Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
фольклор практикасы.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
119.78 Кб
Скачать

Кара-каршы җырлар

-Шулай мәҗлестә утырганда инде бер-беребезгә шулай кара-каршы җыр җырлаша торган ыек.

Кайдан килдегез сез безгә

Төшми Идел диңгезгә.

Кадерле кунак сез безгә,

Ни хөрмәт итик сезгә.

Кадерле кунак сез безгә,

Ни хөрмәт итик сезгә.

Аргы яктан килдегезме?

Бирге яктан килдеңме?

Мин сагынганны белдеңме?

Үзең сагынып килдеңме?

Мин сагынганны белдеңме?

Үзең сагынып килдеңме?

Аргы яктан килмәдем мин,

Бирге яктан килдем мин.

Син сагынны белмәдем,

Үзем сагынып килдем мин.

Син сагынны белмәдем,

Үзем сагынып килдем мин.

Җырла дисез, җырла дисез.

Сезгә нинди җыр кирәк?

Сезнең алларда җырларга

Сандугач теле кирәк.

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре чын-Барый.

Сандугач телең кирәкми,

Ютәлләрең дә ярый.

Биек таудан менгән чакта,

Төшеп калды галушым.

Тагы да берне җырласы иде,

Бигрәк матур тавышың.

Җырла дисез, җырла дисез,

Җырлыйм әле бишне дә.

Якын дуслар җыелышкач

Җырламый килешми дә.

Әйдә дуслар җырлыйк әле,

Сызлып таңнар атса да.

Бер аерылгач булмый кавышып,

Сулар үргә акса да.

Алай итәргә кирәк,

Болай итәрнә кирәк.

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп,

Кайтып китәргә кирәк.

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп,

Кайтып китәргә кирәк.

-Ой рәхмәт, Фәйрүзә апа!

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

6август 2011ел.

Миннахметова Фәйрүзә

Гәрәй кызы, 1937, Яңа Комазан.

Трек №10 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.

6. Мәхәббәт тарихы

-Миннән бер, ике, өч яшькә олырак инде. Яшьрәк вакытта бер егет белән бер кызның шулай дус булып йөргән вакытлары. Җегетләренең тормышлары әзрәк аруырак ые, кызныкы авыр тормыш. Ул вакытта күп кешенең авыр тормыш бит инде. Сугыш вакытлары бит инде, сугыштан соңгы еллар. Менә шул теге кызны инде егетнең аналары яратмаган инде ярлы дип. Өйләре дә бик начан ие инде ул кызларның. Аталары да юк иде, 4бала иде алар,авыр иде тормышлары. Теге малайның әзрәк аруырак ие. Әйбәтрәк тормышлы иде алар. Алар бик нык яратышып йөриләр иде. Аналары, мин ишетмәдем әйткәнен, кешенең сүзен әйтәм, ней, ансы инде ул зарлыны өемә керттермим дип әйткән булса кирәк егеткә име. Менә ул егет асылынды. Ул егет асылынды. Үзебезнең күз алдында. Ул дөрес, гел дөрес бу. Теге имеш-мимеш кенә түгел, гел дөрес. Менә шундый нәрсә булды.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

6август 2011ел.

Миннахметова Фәйрүзә

Гәрәй кызы, 1937, Яңа Комазан.

Трек №11 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.

7. Истәлек дәфәрләре

-Фәйрүзә апа, сез яшь чагында истәлек дәфтәрләре бар идеме?

-Истәлек дәфтәре бар ие бөтенебездә дә. Минем үземнеке бәк олы, бәк калын истәлек дәфтәрем бар ие. Шуны иптәшләрем бөтенесе алып, алып үзләренең җырларын шигырьләрен язалар иде дә инде, кем икәннәрен язалар иде. Чәчәк тә төшереп куялар иде шуңа. Шуны миннән алып китәләр иде, шул истәлек дәфтәрен. Шуны миннән алып китеп гел теткәләндереп бетерделәр хәзер кешегә күрсәтерлек тә түгел инде ул.

