Добавил:
ivanov666
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз:
Предмет:
Файл:Әдәби әсәрләрне анализлауның принцип һәм алымнары (детектив әсәрләр мисалында). Принципы и приемы анализа литературных произведений (на примере детект
.pdf
31
1) алибие булган кеше җинаятьче түгел;
2) кешенең алибие булмаса да, җинаять мотивсыз башкарыла
алмый;
3) чын, кешелекле кеше, мотив булу-булмауга да карамастан,
җинаять юлына басмый.
С. Моэм, Сен-Лорандю-Марони исемле каторга-колониягҽ барып,
андагы хҿкемгҽ тартылган кешелҽр белҽн аралаша. Бу колониядҽ бары
тик кеше үтерүчелҽр генҽ утыра. Алар белҽн аралашып, С. Моэм
үтерүнең доминант мотивларын аерып чыгара: акча, курку, үч алу.
Тҽнкыйтьче бу мотивларны детектив язучы да куллана ала дип ҽйтҽ.
Югарыда китерелгҽн күзҽтүлҽрне гомумилҽштереп, маҗаралы
жанрның бер тҿре буларак, детектив ҽсҽргҽ хас булган түбҽндҽге
үзенчҽлеклҽрне билгелибез:
1. Ҽсҽр нигезендҽ ниндидер җинаять, сер ята, сер маҗаралы ҽсҽр
композицясен тҿзи, аның белҽн идарҽ итҽ, детектив ҽсҽрнең беренче
битендҽ табылган үле гҽүдҽ сере җинаятьчене эзлҽргҽ этҽрҽ,
җинаятьнең чишелҽчҽген алдан белгертеп куя.
2. Җинаять шҽхси мҿнҽсҽбҽтлҽргҽ нисбҽтле булырга тиеш.
3. Детективның сюжеты, вакыйгалар агышы стандарт, алдан ук
мҽгълүм. Композицияне билгелҽүче ҿч тҿп сорау аерылып чыга: Кем?
Ничек? Ни ҿчен?
4. Авторның геройларга карата симпатиясе-антипатиясе ачык
сизелҽ. Барлык геройларны икегҽ: тискҽре һҽм уңайга бүлеп була.
5. Детектив ҽсҽрдҽ ике тҿп конфликтны аерып күрсҽтергҽ
мҿмкин: җинаятьче белҽн корбан һҽм җинаятьне ачучы белҽн
җинаятьче арасындагы конфликтлар. Тҿенлҽнештҽге җинатьче белҽн
корбан конфликты яшерен характерда була. Кульминацион нокта
конфликтның икенчесе белҽн бҽйле.
6. Детективның тҿенлҽнеше ролендҽ композициянең телҽсҽ кайсы
элементы килҽ ала, аңа «ялган» башлам булу хас. Тҿенлҽнешне
«башламның ахыры» рҽвешендҽ аңларга мҿмкин; анда кульминацион
мотивларның булуы еш очрый.
7. Кульминация хис-тойгыларның, эмоциялҽрнең активлашуы
белҽн аерылып тора. Гомумҽн, детектив ҽсҽрдҽ ике тҿр кульминацияне
билгелҽп була: 1) корбанга юлыгу, 2) җинаятьчене табу. Шуларның
икенчесе – тҿп кульминация. Ялган кульминация эффекты куллану еш
очрый.

32
8. Детектив ҽсҽрдҽ чишелеш кҿтелмҽгҽндҽ, кинҽттҽн була, аңа
күзгҽ-күз утырып сҿйлҽшү катнаша. Чишелешнең орлыклары ҽсҽр
башында ук салынып куела.
9. Детектив ҽсҽр сюжетына ялган, бутаучы эпизодлар куллану
характерлы. Ҽсҽр тҿп ике сюжет сызыгы барлыкка китерҽ: тышкы һҽм
эчке сюжет. Тышкы сюжетны – җинаятьне ачучы, эчке сюжетны –
җинаятьче алып бара.
10. Аналитик, логик фикер сҿреше ҽйдҽп бара. Вакыйгалар
агышы динамикалы, бер-берсен тиз алыштырып килҽлҽр, сюжеттан
тыш элементлар юк диярлек. Жанр бик телҽп ретроспекция алымын
куллана. Вакыт исҽ геройларны дифферциациялҽргҽ ярдҽм итҽ.
