Добавил:
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Әдәби әсәрләрне анализлауның принцип һәм алымнары (детектив әсәрләр мисалында). Принципы и приемы анализа литературных произведений (на примере детект

.pdf
Скачиваний:
0
Добавлен:
07.09.2026
Размер:
1 Мб
Скачать
71
Ҽйткҽнебезчҽ, Җҽүһҽрия Бикбулова романның тҿп геройларыннан берсе. Моңа язучы ретроспекция алымы нҽтиҗҽсендҽ ирешкҽн. Романда, тҿп сюжет сызыгыннан тыш, Җҽүһҽриянең тормышына кагылучы кисҽклҽр дҽ бар. Алар ҽлеге персонажның характерын ачарга ярдҽм итҽ. Шунда ук аның Харис белҽн тарихлары да, шагыйрҽнең уңышсыз гаилҽ коруы да һҽм барлык эшчҽнлеклҽре дҽ, тырышлыклары да күрсҽтелҽ.
Автор Харис белҽн Җҽүһҽриянең бер-берсен яратышуларын институт чорына ук бҽйлҽп күрсҽтҽ. Институтта укыган чакларында очраша башлыйлар, лҽкин ҽлеге очрашулар озакка бармый һҽм, ниндидер сҽбҽплҽр аркасында, кыз Эдуард Букштейн исемле яһүд егетенҽ кияүгҽ чыга. Харис моны бик авыр кичерҽ. Бикбулованың үлеменнҽн соң, Харистагы яшьлек хислҽре яңадан кабынып китҽ.
Харис үзе дҽ бу вакытта инде гаилҽ корып җибҽргҽн була. Үзенең трестына килгҽн Гүзҽлия исемле кыз белҽн таныша, уртак тормыш коралар, малайлары туа. Ҽмма Җҽүһҽриягҽ булган хислҽре, Харисны калдырмыйча, артыннан ияреп йҿрилҽр. Ул хҽтта хатынын да Җҽүһҽрия белҽн чагыштыра: «Бу кыз белән Җәүһәрия арасында шактый
уртаклык бар. Гүзәлиянең дә буй-сыны килешле, йӛзе ачык, холкы ипле. Шигырь генә язмый. Җәүһәрия дә сирәк кенә, яшьлеге искә тӛшкән
чакларда үзәкне ӛзеп күз алдына килгәли, эчке сагыш белән ӛретелгән
шигырьләре хәтердә яңара иде».
10. М. Маликова детектив ҽсҽр композициясенең классик
вариантын кулланган. Җинаятьче ҽсҽр ахырында гына ачыклана. Мондый алым язучының башка детектив ҽсҽрлҽрендҽ дҽ очрый («Адашканга юл кая?», «Югалган якутлар» һ.б.)
11. Автор детектив серен, җинаятьчесен ҽсҽрнең соңгы битенҽ
кадҽр укучы күзеннҽн күлҽгҽдҽ саклап, яшереп килҽ. Лҽкин шул ук сер ике яклы: нҽтиҗҽдҽ яшерен сер ҽсҽр буе укучы күз алдында булып чыга. Ул да булса кафе тирҽсендҽге кеше гомеренең үтерелүенҽ китергҽн ызгыш-талашлар, интригалар.
12. Җҽүһҽрия, Харис һҽм Даниф – романның тҿп геройлары.
Җҽүһҽрия дҽ, Харис та – бер үк тип геройлар, романның уңай персонажлары. Харисның тҿзү трестында эшлҽве дҽ очраклы түгелдер, мҿгаен. Ул, Җҽүһҽрия кебек үк, килҽчҽккҽ карый, килҽчҽк ҿчен тҿзи, алдагы буын ҿчен тырыша. Аларның характерлары бер үк «каркаска» нигезлҽнеп тҿзелгҽннҽр: икесе дҽ ярдҽмчел, кеше кайгысына битараф кала алмыйлар, икесендҽ дҽ ниндидер бер гадилек, беркатлылык, самимилек сизелҽ һ. б. Аларны хҽтта берникадҽр дҽрҽҗҽдҽ игезҽклҽр
72
дисҽк тҽ була. Ҽмма М. Маликова һҽр персонажның характерындагы үзенчҽлеклҽрен дҽ билгели, бу – ир-ат белҽн хатын-кыз арасындагы аерма. Җҽүһҽрия романтик хисле булса, ягъни кайнар йҿрҽге белҽн уйлап эш итсҽ, Харис исҽ реалист, чынбарлыкка күз салып йҿрүче кеше, ягъни салкын баш белҽн уйлап эш итҽргҽ күнеккҽн. Биредҽ язучы геройларның аерым характер үзенчҽлеклҽрен күрсҽтү белҽн чиклҽнми, ҽ ир белҽн хатын-кыз арасындагы гомуми аермаларга үзенең күзаллауларын да кушып җибҽрҽ.
