Добавил:
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Әдәби әсәрләрне анализлауның принцип һәм алымнары (детектив әсәрләр мисалында). Принципы и приемы анализа литературных произведений (на примере детект

.pdf
Скачиваний:
0
Добавлен:
07.09.2026
Размер:
1 Мб
Скачать
51
4. Голубков М. Русская литература XX в.: После раскола: Уч.
пособие для вузов / М. Голубков. – М.: Аспект , 2001. – С. 12-19.
5. Литературная энциклопедия терминов и понятий / Под ред.
А.Н. Николюкина.М.: НПК Интелвак, 2003. – Стб. 222.
6. Руднев В.П. Энциклопедический словарь культуры 20 века /
В.П. Руднев.М.: «Аграф», 2001. – С. 223.
7. Троцкий Л.Д. Литература и религия. Предисловие и
публикация Н. Трифонова / Л.Д. Троцкий // Вопросы литературы. –
1989. – № 7. – С. 225-227.
8. Скороспелова Е.Б. Русская проза XX века: от А. Белого
(«Петербург») до Б. Пастернака («Доктор Живаго») / Е.Б. Скороспелова. – М.: ТЕИС, 2003. – С. 246-248.
9. Хатипов Ф. Мҿлкҽтебезне барлаганда / Ф. Хатипов //
Мҿлкҽтебезне барлаганда: Иҗади портретлар, тҽнкыйтди-теоретик мҽкалҽлҽр. – Казан: Татар. кит. нҽшр., 2003. – Б.11-12.
Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» әсәренең сюжет-композияция
үзенчәлекләре
Совет чоры татар ҽдҽбиятынның башлангыч чорын, 1920 – 1930 еллар ҽдҽбиятын күзҽтсҽк, галим, язучы Галимҗан Ибраһимов иҗаты беренче сафларда тикшерелҽ. Үзенең ҽсҽрлҽрендҽ ул революция вакыйгаларын, ялкынлы революционерларның аяусыз кҿрҽшен, яшь совет хҿкүмҽтенең аякка басуын һ.б. сурҽтли.
Безне кызыксындырган детектив ҽсҽрнең совет чоры ҽдҽбиятында беренче үрнҽге дҽ нҽкъ менҽ Г. Ибраһимов исеме белҽн бҽйле. Революциядҽн соңгы ҽдҽбиятыбызда детектив сюжет алымнарына беренчелҽрдҽн булып Г. Ибраһимов үзенең «Тирҽн тамырлар» романында мҿрҽҗҽгать итҽ. Ф. Хатипов та бу романның детективка якын булуын ҽйтҽ: «Автор биредҽ детектив материал белҽн эш итҽ.
Романда яшь совет хҿкүмҽтенең аякка басуы, совхозларның барлыкка килү вакыты, гомумҽн, революция, гражданнар сугышыннан соңгы еллар тасвирлана. Ҽсҽр «Хезмҽт» совхозының алдынгы кешесе – Фҽхри Гыйльмановның Яманкул чокырында үтерелгҽн гҽүдҽсенҽ тап булуы белҽн башланып китҽ, шуннан соң тикшерүлҽр, сорау алулар нҽтиҗҽсендҽ шик шул ук авыл кешесенҽ кочегар Садыйк Миңнуллинга тҿшҽ. Тикшерүче Паларусов аны, гаепле булуына үзе
52
ышанып бетмҽсҽ дҽ, кулга алырга була. Ҽсҽр барышында укучы кҿнкүреш хҽллҽре, авыл тарихы, авыл халкы, кҿнитеш проблемалары белҽн таныша. Вҽли Хҽсҽнов, Салахиев, Иванов һ.б. үзенчҽлекле, бер­берсенҽ ошамаган персонажлар язмышы укучының күз алдыннан узып китҽ. Г. Ибраһимов, детектив башлангыч белҽн канҽгатьлҽнмичҽ, сюжеттан тыш элементлар да кертеп карый, укучыны революция, гражданнар сугышы, ачлык елларына алып китҽ. Ҽсҽр ахырыда, жанр формасы талҽплҽренҽ буйсынып, барлык гаеплелҽр хҿкемгҽ тартыла, җҽзасын алалар. Сыйнфый дошманнар, сатлыкҗаннар фаш ителҽ, яңа тормышка юл ачыла.