11. Композициядҽ сернең ничек бирелешенҽ карап, детективның
ике тҿрен аерып карыйлар: беренчесендҽ җинаятьче алдан ук билгеле,
икенче – классик вариантта – җинаятьче ахырдан ачыклана;
12. Детективның сере ҽсҽрнең соңгы битлҽренҽ, соңгы юлларына
хҽтле сакланып кала, лҽкин ул ике яклы: беренче карашка яшеренеп
куелган, ҽмма нигездҽ укучының күз алдында булып чыга.
13. Детективта тҿп ҿч персонажны аерып күрсҽтергҽ була: корбан,
җинаятьне ачучы һҽм җинаятьче үзе. Җинаятьче официаль фаш
ителгҽнче үк укучы белҽн таныштырыла. Җинаять эшенең мотивлары
шулай ук күз алдында булуы ихтимал. Ҽйбер образлары буларак,
җинаять эзлҽреннҽн (улика) башка мондый ҽсҽрлҽрне күз алдына
китерү авыр.
14. Детективта сер ике юл белҽн чишелҽ: җинаятьчене ачкан кеше
хокук саклау оешмасыннан яисҽ үзлектҽн эшлҽүче зат була ала. Ул –
акыллы, зирҽк, хҽйлҽкҽр, гаделсезлеклҽргҽ каршы сугышырга ҽзер
торучы зат. Аның уй-фикерлҽре укучыга тулысыча җиткерелҽ.
15. Җинаятьче ҽсҽрдҽге сюжет сызыгында тҿп урыннарның
берсен алып тора, аның уй-фикерлҽре белҽн укучы таныштырылмый.
Корбан хакында мҽгълүмат ретроспекция алымы ярдҽмендҽ җиткерелҽ.
Ҽсҽрдҽ ярдҽмче геройлар мҿһим роль уйнамаска да мҿмкин.

33
2. З. Бигиевның «Ӛлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» әсәрен анализлау
Чорга күзәтү. Мәгърифәтчелек реализмының үсүе
XIX гасырда, бигрҽк тҽ аның соңгы чирегендҽ, татар ҽдҽбияты Яңа
заман ҽдҽбияты булып формалаша. Шул ук чорда ҽдҽби телне халыкка
якынайту омтылышы, поэтикада яңарак формалар эзли башлау сизелҽ.
Язма поэзиягҽ фольклорның (җыр һҽм бҽетлҽр) тҽэсире арта, ҽдҽбиятта
анонимлыктан авторлыкка күчү хҽрҽкҽте кҿчҽя. XVIII гасыр
казанышлары булган бу тенденциялҽр XIX йҿздҽ тагын да үсҽ, киңҽя,
тирҽнҽя.
Шуның белҽн бергҽ, XIX йҿздҽ яңа жанрлар формалаша: хикҽя,
повесть, роман, драма. Традицион мҽдхия һҽм мҽрсия жанрлары яңа
эчтҽлек белҽн баетыла, алар мҽгърифҽтчелек идеялҽрен
пропагандалауга, җҽмгыятьтҽге уңай күренешлҽрне һҽм шҽхеслҽрне
мактауга юнҽлтелҽ.
Шулай да, барыннан да элек, XIX гасыр татар ҽдҽбиятын
күзҽткҽндҽ иң мҿһим булган, бу гасыр ҽдҽбиятын формалаштырган тҿп
вакыйгага игътибар итҽргҽ тиешбез – ул да булса мҽгърифҽтчелек
хҽрҽкҽте. Бу чорны ҿйрҽнгҽн барлык ҽдҽбият, фҽлсҽфҽ, тарих һ.б.
галимнҽренең бу хакта фикерлҽре уртак. Иҗтимагый-фҽлсҽфи фикер
үсешенең иң мҿһим нҽтиҗҽсе итеп XIX гасырның икенче яртысында
татар дҿньясында мҽгърифҽтчелек идеялҽрен билгелҽп булла.
Мҽгърифҽтчелек ул – җҽмгыяви-мҽдҽни карашлар системасы.