Алар арасында язучы Данифны аерып куя. Автор аны заманга аеруча яраклашырга тырышучы кеше итеп сурҽтли. Ҽлеге образ аша М.Маликова чорга, заманага да тҽфсилле характеристика бирҽ. Монда исҽ заманның нинди булуы ачык күренҽ. Шул исҽптҽн Данифның замана сулышын тоюы шаккатыргыч түгел. «МММ», «РДС» һ.б. шундый ширкҽтлҽрнең эшчҽнлеклҽрен ачып бирҽ Хариска: «Рычагын
табып, вакытында тӛртә белергә кирәк! Минутын ычкындырмаска! Бер селтәүдә ишелә ул алтын таулар! Замана шундый!».
Автор Данифның һҽр сҿйлҽгҽн сүзен акчага кайтарып калдыра. Моның белҽн холкын-фигылен, аның нҽфесе малга, байлыкка, акча культына бирелүен белдерҽ. Аның ҽйткҽн сүзлҽре аша Җҽүһҽриянең үтерүчесенҽ кинаялҽп күрсҽтҽ.
13. Харис Ҽхмҽтнуров, тҿзелеш трестының башлыгы булса да,
Җҽүһҽриянең эшлҽреннҽн ваз кичми: аларны дҽвам итҽ. Ҿстҽвенҽ Бикбулованың серле үтерелүен дҽ ул чишҽ. Бу очракта традицион рҽвештҽ Харис – уңай герой, Җҽүһҽрия исҽ – корбан. Ҽхмҽтнуров – дҿреслекне, хакыйкатьне эзлҽүче персонаж. Автор аның уй­фикерлҽрен, кичерешлҽрен, психологик халҽтен ачып бирҽ. Дикҽк, җинаять эше шҽхси кеше тарафыннан чишелҽ, хокук саклау оешмалары, Харис ачып биргҽн фактларга таянып, җинаятьчене кулга гына алалар.
14. Даниф белҽн без роман башыннан ук танышсак та, аның уй-
фикерлҽре, кемлеге безгҽ мҽгълүм түгел. Эшлҽнгҽн эшлҽренҽ карап кына без аны «акча корты» кергҽн персонаж дип бҽяли алабыз.
73
5. Т. Галиуллинның “Сәет Сакманов” трилогиясе:
традиционлык һәм постмодернистик алымнар
“Сәет Сакманов” трилогиясенә күзәтү
Т. Галиуллин трилогиясенең беренче романы дҿнья күрүгҽ, ҽсҽрнең детектив жанр яки югары ҽдҽбият кысаларына сыймавы матбугат битлҽрендҽ фикер алышулар китереп чыгарды. Чыннан да, ҽсҽрлҽрдҽ традицион татар классик романындагы уңай кҿрҽшче герой булмау, тормышның бер образ итеп җыеп тҽнкыйди бҽя алуы татар ҽдҽбияты ҿчен яңа иде. Ҽдҽбият белгечлҽре дҽ моңа игътибар итте. Мҽсҽлҽн, Д.Ф.Заһидуллина романнарны маҗаралы жанрның модификациясе, постмодерн алымнары белҽн баетылган ҽдҽбият кебек бҽяли. «Романнар беренче карашка маҗаралы ҽсҽр итеп уйланылганнар кебек. Маҗаралы ҽсҽрлҽргҽ хас, җинаятьлҽр, үтерешлҽр үзҽккҽ куела. Лҽкин традицион маҗаралы жанрда җинаять эшлҽнү һҽм шуны ачу, дҿреслекнең тантана итүе сюжет барлыкка китерҽ, детектив геройлары арасында җинаятьче, корбан һҽм үтерүчене фаш итүче булу мҽҗбүри. Шуларның берсе: я үтерүчене табучы, я шик тҿшкҽн кешелҽрдҽн берҽү, я корбан – уңай герой итеп сурҽтлҽнергҽ мҿмкин. Бу романнарда без бҿтенлҽй башка күренеш белҽн очрашабыз. Җинаятьлҽр эшлҽнҽ, кан коела – лҽкин җинаятьчелҽрне фаш итү омтылышы юк. Аларның кем булуы да яшерелмҽгҽн. Чҿнки язучы мондый максат куймый. Ул туктаусыз үтереш, акча ҿчен кҿрҽш, кан коеш, үч алу, куркыту, дустыңны сату кебек хҽллҽрнең җҽмгыятьтҽ нормага ҽверелүен күрсҽтҽ. Җҽмгыятьтҽге явызлык – трилогиянең үзҽк мотивы. Постсовет тарихи чынбарлыгының гариплеген язучы абсурд логикасы ярдҽмендҽ ачарга омтыла. Мондый җҽмгыятьтҽ кҿрҽшчелҽр һҽм геройлар ҽлеге явызлыкны тудыручыларга, күбҽйтүчелҽргҽ; гҿнаһсызлар, «балалар» – корбанга ҽверелҽлҽр. Биредҽ бердҽнбер уңай герой – авторның шушы җҽмгыятькҽ мҿнҽсҽбҽте, тҽнкыйте, укучыны шушы хҽллҽрне акыл аша уздырып, уйланырга чакыруы, гҿнаһсыз корбаннар ҿчен сызлануы. Ҽсҽрлҽргҽ вакыйгаларның сайланышы, автор уйланмасы пастиш күренеше хасил итҽ». Шушы фикергҽ таянып, без романнарның сюжет бирелеше һҽм образлар системасын анализлау мисалында яңалыкларны күздҽн кичерергҽ уйлыйбыз.
