Добавил:
ivanov666
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз:
Предмет:
Файл:Әдәби әсәрләрне анализлауның принцип һәм алымнары (детектив әсәрләр мисалында). Принципы и приемы анализа литературных произведений (на примере детект
.pdf
21
Тӛенләнеш
Детектив ҽсҽрнең тҿенлҽнеше кинҽттҽн, кискен башланып китҽ.
Монда башлам тҿенлҽнеш булып түгел, ҽ композициянең башка
элементлары рҽвешендҽ килергҽ мҿмкин: чишелеш, кульминацион
нокта. Ҽйткҽнебезчҽ, детектив ҽсҽрлҽргҽ серлелек хас, ҽ тҿенлҽнешнең
ҽлеге варианты моңа ярдҽм итҽ. Ҽсҽрдҽге сурҽтлҽнүче вакыйгалар
укучы күзеннҽн яшеренҽ һҽм ҽсҽр барышында аз-азлап ачылып баралар.
Мисал итеп китергҽн ҽсҽрлҽрнең барысында да диярлек җинаять
эзе инде беренче битлҽрдҽ үк укучының күзенҽ чалына. «Наҗия
Абдуллинаның гҽүдҽсе идҽндҽ йҿзтүбҽн ята иде», «Кассаны басканнар,
ҽби»,«Мин кеше үтердем...» һ.б.
А. Вулис тҿенлҽнешнең ике категориясен аерып күрсҽтҽ:
вакыйгалы һҽм вакыйгалы булмаган. Беренчесе, үз чиратында, тагын
икегҽ тармаклана: турыдан–туры башланучы, сере булмаган башлам
һҽм читлҽтеп башланучы, ҽсҽрнең уртасыннан аерылып чыкканы,
«серле», традицион детектив ҽсҽрдҽге кебеге.
Алда китерелгҽн ҽсҽрлҽрнең барысына да классик, читлҽтеп
башлану хас, ҽсҽрнең сере бар, билгесез җинаятьче образы кулланыла.
Турыдан-туры башламлы ҽсҽрлҽргҽ мисал итеп Ф. Галиевнең
«Тҽүбҽ»сен, М.Насыйбуллинның «Алтын алка»сын китереп була.
Беренчесендҽ шофер Мохтарның бодай урлавы, соңыннан бодай кырын
янгыннан коткарып, үзенең үлем дҽрҽҗҽсенҽ җитеп җҽрҽхҽтлҽнүе, җан
бирер алдыннан участок инспекторы Кашаповка тҽүбҽ итүе тасвирлана.
Икенче ҽсҽрдҽ җинаятьчелҽрнең фатир басарга ҽзерлҽнүе, милиция
хезмҽткҽрлҽренең моны белеп, җинаятьне кисҽтүлҽре сурҽтлҽнҽ.
Детективның тҿенлҽнеше үсештҽ, динамикалы булса да, үз эчендҽ
күп кенҽ талҽплҽргҽ җавап бирергҽ тиеш. Ул объектив тирҽлек, хҽлхалҽт, җинаять фоны булдыруны талҽп итҽ. Укучыга аларны тҿрле
персонажлар, вакыйга шаһитлары, хҽтта җинаятьче үзе дҽ сҿйли ала.
Ҽлеге экспозиция маҗаралы ҽсҽрлҽрдҽ алга юнҽлү, кузгалып китү ҿчен
кирҽк. Детектив геройларына ул үткҽннҽрне ачыкларга ярдҽм итҽ,
формаль яктан укучы, тҿп персонажлар белҽн бергҽ, ҽсҽрнең
экспозициясен эзли: «Башламда безгҽ тҽкъдим ителгҽн материал ул –
асылда, экспозициянең кыйпылчыклары, дҽлиллҽре. Без ҽсҽр буе
шымчы белҽн бергҽлҽп, ҽдҽбият белеме ноктасыннан караганда,
экспозициянең тергезелүен күзҽтҽбез; эчтҽлек ягыннан ниндидер
Шерлок Холмс җинаятьчелҽрне эзли, формаль яктан – экспозицияне».