Әдәбият
1. Мусин Ф. Детектив турында / Ф.Мусин // Кҿмеш кҿзге: Ҽдҽби
тҽнкыйть мҽкалҽлҽре. – Казан: Татар. кит. нҽшр., 1989. – Б. 250.
2. Хатипов Ф. Мҿлкҽтебезне барлаганда / Ф. Хатипов //
Мҿлкҽтебезне барлаганда: Иҗади портретлар, тҽнкыйди-теоретик мҽкалҽлҽр. – Казан: Татар. кит. нҽшр., 2003. – Б. 11
Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романың анализлау
алымнары
1. Г. Ибраһимов романының беренче битендҽ үк укучы Фҽхринең
үле гҽүдҽсенҽ тап була. Автор аның үз үлеме белҽн үлмҽвен дҽ ҽйтеп бирҽ. «Фҽхрине үтереп ташладылар». Фҽхринең үле гҽүдҽсе натуралистик, реалистик, хҽтта физиологик нечкҽлеклҽр белҽн сурҽтлҽнҽ. «Аның йҿзе изелеп, канга баткан, баш сҿяге ватылган, маңгае, чигҽлҽре буй-буй җимерелгҽн, мие сары аксылланып тышка актарылган, муены, сул як кулбашы канлы туфрак белҽн укмашып беткҽн иде. Янында ук зур, калын тимер кендек тҽ табылды. Моның нечкҽ башы бҿтенлҽй кара канланып каткан иде». Натуралистик тасвирлар Г. Ибраһимовның «Тирҽн тамырлар» романында да очрый. Монда натурализмның ике тҿре дҽ чагылыш таба. Ҽдип үзе ачып бирҽ торган вакыйгаларны натуралистик сурҽтлҽр чолганышында тасвирлый. Язучы биредҽ натурализмның биологик тҿрен кулланып, физиологик күренешнең фаҗига дҽһшҽтен тулы итеп укучы күз алдына китерсен ҿчен натуралистик мотивларга мҿрҽҗҽгать итҽ.
53
Укучы алдына кеше үтерү сере килеп басып, ҽсҽрнең юнҽлешен билгели – ул да булса җинаятьчене эзлҽү, җинаятьне чишү.
2. Ҽйткҽнебезчҽ совет чорында детектив ҽсҽр трансформация
кичерҽ, шулай булгач шҽхси мҿнҽсҽбҽтлҽр сыйнфый позициягҽ күчҽ, ягъни теге яки бу шҽхеснең кайсы катламга, сыйныфка бҽйле булуынан гыйбарҽт. Ф.Хатипов шул ук фикерне ҽйтҽ: «Традицион җинаять һҽм җҽза сюжетын Г.Ибраһимов капма-каршы торучы кҿчлҽрнең социаль тамырларын ачып, кешелҽрнең бу кҿрҽшкҽ катнашу психологиясен ачыклау ҿчен куллана». Кеше гомере, кеше каны соңгы планда, баштан җҽмгыять, хуҗалык, сҽясҽт. «[Секретарь] җинаятьнең эченҽ алып керде. Хуҗалык, сҽясҽт, үлем – ҿчесе бер-бер артлы тезелделҽр».
Күргҽнебезчҽ, кеше үтерелүе мҽсьҽлҽсен хҿкемдарлар соңыннан гына ачыкларга керешҽлҽр, билгеле, моны җанр формасы талҽбе белҽн аңлатырга мҿмкин – сер соңгы биткҽ кадҽр ачылып бетми. Шул ук вакытта Фҽхринең үтерелүе «Хезмҽт» совхозы белҽн, сҽясҽткҽ бҽйле булуы кҿн кебек ачык. «Бу – ике кеше арасындагы ызгыш түгел, социализм белҽн капитализмның авыл хуҗалыгында кҿрҽше,» – дип ҽйтҽ автор.
Моны Ф. Мусин да үзенең мҽкалҽсендҽ искҽртеп уза: «Г. Ибраһимов романындагы җинаятьне исҽ һич тҽ хосусый планда гына карап булмый. Гҽрчҽ Вҽли бай шулай итеп күрсҽтелергҽ тырышса да. Чҿнки Фҽхри, барыннан да элек, иҗтимагый шҽхес, гомум мҽнфҽгатьлҽр белҽн рухланып, шулар ҿчен кҿрҽшеп яшҽгҽн кеше. Ул – авылда яңа тормыш тҿзү ҿчен кҿрҽшне ҽйдҽп баручы. Ул – бик күплҽр ҿчен кирҽк һҽм алар тарафыннан ихтирам ителгҽн кеше». Автор: «Фҽхрине яраталар иде. Үз итеп, туган итеп, авыр йҿккҽ тҿптҽн җигелеп ҿстерҽүче итеп яраталар иде. Аның үлеме, аның үз араларыннан, тормыштан китүе – күңеллҽрдҽ ятимлек тойгысы уятты,» – дип яза.
