Добавил:
Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Әдәби әсәрләрне анализлауның принцип һәм алымнары (детектив әсәрләр мисалында). Принципы и приемы анализа литературных произведений (на примере детект

.pdf
Скачиваний:
0
Добавлен:
07.09.2026
Размер:
1 Мб
Скачать
41
Автор ҽсҽрнең беренче юлларында ук укучыга сюжет сызыгын билгелҽп куя, романның маҗарага корылуын ҽйтеп бирҽ.
2. Традицион детектив романнарда җинаять шҽхси характерда
булырга тиеш. Хҽдичҽнең йҿз мең сумлык бирнҽсе нҽкъ шундый җинаять башкаруга этҽргеч булып тора.
3. Ҽсҽр сюжеты стандарт детектив ҽсҽрнекенҽ туры килҽ.
Композициядҽ 3 сорау туа: Кем? Ничек? Ни ҿчен? Болардан чыгып, тикшеренү эше башлана. Корбанның кем икҽнлеге, ничек вафат булуы, Габденнасыйрның Мусага ни ҿчен яла ягуы ачыклана.
4. Авторның симпатиясен-антипатиясен бу очракта сизү авыррак,
чҿнки Муса да, Габденнасыйр да Хҽдичҽнең йҿз мең бирнҽсенҽ кызыгып ҿйлҽнмҽкче булалар. Кҽлҽшнең үзеннҽн бигрҽк, аның шушы бай бирнҽсе кызыксындыра бу ике сҽүдҽгҽрне». Муса белҽн Габденнасыйрның социаль яктан бер үк типтагы шҽхеслҽр булуын күрҽбез. Алар икесе дҽ байлык артыннан куучы, моның ҿчен барысын да – мҽхҽббҽтне дҽ, дусларны да корбан итҽргҽ ҽзер торучы затлар булып гҽүдҽлҽнҽ. Детектив линия – Зҿлҽйханың үлү серен ачыклау – шушы объектив хакыйкатьне тагын да ассызыклап күрсҽтергҽ булыша.
Берникадҽр дҽрҽҗҽдҽ Мусаны Зҿлҽйханың үз–үзенҽ кул салуында гаеплҽп була, Габденнасыйр моннан файдаланып Мусага яла яга. Күргҽнебезчҽ, ике персонаж да идеал түгел. Шулай да авторның Мусага карата симпатиясе сизелҽ. Сҽбҽбен дҽ күзҽтергҽ мҿмкин: Хҽдичҽ баштан ук Мусага кҽлҽшлеккҽ бирелергҽ вҽгъдҽ ителҽ, Габденнасыйр исҽ кире кагыла. Шуңа күрҽ ҽдип Хҽдичҽ туташның бирнҽсе белҽн Мусага насыйп булуын тели кебек тҽэсир кала. Ҽхмҽди байның баштагы ниятен үз файдасына үзгҽртергҽ телҽве белҽн мҽгърифҽтче язучы һич тҽ килешҽ алмый. З. Бигиев Мусага симпатия белҽн карый, аны туры сүзле, тҽрбияле, укымышлы булуы ягыннан башкалардан ҿстен куя. Лҽкин хикҽя итү барышында Мусаның уңай яклары тик тышкы бизҽк кенҽ икҽнлеге ачык сизелҽ: аның да акча колы булып калуы, беренче мҽхҽббҽтен меңнҽргҽ алмаштыруы, Зҿлҽйханы һҽлакҽт алдында япа-ялгызын калдырып китүе – барысы да Мусаның җинаять юлына басуы турында сҿйли.
Ҽсҽрнең мҽгърифҽтчелек реализмы, «европалашу», рус культурасына якынаю тенденциясе астында язылуын истҽн чыгармаска кирҽк. З. Бигиевнең идеалы һҽм симпатиясе – мҽгърифҽтчелектҽ, аң­белемдҽ. Персонажларның бер-берсенҽ язган хатлары рус телендҽ булуы (Муса белҽн Хҽдичҽнең хатлары рус телендҽ, Габденнасыйрның хаты татар телендҽ), Шубинның татарча белүе һ.б. – шуңа ачык мисал.