22
Тҿенлҽнеш вакыйгаларының урынын билгелҽүдҽ сюжет шулай ук
мҿһим роль уйный, хҽтта маҗаралы ҽсҽрнең жанрын билгелҽүче фактор
була ала. Үзенең функциональ яктан күпмҽгънҽлелеккҽ ия булмавына
карамастан ул, аерым ҽсҽр кебек үк, җентекле анализ талҽп итҽ. Шулай
да, тҿенлҽнеш нинди генҽ булмасын ул – функциональ тҿшенчҽ,
билгеле бер маҗаралы вакыйганың башы.
Маҗаралы ҽсҽрнең тҿенлҽнешендҽ бирелгҽн ситуацияне «ҽсҽр
башламының ахыры» дип атап булыр иде. Детектив ҽсҽрнең
тҿенлҽнеше җинаять һҽм аны ачыклаудан башланып китҽ. Логик яктан
бу дҿрес, ҽмма җинаять – моңа хҽтле булган вакыйганың нҽтиҗҽсе. Үз
чиратында, бу вакыйгалар хикҽялҽүче ҿчен дҽ ҽһҽмиятле. Димҽк,
җинаятьне ачыклау вакыйгасы ҽсҽр башының ахыры булып чыга.
Автор хикҽялҽүне «ахырдан» алып китсҽ дҽ, маҗаралы
вакыйганың башына ҽйлҽнеп кайтырга тиеш. Еш кына тҿенлҽнештҽ
кульминацион мотивларны очратырга мҿмкин. Детективта
кульминацион мотивны корбанның үле гҽүдҽсенҽ юлыгу белҽн тиңлҽп
була. Шулай итеп, композицион яктан ҽлеге алым детектив ҽсҽрнең
тагын бер үзенчҽлеге рҽвешендҽ карала ала.
Әдәбият
1. Вулис А. В мире приключений. Поэтика жанра / А. Вулис. –
М.: Советский писатель, 1986. – С. 141
2. Галиев Ф. Урманчы ҿенең сере /Ф. Галиев // Үтерүче янында
йҿри: Повестьлар һҽм хикҽялҽр / И. Бҽдретдинов тҽрҗемҽсе.– Казан:
Татар. кит. нҽшр., 1994. – Б. 5.
3. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б.8.
4. Насыйбуллин М. Тукран тҽүбҽсе / М.Насыйбуллин // Тукран
тҽүбҽсе: Повесть һҽм хикҽялҽр – Казан: Татар. кит. нҽшр., 1997. – Б.
317.
Кульминация. Кульминациянең үзенчәлекләре
Детектив ҽсҽрдҽ ике тҿр: җинаятьче белҽн корбан һҽм җинаятьче
белҽн җинаятьне ачучы конфликтлары билгелҽнҽ. Тҿенлҽнештҽге
кульминацион мотив нҽкъ менҽ конфликтның беренчесенҽ карый, ҽмма
ҽсҽр башында ул ҽле яшерен рҽвештҽ тҽкъдим ителҽ. Тҿенлҽнештҽ

23
чишелеш мотивлары, кульминацион мотивлар булу укучының ҽсҽр
белҽн кызыксынуын киметми, ҽ киресенчҽ, арттырып кына җибҽрҽ.
Ҿстҽвенҽ, мондый алымнар чишелешнең ничек булуына да берникадҽр
ишарҽ ясыйлар.
Маҗаралы ҽсҽрлҽр тҿзелешендҽге тҿенлҽнеш белҽн чишелеш
кебек компонентлар турында сүз алып барганда, ҽдҽбият теориясе
аларны үзара хронологик тҽртиптҽ урнаштыра. Ягъни без тҿенлҽнешне
ҽсҽрнең башында, ҽ чишелешне ахырында итеп күз алдына китерҽбез.
Моннан чыгып, уртасы да булырга тиеш: ҽлеге урта – кульминация.
Сюжетның иң кызык, иң четрекле, иң авыр һ.б. вакыйгалары нҽкъ шул
«уртага» туры килҽ дҽ инде. Кульминация – хҽрҽкҽтнең беренче
нҽтиҗҽсе, ахырның башлануы яки, проблемага икенче яктан караганда,
башламның ахыры.