3. Традицион рҽвештҽ композицияне билгелҽүче ҿч сорау калкып
чыга: Кем? Ничек? Ни ҿчен? Лҽкин монда да сыйнфыйлык үтеп кереп, нинди сыйныф вҽкиле? большевикмы? кулакмы? һ.б. сораулар белҽн композиция баетыла. Мҽсҽлҽн хҿкемгҽ тартылган кешелҽрнең чыгышлары сорала. «Каравыл астында торган гаепләнүчеләрне берәм-
берәм исемнәрен, фамилияләрен, аталарын, кәсепләрен, иҗтимагый
чыгышларын, яшьләрен, гаилә якларын сорап чыкты».
4. «Тирҽн тамырлар»дагы геройларның барысын да тискҽре һҽм
уңай персонажларга җиңел итеп бүлеп була, Г. Ибраһимовның үз геройларына карата симпатиясе дҽ сизелҽ. Лҽкин монда да шул ук
54
сыйнфый күзлектҽн бүленеш күзҽтелҽ. «Тирҽн тамырлар»да персонажның ниндилеге бер үлчҽм белҽн – революциягҽ, гражданнар сугышына мҿнҽсҽбҽте, катнашы белҽн билгелҽнҽ».
Большевиклар, партия ҽһеллҽре, комсомоллар, гади крестьян халкы (Фҽхри, Садыйк, Шҽнгҽрҽй, Рҽгыя һ.б.) – уңай; байлар, кулаклар, ярдҽмчелҽре, сатлыкҗаннар (Вҽли, Гыймади, Салахиев, Иванов һ.б.) – тискҽре персонажлар.
Шулай да автор советларны бары тик уңай яктан гына гҽүдҽлҽндерми. Романда моңа берничҽ мисал очратырга мҿмкин: Садыйкның Зирекледҽге «кара кҿчлҽр»гҽ каршы кҿрҽше, аның боерыгы нигезендҽ ишан аттырылу шундыйлардан. «Унтугызынчы елда,
Колчакның кара дулкыны, хәзерге Татарстан җӛмһүриятенең күп туфрагын басып кереп, Казан шәһәренә якыная башлаган кӛннәрдә, фронт авызында халыкка дин исеменнән Садыйк Миңлебаев бу ишанны
аттырды». Ҽсҽр ахырында автор бу хҽллҽрне яңадан искҽ тҿшерҽ, Садыйкның сүзлҽрен җентеклҽп укучыга җиткерҽ: «–Син Шәмси, – диде, – мылтыклы, патронлы ике кызылармеец иярт тә, – диде, – менә
Шәрәфиләр белән бергә Зирекле авылына бар. Анда ниндидер кара кӛчләр кайнаштыра. Күрәсен күрерсең. Атарлык булса, безгә хәбәр
итәрсең, – диде». Лҽкин авторның кулланган чагыштыруларына күз
салсак, кҿчлҽрнең кайсысы чынлап кара, кайсысы ак дигҽн икелҽнүле сорау туарга мҿмкин. «Чәүкә кӛтүенә лачын сугылды. Яисә сарыклар
ӛстенә кӛтелмәгән арыслан сикереп тӛште. Ишанның бӛтен йорты,
ӛйләре, кешеләре, бӛтен Зирекле авылы менә шулай кайный башлады».
Шҽрҽфинең якын тирҽ авыл кешелҽренең хҿрмҽтенҽ ия булган, бер гаепсез 70 яшьлек ишанны советларга каршы халыкны котыртучы кара кҿч дип атуы да – тетрҽндергеч хҽл. Автор укучыга совет хҿкүмҽте исемле тҽңкҽнең ике ягын да күрсҽтергҽ тели кебек. «Ишан соңгы сүзен
әйтеп бетерә алмады, үзалдына дулкынланып торган халык диңгезе
ӛстеннән бӛтен тирә-якны гӛрелдәтеп каты мылтык ату тавышы шартлады. Гәүдә чалма-чапаны белән җиргә ауды. Уң кулы белән
йӛрәген тотты. Ләкин үлмәгән иде. Егет ишанның маңгаена тӛзәп
тагын берне атты. Шуның белән тыны кысылды».