42
5. Романда ике тҿр конфликт та табыла: җинаятьче белҽн корбан,
җинаятьче белҽн җинаятьне ачкан кеше арасындагы конфликтлар. Лҽкин конфликтның беренчесе бераз үзгҽртелгҽн. Зҿлҽйханың үз-үзенҽ кул салганлыгы ачыклангач, ул инде корбан булып чыкмый, җинаятьче дҽ юк. Бу очракта каторгага ун елга сҿрелгҽн Мусаны – корбан дип, ҽ Габденнасыйрны, судны алдап, гаепсез кешегҽ яла якканы ҿчен – җинаятьче дип танырга була. Шымчы белҽн җинаятьче конфликты шул серне ачыклауга нигезлҽнгҽн.
Муса белҽн Габденнасыйр конфликты ачык итеп бирелми, шулай да автор мотивларны күрсҽтеп уза. «Берничҽ вакыт мокаддҽм Габденнасыйр ҽфҽнде Ҽхмҽди Хамитовның кызы Хҽдичҽ туташны йҿз мең сум кҿмеш акча илҽ кҽлҽшлеккҽ алырга максуты булган булса да, Хҽдичҽ туташны Муса ҽфҽнде кҽлҽшлеккҽ алдыгы сҽбҽбеннҽн, Габденнасыйр ҽфҽндия Хҽдичҽ туташны вирмҽмешлҽр. Шимди исҽ Габденнасыйр ҽфҽнде Муса ҽфҽндия заһирҽн дуст улса да, батыйнҽн Хҽдичҽ сҽбҽбеннҽн яки йҿз мең сум кҿмеш сҽбҽбеннҽн, Муса ҽфҽндия бик дошман иде».
6. Детектив романның тҿенлҽнеше композициянең телҽсҽ кайсы
элементы рҽвешендҽ була ала. Еш кына ул геройның үле гҽүдҽсенҽ тап булудан, ягъни кульминациядҽн башланып китҽ. Заһир Бигиев романына да традицион детектив башлангыч хас. Алай гына да түгел, ул Зҿлҽйха бүлмҽсен, җинаять урынын сурҽтлҽп уза.
7. Романның кульминациясе Габденнасыйрның Мусага яла
якканлыгы, Зҿлҽйханың анасына язган хатыннан үз-үзен үтерүе билгеле булуга бҽйле. Ике конфликт булган кебек, ике кульминация билгелҽнҽ:
1) корбанның үле гҽүдҽсенҽ тап булу; 2) тҿп кульминация – җинаятьне ачу, Габденнасыйрны фаш итү. З. Бигиев ҽсҽрендҽ ялган кульминация эффекты кулланыла. Гаепсез Мусаның кулга алынып ун елга каторгага сҿрелүен ялган кульминация дип карарга кирҽк.
8. Романның чишелешенҽ кҿтелмҽгҽнлек хас. Габденнасыйрның
гаебенҽ яшерен ишарҽлҽр ясалса да, аның кунакханҽ хуҗасы Габдуллин белҽн сҿйлҽшеп, судны алдавы, Зҿлҽйханың хаты һ.б. укучы ҿчен һич тҽ кҿтелмҽгҽн булып чыга.
9. Ҽсҽрдҽ ике тҿп сюжет сызыгы: берсен, тышкы сюжетны,
укучыга мҽгълүм булганын, шымчы Шубин алып бара; икенчесе – эчке сюжет, җинаятьнең башкарылу рҽвеше Габденнасыйр кулында.
10. Шымчы Шубин фикер сҿрешенҽ аналитика, логика хас. Ул
барлык ҽйберлҽрне үз урынына куеп, җинаятьченең эзенҽ чыгарга тырыша. Автор үз ҽсҽрендҽ җинаять башкарылганнан алып ничҽ кҿн
43
үткҽнен күрсҽтеп бара: «Икенче кҿн улды», «ҿч-дүрт кҿн үткҽч», «язылган маҗаралардан соңра, икенче кҿнне сабах сҽгать 11 дҽ... » һ.б.
11. Вакытның тҿгҽл бирелеше романга реальлек ҿсти, шул ук
вакытта алар детективның үзенчҽлегенҽ ишарҽ ясый. «Ҿлүф, яки Гүзҽл кыз Хҽдичҽ»дҽ сюжеттан тыш элементларның булмавы, вакытның тҿгҽл бирелеше романга динамика, хҽрҽкҽтчҽнлек ҿсти.
