Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
bekhet-BGPU.doc айгуль.doc
Скачиваний:
123
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
402.94 Кб
Скачать

3.3 «Акчарлаклар» повестенда образлар бирелеше

«Акчарлаклар» әсәрендә Шәриф Камал эшчеләр тормышын сурәтли. Әсәр шулай аталса да, әлеге әсәрдә диңгез кошлары түгел, ә бер урыннан икенче урынга акчалы эш эзләп йөрүче сезонлы эшчеләр сурәтләнә. Повесть катлаулы, кискен сюжетлы түгел, ә шулай да ул кешедә төрле хис-тойгылар тудыра, уйландыра. Язучы укучыны бик оста итеп образлар, вакыйгалар артыннан ияртә, үзең дә сизмәстән алар тормышы белән яши башлыйсың. Моның сәбәбе гади: язучы иң үзәккә кешеләр язмышын, аларның рухи дөньясын куйган. Әсәрдә Гариф, Сафа, Шәрәфи, солдат Николай һәм башка образлар, вакыйгалар бик тормышчан, табигый һәм ышандырырлык итеп сурәтләнгән. “Акчарлаклар”дагы геройлар барысыда гади, үзләренә генә хас булган нык фикер йөртүче һәм кыюлыклары белән аерылып торалар. Төп герой булып Газизә һәм Гариф тора. Гариф – «Егет елый» исемле бүлекнең төп каһарманы. Ул күзгә ташланып торырлык чибәр, уңган һәм батыр. Ул мулла малае, шулай ук аның батыр-кыю, хәтта тәвәккәл дә булуы, нечкә күңелле, итагатьле һәм хисчән икәнлеге дә ачыла. Ул, чыннан да, мәхдүм - мулла улы. Әтисе, әхлак бозып, указын алдырган, инде үлгән, туганнары һәм әнисе бик авырлык белән тормыш кичерәләр. Болар барысы егетне акча эзләп ил гизәргә чыгып китәргә мәҗбүр иткән. Аның укымышлы башы белән мулла булмыйча кара эштә йөрүе, тормыштан нәрсәдер эзләнүе башкаларда кызыксыну тудыра. Шәрәфи картка бу йөрү серле кебек тә күренә. Ләкин Муса, Хөснетдин кебек эшчеләр, аны инде күп еллардан бирле беләләр һәм Гарифның хезмәттән тәм табып йөрүен аңлыйлар. Алар, моның күңелсезлеккә бирелмичә, үз бәхетен үзе табарга, намус белән яшәргә тырышканын күрәләр. Аның яхшы иптәш булуы, кешенең хәленә керә белүе өчен ихтирам күрсәтәләр. Гарифның ягымлылыгы, чыдамлылыгы, чигенмичә алга баруы—аны үз кеше итә, аңа хөрмәт күрсәтергә куша.

Гариф иптәшләре арасында зыялыгы белән аерылып тора. Ул акылын җуймый, яклашуны туктата, исерек мәҗелесне ташлап чыгып китә, фаҗигане булдырмый кала.

Ш. Камал хикәяләрендәге интеллигент образларының күп вакыт кызганыч яки драматик булып беткән язмышларын («Шәкерт», «Авыл мөгаллиме», «Чит илдә») күз алдына китергәндә, Гарифның, укымышлы кеше буларак, үз кул көче белән көн күрергә, үз бәхетен үзе табарга чыгып китүе һәм типсә тимер өзәрлек тазалыкка ия булуы язучы эстетик концепциясенең бик характерлы яңа бер ягын күрсәтә: физик һәм рухи гармониягә бай герой образы бирелә. Бу геройда милли интеллигенциянең искечә яшәүдән баш тартып, халык белән бергә бәхет эзләү идеалы гәүдәләнә. Әнә шул идеал аның рухи тормышына да, физик сәләтлелегенә дә көрлек, матурлык, гармония бирә. Гариф« алама-шалама сөйкемле егетләр» арасында тиз арада үз кеше булып китә һәм артельщик итеп тә сайлана.

Автор, Гариф белән Газизә арасында бәйләнеш җепләре суза. Яшьләр арасындагы мөнәсәбәт - әсәрдәге иң якты сызыклардан берсе.

