Добавил:
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Әдәби әсәрләрне анализлауның принцип һәм алымнары (детектив әсәрләр мисалында). Принципы и приемы анализа литературных произведений (на примере детект

.pdf
Скачиваний:
0
Добавлен:
07.09.2026
Размер:
1 Мб
Скачать
11
Әдәбият
1. Введение в литературоведение: Основные понятия и термины:
Учеб. Пособие/ Л.В. Чернец, В.Е. Хализев, С.Н. Бройтман и др. / Под. Ред. Л.В. Чернец. – М.: Высш. Шк., Издательский центр «Академия»,
1999. – С. 187-190.
2. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б. 4-5.
3. Мещеряков В.П., Козлов А.С., Кубарев Н.П., Сербул М.Н.; Под
общ.ред. В.П. Мещерякова. – М.: Московский лицей, 2000. – С. 306-
310.
4. Новрозов Л. Есть ли литература на Западе? /Л. Новрозов //
Новый мир. – № 6. – 1992. – С. 190.
5. Основы литературоведения: Учеб. Пособие для
филологических факультетов пед. Ун-тов / Мещеряков В.П., Козлов А.С., Кубарев Н.П., Сербул М.Н.; Под общ.ред. В.П. Мещерякова. – М.: Московский лицей, 2000. – С. 306.
«Детектив» атамасының үзенчәлеге
Детектив ҽсҽрлҽрне аерым жанр дип атау яшҽп килҽ. Ҽдҽби жанр – ҽдҽби тҿр эчендҽ поэтик структураның тотрыклы тибы. Һҽр ҽдҽби тҿрнең үзенҽ генҽ хас ҽдҽби жанрлары була ала. Мҽсҽлҽн, эпос – роман, повесть, хикҽя, лирика – шигырь, поэма, драма – комедия, трагедия, драма жанрларын берлҽштерҽ. Шулай да детектив бу сиситемадан бераз читтҽ, чҿнки ул барлык тҿрлҽрнең жанрларында да диярлек очрый. Детективның жанр формасы күптҿрле: детектив драматургия, детектив хикҽя, повесть, романнар бар; психологик, маҗаралы, социаль, сатирик, ироник детективлар тудырыла. Егерменче гасырның икенче яртысында «экшн» (action – ингл. хҽрҽкҽт) жанры киң үсеш ала. Жанр проблемасына Аверинцев, Бахтин, Медведьев, Тамарченко, һ.б. мҿрҽҗҽгать итҽлҽр. Бахтин, мҽсҽлҽн: «Аерым сҽнгатьнең жанрларга таркалуы, билгеле бер дҽрҽҗҽдҽ бҿтен ҽсҽрне тҽмамлау тибы белҽн аңлатыла. Һҽр жанр – бҿтенне тҿзүнең һҽм тҽмамлануның үзенчҽлекле тибы,» – дип ҽйтҽ. М. Тамарченко фикеренчҽ: «Жанр ул – ҽдҽби аңның формасы». Детектив – ҽдҽби ҽсҽрнең үзенчҽлекле бер формасы. Аның үзенҽ генҽ хас, ҽдҽби жанрның тҿренҽ карамастан үзгҽрми торган сюжеты, вакыйгалар агышы һ.б. бар. Бу күзлектҽн караганда, детектив
12
ҽсҽрлҽр ҽдҽби жанрларга бҽйсез. Без аны күлҽменҽ, образлар системасына, прозада яки лирикада язылуына, автор яки персонажлар сҿйлҽвеннҽн чыгып түгел, ҽ сюжет сызыгының нинди булуына, вакыйгалар агышының ничек хҽрҽкҽт итүенҽ карап детектив дип атыйбыз.
Әдәбият
1. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б. 5.
2. Литературная энциклопедия терминов и понятий. Под ред. А.Н.
Николюкина. Институт науч. информации по общественным наукам РАН / А.Н. Николюкин. – М.: НПК Интелвак, 2003. – 222 стб.
