Добавил:
ivanov666
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз:
Предмет:
Файл:Әдәби әсәрләрне анализлауның принцип һәм алымнары (детектив әсәрләр мисалында). Принципы и приемы анализа литературных произведений (на примере детект
.pdf
61
3. Ибраһимов Г.И. Тирҽн тамырлар / Ибраһимов Г.И. Сайланма
ҽсҽрлҽр: 8 т. / Г.И.Ибраһимов – Казан: Татар. кит. нҽшр., 1975.
4. Кадыров О.Х Романтизм Галимжана Ибрагимова. (Творчество
и эстетика): Автореф. дис. ... канд. филол. наук / О.Х. Кадыров. –
Казань, 1967. – С. 24-26.
5. Мусин Ф. Детектив турында / Ф.Мусин // Мусин Ф. Кҿмеш
кҿзге: Ҽдҽби тҽнкыйть мҽкалҽлҽре – Казан: Татар. кит. нҽшр., 1989. – Б.
252 - 252
6. Скороспелова Е.Б. Русская проза XX века: от А. Белого
(«Петербург») до Б. Пастернака («Доктор Живаго») / Е.Б.
Скороспелова. – М.: ТЕИС, 2003. – Б. 279.
7. Сҽлҽхова З.Г. Г.Ибраһимов иҗатында натурализм / З.Г.
Сҽлҽхова // Г.Ибраһимов һҽм хҽзерге заман. – Казан: Фикер, 2003. – Б.
160 -166.
8. Татар ҽдҽбияты тарихы: Татра совет ҽдҽбияты (1917 – 1941): 6
томда.— Казан: Татар. кит. нҽшр, 1989.
9. Хатипов Ф. Мҿлкҽтебезне барлаганда / Ф. Хатипов //
Мҿлкҽтебезне барлаганда: Иҗади портретлар, тҽнкыйди-теоретик
мҽкалҽлҽр– Казан: Татар. кит. нҽшр., 2003. – Б. 9 - 13.
10. Хатипов Ф. Истоки психологизма татарской прозы /
Ф.Хатипов //Галимҗан Ибраһимов һҽм хҽзерге заман: Тууына 115
тулуга багышланган фҽнни конференция материаллы. – Казан: Фикер,
2002. – Б. 20-24.

62
4. Традицион детектив әсәрен анализлау алымнары
М. Маликова иҗатына күзәтү
Язучы буларак, Мҽдинҽ Маликова тҿрле темаларга мҿрҽҗҽгать
итҽ. Биредҽ лирик һҽм психологик ҽсҽрлҽр дҽ, детектив та бар. Лҽкин
тормыш катламнарын күтҽргҽндҽ ул бер максатны күздҽ тота: аны
яшҽешебезнең ҽхлакый торышы кызыксындыра. Нҽкъ менҽ шушы
үзенчҽлек аның иҗатын бербҿтен итҽ. Бу татар ҽдҽбиятының тҿп
сыйфаты, аның асыл сыйфаты булган кешелеклелекне, гуманизмны
саклау, үстерү дигҽн сүз. М. Маликова халыкның гомер-гомердҽн килҽ
торган яхшы ҽхлакый-этик сыйфатлары хҽзерге яшьлҽрдҽ ни рҽвешле
дҽвам итүен, үстерелүен, яңа тҿсмерлҽр белҽн баетылуын күзҽтергҽ
ярата.
Язучының «Казан каласы – таш кала» (1967), «Кояш күпере»
(1973), «Янар таулар яктысында» (1977), «Алтын ятьмҽ» (2001),
«Мендем биек тауларга» (2003) повестьлары, «Шҽфкать» (1985),
«Басып сайрар талы бар» (1987), «Фидая» (1990) романнары шҽһҽр һҽм
авыл интеллигенциясе – инженерлар, архитекторлар, рҽссамнар,
табиблар, артистлар тормышына багышланып язылганнар.
Ҽдибҽнең «Казан каласы – таш кала» повесте совет
интеллигенциясенең иҗади омтылышларын күрсҽтү белҽн кызыклы. Бу
ҽсҽр герое чын интеллигент, белемле мещаннан аермалы буларак,
җҽмгыятькҽ хезмҽт итүдҽн башка үз тормышын күз алдына китерҽ
алмый. Алга таба анализланачак «Ҿермҽ» романының тҿп героинясы
Җҽүһҽрия дҽ шундыйлардан. Димҽк, автор иҗатының башлангыч
чорындагы персонажлары, фикерлҽре алга таба да үсеш алганнар.