Бу уңайдан үзенең мҽкалҽсендҽ Ф. Хатипов түбҽндҽгелҽрне яза, аның фикерлҽре белҽн килешми булмый: «Шулай итеп, кеше гомерен кою бер очракта җинаять санала, бҿтен роман шуның тамырларын юллауга багышлана, икенче мҽлдҽ үзенҽ күрҽ бер егетлек кебегрҽк итеп бирелҽ, аның ҿчен берҽүне дҽ хҿкем каршына китереп бастырмыйлар.
55
Бу җҽмгыятьтҽ, ҽсҽрдҽн аңлашылганча, тҿрле кешенең кадере тҿрлечҽ булып чыга».
Рҽгыянең хатыннар белҽн талашып, сугышып йҿрүлҽре дҽ укучыда уңай тҽэсир калдырмый. «Орыш вакытында үзен-үзе белмичә,
җенләнә башлый, кисәү агачы белән бәреп, бер хатынның күзен чыгара. Аерырга, туктатырга килгән яшь киленнең бер уч чәчен йолкып ала,
битләрен, иреннәрен тырнап, канга батырып ташлый».
5. Традицион детективтагы кебек үк, романда ике конфликт
аерылып чыга: җинаятьче-корбан, җинаятьче-җинаятьне ачучы конфликтлары. Шулай да ҽсҽрдҽ конфликтның тамырлары тирҽнрҽк икҽнлеге ачыла, бу – сыйныфлар конфликты. Фҽхретдин Гыйльманов белҽн кҿрҽштҽше Паларусов ялкынлы революционерлар, большевиклар, Вҽли Хҽсҽнов – бай, сыйнфый дошман, контра.
6. Ҽйткҽнебезчҽ, детектив ҽсҽрнең тҿенлҽнеше композициянең
телҽсҽ кайсы элементы була ала. «Тирҽн тамырлар» традицион рҽвештҽ кульминация белҽн башланып китҽ – автор романның иң беренче җҿмлҽсендҽ үк Фҽхринең үтерелүен җиткерҽ.
Тҿенлҽнештҽ кульминацион мотивлар да юк түгел. Автор җилнең кайсы яктан исүен укучыга күрсҽтеп бирҽ. Романның «юнҽлешен» кат­кат искҽ тҿшерҽ.
Ҽсҽрдҽ ике персонажның, Фҽхри белҽн Вҽлинең күзгҽ-күз карап талашканнары да чагылыш тапкан: «Шул кич нәрсәдәндер талаш
чыкты. Фәхри дигән бер мужик Вәлине эт урынына сүгеп ыргытты:
Син нәрсә монда, ди, әллә үзеңне алпавыт Алексей урынына
килдең дип беләсеңме? Бик алай кылансаң, ничек очканыңны сизми дә
каласың! – ди». (Б.246.) Күргҽнебезчҽ, мотив җеплҽре барысы да Вҽли
байга тоташа.
7. Гадҽттҽ, детектив ҽсҽрлҽрдҽ ике кульминациянең аерылып
чыкканын ҽйткҽн идек инде. Шуларның беренчесе – үле гҽүдҽгҽ тап булуы, икенчесе – җинаятьчене табып, аны фаш итү. Беренчесе романның беренче битендҽ үк булдырылса, икенчесе күпкҽ катлаулырак: ҽсҽрнең буеннан-буена сузылып, мҿмкин кадҽр катлауландырылып, укучының кызыксынуын арттырып калкып чыга. Җинаятьчене табу, Вҽли Хҽсҽновны һ.б. фаш итү сыйнфый каршылыклар, хуҗалык эшлҽре белҽн катлауландырыла.
Кочегар Садыйк Миңлегуловны кулга алу исҽ ялган кульминация эффектын сурҽтли. Гыймади белҽн Ҽхминең кочегарга яла ягып, ялган сҿйлҽүлҽре моңа ярдҽм итҽ.
56
8. Традицион рҽвештҽ романның чишелешенҽ кҿтелмҽгҽнлек хас.