Романда кайбер вакыйгалар агышы ретроспекция ярдҽмендҽ бирелҽ. Мусаның Зҿлҽйха гаилҽсе белҽн танышуы, бер-берсенҽ мҽхҽббҽтлҽре, никахлашырга ниятлҽре, ата-анасының фатихасыннан башка гимназистка кызның Муса янына Казанга килүе һ.б. барысы да истҽлеклҽр рҽвешендҽ килеп баса. З. Бигиев, реалист художник буларак, үз чорындагы буржуа яшьлҽрнең кҿнкүреш, мҽхҽббҽт ҿлкҽсендҽге карашларын шактый дҿрес күрсҽтүгҽ ирешҽ алган.
12. Детектив ҽсҽрлҽрне җинатьче алдан ук билгеле булганга һҽм
традицион – ҽсҽр ахырында гына ачыклана торганнарга аерып карыйлар. «Ҿлүф, яки гүзҽл кыз Хҽдичҽ» романы детективның классик, икенче тҿренҽ туры килҽ. Зҿлҽйханың үз-үзенҽ кул салуы, Габденнасыйрның, моннан файдаланып, Мусага нахакка яла якканы ахырдан гына ачыклана.
13. «Ҿлүф, яки Гүзҽл кыз Хҽдичҽ» романында, традицион
детектив ҽсҽрдҽге кебек, нигезендҽ сер яткан ялган башлангыч күзҽтелҽ. Ҽсҽр башыннан ук җинаятьченең кем икҽнлеге, җинаять ничек башкарылганы, Зҿлҽйха үлеме мотивлары һ.б. билгесез кала. Бу сорауларга ҽсҽр барышында шымчы Шубин җаваплар эзли. Барлык серлҽр ҽсҽрнең азагында гына тулысынча ачыкланып бетҽ.
14. Детективта тҿп ҿч персонаж: корбан, җинаятьче һҽм
җинаятьне ачкан кеше булу шарт. Җинаятьне шымчы Шубин ача. Зҿлҽйха атып үз-үзен үтергҽч, беркемне дҽ гаеплҽп булмый; дҿрес, берникадҽр дҽрҽҗҽдҽ аның каны Мусаның намусында, юкка гына автор аны тҿрмҽгҽ утыртмый; лҽкин Зҿлҽйханың үлемендҽ гаеплҽнеп, Муса үзе корбанга ҽверелҽ. Бу очракта судны алдап, Мусаны кеше үтерүчегҽ чыгарган Габденнасыйр җинаятьчегҽ ҽйлҽнҽ. Үз гаебен хатында да таный.
Традицион рҽвештҽ автор безне җинаятьче белҽн романның башында ук таныштыра. Габденнасыйр турында мҽгълүматларны, аның кем булуын һ.б. Заһир Бигиев романның ҿченче бүлегендҽ үк бирҽ. Алга таба һҽр бүлектҽ диярлек бу персонаж белҽн очрашабыз, ул һҽрчак укучының күз алдында. Андреев белҽн судта шаһидлык кылырга сүз беркетүе, кунакханҽ хуҗасы Габдуллин белҽн килешүе һ.б. һҽммҽсе дҽ
44
укучыга җиткерелҽ бара. Мотивларын исҽ автор Габденнасыйр белҽн таныштырганнан соң ук ҽйтҽ – йҿз мең сум.
Детектив җинаять эзлҽреннҽн, җинаятьчене фаш итүче дҽлиллҽрдҽн башка була алмый. З. Бигиев та ҽлеге дҽлиллҽрне теркҽп уза: «бер данә ир перчаткасы», «бер ертылмыш ир портреты – сурәт» һәм «бер мәктүп». Билгеле, дҽлалҽтлҽрнең барчасы да Мусага ишарҽ итҽ, аның җинаятьче икҽнен исбатлыйлар. Шулай да Шубин ялгыша, хҽтта бер генҽ тапкыр ялгышмый, ике тапкыр ялгыша. Габденнасыйр бүлмҽсендҽ револьвер күреп, үтерүче кеше ул дип уйлап, яңадан ялгыш нҽтиҗҽ чыгара: «Катиле Зӛләйха башка кеше дәгел, Габеннасыр – катиле Зӛләйха». Зҿлҽйханың башында мылтыктан аткан җҽрҽхҽт эзен искҽ алып, Габденнасыйр бүлмҽсендҽ табылган револьверны моңа кушсак, үтерүче күз алдыбызга килеп баса кебек. Заһир Бигиев укучыга нҽтиҗҽ ясарга җирлек тудырып, аны ялган юлдан җибҽрҽ. Мондый алымны детектив ҽсҽрлҽрдҽ еш кулланыла торган ялган эпизод алымы дип карарга мҿмкин.