Хислҽренең үсешен, аларның сизелер-сизелмҽс кенҽ үзгҽрешен дҽ
тасвирлауда һҽм хатын-кыз күңелен аңлый белүдҽ язучының осталыгын
билгелҽп үтҽсебез килҽ.
Мҽдинҽ Маликова – татар ҽдҽбиятында зур күлҽмле эпик ҽсҽр,
ягъни роман иҗат иткҽн беренче хатын-кыз язучы. 1983 елда «Казан
утлары»нда аның «Ак давылда тал бҿресе» исемле ҽсҽре дҿнья күрде.
Алга таба ул «Шҽфкать» исеме астында китап буларак басылып чыкты.
Ф.Галимуллин хатын-кыз язучыларның фикерлҽү пҿхтҽлеге, кеше
күңеленең бик тирҽндҽ яткан кичерешлҽр драмасын нҽфис итеп
бирүдҽге ҿстенлеклҽрен билгели, бу сүзлҽр Мҽдинҽ Маликовага да
кагыла.
Ҽсҽрнең исеме үк аның битлҽрендҽ ниндидер давыллар уйнап
алачагына ишарҽлҽп тора. «Мҽгънҽле исем. Ҽле ҽсҽрне укыганчы ук,

63
конфликтның шактый җилле булып, аның агач бҿресе кебек кҿчсез
берҽүгҽ кагылып узасы күңелгҽ килеп куя. Ул шулай булып чыга да», –
дип яза бу ҽсҽр турында Ф. Галимуллин.
Язучының иҗаттагы тҿп хасияте – тормышчанлык сыйфаты.
Хҽзерге укучы зур ҽзерлекле, тормышның гадҽти чҽбҽлҽнешлҽрен
күрсҽтү генҽ аны канҽгатьлҽндермҽскҽ дҽ мҿмкин. Бүгенге яшҽеш,
кешене теге яки бу адымга этҽргҽн сҽбҽплҽрнең тирҽн фҽлсҽфи
алшартларын һҽм ахыр нҽтиҗҽлҽрен гомумилҽштерүлҽр ярдҽмендҽ дҽ
ачып бирүне талҽп итҽ. Ягъни язучы укучы белҽн фикердҽш булырга,
аны кызыксындырган сорауларны ачыкларга тиеш. «Шҽфкать» романы
белҽн ул шундый адым ясарга омтыла.
Шҽфкатьлелек, кешенең һҿнҽренҽ, белгечлегенҽ карамастан,
һҽркем ҿчен кирҽк, ул кешелеклелек дигҽн тҿшенчҽнең иң кирҽкле бер
ҿлеше. Ҽмма табиблар ҿчен бу сыйфат иң беренче урында булырга
тиештер. Авыруга аеруча якын торган дҽвалаучы кешелҽрнең шҽфкать
туташы дип аталуы очраклы гына түгел. М. Маликова бу ҽсҽрендҽ менҽ
шулар турында уйлана.
Халык язучысы Аяз Гыйлҽҗев үзенең бер чыгышында Мҽдинҽ
Маликованы «зыялы язучы» дип атаган. Чыннан да, зыялылык язучы
иҗатының бҿтен рухында чагыла. Бу хосуста аны Фатих Ҽмирхан,
Гадел Кутуй, Ҽмирхан Еники иҗатларында аеруча нык гҽүдҽлҽнгҽн
«зыялы ҽдҽбият» юнҽлешен дҽвам иттерүчелҽрнең берсе итеп карарга
мҿмкин булыр иде. Язучы калҽме, заман тормышының тҿрле
ҿлкҽлҽренҽ мҿрҽҗҽгать итеп, ҽсҽр каһарманнарының рухи дҿньясын
бҿтен тирҽнлеге, каршылыклары белҽн яктыртуга, кешелҽр арасындагы
мҿнҽсҽбҽтлҽрнең катлаулы нечкҽлеклҽрен, нокталарын ачарга омтыла,
яшҽешнең тҿп мҽгънҽсе һҽм максаты турында укучы белҽн җитди
ҽңгҽмҽ алып бара.
