Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
фольклор практикасы.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
119.78 Кб
Скачать

3.3. Хәрби хезмәткә озату йоласы

-Фәйрүзә апа, безгә армиягә озату йоласы турында сөйләмәссез микән?Менә бу армиягә озатыласы егетне кем дип атаганнар элек?Рекрутлар дипме? Некрутлар дипме?

-Армиягә китәсе егетне некрутлар ди торганнар ие. Некрут дип әйтелә торган ые инде ул. Ул җегеткә армиягә китергә бер 3көн кала, кайсына 3, кайсына бер атна кала алдан килә иде хәбәр. Ул некрут булып йөри иде шул вакытта. Кайсы берсенә көнендә генә киләдер ие. Ул да килгәне некрут булып йөри дип әйтелә торган ые инде име. Ул шул китәсе көнне, хәзерге шикелле, без үсән вакыт инде монсысы, без үскән вакыттагы некрутлар инде монсысы. Иртәгә китәсе җегет барыбер әзрәк кенә инде, хәзерге шикелле күп итеп түгел инде үзенең якыннары, иптәшләре буласың бит инде, әзрәк сөйгән кызы булса инде әзрәк шулар белән барлап алыныр ые да, иртәгесен урам әйләнерләр ие ат җигеп. Арба буламы анда, кыш җитәме, җәй җитәме арбага 2атны җигеп, шунда гармунчы утыртып, күпме сыя ала чанагамы арбагамы кеше утырып түгел, басып. Тезәнлекләпме, басыпмы ничек сыя инде арбага. Шулай итеп тезәнләп. Гармунчы ничек уйнагандыр анда гармун... Гармун уйнап урам әйләнәләр ие.

-Менә бу урам әйләнү вакытында нинди җырлар җырладылар микән, Фәйрүзә апа?

-Ансын болай гына әйтимме?

-Җырлап, җырлап...

-Тукта, көе ул микән әле...

Без урамнан үткән чакта,

Ачуланма, агайлар,

Бүген-бездә, килер- сезгә,

Сездә дә бар малайлар.

Бүген-бездә, килер- сезгә,

Сездә дә бар малайлар.

Басу капкасын чыккач та

Уңга киткән юл булыр,

Кояш сибәр сөйгән нурын

Бездән сәлам-шул булыр.

Кояш сибәр сөйгән нурын

Бездән сәлам-шул булыр.

Басу капкасын чыккач та,

Уңга каерылгач та.

Әй дускаем, рәхәт яшә

Бездән аерылгач та.

Әй дускаем, рәхәт яшә

Бездән аерылгач та.

-Бигрәк матур җырлыйсыз, Фәйрүзә апа! Урамны әйләнгәндә төп уен коралы- гармун иде инде име?

-Гармун! Бүтән бер ни юк-гармун.

-Менәт шушы некрут дидегез бит инде, армиягә алынуның төгәл вакыты билгеле булгач, йорттагы берәр эшләрдән азат итмәгәннәрме егетне?Китәсе дип инде армиягә...

-Аннары ниткәч инде,хәбәр килгәч, эш кушмадылар инде аңа. Я ике көн, я өч көн инде. Аның повеска диләр бит инде, язу килгәч эшкә кушмадылар инде аны, эштә түгел инде ул әйе...Иптәшләре белән шунда инде әрле-бирле күңел ачып йөрде. Әнә шул урам әйләнгәндә, ат ап-ак тиргә батар ые, аннары икенче атка җигеп Мамадышка китәрләр ие, Мамадышка итеп куярлар ые. Берничә иптәше утырып бара ые инде. Җөргән кызлар ул вакытта ияреп йөри алмады инде.

-Менә бу урам әйләнеп йөргәндә җәяү генә, җыйнаулашып әйләнеп йөрү түгел, ат белән име?

