Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
фольклор практикасы.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
119.78 Кб
Скачать

8. Курчак уеннары.

-Инде яшь чакларны искә төшердек бала чакларны искә төшереп алыйк әле, яме Фәйрүзә апа?Курчак уеннары. Курчаклар бит инде элек булмаган,хәзер нинди генә курчак юк. Курчак уеннар бар идеме менә шул турында, яме? Фәйрүзә апа,үзегезнең кечкенә чагында нинди уеннар уйный идегез?Курчаклы уеннар уйный идегезме? Бар идеме ул курчаклар? Шул турында сөйләп китмәссез микән?

-Без бәләкәй вакытта бар инде ул, бар кешенең курчаклы уены бар инде ул. Элекке вакытта бигрәк тә бар әле ул, хәзер уйный да белмиләр аны. Без аны уйный белдек.Чүпрәктән ясадык курчакны, куллар да ясадык, башлар да ясадык, күлмәк тә тегеп киерттек. Үзебез тегәдер идек, үзебез ясыйдыр идек.

-Аны нәрсәдән ясый идегез инде?

-Чүпрәк. Менә нинди иске чүпрәк табабыз аяк астында. Әле бит аның ул вакытында, без бәләкәй вакытта чүпрәге дә юк. Кайдадыр менә теткәләнеп беткән, синең кияргә ярамаган күлмәгең буламы, ябарга ярамый башлаган яулыгың буламы, шуның почмагыннан бөтердек тә кул ясадык, бөтердек тә аяк ясадык. Аннан соң тегә идек тә эченә нәрсә дә булса, анда чүпме тыга идек тә, шулай итеп гәүдә ясадык. Аннары бәләкәйрәк, кисәклерәк ситса тапсак, күлмәк ясап киерттек. Беребез белән беребез өй ясар идек тә инде. Өйдә утырганда өй ясыйбыз, урамга чыксак, урамга бит инде курчакларыңны алып чыгасың да, агачтан казык кагып өй ясап, анда ул курчакларыңны утыртып, су белән балчыктан өстәлләр ясап, савыт-сабалар ясап шунда уйныйдыр идек. Монда бер күршең, иптәшең ясый, син монда ясыйсың, икенче күршең тегендә ясый. Шул вак кына чыбыклардан казык кагып ниләр, өйләр ясап куя торган идек инде. Беребезгә-беребез кереп йөри торган идек инде шунда уйнап. Шундый инде курчаклы уеннар шундый булды. Аннан соң үсә башлагач инде, безнең заманда бит туплы бар ие, чирталы бар ие. Чирталысын җиргә сызык сызып уйный идек бит инде. Чирта бит ансы таш атып, су буеннан юка таш алып. Туплысын, тубыл эченә каты итеп, зрә каты итеп чүпрәкне төрәдер идек. Шундый каты итеп, кул да тимәсен, шулай каты булсын. Шулай булмаса сикерми ул. Шулай итеп кысып иске чүпрәкне. Аннан соң өйрңттелңр ңзрәк үсә башлагач, сыер ябагаларын җыеп, шулай иттереп туп ясадык сыер ябагасыннан. Ул инде шулай иттереп ниткәч түшәмгә хәтле сикерә. Шуннан ясадык тупны.

-Аны нәрсә белән ябыштыралар? Үзе ябышамы?

-Ябыштырмыйсын, менә сулыйсың да уалыйсың, сулыйсың да уалыйсың. Берсе өстенә берсе, берсе өстенә берсе шулай иттереп аннары нитә, олая үзе. Менә итек басканда ничек керешә йон, шулай иттереп керешә сулап. Гел түп-түгәрәк туп була. Шуның белән туплы уйнар идек.

-Никадәр зурлыкта була иде анде ул?