15. Заһир Бигиев детектив серен сҽнгатьчҽ-интуитив (интуитивно-
художественный) юл белҽн чишҽ, ягъни шҽхси шымчы Шубин, заманча ҽйтсҽк, шҽхси детективтан чиштерҽ. Шубин традицион детективка хас үзенчҽлеклҽргҽ ия: акыллы, зирҽк, хҽйлҽкҽр, гаделлек ҿчен кҿрҽшергҽ ҽзер торучы: билгеле, чыгымнары капланса. Автор аны «зәки сыщик – җасус» дип атый. Шубинның «Царьград» чҽйханҽсендҽ, исерек булып кыланып, Габденнасыйр белҽн Габдуллин сҿйлҽшкҽннҽрен тыңлап утыруы, ярдҽмчесе Ивановның Габденнасыйрга хезмҽткҽ керүе — шымчы зирҽклегенҽ дҽлил. Язучы аны мҽгърифҽтчелек идеялҽре белҽн сугарып иҗат итҽ. «Господин Шубин татарча сҿйлҽшмҽк түгел, татарча язмак, укымак та белҽ иде» – дип, автор аны идеаллаштыра, ҽ ике тапкыр хата ясавы образны чынбарлыкка якынайта. Шымчының барлык уй-фикерлҽре, карашлары укучыга тулысынча җиткерелҽ. Шубинның кемне һҽм ни ҿчен шик астына куйганын, җинаятьченең сҿйлҽшеп корылган хҽйлҽсе һ.б. барысы да безгҽ ачыла килҽ.
16. Җинаятьне башкарган кеше җинаятьне ачкан персонаждан да
мҿһимрҽк дисҽк, ялгыш булмас. Габденнасыйр җинаятьне башкармаган булса, «Ҿлүф, яки гүзҽл кыз Хҽдичҽ» романы маҗаралы детектив сюжет сызыгын югалтып, ҽсҽр тҿенлҽнеш, вакыйгалар үстерелеше, чишелешне үзгҽртергҽ тиеш булыр иде. Ҽсҽр гадҽти, мҽгърифҽтчелек реализмы белҽн сугарылган романга ҽверелер иде.
Үзенең үлемендҽ, ул Мусаны гаеплҽгҽн кебек, башка кемсҽне гаеплҽмҽсеннҽр ҿчен, Габденнасыйр бүлмҽсендҽ биклҽнҽ. Агуланып
45
үлҽр алдыннан язган бу хатында Габденнасыйр үзенең җинаятьче булуын таный, җинаятьнең мотивларын, башкару рҽвешен язып бирҽ, тҽүбҽ итҽ.
Нәтиҗәләр:
Шулай итеп, Заһир Бигиевнең 1887 елда иҗат ителгҽн «Ҿлүф, яки гүзҽл кыз Хҽдичҽ» ҽсҽрен барлык традицион кануннарга туры килүче, беренче татар детектив романы дип санарга хаклыбыз. Бу ҽсҽр форма камиллеге, образларының эшлҽнеше ягыннан йомшаграк булса да, аның татар ҽдҽбиятында тоткан урыны бҽялҽп бетергесез зур. Автор үзенең замандашлары белҽн хҽзерге кҿн ҽдҽбиятына тҿпле нигез салуда катнаша. Үзенең «Ҿлүф, яки гүзҽл кыз Хҽдичҽ» романы белҽн милли ҽдҽбиятыбызны дҿньякүлҽм ҽдҽбият киңлегенҽ тоташтыра.
Нҽтиҗҽ ясасак, XIX гасырның икенче яртысында детектив ҽсҽрнең барлыкка килүенҽ түбҽндҽге алшартлар тҽэсир иткҽннҽр: халыкта маҗаралы ҽдҽбият, халык авыз иҗаты белҽн кызыксынуның кимемҽве; татар зыялыларының рус, Европа культурасы белҽн таныш булуы, аның белҽн кызыксынуы, аңа таба йҿз тоту; реализмның ҽдҽбиятка үтеп керүе һ.б.
Ҽдҽбият, сҽнгатьнең барлык тҿрлҽре кебек үк, статик хҽлдҽ тора алмый, аңа детектив сюжетка хас булган динамика, хҽрҽкҽт, үзгҽрешлҽр кирҽк. Шулай итеп XIX йҿз татар ҽдҽбияты да яңа алымнар, персонажлар, характерлар, жанрлар талҽп иткҽн. Нҽтиҗҽдҽ, беренче романнар, алар белҽн бергҽ беренче детектив роман да мҽйданга чыга, ҽдҽбиятны кызыклырак, баерак итүгҽ, камиллҽштерүгҽ үз ҿлешен кертҽ.