-Ат белән. Җәяүле бер кеше дә иярмәде. Анда бер 11-12 кеше сыгандыр име? 15тә булгандыр. Әйтәм бит мин сиңа, сыңар аяк белән басып булса да бардылар инде арбада, чана җиккән булса-чанада. Аны ничек ат тарткандыр? Күбеккә батадыр ие инде ул атлар. Барыбер әйләнерләр ие, пычрак булса да, ни булса да...Элек кызлар егетләр янына чыгасы түгел ие бит ул. Әнә безнең...Мин чыкмаган ием әнидән куркып, кереп алды. Рашидә белән икебез Мөхәрләм абыйның олы чокырына кадәр бардык озата иртә белән киткәндә.

-Бу инде көндез әйләнеп йөргәндә.Кич белән инде озату кичәсеме?

-Кич белән озату кичәсе булды. Көндез урам әйләнделәр дә, аннары киттеләр инде. Бөтен кеше урамга чыгып карап калды инде. Аннары инде, менә олырак әбиләр яхшы сүз әйтеп, кайсы инде тастымал биргән булыр ые, юлыңы тык балакаем дип, кайсы бәләкәй генә бер тәңкәме, ике тәңкәме, хәер дип инде шулай акча биргән булыр ые инде. Китәсе кешегә шулай акча бирә торганнар ые инде карчык кешеләр. Аннары, әни кеше инде малаен озаткач, күрше-тирә карчыклар кереп чәй эчә торганнар ые инде, теләкләр теләп, догалар укып.

-Менә бу озату мәҗлесенә чакырып килгәнме, чакырылмыйча килгәнме? Кемнәр чакырылган анда?

-Әйткән ием инде мин, озату мәҗлесенә чакырып инде. Егет менә шул үзенең иптәшләрен чакыра иде дә, минем бүген озату кичәсе килегез, дип. Алай чакырылмаган кеше кимәде дә, кертә торган гадәт тә юк ые. Хәзерге шикелле килмәделәр. Кемгә әйткән, шул килдер ие.

-Хәзер киләләр бит инде?

-Әйе, хәзер бәрелеп-ярылып киләләр.

-Фәйрүзә апа, менә бу мәҗлес өчен берәр төрле махсус ризыклар пешерелми идеме?

-Юк, алай аерым ризык юк.

-Нәрсәләр пешерәләр ие?

-Аерым ризык юк. Әнә шул бәлеш, аш,ипи бар бит инде. Кибеттә булса,ул вакытта кибетендә дә юк бит әле аның, шикәр, конфет алырга тырыштык-булды, прәнникме, печеньемы булса ансын алдык инде. Коймак пешереп куярлар иде инде шул. Аш, бәлеш, коймак төп ризыклар шулар. Аерым шушы мәҗлес өчен аерым нәрсә юк, хәзерге шикелле чәкчәкләр дигән нәрсәләр юк инде.

-Ә түгәрәк ипи пешереп бер кыйпылчыгын җыеп кую йолалары бар идеме?

-Бар, бар, бар.

-Менә моны ни өчен шулай иткәннәр?

-Солдат киткән вакытта, солдатны ишектән чыгарып җибәргән вакытта инде, иртә белән инде монсысы, кич белән түгел, иртә белән. Бөтен нәрсәсен ниенә бит инде тутыра, биштәренә. Анда инде круңкасын, калагын , энәсен, кәтүген тыгасы инде, әзрәк бер өч көнлек ашау тыгарга кушалар ые инде. Төче күмәч пешерелә иде ул вакытта. Теге ипи бит инде искерә, төче күмәч искерми дип, төче күмәч пешерерләр ие. Төче күмәчен тыга инде биштәренә, шул кирәкле нәрсәләрен тыгып бетергәч инде солдат ишектән чыгып киткән вакытта түгәрәк ипинең өске башын кисеп алып бисмиллалап, тешләтеп, әнә шунда морҗа өстенә куеладыр ые инде. Кайткач шушыны ашарга, исән-сау кайтсын өчен. Ансы инде исән-сау әйләнеп кайтсын, шушы ризык аны алып кайтсын дип инде. Ризык чакырып торсын, монда ризыгы калсын. Шушы ризык чакырып торсын, шуның белән кайтсын дип, ашарга ризыгы бетмәсен дип. Һәрбер... бер кеше дә ансыз чыгармады инде. Әле аны хәзердәген эшлиләр, хәзер дә эшлиләр әле аны.

