыятьнең тҽртиплҽренҽ яраклаша алмаган кешелҽр. Үзлҽренең күңеллҽренҽ, вҿҗданнарына хыянҽт итмҽгҽн, тугры булып кала алганнар. Җҽүһҽрия аларны үзенең идеясе белҽн кызыксындырып, тормышларына яңа бер ҿмет кабыза. Аларны да кешелҽргҽ, мохтаҗларга, фҽкыйрьлҽргҽ ярдҽм итҽргҽ ҿнди, эш урыннары бирҽ.
Ҽлеге персонажлар аркылы М. Маликова җҽмгыятьнең кырыслана баруын, дҽүлҽтнең үз халкына карата битарафлыгын, ҽхлакый нормаларның, кыйммҽтлҽрнең үзгҽрҽ баруын сурҽтли. Нҽсибҽның ире милициядҽ эшлҽгҽндҽ гаилҽсен ташлап китҽ, хатын ҽлеге оешманың тулай торагында кызы Лиана белҽн яши. Берничҽ эштҽ эшлҽп, очын­очка кҿчкҽ ялгап дҿнья күрҽ. Моның ҿстенҽ, тулай торактан куып чыгару белҽн куркыталар. Кызы шҽһҽрнең бер кафесында сприптиз биюче булып эшлҽргҽ ниятен ҽйтҽ. Ялгыз ана кем янына барып ярдҽм сорарга да белми.
Автор эш сҿючҽн, булдыклы, үз малына хуҗа була ала торган перонажларны да күрсҽтҽ. Шундыйлар рҽтенҽ Җҽүһҽрия оешмасына бирелгҽн бинаның бер ягында урнашкан автомобильлҽр тҿзҽтү мастерское хуҗасы Равилне кертеп була. Җҽүһҽрия белҽн Хариска караганда, ул бу чорга, заманага яраклашкан, җҽмгыятьтҽ үз урынын тапкан. Ҽмма аңа һҽм эшенҽ Артур Кимович кебек үз ягын гына каерган түрҽлҽр аяк чала, эшлҽргҽ мҿмкинлек бирмилҽр. Юкка гына Равил үзенең этлҽренҽ Артур һҽм Ким кушаматларын бирмҽгҽн.
89
Икенче яктан, ҽлеге геройларга капма-каршы позициядҽ торучы геройлар да юк түгел. Болар, үз чиратында, замана кешелҽре. Кеше язмышы, кешенең күз яшьлҽре, проблемалары, авыр тормышлары, хҽтта кеше гомере аларга берни дҽ тормый. Алар малга, байлыкка, акчага табынып, дҿнья куалар. Яңа чор, яңа кануннар, яңа җҽмгыять талҽплҽренҽ иялҽшеп, яраклашып яшилҽр. Мондыйларга Данифлар, Артур Кимовичлар, Матвей Шайдуллин кебеклҽр керҽ.
Романдагы сурҽтлҽнгҽн дҿнья турында сүз йҿрткҽндҽ, беренче чиратта, ҽсҽрдҽ бирелгҽн вакытка күз тҿшерергҽ кирҽк. Телҽсҽ нинди ҽсҽрдҽ вакыт ҿч яссылыкта укучыга тҽкъдим ителҽ. Беренче – тарихи вакыт, ҿермҽлҽр вакыты. Икенче – вакыйгалар, сюжет вакыты. Ҿченче яссылык перцептив вакыт дип атала, ул я хикҽялҽүче, я аерым персонажның вакыты булып тҿгҽллҽшҽ.
«Ҿермҽ» романында тарихи вакыт 1990 нчы еллар башын үз эченҽ ала. Ҽсҽр ҽлеге катлаулы замананың барлык сыйфатларын, үзенчҽлеклҽрен, тискҽре һҽм уңай күренешлҽрен тасвирлый.
Романда ике-ҿч кҿн аралыгында булган вакыйгалар, ягъни Җҽүһҽриянең үлеменнҽн алып, Данифны фаш иткҽнчегҽ хҽтле ара сурҽтлҽнҽ. Бу исҽ икенче вакыт – вакыйгалар вакыты булып тора.
Вакытның ҿченче тҿренҽ килгҽндҽ, перцептив вакытны күзҽткҽндҽ, аны вакытның беренче тҿре белҽн янҽшҽ куеп карарга мҿмкин. Ҽйткҽнебезчҽ, беренчесендҽ аерым бер чор тасвирлана, аның үзенчҽлеклҽре 1990 нчы еллар башындагы дҽүлҽт, җҽмгыять проблемаларын сурҽтлҽүдҽн гыйбарҽт. Ҽмма ҽлеге чор тарихи вакыйгалар рҽвешендҽ сҿйлҽнеп бирелми, ҽ аерым персонажлар тормышы аша сурҽтлҽнҽ. Нҽтиҗҽдҽ, чор персонажлар вакыты ярдҽмендҽ сузылып, ҽкренҽйтелеп күрсҽтелҽ. Ҽлеге чорда, җҽмгыятьтҽ Җҽүһҽрия, Харис, Даниф һ.б. яшҽп килҽлҽр. Алар гамҽллҽре белҽн тормышны үзгҽртергҽ тырышып карыйлар.