46
3. Совет чоры әдәбиятын анализау алымнары
1917 елгы инкыйлабтан соңгы чорга күзәтү
ХХ йҿз башы татар ҽдҽбиятында тҿрле иҗат методлары, жанрларның кыска аралыкта, хҽтта берьюлы мҽйданга килеп, аралашып һҽм тыгыз бҽйлҽнештҽ үсүе билгеле. Мондый хҽлне, ҽлбҽттҽ, иҗтимагый-тарихи вакыйгаларның гадҽттҽгедҽн күп мҽртҽбҽ интенсив булуы, шул сҽбҽпле аерым милли мҽдҽният үсеше ҿчен мҿһим иҗат мҿмкинлеклҽренең тиз ачылып китүе белҽн аңлатып була. Икенчедҽн, ҽдҽбиятның тиз үсеше ҿчен кирҽкле факторлар арасында аның традициялҽр байлыгы да ҽһҽмиятле урын тота. ХХ йҿз башы татар ҽдҽбиятын тикшергҽндҽ, ҽнҽ шул ике фактор җирлегендҽ ҿченче факторның, ягъни алдынгы ҽдҽбиятлар белҽн иҗади бҽйлҽнешлҽр урнаштыру, алардан үрнҽк алу ихтыяҗының үсеп китүен дҽ истҽ тотарга кирҽк. Бу инде татар ҽдҽбиятының рус һҽм Европа ҽдҽбиятына йҿз белҽн борылуын, ориентация алуын аңлата.
ХХ гасыр татар ҽдҽбиятында гомумҽн миллҽтне камиллҽштерү ҿчен кҿрҽш идеялҽре генҽ түгел, мҽгърифҽтле һҽм мҽгърифҽт ҿчен кҿрҽшүче уңай герой мҿһим урын алды. Совет чоры ҽдҽбият галимнҽренең фикеренчҽ, алга таба бу герой революционер рухлы геройга ҽверелде. Лҽкин мондый фикер белҽн тулысынча килешү авыр: чҿнки интеллигент, зыялы кеше һич тҽ революция лозунглары астына басып, нахакка кеше канын түгеп йҿрмҽс иде.
Узган гасыр башындагы революцион тетрҽнүлҽр Россия халыклар ҽдҽбиятына, шул исҽптҽн татар ҽдҽбиятының барышына гаять кҿчле йогынты ясады. Татар ҽдҽбияты зур тарихи процесс эченҽ килеп керде, нигездҽ сыйнфыйлык яткан ҽдҽбиятка юнҽлеш тотты.
1917 елның 7 ноябреннҽн политик идарҽнең халык кулына – эшче, крестьян, солдат депутатлары советына – күчү вакытыннан, ягъни Совет властеның тууыннан алып яңа җҽмгыять тҿзү барышында туган ҽдҽбият татар совет ҽдҽбияты дип исемлҽнгҽн. 1917 елгы инкыйлабтан соң яңа ҽдҽбиятның тҿп үзенчҽлеге аерылып чыкты – барлык вакыйгаларга сыйнфый кҿрҽш күзлегеннҽн анализлау, бҽя бирү. Социалистик реализм ҽдҽбияты чоры башлана. Тҽнкыйтьче А. Синявский 20 нче еллар уртасыннан 50 нче еллар уртасына кадҽре чорны «социалистик классицизм» дип атый. Мондый фикер белҽн килешмичҽ дҽ булмый, чҿнки классицизм белҽн соцреализмның уртак үзенчҽлеге – хҿкүмҽткҽ дан, мҽдхия җырлау: бер очракта патша
47
хҿкүмҽтенҽ дан җырланса, икенчесендҽ партия башлыклары Аллаһ дҽрҽҗҽсенҽ күтҽрелҽ.
Әдәбият
1) Татар ҽдҽбияты тарихы: Татар совет ҽдҽбияты (1917 – 1941): 6
томда – Казан: Татар. кит. нҽшр, 1989. – Т. 4. – Б. 5-6.