3. Тамарченко М.Д. Методолгические проблемы рода и жанра /
М.Д. Тамарченко // Теория литературы. Том III. Роды и жанры (основные проблемы в историческом освещении). – М.: ИМЛИ РАН,
2003. – С. 85.
4. Ҽдҽбият белеме сүзлеге / Тҿз. – ред. А.Г. Ҽхмхдуллин. – Казан:
Татар. кит. нҽшр.,1990. – Б. 228.
Мажаралы әсәрләрдә «сер»нең роле
Татар ҽдҽбияты тарихында массачыл ҽдҽбият, маҗаралы ҽдҽбият, аның бер тҿре буларак детектив жанрына мҿрҽҗҽгать итүче язучыларыбыз юк түгел. Р.Ишморатованың «Милиция лейтенанты», А .Расихның «Урланган хҽзинҽ», Т. Ҽйдиевнең «Боҗра», Р. Сҽгъдинең «Каргыш», Ф. Батталның «Җиденче хатынны коткару», һ.б. бик күп ҽсҽрлҽр детектив кысаларында иҗат ителгҽннҽр.
«Маҗаралы ҽдҽбият» термины, үз эченҽ берничҽ жанрны сыйдыру сҽбҽпле, ниндидер жанр ҿсте категориясе тҿсен ала. Шулай да маҗара ҽле бу тҿр ҽдҽбиятның тҿп үзенчҽлеге булмаска да мҿмкин. Мисал ҿчен «Британия энциклопедиясе» серне ҽлеге үзенчҽлек дип атый, mystery термины (сер романы, сер новелласы) ҽлеге басма битлҽрендҽ Э. По, Стивенсон, Диккенс, Конан Дойль романнарын үзара берлҽштерҽ. Ҽ детектив, авантюра романнары һ.б. хакында энциклопедия аерым мҽкалҽлҽр бирми, барысы да «сер романнары» (романы тайн) исемле зур бер жанр эчендҽ карала. Шулай итеп, серне маҗаралы жанр, шул исҽптҽн детектив ҽсҽрнең дҽ бер үзенчҽлеге дип санарга була, лҽкин
13
серне маҗара эчендҽге бер компонент, капма-каршы күренеш дип атарга кирҽк түгел: «бер тҽңкҽнең ике ягы» рҽвешендҽ анализлау сорала. Маҗара ул – серне ачу мҿмкинлеге. Сер – маҗара ярдҽмендҽ ачылучы ситуация.
Бу уңайдан, детективка карата А. Адамовның билгелҽмҽсен искҽ тҿшерү урынлы булыр. Детектив роман – шул ук роман ул, анда тормыш материалы булып ниндидер куркыныч һҽм буталчык җинаять сере тора һҽм бҿтен сюжет, барлык вакыйгалар аны чишү юнҽлешендҽ үсҽ. Күргҽнебезчҽ, язучы серне детектив ҽсҽрнең тҿп үзенчҽлеге кебек билгелҽп куя.
Шулай ук А. Адамов үзенең китабында детектив ҽсҽрлҽрнең укучылар арасында шул хҽтле популяр булуын да аңлатырга омтыла. Ул ҿч сҽбҽпне аерып ала: беренчедҽн, ҽсҽрнең нигезендҽ алда ҽйтеп узган сер ятуы. Сер никадҽр куркынычрак булса, укучының кызыксынуы да шул хҽтле артып килҽ. Чҿнки кешегҽ һҽрвакыт аның юлында очрый торган дулкынландыргыч, серле ҽйберлҽр белҽн кызыксыну хас.
Икенчедҽн, детектив ҽсҽрнең табигате, генезисы–килеп чыгуы ук башка. Детектив – тулысынча шҽһҽр ҽсҽре, ул башта алга киткҽн иллҽрдҽ барлыкка килгҽн, аларның беренче укучылары да шҽһҽрдҽ яшҽүчелҽр булган. Җинаятьчелек алдан шҽһҽр диварларының эчендҽ барлыкка килеп, шҽһҽр кешелҽрен куркыткан, үзенҽ җҽлеп иткҽн.