Әдәбият
1. Хантимерова Г. Тҿслҽр балкышы. Мҽдинҽ Маликова иҗат
портретына штрихлар / Г.Хантимерова // Казан утлары – 1981. – №. 8. –
Б. 136.
2. Галимуллин Ф. Такыялар балкышы / Ф.Галимуллин //
Офыкларны алдан күреп. Тҽнкыйть мҽкалҽлҽре. – Казан: Татар. кит.
нҽшр., 1995. – Б. 95 -101.
3. Галимуллин Ф. Халатың ак, күңелең пакь булса.../ Ф.
Галимуллин // Казан утлары. – 1983. – №.9. – Б. 156 -160.

64
М. Маликова иҗатында детективның урыны
Мҽдинҽ Маликова – иҗат эшчҽнлегенең буеннан-буена калҽмен
детектив ҽсҽрлҽр язуда чарлаган ҽдибҽ. Аның «Хҿкем» (1969),
«Августның беренче кичендҽ» (1970), «Адашканга юл кайда?» (1971),
«Югалган якутлар» (2003), «Чҽчкҽ балы» (2005) исемле маҗаралы
повестьлары, «Ҿермҽ» (2002) кебек детектив романы, форма хасиятлҽре
талҽп иткҽнчҽ, мавыктыргыч, киеренке агышлы вакыйга-сюжетка
корылганнар. Ҽлбҽттҽ, ҽгҽр автор шушы кагыйдҽлҽр белҽн генҽ
чиклҽнсҽ, аның бу ҽсҽрлҽре бары тик мавыктыргыч ҽсҽрлҽр генҽ булып
калырлар, укып чыккач та онытылырлар иде. Бҽхеткҽ каршы, М.
Маликованың детектив жанрдагы ҽсҽрлҽре дҽ социаль бурыч үтилҽр.
Автор, тормышның тҿрле якларын күрсҽткҽндҽ, социаль
каршылыкларны шомартмый, геройларның холкына дҿрес психологик
анализ бирҽ, аларның кылганнарында яхшылык һҽм яманлык дҽрҽҗҽсен
күрсҽтҽ, кешелҽрнең үзара мҿнҽсҽбҽтен иҗтимагый һҽм шҽхси мохиттҽ
яшҽеше белҽн тыгыз багланышта бирҽ. Бу факт массачыл ҽдҽбиятның,
детектив ҽдҽбиятның югарыга, ҽдҽбият үсешенең алдагы баскычына –
элитарлыкка йҿз тотуын, һичшиксез, аңа дҽгъва итүен дҽлилли.
Язучының киеренке вакыйга белҽн мавыктыра белү сҽлҽте ҽсҽрдҽн
ҽсҽргҽ үсҽ бара. Ҽгҽр дҽ «Августның бер тҿнендҽ» дигҽн хикҽядҽ
вакыйгалар тыгызланып киткҽнче тасвирлауга бер-ике бит урын
багышланган булса, «Хҿкем» повесте исҽ беренче юлыннан ук
мавыктырып алып китҽ.
«Адашканга юл кайда?» повестенда намусы саф, лҽкин
тҽҗрибҽсезлеге аркасында җинаятьчелҽр арасына элҽккҽн яшь
кешелҽргҽ нишлҽргҽ дигҽн сорау куела. М. Маликова героинясы –
бозык хатын Нателланың чибҽрлеге аркасында яшь таксист Фидаил
һҽлак була, консерватория студенткасы Зҿлфҽ бик зур күңел җҽрҽхҽте
ала. Ҽсҽр бу жанр формасына хас традицион алымнан башлана: иртҽнге
якта Казан каласының буш урамында такси шоферының үле гҽүдҽсен
табып алалар. Машина идҽнендҽ ҿр-яңа егерме бишлек акча ята. Димҽк,
Фидаилне талау нияте белҽн үтермҽгҽннҽр. Шул урыннан җинаятьне
тҿрлечҽ фаразлау башлана. Тикшерү нҽтиҗҽсендҽ, тҿрле кискен
вакыйгалардан соң, үтерүченең Атлас икҽнлеге, аңа исҽ чибҽр Нателла
һҽм аның дусты Люсиның сҿяркҽсе Константин ярдҽм иткҽнлеге
ачыклана. Мҽдинҽ Маликова шҽһҽр кешелҽрен, аларның кҿнкүрешен
ҽйбҽт белҽ. Шуңа күрҽ «Адашканга юл кая?» повестенда шҽһҽр
мещаннары Люси, Нателла, Рифлҽр дҿньясы аеруча оста күрсҽтелгҽн.

