Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
фольклор практикасы.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
119.78 Кб
Скачать

4. Татар халкының календарь йолалары

4.1. Сабан туе

-Безнең вакытта...Ул вакытта әллә ни муллыклы чор түгел бит инде,сугыштан соңгы чорла. Менә авыр еллар булса да Сабантуйларын үткәрделәр инде, бер дә калдырмадылар. Ул вакыттагы Сабантуйларына кыз кешеләр бөтенесе яулык чигәләр иде инде. Киленнәр булса, сөлге бирәләр ые, кызыл башлы сөлгеләр. Олы кешеләр инде, үзләренең нәрсә бар анда, яулыкмы, ситсымы, шундый нәрсәләр бирә торганнар ые. Яулык җыярга бөтен авылда булган яшь егетләр, армиягә киткәнче егетләр, гармуннар күп ие. Гармуннар белән авыл тулып килә торган ые инде элек яшьләр. Күп булырлар ые. Уйнап килә башларлар ые авылның очына менеп җитеп җыелышап, авылның һәрбер өйгә кереп җыя торганнар ые. Сабан туе белән котлыйбыз, дип. Кем нәрсә бирә. Күкәй бирелә торган ые инде, күкәйне дә җыя торганнар ые бит. Аннары авыл буенча Сабан туен җыйгач...Ул Сабан туе бит , 1көнне яулык җыялар ые, икенче көнне Сабан туе була торган ые. Ике көн Сабан туенда...

-Аның өченче көне дә булмый идеме?

-Аның өченче көне эш көне дип хисапланыр ые. Эш каты бит инде колхозларда. Өченче көнге Сабан туе яңадан өйдә булмаган ниләр, бүләк бирә алмаган кешеләрдән яңадан бүләкне җыеп, яулык җыеп, кичке Сабан туе ясый торганнар ые.Бөтен авыл җыела иде анда тагын.

-Ул көне көрәш була идеме соң?

-Ул көнне көрәш булмый, уеннар гына була иде. Яшьләр, уеннар. Яшьләр күп бит инде ул вакытта. Ул көнге уеннар инде төне буе барыр иде Сабан туе булган урында. Җырлап, нинди уеннар бар шуларны уйнап буладыр ые инде ул Сабантыйлары. Ул көрәш безнең замандагы көрәшләр, бик нык итеп көрәшә торганнар ые. Болай очколар дип көрәшә торган көрәш түгел иде ул. Өч кешене егып батырга җыя торганнар ые. Шул өч кешене еккан бер кешене батырга дип сайлап барырлар ые. Унга тутырганчы. Аннары шулар кара-каршы яңыдан егышып, икегә калганчы көрәштерерләр ие. Аннары шул ике кеше яңадан батырга көрәшер ие. Шундый иде ул элек көрәш. Хәзер син көрәшкә чыгасың да, шул арада көрәшне бетерәләр. Менә үзебезнең карт гомергә көрәште. Ней, Сабантуй карарга куркып кына тора идем, шуның көрәшкәнен жәлләп.

-Коры җирдә бит әле ул.

-Әйе, коп-коры җирдә. Шуның хәтле инде, 1әр сәгать, яртышар сәгать ярышкан чаклары да булыр иде. Екмыйча туктатмадылар. Бер нинди очка да юк, ни дә юк. Берсен-берсе екмыйча, кайсы булса да берсе сырт белән төшмичә туктатмадылар. Менә шундый хәл иде инде ул вакытта, безнең заманда. Күңелле иде инде барыбер. Шушындый ней булсадагын безнең заманда күңелле ие. Хәзер бер көнне җыялар, икенче көнне ярты көн генә буладагын. Сәгать 10да, 11дә башлыйлар. Шул арада кичкә бетә. Элекке заманда күңелле ие Сабан туе. 3шәр көн булыр ые. Бөтен туганнарны күрәсең, кайтасы кеше, башка авылдан киләселәр килә торган ые. Аннары туганнарың белән инде, бергә бергә утырасың.

-Сабан туенда нинди уеннар, менә милли уеннар нинди уйныйлар иде?

-Сабан туенда инде күберәк без гармунга бии торган ыек. Аннары “Наза” дип уйный торган ыек. Шулай кулга кул тотышып, бер егет,бер кыз кулга кул тотышып...Озыыыын булыр ые инде ул, шул “Наза” ны уйный торган ыек. Анда бер кеше кала да уртада, кемне булса берне җырлыйбыз да, шул уртадан чыгып китә бер кешене алып чыгып китә дә, калган кеше яңадан теге башка басып, ул бараинде аннан.

-Фәйрүзә апа, әзрәк истә калмаганмы, ниндиерәк җырлар җырлый идегез?Көйләре белән?

-Моны бит искә төшерергә әле, әзрәк торырга кирәк...

-Тагы нинди уеннар була торган иде?

-Анда Сабан туенда кичке уенда теге андый-мондый уен уйналмады инде Сабан туенда, кич бит инде ул. “Назалар”, “Түгәрәкләр”. Ул “түгәрәк”не, уртага гармунчы керә иде дә бер башлап җырлаучы кырыена басып түгәрәк әйләнәдер иек. Авыл җырлары җырланадыр ые, авыл көе, авыл җыры. Гармунчы башлап җырлаучы янында йөри торган ые.

-Сабан туенда көрәштән башка безнең авылда нинди тагы уеннар бар?