Детективны күз алдына китерик. Ҽсҽрнең беренче битлҽреннҽн
диярлек укучы корбанга, үле гҽүдҽгҽ тап була. Моңа кайтаваз реакция –
хис-тойгының кискенлҽшүе, эмоциональлек күзҽтелҽ. Җинаятьне
ачучы, шымчы кеше үтерелүне бүтҽнчҽ кабул итҽ алмый. Укучы ҿчен
бу вакыйга – язучы фантазиясе, ҽ җинаятьне ачучыга китап
битлҽрендҽге тормыш реаль, уйлап чыгарылмаган. Димҽк, аның хистойгылары укучыныкына караганда күпкҽ кҿчлерҽк, куҽтлерҽк. Ҽдҽбитеоретик аңлатмаларга күчерсҽк, моны кульминация дип атарга
мҿмкин.
Кульминациянең шартлылыгы турында да ҽйтмичҽ булмый.
Тҿенлҽнеш белҽн чишелешнең вакыты, урыны билгеле. Алар сюжет
сызыгы, вакыйгалар агышы белҽн бҽйлҽнгҽннҽр. Тҿенлҽнеш белҽн
вакыйга ачыла, чишелеш белҽн тҿгҽллҽнҽ. Кульминация исҽ баш
геройның сюжет сызыгындагы билгеле бер ноктада булган эмоциональ
күңел күтҽренкелегеннҽн, хис-кичерешлҽренең активлашуыннан
гыйбарҽт. Ҽсҽрлҽрдҽ, бигрҽк тҽ романнарда, мондый тҿп геройлар
берничҽ дҽ булырга мҿмкин. Димҽк, кульминация дҽ берҽү түгел, ҽ
берничҽ була ала. Детективта ике тҿр кульминация күзҽтелҽ: беренчесе
– җинаятьнең дҽлиленҽ, яки үле гҽүдҽгҽ юлыгу; икенчесе – җинаятьчене
фаш итү.
Ҿстҽвенҽ, маҗаралы ҽсҽрлҽрдҽ ялган кульминация эффекты
кулланыла ала. Бу язучы тарафыннан махсус булдырыла. Мондый
алым, нигездҽ, детектив ҽсҽрлҽрдҽ еш очрый. Җинаятьче табылды
дигҽндҽ генҽ, шик тҿшкҽн затның җинаятьче түгеллеге ачыклану –
ялган кульминациягҽ мисал.

24
Шулай итеп, детектив ҽсҽрлҽрнең кульминациясенҽ караган
үзенчҽлеклҽрне аерып чыгардык: алар – тҿп кульминациянең
җинаятьчене фаш итүгҽ бҽйле булуы, ялган кульминация эффектын
куллану.
Р. Сҽгъдинең «Каргыш» ҽсҽрендҽ Хҽнифнең Рҽкыйптан шиклҽнүе,
«Яшерен касса»да (М. Насыйбуллин) гаепсез Хҽятне кулга алулары,
Ф.Батталның «Җиденче хатынны коткару» ҽсҽрендҽ бер дҽ гаебе
булмаган Нур Сафадан шиклҽнү һ.б. – ялган кульминация алымына
мҿрҽҗҽгать итү үрнҽклҽре.
Әдәбият
1. Вулис А. В мире приключений. Поэтика жанра / А. Вулис. –
М.: Советский писатель, 1986. – С. 149-154.
2. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б.11.
3. Насыйбуллин М. Тукран тҽүбҽсе: Повесть һҽм хикҽялҽр –
Казан: Татар. кит. нҽшр., 1997.
Чишелеш. Чишелешнең үзенчәлекләре
Ҽдҽби ҽсҽрнең чираттагы композицион элементы – чишелеш.