Яңа революцион күтәрелеш елларындагы татар әдәбиятында гармоник герой проблемасына игътибар артты. Чөнки гармоник герой билгеле күләмдә идеаллаштырудан башка була алмый. «Акчарлаклар»дагы Гариф образында да әнә шул момент үзен сиздерә. Әйтелгәнчә, ул хезмәт кешесенә хас физик һәм рухи тазалык гармониясе белән аерылып тора. Мәсәлән, аның котырынган диңгез эченә неводны (җылымны) коткару өчен кереп китүе кебек кыюлык эшләве үзе генә дә әнә шул гармония турында бик тулы сөйли торган факт була алыр.

Гариф белән Газизә арасындагы мәхәббәт исә бу геройларның рухи матурлыгына тагын да ачыграк, хәтта романтик төс бирә. Алар алдында мәхәббәт аша бәхеткә ирешү теләге балкый. Бигрәк тә Газизә хыялларында бәхет идеалы романтик канатларын җәеп торган шикелле: «Менә Газизә аның кочагында... Алар баралар... хыялда туган тылсымлы болытлар арасында тирбәлә-тирбәлә, егетнең туган иленә кайталар....» [11, 104]

Шундый ук татлы хыяллардан Гариф та мәхрүм түгел. Ул да Газизәгә мәхәббәтендә үзенең күптән эзләгән бәхетен тапкан кебек. Аның мәхәббәтендә ялган юк һәм шул мәхәббәт сылтавы белән икенче нәрсәгә ирешергә тырышу да күренми. Бу мәхәббәтнең матур төш кебек узып китәсен, Газизә белән бәхетле тормыш корып булмаячагын Гариф сизә. Аның бу турыдагы сүзләре бик характерлы: «җаным... син мине бу юлы кичер... Мин кардәшемне алдамыйм, хәзер мин кемне дә алдарга теләмим. Сине генә түгел, Шәрәфи абзый белән Сәгыйдә апайны да яратам... Сез мине үзсенәсез, сезнең игелегегезне кайтарырга кулымнан килмәгәнлектән мин оялам. Минем күңлем борчыла. Мин сине бит чынлап яратам. Синең матур чәчләрең, ачык, килешле маңгаең минем күзләремә рәхәт, җаныма елылык бирә... Мин сине сөям, күз нурым! Чиксез бәхетле булуыңны, чиксез сәгадәтеңне, чиксез зур булуыңны, күкләрдә очуыңны, кояш булуыңны күңлем тели! Шушы теләкләремне булдыра алмауга җаным газаплана, аягыңа егылып елыйсым килә... » [11, 153]

«Акчарлаклар»повестендә автор, Гариф белән Газизә арасында бәйләнеш җепләре сузып, образга булган игътибарны киметми тартып тора. Яшьләр арасындагы мөнәсәбәт — әсәрдәге иң якты сызыклардан берсе. Ул хәтта икенче бер сызыкны күләгәдәрәк тә калдыра. Әйтик, вакытлы эшчеләрнең акча эшләргә омтылышын чагылдырган сызыкны алыйк. Промыселга җыелу, чаннарны балык тозларга хәзерләү, беренче невод салу, давыл вакытында неводны коткару, беркадәр балык тотып тозларга салу, эшне бетереп китеп бару — шул сызыкны тәшкил иткән буыннар. Ләкин укучының игътибары, иң беренче чиратта, Гариф — Газизә мөнәсәбәтләренең кая барып чыгуы белән кызыксынуга юнәлә. Әнә Гариф беренче мәртәбә Газизәне күрә, аңа “чибәр генә” дигән бәясен бирә. Аннары аның якыннанрак танышуы, аралашуы, кызның саф күңелле, кешеләргә игътибар­лы, ата-анасына хөрмәтле булуын белүе, үзе дә сизмәстән, аны ярата башлавы... Соңгы күренештә — аңлашу һәм вәгъдәләр биреп аерылышу. Боларның һәммәсендә Гарифның рухи дөньясы, эчке кичерешләре тулы ачыла. Бу мәхәббәт йөрәкне яндырып тора, ул онтылмый, тик Гариф белән Газизә бәхетле була алмыйлар. Гариф, үзенең көчле булуына, башка эшчеләргә караганда күбрәк акча эшләвенә карамастан, тормыш өчен кирәкле акча таба алмый; аның акчасы юллык кына була. Гариф туй ясарлык акча җыю өчен тагын бәхет эзләргә китә. Димәк, Гариф белән Газизә мөнәсәбәтендә, аларның мәхәббәт һәм бәхет турындагы хыялларында романтик ашкынулар күпме генә көчле булмасын, аларның язмышын кырыс тормыш законнары хәл итә: балык тоту сезоны бетә, көтелгән бәхет табылмый, һәм алар азгамы-күпкәме аерылалар.

