Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
фольклор практикасы.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
119.78 Кб
Скачать

07-0902 төркем студенты Карабаева Айгөлнең Татар халык авыз иҗаты курсы буенча гамәли эше

  1. Практика үткән авыл турында кыскача мәгълүмат

Авылның исеме- Яңа Комазан;

Урнашкан урыны- ТРның Мамадыш районы;

Яңа Комазан авылына _____елда нигез салына;

Бүгенге көндә Яңа Комазан авылында_____ хуҗалык;

Кешеләр саны- ____

  1. Хисап

Мин фольклор практикасын үземнең туган ягым- Мамадыш районы Яңа Комазан авылында үттем. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен Яңа Комазан авылында тупладым. Фольклор практикасын август аенда гына үттем ,чөнки авылда әзрәк эш кими,ләкин шулай да бик тулы бай материал тупладым, аларны эшкәртеп,үземә дә күп кенә яңалыклар ачтым.

Информантларны Көек-Ерыкса урта мәктәбендә урыс телен һәм урыс әдәбиятын укытучы Садыкова Равилә Ахкамовна ярдәме белән таптым. Ул миңа авылыбызда гореф-гадәтләрне белә торган, үти торган кешеләрне киңәш итте.

Иң талантлы информант Миннахметова Фәйрүзә апа булды. Ул үз чорында үтәлгән йолалар турында бик тулы информация бирде. Фәйрүзә апа гомер буе Яңа Комазан авылында яшәгән. Инде үзенә 74 яшь булса да, элек яшь вакытларында үтәгән йолаларны, җырлаган җырларны яттан хәтерли.

Яңа Комазан авылында календарь йолаларыннан бездә сабан туй, яңгыр боткалары, каз өмәләре йола буларак сакланып калган.Ә нардуган, сөрән йолалары белән безнең яктагылар бөтенләй таныш түгел.

Безнең авылда хәзерге вакытта да йолалар үтәлә. Йолаларны үткәрү, оештыру, аларны туплау эше белән, әлбәттә инде, авылыбыз укытучылары, абыстайлары, мәдәният хезмәткәрләре шөгыльләнә.

Минем күзәтүемчә халык иҗаты әсәрләре белән күбрәк өлкән буын һәм урта буын кызыксына. Алар ярдәме белән яшьләргә дә информация сеңдерелә. Яшьләр клубта сәхнәләштереп үткәрелә торган милли бәйрәмнәрдә бик теләп катнашалар, кызыксынып карыйлар.

Эш барышында авырлыклар килеп чыкмады. Информантлар элеккеге йолалар, гореф-гадәтләр турында бик теләп сөйләде.

Практика вакытында тупланган материаллар укыту-тәрбия процессы өчен бик файдалы, кирәкле. Элеккеге йолалар, гореф-гадәтләр- татарланың тарихы. Киләчәк булсын өчен тарихны да белергә кирәк. Без-булачак укытучылар, безнең төп бурычыбыз- киләчәге булырлык укучылар тәрбияләү. Бу практика миңа, гади студент буларак, үземнең рухи дөньмны баетырга, белемемне арттырырга ярдәм итте.

Трек №1 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.

3.Гаилә йоласы иҗаты

3.1. Бала туу белән бәйле йолалар

-Гаилә йолалары, бала тууга бэйле йолалар турында да сөйләп китмэссез микән әзрәк?Менә никах һәм туй вакытында яшь гаиләгә бала теләү, никах һәм туй мәҗлесендә яшь гаиләгә булачак балалар теләп нинди теләкләр әйтелә?

-Инде, бәхетле булсын, сау-сәламәт булсын дип.

-Әйе.

- Ата-аналы булсын дип әйтәләр инде.

-Әйе.

- Кем ничек тели торгандыр.

-Яшь парларга балалар белән бәйле әйберләр бүләк итмиләрме?

-Бар инде бүләк.

