Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билеты 9в кл..doc
Скачиваний:
17
Добавлен:
22.08.2019
Размер:
140.8 Кб
Скачать

3. Баш җөмләләр өстәп языгыз:

1)Яңгыр яугач, ... .

2) Дустым килгәндә, ... .

3) Җәй җиткәч, ... .

4) Әби килгәч, :.. .

5) Кунаклар киткәч, ... .

6) Караңгы төшкәч, ... .

7) Мин юынган арада, ... .

Билет №12

1.Җәйге ялыгыз турында сөйләгез.

2. Укыгыз, тәрҗемә итегез. Сорауларга җавап бирегез.

Тел кешеләргә бер-берсен аңларга, күмәк эшләргә, бергә яшәргә ярдәм итә. Тел булмаса, кешеләр бер-берсе белән аралашуда зур кыенлыкларга очрар иде. Шүңа күрә В.И.Ленин: "Тел - кешелекнең иң әһәмиятле аралашу чарасы", - дигән. Дөньяда телләр күп. Безнең илдә генә дә алар йөз утыздан арта. Мәсәлән: рус, украин, белорус, үзбәк, татар, әзербайҗан, грузин, әрмән, чуваш, башкорт, якут һәм башка телләр. Чит илләрдә инглиз, француз, немец, испан, итальян, кытай, гарәп, төрки, япон һәм башка телләрдә сөйләшәләр.

Безнең илдә рус теле барлык халыкларның аралашу чарасы. Шуңа күрә без рус телен бик теләп өйрәнәбез. Тел аша без бай рус әдәбияты белән, бөтен дөнья культурасы белән танышабыз.

Татарстанда рус һәм татар телләре - дәүләт телләре һәм без ике дәүләт телен дә өйрәнәбез.

Күмәк - коллективно

Кыенлык - неудобство

Сораулар:

  1. Син нинди телдә аралашасың?

  2. Татарстанда нинди телләр – дәүләт телләре?

  3. Син нинди телләр өйрәнәсең?

3. Как ты скажешь, что

  1. Сегодня у тебя день рождения, поэтому мама испечет белеш.

  2. Ты воспитанный(ая), поэтому уступаешь место старщим в автобусе.

  3. Ты занимаешься спортом, потому что это полезно для здоровья.

4)Предложи друзьям: вместе идти в парк, так как сегодня праздник.

Билет №13

1. Бәхетле билет!

2. Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез, сорау җөмләләр төзегез.

Сәйдәш кабызган утлар

2010-2011нче еллар юбилярларга бай: Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Һади Такташ, Салих Сәйдәшев һәм башкалар.

Татар милли музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев 1900нче елның 3 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Ул башта мәдрәсәдә, аннан рус-татар мәктәбендә укый.

Салих балачактан ук музыка белән кызыксына. Әнисе бүләк иткән тальян гармунда халык көйләрен уйнарга өйрәнә.

Салих Сәйдәшев гомере буе талантлы кешеләр белән аралаша: балачактан ук бөек язучылар: Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукай алдында үзенең рояльдә уйнау осталыгын күрсәтү бәхетенә ирешә.

1916-1917нче елларда Сәйдәшев Казан музыка училище-сында пианистлыкка укый. Музыкант-башкаручы буларак эшчәнлеге бик иртә башлана -14 яшьтә.

1922-1932нче елларда Салих Сәйдәшев кырыктан артык спектакльгә музыка яза һәм үзенең иң атаклы әсәрләрен: "Зәңгәр шәл", "Таһир-Зөһрә", "Наемщик", "Башмагым"ны иҗат итә.

3. Иярчен җөмләләр өстәп языгыз:

1) Беленде ки: ... .

2) Проблема менә нәрсәдә: ... .

3) Тормыш шундый: ... .

4) ... , шул кул күтәрә.

5) ... , агачлар саргайды.

б) ... , мин шатландым.

7) Мин беләм: ... .

Билет №14