Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билеты 9в кл..doc
Скачиваний:
17
Добавлен:
22.08.2019
Размер:
140.8 Кб
Скачать

1. Мәктәбегез һәм яраткан фәннәрегез турында сөйләгез.

2. Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

Тәмле сүз

"Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз. Тәмсез телле булсагыз, үзегезне берәү дә яратмас",- ди минем әбием.

Нинди була икән ул тәмле сүз? Сүз бит конфет та, прәннек тә түгел, аны ашап булмый бит. Мин төрле сүзләрне әйтеп карыйм: "Әти, әни, ипи, күмәч, зур, кечкенә, матур, ат, сыер, сары, кызыл". Сүзләр бик күп инде ул! Тик тәмле сүз нинди була икән?

Менә беркөнне кунак апа килде. Ул миңа бик матур курчак алып килгән. Мин: "Рәхмәт, апа",- дидем. Ул миңа: "Зур үс, акыллым",- диде.

Бераздан дус кызым Рәисә килде. Ул курчакка бик кызыкты. Без икәүләп курчак уйный башладык. Рәисә курчакны алып, уенчык диванга утырткан иде, минем ачуым килде.

- Кит әле, кагылма, күлмәген бөгәрлисең. Бир, үзем утыртам! - дип курчакны тартып алдым. - Миннән башка курчакка тимә, - дидем.

Кунак апа да, әни дә безгә карадылар.

- Абау, иптәшең белән алай сөйләшергә ярыймыни? -диде кунак апа. - Курчак өчен рәхмәт әйткәч, мин сине бик тәмле телле дип уйлаган идем. Син шулай тәмсез телле дә буласың икән.

- Хәзер үк дустыңнан гафу үтен! - диде әнием. - Башка вакытта алай тупас булма.

- Гафу ит, Рәисә! - дидем мин.

Хәзер инде мин тәмле телнең нәрсә икәнен беләм.

Кызыкты - позавидовала

Ачуым килде - разозлилась

3. Тәрҗемә итегез, өч җөмлә төзегез.

1) Поющий на сцене человек; 2) Играющий ребенок; 3) Разбитая чашка; 4) Мальчик, живущий в соседнем доме; 5) Автобус, едущий в Казань; 6) Читающий ученик; 7) Прочитанная книга; 8) Читающий книгу мальчик.

Билет №6

1.Буш вакытыгыз һәм яраткан шөгыльләрегез турында сөйләгез.

2. Укыгыз, тәрҗемә итегез. Сорауларга җавап бирегез.

Тәмәке кайдан килеп чыккан?

Тәмәке кайдан килеп чыккан? Аны испан сәяхәтчесе Христофор Колумб беренче тапкыр 1493нче елның 15 мартында Көньяк Америкадан Европага, ә 1593нче елда инглиз сәүдәгәрләре Русиягә керткән.

Башта тәмәке тарту өчен генә түгел, ә дару итеп кулланылган. Дөрес кулланмаганда нык агуланганнар. Шуңа күрә дәүләт башлыклары тартучылар белән көрәш алып барганнар. Аларны кыйнаганнар, борыннарын, колакларын кискәннәр.

1697нче елда Петр I Русиядә тәмәке сатуны һәм тартуны рөхсәт иткән, тәмәке сату бик зур табыш китергән. XIX гасыр башында папирос, ә XX гасырның икенче яртысында сигаретлар ясый башлаганнар.

Тәмәке кеше гомерен уртача 7 минутка киметә. Йөрәк эшчәнлеген какшата, ашказаны, эчәк авыруларын тудыра. Тәмәке С витаминының тәэсирен бетерә. С витамины - сәламәтлекне ныгыта торган төп табигый элемент.

Сәүдәгәрләр - торговцы Какшата - нарушает

Табыш - доход Кыскарта - сокращает

Ныгыта торган - укрепляющий Сораулар:

  1. Организм өчен тәмәкенең нинди зарары бар?

  2. Син тәмәке тартмыйсыңмы?

3. Сыйфат фигыль кушымчаларын дөрес итеп языгыз.

1. Минем дус кызым (яшә!) авыл урман буена урнашкан.

  1. Безнең күршедә (яшә!) әбигә укучылар ярдәм итә.

  2. Без (ярат!) шагыйребезнең шигырьләрен өйрәндек.

  3. Чаллы шәһәрендә (яшә!) шагыйрь белән очрашу булды.

  4. Сез кичә (кара!) киноны мин былтыр күргән идем.

Билет №7