-Я, Раббым.Синең әмереңне үтәп бу яшьләребезгә никах укыдым. Никахларын төзек кылып, мәхәббәтләрен дәвамлы кылсаң иде, ошбу парларга хәерле гомерләр,хәерле сәламәтлек, тәкъдирләнгән гомерләрендә тигез яшәүләрен насыйп кылсаң иде,сездән туган балалар да өйегезне, илебезне, милләтебезне куәтләүче, үзегезгә михербанлы, шәфкатьле, исән вакытта хөрмәт кылучы, вафат булсагыз догачы балалар булса иде. Шул балаларны нык шатлык, сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күререгә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде. Тормыш дигән озын, авыр юлны бер-берегезгә таянып, таяныч булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, хаталарыгызны гафу итеп, бер-берегезгә юл куеп үтәргә күркәм сабырлыклар бирсә иде Аллаһы Тәгаләм, әмин!

-Вәсимә апа, яшь парларга балалар белән бәйле әйберләр бүләк итмиләрме?

-Нишләп булгандыр инде, бүләк биргәне дә булгандыр, бүләк... Аның бит теге Мәгъмүрә, нишләп кешегә ирсез хатыннар, ярлы булган ди. Ярлы булганныкы бирә алмагандыр, әзрәк мөмкинлеге булган биргәндер бүләк.

-Егет ягына иң беренче шул никахны укыганда әйтелә бит инде,син менә бу кәләшеңә нәрсә бүләк итәсең дип, шунда егет җавап бирә инде, нәрсә әзерләп куя ул: балдакмы анда, цыпочкалармы, нинди нәрсә бүләк итергә тели, шуны әйтеп куя. Никах вакытында сорала инде бу.

-Беренче төн өчен, зөфәф төне өчен яшьләргә урын-җирне кем җәя?

-Якыны,туганы җәя инде, дус кызы да җәя инде.Шулай инде, шулай элек.

-Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-Чиста, ап-ак булырга тиеш инде ул, күренеп торырга тиеш бит инде.

-Матур булсын да бар инде.

-Аклык, паклык инде монда иң беренче, чисталык. Кызның сафлыгы шунда күренергә тиеш бит инде. Шуның өчен ап-ак простынялар җәелә инде.

-Аха, булды, рәхмәт.Хәзер ярар никах булды, бала көтү вакыты белән бәйле ышанулар. Авырлы хатын-кызга карата әйләнә тирәдәгеләр нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?

-Кемнеке ничек булгандыр инде, балакаем. Кем ничек нитә алгандыр.

-Ни өчен авырлы хатын-кызны үпкәләтергә, кыерсытырга ярамый?

-Балага ни итмэсен өчен, кире тәэсир ясамасын өчен. Аңа..бала белән ана бит инде бәйләнештә, шуның өчен балага кире йогынты ясамасын өчен, авырлы хатынга начар сүзләр әйтергә, авыр сүзләр әйтергә ярамый инде.

-Аның сүзен тыңламасан нәрсә була? Аның рңнҗеше төшмиме?

-Төшә. Авырлы хатын бигрәк тә саваплы бит инде ул, дөньяга сабый көтә.

-Ни өчен авырлы хатын-кыз күзе төшкән ризыкны ашарга тиеш дип саныйлар?

-Баланың һәрбер әгъзасы нормаль булып уссен өчен, нормаль булып тусын өчен. Мәсәлән алмага күзе төшәргә мөмкин, алмага күзе төшсә, баланың күзендә зәгыйфьлек булырга мөмкин. Менә Амурның шулай булды бит инде, Сания апаның Амурының.

-Кай төше булса да зәгыйфь булмасын өчен.

-Нинди дә булса зәгыйфьлек килеп чыкмасын өчен,нәрсәгә дә булса күзе төшкән әйберне ашамыйча калырга тиеш түгел инде авырлы хатын.

-Авырлы хатын-кыз нәрсәләрдән тыелырга тиеш?

-Аракы эчүдән, тәмәке тартудан, төрле бозыклыклардан, артык селкенүләрдән инде, авыр әйбер күтәрүләрдән.

-Нинди эшләр башкармаска тиеш? Менә тыелган эшләр бармы?

-Авыр әйбер күтәрмәскә тиеш.

-Юк менә шуны эшләсәң ярамый дип менә, ул аны башка вакытта эшли, ә авырлы вакытында эшләргә ярамый инде.