-Аннары яраткан кызы озаткандыр бит инде ул егетләрне? Яраткан кызы, яки туганнары, дус кызлары кулъяулыклар чигеп бүләк итәләр идеме?

-Итә, итә. Йөргән кызы һәрбер егетнең бар инде ул. Элек тә бар, хәзер дә. Элек тә инде без дә шул барыбер инде, 12 яшьтән эшкә ярагач, 12яшьтән кыз инде без. Җегетләр белән йөрергә була. Дус егетең була инде. Җөрүнең нәрсә икәнен белмәсәк тә, дуслашканбыздыр инде име. Армиягә киткән җегеткә аерым кулъяулык чигәсе инде, аерым кулъяулык чигеп бирәсе. Аның бер почмагына чигү чигәсең дә, бер почмагына:

“Сиңа бүләгем-сакла, гүзәлем,

Онытма мине, онытмам сине!”

-Менә шул сүз языла. Армиягә китәсе егеткә.

-Ул кулъяулык бер генә буганмы, парлы булганмы?

-Берне генә бирдек, алай без парлыны бирмәдек. Берне генә бирдек...

-Менә шул әйтәсе сүзләре, әйтәсе теләкләре шунда язылган инде име?

-Әйе берне генә бирдек. Әле ул икенче дус кызлары да бирә иде, гармуннарга да бәйләнәде ие кулъяулык.

-Бу кулъяулыклар берсенә-берсе төенләнеп...

-Ансын әйтмичә калдырганым, яулык җыйган вакытта кемнең кулъяулыгы бик матур, шуларны төенләп, гармунчыга асарлар ые шуны. Бөтен кыз кулъяулык бирде бит ул. Авылда ничә кызлар булгандыр. Аны болай гына чикмәгәннәрдер инде, берсеннән берсе уздырып чиккәннәрдер. Берсенә берсен төенләп, төенләп гармунга асып бетрерләр ие, аннары калганнарын колгаларга асарлар ые. Кызларның инде җүтән нәрсә түгел, яулык. Бөтенесендә кулъяулык инде. Менә бу нидә дә инде, солдат китәсенә дә... Иптәш кызы, барыбер якының була, минем дә якыным була бит инде. Гармунчыга барыбер инде яулык бәйлиләр ие инде. Гармунга да. Ул кулъяулык инде кайтырга тиеш. Җегет алып кайтырга тиеш аны әйләнеп. Әйләндереп алып кайтырга тиеш шул кулъяулыкны.

-Менә әйтеп киттегез инде егеткә юлга дип җыйган әйберләрне. Болар үзенә алга таба кирәкле әйберләр инде име?

-Әйе, болар юлда кирәк әйберләр инде. Болар теге солдат киемен киендергәндә бар да кала бит инде алар. Үзенә юлда барганда... Кайсы берләре бергә җыелып ята ди бит инде, шул вакытта үзенә кирәк әйберләр.

-Егетне саклар өчен нәрсәләр биргәннәр?Менә саклап йөрсен дип догалыклар, бөтиләр, агач кисәкләре бирмиләрме?

-Биргән кеше дә булгандыр, бирмәгән кеше дә булгандыр. Болай саклар өчен дип әни кешеләр барыбер җегет җанына бер язу тыккан инде. Мин аларның нәрсә тыкканнарын белмим. Күбрәк “Аятел-Көрси” тыгыла торган булган инде. Бөти дип әйтелә торган булган ул. Аны чүпрәккә тыгып шушылай карындык диләр. Элекке плһнкалар мазарлар юк бит. Әниләр алар шул эчәге ниткәндә карындык алып кала торган булганнар. Шулай карындыкка тыгып һәрбер кешегә, әле әниләр безгә дә аны тагып йөрттеләр, кыз балаларга дагын. Китәсе солдатка бирелде инде ул. Ыыы..шул боти дип тагылды, бирелде. Кесәләренә тыктылар микән, муеннарына тактылар микән, аларын хәтерләмим. Аларын нишләткәннәрдер. Бирелде солдатка, китәсе ниләргә бирәселәрен беләм. “Аятел-Көрси”не яздылар аңа.

