Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
bekhet-BGPU.doc айгуль.doc
Скачиваний:
123
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
402.94 Кб
Скачать

1.2 Камал иҗатының гомуми үзенчәлекләре

Ш.Камал әдәбият мәйданына тормышның, заманның аеруча хәтәр һәм кискен борылышлы елларында аяк басты. Егерменче гасырның тууын бик күпләр зур хыяллар, яңа өметләр, озакламый кешеләрнең якты, матур таңы атар дигән тирән ышаныч белән каршы алдылар.

Кешелек хокукларын, гади хезмәт кешесенең бөеклеген һәм олы бәхеткә лаек икәнлеге хакыйкатен югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп язу осталыгы шулай ук әдәби әсәрләр аша инде гадәти, традицион үгет-нәсихәтчелеккә күнегә башлаган татар укучысы өчен зур яңалык була. Әдәби сүзнең тәэсири, экспрессив һәм фәлсәфи сыйфатларына, беренчеләрдән булып, Г.Ибраһимов һәм Ш.Камал күз сала, һәм кайберәүләр аңлатуы буенча, әлеге әдипләрнең билгеле бер агым, юнәлеш, метод яисә конкрет бер «-изм» тарафдарлары буларак эш итүләрендә түгел, ә укучыга тәэсир итү алымнары даирәсен һәм гомумән, үз иҗатларын һичбер конкрет агым, юнәлеш һ.б. шундый кысалар белән чикләмәскә тырышуларында иде.

Шәриф Камалның әдәби сурәтләр, бизәкләр, төсмерләр, сизелер-сизелмәс деталь-штрихлар, нюанслар белән эш итү осталыгы бүген дә таң калдыра. Үз вакытында замандашларының бик югары бәясен алган «Уяну (1909) хикәясе әдипнең әнә шул яңа алымнар гаммасы белән иркен эш итү, укучы күңеленә көчле тәэсир ясый белүенең кызыклы һәм уңышлы тәүге үрнәге иде. Шәриф Камалның беренче хикәя-новеллаларында, һәр очракта диярлек, кешенең эчке халәте белән табигать торышы ниндидер бер аерылмас тыгыз бәйләнештә янәшә куела. Бу очракта да кеше күңелендәге җил-давыл һәм табигатьнең шул мизгелләрдәге тынычсызлыгы аеруча калку чагылдырыла.

Төзәтеп булмаслык югалту үкенече темасы «Буранда» (1909) исемле хикәясендә дә кабатлана. Бер караганда, монда «Уяну»дагы кебек кыскалык та, нык, тыгыз оештырылган сюжет та юк кебек.

«Буранда» һәм 1909-1914 елларда иҗат ителгән башка әсәрләре белән («Бәхет эзләгәндә», «Тормыш көе», «Сулган гөл», «Эч пошулы», «Чит илдә», «Уяну», «Сукбай», «Авыл мөгаллиме», «Акчарлаклар»һ.б.) Шәриф Камал псхологик новелла, хикәя, повесть кануннарын бөтен нечкәлекләрендә һәм катлаулылыгында үзләштергәнлеген исбат итте. Бу тәҗрибә алга таба совет чоры елларында әдәбият мәйданына килгән бик күп проза вәкилләренә үзенең шифалы йогынтысын ясап торды.

Шәриф Камалның башлангыч чор иҗатыннан дөньяга карашлары нык формалашкан, ачык һәм хөр максатлы, гел якты идеалларга табынган геройларны эзләргә яисә табарга тырышу артык һәм мәгънәсез эш булыр иде. Әмма зур нәтиҗәләр ясарга бу иҗат чорында Шәриф Камал үзе дә ашыкмый әле. Тик булачак котылгысыз борылыш-үзгәрешләрне якынча сиземләү, борчылу, ниндидер шомлану, нәрсәнеңдер хәвефлелеген көтү, хисләрнең беркадәр аморфлылыгы чыннан да әдипнең кайбер авангард-модернистик, аерым алганда импрессионистик агымнарга бик үк битараф булмавын искәртә. Әмма боларны таныган хәлдә дә, уңга-сулга каерылып, селтәнеп, бөек реалистны аның төп үз җирлегеннән, ягъни реализмнан читләштереп карау зур хата булыр иде.