Ҿченчедҽн, детектив ҽсҽрлҽр кискен, авыр, кеше күзеннҽн яшеренгҽн проблемаларны үз эченҽ сыйдырып, аларны, пычрак урам фонаре шикелле, ярым ачык, ярым яшереп күрсҽтҽ. Детектив җҽмгыятьнең чирлҽрен һҽм кешенең кимчелеклҽрен ачып кына калмый – моны аңа кадҽрге ҽдҽбият та башкара килгҽн,– ул аларның куркыныч, кешелҽр ҿчен үлем белҽн бҽйле булуында шик калдырмый.
Сер маҗаралы ҽсҽр композициясен тҿзи, аның белҽн идарҽ итҽ. Сер ничек урнашса – ҽсҽр дҽ шулай тҿзелгҽн була. Детектив ҽсҽрнең беренче битендҽ табылган үле гҽүдҽ сере җинаятьче эзлҽүне талҽп итҽ, җинаятьнең чишелҽчҽген алдан белгертеп куя.
Композиция ягыннан, сернең ничек бирелешенҽ карап, детективның ике тҿрен аерып карыйлар. Беренчесе – җинаятьченең алдан ук билгеле булуы, аның тотылу-тотылмавы белҽн үзенҽ җҽлеп итҽ, җинаятьченең характеры тулысынча ачылып бирелҽ. Икенчесе – классик композиция: тҿенлҽнештҽ җинаять башкарыла, җинаятьче билгесез, ялган кульминация, тикшеренү эшенең ялгышлыгы, дҿрес юлдан китмҽве, кҿтелмҽгҽн чишелеш, чын җинаятьчене фаш итү.
14
Җинаятьченең сере язучы тарафыннан ҽсҽрнең соңгы битенҽ, хҽтта соңгы юлына хҽтле сакланып кала. Ул нҽкъ менҽ шушы хасияте белҽн укучыны җҽлеп итҽ, «тотып тора» да. Язучының тҿп максаты – телҽсҽ нинди алымнарга мҿрҽҗҽгать итеп, җинаятьчене укучыдан яшерү.
Детективның сере ике яклы. Беренче карашка, ул ҽллҽ кая яшеренгҽн тҿсле, лҽкин чишелешкҽ якынлашкач, барысы да ачыклана һҽм аның (сернең) оч-башы ҽсҽр дҽвамында укучының күз алдында гына торганлыгы мҽгълүм була. Бу икеяклылыкны һҽр классик детективта табарга мҿмкин.
Сер – маҗаралы ҽсҽрнең аерылгысыз бер ҿлеше, дидек. Сернең тоткан урыны бик зур һҽм ул күпкырлы. Сер романның сҽнгатьчҽ кыйммҽтенҽ зур йогынты ясый. Ягъни серне башкалардан озаграк саклап килҽ алган ҽсҽр яхшырак санала. Детективның сере романның озынлыгы белҽн дҽ билгелҽнҽ. Ҽсҽр никадҽр күлҽмлерҽк булса, сер дҽ шул кадҽр озаграк саклана.
Вулис үз хезмҽтендҽ детективның серен яңа чыккан ай һҽм аның күренмичҽ калган яшерен ҿлеше белҽн тиңли. Сер күлҽгҽдҽ, аның аз ҿлеше генҽ билгеле. Персонажларның репликаларына, икенче пландагы ҽйберлҽргҽ игътибар итсҽк, барысы да ачыклана башлавын күрҽбез. Күлҽгҽ бетҽ, яктыра башлый, сер ачыла, ҽсҽр бер-бҿтенгҽ ҽверелҽ.
Әдәбият
1. Адамов А. Мой любимый жанр детектив. Записки писателя / А.
Адамов. – М.: Советский писатель, 1980. – С. 21-22.
2. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б.6-7.