-Аның туплы уйнаганнарның язып алсаң аларны, хэзер гүпчим уйнап карамыйлар бит. Берле, икеле, өчле, дүртле, бишле дип унга хәтле иттереп уйныйсың. Кулыңнан тубың төшеп китсә, беткәнгә санала, аннан соң икенче иптәшең уйный. Аннан соң хәзер акча җыялар бит шуның шикелле, бер беттең, ике беттең, өч беттең. Күбрәк беткән кеше җиңелә, бер дә бетмичә уйнасаң җиңүче буласың. Менә капкага килә идек тә инде, капкага басып уйныдыр идек. Беренчедән ябышадыр идек менә шулай капка төбенә басып шул тупны тотып. Болай итеп атабыз да, тотабыз да “берле”дибез. Аннан соң болай иттереп ике тапкыр бәреп тотабыз да “икеле” дибез. Аннары болай иттереп тотабыз да “өчле” дибез, өч тапкыр уйныйбыз. Аннарысың болай иттереп атабыз да җирдән коймага тияргә тиеш “дүртле” була, аннары башны капкага куеп болай иттерепт тотабыз биш тапкыр, кулдан төшермәскә кирәк инде. Менә шулай иттереп бара инде уен. Аннары алтылысы тупны болай иттереп атасың да, болай иттерп тотасың, җиделе була. Аннары болай атасың да бораылып тотасың сигезле була. Менә шулай иттереп унга хәтле тубыңны төшермичә уйныйсың. Бер дә төшермәсәң инде син җиңүче буласың. Төшсә инде, шул төшкән җирдән икенче кеше уйный.

-Хәзерге шикелле компҗютер каршында, телевизор каршында утыру булмаган төрле уеннар уйнаганнар инде име?

-Әйе, әйе.

-Менә бу курчак уеннарында. Олыларның олы тормыш балаларында да чагылган инде, име?

-Ничек олылар менә тормыш итә, шундый уеннарны шунда кертеп уйныйсың инде үзең. Коймак та ясап куясың шул балчыктан. Шушылай итеп тәлинкәсе дә шул балчыктан ясала. Коймаклары да болай-болай иттереп кистерелә дә шунда өелә. Болай иттереп шикәр савытлары да ясыйбыз шул балчыктан. Бөтен нәрсәне ясап бетерә торган идек.

-Сюжетлы булган инде име? Син миңа кунакка киләсең, мин сиңа кунакка барам.Кибетлееләр бар идеме соң? Кибетле уйнаулар?

-Бар. Кибеткә ташыяк җыядыр иек. Ул вакытта аның кая ташыягы ватылырга име? Чүпләр актара торган иек, тиреләр актара торган иек. Моның хәтле пыяла чыкса да, алдык, моның чаклы ташыяк чыкса да алдык. Кемнең ташыягы күп. Кыягаз акча өчен кыягазны җыртып җыядыр иек. Кыягаә җыртадыр иек та инде. Бер тәңкәлеккә бәләкәйрәк иттереп җыртадыр иек кыягазны, олысына олырак иттереп җыртадыр идек.

-Аның саннарын яза идегезме?

-Әйе, санын язып. Шундый менә кыягаз тапсак инде, шундыйга. Ааа.. ташыякларын инде, тагын уйнар өчен ташыяклары. Хәзер генә теләсә-кайда ташыяк булгач та, элек ташыягы бармы аның. Ул ташыякларны җыеп әйбәтләп куя торган иек инде, тутырып яңадан. Минем күмелгән җирдә калды ул шунда.

-Әрәм булып калганнар. Тагын менә шул уеннар арасында кибетле, врачлы уйнаулар да бар идеме?

-Врачлысын ныгытып әйтә алмыйм, кибетлесе бар ие. Кибеттә әнә шул вакытта әйберне ясадык бит инде, бөтен нәрсәне ясадык. Кибеткә әйбергә барып, кибеттән әйбер алып кайтып җөргәнне беләм. Врачлыны хәтерләмим.

-Бу уенда кызлар гына уйныйдыр идеме, әлә малайлар да катанаша идеме?

-Болай малайлар белән, курчаклы уйнаганда малайларны катыштырмадык. Өйле уйнаганда үзебез генә уйнадык.

-Мин эшкә барам дип тракторлар белән, машиналар белән китмиләр идеме?

-Юк, юк малайлар белән андый уеннар уйнамадык.

-Кызлар өйдә калып шулай түгел идеме?

-Юк, юк ансын уйнаганыбызны белмим. Андыйларны уйнаганыбызны белмим. Менә шул малайлар белән бергә “әтәчле” уйнаганны беләм, “әтәчле”. Агач башына агач элеп атып уйнаганнны. Ансын малайлар белән бергә уйныйдыр идек.

-Ансы ничек?