Маҗараларга, вакыйгаларга, хҽрҽкҽткҽ бай булган тҿенлҽнеш белҽн
кульминациягҽ караганда, маҗаралы ҽсҽрлҽрнең чишелеше күпкҽ
тыйнаграк. Шул ук вакытта ул үзенең күптҿрле вариантлары белҽн дҽ
мактана алмый. Маҗаралы ҽсҽрлҽрнең гадҽти чишелеше позитив
рҽвештҽ бирелҽ: бар да ҽйбҽт, бар да яхшы; шуңа нисбҽтле инглиз сүзе
«хеппи энд» (бҽхетле финал) инде атама кебек кабул ителҽ башлаган.
Чишелешнең башка варианты укучы тарафыннан кабул да ителмҽс иде.
Негатив компоновка сҿйлҽнҽ торган тарихка маҗаралы тҿс бирмҽс.
Ҽмма барлык маҗаралы ҽсҽрлҽрнең чишелеше дҽ мондый түгел,
бҽхетле чишелеш булмаска да мҿмкин.
Инсаф Дҽүлитовның «Урам гафу итми» детектив повесте
шундыйлардан. Яшь язучы провинциаль шҽһҽрдҽ яшҽүче яшьлҽрнең
тормышын сурҽтлҽп бирергҽ торыша. Авторның яшьлҽрнең үзара
мҿнҽсҽбҽтлҽрен тасвирлауда, җинаятьчел тҿркемнҽр тҿзеп үзара
сугышып, кеше талап, алдап йҿрүлҽрен сурҽтлҽнүеннҽн ялган
романтизм җиле исҽ. Ҽсҽр ахырында мондый романтизм нҽтиҗҽлҽре дҽ

25
аянычлы – геройларның кайберлҽре тҿрмҽгҽ элҽгҽ, кемдер вафат була.
Повестьның баш герое Саша да сигез елын тҿрмҽдҽ калдырып, кайнар
нокатларның берсендҽ вафат була.
Маҗаралы ҽсҽрнең чишелеше, ҿстҽвенҽ, моңсу кҽеф тудыра.
Барлык сорауларга җавап табылды, аңлашылмаучылыклар хҽл ителде,
маҗаралар тҽмамланды. Шулай итеп, чишелеш, нҽтиҗҽлҽре ягыннан,
үзе үк ҽсҽрнең тҿп маҗарасына ҽверелҽ. Маҗаралы ҽсҽрнең идеясе,
мҽсҽлнең нҽсихҽте кебек үк, аның соңгы битлҽрендҽ бирелҽ.
Детективның чишелеше кҿтелмҽгҽндҽ, кинҽттҽн була. Гадҽттҽ,
җинаятьчене фаш итү ҽсҽрнең соңгы битлҽренҽ туры килеп,
персонажларны һҽм укучыны шаккаттырырга тиеш. Җинаятьче алдан
ук аталса, укучыга күрсҽтелсҽ, аны тотуга, фаш итүгҽ, үтерү мотивлары
һ.б. ачу буенча кҿтелмҽгҽнлеккҽ нигезлҽнгҽн эшлҽр алып барыла.
Чишелешнең үзендҽге ниндидер яңа вакыйгалар, яңа персонажлар
агышы моңа хҽтле булганнардан чыгып кына анализлана.
Язучылар яңа романнарда иске геройларга мҿрҽҗҽгать иткҽндҽ,
алдагы ҽсҽрнең чишелешеннҽн тайпылырга тиеш була. Геройның
тормышын алга таба алып барырга, үстерергҽ телҽк барлыкка килү,
ҽсҽрне дҽвам итү яңа ҽсҽрнең чишелешен үзгҽртүне талҽп итҽ.
М. Насыйбуллинның Гайнан Ибраһимовы – шундый персонаж:
бер ҽсҽрдҽ ул – ҽле яшь тикшерүче, алга таба инде җитлеккҽн,
тҽҗрибҽле прокуратура хезмҽткҽре рҽвешендҽ килеп керҽ. Ф.
Галиевнең «Тикшерүче Сҽмигуллин сҿйлҽгҽннҽрдҽн» ҽсҽре
Сҽмигуллин Рҽвил Идрисовичның истҽлеклҽре рҽвешендҽ бирелҽ.