3. Моэм С. Упадок и разрушение детектива / С. Моэм // Вопросы
литературы. – 1989. – № 8. – С. 242-243..
4. Тамарченко М.Д. Методолгические проблемы рода и жанра /
М.Д. Тамарченко // Теория литературы. Том III. Роды и жанры (основные проблемы в историческом освещении). – М.: ИМЛИ РАН,
2003. – С. 85.
15
1. Маҗаралы әсәрләрнең поэтикасы
Шәхси конфликт
Маҗаралы ҽдҽбиятның поэтикасы һҽрчак каршылыклы бҽялҽнеп килҽ. Безне кызыксындырган детектив ҽсҽрлҽрне карыйк. Беренче карашка, ул тривиаль, гади, аның композициясе дҽ шундый һ.б. Ҽмма тривиаль булуына карамастан, детектив үзгҽ структурага ия һҽм ҽлеге структура күп еллар дҽвамында үзгҽрмичҽ саклана. Классик детективның жанр-тематик кануннары иң тотрыклылардан. Егерменче гасыр башында ук аның тҿр буларак үзенчҽлеклҽрен теркҽп куеп караганнар. Моны 1928 елда америка беллетристы С.С. ван Дайн (псевдоним) эшли. Ул «Детектив язучылар ҿчен 20 кагыйдҽ» исемле китап чыгара. Бүгенге кҿндҽ бу кагыйдҽлҽр үзгҽрмҽгҽн диярлек, бары тик кайберлҽре генҽ үзлҽренең актуальлеклҽрен югалтканнар. «Детектив – үзенчҽлекле сюжет тҿзелешенҽ ия ҽдҽби ҽсҽр, аның нигезендҽ җинаятьне ачу барышында тормышка ашырыла торган яхшылык һҽм явызлык каршылыгы ята, ул яхшылыкның җиңүе белҽн чишелҽ».
Детектив ҽсҽрне кулга алуга, аның эчтҽлеге белҽн танышмыйча да вакыйгалар агышын чамалыйбыз. Ҽсҽрнең битлҽрендҽ җинаять турында сҿйлҽнелҽчҽге, соңгы битлҽрендҽ җинаятьнең ачылганы, ҽ бу ике вакыйга арасында эзлҽнүлҽр, гаепсез кешене шик астына кую һ.б. булуы кҿн кебек ачык. Лҽкин детектив нигезендҽ телҽсҽ нинди җинаять ята алмый, җинаять шҽхси характерда булырга тиеш. Детектив роман сюжеты нигезендҽ ята торган җинаять шҽхси характерда булу шарт. <...> Иң ҽһҽмиятлесе – гомумҽн җҽмгыятькҽ, аның иҗтимагый яки экономик нигезлҽренҽ каршы бармау, бу максат белҽн күтҽрелгҽн сҽяси каршылыкларны, тҽнкыйтьне калкытмау Детективның «җиңел жанр» булуы шуны сорый.
С. Моэм да детектив нигезендҽ телҽсҽ нинди җинаять ята алмый, чын детектив ул кеше үтерүне талҽп итҽ ди. Шулай да мондый катгый фикер белҽн килшеп бетеп булмый, чҿнки бу очракта, мҽсҽлҽн, ҽйбер урлауга бангышланган ҽсҽрлҽрне нинди жанрга кертү проблемасы килеп баса.
Әдәбият
1. Адамов А. Мой любимый жанр детектив. Записки писателя / А.
Адамов. – М.: Советский писатель, 1980. – С. 21-22.
16
2. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б.6-7.
3. Литературная энциклопедия терминов и понятий / Под ред.
А.Н. Николюкина.– М.: НПК Интелвак, 2003. – Стб. 221.
4. Моэм С. Упадок и разрушение детектива / С. Моэм // Вопросы
литературы. – 1989. – № 8. – С. 240.