Фҽхринең кем тарафыннан, ни рҽвешле үтерелүе, ышанычлы иптҽшлҽрнең хҿкемгҽ тартылулары кҿтелмҽгҽндҽ була. «Залдагы
эшчеләр, һӛнәрчеләр, гаскәриләр, башка һәркемнән бигрәк, менә шул Салахиев белән аның янында юаш кына торган Ивановка текәлделәр. Бу ике әле күптән түгел иптәшләр, ышанычлы кебек күренгән коммунистлар иде. Җыелышларда, совет аппаратларында да болар белән эш итәргә, кайбер вакыт берләшергә, ызгышырга туры килә
иде».
Хҿкемнең чишелешенҽ яңадан сыйнфыйлык эз сала. Гыймади, Ҽхми, Салахиев белҽн Ивановларга – «ӛч ел – алты ел арасындагы
зинданнарның бәхет санады», Вҽли байга исҽ: «– Иҗтимагый саклау чараларының иң югарысы!». Гҽрчҽ ул турыдан-туры үтерүче булмаса да
(Фҽхрине фактик яктан Ҽхми үтерҽ), Вҽли Хҽсҽнов үзенең сыйнфый чыгышы белҽн гаепле булып чыга. Роман финалы совет чынбарлыгына тиң – кеше каны аркылы якты килҽчҽккҽ юл тоту. Бу ҽсҽрнең соңгы битлҽрендҽ ачык чагылыш тапкан: «Вәли Хәсәнов караңгы тӛндә
урманга чыгарылып атылды. Киң Идел ӛстендә, нуры белән дӛньяны
балкытып, якты кояш күтәрелде».
Детектив ҽсҽрнең чишелешенҽ кҿтелмҽгҽнлектҽн, күзгҽ-күз утырып сҿйлҽшү, сүз алу, җинаятьченең тҽүбҽсе бирелүе хас. «Тирҽн тамырлар»да бу үзенчҽлек хҿкем барышы, сүз алулары ярдҽме белҽн булдырыла.
9. Детектив романның тҿп юнҽлеше – җинаятьне ачу. Бу
моментны мҿмкин кадҽр тоткарлап калу ҿчен, автор сюжетны ялган, бутаучы эпизодлар белҽн баета. «Тирҽн тамырлар»да Г. Ибраһимов сҽяси моментлар, хуҗалык проблемаларына мҿрҽҗҽгать итҽ, революция, гражданнар сугышы елларын сурҽтлҽү-бҽялҽүне кертеп, сюжетны чуарландыра. «...Детектив моменттан башланган роман тора­бара бҿтен заманны, аның тҿп үсеш тенденциялҽрен гҽүдҽлҽндергҽн киң полотнога ҽверелҽ. Фҽхринең үтерелү сҽбҽплҽрен тулырак күз алдына китерү ҿчен авторга үткҽнгҽ – империалистик сугыш, Февраль һҽм Октябрь революциясе, гражданнар сугышы елларына да мҿрҽҗҽгать итҽргҽ туры килҽ. Болар барысы ахыр чиктҽ Фҽхри биографиясенең турыдан-туры халык тарихы белҽн бҽйлҽнгҽн булуын ачуга, ҽ аның үлемен яңа тормыш тҿзү ҿчен кҿрҽштҽ зур югалтуның берсе итеп күрсҽтүгҽ китерҽ». Традицион рҽвештҽ тышкы һҽм эчке сюжетларны аерып була. Беренчесен Паларусов алып барса, икенчесе
57
Вҽли Хҽсҽнов һҽм иптҽшлҽре кулында. Монда да сыйнфый аспект ҿстенлек итҽ: Паларусов – коммунист, Хҽсҽнов – «контра бабай».
10. Романда аналитик, логик фикер сҿреше ҽйдҽп бара, лҽкин
шулай ук логика сыйнфыйлык күзлегеннҽн чыгып кына билгелҽнҽ, димҽк, объектив нҽтиҗҽлҽр чыгарылмый дисҽк була. Традицион вакыйгалар агышы тиз, динамикалы. Автор бик телҽп ретроспекция алымына мҿрҽҗҽгать итҽ. Проблемаларның тамырларын күрсҽтү ҿчен элеккеге еллардагы вакыйгалар укучыга җиткерелҽ.
