Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
фольклор практикасы.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
119.78 Кб
Скачать

9. Мифологик ышанулар.

Мифологик ышану 1.

-Хәзер берәр төрле шундый мифологик ышанулар, менә шундый кешегә очраган берәр төрле затлар, йорт ияләре, мунча ияләре, абзар ияләре турында берәр шундый ниләр белмисезме?

-Әй белмим мин андый нәрсәләр.

-Менә әйткән идегез бит әле, әтәй сөйләгәнне беләм дип.

-Әтәй сөйләде әйе.

-Менә шуны сөйләгез әле әйдә.

-Болыннан кайтканда бер суны чыкканда ниләр басмада утыралар ди. Җеннәр җыелышып. Адашып киттек ди. Тпгы әйләне тагы шунда килдек, тагы утыралар ди. Басманы чыгармыйлар ди. Тагы бер ун тапкыр әйләнгәнбездер ди шул урынны ди, хаман нитәләр ди. Шуннан аты-юлы белән сүгендек ди. Сүгенгәннән соң юкка чыктылар ди. Шул. Юлны бер ун тапкыр әйләнгәнбездер ди әтәй. Шулай ди торган ие.

-Алар нинди кыяфәттә, нинди булганнар ди?

-Читмеш хатыннары төсле басмада утыралар ди җыелышып. Алар да курыкканнар инде, ир-атлар да. Аннары чыкканнар инде.

-Адашып йөргәннәр име?

-Әйе. Төне буе адашканнар шул бер урында.

-Шулай сүгенсәң юкка чыга диләр име?

-Чыгалар диләр бит. Кем белгән без сүгенеп караган юк бит. Булды бетте.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

6август 2011ел.

Мугинова Фәрханә

Әхәт, 1931, Яңа Комазан.

Трек №14 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.

Мифологик ышану 2.

-Җеннәр турында яңа баштан сөйләп китмәссез микән?

-Җен чын бар инде ул менә. Әтәй сөйли торган ие. Мамадыштан кайтканда гел тип-тигез юлда ат тарта алмый ди. Йөге юк көе.

-Бу әтиегезнең үзенә очраган инде име?

-Әйе. Йөксез арбаны тарта алмый ди ат. Барабыз, барабыз ат ак күбеккә батты ди торган ие әтәй. Шуннан бисмиллаларымны да әйтеп карадым, төшеп тә карадым, ат бара алмый ди. Шуннан соң бәк ныгыттырып әшәке сүзләр белән сүгенгән соң ат кузгалып китте ди. Гел чабып кайтты аннары ди. Атка җен менеп атланган.

-Бу кай тирәсендәрәк иде микән Мамадышның?

-Мамадышның кайсы тирәсендә дип сораганым булмады. Әтәй сөйли торган ие инде аны.Ат шуннан соң кузгалып китте ди торган ие. Ат тарта алмыйча җафаланды. Арбага утырган булган җен. Аннары Файзә апаның бер малаен җен алыштырды бит. Мөхәммәтшин кемнең, ыы..менә кем, Назыймнардан кече, әнә Мөхәммәтшин Мөнир бар иде бит, шуларның атасы, әй юк бит әле аның атасы. Абыйсы кем соң әле. Оныттым бит инде. Рифләре ней, Нижникамсийда заводта эшли. Шуларның иң кече малайларын менә шушы җылга кырыенда тапты бит ул аны Халисә апа. Шуны җен алыштырган ие.

-Елга кырыенда бәбәйләгән име?

-Әйе,елга кырыенда ней бар иде анда ыы... чокыр. Нәрсә була әле ул? Ну шунда тордылар инде алар казып . Землянка, землянкада. Шунда бәбәйләгән.

-Янында кеше булмаган инде име?

-Юк инде, юк. Халисә апа эшкә чыгып киткән, аның кайтуына хәтәр ямьсез бер бала калдырып киткән ие җен. Үлде ул шул көнне үк. Ул ямьсез бала.

-Алайса җен алыштыру дигән әйберләр бар инде?

-Бар бар. Аны вакытында мичкә төреп тыксаң кайта ди ул, боларның бит инде пич юк, землянка ие, Землянкадан алыштырып киткән инде.

-Зәйтүнә апа, менә бу серле затлар, йорт ияләре, абзар ияләре, бичуралар, албастылар турындада әзрәк шундый нәрсәләр белмисезме?