Мажаралы әсәрләрдә сернең бирелеше (Р.Сәгъдинең,
М.Насыйбуллинның һ.б. әсәрләре мисалында)
Мҽсҽлҽн, соңгы еллар ҽдҽбиятыннан, Рҽдиф Сҽгъдинең «Канга буялган алтыннар» җыентыгындагы ҽсҽрлҽрнең барысы да маҗаралы, дҿресрҽге, фаҗигале маҗаралы. Автор ҽсҽрлҽрендҽ сугыш вакытында булган гаделсезлеклҽрне, бер гаепсез кешелҽрнең үтерелүлҽрен, кеше гомеренең бҽясе санга сугылмавын сурҽтли. Бу чорда яшҽгҽн, кеше талап, үтереп кҿн күргҽн яшьлҽрне тасвирлый, кешелҽрнең тынычлыгын сакларга тиешле данлыклы урыс армиясе солдатларының Молдавиядҽ, Ҽфганстанда кылган вҽхшилеклҽре турында яза. «Кыйммҽтле килешү» романында Саша, Юра, Шҽрип образлары, «Канга буялган алтыннар» повестенда лейтенант Симаков, «Алло, хҽллҽр ничек?» хикҽясендҽ табиб Арнольд Львович белҽн Евгений Александрович һ.б. персонажлар шундыйлардан. Бу җыентыктагы барлык ҽсҽрлҽр дҽ теге яки бу маҗарага корылган, кайберлҽрендҽ, хҽтта, детектив алымнарны да табып була. «Кыйммҽтле килешү» ҽсҽрендҽ без, мҽсҽлҽн, детективтагыча ретроспекция алымына, майор Гҽрҽевнең эзлҽнүлҽренҽ, җинаятьне чишҽргҽ тырышуына тап булабыз. Шулай да бары «Каргыш» ҽсҽре генҽ тулысынча детектив талҽплҽренҽ җавап бирҽ. Ҽсҽр Айсылу исемле кызның үлү хҽбҽреннҽн башланып китҽ. Баш герой Хҽниф бу хҽбҽрне Айсылуның егете Рҽкыйптҽн белҽ, китап язам, үтерелү тарихы белҽн танышам дигҽн сылтау белҽн, Айсылуның туган авылына юл тота. Повестьның тҿенлҽнеше шулай башланып, чишелешкҽ кадҽр жанр кысаларында хҽрҽкҽт итҽ.
М. Насыйбуллин ҽсҽрлҽре барысы да ниндидер сердҽн башлана, еш кына бу сер урлауга, кибет, касса басуга корылган («Яшерен касса», «Бирҽм дигҽн колына», «Алтын алка» һ.б.), ҿстҽвенҽ кеше үтерүчене эзлҽүгҽ нигезлҽнгҽн ҽсҽрлҽр дҽ юк түгел («Күктҽн иңгҽн дҽлил», «Тукран тҽүбҽсе» һ.б.).
17
Фҽнил Галиевнең ҽсҽрлҽре М. Насыйбуллин иҗатына аваздаш: ул да повесть, хикҽялҽрендҽ прокуратура хезмҽткҽрлҽренең эшен, җинаятьчелҽрне ничек фаш итүлҽрен сурҽтли. Һҽр ҽсҽр җинаятьтҽн, кеше гомере ҿзелүдҽн башланып китҽ, сер чишелүне талҽп итҽ.
Еш кына фаҗигалелек чиктҽн тыш күпертелҽ. Мҽсҽлҽн, Фҽнзаман Батталның «Җиденче хатынны коткару» хикҽясе нигезендҽ бер кеше гомере түгел, хҽтта алты кеше гомеренең ҿзелү сере ята.
И. Дҽүлитовның «Урам гафу итми» детектив повестенең сере урлауга да, үтерүгҽ дҽ нигезлҽнмҽгҽн, аның нигезендҽ кешене алдау сере ята. Ҽсҽрдҽ Саша исемле егетне алдап, аңа урланган мотоциклны саткан кешене эзлҽү, моңа бҽйле булган вакыйгалар сурҽтлҽнҽ.