-Көрәштән башка бездә тагы чүлмәк ваталар ые, катыктан акча алалар ые, капчыкка кереп йөгерәсе, инде ул вакытта да бар ые инде капчыкка кереп йөгерү. Капчык блән багана башыннан бәреп төшерү дә бар ые. Багана башына менү бар ые, балалар багана башына менеп уйныйлар ые. Аннары күз бәйләшеп бау белән куышып уйныйлар ые ике кеше “Сәлим-Сәлимәле”. Уртага җиргә җуан бауны бәйлиләр дә, билгә бәйләп икесенә дә, күзләрен бәйләп берсен берсе Сәлимә, Сәлим дип кычкыралар ые да берсен берсе куалар. Башта кызны тотса, аны тотса. Аннан соң җегет җөгереп кызны куа инде. Тагы берсен-берсе тотканчы шулай иттереп куыша тоганнар ые. Күз бәйләп анысы мәйдан уртасында.

-Монсы да матур уен инде. Безнең авылга гына хас уен инде име?

-Монсы гел була ые инде, моны бер дә калмыйча уйныйлар ые. Моңа олы кеше уйнаса да ярый име, олылар да керәләр ие, яшьләр дә керә иде, шулай уйныйлар иде. Шул уйнаган берсенә җыелган бүләген бирә торалар иде бит инде.

-Бөтен кеше уенга чыга идеме?

-Уенга бик чыгалар ые, бик катнашалар ые уенга . Хәзер бит уенга да катнашмыйлар, олы кешеләр бигрәк уенга катнашмый уенга. Элегрәк әзрәк олытак кешеләр дә катнаша торган ые уенга. Хәзер олы кешеләр бер дә катнашмыйлар. Без йөрмибез инде, без күптәннән йөрмибез, олайдык.

-Аркан тартышулар бар иде инде име?

-Аркан тарту бар, аркан тартышу бар. Нитәләр дә бит инде, сзып куялар да. Шулай ничәлшәр ничәшәр кеше ике якка...аркан да тартышу бар. Муен белән тартышу. Аннары ике кеше утырып аякларын терәп таяк белән тартышу да бар ые әле. Кем кайсын торгыза. Утыралар да, аякларын териләр дә, таяктан тартышалар. Теге җиңелгән кеше тора инде, теге утырган кеше җиңгән була. Шундый уен. Аннары кул көрәшләре бар инде ул вакытта да бар ые кул көрәшләре. Кул белән шушылай итеп кайсысы аудара. Аннан гер күтәреп йөгерү бар иде, тастымал белән бәйләп авызга кабалар да кругны әйләнәләр ие күпме вакыт күтәрә ала инде кеше.

-Аннары гер күтәрүләр инде име?

-Ансы гер күтәрүләр бар инде ничәне күтәрә ала. Күпме күтәрә ала. Ике күл белән күтәрүчәләр дә булды инде аны, бер генә кул белән дә күтәрүчеләр булды. Күңелле ие инде. Күңелле ие. Озак буладыр ые, күңелле буладыр ые. Әле бит сугыштан соңгы чорлар авыр вакытлар бит әле ул. Хәзер бит инде, Алла шөкер, әйбәт, рәхәт әле. Хәзер барыбердәген бәк артык күңелле итеп үткәрмиләр. Тиз-тиз генә үткәрәләр, тиз бетә Сабан туе. Без, нигә, Сабан туена кыз вакытыбызда, болай инде соңгы вакытларда алай булмады, без үзкәндә кыз вакытыбызда яңа чабата әзерләп куя торган ыек. Ак алъяпкыч, нидән, элек бит инде ул безнең Мамадыш районында ни чыга иде, бәс сугалар иде, менә шул бәсне алып манып, кайсы кеше яшелгә, кайсы кеше карага манып шул күлмәкләрне яңа күлмәк иттереп киеп, без Сабан туенда бии идек. Күңел ачтык рәхәтләнеп, биеп йөрдек чабата киеп ,кыз чагында шулай итеп устек без. Аннары Сабан туе үтсә, кичке уеннарда да бөтен авылны яңгыратып җырлый торган ыек. Ул кичке уеннар гөжләп торадыр ые. Әнә бит күпер янында Габдуллалар тора торган җир безнең гомеребезгә яшь вакыттагы уен җире, шунда уйныйдыр ыек кич белән. Олы басу иде инде ул ,ул вакытта. Җәй көне клуб булмады. Комазаны, Көеге шунда, таң атканчы яңгыратып җырлап, әле безне кыз вакытта хаман таралмыйсыз дип ниләр, авыл җитәкчеләре атлар белән куып таратырлар ые. Эштән каласыз , сукага чыга алмыйсыз, йоклап каласыз иртән тора алмыйсыз дип. Шулай итеп уйнадык. Менә шушылай иттереп күңел ачу рәхәт булган икән дип ятабыз. Без инде атаклы җырчылар идек.

-Әйе, шуңа дип килдек инде без, Фәйрүзә апа.

-Нинең, уенның башында без идек. Менә шулай иттереп йөрдек. Нәрсә әйтим инде тагы.

-Кая, Фәйрүзә апа, әзрәк исегездә калган җырларны да җырлап күрсәтегез инде. Уеннарда, шул сәхнәләрдә, Сабантуйда...

-Сәхнәдә бер кызны уртага чыгарып шуңа җыр җырлар ыек, аннары ул кыз җавап бирер иде җырлап име. Аннары ул уртага чыгарган кызга... Тиз генә искә төшми бит әле ул... Хәзер исемә төшерәм берәр җырын. Теге уртага чыккан кызга егетенең исемен әйтәдер идек без аңа.