65
Авторның тҿп җинаятьчесе Атлас та заманча эшлҽнгҽн. Пҿхтҽ киенгҽн,
интеллигент кыяфҽтле чибҽр егет. Аның чын йҿзен, кеше үтерүче
икҽнен хҽтта йҿргҽн кызы Зҿлфҽ дҽ белми. Белерлек тҽ түгел. Шуңа
күрҽ аны фаш итүе, тотуы да кыен булып чыга.
Соңгы елларда иҗат ителгҽн детектив ҽсҽрлҽренең берсе –
«Югалган якутлар» повесте. Ҽсҽрдҽге вакыйгалар Казан шҽһҽрендҽ,
Фҽннҽр Академиясе тирҽсендҽ бара. Повесть Зҿбҽрҗҽт исемле яшь
журналистның профессор Ишманов Карл Фҽннановичның үле
гҽүдҽсенҽ тап булуы белҽн башланып китҽ. Үз гаебен танып, аның
аспиранты Йакут тикшерүчегҽ килҽ. Карт профессор аны Мҽскҽү
кунакханҽсенең берсендҽ кҿчлҽгҽне ачыклана. Гарьлегеннҽн түзҽ
алмаган Йакут үзенең эш ҿстҽлендҽ йоклап утырган Ишмановны зур
ҿстҽл сҽгате белҽн башына сугып үтерҽ. Лҽкин тикшерү нҽтиҗҽсендҽ
профессор яшь аспирант кулыннан түгел, ҽ графинга салынган йокы
даруыннан, йоклап китеп, йҿрҽге туктаудан үлгҽне ачыклана. Даруны
Йакутның якут белҽзегенҽ кызыгып йҿргҽн Бриллиант исемле лаборант
салганы да мҽгълүм була.
Автор бу ҽсҽрдҽ дҽ традицион проблемаларны күтҽрергҽ омтыла.
Повестьта язучы татар зыялыларының, профессорларның үзара
низагларын, югары гыйльми дҽрҽҗҽлҽр яулаган кешелҽрнең
түбҽнчелеккҽ тҿшҽ алуларын сурҽтли. Шул ук вакытта М. Маликова
гаилҽ кору проблемасын яктырта. Ул моны Зҿбҽрҗҽт исемле журналист
кыз мҽкалҽлҽре рҽвешендҽ бирҽ. Татар халкында урын алган кара
кҿнчелек хисен дҽ тҽнкыйтьли.
Повестьта классик детектив алымнар да юк түгел: җинаятькҽ тап
булумы, ретроспекция алымына мҿрҽҗҽгать итеп, Йакут белҽн
Зҿбҽрҗҽт тормышларын, студент елларын тасвирлау булсынмы, ялган
кульминация эффектын куллану һ.б.
Гомумҽн, М. Маликова сюжетны оста, мавыктыргыч кора,
вакыйгаларны йҿрҽк аша үткҽреп, укучының күңел кылларын
тибрҽндерерлек итеп тасвирлый.
Югарыда күзҽтелгҽн ҽсҽрлҽр тулысынча детектив романның
классик вариантына туры килмҽскҽ дҽ мҿмкин, чҿнки ҽдибҽнең
башлангыч чор иҗатында соцреализм кысалары үзенекен талҽп итҽ,
икенчелҽре күлҽме ягыннан барлык мҿмкинлеклҽрне сыйдырмый.

66
Әдәбият
1. Миңнуллин Ф. Үсеш баскычлары / Ф.Миңнуллин // Миңнуллин
Ф. Талантлар юлы: Ҽдҽби тҽнкыйть мҽкалҽлҽре. – Казан: Татар. кит.
нҽшр., 1984. – Б. 210-212.
2. Хантимерова Г. Тҿслҽр балкышы. Мҽдинҽ Маликова иҗат
портретына штрихлар / Г.Хантимерова // Казан утлары. – 1981. – № 8. –
Б. 136-138.