Аларның нигезендҽ җҽмгыятьне модернизациялҽү һҽм кешене
камиллҽштерү идеялҽре ята. Мҽгърифҽтчелек карашы буенча,
кешелҽрнең аңнары тарихи һҽм җҽмгыяви үсештҽ тҿп урынны алып
тора, шуңа күрҽ мҽгърифҽтчелек наданлык, ҽхлаклызлык, дини
фанатизм белҽн кҿрҽш буларак аңлашыла. Тарихи күзлектҽн караганда,
мҽгърифҽтчелек телҽсҽ кайсы илнең мҿһим үсеш баскычы кебек кабул
ителҽ. Үзлҽрен татар миллҽтенең бер вҽкиле итеп танып, татар
мҽдҽниятен Европа дҽрҽҗҽсенҽ күтҽрергҽ омтылган дҿньяви белемле
кешелҽр, эшмҽкҽрлҽр, татар зыялылары барлыкка килгҽн Яңа чор бу.
Бу иҗтимагый-фҽлсҽфи хҽрҽкҽт Франциядҽ барлыкка килеп,
башта Европа иллҽрендҽ тарала, ҽ соңыннан рус фҽлсҽфҽсе, ҽдҽбияты
аркылы татар мҽдҽниятенҽ дҽ үтеп керҽ. Мҽгърифҽтнең башында
Вольтер торганын да ҽйтеп узарга кирҽк. Ул сҽнгатьне ҽхлак
тҽрбиясенең бер чарасы итеп күргҽн. Аның идеялҽрен икенче буын
мҽгърифҽтчелҽр дҽвам иткҽннҽр. Шуларның берсе Дени Дидро «сҽнгать
кешелҽрдҽ гражданлык хисен уятып, начар гадҽтлҽрдҽн баш тартырга

34
мҽҗбүр итҽргҽ тиеш дип исҽплҽгҽн». Ҽлеге җитди карашлар татар
ҽдҽбиятында да урын тапканнар.
Ҽдҽбият белемендҽ XIX гасырның алтмышынчы елларыннан соң
татар прозасының зур үзгҽрешлҽр кичерүе татарларда мҽгърифҽтчелек
хҽрҽкҽте җҽелү нҽтиҗҽсе итеп карала. Идеология уздыруның бер
чарасы булган матур ҽдҽбиятка да иҗтимагый хҽллҽр үз эзен сала, һҽм
нҽкъ менҽ XIX гасырның икенче яртысында татар прозасында
мҽгърифҽтчелек реализмы методы формалашу, ҽлбҽттҽ, җҽмгыятьтҽ
барган кҿрҽш белҽн турыдан – туры бҽйле була.
Мҽгърифҽтчелек идеялҽрен пропагандалау, татар халкының милли
аңын уяту, аны үсешкҽ ҿндҽү яңа чор ҽдҽбияты күтҽреп чыккан тҿп
мҽсьҽлҽ булып тора. М.В. Гайнетдинов фикеренчҽ тҽэсирлелек,
активлык, ҽһҽмиятлелек XIX гасыр ҽдҽбиятының специфик
сыйфатларына ҽверелҽ һҽм аның дҽрҽҗҽсен күтҽрҽ. Ҽдиплҽребезнең
кешелҽрдҽ югары ҽхлак, аң-белем тҽрбиялҽүдҽ ҽдҽбиятка зур ҿмет
баглаулары XIX гасырның икенче яртысында иҗат ителгҽн ҽсҽрлҽрнең
күбесендҽ күзгҽ ташлана. Шулай ук дини проблемаларны чишҽргҽ дҽ
мҽгърифҽтчелек казанышлары ярдҽм иткҽн: XIX гасыр уртасы XX
гасыр башы татар дини реформаторлыгы, җҽдидчелек исемле тулы
хокуклы җҽмгыяви хҽрҽкҽткҽ формалашып, үзенең милли һҽм
конфессиональ проблемаларын аңлау һҽм чишү ҿчен Европа
мҽгърифҽтчелегенең җимешлҽреннҽн файдалаган.
Мҽгърифҽтчелек реализмы баскычына бер гасырга соңрак калып
баскан Шҽрык ҽдҽбиятлары реалистик сҽнгатьне үстерү максатыннан
кҿнбатыш ҽдҽбиятларны ҿйрҽнү эшенҽ керешҽлҽр. Аңа беренчелҽрдҽн
булып Гарҽп иллҽре белҽн икътисади бҽйлҽнешлҽре ныграк, ҽдҽби
тҽҗрибҽсе зуррак булган тҿрек ҽдҽбияты тотына. Һҽм үзе дҽ тугандаш
телдҽге ҽдҽбиятлар ҿчен ҿлге сыйфатын үти башлый. Тҿрек ҽдҽбиятын
үсешкҽ этҽргҽн, һҽм башка тҿрки ҽдҽбиятларга (шул исҽптҽн татар
ҽдҽбиятына да) йогынты ясаган моментларга тукталып китик. Татар
галимнҽре тҿрек мҽдҽниятенҽ, фҽнни фикерлҽренҽ аеруча игътибарлы
булалар, моның сҽбҽбе XIX гасырда тҿрек ҽдҽбиятының татар
җирлегенҽ Кҿнбатыш Европадагы фҽнни идеялҽрне үткҽргеч ролен
үтҽвеннҽн гыйбарҽт.