-Алай туган җир туфрагын бирүләр булмадымы?

-Юк, юк. Туган җир туфрагын биргәннәр юк, безнең авылда юк алар. Ул кайсы авлларда бар бит менә. Туфрак алып биреп җибәрәләр. Юк андый бездз, бер дә ишеткәнем дә юк. Мин аны ишеткәнем бар, бездә юк.

-Менә бездә инде әнә шул исән-сау әйләнеп кайтсын дип икмәкне генә тешләткәннәрме?

-Әйе, әйе икмәкне, исән-сау әйләнеп кайтсын өчен шул гына инде. Шул ипине генә тешләтеп калдыралар да, шуны гына куялар. Бүтәнчә бүтән нәрсәсен белмим мин аның.

-Рекрутны озаткач нәрсәләр эшләү тыелган?Менә ул чыгып киткәч тә инде, юлга чыгып киткәч, өйдә калган кешеләр эшләмәскә тиеш?

-Ул чыгып киткәч, некрут чыгып киткәч , бер нәрсә дә эшләмәскә кушыладыр ые. Бер нәрсә эшләмәскә. Ул көн үткәнче бер нәрсә җыештырмаска. Ансын ишеткәнем бар инде минем. Өстәлме ул, идән себерәсеме ул, алып куясы әйберләр бармы ул көнне ул эшләр эшләнмәскә тиеш.

-Менә бу ни өчен шулай булды микән, Фәйрүзә апа?

-Менә ул шуның өчендер дим мин, аны болай укыган җирдән дә, кешедән ишетеп тә әйтмим, үземнең уйлавым буенча әйтәм мин аны. Хәзер бит инде шундый сүз бар, яратмаган кешеңнең артыннан себереп калсаң, моны бүтән күрмим дигән сүз була диләр. Менә шундый сүз бар. Кемне дә булса бер кешене яратмыйсың икән, шуның артыннан болай иттереп себерке белән себереп калсаң, ул кешене күрмисең дигән сүз бар. Менә шуның өчен бер нәрсәгә дә кагылмаска, ул кешенең артыннан шулай себермәскә, ул йоланы үтәмәскә дип әйткән сүз түгел микән дип күңелем белән шулай уйлыйм. Шулай булырга тиеш ул. Алай кешедән ишетеп тә түгел, укып та түгел, үземнең күңелем шулй уйлый. Шуның өчен ул.

-Хәтта инде табыннар да җыештырылмаган?

-Әйе, әйе...Менә шулай булган.

-Алары нишләп алай булган микән инде име?

-Ник инде хаман да өстәлдә ризык тормасын, җылмасын дип торгандыр инде. Өстенә капланды инде. Әйе, өстенә капланды. Өстенә каплап куела инде. Болай җыештырып куйгач, бөтен нәрсәне алып җыештырып кую була бит инде, бу чыгып китте дә, бу ризыклар берсе дә юкны хәтерләткән сыман була бит.

-Хәтта яткан урынны да җыештырырга ярамаган ул көнне диләр инде име?

-Әйе, әйе....Менә шулай.

-Менә шулай өйгә чакырып торсын өчен эшләнгәндер инде име?

-Менә шуңа булгандыр инде. Болай кешедән ишетеп тә белмим, сөйләшкәннәрен дә белмим, үз күңелем шулай уйлый. Шулай булырга тиештер дип.

-Армия хезмәтенең яхшы узачагын берәр нәрсәгә карап фаразлаганнармы?