«Ӛермә» романыңы сюжет-композицион үзенчәлекләре
Флүс Латыйфи «2002 ел прозасына бер караш» мҽкалҽсендҽ болай
яза: «Былтыр ҽдҽбиятыбыз сигез романга баеды». Алар арасына М.
Маликованың «Ҿермҽ» романы да кертелҽ.
Шул ук роман һҽм, гомумҽн, детектив ҽсҽрлҽр торышы турында
Д.Заһидуллина түбҽндҽгелҽрне ҽйтҽ: «Гасырлар чигендҽ детектив
ҽсҽрлҽр язучылар күбҽйде. Шулай да бу жанрда иң оста калҽм иясе
булып М. Маликова кала. Бу ҿлкҽдҽ уңышлы булган «Ҿермҽ» романы
үтерүчене эзлҽү белҽн бҽйле мавыктыргыч сюжеты, талантлы һҽм саф
күңелле романтик геройлары белҽн сокландыра. Шул ук вакытта
постсовет чорына хас күп кенҽ сыйфатлар: матди байлыкларның рухи
кыйммҽтлҽрдҽн дҽ, кеше гомереннҽн дҽ ҿстен куелуы, хакыйкатьнең
хҽерчелек, җинаятьчелек, наркотиклар белҽн агулау шартларында
яшҽргҽ мҽҗбүр ителүе, моның кемнҽрнедер баету хисабына булуы һ.б.
калку, язучының тҽнкыйди мҿнҽсҽбҽтен күрсҽтеп билгелҽнҽ.»
М. Маликованың «Ҿермҽ» романында сурҽтлҽнүче вакыйгалар 80
нче еллар ахыры 90 нчы еллар башында бара. Казан каласының бер
ташландык бинасында шагыйрҽ Җҽүһҽрия Бикбулованың үле гҽүдҽсе
табыла. Шагыйрҽнең мҽетенҽ яшьлек дусты Харис Ҽхмҽтнуров тап
була. Бикбулова исҽн чагында Жҽмгыяте хҽйрия оешмасын оештырып
йҿргҽн булып чыга. Харис Җҽүһҽриянең эшчҽнлеге белҽн кызыксынып
китҽ, эшлҽрен дҽвам итҽ. Очраклы рҽвештҽ бу оешманың
урынбасарына ҽйлҽнеп, вазифаларны үз ҿстенҽ ала. Романның сюжет
сызыгы үстерелҽ, вакыйгалар дҽвам итҽ. Харис исҽ Җҽүһҽриянең
ярдҽмчесенҽ – Нурҗиһан апага булыша, фҽкыйрьлҽргҽ ҽйберлҽр ҿлҽшҽ.
Шул ук вакытта үтерүчене эзлҽүдҽн дҽ туктамый. Җҽүһҽрия
Бикбулованың үле гҽүдҽсе табылган бина да шул җҽмгыятькҽ
бирелергҽ тиеш була. Бикбулованың үтерелүе аның эшчҽнлеге,

67
дҿресрҽге ҽлеге бина белҽн бҽйле икҽнлекне Харис аңлый һҽм ҽкренлҽп
йомгакны чишҽ. Үтерүче исҽ Даниф исемле эшмҽкҽр, Харис белҽн
Җҽүһүриянең уртак танышы булып чыга.
Романда тҿп ике герой бар: берсе – Җҽүһҽрия Бикбулова, ҽ
икенчесе – Харис Ҽхмҽтнуров. «Ҿермҽ» Бикбулованың үтерелүе белҽн
башланып китсҽ дҽ, ул һҽм Ҽхмҽтнуров романның үзҽгенҽ куелган.
Романда ике тҿп сюжет сызыгы пҽйда була. Беренчесе – аны
детектив сюжет дип атыйк – Җҽүһҽриянең үтерелүе һҽм гаеплене табу
тарихы, ягъни традицион детектив сюжет. Икенчесе – хҽйрия
җҽмгыятен тҿзү, нигезлҽү тарихы, аны башкалар мҽнфҽгатьлҽрен
кайгыртучылар һҽм үз мҽнфҽгатьлҽрен кайгыртучылар конфликтын
оештырып хасил итҽ. М.Маликованың Бҿтентатар Кызыл ай
җҽмгыятенең президенты икҽнен искҽ тҿшерсҽк, бу темага язучының
мҿрҽҗҽгать итүе нигезсез түгеллеген аңлыйбыз.