Әдәбият
1. Гайнутдинов М.В. Татарская литература XIX века (Идейно-
художественный генезис и исторические судьбы): Автореф. дис. ... д-ра
филол. наук / М.В. Гайнутдинов. – Казань, 2000. – С.12 – 13.

35
2. Галеева Э.Р. Культурно-историческая школа в татарском
литературоведении 1920 – 1930-х годов: Автореф. дис. ... д- ра. филол.
наук / Э.Р. Галеева. – Казань, 2003. – С. 31.
3. Теория литературы. Том IV. Литературный процесс. – М.:
ИМЛИ РАН, «Наследие», 2001. – С. 206.
4. Федоров А.А. Введение в теорию истории культуры: Словарь /
А.А.Федоров. – Уфа: Гыйлем, 2003. – С. 206.
5. Харрасова Р.Ф. Ҽдҽби бҽйлҽнешлҽр яктылыгында / Р.Ф.
Харрасова. – Казань: Изд-во «РПФ «Гарт», 2002.– Б. 22-24.
6. Хасанов М. Феномен российского мусульманства / М. Хасанов
// Понарам-форум: Специальный выпуск. Ислам в татарском мире:
история и современность. – 1997. – № 12. – С. 11.
7. Юзеев А.Н. Татарская философская мысль конца XVIII – XIX
вв. / А.Н. Юзеев. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2001. – С. 144
Шәрек һәм Европа әдәбияты белән бәләнешләр
XIX гасырның соңгы чирегендҽ Рҽсҽй тҿркилҽре аеруча Истамбул
шҽһҽренҽ күплҽп күченҽ. Алар, хҽтта, илкүлҽм билгеле булган
оешмаларда хезмҽт итҽ.
Чорлар мҽдҽни тарихына нисбҽтле Ф. Жоржон карашынча, соңрак
рҽсҽй тҿркилҽре (аеруча татарлар) госманлыларга тамырлары белҽн
ислам традициялҽренҽ барып тоташкан мҽдҽни модернизацияне
тҽкъдим итҽлҽр, татар реформаторларының җҽдитчелек дип аталган
хҽрҽкҽтен Госман империясендҽ гамҽлгҽ ашырырга тырышалар, илнең
икътисади һҽм социаль үсеш юлларын билгелилҽр, тҿрле ҿлкҽлҽрдҽ
җибҽрелгҽн хаталарын күрсҽтеп бирҽлҽр.
Алдынгы иллҽр тормышы, сҽнгате, ҽдҽбияты белҽн таныш
шагыйрь, язучы һҽм публицистлар үз хезмҽтлҽрендҽ җҽмгыять
тормышының һҽр ҿлкҽсендҽ үсеш идеялҽрен пропагандалый
башлыйлар. Шундыйлардан берсе – мҽгърифҽтчелек хҽрҽкҽте.
Мҽгърифҽтчелек идеологиясенең тҿрек ҽдҽбияты ҿчен шифалы
йогынтысын шул ҽдҽбиятны тирҽн ҿйрҽнгҽн Х.Кямилев тҽ югары бҽяли
һҽм, нҽкъ менҽ аның аркасында, XIX йҿзнең икенче яртысында тҿрек
ҽдҽбиятында, үзеннҽн алдагы чорлар ҽдҽбияты белҽн чагыштырганда,
зур сикереш булды дип исҽпли.

36
Рҽсҽйдҽ яшҽгҽн мҿселман халыкларының социаль-икътисади хҽле
тагын да авыррак була. Яңа идеялҽр белҽн коралланган иҗат
зыялылары мҽгърифҽтчелек хҽрҽкҽте йогынтысында зур үзгҽрешлҽр
кичергҽн, теле, рухы белҽн якын булган тҿрек ҽдҽбиятын үзлҽренҽ
үрнҽк итеп алалар. Мҽдҽният һҽм идеология ҿлкҽсендҽ Кҿнчыгыш
халыклары, шул исҽптҽн татарлар һҽм тҿреклҽр арасында элек-электҽн
килгҽн якын бҽйлҽнешлҽр дҽ моңа уңай җирлек тудыра.