Ак куян дип аткан идем,

Булды шуның катаны.

Түбән очтан берәү килә,

Гел баһадир атлавы.

Түбән очтан берәү килә,

Гел баһадир атлавы.

-Аннары теге кызның егете була бит инде ул. Шул кыз бит инде, аңа тагын бер җырласы инде. Менә искә төшми инде. Кыздан сорасы җыр иде бу, аннан кызның җырын җырласы идем. Сыясеңме сөймисеңме, шуны беләсем килә дип җырлый торганнар ые инде, башын гына оныттым бит җырның...Аннары кыз җырлый инде. Бөтесе истә, сраза гына искә төшерә алмыйм.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

6август 2011ел.

Миннахметова Фәйрүзә

Гәрәй кызы, 1937, Яңа Комазан.

Трек №6 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.

4.2. Өмәләр

-Фәйрүзә апа, аннан соң бит инде безнең авылда төрле эшләр өмә белән әшләнә торган булган, элек тә хәзер дә бар инде ул име?Каз өмәләре, печән өмәләре, урак өмәләре, киндер өмәләре, тулату өмәләре, орчак өмәсе, йорт күтәрү өмәләре... бик күп өмәләр булган инде. Менә шушы өмәләр турында да әзрәк сөйләп китмәссез микән?

-Иң беренче инде каз өмәләреннән башлыйк инде. Каз өмәләре безнең вакытта ничә казың бар...Элек бар кеше дә каз асрады бит инде ул. 4кенә бөртек казы булса да, барыбер өмә итеп ясадылар. Ул вакытта әле хәзерге шикелле дә түгел бит. Барыбер каз өмәсен ясамыйча калдырмадылар, 4 буламы ул, 5 буламы ул, 10буламы ул, соңыннан өмә итеп ясадылар. Җиткәнрәк кызлар каз йолкыды да шуны барыбер йоласына туры китереп көянтә асып чишмәгә барып җуды. Бала чагага тез башына буйдан-буйга сәке бит инде ул без үскәндә әле шунда меңгереп утырттылар да канатны сыдырттылар. Бер канат та калмады ул көнне. Бөтен канатны сыдырып бетерделәр. Аннарысың кызларның менә шулай эшләбрәк үскәннәрен, коймак пешерергә калдырырлар ые. Өй хуҗасы пешермәде коймакны. Кем булса да кызлар берегез коймакны пешерәсез, пешерергә тиешсез, белергә тиеш сез шуны пешерергә.

-Бу килгән кыз була инде?

-Өмәгә килгән кызлар. Әйе. Теге кызларның кайтуына инде коймакны пешереп куеп чәй эчеп балалар белән таралышкач, кич белән яңадан шул бар күк казның тәпиләрен, канатларын җыеп салып ашка, бодай ярмасы белән кабак бәлеше пешереп, аш салып, кич белән иң элек әнә шул канат сыдырган, ул вакытта канат сыдырган бала-чага күп бит. Үзеңнең янәшә торган күршеңне, туган-тумачаңны, бала-чага өй тутырып алдан аларны ашаталар ые, яктыдарак. Аннары өмә кызлары килер ие инде, өмә кызлары килә торган ые. Аннары җегетләр дә керер ие, әзрәк җегетле кешеләр инде. Шул кызларның җегете булса, аны да кертәләр инде. Без үскәндә монсысы шундый булды инде. Аннары без үскәннән соң инде өмәләр әзршк сирәгәйде.Ней, олайгачрак. Без кыз вакытта әле ул бетмәде. Бөтен кеше ясады аны кемнең казы бар бер кеше дә калдырмады. Шуның хәтле күңелле була торган ые. Аннан соң үмә нәрсә, өй җуасы үмәсе менә, 3-4кеше бергә юадыр ыек өйне. Элек хәзерге шикелле газлар ягылмады бит инде, утыннар ягылды, төтене дә чыкты, чи утын ягылды, каралды.Ней, 1чиләк комалып кайтыр ыек, теге каты комны. Шул ком белән 3-4 кеше түшәмне ышкып, сап-сары итеп ком белән ышкып...бер кеше гел ышкып бара, икенче кеше чистартып бара, өченче кеше кортып бара.Шулай итеп,ней, өй юдык. Тәрәзә рамнары юешләнеп, каралып бетәр иде. Тәрәзә рамнарын пычак белән кырып чиста итеп юар идек. Шулай итеп өй өмәсе ансы. Өй җуадыр ыек. Аннары инде бәрәңге бакчасын казып утырта ыек. 5-6кеше үмә беребездән-беребез йөреп.Башта беребезнекен казыйбыз, утыртабыз. Аннары икенчебезнекен казыйбыз. Ул бит ничә сутый бакчаң бар, барсы да көрәк белән казылды, ат юк ул вакытта. Көрәк белән казылды, көрәк белән утыртылды. Шулай итеп утырттык.

-Бергә-бергә эшләве дә күңелле булгандыр?