Романда М. Маликова символларга зур урын бирҽ. Беренчедҽн,
романның исеме игътибарга лаек. Ҿермҽ – кешене куркуга сала торган
табигать күренеше. Романда исҽ җҽмгыятьтҽ барган куркыныч,
берникадҽр дҽрҽҗҽдҽ афҽтле вакыйгалар, тормыш ҿермҽсе сурҽтлҽнҽ.
Ҽлеге ҿермҽ бары тик бер кешене генҽ үз упкынына салмый, ҽ тулы бер
илне, дҽүлҽтне, җҽмгыятьне үзенең кочагына ала. Кешелҽр бер-берсенҽ
дошман, бер-берсенҽ бүредҽй карап, акчага, малга табынып яшилҽр.
Гади, фҽкыйрь кешелҽрнең язмышлары аянычлы, туган-кардҽшлҽренҽ
карата игътибарсызлык, битарафлык хҿкем сҿргҽн замана бу. Язучы
ҽлеге дҽһшҽтле ҿермҽне, җҽмгыятьне сурҽтли.
Җҽүһҽрия белҽн Харис исҽ ҽлеге җҽмгыятькҽ, аның кануннарына
буйсынмыйлар, елганың агымына каршы баралар. Алар үз чорының «ак
каргалары», үз җҽмгыятьлҽрендҽ чит кешелҽр.
Әдәбият
1. Заһидуллина Д. Ике корылтай арасында татар прозасы / Д.
Заһидуллина // Татарстан язучыларының XV корылтае // Казан утлары.
– 2005. – № 9. – Б. 119-201.
2. Латыйфи Ф. 2002 ел прозасына бер караш. Язучыларның
«Ҽдҽби ел йомгаклары» җыентыгыннан / Ф. Латыйфи // Казан утлары. –
2003 – №5. – Б. 137-138.

68
М. Маликованың «Ӛермә» романын анализлау алымнары
«Ҿермҽ» романының традицион детектив роман талҽплҽренҽ туры
килүен тикшерик:
1. Ҽсҽр Җҽүһҽрия Бикбулова исемле шагыйрҽнең Казанның
ташландык бер бинасында аның танышы Харис Ҽхмҽтнуров
тарафыннан үле гҽүдҽсе табылуы белҽн ачыла. Ягъни детектив ҽсҽргҽ
хас булганча, ниндидер криминал вакыйгадан, бу очракта кеше
үтерүдҽн башланып китҽ.
2. Традицион детективның классик вариантына хас, җинаять
шҽхси мҿнҽсҽбҽтлҽргҽ бҽйле. Совет чоры ҽдҽбиятындагы кебек
сыйнфыйлык, партиячелек, соцреализм кысаларыннан роман азат.
Даниф үз мҽнфҽгатьлҽрен кайгыртып, үзенең кесҽсен баету нияте белҽн
Җҽүһҽрияне үтерергҽ була.
3. Романның сюжеты да, вакыйгалар агышы да стандарт, укучыга
мҽгълүм. Композицияне билгелҽүче ҿч тҿп сорау да үз урынында: Кем?
Ничек? Ни ҿчен? Лҽкин язучы моның белҽн чиклҽнми, мҿһим
җҽмгыяви проблемаларны да яктыртырып, аларга җавап табарга
тырыша. Бу алымны без массачыл ҽдҽбиятның элитар ҽдҽбият
үрлҽрендҽ үсҽргҽ омтылуы дип таныйбыз.
4. Геройларга карата авторның симпатиясе-антипатиясе ап-ачык,
бу карашларга З.Бигиев ҽсҽрендҽге кебек мҽгърифҽтчелек идеялҽре дҽ,
Г.Ибраһимов һ.б. язучыларның совет чорында иҗат ителгҽн
ҽсҽрлҽрендҽгечҽ соцреализм кануннары да йогынты ясамый. Автор
персонажларны бары тик гамҽллҽренҽ генҽ карап бҽяли. Хҽйрия
оешмасын ачкан Җҽүһҽрия, ярдҽмчел Харис, үз илендҽ хуҗа булырга
омтылган Равил – уңай перонажлар, үз файдасын гына кайгыртучы
Артур Кимовичлар, билгеле, автор симпатиясенҽ ия түгеллҽр.