Вакыт үзе геройларны дифференциациялҽүдҽ мҿһим роль уйный. Ил күлҽмендҽге вакыйгаларны күзҽтсҽк, теге яки бу елда кайсы ҿлкҽдҽ булуына карап дошман яки дуска бүлеп була. Гражданнар сугышы елларында Фҽхри, Садыйк һ.б. бер яктан булсалар, Вҽли бай, үлемнҽн куркып, Колчак ягына кача. Детектив элементка игътибар итик: үтерелү вакытын билгелҽү, теге яки бу персонажның кая булганын белү җинаятьчене ачыкларга ярдҽм итҽ.
11. Г. Ибраһимов детектив ҽсҽр композициясенең классик
вариантын куллана – җинаятьче роман ахырында ачыклана.
12. Детектив роман үзенең серен мҿмкин кадҽр озаграк сакларга
тырыша, укучыга ачылмый, лҽкин шул ук вакытта сер ике яклы: Фҽхринең фани дҿньядан китүе сҽбҽплҽрен күрсҽтеп килҽ, барлык персонажлар, вакыйгалар укучының күз алдында тора.
13. «Тирҽн тамырлар»да традицион ҿч тҿп персонажны аерып
күрсҽтергҽ мҿмкин: корбан – Фҽхри, җинаятьчене ачкан кеше – Паларусов, җинаятьче – Вҽли Хҽсҽнов. Җинаять эше роман дҽвамында алып барылса да, Вҽли бай белҽн, иптҽшлҽре белҽн укучы ҽсҽр башында ук таныштырыла.
Традицион рҽвештҽ җинаять эзлҽре дҽ романда юк түгел. Боларга ялган кульминацияне булдырырга ярдҽм иткҽн Җиһанша бабайның сүсле, кадаклы кендеген һҽм Вҽли байның Ҽхмигҽ бирелгҽн канлы бишмҽтен кертеп була.
14. Совет чорындагы детектив ҽсҽрлҽрнең сере бары тик бер юл
белҽн чишелгҽне факт – җинаятьне ачкан кеше хокук саклау оешмасыннан гына була ала. Бу да, билгеле, сҽясҽткҽ бҽйле. Үзлектҽн эшлҽүче детектив җинаятькҽ, җинаятьчегҽ, корбанга сыйнфый күзлектҽн карамаска да, партия сызыгын якламаска да мҿмкин. Милиция, прокуратура хезмҽткҽрлҽре исҽ совет идеологиясен яклап, сыйнфый күзлектҽн чыгып хҿкем чыгара, җҽза бирҽ.
Паларусов сыйнфый яктан характерлана коммунист, революционер һ.б. «Паларусов үтерелгән Фәхри белән яхшы таныш
58
иде. Алар теге авыр, кытлык елларда бергә эшләделәр... ачлыкка, үлемгә каршы фронтта бергә кӛрәштеләр. Фәхри волбашкармада рәис иде. Паларусов ул чакта үзәкнең агенты иде. Киңәшмәләрдә,
җыелышларда еш-еш очрашырга туры килде».
Паларусов жанр формасы талҽплҽренҽ нигезлҽнеп, акыллы, зирҽк, хҽйлҽкҽр итеп сурҽтлҽнҽ. «...Тикшерүче Паларусов Фҽхрине үтерүчене табар ҿчен бик күп нҽрсҽне ҿйрҽнергҽ, белергҽ кирҽк икҽнен аңлый. Нҽтиҗҽдҽ ҽлеге җинаятьнең серен ачу ҽсҽрдҽ катлаулы һҽм кҿрҽшле чорны киң колачлап, тҿрле яклап күзаллауны сорый».
Аның сорау алулары моңа ачык мисал: « – Татарларда кысны
кӛчләп бирәләр. Сесне дә шулай иттеләрме?
Гайшә кӛлде. Үз эченнән бу сӛальнең кирәге барын аңламады. Минем башымны юк белән әйләндерә дип уйлады. Ләкин Паларусов
урынсыз чигенүне белми торган адәм иде.
Сүзне икенче ягы белән куйды. Сорауны бӛтенләй башка рәвештә салды. Хатын, үзе дә юньләп сизмәстән, ни барын, ни югын сӛйләде дә
ташлады, зуры да, вагы да, кирәге дә, кирәкмәгәне дә - һәммәсе тишерүченең күз алдыннан кичте».
15. Җинаятьче белҽн корбан – капма-каршы оппозициядҽ торучы
ике персонаж. Вҽли Хҽсҽнов «Тирҽн тамырлар» сюжетында тҿп урынның берсен алып тора.
