Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
bekhet-BGPU.doc айгуль.doc
Скачиваний:
123
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
402.94 Кб
Скачать

3.3 “Акчарлаклар”повестенда тел-сурәтләү чаралары

Ш. Камал прозасы психологизм һәм лиризм белән сугарылган. Аеруча “Акчарлаклар”да бу стиль күренешләре сәнгатьчә тулылык, бөтенлек ала. Әхмәт Фәйзи “Акчарлаклар”ны “өлгергән реалист художник кулы белән, куе буяулар салмыйча гына, нечкә акварель белән язылган әсәр”[27, 31] дип бәяләгән иде. “Акчарлаклар”да сынлы сәнгать (живопись) белән билгеле бер якынлык барлыгын икърар итәргә мөмкин. Төгәлрәк әйткәндә, бу очракта без XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында сынлы сәнгать өлкәсендә сизелерлек урын алган агымнардан бигрәк тә импрессионизмны күздә тотабыз. Бу агым сәнгатьнең төрле өлкәләрендә һәм төрле юнәлешләрендә үзенең эзен калдырган. Белгечләр аңа шактый югары бәя бирәләр: “Импрессионистларның әсәрләре,— диләр алар,— бөтен заманнар сынлы сәнгатенең иң гүзәл казанышлары сафына бастылар. Алар безнең каршыда идеаль һәм шигъри хис белән сугарылган дөньяны ачтылар. Әйберләрне хосуси-көндәлекле әһәмиятеннән югары күтәрделәр һәм яшәешнең һәммә нәрсәгә үтеп кергән бердәмлеге белән тыгыз якынайттылар. Аларның картиналарын хис иткәндә, һәр көн булган чынбарлыкны бер мизгелгә дә ташламыйча, дөнья гармониясенә чумабыз”. Әдәбиятка да импрессионизмның теге йә бу төстә, уңай яки хәтта кире мәгънәсендә дә, тәэсире булган. Йомшак, ярым тоннар, нечкә төсмерләр — импрессионизмның әнә шундый буяуларына охшашлык әдәбиятта да урын алды. Сурәтләү чараларының гадәттәгедән башкарак булганнарын куллану, кыска җөмләләр белән язу, хикәяне башлаудагы кинәтлек, геройның исемен әйтмәү, сурәтләргә яшерелгән эмоциональлек, лиризм кебек сыйфатлар импрессионистик стильгә хас” Ш. Камал прозасында да шундый үзенчәлек бар. “Акчарлаклар”да да сурәтләү чараларының метафорик сынлылыгын һәм чынбарлыкка нык бәйләнештә күз алдына бастырылган индивидуальлелеген, нечкәлеген ачу кабатланмас оригинальлек белән эшләнә. Бер генә мисал китерик: “Сыек кына томан белән өртүле диңгез өстендә очынып йөргән акчарлакларның гыйгылдап көлгән шикелле үткен һәм күңелне кытыкландыра торган тавышлары диңгез өстендә асылынып торган әллә нинди тылсымлы сарайлардан ишетелгән шатлык шаркылдауларына охшый иделәр”[11, 153].

Иң элек, бу сурәт зур өметләр белән балык тоту эшенә калырга риза булган эшчеләр настроениесенә аваздаш. Икенчедән, акчарлаклар тавышының күңелне кытыкландыруы һәм “диңгез өстендә асылынып торган әллә нинди тылсымлы сарайлардан ишетелгән шатлык шаркылдауларына охшавы” кебек сурәттән метафорик иллюзия һәм субъектив оригинальлек күренеп тора.

Ш. Камал сүз буяулары контрастларын бик чамалап куллана. Геройлар мөнәсәбәтендәге һәм кичерешләрендәге эчке нечкәлекләргә игътибар итүне күрсәткән детальләр кыскалык, җыйнаклык, әмма сурәткә бай булу белән аерылалар. Бигрәк тә табигать тасвирында, пейзаж поэтикасында һәм геройлар кичерешендә кабатланмас нечкәлекләргә игътибар итү Ш. Камал стилендәге импрессионистик сыйфатларның тотрыклырак булуын күрсәтә.