Шулай итеп, романдагы персонажларны тормышка карашлары
ягыннан икегҽ аерып күрсҽтергҽ була: уңай һҽм тискҽре, романтик
хисле һҽм прагматиклар. Күп кенҽ сыйфатларны күзҽтеп, алар
икелҽнүсез таныла: бу шулай ук традицион детектив романның
үзенчҽлеге, автор позициясенең ачык булуына бҽйле. Романтикларга,
ҽлбҽттҽ, Җҽүһҽрия белҽн Харис, прагматикларга җҽмгыятьнең
эшчҽнлегенҽ каршы чыккан кешелҽрне кертҽбез.
5. Аерым-ачык традицион ике тҿп конфликт укучы күз алдына
килеп баса: Җҽүһҽрия белҽн Даниф һҽм Харис белҽн Даниф арасындагы
конфликтлар. Беренчесе корбан белҽн җинаятьче конфликты булса,
икенчесе җинаятьне ачучы белҽн җинаятьче конфликты. Монда Даниф

69
һҽм Харис белҽн Җҽүһҽрия карашлары шҽхси мҽнфҽгатьлҽрне һҽм
башкаларның мҽнфҽгатьлҽрен кайгырту яссылыгында үсҽ, конфликт та
шуңа бҽйле.
6. Детектив кульминациядҽн башланып китҽ, укучы ҽсҽрнең
беренче битлҽрендҽ үк җинаятькҽ – Җҽүһҽрия Бикбулованың үле
гҽүдҽсенҽ тап була.
«Ҿермҽ» романының композициясе гади һҽм традицион детектив
ҽсҽрлҽргҽ хас схема буенча тҿзелгҽн. Маҗаралы ҽдҽбиятта тҿенлҽнеш
үзенчҽлекле. Җҽүһҽриянең үлеме – тҿенлҽнеш – берникадҽр дҽрҽҗҽдҽ
укучыны сискҽндереп җибҽрҽ. Ҽсҽр башындагы бинаның сурҽтлҽнеше
үк укучыда ниндидер начар тҽэсир тудыра. Ҽсҽр ҽлеге кафены
тасвирлаудан башлана, шул ук вакытта чишелеш тҽ ҽлеге бинага бҽйле,
үтерүче җинаять урынында тотыла. Моны традицион детектив
ҽсҽрлҽрнең үзенчҽлегенҽ кертеп карарга була.
7. Детективның ике кульминациясе дҽ «Ҿермҽ»дҽ урын алган.
Беренчесе – Җҽүһҽриянең үле гҽүдҽсенҽ тап булу; икенчесе – Данифны
фаш итү. Харис Ҽхмҽтнуров үтерүчене үзе табып, аңа тозак корып,
дҿреслекне ҽйттерҽ. Ҽмма укучы романның соңгы битлҽренҽ кадҽр
үтерүченең кем икҽнлеген белми. М. Маликова традициядҽн
тайпылмый. Һҽм, ниһаять, кҿтелмҽгҽн чишелеш: үтерүче Даниф булып
чыга.
Ҿстҽвенҽ ялган кульминация дҽ юк түгел. Харис үтерүчене эзлҽргҽ
керешҽ: ук барлык кешелҽрдҽн, Җҽүһҽрия белҽн эшлҽгҽннҽрдҽн дҽ,
бигрҽк тҽ ире Эдуард Букштейннан шиклҽнҽ. Ҽлеге шиклҽр урынсыз
түгел. Бикбулованың Букштейн белҽн корган гаилҽлҽре бҽхетсез булып
чыга. Ҽлеге кеше белҽн торудан шагыйрҽ җҽфа гына чигҽ. Шул
сҽбҽптҽн, дус кызының сумкасы урлангач, караклар белҽн очрашуга
Җҽүһҽрия ире Эдуардны түгел, нҽкъ менҽ Харисны чакыра. Автор
Харисның бу турыда уй-фикерлҽрен дҽ ҽйтеп уза: «Ӛеңә кайтып,
шундый юаныч та тапмагач, ул нинди ӛй дә, нинди гаилә?!» Шул ук
вакытта Җҽүһҽриянең характерын ачуын дҽвам итҽ: «Сер бирмәде
Җәүһәрия. Ӛендәге чүпне читкә чыгарасы килми иде…»
Харисның Букштейнга шиге тҿшү очраклылык түгел, дигҽн идек.