2) Эпштейн М. После будущего. О новом сознании в литературе /
М. Эпштейн // Знамя. – 1991 – №1 – С. 224
Совет әдәбиятының мифлары. Совет әдәбиятының үзенчәлекләре
Е.Б. Скороспелова рус ҽдҽбиятын тикшергҽндҽ социалистик реализм ҽдҽбияты белҽн социалистик сайлау алдында калган ҽдҽбият күренешлҽрен дифференциацияли. Социалистик реализм дҽүлҽт тарафыннан ҽдҽби үсешне официаль тҽнкыйть кануннарына буйсындыруда чагыла, совет мифологик киңлеген булдыру, социализм идеясе белҽн дҽртлҽнгҽн язучыларның стихиячел омтылышлары нҽтиҗҽсе ул. Шул рҽвешле совет ҽдҽбиятында идеомифологик образлар системасы гамҽлгҽ куела. Аларны тикшереп, Е.Б.Скороспелова биш мифны аерып күрсҽтҽ:
1. Яңа дҿнья барлыкка килү хакындагы миф.
2. Вакытны җиңү мифы.
3. Советлар дҽүлҽтенең бердҽм киңлеге мифы.
4. Мҽхрүм ителгҽннҽрне яклаучы кеше турындагы героик миф.
5. Совет халкы турындагы миф.
М. М. Голубков соцреализм ҽдҽбиятын квазисҽнгать феномены дип атый. 70 ел дҽвамында ҽлеге ҽдҽбият хупланып килсҽ, XX гасырның 80 – 90 елларында үткҽннҽрне яңа күзлектҽн анализлау капма-каршы нҽтиҗҽлҽр бирде дисҽк тҽ була. Унҗиденче ел борылышына кадҽр бездҽ гуманистик, югары ҽхлаклы ҽдҽбият иде. Ул табигый гамҽл, омтылышларны, сҽламҽт тойгы-кичерешлҽрне чагылдырды, халыкның бҽхетле яшҽешенҽ, үсешенҽ комачаулык итүче күренешлҽрне тҽнкыйтьли килде. Совет чоры ҽдҽбиятына, беренче чиратта соцреализм ҽдҽбиятына, XIX гасырда урнашкан гуманистик традициялҽрдҽн ваз кичү хас. Үткҽн мҽдҽни тҽҗрибҽдҽн йҿз чҿерү нҽтиҗҽсендҽ абсолют күпчелек совет ҽдиплҽре, «рҽссамнары»
48
тарафыннан җимерүче, аерым шҽхеслҽргҽ, җҽмгыять сыйныфларына һ.б. карата вҽхшилекне раслаучы инкыйлаб концепциясе кабул ителҽ.
Мондый катастрофик вҽхшилек белҽн килешмҽүчелҽр дҽ була, мҽсҽлҽн революционер Л.Д. Троцкий: «Һҽр сыйныф үзенең сҽнгатен бары тик үз эчендҽ барлыкка китерҽ ала, шул исҽптҽн пролетариат та ябык сҽнгать, семинариялҽр, түгҽрҽклҽр һ.б. аша яңа сҽнгать тудыра ала дип уйлау – зур ялгышу. Тарихи кешенең иҗаты варислыкка корылган. Югарыга күтҽрелгҽн һҽр сыйныф үзеннҽн алдагысының җилкҽсенҽ менеп баса,» – дип яза.
Ф. Галимуллин үзенең фҽнни хезмҽтендҽ совет чорында ҽдҽби хҽзинҽдҽн ваз кичүнең берничҽ сҽбҽбен күрсҽтҽ. Октябрь инкыйлабына кадҽрге, ягъни мең елдан артык вакыт эчендҽ тупланган ҽдҽби байлык тулысы белҽн диярлек кире кагылды. Моның сҽбҽплҽре түбҽндҽгечҽ аңлатылды:
1. Ерак үткҽннҽр идеаллаштырыла, бүгенгегҽ һҽм бигрҽк тҽ
килҽчҽккҽ күңел тҿшенкелеге аша карауга җирлек хҽзерлҽнҽ;
2. Борынгы һҽм урта гасырлар ҽсҽрлҽре нигездҽ ханнар-
феодаллар турында, шуңа күрҽ бүгенгебез һҽм килҽчҽгебез ҿчен кирҽксез һҽм файдасыз нҽрсҽлҽр;
3. Мең еллык татар ҽдҽбияты ислам дине идеологиясе белҽн
сугарылган. Дин инкарь ителгҽн, дҽүлҽттҽн аерылган социализм җҽмгыятендҽ андый үзгҽрешлҽр актуальлеген югалталар;
4. XIX йҿзнең соңгы чирегендҽ, бигрҽк тҽ XX йҿз башында иҗат
ителгҽн ҽсҽрлҽр буржуа идеологиясеннҽн азат түгел;
5. Фольклор ҽсҽрлҽре нигездҽ сыйнфый дошманнар
мҽнфҽгатьлҽренҽ хезмҽт итҽ, аларны пролетариат рухында үзгҽртеп файдаланырга гына мҿмкин;
6. Инкыйлабка кадҽрге ҽдҽби мирас һҽм эчтҽлеге, һҽм формасы
белҽн социализм тҿзелешенҽ ярдҽм итҽ алмый. Димҽк, ул ҽсҽрлҽрне кире кагып, бу урында яңа ҽдҽбият, социализм чоры ҽдҽбияты тудырырга кирҽк.