Чишелешкҽ күзгҽ-күз, кара-каршы утырып сүз алу күренеше
характерлы. Автор персонжларны тҿрле яклап ача, ҽсҽр ахырында
капма-каршы утыртып җавап алдыра. Маҗаралы ҽсҽр герое тик кенҽ
бер урында утыра алмый, билгесезлек аның күңелен борчый, аның ҿчен
барысы да ачык булырга тиеш. Автор аңа ярдҽм итҽ, дошманнары белҽн
очраштыра. Бу очрашуның, сүз алышуның шаһиты – укучы үзе.
Детективта ҽлеге очрашу җинаятьче белҽн бҽйле.
Ҽсҽрнең чишелеше күтҽрелгҽн барлык проблемаларга җавап
бирергҽ тырыша, ҿстҽвенҽ тҿенлҽнеш – кульминация белҽн
бҽйлҽнештҽ, ҽсҽрне бер-бҿтенгҽ оештырып, тулы бер рҽсем булдыручы
мҿһим компонент. Шуңа карамастан, телҽсҽ кайсы чишелешнең
орлыклары тҿенлҽнеш белҽн кульминациядҽ салынып, аның тонын
билгелилҽр. Чишелеш элегрҽк туфракка ташланган орлыклардан үсеп
чыга.

26
Әдәбият
1. Вулис А. В мире приключений. Поэтика жанра / А. Вулис. –
М.: Советский писатель, 1986. – С. 184-189.
2. Галиев Ф. Үтерүче янында йҿри: Повестьлар һҽм хикҽялҽр / И.
Бҽдретдинов тҽрҗемҽсе.– Казан: Татар. кит. нҽшр., 1994.
3. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б.12.
4. Насыйбуллин М. Тукран тҽүбҽсе: Повесть һҽм хикҽялҽр –
Казан: Татар. кит. нҽшр., 1997.
Сюжет. Ялган сюжет сызыгы. Сюжет үзенчәлекләре
Детектив ҽсҽрлҽр ялган, укучының игътибарын икенче якка алып
китүче мотивлар белҽн баетыла. Ялган сюжет сызыклары детективка
шулай ук хас. Бу эпизодлар ярдҽмендҽ игътибар тҿп персонажга түгел,
ҽ ярдҽмчел, икенче пландагы персонажга юнҽлдерелҽ. Аудиториягҽ
икенчел персонажлар язмышы ҽһҽмиятлерҽк дигҽн фикер җиткерелҽ.
1960 – 70 еллар совет детективларына хас үзенчҽлек берҽр ягымлы карт
бабайның җинаятьче «пахан» булуы – моңа мисал.
М. Насыйбуллинның «Күктҽн иңгҽн дҽлил» повестенда ялган
сюжет сызыгы түбҽндҽгечҽ бирелҽ: Женя Шумбутский Пахомовның
үтерелүен үз ҿстенҽ ала, гаебен таный, шул ук вакытта тикшерү эшен
бутап бетерҽ, җинаятьнең ничек башкарылу рҽвешен тҿгҽл аңлатып
бирҽ алмый. Гайнан Ибраһимов Женяның кемнедер яклап, үз ҿстенҽ яла
якканын сизҽ. Нҽтиҗҽдҽ чын үтерүче Гапонин кулга алынып, фаш
ителҽ.
Детектив ике үзҽк сюжеттан гыйбарҽт була. Тышкы сюжетны
җинаятьне ачучы алып бара, эчке сюжетны – җинаятьче. Җинаять
эзлҽре, дҽлиллҽре җинаятьче белҽн аны ачучы арасындагы очрашу
нокталары рҽвешендҽ кабул ителергҽ мҿмкин. Җинаятьне ачыклаучы
чишелеш ҽлеге ике тҿп персонажның, ике сюжет линиясенең кисешү
ноктасына китерҽ.
Детективның кайбер сюжетлары үзара тоташмаган,
аңлашылмыйлар, икенчелҽре исҽ «ялгыш» шҽрехлҽнеп урнаштырылган.