Чит тел ҽдҽбиятларын ҿйрҽнү, белгҽнебезчҽ, иң беренче чиратта,
тҽрҗемҽ ҽсҽрлҽрнең барлыкка килүен күрсҽтҽ. Татар-тҿрек ҽдҽби
бҽйлҽнешлҽре бик күптҽннҽн килсҽ дҽ, 1885 елга кадҽр тҿрек
ҽдҽбиятыннан тҽрҗемҽлҽр шактый аз. Аларның да күпчелеген шигъри
жанрлар һҽм тҿрек ҽдҽбиятына Кҿнчыгыштан кергҽн ҽсҽрлҽр тҽшкил
итҽ.
XIX гасырның икенче яртысында да тҿрек ҽдҽбияты Кҿнчыгыш
ҽдҽбиятлары арасында арадашчы хезмҽтен үтҽвен дҽвам итҽ. Ҽле XV
гасырда ук Шҽехзадҽ Ҽхмҽт Мисрый «Кырык вҽзир»не гарҽпчҽдҽн
тҿрекчҽгҽ күчерҽ. Бу китап 60 нчы елларда Казанда да басылып чыга.
1868 елда К. Насыйри аның кыскартылган татарча басмасын хҽзерли
һҽм титул битендҽ нҽкъ менҽ госманлы тҿрки теленнҽн тҽрҗемҽ
икҽнлеген күрсҽтҽ.
Кыйссаның шул чор идеологик талҽплҽренҽ җавап бирүе кҿчле
була. Сиксҽненче еллар азагында Г. Фҽезханов «Тутыйнамҽ»сенҽ
параллель рҽвештҽ икенче бер тҽрҗемҽ ҽсҽре – «Хикмҽтле тутый
хикҽяте» дҽ кабат-кабат басылып чыга. М. Гайнетдинов 1868 елда
Казанда дҿнья күргҽн бу басманың Р. Ҽмирханов тарафыннан татар
теленҽ тҽрҗемҽ ителгҽнен билгели.
XIX гасыр прозасын ҿйрҽнүче С. Хафизов 1881 елда Каюм
Насыйри татар телендҽ чыгарган «Ҽбүгалисина» кыйссасының шулай
ук тҿрек телендҽ варианты эшкҽртелеп басылуын һҽм аны 1863 елда
тҿрек ҽдибе Яхъя Зыяэддиннең язганлыгын ҽйтҽ.
Ҽмма ҽдҽби багланышларның бары тик тҿрек ҽдҽбияты белҽн генҽ
булмаганын дҽ ҽйтеп узарга кирҽ. Бу багланышлар барлык тҿрки
ҽдҽбиятлар арасында күзҽтелҽ. Ф. Галимуллин, мҽсьҽлҽн,
«Табигыйлеккҽ хилафлык» китабында татар ҽдҽбиятының тҿрек, гарҽп,
азҽрбҽйҗан, казакъ, кыргыз, уйгур һ.б. ҽдҽбиятлар белҽн
багланышларын тикшерҽ. Татар ҽдҽбиятының шҽрыкъ ҽдҽбияты белҽн
багланышларның тирҽн булуын Х. Миннегуловның хезмҽтендҽ дҽ ачык
чагыла.

37
ХIХ гасырның сиксҽненче еллары уртасында тҿрек ҽдҽбияты аша
татар ҽдҽбиятына Европа ҽсҽрлҽре үтеп керҽ башлый. Бу чорда тҿрек
язучылары башка, аеруча француз ҽдҽбиятыннан шактый гына тҽрҗемҽ
итеп ҿлгергҽн була. «Руссоның Намык Кҽмал тҽрҗемҽсендҽге
«Иҗтимагый килешү турында»гы фикерлҽрен, Монтескьеның
«Законнар рухы», «Римляннарның бҿеклеге һҽм җимерелү сҽбҽплҽре
турында уйланулары»н, Гюгоның «Хокуксызлар»ын һ.б. Ҽхмҽд Мидхҽт
тарафыннан тҿрекчҽлҽштерелгҽн Эжен Сю, Поль Де Кока, Виктор Гюго
ҽсҽрлҽрен санау да җитҽрлек.