Менә шушы сызыкка бәйле төстә (аны «мәхәббәт сызыгы» дип атарга мөмкин) повестьта тагын бер персонаж ныклап ачыла. Бу — Шәрәфи карт белән Сәгыйдә карчыкның бердәнбер кызы Газизә.

Кызның рухи дөньясын ачуга автор шулай ук нык игътибар бирә, аңар аерым бүлекләр багышлый. «Чуар оеклар» бүлегендә ул Газизә белән әнисенең монда кайдан килүләре, гаиләнең кайгы кичерүе (Газизәнең абыйсы үлгән), күченеп килү мәшәкатьләре һ.б. белән таныштыра. Шунда Шәрәфи картның кимчелеге мәгълүм була: төрле халык арасында йөреп, ул бераз хәмер хиреслегенә бирелгән, шуның белән гаиләнең матди хәленә дә зыян китерә. Шулай да бүлекнең үзәгендә Газизә тора, аның холкы-характеры ачыла башлый. Кызның оялчанлыгы, әтисе алдында тел яшерүе, күңелендәге кайбер теләкләрен (читеккә караганда чуар оеклар белән шиблитларны өстен күрүен) әнисенә генә белдерүе, ягъни тыйнаклыгы чагыла. Ләкин аңарда беркатлылык, балаларча тиз ышанучанлык та сизелә. Гомумән аның характеры үзенә ятышып тора, хәтта беркатлылыгы да аның табигыйлеген куәтли һәм үзенә килешә. Аның ышанучанлыгы да акылын җуюга алып килми, ул гаять акыллы, мөлаем, күркәм сыйфатлы кыз. Анда олы җанлылык бар, шуның өстенә ул кунакчыл, хезмәт сөючән, һәркемнең яхшы яшәвен, бәхетле булуын тели, Шәриф Камал бу саф күңелле, чиста йөрәкле гади эшче кызын гаять яратып сурәтләгән. Аның образы соклангыч дәрәҗәдә чибәр, тыйнак, холыклы булып гәүдәләнә.

Татар кызларына хас булган мондый сыйфатлар башкалар тарафыннан тәкъдир ителә, тирән хөрмәтләнә. Баштарак кызның Гариф белән мөнәсәбәтләрен күпертеп сөйләргә теләгәннәр дә тора-бара телләрен тешләргә тиеш булалар. Чөнки кыз артык саф һәм эчкерсез. Ә сафлык, кешелеклелек — эшчеләр арасын ныгытып, беркетеп торучы көчләрнең берсе, ул шактый уңышлы гәүдәләндерелгән.

Газизәне төп образлардан берсе итеп саныйбыз, чөнки кызның матур һәм чиста рухы башка әдәби персонажларга караганда чагыштырмача тулырак ачылган. Бу яктан да ул Гариф дәрәҗәсенә якынлаша. Кызның психологик үзенчәлекләре аеруча чагылган бүлекләр – «Чуар оеклар», «Яшь күңел», «Йокла, бәбкәм» бүлекләре. Калган кайбер бүлекләрдә дә кызның күркәм сыйфатлары тегеләйме-болаймы чагылып, укучы күңеленә сеңдереп барыла.