-Юктыр инде андыйлар...

-Тегәргә, чигәргә ярый микән авырлы хатынга?

-Нишләргә?

-Тегәргә, чигәргә?

-Нишләп ярамасын инде.

-Бик нитеп утыру була инде.

-Андый эшләр ярый инде.

-Нинди күңел ачу чараларыннан тыелырга тиеш авырлы хатын-кыз?

-Биюләрдер инде артык сикереп.Шундый.

-Үлгән кешене озатырга барырга тиешме ул?

-Барырга ярамый.Бармый инде. Үлгән кешене карарга ярамый.

-Зиратка барырга тиешме?

-Зиратка баруның зыяны юктыр.

-Зиратка бару бөтенләй дөрес нәрсә түгел хатын-кызга шәригать буенча.

-Тагын көянтә аша атлап чыгарга ярамый дигән, нәрсә белән бәйле микән?

-Кыйрак чыга диләр иде. Бот төбенә шеш чыгу икенче төрле әйткәндә кыйрак чыгу.

-Авырлы хатын-кыз эт-мәчегә тибүдән сакланырга тиешме? Бу нәрсә белән бәйле микән?

-Бу..мәчегә тибергә ярамый бөтен кешегә дә, бу авырлы хатынга гына түгел. Пәйгамбәребезнең намаз укып утырган вакытта, намазлыгына килеп утырган булган мәче. Пәйгамбәребез шуны кузгатмас өчен үзенең чапанын кисеп киткән. Менә чапанына килеп утырган булган ул аның, шуны кисеп киткән мәчене кузгатмас өчен. Мәче бик изге җан, шуңа күрә аңа кагылырга, тиергә ярамый.

-Әнкәй шулай дия торган ие, чапанын кисеп алып ыргыткан, мәчегә тимәгән. Чапанында йоклаган булган мәче дип.

-Изге итеп каралган инде.

-Нинди ризыклар ашаудан, нинда эчемлекләрдән тыелырга тиеш?

-Авырлы хатынмы?

-Әйе.

-Бигрәк тә, ней,тозлы, әче әйберләрдән инде. Спиртлы эчемлекләрдән. Бүтән нэрсэ, нишли торган әйберләрдән соң? Артык су ярыйдыр инде...

-Авырлы вакытта чәч, тырнак кисүләргә карата нинди ышанулар бар?

-Чәч кисәргә ярамый диелә инде,име? Тырнагын кисмичә торып булмый бит инде аның. 9 ай буена ничек тырнак кисмичә торасың.

-Тырнак кисәргә нишләп ярый торгандыр инде.

-Чәчне ни өчен кисәргә ярамый?

-Белмибез, ишеткән юк.

-Авырлы хатын-кызга ялгызы гына кунарга ярыймы?Ярамаса-ни өчен?

-Имештерем,минем дә, кәк будто иреннән саклану өчендер.

-Туачак баланың кыз яки ир бала буласын нәрсәгә карап фаразлап була?

-Бәк белмәделәр инде аны,кызым.

-Нишләп әйтәләр бит инде,нигә. Арт як юанайса,калынайса кыз бала була дип әйтәләр. Ә авырлы бүксә очлырак булып торса, ул малай бала була диләр. Фаразлаганнар бит инде шул вакытта. Хәзер генә УЗИ карый бит инде аны. Билне ашый дип әйтәләр малай булса.

-Мин инде ир бала туасын, кыз бала туасын белмәдем дә.

-Туачак бала өчен алдан киемнәр әзерләргә ярыймы?

-Юк, ярамый диләр. Моның тагы шул искеләрдән калган гореф-гадәт буенчадыр. Алдан әзерләп куйсан бала исән-сау тумый дип әйтәләр инде. Хәзер бит инде бөтен нәрсә бар, алдан алып куюның кирәге дә юк.

-Гаиләдә туган беренче бала өчен юрганны, урын-җир кирәк-яракларын кем әзерли?