Аның Эдуард белҽн беренче очрашуларын автор кара котып салкыны
белҽн тиңли, шагыйрҽнең иренҽ карата авторның антипатиясе ачык
чагыла: «Бозлы җил шул тарафтан ыжгыра икән лә. Кара чәч, кара
күзлек кара, сакал-мыек, кара костюм… Аннан да бигрәк, котып
салкыны…»

70
Харис белҽн бергҽ, укучы да Җҽүһҽриянең күршесе Рҽзинҽ
карчыктан аның шҽхси тормышы ни дҽрҽҗҽдҽ катлаулы һҽм авыр
икҽнлеген белҽ. Рҽзинҽ карчык Җҽүһҽриянең аның янына кереп кунып
чыкканнары турында да сҿйлҽп бирҽ: «Күрәсең, ут ягып талашкан
булганнардыр. Әллә бәреп үтерер дип тә курыккандыр инде. Кӛчкә
чыгып ычкынган тӛсле иде кыяфәте»,– дип искҽ ала карчык. Шунда ук
Букштейнга да характеристика бирҽ: «Әмма бәгыре таш мӛртәтнең.
Исеректән яман». (№11, Б.52.) Карчык монда үзенең нҽтиҗҽсен дҽ,
автор фикерлҽрен дҽ ҽйтеп сала: «Аерылышкан ир белән бер фатирда
яшәүләре тәмуг шул инде!»
8. Детектив башлангычның ике сюжет сызыгын аерып күрсҽтергҽ
мҿмкин. Берсен, укучыга билгеле булган тышкы сюжетны – Харис
алып барса, икенчесен, укучы күзеннҽн яшеренгҽнен, эчке сюжетны –
Даниф алып бара.
9. Романдагы вакыйгалар тиз үстерелҽ, сюжет кискен бара.
Ҽсҽрдҽге сурҽтлҽнгҽн вакыйгалар үз эченҽ ике-ҿч кҿн аралыгын
сыйдыра. Романның композициясе гади, сюжеттан тыш элементлар
белҽн катлауландырылмаган. Нҽтиҗҽдҽ укучының тҿп игътибары
ҽсҽрнең эчтҽлегенҽ юнҽлдерелгҽн, моңа сюжетның динамикалы булуы
ярдҽм итҽ. Сюжетның динамикалы булуы – шулай ук традицион
детектив ҽсҽрлҽргҽ хас күренеш.
Мҽдинҽ Маликова инде роман башында ук ретроспекция алымына
мҿрҽҗҽгать итҽ: истҽлеклҽр рҽвешендҽ Җҽүһүрияне яшьлек чагыннан
ук сурҽтли башлый. Мҽхҽббҽт ҿчпочмагы ярдҽмче сюжет сызыгына
оеша. Харисның истҽлеклҽре аша Җҽүһҽрия белҽн танышу тарихлары,
яшьлек вакытлары сурҽтлҽнҽ. Автор Җҽүһҽрия Бикбулованы Стефан
Швейгенның «Мария Стюарт» тарихи романын укып хыялга бирелүче,
романтик итеп күрсҽтҽ. Ҽмма шул ук вакытта аны үз миллҽтен
кайгыртучы кыз кебек сурҽтли. Аның Г. Тукайның «Милли моңнар»,
«Ҿзелгҽн ҿмид» ширырьлҽрен белүе – моңа дҽлил. Ҿстҽвенҽ Җҽүһҽрия
Жанна Бикбулова псевдонимы астында үзе дҽ шигырьлҽр яза башлый.
Аның шигырьлҽрен автор болай бҽяли: «Җәүһәриянең русча язылган
шигырьләрендә татарга хас үзәк ӛзелү бар иде».
Шулай итеп, Җҽүһҽриянең җҽмгыяте хҽйрия оешмасын тҿзүе
нигезсез урында барлыкка килмҽгҽн. Бу аның яшь чагында ук
самимилегеннҽн, романтик рухлы, хыялый, кеше кайгысына битараф
була алмавыннан килеп чыга. Ягъни ул башкалар кайгы-хҽсрҽте белҽн
яши, тормышта мохтаҗларга үзенең хҽленнҽн килгҽн хҽтле булышырга
тырыша. Ҽлеге оешманы оештыру сҽбҽбе дҽ шунан гыйбарҽт.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]