Бу образ автор тарафыннан каршылыклы итеп бирелҽ. Сыйнфый яктан күпчелек роман персонажларына ул дошман, лҽкин кеше буларак Вҽли бай күпне күргҽн, күпне кичкҽн. Гомер буе үзенең тире, каны белҽн җыйган малларын, кибет-йортларын яңа хҿкүмҽт тартып ала. Болар турында ул җаны ҽрнеп сҿйли.
Барыр чамасы калмагач, совет хҿкүмҽтенҽ баш иеп ярдҽм сорады, аңа артта калган совхоз биреп, аякка күтҽрергҽ куштылар. «Сине менә
совхозга куйсак, дӛрес юл белән барырга сүз бирәсеңме, диде [Җәмилов]. Мин телдән аңа вәгъдә бирдем. Күңелемнән ант иттем. Җәмилов мәрхүм әйтте: менә сиңа совхоз, диде, ӛч елда аякка бастыр.
Бастыра алмасаң, минем күземә күренмә. Урының зиндан булыр, диде. Моңа сүз бирдем. Менә шулай мин «Хезмәт»тә эшкә тотындым... һәм
дүрт ел эчендә бӛтен Волга буенда беренче үрнәк совхоз дәрәҗәсенә
җиткердем... » Лҽкин бу очракта да Вҽли Хҽсҽнов гаепле булып чыга.
Билгеле, аны гаепсез дип тҽ ҽйтеп булмый: Ҽхми белҽн Гыймадины котыртучы ул, Салахиев, Иванов белҽн таныш булуларыннан файдаланып, аларны үз ягына аударуы да юк түгел.
59
Детектив ретроспекция алымын киң куллана. Фҽхри белҽн дҽ укучы ретроспекция алымы ярдҽмендҽ генҽ таныша. Аның кем булганлыгын, ничек дҿнья күргҽнен, карашлары, дус-ишлҽре, дошманнары һ.б. белҽн аның фаҗигале үлеменнҽн соң гына танышабыз.
Детектив романнарда ярдҽмче геройлар мҿһим роль уйнамаска да мҿмкиннҽр. Бу очракта алар сыйнфый фон булдырырга ярдҽм итҽлҽр. Аларның истҽлеклҽре аркылы Фҽхри образы тулырак ачылып бирелҽ, үтерелү мотивлары күрсҽтелҽ һ.б.
Детектив алымнардан тыш, Г. Ибраһимов романында сыйнфый кҿрҽшнең ин дҽрҽҗҽдҽ кырыс, түгелгҽн канның ни кадҽр күп булуын, вҽхшилекнең ни дҽрҽҗҽдҽ булганлыгын сурҽтлҽү ҿчен, алда ҽйткҽнебезчҽ, натуралистик алымнарга еш мҿрҽҗҽгать итҽ. Шулай да аларның күбесе сюжет сызыгына бҽйле түгел. Җиһанша картның крестьяннарның баш күтҽрүлҽрен гаскҽр тарафыннан бастырылуын тасвирлавы, Фҽхринең атасы Тимершаны үтерү күренеше моңа ачык мисал: «Шуннан яшь әфисәр кызып сүгенде дә штык белән
Тимершаның эчен каерып җибәрде. Аннан эчәгеләр, каннар агып,
Тимершаның авызын, йӛзен, кулбашларын, бӛтен, гәүдәсен буядылар...»
Ҽсҽрдҽге сурҽтлҽнгҽн кулаклар бунты да үзенең вҽхшилеге белҽн укучыны тетрҽндерерлек. Кулакларның мҽгънҽсез, укучыны тетрҽндергеч вҽхшилекле баш күтҽрүлҽре дҽ тҿп сюжетның үсешенҽ бҽйле түгел. Биредҽ дҽ натуралистик алымнар кулланып сурҽтлҽнгҽн комсомол Бирҽхмҽт белҽн мҿгаллим Хҽбибнең ничек үтерелү күренеше, атка бҽйлҽп авыл буйлап йҿртелүлҽре игътибарга лаек.
Ачлык елларын да автор язмыйча калдырмый. Г. Ибраһимов кешелҽрнең ни дҽрҽҗҽдҽ җҽфа чиккҽннҽрен, ачлыктан интеккҽннҽрен сурҽтлҽп бирҽ. Иң куркынычы бала-чаганың бу ачлыкның корбаннарына ҽверелүлҽрен күрсҽтҽ.