-Иии, балакаем,өйдә бер кешесе дә булмаса, үзе әзерли. Берәр кешесе булса семьяда биана или тутасы мазар була бит ир-атның шулар әзерләгәндер. Кешесе булмаса, хатын үзе үк әзерләп куйгандыр инде, авырлы хатын.

-Ярар, менә бала тапкан вакытта авырлы хатынга кем ярдәм итә?Элек кем ярдәм иткән? Хәзер?

-Элек буладыр иде инде бәбәй әбисе.

-Кендек әбисе.

-Ул күп кешеләргә йөри торган ие. Менә бу Кабанбикәттәй.

-Безнең авылда билгеләп куелган Файзә әби бар ие. Таһир абыйның анасы бит Файзә әби бар ие. Бану әби бар ие, менә бу Райхәттәй. Шул билгеле бер кендек әбиләре булган.

-Уртаклы була торган ие инде алар.

-Менә бу кендек әбиләре кайчаннан бирле авырлы хатын янында булалар?Бәби тапкан вакытта гынамы, алдан ук әзерлиме ул аны?

-Бәби тапканда гына инде. Бала ниткәч кунакка, ашка, туйга чакыралар иде инде.

-Авырта башлагач чакыралар иде име?

-Авырта башлагач чакыралаар ие инде.

-Ул, менә бу кендек әбисе, бала туырга ничек әзерли? Нинди сүзләр белән бала тудырырга булыша?

-Соң инде сүзләр белән дип, Аллаһы Тәгаләдән сораптыр инде. Ярдәмлек,җиңеллек бир дип.

-Баланың кендеген кискән вакытта нинда сүзләр әйтелә микән?

- “Әгүзү бисмилла”дыр, я “Салават”тыр инде. Ничек туры килә торгандыр инде ул вакытта. Авыр табамы, җиңел табамы, ансы да бар бит аның.

-Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, шушы бала исән-сау тусын да, ата-анасына миһербанлы, шәфкатьле бала булсн дип, шундый сүзләр әйтеп киселә инде.

-Кендек ничә см калдырып киселә? Хәдичә әби, купме калдырыла кендек кискәндә?

-Иии, балакаем, аны каян белим инде мин.

-Кискәннәр дә алганнардыр инде аны, үлчәп тормаганнардыр.

-Аны нәрсә белән кисәләр микән белмисезме?

-Пычак белән инде, пәке белән.

-Кендекнең кыска яки озын булып киселүе баланың алдагы сәламәтлегенә йогынты ясый микән?

-Ансындагын, кыска кискәннәр, фәлән булган дип әйткәләгән сүз бар инде, озынырак кирәктер. Менә ансын ишеикәнем бар.

-Моңа карап бала сигәк булмый микән?

-Белмим ансын да.Белмим. Кендеге кыска киселгән дип әйтелгән сүзләрне ишеткәнем бар.

-Өзелеп төшкән кендекне кайда саклыйлар?

-Беренче чәч,тырнаклар белән берәр чиста җирдә саклаганнардыр инде. Кая куя торганнардыр.

-Аны ни өчен саклыйлар? Берәр вакытта кулланалармы? Туган якка тартып тора дип әйтмиләрме менә шулай кендеген җыеп куеп?

-Баласы булмаган хатыннарга кендек чайкаган сулар эчертмиләрме?

-Кем белгән инде, балакаем, аларын.

-Элек баланы кайда тапканнар?

-Өйдә, мунчасы ниткән булса мунчада, ничек туа бит ул. Әле Мәрҗән быел да сөйләде, минем Энҗе Рәмзияне алып барганда, Вәсимә бүльнискә бәбәй табарга китте, ике көннән борылып кайтты да, өйдә туды аннары инде.

-Больницадан кайтты, өйдә туды, име?

-Аха.

-Хатын-кыз бала тапкан вакытта ире кайда булырга тиеш?

-Ире янында тормый торгандыр инде аның.

-Элек күрсәтмәгәннәр инде аны. Хәзер генә бергә җиңел була дип керткән булалар да. Элек иргә күрсәтмәгәннәр инде.

-Менә хәзер инде ап-ак биләүләргә билиләр. Элек бала тугач та аны нәрсәгә төргәннәр? Әтисенең яки әнисенең киеменә төрмәгәннәрме? Ни өчен?