Әдәбият
1. Насыйбуллин М. Тукран тҽүбҽсе: Повесть һҽм хикҽялҽр –
Казан: Татар. кит. нҽшр., 1997.
2. Галиев Ф. Үтерүче янында йҿри: Повестьлар һҽм хикҽялҽр / И.
Бҽдретдинов тҽрҗемҽсе.– Казан: Татар. кит. нҽшр., 1994.
Ӛч сорау бирелеше. Авторның симпатиясе һәм антипатиясе.
Ҽйткҽнебезчҽ, детектив ҽсҽрнең сюжеты стандарт. Шуңа нигезлҽнеп, аның тагын бер үзенчҽлеген дҽ билгелҽп була: җинаять булганнан соң ҿч тҿп сорау пҽйда була: Кем? Ничек? Ни ҿчен? Бу сораулар композицияне хасил итҽ.
Детектив ул – асылда, психологик прозаның үзгҽртелгҽн бер тҿре, ул кешелҽрнең, геройларның эчке кичерешлҽрен, күңелдҽ барган барлык процессларны ачып бирергҽ тырыша. Моннан тыш, ул башка тҿрдҽге материаллар белҽн дҽ баетылган булырга мҿмкин.
Мҽсҽлҽн, ҽдҽбият белемендҽ маҗаралы ҽдҽбиятның, шул исҽптҽн детектив ҽсҽрлҽрнең барлыкка килүен гуманитар фҽннҽр үсеше белҽн дҽ бҽйлҽп карыйлар. Сҽяхҽтнамҽ – география, фантастика –физика, механика һ.б. тҿгҽл фҽннҽрнең үсүен, тарихи роман – тарих фҽненең ачышларын файдалана. Маҗаралы ҽдҽбиятта исҽ аларның барысы да чагылыш табарга мҿмкин. Детектив роман бҿек гакълый үзгҽреш чорында туа, дилҽр. Бу жанрдагы ҽсҽрлҽрне язганда теге яки бу фҽн ҿлкҽсеннҽн мҽгълүматлар китерелҽ, ҽдҽбият, шул исҽптҽн язучылар, үзлҽре телҽсҽ-телҽмҽсҽ, фҽн ҽһеллҽренҽ ҽверелҽлҽр. «Жюль Верн
18
безнең ҿчен Стефенсонга, Уаттка, Дизельгҽ тиң, ҽ Яңа заман фантастлары Эйштейн, Винер, Курчатов белҽн бер рҽткҽ куела ала дигҽн сүзлҽр шуның белҽн бҽйле.
Ҽдҽби ҽсҽрлҽрнең кайсысын гына алсак та, сюжет-композиция нигезендҽ конфликт ята, маҗаралы ҽдҽбиятта, детектив ҽсҽрлҽрдҽ бу конфликт тагын да кискенлҽшҽ. Үз чиратында, конфликтка да тҿрле факторлар тҽэсир итҽ ала. Мҽсҽлҽн, авторның геройга карата булган симпатиясе, яки киресенчҽ, антипатиясе. Бу гомумҽн маҗаралы ҽдҽбиятка, детектив ҽсҽрлҽргҽ хас үзенчҽлек булып тора. Маҗаралы ҽсҽр авторы үз симпатиясен һҽм антипатиясен укучыга мҽҗбүрилҽп тага.
Шундый ук күренеш белҽн без татар маҗаралы ҽдҽбиятында да очрашабыз. М. Насыйбуллин ҽсҽрлҽренең тҿп персонажы Гайнан Ибраһимовка, Ф.Галиев иҗатында – Сҿлҽйманов, Никитин («Урманчы ҿенең сере»), Мостафин («Ҿрҽк эзеннҽн»), Сҽмигуллин («Тикшерүче Сҽмигуллин сҿйлҽгҽннҽрдҽн») һ.б., Р.Сҽгъди ҽсҽрлҽрендҽ Рҽкыйп белҽн Гамилгҽ, һ.б. җинаятьне ачкан кешелҽргҽ, аларның тарафдарларына карата авторларның ачык симпатиясе сизелҽ, җинаятьчелҽр (Алмаз («Каргыш»), Мишка Косов («Урманчы ҿенең сере»), Гапонин («Күктҽн иңгҽн дҽлил») һ.б.) киресенчҽ, антипатия белҽн сурҽтлҽнҽ. Язучыларның берникадҽр максимализмы да чагылыш таба: уңай геройлар артыгы белҽн уңай, тискҽре геройлар абсолют начар сыйфатлар ярдҽмендҽ бирелҽлҽр.