Т. Галиуллин трилогиясенең беренче китабы – «Тҽүбҽ» романы. Ҽсҽрнең сюжеты Казандагы күпсанлы җинаятьчел тҿркемнҽрнең берсе тарихын сҿйли. Романның тҿп герое – ҽлеге тҿркемнең башлыгы Сҽет Сакманов. Ҽсҽрдҽ аның эшчҽнлеге, башка җинаятьчел тҿркемнҽр,
74
аларның лидерлары белҽн мҿнҽсҽбҽте, «дуслыклары» (Нургали Ваһапов белҽн мҿнҽсҽбҽтлҽре, югары түрҽлҽр, хокук саклау оешмасының начальниклары белҽн эш итүе, Салих Гаяров мисалында) һҽм, ҽлбҽттҽ, конкурент тҿркемнҽр белҽн канкойгыч, нҽтиҗҽсез сугышлар (Тяп – Ляп тҿркеме, Сергей Скворцов, Вильсур Садыйков мисалында) тасвирлана.
Романда, шулай ук, ҽлеге тҿркемнҽрнең кҿнкүрешлҽре, эшчҽнлеклҽре сурҽтлҽнгҽн. Моңа исҽ хҽйлҽ корып сату-алу, кеше талау, үтерү, ҽфьюн сату кебек эшлҽр керҽ. Автор, постсовет җҽмгыятенең җинаятьчел күренешлҽр чҽчҽк аткан вакыт булуын ассызыкларга телҽп, романда ҽлеге «караңгы» күренешлҽргҽ шактый зур урын бирҽ. Роман тормыш, тҽртиплелеккҽ (космоска) омтылган татар классик ҽдҽбиятыннан аермалы буларак, тҽртипсезлек (хаос) халҽтендҽ тергезелҽ.
Ҽсҽрдҽ ретроспекция алымы ярдҽмендҽ тҿп геройның тормыш юлы, армия сафларында хезмҽт итүе, милициядҽ эшлҽп куылуы, «Игелек» исемле мебель ясау мастерское корып эшлҽп каравы искҽ тҿшерелҽ. Ҽмма барысы да уңышсыз булып чыккач, «Игелек» үзенең кыйбласын үзгҽртеп, кара юлга баса. Шулай итеп, традицион романнарда тҿп геройның максатына ирешү яки кҿрҽше белҽн тирҽ­юньне яхшы якка үзгҽртү юлы үзҽккҽ куелса, биредҽ үзҽк геройның җинаятьчегҽ ҽверелү юлы күрсҽтелҽ. Автор, шулай ук, һҽр персонажның тормышын, характерын, геройларның үзара мҿнҽсҽбҽтлҽрен тҽфсиллҽп аңлата. Башка геройлар язмышы да Сҽет мисалына охшаш: шулай автор җҽмгыятьтҽге ҽлеге «юлны» типиклаштыра.