Җинаятьне ачу белҽн шҿгыльлҽнгҽн кешенең эше исҽ бу югалган
сюжет вакыйгаларын бергҽ җыеп, туплап, ялгышлыкларны тҿзҽтеп,

27
логик яктан эшкҽртеп реставрациялҽү. Шулай итеп, аналитик, логик
фикер йҿртү детективның чираттагы үзенчҽлеге дисҽк, ялгыш булмас.
Әдәбият
1. Вулис А. В мире приключений. Поэтика жанра / А. Вулис. –
М.: Советский писатель, 1986. – С. 184-186.
2. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б.15.
Ретроспекция алымы. Вакыт.
Вакыйгалар агышына килсҽк, детектив жанрга ретроспекция
алымына мҿрҽҗҽгать итү хас. Ягъни ҽсҽр вакыйгаларының туры
юнҽлеше, агышы чигенешлҽр белҽн чиратлашып килҽ. Үткҽнгҽ кайту
ярдҽмендҽ автор элек булган яшерен, ачылып бетмҽгҽн, укучыга
билгесез вакыйгаларны кертҽ, сюжет сызыгын тулыландыра, баета.
Ҽсҽрдҽге ак тапларны, бушлыкларны тутыра, детектив сюжетына
бҿтенлек ҿсти.
Детективта вакыт геройларны дифференциациялҽргҽ ярдҽм итҽ.
Җинаять вакытында теге яки бу персонаж кайда булуына карап, аның
җинаятьчеме–түгелме икҽнлеге турында сүз йҿртергҽ мҿмкин.
Детективта вакыт структурасы, тҿзелеше үзенчҽлекле, бүтҽн тҿр
маҗаралы ҽсҽрлҽрнекеннҽн аерылып тора. Булган вакыйганы үзгҽртү
мҿмкин түгел: нокта куелды, җинаять башкарылды. Укучы ҽсҽрне
күзҽтҽ башлаганда, вакыт инде туктап калган, хҽрҽкҽтсез. Ҽлеге вакытвакыйга анализлана башлый: кемнең, кайда булганы яки киресенчҽ,
булмаганы ачыклана. Җинаять вакыты сҽгатенҽ, минутына, хҽтта
секундына хҽтле ачыкланып, җинаятьчене фаш итүгҽ китерергҽ
мҿмкин, чҿнки детективта вакыт белҽн кеше тҽңгҽллҽшү очрый:
билгеле бер вакытка билгеле бер зат кына нисбҽтлҽнҽ (җинаятьче).
Вакыт – ҽсҽр анализлауның бер инструменты да ҽле. Еш кына классик
детектив ҽсҽрлҽрдҽ вакыйгалар агышы хронологик таблица рҽвешенҽ
китереп бирелҽ. Бу таблицага персонажларның барлык эш–гамҽллҽре
кертеп карала.
Шул ук вакытта детективта сҽгатенҽ, минутына кадҽр тҿгҽллек
талҽп ителмичҽ, ҽмма кинаяле рҽвештҽ «кайчан» соравы яңгыравы

28
ихтимал. Кеше белҽн вакыйгалар тҽңгҽл килергҽ яки килмҽскҽ
мҿмкиннҽр.
Кайбер детектив ҽсҽрлҽр башыннан ахырына хҽтле бер-берсен
алыштырып килҽ торган җинаять агышы версиялҽреннҽн тора. Алар
тҿрле персонажлар күзлегеннҽн, үзлҽренең күргҽннҽрен ҿстҽп,
тулыландырып сҿйлҽнҽ, шымчы күзалламасының каралама варианты
булдырыла, ҽ ахырдан исҽ, барлык ак таплар билгеле булгач, хакыйкать
ачыла, ул еш кына җинаятьченең тҽүбҽсе, үкенүе рҽвешен ала.
Әдәбият
1. Вулис А. В мире приключений. Поэтика жанра / А. Вулис. –
М.: Советский писатель, 1986. – С. 226-228.
2. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б.16-17.
Тӛп персонажлар
Жанр талҽплҽренҽ буйсынып, җинаятьче детективта официаль
фаш ителгҽнче үк укучы белҽн таныштырыла. Җинаять эшенең
мотивлары шулай ук күз алдында булуы ихтимал. Лҽкин аларны
турыдан-туры күрсҽтү юк, бары тик материаллар туплау дҽвамында
конкретлаштырылалар гына.