- “Әтәчле уен” дип әйтеләдер иде ул. Бер казык кагып куясын да, шул казыкка тагы бер ыргаклы агач кагасың, япле агач. Шул казыкка ыргаклы, япле агачны элеп куясың да, ничә метр атлап китеп, ничә кеше инде син. Барыбызның да кулларында болай-болай таяк була инде. Бер кеше сакта тора. Менә шушы төштә. Шул нине итәсең дә, атасың да инде нине, таякны тег төшкә. Син аткач син дә китәсең бит инде, моннан йөгерәсең. Теге кеше тиз генә элеп синең урыныңны ала барып. Синең таягыңны ул алгач, син аннары монда сакта каласың инде. Шулай уйныйлар. Ансын малайлар белән бергә уйный торган идек инде ансын. Тешге “курчаклы”да малайлар катышканын белмим. Юк ансында малайлар белән уйнамадык. Әнә шул “әтәчле”, “буралысында” уйныйдыр идек инде. “Буралы” уйнаганда малайлар белән уйный торган иек. Ничә була иде соң әле аның агачы бураның? Унмы? Мультфильмда аю уйный бит әле, өеп куямы менә болай болай иттереп бура? Шуны уйнадык инде без. Берсе өстнә берсен ала да менә шулай иттереп бура өеп менә дә, таяк белән атып җимерә. Аннары гуны тиз-тиз генә өеп, җыеп икенче урынны алучы ансы “буралы” дип уйнала инде ансы тагы. Тегендә инде урын, ерак бит инде аның арасы, әнә шул бер кеше инде шуны тиз-тиз өеп кала, кем барып җитешә инде тегендә урынны алып бетерә, бер кешегә урын җитми бит инде. Монда артык урын юк. Бер кеше тагы сакка кала инде шулай. Ансы “буралы” белән “әтәчле”, ансы малайлар белән бергә уйналадыр иде инде.

-Матур уеннар уйнаганыгыз икән.

-Ииии...ул уен күп инде ул. Хәзер генә бит инде ул, хәзер генә бит инде ул... Әле ул менә безнең малайларны күрсәң син, безнең балалар үскәндә... Хәзерге балалар уен да белми, урамга да чыкмый. Әнә шул компьютерга болай иттереп утыралар, чирләп бетәләр инде алар анда. Су арасын, беләсең бит инде син су арасын? Безнең Маннафлар да бик күп иде бик күп иде бит инде алар. Җыелышып, кыш көне шул су арасының карын көрәп, әнә шул “Баллы чишмә”дән су ташып, катырып суык көнне хоккей уйнадылар. Мин бөтенесенә җитештем инде, минем җитешмәгән җир юк. Фанер тактага җиң тегеп бәйләп бирдем фанер тактасына име. Ворота, капкада тора име. Фанерга ,монда эч ягына куфайка җиңе тектем, монда фанер инде. Теге шайба тисә авыртмый бит инде. Менә бер баш бармагын да сындырды Маннаф шунда уйнап. Булҗнискә дә бармады, төзәлде шунда. Шулай итеп уйныйлар ие, менә Маннафлар да әле. Ел саен ясарлар ие шул хоккейны. Хәзер балалар белмим мин, бер уйнаучы бала юк, аның баласы да юк инде име? Баласы да юк инде аның хәзер. Шул балаларга... Аннан соң әле без, атасы белән балаларга олы самавырыбыз бар ие. Ул вакытта акча бармы чаңгылар алырга, кая инде безгә акчалар име. Ыыы..атасы менә шундый озвн фанер табып кайтып, каян табып кайткандыр белмим. Олы самавыр, бер чиләк самавырны дөбер-дөбер кайнатып мич алдына куеп, шул фанерны шунда тыгып йомшартып, атасы белән икебез балаларга чаңгы ясадык. Арт ягына монда кадак какты, бу башын самавырга тыккан башын болай иттереп кәкрәйтеп монда тишек тишеп болай иттереп кактык та, кәкрәйтеп болай тоташтырып бәйләп куйдык. Шулай чаңгы ясадык атасы белән икебез балаларга шуарга. Самавырга тыгып.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

6август 2011ел.

Миннахметова Фәйрүзә

Гәрәй кызы, 1937, Яңа Комазан.

Трек №13 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.