«Тҽүбҽ»дҽ Сакмановның Зҿлфия белҽн мҽхҽббҽт тарихлары зур урын алган. Аларның ничек танышулары, яратышулары турында ҽйтелҽ. Бу сюжет сызыгы фаҗига белҽн тҽмамлана. Зҿлфия Сҽет эшчҽнлегенең, дошманнары белҽн кҿрҽшенең гаепсез корбанына ҽверелҽ: аны мҽсхҽрҽлҽп үтерҽлҽр. Трилогиянең беренче кисҽге Сакмановның үтерүчелҽрне тере килеш яндырып, ҽлеге югалту ҿчен үч алуы белҽн тҽмамлана. Классик ҽдҽбиятта язучы геройларын гафу итү яки ялгышлары ҿчен үкенү ноктасына алып килсҽ, трилогиянең һҽр китабындагы вакыйгалар хҽтта укучыны да җҽмгыяытьтҽге «сугыш» шартларында үч алуның бердҽнбер дҿрес юл икҽне белҽн килешүгҽ ҽзерли. Шул рҽвешле, җҽмгыятькҽ абсурд чигенҽ җиткерелеп бирелгҽн бҽя кешелеклелек кануннарына буйсынмаучы тормыш моделен раслый.
Романның композициясе катлаулы. Сюжет сызыгы бер юнҽлештҽ, бер калыпта гына бармый. Шулай да ике тҿп сюжетны аерып була.
75
Сакманов белҽн Зҿлфиянең мҽхҽббҽт тарихлары маҗаралы сюжет барлыкка китерҽ. Зҿлфиянең һҽлакҽте һҽм ҽлеге югалту ҿчен Сҽетнең үч алуы детектив кануннарына таянып язылган. Романдагы вакыйгалар экспозициядҽн түгел, ҽ аларның үстерелешеннҽн үк бирелҽ башлыйлар. Ҽсҽрнең беренче бүлеклҽре хронологик планда үзара катнаш килеш бирелгҽннҽр, соңга таба исҽ хронологик тҽртип сакланган. Моңа ҿстҽп, автор сюжеттан тыш элементларны мул куллана. Мҽсҽлҽн, Сҽет белҽн Зҿлфиянең танышуы ҽсҽрнең башында түгел, ҽ бераз соңрак бирелҽ. Шулай ук Сҽетнең кем икҽнлеге дҽ, аның яшьлек чагы романдагы вакыйгалар вакыты белҽн чиратлашып укучыга җиткерелҽ. Ҽлеге алым, бер яктан, романның композициясен катлауландырса, сюжетның чишелешен тоткарласа, икенче яктан, укучыларның игътибарын да үзенҽ җҽлеп итҽ, ҽсҽргҽ күбрҽк кызыксыну уята. Шулай итеп, ҽсҽрдҽге тагын бер сыйфат дип маҗаралы сюжетның башка характердагы материаллар белҽн баетылуын күрсҽтҽ алабыз.
«Элмҽк»тҽ – трилогиянең икенче романында – тҿп герой шул ук, Сҽет Ярулла улы. Калган персонажлар да таныш. Сюжет беренче кисҽкнең дҽвамы булып килҽ, ҽмма турыдан-туры аңа бҽйлҽнмҽгҽн. Вакыйгалар 1990 нчы еллар уртасында бара: Зҿлфиянең үлеменнҽн соң ҽллҽни күп вакыт үтмҽгҽн. Бу романда автор шул ук мохитне, шул ук даирҽне, шул ук җинаятьчел тҿркемнҽрне сурҽтлҽвен дҽвам итҽ.
Сҽет Сакмановны үтерергҽ телҽп, берничҽ тапкыр һҿҗүм итҽлҽр, ҽмма «пахан» исҽн кала. Һҿҗүмнҽрнең икесен дҽ Сҽет Сакмановның кан дошманы, «Эдельвейс» ширкҽтенең башлыгы Вильсур Мҽгъсүм улы Садыйков оештырган булып чыга. Ике тҿркемнең үзара сугышуы нҽтиҗҽсез икҽнен аңлап, Сакманов Садыйковны түгҽрҽк ҿстҽл артына сҿйлҽшүгҽ чакыра, кҿрҽшүне туктатырга карар кыла.
Ҽлеге даирҽдҽ, барлык мҿнҽсҽбҽтлҽр эшкҽ, акчага корылу сҽбҽпле, дуслык дигҽн ҽйбернең һич тҽ тотрыклы булмавы ачык күренҽ. Акчага, малга кызыгып, Сакмановның Нургали Ваһапов белҽн мҿнҽсҽбҽтлҽре бозыла. Кит Сҽетне үтерү нияте белҽн табигатькҽ ял итҽргҽ алып чыга, ҽмма үзенең тҽн сакчысы Җирҽн тарафыннан үтерелҽ. «Игелек» сҽрвҽре исҽ күлдҽ юк була. Язучы җҽмгыятьтҽ дуслык, ярдҽмчеллек кебек кыйммҽтлҽрне «сары металл» – акча, байлык күмеп киткҽнлекне күрсҽтҽ, шулай гуманистик классик ҽдҽбият белҽн диалог урнаштыра. Постоталитар җҽмгыятьнең автор билгелҽгҽн иң тискҽре үзенчҽлеклҽреннҽн берсе шул.