-Атасының күлмәгенә төргәннәр дип ишеткәнем бар.

-Ни өчен алай эшлиләр иде микән?

-Белмим бит инде.

-Ата-анасын яратсын өчендер. Ата-анасына игелекле булсын өчендер.

-Бала туганнан соң соңгылыкны кая куялар? Берәр җиргә теләкләр әйтеп куммиләрме аны? Нинди теләкләр әйтәләр микән менә?

-Монысын белмим бит мин аны. Хәзер туганнан соң ыргыталар.Элек күмгәннәрдер инде берәр җиргә. Берәр чиста җиргә күмгәннәрдер.

-Аны нинди сүзләр әйтеп күмделәр микән инде име?Ир баланыкы,яки кыз баланыкы булуына карап аерым мөнәсәбәтләр булмаганмы менә бу соңгылыкны күмгәндә?Аның эчен әйләндереп күммиләрме? Күмгәнче юмаганнармы?

-Иии инде бер дә бала тапмаган кешеләр дә булган. Хәят Гыйльми Мәрхумза абыйны беләсез инде хәзер. Ишегалдылар китермәгән инде ул. Ишегалдында кое булсын дип әйттеләр, аннан болай эшләнгән булсын дип әйттеләр. Барын да эшләп карадым бала тапмадым ди торган иде, мәрхүмә. Картайгач инде монсы, киендем диде, аягыма яңа голуш кидем, яңа оек кидем, яңа күлмәк кидем, башыма яңа яулык кидем диде, суга барып җиткенче ызгыштым Аллаһы Тәгалә белән,кайтып җиткенче ызгыштым бала тапмаганга, дип сөйләгәне бар. Кеше нишли икән барын да эшләгән инде.

-Яңа туган баланы кем коендыра? Кайчан коендыралар аны? Кайда коендыралар? Нинди сүзләр әйтеп коендыралар?

-Пич алдында коендыралар инде.

-Мунчада?

-Соң инде мунча әзер булса, мунчада инде. Өйдә булгандыр инде куберәк.

-Коендырган вакытта нинди сүзләр әйтәләр?

-Нәрсә әле анда?

-Коендырганда балага нинди сүзләр әйтәләр?

-“Әгузу бисмилла”. Тагын нәрсә бүтән инде аның хатле...

-Сау-сәламәт булсын, ата-анага тигез канатлы булсын.

-Әйе, шундый сүзләр әйтә торганнардыр.

-Бала юындырган суны кая түгәләр?

-Белмим, кызым,мин җуындырдым балаларны, аерым фәлән җиргә түкмәдем.

-Бала туу турында сөенеч әйткән кешегә нәрсә бирәләр? Кем бирә ул бүләкне?

-Кем нәрсә тели, кем нәрсә бирә ала, ансы да бар бит аның.

-Кыз бала туса, ир бала туса дип аерым бүләк әзерләмәгәннәрме?

-Ансы бардыр инде ансы да. Ир баланы яраталар бит.

-Ир бала туса, зуррак бүләк биргәннәрдер инде.

-Әйе шулайдыр.

-Бала табарга тиеш дип уйлаган вакыттан артык йөргән авырлы хатын-кыз нәрсә дә булса эшләргә тиешме?Артык йөргән, 9айдан да артык?

-Вакытыннан узып киткән, име?

-Әйе.

-Белмим ансын. Ир бала булса артык йөри дигән сүзне беләм, хатын-кыз алданрак туа дип.

-Тормыш булгач төрле нәрсә була бит инде. Үле бала туса, яки төшсә аны кайда күмгәннәр?

-Зираткадыр инде.

-Аңа исем кушып күмгәннәрме? Исем кушмыйча гынамы?

-Зуррак булса исем кушыптыр инде, бик бәләкәй булса исемсездер инде.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

5август 2011ел.

Информант: Рәхимуллина Вәсимә

Гәбделхәй кызы, 1936, Яңа Комазан.

Рәхимуллина Хәдичә

Муллыгаян кызы, 1916, Яңа Комазан.

Трек №2 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.