Тҿрек язучыларының массачыл ҽдҽбият үрнҽклҽре белҽн танышып
баруларын да ҽйтеп узмыйча булмый. Бу чорда Тҿркиядҽ Эмиль
Ришургның, Кавье де Монтепьенның, Пьер Зекконың, Эмиль
Габрионың, Жорж Оненың һ.б. күпсанлы детектив һҽм авантюрмаҗаралы романнары тҽрҗемҽ ителҽ.
Мҽгърифҽтче калҽм иялҽренең иҗтимагый барышта активлыгы
ҽдҽби мираслары белҽн дҽ раслана. Алар бҿтен дҿнья табынган,
тарихның тҿрле этапларында зур ҿлеш керткҽн ҽдиплҽргҽ,
фҽлсҽфҽчелҽргҽ мҿрҽҗҽгать итҽлҽр, язган хезмҽтлҽрен үз теллҽренҽ
күчереп, үрнҽк итеп куялар.
Шулай итеп, XIX гасырның сиксҽненче еллары уртасына кадҽр
тҿрек-татар ҽдҽби бҽйлҽнешлҽре ныгый, татар теленҽ тҽрҗемҽ ителгҽн
ҽсҽрлҽр арасында дҿньяви мотивлар арта баруы күзҽтелҽ. Мисал итеп
М. Акъегетне, аның «Хисаметдин менла» ҽсҽрен китерергҽ мҿмкин. В.
Смирнов 1887 елда Санкт-Петербургта чыккан мҽкалҽсендҽ
түбҽндҽгелҽрне ҽйтҽ: «Автор гимназия белемен алып, яңа госманлы
ҽсҽрлҽрен укый, Истанбул публицисты һҽм романисты Ҽхмҽд Мидхҽтҽфҽнде ҽсҽрлҽре мисалында үзе дҽ үз чоры татарлары тормышын
тасвирлаучы роман яза.
XIX йҿзнең икенче яртысында формалаша һҽм тамыр җҽя
башлаган мҽгърифҽтчелек идеялҽре татар иҗтимагый тормышында,
бигрҽк тҽ аның рухи ҿлкҽсендҽ, прогрессив үсеш тенденциялҽрен
барлыкка китерделҽр. Татар мҽгърифҽтчелҽре, башка халык
мҽгърифҽтчелҽре кебек үк, урта гасыр, феодаль яшҽү тҽртиплҽренҽ
тирҽн дошманлык саклаган хҽлдҽ рус, Кҿнбатыш Европа һҽм
Кҿнчыгыш халыкларының культура казанышларын үрнҽккҽ алып, татар
тормышында да яңача яшҽү гадҽтлҽре кертү ҿчен кҿрҽш башладылар.
Кҿрҽш, билгеле, ҽдҽбият ҿлкҽсенҽ дҽ кагылды. Мҽгърифҽтчелҽр аны
кҿчле тҽрбия коралы санап, үзлҽренең идея-эстетик карашларына
ярашлы тҿстҽ үзгҽртергҽ керештелҽр. Татар ҽдҽбиятында реалистик

38
детальлҽр, дҿньяви мотивлар, хезмҽт кешесенең тормыш-кҿнкүрешенҽ
бҽйле мҽсьҽлҽлҽр, нигездҽ, кече күлҽмле проза-мҽзҽк һҽм ҽкият
жанрлары аша узуны да ҽйтеп китҽргҽ кирҽк. Кызыклы хҽллҽр
тасвирланган, кҿтелмҽгҽн чишелешле кечкенҽ эпик ҽсҽрлҽр зур күлҽмле
жанрлар иҗат итүгҽ хҽзерли, билгеле бер дҽрҽҗҽдҽ аның жанр
формасына, идея эчтҽлегенҽ, композициясенҽ дҽ йогынты ясый.
Мҽгърифҽтче язучылар, үз идеялҽрен тормышка ашырып, яңа тҿр
геройлар тҽкъдим итҽлҽр. XIX йҿзнең икенче яртысы мҽгърифҽтче
язучылар иҗатында тышкы һҽм эчке гүзҽллек инде аерылгысыз яши.