Романның тҿзелеше трилогиянең беренче кисҽгенҽ охшаш. Вакыйгалар Сҽеткҽ оештырылган уңышсыз һҿҗүмнҽн соң башлана.
76
Сакманов авыр яраланган хҽлдҽ шифаханҽдҽ ята. Ҽкренлҽп автор вакыйгаларның нинди юнҽлештҽ үскҽнен, нҽрсҽлҽр булганын ачып бирҽ. Романның экспозициясе сюжет буенча ҿлешлҽп ачылып бара. Соңга таба вакыйгалар исҽ хронологик тҽртиптҽ үсҽлҽр. Язучы үзенең традициялҽреннҽн ваз кичмичҽ, романны сюжеттан тыш элементлар белҽн баета, һҽр персонажны ачып бирҽ, романның чишелешен соңгы моментка кадҽр тоткарлый. Т. Галиуллин калҽменҽ хас тагын бер үзенчҽлек: ҽсҽрнең кҿтелмҽгҽн юнҽлештҽ чишелеше. Бу роман да ҽлеге традициядҽн тайпылмый. Ваһаповның Сҽетне үтерергҽ телҽве, Җирҽннең үз хуҗасын үтерүе, һҽм соң чиктҽ Сакмановның күл буенда юкка чыгуы да укучы тарафыннан кҿтелмҽгҽн кискен чишелеш була.
Трилогиянең ҿченче ҿлеше «Казан утлары» журналында 2003 елны дҿнья күрде. «Зҽвыклы образлар, тыгыз сурҽтлҽр, җиңелчҽ юмор, кҿлү, ирония белҽн автор бүгенге халҽтебезне, мҽхҽббҽт, сҿю, сҿелү маҗараларын сурҽтли, илдҽ хҿкем сҿргҽн башбаштаклыкларны фаш итеп, ҽрни, сызлана, фҽлсҽфи нҽтиҗҽлҽр аша килҽчҽккҽ ышанычын калкытып куя», «Тҿнге юллар» романы трилогиянең беренче ике кисҽгеннҽн соңрак язылса да, автор аны 1999, 2001 – 2002 елларда тҽмамлаган «Элмҽк» романына тоташтырып алып китҽ. Сюжет сызыгы да шул күл буенда булган вакыйгаларга бҽйлҽнеп бара. Сҽет Сакманов исҽн кала, ҽмма яралана. Очраклы рҽвештҽ Ҽнисҽ Асылбаева исемле хатын-кызны бандитлар кулыннан коткарып, үлемнҽн саклап кала. Бераз вакыт Ҽнисҽдҽ яшҽп дҽвалана. Ҽнисҽне үзенең хҽлҽл җефете итеп күрҽ, аның белҽн гомер итҽ башлый.
Сҽет Сакманов «Игелек»тҽге эшчҽнлеген дҽвам итҽ, депутатлыкка дҽгъвалап йҿри, ҽмма аңа яңадан аяк чалалар. Билгесез кҿчлҽр Сакмановны үтерү, яисҽ куркыту нияте белҽн юл һҽлакҽте оештыралар. Ҽлеге ниятлҽре уңышсыз булып чыга. Машинада Сҽет түгел, ҽ Мисхҽт барган була. Ул да исҽн кала, башы гына яралана.
Сҽет белҽн Ҽнисҽнең балалары туа, лҽкин гаилҽ бҽхетлҽре озакка сузылмый. Роман башында Фҽридҽне үзе белҽн кҿчлҽп алып киткҽн Җирҽн пҽйда була. Сакмановка кҿпшҽ терҽп, Фҽридҽнең үлеме турында сҿйли. Фҽридҽнең Сҽеткҽ булган мҽхҽббҽтеннҽн кҿнлҽшеп, узаманга ата. Үзе дҽ Замирның хҽнҗҽреннҽн җан тҽслим кыла.