Октябрь кҿннҽреннҽн соң ҽхлак прициплары кискен үзгҽрҽ. Совет хҿкүмҽте, үз дошманнарына каршы сугыш исеме астында, Россиядҽ яшҽүче күпсанлы миллҽтлҽрне кыра башлый. Хакимиятнең дин ҽһеллҽренҽ, руханиларга үтҽ кырыс, каты сҽясҽте матур ҽдҽбиятка да килеп керде. Партия хакимияте ҽдҽбиятның гуманистик кыйбласын үзгҽртте, бүтҽн якка борып җибҽрде. Фҽн, дин ҽһеллҽре, алдынгы карашлы зыялылар, интеллигенция вҽкиллҽре юк ителде. Рус мҽдҽниятенең эчтҽге конфликты аерым язучыларга карата сҽяси
49
репрессиялҽрдҽ дҽ чагылыш тапты. Билгеле, бу бары тик рус мҽдҽнияте ҿчен генҽ хас булмады, татар халкы, һҽм, гомумҽн, совет дҽүлҽтендҽ яшҽүче барлык халык вҽкиллҽре, язучыларына кагылып узган күренеш. Совет системасының ачы «җимешлҽрен» татар язучыларыннан Г. Ибраһимов, Ф. Кҽрим, Х. Туфан, И. Салахов, А. Гыйлҽҗев һ.б. татып карадылар. Рус язучыларыннан В. Шаламов, А. Солженицын, О.Волков, Е. Гинзбург һ.б. шундыйлардан.
Яңа хҿкүмҽтнең самодержавие властен тар-мар иткҽннҽн соң нҽрсҽ эшлҽргҽ кирҽклеген ачык белмҽве, ачык күзаллавы булмавы утопик идеялҽрдҽ чагылыш таба. Шул ук вакытта җимерүгҽ хокук шик астына куелмый, чҿнки үткҽн тормыш куркыныч, ҽ яңасы, корбаннары искҽ алынмаса, матур тасвирлана. Мондый карашлар хҿкүмҽт тарафыннан культивациялҽнеп, совет ҽдҽбияты тарафынан сурҽтлҽү объектына ҽйлҽнҽ. Концепция барлык язучылар ҿчен уртак булып, үз эченҽ ике каршылыкны сыйдыра. Бер яктан, инкыйлаб – зур социаль тетрҽнү ул: хаос, кан кою, вҽхшилеклҽр һ.б. үрелеп бара. Икенче яктан, барлык корбаннар абстракт матур килҽчҽк хакына китерелҽ, чҿнки кеше гомере, кеше каны яңа, якты, матур тормышка юл ача. Ҽлеге рҽвештҽ дҿньяны кабул итү үзенең сҽнгатьчҽ нигезлҽнешен соцреализм эстетикасында таба. Социалистик реализм эстетикасы шҽхеснең яки тҿркемнең, «партиянең» яхшырту максатыннан дҿньяны кҿчлҽп яңартуын раслады. Монда инкыйлабның дҿньяга караш формасы буларак кабул ителүе яшеренгҽн дҽ инде.
Бу чорда Ленин үзенең тарафдарлары ярдҽмендҽ «ике тҿрле сҽнгать» теориясен гамҽлгҽ ашыра башлый. Беренчесе – үткҽннҽрдҽн, патша заманыннан мирас булып калган сҽнгать, икенчесе – яңа хҿкүмҽт, большевиклар партиясен, аларның идеялҽрен яклап, яктыртып килүче сҽнгать.