«Яшерен касса» повестенда кибет директоры Габбасова белҽн
беренче биттҽ үк танышабыз, «Каргыш» ҽсҽрендҽ Алмазның кафеда
күңел ачып йҿргҽнен күрҽбез, «Күктҽн иңгҽн дҽлил» ҽсҽрендҽ Гапонин
турында мҽгълүматлар ҽсҽр барышында бирелҽ һ.б.
Детектив ҽсҽрлҽрне җинаять эзлҽреннҽн (дҽлил) башка күз алдына
китерергҽ мҿмкин түгел. Детектив ҽдҽбиятта ҽйберлҽр мҿһим урын
алып торалар. Дҽлиллҽр җинаятьне ачуга катнаша һҽм укучыга булган
хҽллҽрне «сҿйлҽп» бирҽлҽр. Башта аларга беркем дҽ игътибар итмҽскҽ
мҿмкин, алга таба җинаятьнең очына чыгып, дҽлиллҽр үз урыннарына
баскач, ни ҿчен кирҽк булганлыгы беленҽ. Шулай итеп, дҽлил
вакытның ҿч тҿрле формасына да йогынты ясый – бүген табыла,
кичҽгесе турында сҿйли, иртҽгҽ кирҽге чыгып, барысын да ачыклый.
«Күктҽн иңгҽн дҽлил»дҽ урланган ҽйберлҽр, мылтык, аяк эзлҽре –
дҽлил; «Тукран тҽүбҽсе»ндҽ үтерелгҽн хатынның сҽгате;
«Хакыйкать»тҽ ике мылтык; «Бҿке» ҽсҽрендҽ җинаятьченең тикшерүче

29
алдында үз тешлҽре ярдҽмендҽ ачкан бҿке һ.б. ҽйберлҽр дҽлил
сыйфатында катнаша.
Детектив серен чишүгҽ автор ике тҿрле юл белҽн килҽ ала.
Беренчесе, эзне ҽдҽби-интуитив (интуитивно-художественный) табуга
нигезлҽнеп, детектив–шымчы яки башка тҿрле профессия вҽкиллҽренең
үзлектҽн эшлҽве рҽвешендҽ бирелҽ ала. Икенчесендҽ – фҽнниҗитештерү (производственно-научный) алымы ярдҽмендҽ – күз
алдыбызга хокук саклау оешмаларының вҽкиллҽре килеп баса. Беренче
тикшерүче берүзе генҽ эш итсҽ, икенчесе дҽүлҽт эшендҽ саналып, тулы
бер штат кешелҽр, ярдҽмчелҽр белҽн бергҽлҽп серне чишҽ. С. Моэм исҽ
детектив чишүчелҽрнең ҿч тҿрен билгели: полиция, шҽхси шымчылар
һҽм махсус белеме булмаган, очраклы рҽвештҽ детективка ҽверелгҽн
кешелҽр («любители»).
М. Маликова, Р. Сҽгъди һ.б. ҽсҽрлҽрендҽ тикшерү эшлҽрен гади
кешелҽр – шоферлар, тҿзүчелҽр, язучылар һ.б. алып бара. М.
Насыйбуллин, Ф. Галиев, Р. Ишморатова, Ф. Баттал ҽсҽрлҽре исҽ чишү
юлының икенчесенҽ туры килҽ. Аларның ҽсҽрлҽрендҽ тикшерүче
Ибраһимов, Сҽмигуллин, Мостафин, лейтенант Зҿлфҽт Мҽрданов,
тикшерүче Сафуан Кҽримов һ.б. барысы да хокук саклау оешмаларында
хезмҽт итҽлҽр.
Маҗаралы ҽдҽбият персонажы чын герой рҽвешендҽ күз
алдыбызга килеп баса. Ул, башка тҿр ҽдҽби персонажлардан аермалы
буларак, чын эпик геройга, каһарманга, батырга тиң. Герой – кеше
рухының маҗара фонында иң югары золым булып аңлашылган
явызлыкка һҽм торгынлыкка каршы кҿрҽшергҽ тҽвҽккҽллҽүче.
