Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
фольклор практикасы.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
119.78 Кб
Скачать

10. Изге урыннар.

-Кеше әйтүе буенча шулай, изге чишмә диләр. Менә бу инде ишеткәнегез бардыр Малмыж чишмәсен изге диләр бит. Бөтен җир, бөтен кеше әйтә. Әнә теге ней, тегермән тарта торган җирдәгесен. Төптәгесен. Мосын түгел, тегесен төптәгесен. Аны гел әйтәләр. Олырак кешеләр дә әйтә. Башка җирләрдән дә киләләр икән анда ишетеп изге дип... Безнең инде моны изге чишмә диләр инде, нине, Баллы чишмәне.

-Изге каберләр, ниләр юк инде бездә име?

-Козгынчы хатыны бер каберне әйткән, кайсысы икәнен белмиләр. Бер изге кабер бар дигән Козгынчы хатыны әйтеп җибәргән бер кешеләргә. Минем үземә әйтмәде, шулай сөйләшәләр. Кайсы кабер икәнен белүче юк. Сезнең зиратыгызда бер изге кабер бар дигән. Козгынчы хатыны бар бит, белүче хатын. Шул әйткән. Бер изге кабер бар дигән зиратта. Сезнең зиратыгызда дигән. Белүче юк аны.

-Ярар, Фәйрүзә апа, бик зур рәхмәт, яме.

-Балакаем, минем шушы эшләгән эшем име сезгә әгәр дә бәләкәй генәсе сезгә ярдәм итә икән, минем чын күңелләрем белән риза-бәхил.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

6август 2011ел.

Миннахметова Фәйрүзә

Гәрәй кызы, 1937, Яңа Комазан.

  1. Мамадыш районы Яңа Комазан, Көек-Ерыкса авылларыннан җыелган материалларны сөйләүчеләр

Җыю вакыты:август ае,2011ел

Материалларны җыючы: Карабаева Айгөл Сәпәрбай кызы

Республика,өлкә,район, авыл, җирле муниципаль

Хуҗалык саны

Авылда булган вакыт

Информант

Искәрмәләр

Ф.И.О. (туган елы)

Туган урыны

Яшәү урыны

Белеме профессия-се

Милләте

Тоткан дине

1

ТР Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

300

95ел

Рәхимуллина Хәдичә Муллыгаян кызы (1916)

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

Көек-Ерыкса авылы пекарнясында эшләгән

Татар

Ислам

2

ТР Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

300

75ел

Рәхимуллина Вәсимә Гәбделхәй кызы (1936)

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

Җиде ел мәктәптә укыганнан соң педагогия училищесында укый,аннары 35 ел Көек-Ерыкса урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән.

Татар

Ислам

3

ТР Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

300

77ел

Рәхимуллин Шәрифулла Сәйфетдин улы (1934)

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

Җиде ел мәктәптә укыганнан соң авыл хуҗалыгы училищесында укый,аннары Яңа Комазанның райпо кибетендә эшләгән.

Татар

Ислам

4

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

300

74ел

Миннахметова Фәйрүзә Гәрәй кызы (1937)

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

Җиде ел мәктәптә укыганнан соң заводта эшли аннан соң кибеттә сатучы булып эшләгән.

Татар

Ислам

6

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

50

79ел

Биккинина Зәйтүнә Сәмигулла кызы (1932)

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан сон колхозда бозау караучы булып эшләгән.

Татар

Ислам

7

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

80ел

Мугинова ФәрханәӘхәт кызы

(1931)

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

Мамадыш р-ны Яңа Комазан авылы

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан сон заводта эшли, аннан сон 25 ел буе фермада сыер савучы булып эшләгән.

Татар

т

Ислам

76