Ш. Камал кеше рухының нечкә күчешләрен, психологик кичерешләрне оста сурәтли. Кешенең үкенү, соклану, явызлану, аптырау, шатлану, кайгыру, үрсәләнү, елау моментларын төгәл гәүдәләндерерлек ситуацияләр таба, шуңа кулай җөмләләр һәм сүзләр, сурәтләүләр куллана. Эшчеләр тормышын сәнгатьле итеп сурәтләү, кеше рухының байлыгын тәэсирле чагылдыру ягыннан “Акчарлаклар” әсәре үзенә бер урын тота.

Повестьның сәнгатьчә эшләнешендәге төп үзенчәлекләреннән берсе –каһарманнарның эчке дөньясын тулы ачып бирү. Рухи кичерешләрне автор тәэсирле итеп, төгәл сүзләр һәм образлар ярдәмендә чагылдыра. Образлылыкны көчәйтү, сүз белән ясалган сурәтнең тәэсир көчен арттыру максаты белән ул җанлы (акчарлаклар, тараканнар, кырмыскалар һ. б.) һәм җансыз (ай, диңгез, давыл, җил, яфраклар һ.б.) табигатькә иркен мөрәҗәгать итә. Алар я кешенең эчке кичерешләренә капма-каршы куелалар, яисә кешеләр белән алар арасында охшашлык күрсәтелә, янәшәлек уздырыла.

Татар әдәбиятында беренче мәртәбә Ш. Камал диңгез пейзажының һәм аның кешеләр белән бәйләнешенең реалистик матурлыгын ачты. Тагын да конкретрак әйтсәк, диңгез поэзиясең хезмәт кешесенең рухи дөньясы, көндәлек тормышы, яшәеше һәм бәхет турындагы хыяллары белән тыгыз бәйләнештә күрсәтте. Әлбәттә, “Акчарлаклар”га кадәр дә диңгез образына игътибар булган иде. Аны мәсәлән, Дәрдмәнднең “Кораб” шигырендә һәм Г. Ибраһимовның “Диңгездә” хикәясендә күрергә мөмкин. Ләкин бу әсәрләрдә диңгез традицион-романтик образ буларак сурәтләнә, аның шартлы-символик мәгънәсенә басым ясала. Ул мәгънә “Кораб”та тарихи барыш, халыклар, илләр язмышы белән бәйләнештә күренсә, “Диңгездә” хикәясе җирдәге түбән, ямьсез чынбарлыкка романтик герой каршы куйган матурлык, иркенлек идеалын сыйландыра. “Акчарлаклар”да исә диңгез образы романтик субъективизмга хас шартлы-символик мөнәсәбәттән азат. Ул үзенең объектив-реаль барлыгы белән гәүдәләнә. Ләкин дә болай диюдән “Акчарлаклар”дагы пейзаж художникның чынбарлыкка үз идея-эстетик карашыннан читтә яки аңа битараф булган бер фон итеп кенә тасвирлана дигән нәтиҗә чыкмый әле.

“Акчарлаклар”ның төп идея-эстетик пафосына нисбәтән табигать образы да, пейзаж поэтикасы да икенче төсмер, икенче яңгыраш алды. Геройлар мөнәсәбәтендәге, уй-кичерешләрендәге, настроениеләрендәге оптимизм пейзаж сурәтләрен дә сугарды. Вакыйгаларның диңгез буенда яки фонында баруын гына түгел, ә диңгез табигате белән кешеләр мөнәсәбәтенең лирик-психологик чагылышын сурәтләү повестьтагы пейзаж поэтикасының үзенчәлеген билгели. Әгәр дә Ш. Камалның новеллаларында пейзаж поэтикасы геройларның гадәттә күңелсез һәм фаҗигале кичерешләренә, язмышларына аваздаш итебрәк кулланылса, “Акчарлаклар”да инде мондый берьяклылык, бертөрлелек читкә этәрелә: диңгез палитрасы төрле буяулар белән бирелә, әмма күп очракта ул буяулар геройлар кичереше һәм тормышы белән аваздашлыкны да саклый. Мәсәлән, Гарифның физик һәм рухи тазалыгына нисбәтән, аның табигатьне хис итүендә дә югары пафос, күңел көрлеге күренә:

“Барактан чыккач:

— Иһи! — диде Гариф.— Менә кайда дөнья!