Әдәбият
1. Вулис А. В мире приключений. Поэтика жанра / А. Вулис. –
М.: Советский писатель, 1986. – С. 99.
2. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б.7.
3. Макркулан Я. Зарубежный кинодетектив. Опыт изучения
одного из жанров буржуазной массовой культуры / Я. Маркулан. – Л.: «Исскуство», Ленингр-е отдел-е., 1975. – С. 22.
Конфликт бирелеше һәм тӛп персонажлар
Детектив ҽсҽрлҽрнең конфликты башка тҿр ҽсҽрлҽрнекеннҽн нык аерылып тора. Ул, ҽйтерсең лҽ, детективның нигезен тҽшкил итүче
19
каршылык бер-бҿтенгҽ ҽверелгҽн ике конфликттан хасил була. Беренчесе – җинаятьче белҽн корбан арасында, икенчесе – җинаятьне ачучы белҽн җинаятьче конфликты. А.Николюкин фикеренчҽ, алар ҽсҽрдҽ янҽшҽ, капма–каршы хҽрҽкҽт итеп үсҽлҽр: беренчесе икенчесенең чиклҽрендҽ табыла, беренчесенең чишелеше икенчесе ҿчен экспозиция булып тора. Икенче сызыкның чишелеше җинаять хакында хҽбҽр итҽ, аннары тикшерү барышында җинаять картинасы тергезелҽ, ул бары тик җинаятьчене фаш итү моментында гына бербҿтенгҽ җыйналып бетҽ. Гадҽттҽ, укучы баштан икенче, ҽ аннан соң гына конфликтның беренчесе белҽн таныша. Моның нҽтиҗҽсе буларак, тексттагы диспропорция күзгҽ бҽрелеп тора. Ҽсҽрнең зуррак ҿлеше җинаятьне ачуга, ҽ икенче, кечерҽк ҿлеше, җинаятьнең үзен сурҽтлҽүгҽ багышлана, лҽкин композициянең ике элементы да бер бҿтен фигураның симметрик ҿлешлҽре рҽвешендҽ кабул ителҽ.
Конфликттан чыгып, детектив ҽсҽрлҽрнең тҿп персонажлары да билгелҽп ачыклана: корбан, җинаятьче һҽм жинаятьне ачучы кеше. Детективның персонажлар системасында тҿп ҿч геройны билгелҽп була, корбан, җинаятьче, шымчы, соңгы икесенең капма-каршы куелуында яхшылык белҽн начарлык конфликты ачылып бирелҽ». Бу шулай ук – детектив ҽсҽрнең тҿп үзенчҽлеклҽреннҽн берсе.
Әдәбият
1. Вулис А. В мире приключений. Поэтика жанра / А. Вулис. –
М.: Советский писатель, 1986. – С. 99.
2. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б.8.
3. Литературная энциклопедия терминов и понятий. / Под ред.
А.Н. Николюкина. – М.: НПК Интелвак, 2003. – Стб. 221.
Мажаралы әсәрләрдә конфликт бирелеше һәм тӛп персонажлар
(Р.Сәгъдинең, М.Насыйбуллинның һ.б. әсәрләре мисалында)
Р. Сҽгъдинең «Каргыш» ҽсҽрендҽ беренче корбан – Айсылу, җинаятьне тикшерү барышында аның егете Рҽкыйп, дус кызы Фурсилҽ дҽ корбаннарга ҽверелҽлҽр. Айсылуны кҿчлҽп үтергҽн тҿп җинаятьче исҽ – Азат. Катлаулы җинаять пҽрҽвезен Хҽниф белҽн таныш милиция хезмҽткҽре Гамил чишҽ.