-Эшләве дә күңелле, тиз эшли торган ыек инде. Бер бакчаны казыдык та чыктык, 4-5ме, 5кешеме. Хәзер инде ничек казыйсы, ничек утыртасы дип ат белән эшләгәнне дә кайгырып торабыз. Шулай эшләнде инде. Аның гел барсын да өмә итеп эшләдек инде аннан. Аннарысың ул теге урак өмәләре бездән алда иде, без бит инде аннары колхоз чорында...үзебезнең җирне үзебез урып ниткән кешеләр. Безгә инде аннары таяк...һәр кешегә басуда таякны утырттылар да исемеңны язды да, кем син рабочий шушы колхозда шуның бөтенесенә олырак, җиткәнрәк кызлар 15 яшьлек кызларга урак куйдылар, 13-14яшьлекләр ындырга йөрде. Менә, 13-14 яшьлекләр хәзер нәрсә эшли ала менә? 13-14 яшьлек кызлар, бәләкәйрәк гәүдәлек кызларны ындыр сугарга куйдылар. Без олырак гәүдә булгач инде, менә Рашидәләр белән инде без, уракка куйдылар безне. Анда иң беренче арыш урагы җитешә, таякка исем куялардагын сутыйлап 50 сутыймы ул 1 гектармы ул, 80 сутыймы ул кадап китә һүрбер кешенең урагын. Аннары арпа җитә, бодай җитә, аннары бодай артыннан арпа җитә..һүрберсенә таяк. Аннары борчак җитә һәрберсенә таяк. Шулай итеп урдык уракларны. Әле мин монда бит инде ул 55нче елны килдем. Монда килгәчтәген урак белән иде бит әле, ничәнче елны гына чыкты микән әле ул комбайннар, ансы хәтеремдә түгел инде. Шушында килгән җылны борчак чабуы белән бергә, борчак чабуына инде Хатыйм катышты, урагына инде үзем, 9гектар җир эшләдем, борчагы ние белән. 9 гектар! Борчагына бу катышты, тегеләре инде аның 5 гектары урак булгандыр. Менә 5 гектарны күз алдыгызга китереп карагыз әле. 4гектары борчак булгандыр, моның белән эшләдек инде ансын, ат белән.Ние, урак белән тегесе. Көненә инде 20-25 сутый урадыр ыек. Менә безнең бакча 30 сутый, менә шушыны көненә урып бетерәседыр ые. Шундый итеп урдык уракларны.Вәт. Аннары әле бит ул урган урак сосланда утыра. Аны сугарга бит комбайн да юк, ни дә юк. Ясаган ындырда сугасы ташып ат белән, атлар белән ташып сугасы. Аның бөтенесен урганны ташып бетереп булмый бит. Аннары олырак кешеләр олы бабайрак кешеләр, остарак кешеләр кибән янында тора, без көндез урак урган, төнлә ике таякка көлтәне шулай төяп кибән саладыр ыек. 1-2 сәгать төнлә эшләп кайтабыз әле көндез урак урган көенчә.Бөтен хатын-кызлар чыга, 2озын таяк алып чыгасың шул озын таякка көлтәләрне саласың да кибән кырыена ташыйсың, олы бабайлар су үтми торган иттереп кибәнне ясыйлар. Аннары инде көздән ябышалар кайчан бетә әнә шул ындыр сугып. Су белән суктык бит инде ындырны менә шул бөгәнең суы белән суктык. Менә шушы бөгәнең суын бөгәп куеп шул бөгәнең суын... Электрны соңыннан бит әле тагы, электр янды шуннан, ничәнче елныдыр. Электр лампосы дип, шушы су белән янды әле ул да. Кич белән яндырырлар ые, сәгать 11гәме, унгамы сүндерәдер ие шунда эшләүче. Ындырлар әнә басугарак куйганнар ые, шунда сугылды ындыр. Шунда ташыйлар ые аннары, беткәнче. Кыш көне дә сугыладыр ые. Юк бит ул вакытта техника түгел. Көндез урак урдык, төнлә көлтә көлттек. Көлтә көлтү дип әйтелә ие ул. Шунды басуга өеп куела ые ул кибән. Олы кеше ир кеше әйбәтләп кибәнне сала су үтми торган иттереп. Хатын-кызлар ташып өя. Аннары болынды печән чаптык бит инде кул белән ансыдагын. Иртүк кунып яттык. Бер елны 9көн менә шушы, 9 көн авылга кайтмыйча печән чаптык. Кайтырга җәяү җөреп булмый. Атлар, үгезләр аралар эшләп тегендә. Авылга кайтып, авылдан китеп йөрсәң печән чабып та булмый, печән җыеп та булмый. Аты, ние, ботенесе шунда кунып ятасың эшләгәннән соң. Бригадир кеше шул өйдән инде. Дөрес пешерәләр иде, аш пешерүче дә бар. Колхуз ипиен дә бирә башлады соңыннан аннары, өйдән дә җибәрәләр инде. Кайда инде бер тәлинкә бәрәңге, кайда инде ярты литрлы шешә белән сөт җибәрәләр иде әниләр инде. Без яшьләр, егетләр, кызлар 9көн өйгә кайтмадык. Кичен бечер. Иске Комазан болыны читтәрәк, Кама кырыендарак, безнеке монда алда бит инде. Аннары Комазанныкы мондарак, Акманныкы тагы бар. Шунда кайда Акманга алар чыга, кайда Акманнар безгә керә, я Иске Комазанга без барабыз, я алар безгә килә. Шунда озынборынга чыдый алмыйча төтен ягып, бечер уйныйбыз, көне буе печән чабып, көне буе печән җыеп. Бечер уйныйбыз шунда. Гармуннар бар ые инде. Менә гармунны алып төшәләр шунда. Менә шундый иттереп эшләдек. Берсендә яңгыр сибәләгәч кайтырга чыккан идек без, кайбер усалырак кызлар. Ярты юлдан бригадирыбыз төшәдер ие, борып алып төште.

