Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
фольклор практикасы.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
119.78 Кб
Скачать

Туй арты

-Алдагы чорда килен төшү, үзен шулай сынаганнар бездә алдагы чорда. Безнең чорда инде ул алай ук түгел. Бездән алдагы чорда, әниләрнең сөйләшүе буенча ишетеп беләбез инде. Киленне су юлына җегет ягыннан ике кыз алып барган, бу-су юлы күрсәтү дип аталган инде. Иртәгесен инде, кыз килгән көнне иртәгесен су юлы күрсәтү булган. Безнең заманда бетте инде аның ансысы. Менә үзебезнең заманга каганы, алдагыларын инде мин кешеләр сөйләшкәннәрен гел белеп бетермәгәч, үз күзем белән күрмәгәннәрне гел әйтә дә алмыйм. Үзебезнең йола болай: кызны алып кайтканнан соң кич белән берәү бара инде, әтисе булса ул егетнең, әти кеше бара, әтисе булмаса әни кеше бара. Кызыгызны без алып кайттык дип. Элегрәк ул, безгә хәтле булган сорау, хәзер дә сорап баралар. Без инде ябышып чыкканга чутланабыз. Без егетләргә иярдек тә кайттык бит инде. Ул әйдә диде дә, алып кайта. Дөрес, ата-анасына әйтеп чыга инде ул алып кайтам мин бүген дип. Хәзер менә бездән соң да ул кыз сорарга бара башладылар. Безнең вакытта инде, урта тирәдә, әнә 70еллар дип әйтелә бит ел, менә ул тирәдә инде кыз сорау булмады. Алып кайткан көнне иртәгесен кызыгызны без алып кайттык дип барып әйттеләр дә, теге якта әби кешеләр никах укыттылар, ике якныңдагы тиешле кешеләрен җыеп. Аннары шул, никах укыткан көнне кыз бүләге дип моннан җегетнең әнисе миңа әнкәй булган кешенең туганнарына бүләк өләштеләр инде. Безнең заманда элек хәзер бит инде репетицияләр безнең заманда күкрәкчә дияләр иде. Кыз күкрәк ясап куя иде, ничә кеше килгән шуна күкрәк бирелә иде. Кайнана булган кешегә намазлык бирелә, кайнатасы булса инде я күлмәк бирелә, тагы өендә берәр кыз кешеме нәрсә була, алъяпкычмы, кулъяулыкмы бирелә. Шундый бүләк бар иде, безнең заманда бу. Аннан соң хәзер теге яклар никах укыткач бит инде, бу як иртәгесен шушы төнне никах укыткач кыз җегет өендә кунганнан соң мунча ягалар. Ул мунчаны яккан кешегә инде кыз нәрсә дә булса үзенең...Болай атап шул гына бүләк дигән түгел, я тастымал, я сөлге, я нәрсә дә булса ул сиңа куерга тиеш. Теге мунча яккан кеше җыештырып мунчаны үзенә бүләк алырга тиеш. Безнең заманда бар ие әле ул менә. Аннары ул мунчадан чыгып коймакны килен кеше пешерергә тиеш, килгән кыз. Шул килен коймагына, нинең, кызның әтиле-әниле булса икесен бергә алып кайталар, әни генә булса үзен я берәр туганы белән алып кайталар. Кәршедәге карчыкларны алып чыгалар килен коймагына. Менә шулай. Аннан соң инде бер ике, өч төннән соң, җегет өендә 2-3көн кунганнан сон, кыз өенә барып ике-өч көн куну бар ие инде. Кияү булып бару дигән сүз. Анда 2-3 кич кунып кайтасы иде. Шул 2 кич кунып кайтыла иде. Хәзер юк бит инде ул. Безнең заманда әле ул берничә елга чаклы брды. Ике көн кунып кайту иде шунда барып. Җола инде монсы.

-Тел яшерү дигән нәрсә булганмы?

-Тел яшерү бар ие. Бездә алдагы заманнарда кайнатасыннан яшергән, бездән алдагылар. Кайнатысының энесеме, абыйсымы бар шулардан яшергән. Безнең заманда да бар ие ул. Безнең яшерер кешебез юк ие. Менә безнең белән бергә берәү шул ниенең ыы... иренең җизнәсеннән яшерде тел. Менә шулай олы кешеләрдән, ир кеше белән сөйләшмәскә дигән тел яшерү бар ие. Әйе. Безнең якта андый ирләр юк ие инде,без тел яшермәдек. Хәзер бетте инде ул, юк ул.

-Менә бу су юлы күрсәтәләр дип әйттегез бит әле. Яшь килен алып кайткан беренче суны нәрсә дип атыйлар иде?

-Бер дә белмим ансын. Белмим, нәрсә дип әйтсәм дә, ялганчы булырым. Ниндидер бер сүз белән әйткәннәрдер әйтсәләр. Мин үзем алып кайтмадым аны, белмим бит.

-Менә кода-кодагыйлар туйдан соң бер-берсен күпме вакыт үткәч кунакка чакыралар микән?

-Кем ничек чакыра ала, шулай чакыра. Озак тотмыйлар, арасы озак булмый инде. Менә хәзер никахны укытты бит инде, кияү барып кайтты бит, шул арада инде кунакка теге никахны бит инде кыз ягында укыталар, аннарысың җегет ягы инде тегеләрне чакыра бер ике өч көннән үк. Кыз ягын җыя инде җегет ягы яңадан. Никахка җегет ягы бара, аннары бу якка чакыралар, озак тормыйлар. Безнең заманда теге кызыл туйлар юк бит инде ул, ансы бит инде аның безнең туй түгел, мөселман туе түгел бит инде ул. Хәзер яшьләр өчен генә чыккан туй.

-Менә бу яшь кыз белән кияүгә чыккан хатын берәр киемнәре белән, чәч толымнары белән аерылып тормаганнармы?

-Нәрсә дип әйтим. Килен булгач, киленнәр кызлар дип аталды. Безнең үзебезнең заманда бар ие. Безнең үзебезнең заманда бар ие, кыз чагында итзк кыстыру юк ие, менә ниткәч, тормышка чыккач, менә шушылай иттереп итәк кыстырып йөрү ие. Эшләгәндә дә көйле була бит инде име? Кыз чагында кыстырмадык, аннан бер дә төшермәдек инде без аны. Менә шушылай итеп итәк кыстыру бар ие. Итәкне кыстырып, алъяпкыч...Алъяпкычны кыз чагында да яптык. Хатын булгач, кияүгә чыккач итәк кыстыру бар ие.

-Аерылып торган инде.

-Әйе, кызлар кыстырмый иде итәк.

Татарстан Республикасы

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы,

5август 2011ел.

Миннахметова Фәйрүзә

Гәрәй кызы, 1937, Яңа Комазан.

Трек №4 Татарстан Республикасы

Мамадыш районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Карабаева А.С.