Инкыйлабтан соң илдә булган үзгәрешләр күренекле әдип иҗатына да эз салып үттеләр. «Акчарлаклар»исемле гүзәл повесть язганан соң, әдип иҗатында беркадәр туктап тын алу, алдагы иҗат юлларын сайлау алдыннан уйлану, хәтта беркадәр иҗат пассивлыгы да сизелде. Ә бәлки узган гасырның егерменче елларында яңа җәмгыятькә мөнәсәбәттә әле әдипнең иҗат кыйбла­сы, юнәлешләре ачыкланып ук җитмәгән дә булгандыр. Бу хәл аның шул чорда язган әсәрләренең сыйфатында да сизелә. Шәриф Камалның совет чорында иҗат ителгән хикәяләре әдәби эшләнешләре ягыннан элеккеге­ләреннән беркадәр кайтыш, хәтта зәгыйфьрәк яки публис-тик язмаларга тартымраклар. «Таң атканда» (1925) исемле инкыйлаби романы да, гәрчә «Акчарлаклар» повестеның дәвамы рәвешендә тәкъдим ителсә дә, айдагыча яңа ачышларга да, авторның үзенең иҗади канәгатьләнүенә дә дәгъва итә алмый. Беренче өлештәге («Акчарлаклар») инде укучы яратып өлгергән геройлар (Газизә, Гариф) танымаслык булып үзгәргәннәр — аларның характер һәм кешелек сыйфатлары да хәзер башкачарак. Гомумән, әсәрнең социаль вазифаларга буйсындырылып эшләгәнлеге нык сизелеп тора һәм, ахыргы җөмләләре шактый пафослы булса да, «моның инде ачык кына дәвамы булмаячак» дигәндәй, кинәт өзелгән сыман тәмамланып та куя.

Егерменче еллар барышында яңа дәвергә күчкәндә, автор күңелендә һәм иҗатында яңа бер перспектив омтылыш пәйдалана башлый. Әдәбият-сәнгатьнең матурлык чыганагы икәнлеген бик яхшы сиземләүче әдип гүзәллекне тормышның үзеннән табарга тырыша. Мондый омтылышны хәтта яңа әсәрләрнең исемнәреннән үк белеп була: «Таң атканда» (1925), «Авыл матур уйлый» (1926), «Матур туганда» (1937), «Ныклы адымнар» (1942). Бу бу исемнәр авторның чын гүзәллеккә никадәр сусаганлыгы һәм яңа җәмгыять, яңа тормыш белән бәйле өметләрнең тормышка ашачагына ыша­ныч һәм теләктәшлеге нинди зур икәнлеге хакында сөйлиләр.

Утызынчы еларның үзенчәлекле һәм хәтәр шартларында Шәриф Камалның камил һәм гүзәл әсәрләренең берсе иҗат ителә. Ул —«Матур туганда» романы. Сүз авылның күмәк тормышка күчү хәлләре, шушы күчеш җирлегендә барлыкка килгән сыйнфый бәрелешләр, яңа хәрәкәтнең искелекне җимерүе турында бара.

Шәриф Камал әсәрендә реализм һәм романтизм төсмерләре күптөрле чаралар, мәсәлән, юмор, сатира, лирик буяулар, бизәкләр ярдәмендә дә гәүдәләнә. Әдәбият белгечләре бу иҗаттан авангардизм элементларын, аерым алганда, импрессионизм дип аталучы сәнгать агымыннан килеп кергән күренешләрне дә табарга телиләр.

Шулай итеп, гомүм нәтиҗә ясаганда, әйтергә кирәк, Шәриф Камалның иҗаты чор үзенчәлекләренә бәйле. Көнкүрештә, җәмгыятьтә барган процесслардан ул аерылгысыз яши.

Кыскасы, Шәриф Камалдай олы әдипләребезнең иҗатлары һәрьяклап яңадан барлап тикшереп чыгуны сорый. Бәя-анализда элеккеге катып калган карашлардан арыну да, аз тикшерелгән өлкәләрне дә искә алу — бердәй әһәмияткә, игътибарга лаек һәм зарури икәнлеге аңлашыла.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]