Кич гаҗәеп гүзәл иде, каралҗым күк йөзен аксыл җәүһәр кисәкләре төсле балкый торган хисапсыз шаян йолдызлар бизи, җирдән диңгез буйлап куе караңгылыкны ачып җибәргән саргылт-кызыл факеллар яна <...> Диңгез ягыннан искән йомшак кына җил, чак хис итәрлек таза су һәм тоз исләре аңкытып, битләрне сыйпый, миләрне кытыкландырып, күңелләрне рәхәтләндерә иде.

— Ух, егетләр! — диде Гариф.— Менә хәзер диңгез уртасыннан торып җырлап җибәрәсе, дөнья яңгырасын, диңгез тирбәнсен, йолдызлар уйнасын, бөтен дөнья шашып тыңласын иде!..”[11, 91]

Гарифка булган мәхәббәте белән рухланган Газизәнең дә кичерешләре, хыяллары диңгезнең ягымлы һәм серле матурлыгын сурәтләү белән бергә гәүдәләнә. Мондый мисалларны “Акчарлаклар”дан күпләп китерергә мөмкин. Табигать сурәтләре һәр очкракта диярлек, әсәр поэтик тукымасының аерылмас бер элементы булып килә. Диңгез белән бәйле күренешләр эшчеләр тормышыннан һәм психологиясеннән аерылгысыз. Хәтта әсәр исеме “Акчарлаклар” дип аталуында да тирән символик мәгънә бар: шул кошлар шикелле үк, кешеләр дә диңгез буйларында бәхет эзләп йөриләр. Ләкин алар оча алмыйлар, шуңа күрә тагын да кызганычрак булып күренәләр. Повестьның соңгы юлларында геройлар язмышының реалистик кырыслыгын сурәтләү күренеше дә пейзаж поэтикасы белән тагын да көчәйтелә.

Параллель сурәтләү алымы да кулланылган. Балык тоту әле башланмаган, өметләр зурдан, күңелләр күтәренке. Эшчеләрдәге бу халәтне үтемле итеп бирү өчен автор акчарлакларның түбәндәге образын тудыра: “Сыек кына томан белән өртүле диңгез өстендә очынып йөргән акчарлакларның гыйгылдап көлгән шикелле үткен һәм күңелне кытыкландыра торган тавышлары диңгез өстендә асылынып торган әллә нинди тылсымлы сарайлардан ишетелгән шатлык шаркылдауларына охшый иделәр”[11, 154].

Балык тоту башлана. Әмма эш әллә ни шәптән түгел: балык бик эләкми, эшчеләрнең өметләре җимерелә бара. Монысында да кешеләрнең рухи хәлләре акчарлаклар образы ярдәмендә бирелә: “Кырыйга якынлаша торган невод өстендә, көмешле йомычкалар төсле, ак балыклар бертуктамый ялт та йолт сикереп маташалар, гүя үзләренең тоз эчендә һәлак буласыларын белеп, кырыйга чыгарга теләми, неводтан ычкынырга тырышалар... Очы-кырые күренми җәелеп яткан матур диңгез өстендә әллә нихәтле акчарлаклар өермәгә эләккән яфраклар төсле буталып очыналар һәм акылдан шашкан кешечә эчләре катып көлгән яисә үчегеп ярсыган шикелле гыйгылдап йөрәкләрне кытыкландыралар. Әллә алар шушы сәләмә кешеләрнең дә, аларның үзләре кебек оча алмауларыннан һәм тамаклары өчен борыннары белән җиргә абынып тырмалуларыннан көләләр, әллә болар балыкны бетерәләр, дип көнләшә һәм үчегеп елыйлар...”[11, 150] Балык сезоны тәмам. Ләкин тотылган балык аз. Шуңа да эшчеләргә акча көткәннән күпкә ким тия. Күңелләр төшенке, яңадан эш эзләргә, ил буйлап гизәргә туры киләчәк. Кешеләрнең сүрән рухи халәтен акчарлакларның үз-үзләрен тотышы ачык чагылдыра: “Газизә байтак вакыт, ишек яңагына сөялгән көе, китеп баручылар артыннан карап торды. Кояш та иңгән я иңмәгән! Ул якны инде болыт каплаган иде... Диңгез өстендә сирәк-саяк акчарлаклар күренгәли;

