Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
фольклор практикасы.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
119.78 Кб
Скачать

Туй үзе. Никах.

-Нәрсә ул никах, Вәсимә апа?

-Ник менә хәзер дә укыйлар бит никах.

-Аның нинди мәҗбүри шартлары бар?

-Шәрифулла абый, нәрсә ул никах?

-Никах ул бер-берсен табып, бер-берсе белән ризалашу.

-Аның нинди мәҗбүри шартлары бар?

-Икесе дә мөселман динен кабул итергә , ислам динендә булырга тиеш. Кияүдә булырга тиеш түгел и өйләнгән булырга тиеш түгел. Төп шартлар шул. Өйләнеп аерылмаган кешегә никах укылмый. Аннан соң кыз баланы бүтән милләт кешеснә бирергә ярамый. Мәсәлән, урыска, марыйга бүтән нәрсәгә. Ир кешегә өйләнергә ярый әгәрдәген ислам динен кабул итсә кыз кеше. Менә шартлары шул.

-Никах ул нәрсәне аңлата?

-Никах ул бер-береңә риза булып ант итү ул,гаилә кору. Авыр вакытта да, җиңел вакытта да бер-береңне тыңлап, санлап яшәргә үзең ант итәсең шаһитләр барында шунда, җәмәгатьчелек барында.

-Никах ярәшүдән соң күпме вакыт узгач укыла?

-Хәзер иярәшү юк бит инде ул.

-Кыз сораганнан соң. Кыз сорарга киләләр бит инде.

-Аның төгәл ние юктыр.

-Никах егет янында буламы, кыз ягындамы?

-Кыз ягында була. Хәзер аны ир ягында да эшлиләр. Төрле җирдә төрлечә бит инде.

-Никахта ничә кеше булырга тиеш?

-Кимендә шаһит өчен ул. 2ир булырга тиеш шаһит, я бер ир бер хатын булырга тиеш..Ә 2хатын бер ир булырга тиеш.

-Кемнәр булырга тиеш? Туганнар гынамы? Башка кешеләрдәме?

-Якыннары бөтенесе кем дә ярый.

-Аларны ничек дип атыйлар?

-Шаһитләр дип атыйлар.

-Никах атнаның кайсы көнендә һәм көннең кайсы вакытында үткәрелергә тиеш?

-Намаз вакытында ярамый. Аннан соң гает вакытында ярамый. Ике гает арасында ярамый.

-Ни өчен гает вакытында ярамый?

-Көтәргә кирәк инде менә, нине, үткәнне. Ураза тотканда да никах укырга ярамый инде. Авыз ачмыйча. Авыз ачкач тагын ярый. Шулай дигән китапта.

-Көннең кайсы вакытында үткәрелергә тиеш?

-Намаз вакытында гына ярамый инде, кайсы вакытында да ярый.

-Никах ничә сәгать дәвам итә? Мулла нинди сүзләр сөйли яшьләргә?

-Теләк тели инде. Вәгазь укый. Вәгазьне сөйләмичә булмый.

-Егет белән кызның ризалыгын кемнәр сорый?

-Мулла сорый да инде аннан соң, мулла ата-анасыннан сорый инде. Егет кыздан сорый, риза булып бара. Егеткә риза булып барасыңмы шул кешегә дип. шул атасының исемен,кияү исемен әйтеп. Аннан соң егеттән сорый аласыңмы риза булып дип.

-Егет белән кыз никах табынына утыралармы?

-Утыралар.

-Хәзер утыралар инде, элек утырмаганнар инде ул.

-Иман кәлимәсен әйтәләр алар хәзер, әйтергә тиеш.

-Никах укылган вакытта капкаларны бикләмиләрме?

-Биклиләр.

-Ни өчен биклиләр?

-Бәла-каза булмасын өчен, тыныч тормышта яшәсеннәр өчен. Кияүгә баргач кайтып-китеп, аерылышып йөрмәсеннәр өчен.

-Никах суы дигән әйбер бармы ул?Ул нәрсә?

-Белмибез, китапта андый нәрсә юк.

-Никах көнне кыз белән егетнең әти-әнисе бүләкләр бирәме?

-Егетнең мөһере була инде кызга бирә торган. Әти-әниләр бирмиләр.

-Биргән кеше бирә инде, менә кемнәр бирде бит Әлфия апаның кодалары кемгә, Гөлфиягә нәрсәдер бирделәр. Бирәләр инде, тормышыңа карап.

-Яшьләрнең никахлашуы турында шаһадәтнамә биреләме?