«Тҿнге юллар» романы композициясенең беренче һҽм икенче кисҽклҽр корылышыннан аермасы юк диярлек. Вакыйгаларның үсеше романның башыннан ук кискен бирелҽ башлый: автор укучыны Ҽнисҽ Асылбаева белҽн таныштыра. Ике башкисҽрнең, милиция хезмҽткҽрен үтереп, Ҽнисҽне машинасы белҽн кулга тҿшерүлҽрен тасвирлый. Шул
77
моменттан алып «Тҿнге юллар» романынның сюжеты «Элмҽк» сюжетына тоташып китҽ. Алдагы кисҽк Сакмановның күлдҽ гаип булуы белҽн тҽмамлана. Укучыда мондый финал икелҽнү хисе тудыра. Баш герой һҽлак булдымы, юкмы? Һҽлак булса – үле гҽүдҽсе, исҽн калса – үзе кая?
Вакыйгалар үсеше шулай ук Сҽет образы белҽн бҽйле. Аңа каршы оештырылган юл һҽлакҽте аны уйланырга, кемнең эше икҽнлеген эзлҽргҽ этҽрҽ. «Игелек»нең башлыгы барлык конкурентларны күздҽн кичерҽ. Нҽтиҗҽдҽ ҽлеге эш Сакмановның «иске дусты» прокурор Сергей Александрович «үтенече» буенча эшлҽнгҽн булып чыга. Ҽлеге зат –Сакмановның милиция сафларыннан куылуында тҿп фигура. Ул хҽзер дҽ Сҽет Ярулла улының депутат булуына аяк чалырга омтыла.
Ҽмма романның кульминацион моменты ҽлеге вакыйгаларга бҽйле булып чыкмый. Романның иң югары ноктасы да, чишелеше дҽ кискен, шул ук вакытта кҿтелмҽгҽнчҽ. «Тҿнге юллар»да, трилогиянең икенче кисҽгендҽге кебек үк, без яңадан элек юкка чыккан Җирҽн белҽн очрашабыз. Ул Фҽридҽ белҽн Сҽетнең дҽ гомерлҽрен ҿзеп, үзе дҽ һҽлак була.
«Элмҽк» романындагы кебек үк, «Тҿнге юллар»да да Сакмановның үлүе яисҽ исҽн калуы шик астында кала. Аның үле гҽүдҽсе дҽ, күмелүе дҽ тасвирланмый. Автор бу очракта укучыга сайлау хокукын бирҽ. Телҽгҽн кеше аны үле дип санарга мҿмкин, телҽгҽннҽре – исҽн калды дип. Ҽмма исҽн калуы да ихтимал. «Элмҽк»тҽ Җирҽннең фикерлҽре белҽн килешмичҽ булмый: «Мафия бессмертна». Моңа дҽлиллҽр дҽ аз күрсҽтелмҽде.
Әдәбият
1. Заһидуллина Д. Яңа дулкында (1980 –2000 еллар татар
прозасында традициялҽр һҽм яңачалык) / Д.Заһидуллина. – Казан: Мҽгариф, 2006. – Б. 160.
2. Ҽхмҽдуллин А. Тҿнге юлларда нилҽр булмас? / А.
Ҽхмҽдуллин // Шҽһри Казан. – 2003. – 30 окт. – Б. 3. – 2003. – Б. 3.
Трилогия сюжетларының үзенчәлекләре
Безнең алда тҽмамланган трилогия. Моңа охшаш романнар, кинофильмнар Россия күлҽмендҽ инде яңа күренеш түгел, ҽ менҽ татар
78
ҽдҽбиятында эшмҽкҽрлекнең бу тармагын киң итеп тасвирлауда беренче омтылыш ясала.
Трилогиядҽге һҽр романның сюжетын ике тҿп ҿлешкҽ бүлеп карарга мҿмкин. Шул ук вакытта алар охшаш схема һҽм эчтҽлек нигезенҽ корылган.
«Тҽүбҽ»дҽ беренче сюжет – хакыйкать ҿчен кҿрҽш тарихы. Тҿенлҽнеш – Сҽетнең милициядҽн куылуы, ресторанда эшлҽве, мастерской тҿзүе. Чишелеш – җинаятьчел тҿркем лидерына ҽверелүе. Бу, үз чиратында, җҽмгыятьтҽ үз мҽнфҽгатьлҽрен кайгыртучы кешелҽр күбҽйгҽн чорда гадел хезмҽт белҽн кҿн күреп, яхшы яшҽп булмый дигҽн аянычлы нҽтиҗҽгҽ китерҽ. Икенче сюжет – Сҽетнең Зҿлфия белҽн танышуы, аны югалту тарихы. Зҿлфия – корбан. Сҽет – җинаятьне ачучы түгел, ҽ үч алучы. Җинаятьчелҽр үзлҽре корбанга ҽверелҽ. Зҿлфияне мҽсхҽрҽлҽгҽн кешелҽр һҽммҽсе дҽ юкка чыгарыла.