-Әллә хәзер дә бармы?

-Бар ул. Аның кешегә күрсәтерлек җире юк инде. Ул бөтен авылга йөреп бетте. Кешеләрдә юк. Ул вакытта дәфтәр юк бит без кыз вакытта, име? Безнең абый алып кайта да бер шунда инде обәий тетрадь шикелле бер дәфтәр. Шуңа язган идем мин аны. Йөрттеләр-йөрттеләр, йөрттеләр кайсы бер битләрен җыртып та алып калдылар шунда. Үзебезнең чордашлар бөтенесе алып йөртте. Аның хәзер тотар җире дә юк. Ул тышы белән эче генә тора.

-Ул истәлек дәфтәре ничә яшьләрдә башланган инде?

-15. 15яшьләрдә башланган дәфтәр инде ул име.

-Бу дәфтәргә кемнәр яза иде?

-Менә үзебезнең бергә ниткән инде, егетләр, кызлар. Узебез белән бергә үскән. Әле кушылгандыр инде ул, Хатыйм бәк тапкыр ие ул.

-Менә Рашидә белән без бит инде ахирәт шикелле бергә үстек гомергә бәк дус булдык без, нык дус булдык аерылмадык бер дә, кая барсак та. Бәк тапкыр сүзле ие ул, бәк кызыклы-кызыклы шундый тапкыр шигырьләр язганы бар ие аныңдагын, алар да инде җыртылып беткәндер. Кемгә бирсән шул яза иде инде аны, үзебезнең иптәләр бар да язды.

-Менә ниндиерәк җырлар, ниндиерәк теләкләр, ниндиерәк шигырьләр языла иде? Берәрсе истә калмаганмы?

-Мәхәббәт шигырьләре инде шул. Барыбызда да хаман шул бер сүз инде ул. Аның үзләре язып куя да, барсын да ничек истә калдырасың. Шуннан укып кына карыйсың бит инде. Хамандагын, моны укыган вакытта мине исеңә төшерерсең, дип яза торганнар ие инде. Шушы дәфтәреңне кулыңа алгач, шушы мин язган шигыремне укыганда мине исеңә төшерерсең, дип язалар иде.

-Менә бу истәлекне һәрбер кеше үзенең истәлеген аерым биткә яза иде, име?

-Әйе, аерым биткә язып куялар.

-Бу истәлекләрнең башлам өлеше, төп өлеш, бетем өлешеләре була идеме?Меә ничек дип башланып китә? Урасында шигырьләр булгандыр инде, җырлар, такмаклар булгандыр инде, теләкләр булгандыр.

-Минем якын дустым Фәйрүзә! Истәлек өчен булсын сиңа бу язмам, дип башлый торганнар ие инде. Аннары кайсы-берсе инде, мин бит кулъяулыкка яздым дидем, шуның шикелле, онытма мине, онытма син, дип язып куялар иде ахырына. Чәчәкләр төшерә торганнар иде инде. Саклапбулмады шул, әнә шул кешедән кешегә йөреп чәчеп бетерделәр. Ул юк исә, әйбәт кенә йөртеп, таушатмыйча гына сакласаң...Аның тге,балалар әйткәндәй, эчәгеләре бар.

-Менә бер кешенең язганы икенче кешенекенә ошыйдыр идеме?Или төрле-төрле була идеме?

-Ошыйдыр иеме дип, ошыйдыр иде инде ул. Гел аерым-аерым шагыйрь түгел бит бер кеше дә. Гел аныкын кабатламаса да, барыбер шул ук сүзләр белән языла инде ул. Бер-ике сүзе икенче төрле булса да, барыбер шул җомләләргә туры килә инде ул. Бар кеше дә бит шагыйрь түгел икенче нәрсә уйлап чыгарып табарга. Шул бөтенесе ошаш булалар инде алар барыбер. Эйе, шулай итеп яза идек.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

6август 2011ел.

Миннахметова Фәйрүзә

Гәрәй кызы, 1937, Яңа Комазан.

Трек №12 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.