-Без кайтып киттек бит барыбер.

-Сез кайтып киттегез, аннары сезне кәҗиткә яздылар, эш ташлап кайтып киттеләр дип боларны стена кәҗитенә язып чыгардылар. Безне борып алып төшеп киттеләр. Яңгыр да яуды, өйгә кайтабыз дип кайтырга чыккан идек, бригадир безне “борылыгыз!” дип борды. Болар җегет кешеләр инде, үзсүзләне кайтып киткәннәр иде, аларны стена кәҗитенә язып куйдылар. Менә шулай эш ташлап кайтып киттеләр дип. Рәсемнәрен теге шаян төшереп.

-Чаянга эләккәннәр алайса.

-Әйе, чаянга эләктеләр. Шулай иттереп яттык инде. Андадагын инде печән чабуны инде иртүк чык белән печән чабарга төшәләр ие. Эсседә читен дип. Бик кызу буладыр иде бит ул вакытта,бик эссе буладыр ые. Менә күп бит инде без ул вакытта, читкә таралмаган, теләсә-кайда таралмаган, балалар күп име. Әле безнең балалар да 3 класс укдылар безнең балалар. Безнең Инсафлар 60елгы балалар 3 класс иде, 1нче класс-3класс, 28әр бала ые. Безнең заманда да шулай күп бит инде ул балалар име. Без дә яшьләр күп бит инде. Олырак гәүдәлерәкләрне, чаба белгәннәрне безне, 14 яшьтән чаптык инде без печән. Без чабуда. Әнә шул 12яшьтән калганнары җыюда. 12яшьлек балалар аткан аткан чүмәлә артыннан печән җыйдылар инде. Менә 12яшьлек балаларны хәзер күз алдына китерегез әле. Олырак кешеләр “әйбәтләп җыегыз! Калдырмагыз! Әнә тегендә печәнегез калды! Бар тартып килегез тырмагызны! Тырма күтәрмәгез! Ашаргы чыкканда тырманы өстерәп чыгыгыз, печән җыелып чыксын!” дияләр ие. Менә шундый итеп эшләнде инде. Аннары соңгы вакытларда менә без тормыш итә башлагач, бергә яши башлагач өй өмәләре инде, өй салу өмәләре китте бит инде аннары. Безнең, элекке вакытта бар кешенең дә бит инде, сугыш чоры булды аннан алдагы елларны да өйләре бәк ни түгел иде бит. Җимерелеп беткән өйләр бар ые. Хәленнән килгән һәр кеше өй җиткерергә тырышты инде барыбер инде. Кайда мал асрап, кайда нәрсә эшләтеп. Кирәк бит аның өе дә. Менә ул үмәне, үмә итеп үткәрәләр ие инде кешеләр, киләләр ие шул мүккә күтәрергә. Башта болай эшләүләрен бурауларын аерым кешеләр бурый инде. Мүкләр салып күтәреп куярга авыл кешесе җыеладыр ые инде, өй өмәсенә. Анда катлама пешерә торганнар ые. Ничә кеше бар шул кеше саен бер катлама пешерәләр ие. Бодай катламасаы, аның тәмлелеге... Аны ничек пешергәннәрдер олы кешеләр. Мин ул катламаны өмәдә пешермәдем үзем, безнең әнкәй ул вакытта булдыра ые. Менә шушылай кабарып пешкән катламаны, аннары шул катлама белән ашарга бәрәңге шулпасы ясыйлар ые көндезгә. Кичкә инде аннары аш салалар ые.Әзрәк барыбер ние бар инде үмәчеләргә, әче суы булады ые инде, кичкә. Көндез катламасыз үмә булмады. Хәзер катламаны пешерә дә белмиләр, хәзер.. Шулхатле тәмле буладыр ые катлама...Аны ничек пешереп бетергәннәрдер. Шулай күрше-тирә җыелышып, бөтен хатын-кыз әзерли иде инде өмәгә ашау-эчүне. Беребезгә беребез шулай булышып...

-Бөтен кеше шулай катлама пешерә идеме?

-Бөтен кеше пешерәдер ие. Ул-җола! Кичкә бәлеш белән аш. Көндезгә ипи кисү юк. Ней, көндезгә менә шушы ярты эшлиләр дә инде, көне буе күтәрәләр. Обед җитүгә шул катламаны пешереп, итне турап салып бәрәңге белән шулпасын. Бөтен кешегә җола ул. Пешерергә тиеш шулай. Ул әле соңгы вакытта гына бетерделәр аны. Аннарысың кичкә бәлеш тә тыгасың, аш та саласың. Кич белән эш беткәч ансысы.

-Монда инде эш беткәч ашап-эчеп кенә кайтып китәләр идеме?Әзрәк күңел ачу өлеше буладыр идеме?

-Җырладылар, җырладылар. Җырлап утырдылар. Эш беткәч, җырлап утырдылар. Алар инде олы ир кешеләр уен уйнамый инде.Ней бит инде эшләп арылган көне буе. Анда бит инде гел яшьләр генә булмый олы кешеләр дә була. Бөтенләй эш беткәч, кичке ашны ашаган вакытта җырлап утырырлар ые.Үзләренчә инде нинди җырлардыр.