«Элмҽк» романының сюжеты шулай ук ике тҿп ҿлештҽн гыйбарҽт.
Беренчесе җинаятьчел тҿркемнҽр арасындагы каршылыкны сурҽтли. Ҽсҽрнең тҿенлҽнешенҽ Вилсур Садыйковның Сакмановка ау оештыру тарихын, Ваһапов белҽн каршылыкларын кертеп карарга мҿмкин. Романның чишелеше: Садыйков оештырган һҿҗүм уңышсыз булып чыга, ҽ Ваһапов үзенең тҽн сакчысы тарафыннан үтерелҽ. Монда да җинаять ачылу, үтерүчене табу талҽп ителми, чҿнки барысы да билгеле.
Икенчесе – Сҽет белҽн Фҽридҽнең яңадан очрашу, мҽхҽббҽт тарихы. Җинаятьчелҽр – Сҽет тҽ, Фҽридҽ дҽ, Ваһапов та һ.б. – яңадан корбанга ҽверелҽ.
Трилогиянең ҿченче ҿлеше дҽ тҿп ике сюжет сызыгына нигезлҽнҽ. Беренче сюжет сызыгына Сҽеткҽ ау оештыру, эшендҽге хҽллҽре, депутатлыкны дҽгъвалап йҿрү тарихы керҽ. Икенчесенҽ Сҽетнең Ҽнисҽ белҽн экстремаль вакыйгалар барышында танышулары, бергҽлҽп гомер итүлҽре карый. Биредҽ дҽ кҿтелмҽгҽн чишелеш: җинаятьче – Сҽет, Җирҽн – корбанга ҽйлҽнҽ. Ҽнисҽ дҽ корбан – Сҽет тормышының корбаны.
Романнарның ҿчесендҽ дҽ сюжет бер калыпта:
1. Сҽетнең яхшы яшҽү ҿчен кҿрҽш тарихы. Үлем белҽн
тҿгҽллҽнҽ.
2. Сҽетнең хатын-кызлар белҽн мҿнҽсҽбҽте. Үлем белҽн
тҿгҽллҽнҽ.
Романнарның сюжет сызыклары үрелеп, бер ноктага барып тоташалар.
79
Сҽет Сакманов – үз чоры кешесе. Бер дҽүлҽт череп, икенчесе аякка баскан чорда, кискен үзгҽрешлҽр чорында кҿч-хҽл белҽн, яхшылык белҽн булса да, начарлык белҽн булса да, үз юлын, үз хакыйкатен тапкан, үз фҽлсҽфҽсен үзе булдырган герой. «Заманалар авыр. Бер­беребезнең чабуына, нҽни балалар кебек, тотынып атлаганда гына исҽн һҽм сау калуыбыз бар. Ялгыз агачны кар басар дигҽндҽй, берҽребез калтырана башлап, тҽнен каз тиресе капласа – безгҽ каюк! Аны сындырачаклар. Шуңа күрҽ алдан кисҽтҽм, минем белҽн эшлҽү ирекле. Инде башладыңмы, ахыргача бергҽ булу мҽҗбүри…» Ҽмма болар җҽмгыять басымыннан башка һич тҽ барлыкка килҽ алмаганнар. «Язучы героеның нык ихтыярлы, кҿчле кеше булуына басым ясый, хҽтта яшьлегенҽ кайтып, хҽрби хезмҽттҽ дҽ дҿреслекне турыдан ярып ҽйткҽне ҿчен җҽза алуын искҽрҽ. Лҽкин бу хатирҽлҽр ирнең башкисҽр, кан коючы булуын аклый алмый. Ҽсҽр шҽхес хакындагы гуманистик, бигрҽк тҽ совет ҽдҽбиятында күпертелгҽн мифны җимерҽ, юкка чыгара, кеше күңелендҽ, аңында явызлыкның бик тирҽндҽ ятуын билгели. Герой ярдҽмендҽ совет ҽдҽбияты белҽн уйнау чаткылары бар: Сҽетнең хҽрби хезмҽттҽ, милициядҽ хакыйкать сакчысы кебек бирелеше – татар совет ҽдҽбиятындагы уңай герой амплуасында. Шушы «сакчы» постсовет җҽмгыятендҽге ҽхлакый монстр белҽн бер үк кеше икҽнлек, ике тҿп сюжет сызыгында аның капма-каршы: эстет һҽм үтерүче яссылыкларында тасвирлануы язучының аң тҿпкелендҽге кара кҿчлҽр, бернинди идеологик лозунглар ярдҽмендҽ кешенең асылын битлек белҽн алыштырып булмау хакындагы фҽлсҽфҽсен тирҽнҽйтеп килҽ».
