Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билеты 9в кл..doc
Скачиваний:
17
Добавлен:
22.08.2019
Размер:
140.8 Кб
Скачать

1. Дустыгыз турында сөйләгез.

2. Укыгыз, тәрҗемә итегез, сорауларга җавап бирегез.

Зилә Сөнгатуллина - бөек шәхес

Зилә Сөнгатуллина - татар халкының бөек шәхесе, бик талантлы һәм сөйкемле баласы. Ул - опера җырчысы, ул - эстрада җырчысы, ул - җыр профессоры. Ул татар сәхнәсендә генә түгел, башка илләрдә дә тамашачы ихтирамын казанды.

Дөнья сәхнәсендә татар операсы белән генә танылу мөмкин түгел. Зилә Сөнгатуллина Европа илләреңдә, Америка Кушма Штатларында классик опера арияләрен башкара. Гастрольләрдә татар операсын, татар халык җырларын онытмый. Швейцариядә булганда ул алты телдә җырлый. Төп җырлар, әлбәттә, татарныкы.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Зилә режиссер Нияз Даутов белән эшли. Бу Зилә өчен бәхетле еллар. Нияз Даутов җитәкчелегендә ул 25 партия җырлый. Татар, рус, дөнья классикасы әсәрләреннән 25 образ, 25 характер. Зилә Сөнгатуллина җырлаган төп партияләрне санап чыгу мөмкин түгел: "Отелло"да - Дездемона, 'Травиата”да – Виолетта, "Аида", "Карлин", "Фауст", "Сильва", "Евгений Онегин", "Алеко", "Пики дамасы" опера спектакльләре.

ихтирамын казанды - завоевала уважение

танылу мөмкин түгел - невозможно стать знаменитым җитәкчелегендә - под руководстеом

Сораулар:

  1. Зилә Сөнгатуллина кем ул?

  2. Ул нәрсәләр башкара?

  3. Ул кем белән эшли?

3. Сыйфатларның антонимнарын языгыз, алар белән җөмләләр төзегез:

зур, ялкау, пычрак, саран, авыр, җылы, иске.

Билет №4

1.Сәламаәтлек – зур байлык.

2.Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез, сорауларга җавап бирегез.

Җырсыз кеше - канатсыз кош.

Кешенең гомере җыр һәм музыка беләк тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә. Аннан кеше тормышында уен, хезмәт, мәхәббәт турында җырлар барлыкка килә. Җыр - ул матурлыкка соклану, җыр -кешенең юлдашы. "Җырсыз кеше - канатсыз кош", - ди халкыбыз. Кеше үзенең кичерешләрен, шатлыгын, кайгысын җырында күрсәтә. Кечкенә чакта ук баланы җырлар җырлап юаталар, җыр көйләргә өйрәтәләр. Шуңа күрә кечкенәдән ишеткән җырларны балалар яратып, теләп җырлыйлар.

Җыр - халыкның иң хөрмәтле иҗат җимеше. Җыр яраткан кеше матурлыкны аңлый. Ул мәрхәмәтле була. Ә матурлыкны аңлаган кеше беркайчан да начарлык эшләми: кешеләрне, әти-әнисен хөрмәтли, туган авылын ярата, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була. Бик борынгы заманннарда сәләтле кешеләр төрле мәкальләр, җыр- бәетләр, әкиятләр уйлап чыгарган. Алар буыннан-буынга күчеп камилләшкән һәм халыкның рухи хәзинәсенә әйләнгән.

бишек җыры-колыбельная юаталар - успокаивают соклану - восхищение рухи хәзинә - духовный клад

кичерешләр - переживания камилләшкән - усовершенство-

вались

Сораулар:

  1. Син җыр яратасыңмы? ч

  2. Татарча җыр тыңлыйсыңмы?

  3. Концертларга барасыңмы?

3. Коммуникатив күнегүләр:

а) Ты пришел на день рождения. Поздравь именинника. Скажи ему комплементы.

б)Докажи, что ты не ленив.

в)Ты в магазине. Попроси 1 кг сахарного песка, 500 г масла, 2 кг муки. Узнай, в какую кассу платить.

г)Как ты скажешь о том, что сегодня ты получил письмо.

Билет №5