-Менә бу өй күтәрү өмәләрендә инде бөтен авыл киләдер идеме? Туганнармы?

-Кем киләсе килә.

-Чакырыпмы?

-Әйе, башта чакыралар. Әйтеп йөриләр, үз якыннарына әйтеп йөриләр. Без иртәгә өй күтәрәсе идек, килә алмыйсызмы дип име. Әйтеп чыгалар. Вакыты булмаган кеше килә алмый икән, әгәр дә инде әйтмәгән кеше дә киләсе килә икән булышырга, әйтмәгән кеше дә килә иде. Әйткән кеше килә инде, узеңнең якыннарыңа гына әйтәсең бит инде аны. Ят кешегә әйтүе дә читен дисең име. Ул вакытта бит аның эше дә күп әле. Хәзнрге шикелле эшсез йөрү юк бит ул.Бөтен кеше эштә. Әле бит үмәне сорап итәсе иде, сюз упровлениядән сорасы аны. Үмәгә кешегә әйтәм, миңа үмә иртәгә дип. Эштә бит әле бөтен кеше. Эштән бүлеп бит әле ул. Провлениядән рөхсәт алмыйча әле нитәсе түгел. Ясасы түгел үмәне. Шулардан сорыйсың да ясасаң әйт. Әле ул да артык кешегә кушмый име. Минем өй буратасым бар, минем өй саласым бар миңа эшче биреп тор әле, фәлән кешене биреп тор әле дип сорасы. Хәзерге шикелле үзең барып әйдә минем өйне эшлә дип әйтәсе түгел. Бөтенесен кәнсәләрдән төшеп сорап эшләтәсе ие.

-Аннары, Фәйрүзә апа, өмәләр барышында берәр төрле ышанулар, сынамышлар, юраулар бар идеме?

-Бар ышанулар ниләр. Бәк олысы булмаса да, үмәнең менә шушы матчасын салган вакытта, матча башына көмеш акча салып калдыралар ые.

-Бу нәрсәгә микән?

-Байлык килсен дип бу йортка. Нык тормышлы кеше булсын дип. Ничә матча салсаң, шуның башларына көмеш акча салып калдыралар ые. Бүтән йоласы инде, тегенди-мондый артык йоласы юк. Нигез салган вакытта, шул барыбер олы кешеләр укып салды инде нигезне кора башлаганда. Бер олы кеше була бит инде ул барыбер. Элек тә бар ые бит... Гел беткән дисәң дә бетерелмәде бит инде бу... бетмәде бит әле ул. Бетмәде бит әле ул. Качып-посып булсадагын динне бетермәделәр бит әле аны. Безнең әниләр заманында әле, юез укыганда менә, без укыганда. Әниләрдән кызыгап без, әни синең белән уразага керим әле мин дә дип сәхәр ашаган булсак, ураза вакытларда укытучылар әле “син ураза кердеңме! Анаң янында сәхәр ашадыңмы?! Менә су эчеп күрсәт әле!” дигәннәр дә булды. “Ураза тотасыңмы син?!”дип. Ул вакытта качып-посып булса да шулай эшләнде бит инде ул. Бөтенесе сорап эшләнде инде ул вакытта. Диннәр бит инде гел бетә башлаган ые ул вакытта. Олы кешеләр генә бетермичә калды бит инде аны. Бетте бит инде, яшьләр гел бетте, олы кешеләр бетермәде инде барыбер. Олы кешеләр бетермәделәр. Ничек итеп булса да барыбер тоттылар инде.

-Менә бу төрле юраулар дигән нәрсәләр дә бар бит инде. Тыкрык урыннарына, янган йорт урыннарына өй салырга ярамый дигән ышанулар...

-Аны әйтәләр инде.

-Нәрсә белән бәйле микән ул.

-Аларын нәрсә белән бәйле икәнен белмим инде мин. Ансын мин дә шул ишетеп кенә беләм. Чатка, гел тыкрыкның кырыена салмаска кушкан булалар инде. Нишләсен инде ул тыкрык буендагы кеше име? Тыныч булмый икән дип әйтүчеләр бар инде. Менә бит әле бу Гарифләр янында Нургаяз абыйлар бар иде бит. Аларның өйләре тыкрык кырыенда ые бит. Тныч булмады да, аннары соңыннан безнең Халисә кырыена күчерделәр алар. Менә тыкрык буендагы кешеләр шулай салырга тиеш дигән кешеләр бар инде ул. Теге юлдан төрле кеше йөри, төрлечә була. Шуның өчен тынгылы булмый дигән сүзне генә ишеткәнем бар. Бүтән үземнең белгән бер нинди нием дә юк минем ул турында. Шулай әйткәнне генә ишетә беләм.

-Болай ырымнары юк инде име?

-Юрауларын белмим шул. Тыкрык кырыенда кеше күп йөргәнгә генәдер ансысы. Брыбер тыкрык кырыенда кешеләр туктап торырга мөмкин. Шуның өчен генәдер дип уйлыйм мин аны. Ул бит инде тыкрык буена кеше өй салмаса нәрсә була. Шуның өчен генә юраганнардыр ансысын. Менә чатларда көмеш акчалар күрсәң, бе булса да, икеме, өчме, аларын алырга кушмыйлар инде. Аларын инде кем дә булса бер кеше ниндидер ырым белән ташлаган була. Алмагыз дигәннәрне ишеткәнем бар. Чаттагы әйбер күрсәгез алмагыз дип. Менә шул тыкрык буендагы әйберләрне алмагыз дигәнне ишетә беләм аларын. Бар бит ул ырым, бар ул ,бар. Ансы бар аның.