Маҗаралы ҽсҽр героеның тҿп сыйфатлары – акыл һҽм зирҽклек, шулар
ярдҽмендҽ детективта аңа җинаятьне ачарга туры килҽ. Ҽсҽрдҽ
җинаятьчене фаш итҽ алган кешенең уй-фикерлҽре, күзҽтүлҽре,
ялгышлыклары сюжет сызыгын тҽшкил итүче тҿп элементлардан
булып тора.
Детектив ҽсҽр җинаятьчедҽн башка мҿмкин түгел. Детектив –
җинаятькҽ корылган ҽсҽр, димҽк, җинаятьне башкарган зат кирҽк. Бу
персонаж ҽсҽрнең идея-сҽнгати тҿзелешен барлыкка китерүче
нигезлҽрдҽн санала. Ҽсҽрдҽ җинаятьче күренеп торган персонаж
булырга тиеш, бу вазифаны тҿссез, эшкҽртелеп бетерелмҽгҽн геройга
тапшыру укучының җинаятьче белҽн кызыксынмавына китерер иде.
Артык тулы канлы персонаж, үз чиратында, киресенчҽ, укучыда уңай
симпатия тудырып, ул хҿкемгҽ тартылгач, каршылыклы бҽямҽлҽр
тудыра ала. Ҽгҽр дҽ җинаятьче артык начар бирелсҽ, укучы

30
җинатьченең кем икҽнен ҽсҽр башында ук белеп, детективны ахырына
кадҽр укып чыкмаска да мҿмкин.
Детективта икенче пландагы персонажлар – үзлҽренҽ йҿклҽнгҽн
ярдҽмче функциялҽрне башкаручылар гына, алар ҽсҽрнең тҿп идеясенҽ,
темасына, композициясенҽ йогынты ясый алмыйлар. Ҽсҽрдҽ булырга
яки булмаска да мҿмкин, аларны икенче персонажлар белҽн алыштыру
берни тормый. Бу очракта ҽсҽрнең аерым детальлҽре генҽ үзгҽрер.
Детектив ҽсҽрлҽрнең тагын бер үзенчҽлеге – геройларның һҽм
вакыйгаларның хронологик тҽртиптҽ урнашуына карап, эмоциональ бҽя
бирү. Ҽгҽр герой ҽсҽр башында, чишелешкҽ хҽтле үк җинаятьтҽ
гаеплҽнсҽ, дҽлиллҽр беренче карашка ныклы булып күренсҽлҽр дҽ,
аның җинаятьче булмавы шиксез.
Әдәбият
1. Введение в литературоведение: Основные понятия и термины:
Учебное пособие/ Л.В. Чернец, В.Е. Хализев, С.Н. Бройтман и др. / Под.
ред. Л.В. Чернец. – М.: Высш. шк., Издательский центр «Академия»,
1999. – С 42.
2. Вулис А. В мире приключений. Поэтика жанра / А. Вулис. –
М.: Советский писатель, 1986. – С. 267-287.
3. Галиуллин Р.Р. Татар ҽдҽбиятында детективның эвлюциясе. –
Казан: Школа, 2007. – Б.24-26.
4. Моэм С. Упадок и разрушение детектива / С. Моэм // Вопросы
литературы. – 1989. – № 8. – С. 246-247.
Детекив әсәрләрне анализлау юлы
Инглиз язучысы Рональд Нокс детективка түбҽндҽге талҽплҽр куя:
- җинаятьче ҽсҽрнең беренче битендҽ үк пҽйда була, бу роль уй-
фикерлҽре укучыга билгеле булмаган персонажга тапшырылмый;
- финалда озын фҽнни аңлатуларны талҽп иткҽн агулар яки
җиһазлар да кирҽкми;
- геройның миллҽте мҿһим түгел;
- шымчы кулындагы дҽлиллҽр укучыдан яшеренергҽ тиеш түгел
һ.б.
А. Вулис, шуңа ҿстҽп, детективта түбҽндҽге ҿч үзенчҽлекне
билгели:
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