«Тҿнге юллар» романында, трилогиянең беренче һҽм икенче ҿлешлҽреннҽн аермалы буларак, ярдҽмче сюжетлар күп. Моңа Мисхҽтнең укуы, хатыны Ҽлфия белҽн тормышы, Замирның гаилҽ проблемалары, Сҽетнең алман галиме белҽн очрашуы да керҽ.
Әдәбият
1. Заһидуллина Д. Яңа дулкында (1980 – 2000 еллар татар
прозасында традициялҽр һҽм яңачалык) / Д.Заһидуллина. – Казан: Мҽгариф, 2006. – Б.162 – 163.
80
Трилогиянең тӛп героена анализ ясау үзенчәлекләре
Трилогиянең тҿп герое – Сакманов Сҽет Ярулла улы. Бу кеше белҽн без «Тҽүбҽ» романының иң беренче битеннҽн үк таныша башлыйбыз. Безнең каршыга ул инде җитлеккҽн, урта яшьлҽрдҽге, калада абруй казанган, «Игелек» ширкҽтенең сҽрвҽре рҽвешендҽ килеп баса. Ширкҽтнең исеме «Игелек» булса да, андый ук ҽйберлҽр белҽн шҿгыльлҽнми. Сакманов һҽм аның егетлҽре наркотиклар белҽн эш итүдҽн, конкурентларны юлдан алып ташлаудан һҽм башка шундый җинаятьлҽрдҽн дҽ җирҽнми. Нҽтиҗҽдҽ Сҽет Сакманов узаман, җинаятьчел тҿркемнең башлыгы, мафия башлыгы, пахан булып чыга. Автор үз героен түбҽндҽгечҽ бҽяли: «Тҽүбҽ», «Элмҽк» романнарында мин хҽзерге катлаулы, болгавыр чорыбызны, яңа байларның халык исҽбенҽ яшҽп, мафиянең чҽчҽк атуы, кеше гомеренең бҽясе тҿшүен күрсҽтергҽ омтылдым. Ихлас күңелле, ярдҽмчел, дҿньяга үз карашы булган һҽм үз кҿнен үзе күрергҽ тырышучы Сҽет Сакмановны замана гарасаты суырып, давыллы диңгезгҽ элҽккҽн йомычка дҽрҽҗҽсенҽ тҿшерҽ».
Кҿнбатыштан искҽн кискен җиллҽргҽ, капиталистик базар мҿнҽсҽбҽтенҽ иялҽшеп, Сҽет үз капиталын булдырган. Трилогиянең беренче романында бу җентеклҽп сурҽтлҽнҽ: КамАЗлар, коры сҿт, чит ил ҽйберлҽре сату һ. б.
«Сакманов татар халкы мҽнфҽгатьлҽрен бҿтен фҽлсҽфи, иҗтимагый тулылыгы белҽн аңлау дҽрҽҗҽсенҽ күтҽрелҽ алмаса да, мҽчет кору, тҿзҽтү эшенҽ ҿлеш кертергҽ тырыша, туганнарына, якыннарына ярдҽмендҽ саранлык күрсҽтми. Ул кешенең тормышка мҿнҽсҽбҽте, дҽрте, кҿче турында уйлана, зыялылырны яклый, ҽмма милли уяну ҿчен кҿрҽшчелҽр сафына басарга ҽзер түгел», – дип яза Х. Ҽшрҽфҗанов. Аның фикерлҽре белҽн килешми мҿмкин түгел. Ҽмма Сакмановны мондый кеше булганы ҿчен гаеплҽп буламы соң? Ҽлбҽттҽ, юк! Җҽмгыять үзе, Сҽетнең тормышында булган вакыйгалар, хаксызлык-гаделсезлеклҽр аны үзгҽртҽ.
«Тҽүбҽ» романының беренче битлҽрендҽ үк Сакманов нахактан рҽнҗетелгҽн шҽхес итеп сурҽтлҽнҽ: мондый явызлык совет чорында эшлҽнҽ. «Сүз ситуациянең характеры турында бармый. Монда алгы планга Сҽет Сакманов тормышының түбҽнгҽ таба тҽгҽрҽвен ачыклау мҽсьҽлҽсе чыга». Беренчесе – Симферополь хҽрби училищесыннан Сакмановның, кырым татарларына карата булган фикерлҽре сҽбҽпле, Мҽскҽү Хҽрби академиясенҽ җибҽрелмҽве. Икенчесе аның милициядҽ
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]