-Бигрәк матур итеп сөйләдегез, Фәйрүзә апа.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

6август 2011ел.

Миннахметова Фәйрүзә

Гәрәй кызы, 1937, Яңа Комазан.

Трек №7 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.

4.3.Каз өмәсе

-Хәдичә әби, каз өмәләре турында сөйләп китмәссез микән? Каз өмәләре елның кайсы вакытларында уздырыла иде?

-Суыткач кар яугач була торган ые инде, аның числосын кем белгән хәзер. Шул суыткач, кар яугач үмә буладыр ые инде элек.

-Өмәгә кемнәрне чакыралар иде?

-Үзенең якыннарын чакыралар иде, кем эшкә килә-шуны.

-Аларны өмә көне билгеле булгач кына чакыралар идеме, яки алдан ук мы?

-Юк инде иртәгәме, берсекөнгәме, шулай гына.

-Казларны кем чала?

-Ирләр чала инде. Хуҗасы булган кешенең, ә хуҗасы булмаган кешенең я күршесенә, я туганына әйтә торганнардыр инде.

-Каз чалганда махсус сүзләр әйтәләрме?Дога кылалармы?

-Бисмилла әйткәннәрдер инде, махсус сүзләр әйткәннәрен белмим. Хайваннарга дога кылалар бит инде. Казга барыбер бисмилла әйтептер инде.

-Чалган вакытта казларны кая чалганнар: мунчадамы, өйдәме, бакчада кар өстендәме, салам өстендәме?

-Бакчада кар өстендә.

-Чалган вакытта казларны ничек тезәләр?Бер-бер артлымы, янәшәме?

-Соң инде балакаем аны ничек туры килгән шулай салганнардыр инде.

-Урамда казларның кайсы өлешләрен алалар?Менә харам йоннарын, канатларын дип әйтәләр бит инде. Кайсы өлешләрен?

-Канат култык астында инде харамны. Хәзер дә шулай бит инде ул.

-Әйе, олы каурыйларын, койрыкларын да алалармы, Вәсимә апа?

-Аякларын, башларын өзеп алалар иң беренче. Аннары инде бугазны чистартып керәләр инде. Аннан соң эчләрен алалар инде.

-Казларны кайда йолкыйлар? Мунчадамы, мал өендәме?

-Кемнеке ничек, кем ничек була бит инде. Өйдә генә йолыкканы да булгандыр. Аерым өендә дә булгандыр. Кемнеке ничек бит.

-Казларны чистартыр урынга өмәчеләр ничек баралар, ирекле рәвештәме бер-бер артлымы, тезелепме?

-Нигәме?

-Әйе, хуҗаларга килгәндә.

-Ней инде әйтәләр каз өмәсенә фәлән көнне дип.

-Алдан кем бара хуҗабикә үземе, башка кешеме?

-Хуҗабикә бармый торгандыр. Хуҗабикә өйдә кала торгандыр. Үмәгә килгән кешеләр бара торгандыр. Хәзер дә шулай бит ул.

-Бу казларны чистарта торган җир булгач, каз йолкый торган җир буладыр име?

-Әйе, әйе.

-Хуҗабикә кулына нәрсә тота дигән. Алдан хуҗабикә бармыймы дип сораган.

-Юк, хуҗабикә бармый ул каз юарга.

-Алар берәр төрле тавышлар чыгарырга тиеш түгелме? Каз, бәбкә тавышлары ди.

-Чыгарырга тиеш.

-Ни өчен?

-Киләсе елга казлар күп булсын өчен, казлар шикелле каңгылдашып, шулай иттереп баралар. Аннан соң чистартканнан соң канатларын урамга чыгарып сибәләр, күбрәк булсын өчен, киләсе елга тагы да күбрәк булсын дип. Шулай эшләнә бит инде.

-Каз җиңел йолкынсын өчен нәрсә эшлиләр? Казны юеш чүпрәк аша үтюглиләрме, кабарталар дип әйтәләр бит әле.

-Элек бит инде утюг юк бит инде.

-Аны нишләтәр иде соң элек?

-Йолкыйлар иде.

-Менә бу кабарталар дигәнне ничек аңларга кирәк?

-Эчәгенең бер башыннан өрәләр дә каз үзе кабара ул шуннан.

-Аннары йолкырга җиңел буламы?

-Әйе, аннары йолкырга җиңел була.

-Казның каурыйларын һәм мамыгын алагч йортка кереп, мамык чәе эчү гадәте бармы?

-Бар, иң беренче коймак пешереп ансы. Коймак пешерәләр дә, шул коймак белән чәй эчәләр. Аннан соң гына казларны чишмәгә алып китеп юалар.

-Бу вакытта табынга нәрсәләр куялар?

-Шул коймак инде, татар ниендә күбрәк шул коймак бит инде.

-Каз муенын бору белән бәйле ышанулар бармы?Казның муенын нык итеп тотып, түшкәсен ничә мәртәбә боргач, муенның түшкәдән аерылуына карап әлеге нәселдә, яки каз йолкучылар арасында гаилә кору яше җиткән яшь кешенең гаилә кору елын фаразлау бармы?

-Булмагандыр андый нәрсәләр, ишеткәнем юк.