-Менә шунсын гына әйтә алам, фаразлаганын белмим. Армиягә озаткач, болай бу нишләр инде, исән-сау кайтырмы инде бу дип дигән нәрсә безнең күңелебезгә кермәде. Кайтачак дип уйлады безнең күңел аны. Бара, хезмәт итә, кайта дип көтте безнең күңел. Бу бара да шундый хәлгә очрый дигән күңелгә дә килмәде, башка да килмәде ул фаразларга. Нәрсәсен фаразлыйсың аның. Барырга тиеш ул, армиягә бармаган кеше кимсенде. Менә безнекеләр генә киткән вакытта да, армиягә алынмаган кеше, иии... менә солдатка алмаганнар аны диелде ул име? Ул анда бурып шундый михнәт чигәр, михнәт күрер дигән сүзне башка китермәдек без аны. 3ел хезмәт иттеләр бит болар. Уебызга да килмәде, анда аларны кыйныйлар дигән дә килмәде безнең уебызга, читен дигән сүз дә килмәде. Түлке ел үтсен, үтсен... Ел үтә, менә фәлән елы үтте. Менә шуның хәтле. Кайтырга вакыты җитте. Ул вакытта солдатта менә шул кеше үлгән, шул җирдә шул кеше үлгән дигәнне ишетмәдек. Үзебезнең авылда да булмады, бер кеше дә үлеп калмады. Курыкмадык без армиядән ул вакытта. Балаларны чыгарып җибәрү авыр, шуның өчен җыладык, читен булды аларны чыгарып җибәрү. Әле безнең балалар киткән вакытта да шулай булды. Сагынып кына еладык без. Бу балага нинди урын булыр микән, нишләр микән дип кайгырып җыламадык. Сагынып кына еладык. Хәзер алдан ук кайгырасы. Менә моның хәтле малайлы кеше хәзер кайгыра башлый. Юк баз андый йола да нитмәдек, кайгырып та көтмәдек. Җылы үтә, Алла бирса кайтып җитә дидек.

-Армиягә алынасы егет сөенеп йөргән инде име?

-Әйе, әйе! Китәсе бар дип йөрделәр. Китәсе бар дип. Ой китмәсәк ие дигән сүзне ишетмәдем мин. Белмим, әйтмәгәннәрдер аны. Китәсе булмасын дигән сүз булмады ул вакытта ул.

-Якыннар һәм авылдашлар белән соңгы саубуллашу кайда булган?

-Соңгы саубуллашу, бөтен кеше урамда булды. Китәсе егет, урамны әйләнеп бетерделәр бит инде хәзер име, китәсе егет әзерләнеп чыкты бит инде биштәр күтәреп, капка төбендә кем бар, йәрберсенә “сау булыгыз, апалар!” дип саубуллашып барды. Ат белән киткән вакытта кул болгап китте. Кайсы берсе менә шушы күрше-тирәне, якын-тирәне ыы...шулай эшләде. Болар инде кул гына болгап киттеләр. Пычрак иде безнеке киткән вакытта, аттан төшмәделәр алар. Менә безнең үзебезнең малайлар бит инде, машина белән алып китәселәр ие, җәяү чыкты безнең Инсаф кибет янына хәтле. Урамда кем бар ике якны бер яктан бер якка чыгып “сау булыгыз, апа!” дип бөтенесе белән күрешеп китте.

-Бу капка төбендә генә име? Авылны чыкканчы озатып калулар юк инде име?

-Юк, юк. Капка төбендә генә. Авыл башына чыгып басып калу бар инде. Менә үзеңнең якыннарың ник басып калмасын. Менә җөргән кыз, әйттем бит, җөргән кыз, Рашидә белән бергә үстек, якын. Моның туганы да бит инде, дус та, күрше дә. Аннарысың иптәш егетләре дә бар. Аларның бөтенесен атка төяп бит анда Мамадышка алып барып булмый. Бер-икесе генә бара инде моңа ияреп, ат җиккән кешегә генә. Без чыктык, озата бардык. Аннары яшьләр хәтсез бардылар, нидә калдылар, Хасан абыйның ни төбендә, басу капка төбендә. Без Олы чокырга хәтле бардык Рашидә белән. Олы чокырда аттан төштек тә, шунда саубуллашып, елап кул болгап калдык.

-Менә бу армиягә чакырылган егетләр башкалардан киемнәре белән аерылып тормаганмы?

-Юк, юк. Нинди киемең бар, шул инде. Армиягә киткәнче кием алыштыру булмады инде.

-Озату вакытында махсус догалар укылмаганмы?