Шулай итеп, вакытның ҿченче тҿре – перцептив вакыт тормышны үзгҽртү вакыты кебек конкретлаша. Ҽмма үзгҽртүгҽ килгҽндҽ, һҽр герой, һҽр персонаж аны үзенең телҽклҽре, ихтыяҗларына карап корырга тели.
Җҽүһҽрия җҽмгыятьтҽ хҿкем сҿргҽн битарафлыкка каршы кҿрҽшҽ. Ҽлеге начар күренешлҽрне бетерергҽ омтыла, фҽкыйрь-ятимнҽргҽ булышып йҿри, стереотипларны җимерергҽ тырыша. Ул рухи бай шҽхес. Харис та үз чоры ҿчен хезмҽт, кҿч куя. Алдагы буынны кайгыртып, килҽчҽккҽ ҿмет белҽн яши, эшли. Тҿзү идарҽсендҽ хезмҽт куеп, кешелҽр ҿчен йортлар тҿзи, чорны үзенчҽ үзгҽртҽ, яңарта. Даниф
90
аларга капма-каршы позициядҽ тора. Аның тормышка карашы, мҿнҽсҽбҽте үзенчҽлекле. Ул, киресенчҽ, барысын да җимерергҽ ҽзер, аның ҿчен бернинди чик юк. Даниф барысын үз мҽнфҽгатьлҽренҽ, үз ихтыярына, үз ихтыяҗына буйсындырып яшҽргҽ омтыла, ҽйлҽнҽ­тирҽне начар якка үзгҽртҽ.
Романдагы ярдҽмче персонажлар да ҽлеге үзгҽрешлҽргҽ ҿлеш кертергҽ тырышып яшилҽр. Хҽйрия җҽмгыяте хезмҽткҽрлҽре дҽ шундыйлардан. Нурҗиһан апа, китапханҽче Хҽлидҽ Җҽүһҽрия белҽн бергҽлҽп эшлилҽр, телҽк-омтылышлары да бер үк – мҿмкин кадҽр күбрҽк кешелҽргҽ ярдҽм итү.
Шулай да ҽлеге оешма вҽкиллҽренең омтылышлары тҽңгҽл түгел. Нҽсибҽ бары тик үз тормышын үзгҽртү телҽге белҽн яши. Үзенең матди хҽлен яхшыртырга омтылышы барлык телҽклҽрдҽн дҽ ҿстенлек итҽ. Ялгыз хатын акчасызлыктан интегҽ, һҽм бары тик шуннан котылу юлларын эзли.
Түрҽлҽрнең үз мҽнфҽгатьлҽрен генҽ уйлап, үз кесҽлҽрен генҽ баету юлларын барлап йҿргҽн чорда, дҽүлҽт хуҗасызлыктан интеккҽн замананы сурҽтлҽүдҽ Равил образы зур ҽһҽмияткҽ ия. Равил ише кешелҽр илнең терҽгенҽ ҽверелеп китҽ алалар. Үз илендҽ ул чын хуҗа булып, ныклап аякка басып хезмҽт итҽргҽ сҽлҽтле, ҽмма Артур Кимович ише югарыда утыручылар эшлҽргҽ ирек бирмилҽр. Равилнең хыялы – хокуксызлыкны бетереп, үз дҽүлҽтендҽ үз малына хуҗа булу.
Нҽтиҗҽдҽ, һҽр персонажның, геройның перцептив вакыты үзгҽ, һҽр персонажның омтылышлары, чорны, җҽмгыятьне үзгҽртүне күзаллавы үзенчҽлекле, шул ук вакытта телҽклҽре дҽ туры килҽ. Геройлар барысы да үзгҽрешлҽр чорында эшлилҽр, шул үзгҽрешлҽр аларның тормышына да нык йогынты ясаган, күпчелек очракта яхшылыкка омтылалар.
Тормышны үзгҽртү омтылышы кешелҽрне генҽ түгел, җҽмгыятьне дҽ бҽялҽүче үлчҽү тактасына ҽйлҽнҽ. Кафе бинасы аркылы да бу үзгҽрешлҽрне күзҽтеп була: бу бина да баштан ашату-эчертү вазифасын башкарып, кешелҽргҽ хезмҽт итҽ, ҽмма заманалар үзгҽрү белҽн ташландык хҽлгҽ килеп, аерым кешелҽрнең баю телҽклҽрен тормышка ашырырга тиешле урынга ҽверелҽ. Җҽмгыять икегҽ бүленҽ, ике катлам арасында капма-каршылык барлыкка килҽ. Шул рҽвешле, җҽмгыятьтҽге ике баскычның аерымлануын, кыйммҽтлҽр алмашуын күрсҽтүдҽ метафорик образ буларак кафеның ҽһҽмияте зур, хҽтта аның тышкы кыяфҽте дҽ чорның ничек үзгҽрүен сҿйлҽп тора.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]