-Йорт иясен әйтергә ярамый.

-Ярамыймы ансын?

-Әйе.

-Нишләп микән?

-Менә ярамый инде, ярамый. Ату китә ди, үпкәли ди.

-Абзар ияләре дә бар инде име?

-Бар. Нишләп булмасын. Безнең атның әйтәм бит көн саен җалын үреп куялар алар. Шундый матур иттереп үрәләр.

-Шулаймы? Хәзердәме?

-Хәзер юк. Хәзер тишеккә таш атып куйдык, тишеккә таш аткач үрми икән.

-Тишеккә таш атканчы шулай үрәләр идеме?

-Әйе. Төн чыкканчы үрә инде ул. Көндез сүтеп куясың, иртәгесенгә тагын үрелгән була ул.

-Бу инде абзар иясе малларны ярата дигэн сүз име?

-Кем белгән ярткач үрә микән, яратмагач үрәме, ансын инде

-Яраткач инде, яраткач.

-Алла белә.

-Ней, яратмаса, маллар төн чыкканчы шабыр тиргә бата дип тә әйтәләр име?

-Юк, безнең алай шабыр тиргә батканы юк. Сыер батып чыгадыр ие. Хәзер улдагын батмый инде. Ияләнде бугай абзар иясенә. Бар инде ул. Кайсы көнне мин төнлә йокыга киткәч келтер, келтер, келтер, келтер су эчәләр алар. Су калдырырга кушалар бит аларга төнгә. Су да эчәләр алар. Ут яндырып карасаң бернәрсә булмый. Тычкан юк инде ул, мәче чыгып китә. Алар йөриләр. Бар алар. Хуҗасын ярату кирәк. Безнең шул чиләге белән инде, кәстрүле белән су кала. Күпме кирәк эчсеннәр.

-Хозур Ильяс бар дип әйтәсезме?

-Бааар.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

6август 2011ел.

Биккинина Зәйтүнә

Сәмигулла кызы, 1932, Яңа Комазан.

Трек №15 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.

Мифологик ышану 3.

-Җен-пәриләр турында берәр нәрсә сөйли аласызмы?Сезнең үзегезгә җен килгәне булмадымы?

-Минем үземнем яныма җен килде.

-Шулаймы?

-Әйе.

-Ул нинди кыяфәттә килә соң, ничек итеп?

-Менә гел кеше. Озын пәлтә кигән. Аралык ягыннан кече як безнең. Кече яктан әйләнеп казан, элек казан бит инде, казан кырыена килде. Ике бармагын меә шулай иттереп тора мина. Тотам, тотам, дип. Менә шул, аннары чыгып китте.

-Үзеннән үзе чыгып киттеме, берәр нәрсә әйттегезме?

-Юк бер сүз дә. Мин телсезләндем. Бер сүз дә эндәшмәдем. Йокламаган, нитмәгән. Әле безнең әнәйләрнең, әнәй исән чагында өйләре стенасын да күтәреп керде бит җен. Кызык җен булды ул. Әле ул кызык кынамы әле ул. Комазанда бар бит Рашидәләр безнең, Рәкми? Хих, Рәкми дип куем әле. Шуларның иблис, иблис булып керде. Шаккатырлык булды шуңа. Аннары инде шуннан соң инде кече якта ялгыз ятмадым. Мин бәбәйләп ятадыр ием.

-Бәбәен алырга килгән. Әйттем бит менә Халисә апның бәбәен алыштырган ие җен дип. Алыштырды бит менә монде землянкада яңа туган баласын Халисә апаның. Хаши, хаши абыйның хатыны Халисә апаның.

-Беләм инде, беләм.

-Алайсам мондый әйберләр чынлап та тормышта булган име?

-Булган инде, бар инде. Бар.

-Әнәй сөйләде бит инде, нине, бүрәнәне, почмакны күтәреп керде ди җеннәр. Шуннан соң Нәкыйп абыйга 4 почмакка 4 таикыр аттырдылар, җен керә башлагач өйгә.

-Аттыргач туктадымы инде аннары?

-Мылтыктан аттырды. Нәкыйп абый атты өйләрендә 4 почмакка. Җен керми башлады аннары. Әнәй гүпчим галәмәт саташадыр иде ул, шул җен кереп. Кычкырадыр иде карауллар, бастырыладыр ие. Бар инде ул җен, нишләп булмасын. Менә без дә җен бит.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

6август 2011ел.