Аларда кеше тышкы кыяфҽт белҽн генҽ түгел, эчке рухи дҿньясы
(акыллы, мҽгърифҽт иясе, күркҽм ҽхлакый сыйфатлар) ягыннан да гүзҽл
итеп сурҽтлҽнҽ.
Әдәбият
1. Алькаева Л.О., Бабаев А.А. Турецкая литература. Краткий
очерк. / Л.О Алькаева., А.А Бабаев. – М.: Главная редакция восточной
литературы, 1967. – С. 47.
2. Гайнетдинов М. Ҽдҽби үсеш тенденциялҽре / М. Гайнутдинов //
Татар ҽдҽбияты тарихы. 6 томда. — Казан: Татар. кит. нҽшр., 1985. –
Т2. – Б. 104.
3. Галимуллин Ф. Тҿрки бҽйлҽнешнең тарихи һҽм рухи нигезлҽре
/ Ф. Галимуллин // Табигыйлеккҽ хилафлык. – Казан: Татар. кит. нҽшр.,
2004. – 303 б.
4. Жоржон Франсуа. Тюркские интеллигенты России в
Османской империи – их влияние в эпоху модернизма / Ф. Жоржон //
Панорама Форум. – 1997. – № 12. – С. 194 – 195.
5. Кямилев Х. У истоков турецкой литературы / Х. Кямилев. – М.:
Наука, 1967. – С. 37.
6. Миннегулов Х.Ю. Татарская литература и восточная классика:
(Вопросы взаимосвязей и поэтики) / Х.Ю. Миннегулов. – Казань: Издво Казанского ун-та, 1993. – 382 с.
7. Смирнов В. Мусульманские печатные издания / В. Смирнов //
Записки восточного отделения императорского филологического
общества. – Т. II. – вып. I и II. – СПб.: Тип. императорской Академии
Наук, 1887. – С.100.
8. Харрасова Р.Ф. Ҽдҽби бҽйлҽнешлҽр яктылыгында / Р.Ф.
Харрасова. – Казань: Изд-во «РПФ «Гарт», 2002. – Б. 24 - 38.

39
9. Хафизов С.Х. XIX йҿзнең II яртысында татар прозасы
(Мҽгърифҽтчелек реализмы формалашу һҽм үсү мҽсьҽлҽсенҽ карата):
Филол. фҽн. канд. … дис. / С.Х. Хафизов. – Казан, 1973. – Б. 57.
З.Бигиевның «Ӛлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәренең сюжет-
композияция үзенчәлекләре
XIX гасыр ахыры XX гасыр башында иҗат итүче татар
классиклары, Муса Акъегетнең, Заһир Бигиевнең, Риза Фҽхретдиннең,
Фатих Кҽриминең һ.б. авторларның Европа, рус ҽдҽбиятлары белҽн
кызыксынуы сер түгел. Европа ҽдҽбиятыннан үрнҽк алып, милли
темаларга мҿрҽҗҽгать итеп, шҽркый колорит ҿстҽп, язучылар беренче
татар романнарын, повестьларын, драма ҽсҽрлҽрен иҗат итҽлҽр.
Нҽтиҗҽдҽ милли ҽдҽбиятта яңа жанрлар системасы хасил була. Татар
ҽдҽбиятында беренче дҿньяви жанр үрнҽклҽре итеп М. Акъегетнең
«Хисаметдин менла» повестен, З. Бигиевнең «Ҿлүф, яки Гүзҽл кыз
Хҽдичҽ», «Гҿнаһы кҽбаир» романнарын, Ф. Кҽриминең «Салих
бабайның ҿйлҽнүе» хикҽясен, Р. Фҽхретдиннең «Сҽлимҽ яки Гыйффҽт»
повестен һ.б. ҽсҽрлҽрне атап була. Болар – мҽгърифҽтчелек реализмы
белҽн сугарылган беренче җҽүһҽрлҽрдҽн.
Ҽсҽрлҽрнең сюжет сызыкларына күз салсак, аларда урта гасыр
кыйссаларындагыча маҗараны, бҽхетле мҽхҽббҽт тарихын, ҽйбҽт
финалны очратабыз. Шулай да XIX гасырда мҽгърифҽтчелек реализмы
тарафдарлары тудырган ҽсҽрлҽр арасында Заһир Бигиевнең «Ҿлүф, яки
Гүзҽл кыз Хҽдичҽ» романы аерым урын алып тора. Язучы «үз ҽсҽрлҽре
белҽн татар ҽдҽбиятына авантюр роман жанрын алып керде,
реализмның позициялҽрен ныгытты.