-Бирелә.

-Кайчан бирелә башлады ул? Аны кем бирә? Анда нинди сүзләр язылган?

-Мулла бирә инде, менә шул хөрмәтләп, нитеп.

-Элек булмаганмы бу шаһадәтнамә?

-Юк, элек буламаган ул. Әле берничә ел гына бит аның чыкканына. Андый нәрсә бирелми иде. Менә безең абый да никах укып йөри бит инде, бер дә андый шаһадәтнамә биргәне юк иде.

-Аны никах укып бетергәч биргәннәрме?

-Әйе, никахны укып бетергәннән соң.

-Әйдә, Шәрифулла абый, әйтеп күрсәтегез әле, нәрсәләр язылган анда? Нәрсәләр әйтеп бирәсез?

-Я, Раббым, синең әмереңне үтәп бу яшьләребезгә никах укыдым. Никахларын тигез кылып, мәхәббәтләрен дәвамлы кыл. Ошбу балаларга озын гомер, хәерле сәламәтлек. Тәкъдирләнгән гомерләрендә тигез яшәүләрен насыйп кыл. Синнән туган балалар да илебезне, җиребезне, милләтебезне куәтләүче , үзегезгә михербанлы, шәфкатьле, исән вакытта хөрмәт кылучы, вафат булсагыз догачы балалар булса иде. Шул балаларны нык шатлык, сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күререгә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде. Тормыш дигән озын, авыр юлны бер-берегезгә таянып, таяныч булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, хаталарыгызны гафу итеп, бер-берегезгә юл куеп үтәргә күркәм сабырлыклар бирсә иде Аллаһы Тәгаләм, әмин!

-Шушы никахның догаларын укып бетергәннән соң, яшьләргә шаһәдәтнамә бирелә инде. Моның бирелә башлаганына әле 5-6 ел гынадыр.

-Никахтан соң егет кыз ягында кунарга каламы?

-Егет калмый инде, кызны алып кайтып китә бит инде ул үзләренә.

-Никахтан соң кыз кайда яши?

-Егет йортында.

-Яшьләргә урын-җирне кем җәя? Ничек итеп җәяләр?Бу кешегә бүләк биреләме?

-Биргән кеше бирә торгадыр инде.

-Кыз кеше саф килеш барырга тиеш инде кияүгә чыкканда. Менә шул сафлыгын күрсәтү өчен ап-ак җәймәләр җәелә. Күренә инде ул шунда. Бу нине инде егетнең әнисе җәяргә тиештер дип уйлыйм инде мин. Шулай түгел микәнсең име? Я аның иптәш кызларыдыр инде, кызның иптәш кызлары. Я егет ягындагы туганнары түгел микән әле ул. Егетнең туганнарыдыр ул. Үз ягында булмый инде ул, егет ягында булырга тиеш. Егетнең сеңлесеме, апсымы.

-Никахның икенче көнендә мунча якмыйлармы?

-Ягалар.

-Ул ничек дип атала? Кияү мунчасы дип түгелме?

-Әйе, кияү мунчасы дип атала.

-Аерым сүзләр белән чакырмыйлармы мунчага?Мунчаны кем яга?

-Егетнең тутусы,я әнкәсе яга.

-Бу кешегә, мунча яккан кешегә бүләк бирәләрме?

-Биргән кеше бирә торгандыр инде, бирмәгән кеше юк инде.

-Нәрсә бирәләр микән бирсәләр?

-Я яулыктыр инде, я сөлгедер инде.

-Биргән вакытта нәрсәләр әйтәләр?Аны саклыйлармы, яшьләр керәсе мунчаны?

-Мунчаны, теге бозыклыклар кермәсен өчен, кайчагында тавык кисәге салалар диләр бит. Менә шуңа саклыйлардыр аны, сакларга кирәктер. Беренче мунчага кергәч егет белән кыз андый-мондый нәрсә булмасын өчен сакларга кирәк.

-Кем саклый микән аны?

-Хаман да шул егет ягындагы туганнарыдыр инде.

-Мунча кереп чыккан соң яшьләргә һәм кунакларга “кияү коймагы” ашаталармы?

-Ашаталар.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

5август 2011ел.

Информант: Рәхимуллина Вәсимә

Гәбделхәй кызы, 1936, Яңа Комазан;

Рәхимуллина Хәдичә

Муллыгаян кызы, 1916, Яңа Комазан;

Рәхимуллин Шәрифулла

Сәйфетдин улы, 1934, Яңа Комазан.

Трек №3 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.