Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
фольклор практикасы.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
119.78 Кб
Скачать

3.2. Татар халкының туй йоласы иҗаты Туй алды

-Татар халкының туй йолалары турында да сөйләп китмәссез микән әзрәк.

-Нәрсә турында?

-Туй йолалары турында. Туй. Кыз яучылау. Кемнең кызын сорау хәл ителгәч егет ягы яучы, димче, башкода итеп нинди сыйфатларга ия кешене җибәргәннәр? Яучы булып хатын-кыз барганмы?

-Яучы булып үзенең якыны барган инде. Или тел осталары шулай димләп баручылар барган.

-Ул хатын-кыз булганмы? Ир-кеше булганмы?

-Хатын-кыз, хатын-кыз кебегрәк.

-Яучының киеме нинди булган?

-Кесәле булган, хәерне биргәннәрдер инде барыбер. Бер балагы чыккан, бер балагы кергән булган инде име димче карчыкның. Итәкләре кыстырылган булгандыр инде. Әбиләр итеп яулык япкандыр инде ул. Бөркәнчекләрен бөркәнгәндер.

-Хәзерге вакытта да яучы җибәрү гадәте бармы?

-Дөнья булгач бардыр. Ник булмасын.

-Кайбер кешеләрдә бар инде ул. Кайбер кеше бит инде ул озак итеп өйләнә алмыйча кала, я кияүгә чыкмыйча кала кайберсе шундый картайганчы кала. Мәхәббәт дигән нәрсә булмый бит аларда. Я хатыны үлгән була, я ире үлгән була. Кеше катнашыннан башка гына булмый. Яучы карчыклар, димче карчыклар бара торгандыр аларга.

-Яучылау өчен нинди көнне бару уңышлы саналган? Аерым көне булганмы?

-Юктыр инде, кызым. Аллаһы Тәгалә көнедер.Белмим инде.

-Җомга көн эш башлана дигән сүз дә бар инде. Дүшәмбе көнгә туры килми микән ул.

-Җомга көнне инде, җомгага чаклы нитмиләр. Әле менә дүшәмбе юлга чыгарга кушмыйлар. Мин белмим инде хәзер.

-Туй йоласының шушы яучылау, ярәшү этаплары кушылып китмәгәнме? Кыз ярәшергә кемнәр килгән?

-Кыз ярәшергә шул нидер инде, хатын-кыз йөргән, әллә ирләр дә йөргәнме? Элек бит 1ел торган. Например миңа яучы килгәнме, фәлән кешегә хаклашканнар да, кыз шул атасы-анасы белән 1ел торган.

-Ярәшергә атнаның нинди көнендә килгәннәр?

-Арурак көн дигәннәрдер инде. Я атнакичтер, я ничектер.

-Ярәшергә килүчеләр үзләре белән күчтәнәчләр алып киләләрме?

-Кызны алырга дип килсә алып килгәндер күчтәнәч, болай сорарга гына килүчеләр күчтәнәч алып килмәгәннәрдер инде.

-Элекке вакытта чәкчәкләр бар иде микән соң?

-Нишләп булмасын, элекке вакытта узе пешерде чәкчәкләр.

-Менә шул чәкчәк белән килгәннәрдер элек тә.

-Кыз йортына кергән вакытта әйтелә торган махсус сүзләр бармы?

-Соң инде, балакаем, шул яхшы сүздер инде. Хәерле сәгатьтә булсын. Әгүзү бисмилла әйткәннәрдер. Шулай булсын, фәлән булсындыр.

-Бу көнне булачак кода-кодагыйлар туй көне,калым, бирнә турында сөйләшәләрме?

-Сөйләшкәннәрдер. Ул вакытларны ук белмими бит мин. Ярәшергә килгәч сөйләшкәннәрдер инде. Ул бит 1 ел тулгач аннары кызны да, кайсы берсе бала табып куйган бит инде элек.

-Ярәшү көнендә кыз ягыннан кеше күп буламы?

-Кыз ягыннан күп була инде.

-Кул сугу дигән әйберне ишеткәнегез бармы?

-Нәрсә дигән?

-Кул сугу дигән. Кул сугышып бирештеләр дигән.

-Әәә..Нишләп инде шулайдыр килешү. Шулайдыр анысы.

-Нишләп шулай кул сугу дип атала микән ул?

-Вәгъдә булу микән соң инде.

-Ярәшелгән кыз яки аның әнисе кияү ягына ипи белән тоз һәм ак төстәге сөлге, тастымал яки аш ъяулык биреп җибәрмәгәнме?

-Бардыр инде ансы да, нилеккә, булгандыр.

-Кыз ягыннан биреп җибәргәннәр, ә егет ягында туганнарны җыеп шушы бүләкне күрсәтү, сөлге котлату дигән гадәт сакланып калмаганмы?Биреп җибәргән сөлгене теге якта котлатканнар инде. Шундый гадәт булса бу сөлгене ничек котлатканнар? Акчалар салмаганнармы?

-Туйга хәтле алары булмагандыр инде аның акчалар бирүе. Ул бит аннары бер ел торганнан соң аклашкач, аннары туй ясап алып киткәннәр. Аннары гына кыз барган бит ир ягына.

-Менә бу иярәшелгән кыз һәм егет үзләрен ничек тотарга, нәрсәләрдән тыелырга тиеш? Аларны туганнары саклаганнармы?

-Туганнары гына саклап бетермәгәннәр. Менә кем сөйләшкәне бар миңа. Менә аклашканнар инде аналары, аклашкач моның анасы туйга бара икән. Хәзер каравыл өйннән ирләр чыкканнар да такмак әйткәннәр, бу моны тыңлап торган. Бу тыңлап торганын ир буласы кешесе күргән инде. Судан кайтсын гына 100тапкыр сугарым дигән. Салам алыпмы шунда, чыбык алыпмы, менә шушылай икешәр чыбык белән, менә 100гә тутырам шулай дип әйткән ием дип. Шулай итеп суккан дип сөйләшкәне бар. Шулай булгандыр инде. Шул теләсә-ничек итмәсеннәр дип саклаганнардыр инде. Теге тыңлап торган җырлаганнарынмы, такмак әйткәннәренме, менә шуны ир буласы кешесе күргән инде. Кайткач 100тапкыр сугарым дип әйткән ием, менә 100гә тутырам дигән. Әллә саламнар белән шунда, әллә чыбык белән шулай иттереп суккан дигән сүз бар.