-Казның каты каурыйларын сыдырып май канаты ясыйлармы?

-Ясыйлар.

-Нәрсә өчен инде ул?

-Коймак майлар өчен, әйбер майлар өчен буладыр ые инде.

-Таба майлар өчен име?

-Әйе.

-Каз каурыйларын су юлына чәчәләрме? Чәчсәләр ни өчен чәчәләр?

-Әйе шул бит инде, киләсе елга күбрәк булсын өчен.

-Аның берәр ырымнары юкмы? Бер генә җиргә чәчәләрме, ераккарак җиргә чәчәләрме?

-Күбрәк чәчкән саен күбрәк җиргә сипкән саен казлар күбрәк була инде.

-Ераккарак киткән саен име?

-Ераккарак, ераккарак киткән саен.

-Казларны кайда юалар? Чишмәдәме, инештәме?

-Чишмәдә.

-Бу вакытта өмәче хатын-кызлар үзләре генә булалармы? Егетләр дә киләләрме?

-Элек җегетләр килү юк ие инде. Кызлармы анда, хатыннармы шулар гына эшли торган ие.

-Өмәчеләр өчен кич белән табын әзерлиләр идеме?

-Әзерлиләр. Коймак ясагач берничә өмәче кала, бәлешен дә пешерә, ашлар да пешерә барыбер.

-Ул ничек атала?

-Каз ашыдыр инде.

-Монда нинди каз итеннән әзерләнгән ризыклар әзерләнә идеме?

-Әйе инде, каз ите. Аякларын, башларын, вак-төякләрен дә сала торганнардыр.

-Күңел ачу ничек дәвам итә?Ашап кын утыралармы?

-Ашап утырганда теге тастымал атышалар бит әле, сөлгеләр атышалар бер- берсенә.

-Ул нәрсә өчен?

-Казлар шикелле каңгылдаша, каңгылдаша. Хаман да шул киләсе елга каз күп булсын өчен.

-Каз өмәсе белән бәйле махсус җырлар, уеннар юкмы?

-Хәзер генә булмаса элек юк инде ул алай җырлаулар, кызым.

-“Канат сату” уеннарын белмисезме.Менә шул каз өмәсенә килгәч “канат сату” уеннары уйнамаганнар микән?

-Белмим, белмим андыйны.

-Менә кич белән каз ашына чакыргач, кунаклар утырасы урынга шаяртып каз куыклары куймыйлар идеме?

-Юк, ишеткәнем юк.

-Каз кабартмасы нәрсә ул?

-Белмим шул, ул коймак кына түгел микән. Андый кабартмалар ппешермиләр иде инде бездә. Коймак, кичкә бәлеше, ашы пешерәләр иде.

-Каз маен ризык әзерләүдән тыш тагы нинди очракларда файдаланалар?

-Өшегән җиргә файдалы бит каз мае. Өшегәндә шуны сөртәләр.

-Тире бозылулардан да булышкандыр инде име?

-Әйе, әйе.

-Ни өчен хуҗага каз канатын чит кешегә үз кулы белән бирергә ярамый?

-Кул китә.

-Үз кулы белән бирергә ярамый, урлап алырга ярый име?

-Әйе, кул китә.

-Канатны урлау гадәте бармы?

-Бар.

-Ни өчен урларга тырышалар?

-Әйе шул кул китмәсен өчен инде.

-Каздан нинди ризыклар әзерлиләр?

-Өчпочмак, бәлеш, каклаган каз, болай пешерәләр инде, тозлыйлар. Бөтен нәрсәгә инде.

-Казны нәрсәгә бәйле бәйрәмнәргә күчтәнәч итеп алып баралар?

-Туйга инде бигрәк тә.

-Туйга пар каз кирәк инде име?

-Әйе, парлы булып яшәсеннәр өчен инде.

-Аны бүләк иткәндә махсус сүзләр әйтмиләрме?

-Җырлыйлар бит безнең якта менә.

-Я, нинди җырлар җырлыйлар, Вәсимә апа?

-Каз канаты каурый, каурый, дип...

-Әйтеп күрсәтегез инде.

-Иии..мин аны белмим бит.

Каз канаты каурый, каурый.

Хатлар язарга ярый,

Уйнамагач та, көлмәгәч

Бу дөнья нигә ярый.

-Йортта каз уңсын дип, бәбкәләр күп чыксын өчен, нинди ышанулар яшәп килә?

-Менә шул инде, кул китмәсен өчен канатын бирмиләр. Үз кулың белән казны да бәк сатарга тырышмыйлар инде теләсә- нинди кешегә йорттагы казны.

-Ә менә бәбкәләр күп чыксын өчен бүтән шундый ышанулар юкмы, ырымнар?

-Белмим, ишеткән юк.

-Менә кул китмәсен өчен казны кемнән сатып алалар?Инде бүтән асрамыйм дип бетерәсең казны,тагын асрасың килеп китә.

-Кемнең казы күбрәк чыга, шундый кешеләрдән алырга тырышалар инде казны.

-Каз өмәләре турында бүтән әйтәсе сүзләрегез юкмы?

-Юк.

-Элекке вакытта бүтән төрле булмый идеме?

-Юк.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

5август 2011ел.

Информант: Рәхимуллина Вәсимә

Гәбделхәй кызы, 1936, Яңа Комазан.

Рәхимуллина Хәдичә

Муллыгаян кызы, 1916, Яңа Комазан.

Трек №8 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.