Күргҽнебезчҽ Г. Ибраһимов үзенең ҽсҽрендҽ революция чорын, гражданнар сугышы елларының ни дҽрҽҗҽдҽ авыр булуын сурҽтли. Шулай да «Тирҽн тамырлар»да детектив башлангыч кҿчле икҽнлекне исҽпкҽ алып, аерым нҽтиҗҽлҽр ясарга мҿмкин.
1917 елгы инкыйлабтан соң ҽдҽбиятта яңа этап – соцреализм дҽвере башлана, моннан чыгып, барлык ҽсҽрлҽр җҽмгыятьне, анда барган процессларны сыйнфый күзлектҽн сурҽтлҽүгҽ дучар ителҽ. Детектив жанр формасы буржуаз ҽдҽбиятның үрнҽге булса да, совет ҽдҽбиятында да юкка чыкмый. Аның беренче үрнҽге булып Г. Ибраһимов ҽсҽре тора. Шул ук вакытта детектив ҽсҽрлҽр
60
трансформация кичерҽ – шҽхси мҽнфҽгатьлҽр арткы планга күчеп, сыйныфлар кҿрҽше алга куела.
Шулай итеп, Г. Ибраһимовның «Тирҽн тамырлар» романы татар ҽдҽбиятында икенче, ҽ революциядҽн соң исҽ совет чорында иҗат ителгҽн беренче детектив ҽсҽр буларак бҽялҽнергҽ хокуклы, гҽрчҽ бу ҽсҽр совет ҽдҽбияты тарихында детектив буларак каралмаса да. Бу роман совет ҽдҽбияты тарихында бары тик сыйнфый күзлектҽн, социалистик реализм методының ачык мисалы рҽвешендҽ генҽ анализлана килде. Яисҽ галимнҽр аны күмҽклҽштерү сҽясҽтен сурҽтлҽүче ҽсҽр дип карадылар. Күмҽклҽштерү сҽясҽтенең башлануы белҽн авыл романы, социалистик канунның бер үзенчҽлегенҽ ҽверелгҽн колхоз романы жанрына трансформациялҽнҽ. Бу күзлектҽн Г. Ибраһимов ҽсҽрен М. Шолоховның «Поднятая целина» романы белҽн янҽшҽ куеп була. Авылдагы бҽрелешлҽр турында бездҽ тҽүге сүз ҽйтүче Г.Ибраһимов булды. Ҽдҽбият белемендҽ бу роман күмҽклҽштерү турындагы ҽсҽрлҽр рҽтендҽ карап йҿртелҽ.
«Тирҽн тамырлар» татар совет ҽдҽбиятында яңа жанр формасына нигез салды, алга таба аңа мҿрҽҗҽгать иткҽн авторлар һичшиксез Г. Ибраһимов тҽҗрибҽсен кулланганнар. Нҽтиҗҽдҽ, детектив хикҽялҽү алымнары социалистик реализмның иҗат палитрасына органик рҽвештҽ килеп керҽлҽр һҽм аны баеталар.
Роман үзе детективның татар ҽдҽбиятында формалашуында мҿһим урынны алып тора, чҿнки XX гасырның икенче ярысында иҗат ителгҽн детектив ҽсҽрлҽр турыдан-туры сыйнфылык позицизиясенҽ таянып иҗат ителмҽсҽлҽр дҽ, соцреализм кысаларыннан азат була алмаганнар. Г.Ибраһимов ҽсҽренең персонажлары сыйнфый домшманнарга түгел, ҽ социалистик кануннарга буйсынмаган һҽм бу кануннарны саклаучы милициолнер образларына ҽверелҽлҽр.
Гомумҽн бу чор ҽдҽбияткҽ генҽ йогынты ясамаган билгеле. Совет хҿкүмҽтенең башлангыч чоры зур бер дҽүлҽттҽ яшҽгҽн кешелҽрнең тормышын гына түгел, ҽ аларның фикер сҿрешен үзгҽртергҽ тырышкан аянычлы, канлы дҽвер булып тарихка кереп кала.
Әдәбият
1. Гайнуллин М.Х. Татар ҽдҽбияты. XIX йҿз: Югары уку
йортлары ҿчен / М.Х. Гайнуллин – Казан: Татар. книгоиздат, 1957. – 656 б.,
2. Нуруллин Н.З. XX йҿз башы татар ҽдҽбияты / Н.З. Нуруллин.–
Казан: КДУ нҽшр, 1966. – 426 б.,
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]