Гади халыкка үз идеялҽрен пропагандалау ҿчен сҽнгать эшкҽ җигелҽ: сынлы сҽнгать, архитектура, рҽсем сҽнгате, музыка, кино һ.б Бу чорда ХХ гасырда иҗат ителгҽн иң бҿек сҽнгать образлары барлыкка килҽ: ҽдҽбиятта – Горький, Маяковский, Шолохов, Твардовский; рҽсем сҽнгатендҽ – Греков, Дейнека, Гуттузо; музыкада – Прокофьев, Шостакович; театрда – Станиславский, Брехт. Бу эштҽн ҽдҽбият та читтҽ калмый. Социалистик реализм монополиясе вакытында калҽм ҽһеленең бер генҽ хокукы бар иде – ул да булса пролетариат гегемон булган илдҽге тҽртиплҽрне раслау. Бу талҽп иҗат эшенҽ партия һҽм иҗат союзларының үз карарлары рҽвешендҽ һҽрвакыт яңартылып, искҽ тҿшерелеп торылды, аларда булган күрсҽтмҽлҽрнең үтҽлеше мҽҗбүри
50
саналды. Ф. Хатиповның да фикерлҽре шундый: «Язучылар яңа җҽмгыятьнең барлык күренешлҽрен сүзсез кабул итҽргҽ һҽм мактап сҿйлҽргҽ бурычлы иде». Шулай итеп, ҽдҽбият тарихы ҿчен зур бер эпоха, «эра» башлана – совет ҽдҽбияты чоры.
Дҿнья ҽдҽбиятында, белгҽнебезчҽ, детектив ҽсҽрлҽргҽ карата укучы кызыксынуы ХХ гасыр буенча кимеми, ҽ киресенчҽ, үсҽ генҽ бара. Россиядҽ инкыйлаб булган чорда Европа иллҽрендҽ андый дҽрҽҗҽдҽ зур тетрҽнүлҽр күзҽтелми. Димҽк, ҽдҽбият та үзенең социаль, сҽяси карашларын кискен үзгҽртми. Совет илендҽ исҽ без күзҽткҽн детектив ҽсҽрлҽр сҽясҽткҽ бҽйле үзгҽрешлҽргҽ дучар булалар. Беренче планга шҽхес мҽнфҽгатьлҽре түгел, ҽ сыйнфый каршылык чыга. Россиядҽ һҽм СССРда детектив махсус совет детективы рҽвешендҽ булдырыла, алга таба ул башка социалистик иллҽрдҽ тарала. Аларда яхшылык белҽн начарлык конфликты антогонистик сыйныфлар кысаларында карала, ҽ соңрак дҽүлҽт идеологиясе тарафыннан билгелҽнгҽн социалистик һҽм антисоциалистик конфликтка трансформациялҽнҽ.
Кайбер галимнҽрнең совет детективына карата фикерлҽре үтҽ кискен, алар аны форма буларак бҿтенлҽй танымыйлар. Руднев В.П. шундыйлардан: «Совет детективы бҿтенлҽй юк иде, чҿнки совет чынбарлыгында шҽхси шымчылык институтлары булмады һҽм шҽхси инициатива рҽвешендҽ хакыйкатьне эзлҽү идеясе юк иде, моннан башка чын детектив юк, була да алмый,» – дип ҽйтҽ ул.
Лҽкин мондый очракта совет чорында иҗат ителгҽн ҽсҽрлҽрне кайсы жанр формасы кысаларында карарга соң дигҽн сорау туа. Алар үзлҽренең тҿп характеристикалары, үзенчҽлеклҽре буенча детективка тиң бит. Безнеңчҽ, алар һичшиксез детектив ҽсҽрлҽр, соцреализм, совет чынбарлыгын үзлҽренҽ сеңдергҽн, транформациялҽнгҽн детектив ҽсҽрлҽр кебек ҿйрҽнелергҽ лаек.
Әдәбитят
1. Волков И.Ф. Литература как художественное творчество: Кн.
для учителя / И.Ф. Волков. – М.: Просвещение, 1985. – Б. 163.
2. Галимуллин Ф. Ҽле без туганчы... / Ф. Галимуллин. – Казан:
Татар. кит. нҽшр., 2001. – Б. 155-156.
3. Галимуллин Ф.Г. 1920 – 30 елларда татар ҽдҽбиятында эстетика
һҽм социологиянең үзара монҽсҽбҽте: Филол.фҽн. д-ры … дис. / Ф.Г. Галимуллин. – Казан, 1999. – Б. 161-162.
Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]