-Кем нәрсә укыгандыр. Без үзебез ул вакытта укымаган. Ансын өзеп нинди дога укыганын белмәгәндә ничек итеп әйтеп утырыйм мин аны. Әнкәйләр гыйлемле иде, доганы укыдылар. Әйтәм бит мин чыгып китү белән карчыклар җыелышып кереп укыдылар. Нәрсә укыганнарын белмим. Ул уку хаман да шул бердер. Хәзер дә шул дип әйтәләр аны, элек тә шул булгандыр. Шул “Әлхам” белән, “Аятел-Көрси” булгандыр ул. Хәзердәген юлга чыккан вакытта “Аятел-Көрси” укырга кушалар. Ул электән килгән сүз. Хәзер бит инде китапларны шул электән килгәннән алып язалар. Әнкәй безнең бәк артык гыйлем түгел иде. Ну дини ие. Нык дини ие. Теге укыган абыстайлар гыйлеме юк ые, динне каты тотадыр ые. Алар инде җыелышып, үзләре карчыклар җыелышып укыды инде алар чыгып киткәч укуы бар. Нинди дога икәнен әйтә алмыйм ансын.

-Хәзер инде телефоннан гына хәбәр бирәләр. Элек бит инде солдат хатларын әниләр почта килгәнне, почтальон килгәнне өзелеп- өзелеп көтеп торганнар инде.

-Әйе инде, көттеләр...

-Менә бу солдат хатларының нинди менә аерым...нәрсәләр хас булган менә бу хатларга? Нәрсә дип башланып китәдер ие менә бу хатлар?

-Солдат хаты..ыыы...

-Әниләргә нәрсә дип язалар иде?

-Әниләргә язган хат болар заманында нәрсә дип язганнардыр моның анага язган хатын мин укымадым бит инде. Безнең үзебезнең балалар инде солдаттан җибәргән хатларын : “ кадерле әти-әни исәнмесез”, дип башлыйлар ые инде үзебезнең балалар. Бу анасына язганын белмим. Нәрсә дип язгандыр ансысын. “Исәнмесез кадерле әти-әни”, дип башлыйлар ые. Аннары инде шуннан:” без исән-сау, әйбәт кенә хезмәт итәбез, безнең өчен кайгырмагыз бар да яхшы”, дип кенә язды. Безнең ике малай хезмәт итте бер дә борчымадылар безне .

-Фәйрүзә апа, Мөхәммәтгали абыйны озаттыгызмы армиягә?

-Озаттым, озаттым.

-Озатып каршы алдыгыз име?

-Озаттым...әйе. Ней...

-Хатлар языштыгызмы?

-Хатлар языштык инде, хатлар языштык. 3 ел бит инде ул.

-Җырлар, шигырьләр яздымы?

-Җыр язган ые, шигырьләре күңелдә түгел инде аның. Бер җыры күңелемдә. Ней...

Өстәлләрдә пыяла,

Ватма, җаныем, уала.

Ташламам, бәгърем, ташламам!

Ташлар диеп уйлама!

-Шул ые инде бер җыры. Аннарсын

Иртән торгач ач тәрзәңне,

Кояш кереп уйнасын .

Куеныңда ятлар булсын,

Күңелең мине уйласын.

-Тагы берәрсе истә калмаганмы?

-Ничә еллар бит инде аңа...

Солдат мескен поста тора

Шинельларын ябынып.

Аягүрә төшләр күрә

Сөйгән ярын сагынып.

-Шулай дип язган. Миңа язган ниләр инде болар. Күп инде алар. Аның хәзер кая барсы да истә торсын инде. Менә шулай 3се калган икән әле истә.

-Күбесе истә калган бит.

-Әйе, шундый шигырьләрязадыр ые, үземнекеләрен белмим инде.

-Бу хатлар сакланмагандыр инде?

-Юк. Хатларны мин болай да сакламыйм. Кешеләр бит менә бик кирәкле хатлар, бик язалар, менә хәзер дә менә шундый шунды хатлар дип язган кешеләр бар име? Минем ишеткәнем булды да хат сакларга түгел дигән, мин хәзергеләрен дә, шул арада берсен дә тотып тормыйм, ягып барам. Ярамый хатны сакларга дигән сүзне.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

6август 2011ел.

Миннахметова Фәйрүзә

Гәрәй кызы, 1937, Яңа Комазан.

Трек №5 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.