Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билеты 9в кл..doc
Скачиваний:
17
Добавлен:
22.08.2019
Размер:
140.8 Кб
Скачать

1.Казан турында сөйләгез.

2. Укыгыз, тәрҗемә итегез, сорауларга җавап бирегез.

Шарлавыклар ничек барлыкка килә?

Елгаларның күбесе үзәннәр буйлап тыныч кына ага бирә. Әмма кайбер урыннарда елга юлында каты токымнар очрый. Елга җир, чокырлар, кыяларны үтә.. Нәкъ шул чагында шарлавыклар зур бозлыклар эрегәннән соң барлыкка килгән. Иматра шарлавыгы (Финляндиядә) шундыйларга керә. Шарлавык юлындагы каты токымны "ашый", яра. Су баскычтан аккан кебек биектән агып төшә.

Дөньяда матур, кабатланмас шарлавыклар күп. Ниагара шарлавыгы (Ул Канада белән АКШ чигенә урнашкан) шундыйлардан санала. Биредә су шундый зур көч белән төшә. Соңгы 300 елда шарлавык 500 метр биеклектәге кыяны "ашаган". Тагын Виктория (Замбиядә) һәм Эйнджела (Венесуэлада) шарлавыклары данлыклы.

Үзәннәр буйлап - по долинам

Каты токымнар - твердые породы

Бозлыклар - ледники

Кабатланмас - неповторимый

Сораулар:

  1. Шарлавыклар ничек барлыкка килә?

  2. Ни өчен шарлавык кыяны "ашый" ала?

3. Тәрҗемә итегез.

1.Мы вчера вернулись из Казани.

  1. Летом мы 2 месяца жили в деревне.

  2. В прошлом году я училась в другой школе.

  3. Мы узнали ваш новый адрес от бабушки.

  4. Какие книги ты читал летом?

  5. Ты сам что скажешь?

Билет №10

1.Яр Чаллы шәһәре турында сөйләгез.

2.Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез, сорауларга җавап бирегез.

Борын-борын заманда яшәгән ике дус - Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.

Табигать кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны дару үләннәре белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Кеше бик бәхетле булган.

Бервакыт Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул табигатькә каршы баш күтәргән, агачларны кискән, урманнарны яндырган, елгаларны пычраткан. "Дөньяга хәзер мин хуҗа,- дип кычкырган кеше.- Мин табигатьне җиңдем, бөтен дөнья минеке",- дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы килгән. Ул кешегә биргән байлыкларны кире алган. Эчә торган суын киптергән, кешене буш болында калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзли башлаган. Бик озак эзләгәч тапкан һәм Табигатьтән гафу үтенгән.

Ачуы килгән - разозлился

Баш күтәргән - восстал

Сораулар:

  1. Табигать кешегә ничек ярдәм иткән?

  2. Кеше нишләгән? Ул дөрес эшләгәнме?

  3. Табигать Кешене гафу итәкме?

3. Как ты скажешь, что

а)у тебя много работы, но руки не доходят.

б)у тебя много друзей, потому что ты умеешь находить общий язык.

в)Саша төбе всегда помогает, потому что он твой закадычный друг.

г)пожелай друзьям приятного аппетита.

Билет №11

1. Татарстан шәһәрләре турында сөйләгез.

2. Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез, сорауга нигезләнеп фикерегезне әйтегез.

Белем иленә сәяхәт

Компьютер - төрле уеннар уйнау һәм күңел ачу җайлан- масы гына түгел. Әгәр белем, иленә сәяхәткә чыксаң, ул иң зур ярдәмчең булыр. ,..Соңгы елларда күп төрле фәннәрдән электрон дәреслекләр әзерләнгән. Чит телләр өйрәнүдән башлап, химия, физика, математика фәннәренә махсус курслар бар. Алар лазерлы компакт-дискларга яздырылган. Аларда информация бик күп. Шулай ук фото һәм видеоматериаллар белән бизәлгән энциклопедияләр дә чыгарылган. Кино, классик һәм популяр музыка, туризм яки сәнгать турыңда энциклопедияләр бар. Тагын әле диңгез хайваннары, балыклары, этләр, песиләр, аларның төрләре һәм башка нәрсәләр турында компьютер аша мәгълүмат алырга мөмкин. Һәрбер тема матур, бизәлешле, музыкалы, мавыктыргыч формалы. Димәк, хәтердә үзеннән-үзе уелып кала.

Җайланма - устройство

Уелып кала - врезается

Мавыктыргыч - увлекательный

Сорау:

Компьютер синең тормышыңда һәм кешеләр тормышында нинди роль уйный?