Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
фольклор практикасы.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
119.78 Кб
Скачать

5. Җырлар

-Әле хәзер дә бит яшьләр китаптан җырлыйлар. Китапны алалар да, китаптан җырлыйлар. Мин радиодан 2 тапкыр җыр ишетсәм, шуларның бөтенесен отып алдым. Менә элеккерәк җырларның бөтенесен, “ Беә әнкәйнең биш балаларын” аннары “Яшь имәннәрне”. Бөтенесен шулай ишетеп кенә, беркемнән дә карамыйча җырлар идем. Мәҗлесләрдә җырлар идем, кеше карап торыр иде, кушыла алмас иде мина. Исемдә кала иде шулай тиз җыр. Исемдә шулай тиз кла торган ые. Ничек отасың, ничек отасың син моны диләр иде. “Кыр казларын”да беләм мин, бөтенесен беләм җырларның. “Кыр казлары китә җылы якка”дип, барсын да беләм.

-Барсын да беләм, менә бу кисәк кенә каушаганга җырлап булмый. Торып-торыплар да искә төшә, берсе дә онытылмаган. “Авыл көйләрен” дә элек җырлый торган ыем, хәзер булмый инде, кисәккә оныттым.

-Аннары шул уеннарда, “Суда суда суда йөзә аласыңмы” уеннары да бар бит әле..

-Әйе, ансын да әйтәм. Менә моны итә торган ыек. Түгәрәк әйләнеп җырлыйдырыек. Түгәрәккә тотынадырыек та, әйләнеп җырлыйдырыек.

Дулкынланып сулар көбә,

Көбә бел йөзегеңне.

Эштә уңган булса гына,

Ярат ул сөйгәнеңне.

Күп әле ул югайсам, менә онытам.

Кыр тавыгы күкәй сала

Керәм араларына,

Дошман булсам-булам инде,

Керәм араларыңа.

-Менә ничек матур!

-Әйе.

-Шуны җырлаганнан соң аннары “Суда суда” өстәлеп китәме?

-Әйе, өстәлеп китә ул. Аның һәрбер, үзенең кругының үз җыры аерым ые әле аның. Менә хаман да бер сүз. Исәпләп утырмагач кына гадәттән генә җырлый алмыйм мин аны. Һәрбер кругка бер круг җырлаганда бертөрле иде ул, менә әле анда тагы икенче төрле иде ул.

Дулкынланып сулар керә

Пароход идәненә.

Ышанмагыз егетләрнең,

Яратам дигәненә.

-Аның судагысын, “суда суда, суда йөзә аласыңмы”сын “Наза”да уйный идек инде без. Ансы аның менә шушылай тотынган көе. Берсесе, менә бер “Наәа”сы шушылай иде аның. Бәк күп инде ул. Җыр җырлыйсыңдагы, бер кеше бер кешене ала бара инде.

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар ник болай?

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар ник болай?

Аккан сулар кире кайтмый

Яшь гомерләр дә шулай.

Аккан сулар кире кайтмый

Яшь гомерләр дә шулай.

Әйдә, дуслар, барып карыйк,

Сания каберләрен.

Әйдә, дуслар, барып карыйк,

Сания каберләрен.

Яшь гомерләр ике килми

Белегез кадерләрен.

-Күп инде алар, искә генә төшереп булмый.

“Наза”да үзең кемне ошатасың, шуны гына аласың. Җегет кеше булса, кемне ошата шуны ала, кыз кеше булса, кемне ошата, шуны ала.

-Артык калган кешене генә түгел име?

-Юк,юк аны гына түгел. Ошаткан кешесен ала. Шулай иттереп аннары парлап чыгып китәләр.

-Парланалар име?

-Әйе, әйе, парланалар. Шулай иттереп алып чыгып китәләр.

Трек № 9 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.