Детектив жанрның дҿнья ҽдҽбиятында барлыкка килү вакытын
1841 елның апрель аенда дип билгелилҽр. Татар ҽдҽбиятында исҽ
детектив ҽсҽрлҽрнең чишмҽ башын 1887 елдан дип саныйлар. Бу ҽсҽр,
үз чиратында, Санкт-Петербургта басылып чыккан җыентыкта да урын
алган, рус тҽнкыйтьчелҽренең игътибарына лаек булган.
Милли ҽдҽбиятның үсеш перспективалары байтак дҽрҽҗҽдҽ роман
жанры белҽн бҽйлҽнгҽнлеген Заһир Бигиев яхшы аңлаган. Кҿнбатыш,
рус һҽм тҿрек романнарын мавыгып укыган бу яшь ҽдип, күрҽсең, татар
ҽдҽбиятында ҽлеге жанрның тизрҽк тамыр җҽюен телҽгҽндер. Башка
күп кенҽ ҽдҽбиятларда һҽм укучылар арасында зур популярлык казанып

40
ҿлгергҽн детектив роман белҽн кызыксынып китеп, ул безнең ҽдҽбиятта
бу тҿр форманың беренче үрнҽклҽрен бирҽ. Аның «Ҿлүф, яки Гүзҽл кыз
Хҽдичҽ» романы Э. По, У. Коллинз кебек ҽдиплҽр тарафыннан
тудырылган детективның классик сюжет алымнарына таянып язылган.
Заһир Бигиев ҽсҽрлҽре нигезендҽ ҽдҽби бҽйлҽнешлҽрнең ни
дҽрҽҗҽдҽ булулары, ҽдҽбиятта барган тенденциялҽр дҽ ачык күзҽтелҽ.
«XIX йҿзнең соңгы чиреге татар прозасында рус ҽдҽбияты йогынтысы
инде тҽрҗемҽ белҽн генҽ чиклҽнми башлый. Ул бик кызыклы формаадаптация тоеп ала, ягъни татар ҽдиплҽре рус ҽдҽбияты ҽсҽрлҽрен укып,
ошаганнарына ияреп, үзлҽре дҽ ҽсҽрлҽр язарга керешҽлҽр.
Ҽсҽрдҽ сурҽтлҽнгҽн вакыйгалар XIX гасырның икенче яртысында
баралар. Роман Казан шҽһҽренең бер кунакханҽсендҽ атып үтерелгҽн
кызның гҽүдҽсе табылу хҽбҽреннҽн башланып китҽ. Шымчы Шубин
фаразлары буенча, дҽлиллҽргҽ нигезлҽнеп, Зҿлҽйха исемле кызның
үтерелүендҽ бай сҽүдҽгҽр Муса Салихов гаеплҽнҽ. Алга таба Шубин, үз
хатасын аңлап, җинаятьченең Муса түгеллеген исбатлый. Кыз үз-үзен
үтергҽн булып чыга, Габденнасыйр исемле икенче сҽүдҽгҽр,
кҽлҽшлеккҽ бирергҽ ҽзерлҽнгҽн Хҽдичҽнең йҿз мең акчасына кызыгып,
Мусага яла яга, аны үзенең юлыннан алып ташларга була. Лҽкин ҽсҽр
ахырына аның җинаяте ачыла. Муса Зҿлҽйхага ҿйлҽнҽ, Габденнасыйр
исҽ үз-үзенҽ кул сала.
Әдәбият
1. Гайнутдинов М.В. Татарская литература XIX века (Идейно-
художественный генезис и исторические судьбы): Автореф. дис. ... д-ра
филол. наук / М.В. Гайнутдинов. – Казань, 2000. – С. 83.
2. Смирнов В. Мусульманские печатные издания / В. Смирнов //
Записки восточного отделения императорского филологического
общества. – Т. II. вып. I и II. – СПб.: Тип. императорской Академии
Наук, 1887. – С.100.
З.Бигиевның «Ӛлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәренең анализлау
алымнары
Романдагы детектив алымнарны, сыйфатларны күзҽтеп карыйк.
1. Роман нигезендҽ җинаять ятуы беренче биттҽн үк билгеле:
Казан кунакханҽсендҽ үле хатын-кыз гҽүдҽсе табыла.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