20
М. Насыйбуллин ҽсҽрлҽрендҽ корбаннарның тҿрлесе бар. Кибет яки касса, фатир басылса, берҽр нҽрсҽ урланса – билгеле, корбан булып сатучы яки кассир, йорт хуҗасы һ.б. тора. «Яшерен касса»да Хҽят Солтанова – яшь сатучы кыз корбанга ҽверелҽ, аны хҽтта кулга да алалар; җинаятьчелҽр исҽ кибет директоры Шҽмсениса Габбасова белҽн Мҿҗибҽ Касыймова булып чыга. «Күктҽн иңгҽн дҽлил»дҽ бакча сакчысы Пахомовның үле гҽүдҽсе табыла, җинаятьче Гопонин икҽне ачыклана. «Тукран тҽүбҽсе» ндҽ Нҽҗия Абдуллина үз йортында кайчы белҽн үтерелҽ, аның гомере Хҽбир Дҽүлиев аркасында ҿзелүе раслана һ.б. Бу һҽм күп кенҽ башка җинаять эшлҽрен прокуратура тикшерүчесе Гайнан Ибраһимов алып бара, чишелүгҽ китереп җиткерҽ.
Маҗаралы ҽсҽрдҽ конфликт, гадҽттҽ, кульминация, кульминацион нокта белҽн бҽйле. Детективта җинаятьче белҽн шымчы арасындагы конфликт кульминацион ноктага туры килҽ. Корбан белҽн җинаятьче арасындагы конфликт сҽбҽплҽре, башка детальлҽр шунда ук ачыклана.
Конфликтны, композициянең кайсы ҿлешендҽ барлыкка килүенҽ карап, конфликт-тҿенлҽнеш һҽм конфликт-чишелешкҽ бүлеп карау мҿмкин. Детектив ҽсҽрлҽрдҽ конфликтның икесен дҽ күзҽтеп була. Ҽйткҽнебезчҽ, конфликт-тҿенлҽнеш корбан белҽн җинаятьче арасында – ул безгҽ түбҽндҽге рҽвештҽ аңлатыла: «корбанның үзен җҽфалаучылар белҽн килешмҽве»1. Конфликт-чишелеш исҽ шымчы белҽн җинаятьче арасында туа, бу конфликт ярдҽмендҽ барысы да ачыклана, чишелҽ. Аның тагын бер ретроспектив бурычы бар – бҿтен сорауларга җавап биреп бетерү. Конфликтның ике тҿрле булуы детективның югарыда билгелҽнгҽн үзенчҽлегенҽ дҽ нисбҽтле.
Һҽр ҽйбернең башлангычы булган кебек, ҽдҽби ҽсҽрнең да башлангыч ноктасы бар. Ул да булса – тҿенлҽнеш. Маҗаралы ҽсҽрлҽрнең тҿенлҽнеше башка тҿр ҽсҽрлҽр тҿенлҽнешеннҽн аерылып тора. Вулис үзенең хезмҽтендҽ аны кешенең балачак вакыты белҽн тиңли: вакыйгалар ҽле билгесез, барысы да алда булачак.
Әдәбият
1. Насыйбуллин М. Тукран тҽүбҽсе: Повесть һҽм хикҽялҽр –
Казан: Татар. кит. нҽшр., 1997.
2. Галиев Ф. Үтерүче янында йҿри: Повестьлар һҽм хикҽялҽр / И.
Бҽдретдинов тҽрҗемҽсе.– Казан: Татар. кит. нҽшр., 1994.
1
Вулис А. В мире приключений. Поэтика жанра / А. Вулис. – М.: Советский писатель, 1986.
С. 107.
36
Шунда ук, С. 108.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]