Биккинина Зәйтүнә

Сәмигулла кызы, 1932, Яңа Комазан.

Мугинова Фәрханә

Әхәт, 1931, Яңа Комазан.

Трек №16 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.

Мифологик ышанулар 4.

-Авылда теге, ишетеп беләсеңдер син Мөхәммәд бабайны, тегермәнче Мөхәммәди дип сөйләшәләр иде,шуның хатыны Миңлебикәттәй бар ие. Инде алар сез белгәндә түгел кемнәрне, Гүзәлияләрне белмисеңме син? Рәфкать хатын-кызлар шикелле йөридер ие. Менә шуларның аналары Миңлебикәттәй исемле ие. Алар тордылар нидә, менә шушы безнең Укмазилар тыкрыгында. Бу якта кемнәр бит анда, Васыйл абыйлар. Шулар пуҗымында ике этажлы. Сөйләшкәннәре бар белмим инде мин аларның исемнәрен. Шул кешенең бер пуҗымы инде ул. Кемнеңдер шул калган йорт ие ул. Анда балалар яслесе дә итеп тоттылар аны без бәләкәй вакытта. Шуннан соң без үсә төшкәч шулар аларның үзләренең өйләре юк иде, тегермәннән төшкәч шул тыкрыкта тордылар. Аннан соң гел үз кызының аермачык сөйләшкәне бар, безнең морҗа буенда кәҗә бәрәне йөри дип. Элек бит морҗалар шушылай ниле ие, путалы ие. Андый путалы морҗа күргүнегез юкмы? Менә шулай әйләндереп пута белән чыгаралар ие морҗаны элек. Ярты морҗаны салгач шулай бер кирпеч куеп китәләр ие дә.

-Әйберләр киптерергәме?

-Әйе, бияләйләр куялар ие инде аңа. Бияләйләрне куеп бөтен кеше бит инде юешләнеп кайтасың кайсын мичкә тыга, кайсын шунда куеп киптерәләр ие. Менә шул морҗа буебызда безнең кәҗә бәрәне йөри торган дияләр ие. Казан өсләрендә йөри, мич башларында йөри.

-Ул чын кәҗә бәкәе булганмы соң?

-Юк инде. Менә шул җөри. Аннан соң безгә йодрык күрсәтә дә югала дип әйтәләр ие. Үзләренең кәҗә бәкәе түгел, кәҗә бәкәе булып боларның күзләренә шул йорттагы ия шулай иттереп йөргән. Аларга ул зыян да салмаган. Минем бу үзем ишеткән, шуларда торган кешеләрдән ишеткән ием. Ул югалган. Шулай чыгып ашарын сораганмы, кызык итеп йөргәнме, боларга берәр нәрсә аңлатып йөргәнме. Менә ансы инде үзләренең сөйләшкән сүзе. Үз кузем белән күргәнем юк. Бүтән җен-пәриләрне күргәнем юк. Мин үзем фермада эшләгәндә дә төнлә дә йөрдем, көндез дә йөрдем, төн уртасын да белмим, мунчага да керәм төн урталарында, андый нәрсәләр күргәнем булмады.

-Акманга менгәндә дә кеше адаштыра торган җирләр бар дип сөйлиләр.

-Кешеләр әйтәләр дә бит, мин үзем белмим. Үзең белмәгәнне ничек сөйләшәсең. Аннансың кыз вакытта бер тапкыр үземә булды ул. Ничектер ялгыз гына кайтырга, ничек алай туры килгәндер. Менә шушы Борхан күперенең су буенда бер ап-ак бабай күземә күренде дә юкка чыкты.

-Хозур Ильяс булгандыр ул.

-Менә. Каршыга ук килмәде, кырыйдарак иде. Мин өстәрәк ием, ул су буе ягындарак ие. Курыкканга гына күземә күренгәндер дидем. Яныма да килмәде, терәлеп тә китмәде. Үземнең күргәнем бар , монсы инде шул 15-16 яшьләр тирәсендә. Шулай гына булып үтте.

-Саклап йөргән инде име?

-Ул су буе ягындарак ие, мин тау буенарак менеп киткән ием. Кая барганымны да хәтерләмим хәзер. Шундый бер булганы бар.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

6август 2011ел.

Миннахметова Фәйрүзә

Гәрәй кызы, 1937, Яңа Комазан.

Трек №17 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.