алар, ак канатларын селтәп-селтәп бер югары, бер түбән очып, тонык һәм эчпошыргыч тавыш белән елаганга да, көлгәнгә дә охшашлы гыйгылдап-гыйгылдап кычкырыналар...”[11, 105] Язучы вакытлы эшчеләрнең күңелләре сынык, төшенке булуын кат-кат искәртеп тора. Кешеләр төрле сәбәпләр, күбрәк мохтаҗлык аркасында туган-үскән җирләреннән аерылганнар, чит-ят җирләрдә акчалы эш эзләп, ягъни бәхет эзләп йөрергә мәҗбүр ителгәннәр. Вакыйгалардан күренгәнчә, аларның бәхетне табуга өметләре бик кечкенә. Менә ни өчен сурәттә авыр тойгы тудыручы сүзләр һәм тәгъбирләр шактый еш кулланылган. Мәсәлән, “елау” сүзе төрле ситуацияләр уңае белән, кеше күңеленең төрле вакытын чагылдырган кулланылышта файдаланыла. Әнә баракта “киң күкрәкле, юлбарыстай көчле һәм матур егет чикмән астында әкрен генә елый”. Салкын, шыксыз барак почмагында да “бернәрсә елый”. Кумык Мәһдинең думбра кыяфәтле “чогыр”ы “хәлсез бала елаган кебек” әкрен генә тавыш чыгара. Кыйналган һәм рәнҗетелгән Федор “кычкырып ук елый”. Акчарлаклар әле “үчегеп елыйлар”, әле “эчпошыргыч тавыш белән, елаганга охшашлы тавыш белән кычкырыналар”. Гарифның әнисе я шыпырт кына, я ярсып елый. “Елап торган буш һәм күңелсез фатир” Сәгыйдәнең үлгән улын гүяки каршы ала. Туган йортларыннан киткәндә карчык “эче өзелеп, үксеп-үксеп елый”. Соңгы күренештә “канатсыз акчарлакларны”, сөйгәне Гарифны озаткач, Газизә дә “мендәренә капланып әкрен генә үксеп-үксеп елый”. Сагыш, кешеләрне тулаем биләп алган сагыш аңкый мондый юллардан. Туган ил сагышы, ата-ананы сагыну хисе, иртәгәге көннең билгесезлегеннән, тормышның авырлыгыннан барлыкка килгән эч пошу, сүрәнлек. Ләкин болар повестьның якты рухын, тулаем күтәренке сулышын баса алмый. Әсәрнең ахыры да оптимистик рухта бетә. Моны түбәндәге җөмләләр ачык чагылдыра: “Безнең тачкачылар балыкны бик күп тотып та, кырыгар сум акча эшләү хыялларына инде бит сыптырган иделәр. Балыкның барлыгы өч чанда гына булып, алар да тулы түгел иделәр.Ләкин балыкның аз булуы аларны өметсезләндермәде. Җәй башының көләч кояшы, матур яшел хәтфәгә бөркәнгән серле таулар аларга әле бик күп нәрсә ышандыра, мең төрле вәгъдәләр бирә иделәр”[11, 97]. Шулай кешене өмет яшәтә, өмет йөртә. Шул өмет персонажларга көч өсти, киләчәккә ышаныч тудыра. Матурлыкны, яктылыкны, алда әйтелгәнчә, Гариф — Газизә сызыгы да, кешеләрдәге, бигрәк тә Шәрәфи карт гаиләсендәге миһербанлык, эчкерсезлек, ярдәмчеллек тә барлыкка китерә.

Шуңа күрә “Акчарлаклар” повесте XX йөз башы татар әдәбиятындагы иң күренекле, кешеләр рухын дөрес итеп, хезмәт иясенең тормышын табигый хәлендә тасвирлаган иң гүзәл әсәрләрнең берсе буларак танылды.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Шәриф Камалның әлеге әсәре татар әдәбиятында аерым урын алып тора. Аның бу әсәре театр сәхнәсендә дә күп еллар яшәп килә. Әсәр буенча эшләнгән спектакльгә җыр язылды. Ул җыр, әсәрнең үзе кебек үк, халык күңелендә бик тиз урын алды.

Без китәбез, акчарлаклар, акчарлаклар,

Чит җирләрдә каерыла пар канатлар.

Әллә кайларга сибелгән татар уллары-кызларының канатларын каерган ул заманнар үтте инде. Ә Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повесте әле бик күп укучыларның күңелендә моңсу-якты хисләр уятыр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]