Соңгы “Мин сине көтәрмен!” бүлегендә ул бигрәк тә ачык итеп, башкаларның да аңа уңай мөнәсәбәте сизелерлек итеп бирелә: “... Егет-җилән Газизәгә әдәпсезлек күрсәтми иделәр. Газизәнең сөйкемле һәм җитди чыраенда, садәлек катыш чын кыланышында кешенең күңелен үзенә тарту белән бергә, аны бертөрле хөрмәт иттерә торган бер хасыять бар иде: мондагы татар егетләре үзләре сизмичә аны эчтән хөрмәтле тоталар, аңардан әдәп саклыйлар. Әлхасыйль, иң дөресе — һәммәсе диярлек эчтән аны сөя иделәр. Шунлыктан аны хөрмәтсез итәргә, оялтырга берсенең дә күңеле бармый иде. Бервакытта Гариф белән буташтырып сөйләнгән гайбәтләр дә инде онытылды. Кемнең дә күңеле Газизәне пычранган итеп күрәсе килми һәм аны дөресләми иде” [11, 98]. Газизә укучыларда да шундый тәэсир калдыра, чөнки анда художество дөреслеге көчле.

Чыннан да, шундый кешеләр була бит, аны һәрвакыт саф итеп күрәсең килә, ихтирам итәсең, аның турында начар уйлаучылар булса, күңлең рәнҗи башлый. Газизә дә шул төстә бирелгән.

Газизәнең мәхәббәтендә дә үзенә башка бер матурлык, гади сафлык бар.

Повесть геройлары арасында, барысыннан да бигрәк, үзенең характеры һәм тормышы белән алгы планга куеп сурәтләнгәне, әсәр үзәгендә торганы — Шәрәфи карт. Аның кыска гына итеп бирелгән портретыннан ук шактый тәҗрибәле, эшчән кыяфәтле, таза гәүдәле хезмәт кешесе икәнлеге аңлашыла.

Бөтен повесть дәвамында без аның үткән тормышын да белеп алабыз. Ул элек крестьян булган, аннан соң, күрәсең, анда тыгыз туры килгән һәм ул Царицынга күчкән. Анда ул балык промыслосы хуҗаларында хезмәт итә, яз көне сезон башлангач, аларның промыслоларына селдь тозлаучы булып килә. Кыш көне генә аның байда хезмәт итүче улы үлгән. Шәрәфи карт сүз туры килгәндә, авылдагы тормышы белән да мактанып куя, янәсе аның атлары булган. Ләкин аталы-уллы икәүләп байга ялланып эшләгән Шәрәфиләрнең авыл тормышы мактанырлык булмаганын аңлавы авыр түгел, әлбәттә.

Шәрәфи карт — балык промыселларында солильщик (сельдь тозлаучы) булып эшләсә дә, ягъни башкалардан үзенең дәрәҗәсе, хезмәт хакы белән югарырак торса да, ул “шома итекле, байковый тужуркалы, ялтыравык козыреклы картуз”[11, 93] киеп, гади эшчеләрдән ничек тә аерылыбрак күренергә тырышкан солильщикларга түгел, ә “бер ояга кунаклап, искергән мещаннарның искергән аяк киемнәрен иске күннәр белән ямап-йөрмәштереп утырган “гакыллы сапожник”ка охшый”[11, 93]. Шәрәфи карт беренче карашка гына шулай күренә, әлбәттә. Икенче көнне инде ул Гарифка “эшлекле генә бер агай” булып күзаллана, чөнки Шәрәфи карт үзен дисәтник Исак белән бик иркен тота, аңа үз фикерен курыкмыйча гына әйтә, аның белән сүз көрәштерә. Исак та аңа “Шәрәфи Осипыч”[11, 100], дип эндәшә, димәк, аны хөрмәт итәләр. Шәрәфи әнә шулай бик гади, әмма акыллы һәм тыйнак табигатьле бер эшче булып гәүдәләнә, тиз арада үзенең ихтыяр көченә һәм югары кешелек сыйфатларына ия булуын күрсәтеп өлгерә. Язучы бу героен һич тә идеаллаштырмый, аның элекке крестьянлыгыннан һәм сезонлы эшче булуыннан килә торган йомшак якларын да, каршылыклы уй-тойгыларын да яшерми.Әмма ничек кенә булмасын, Шәрәфи характерында хезмәт иясенә хас таза, ягымлы сыйфатлар өстенлек итә: ул хезмәт сөя, үзенең иптәшләрен ихтирам итә, кешелексезлекне, намуссызлыкны нәфрәтли һәм семьясында да аталарча кайгыртучанлык күрсәтеп, тынычлык белән яши белә. Аның эшчеләр арасында һәр очракта үз кеше булуы, аларның тормыш ыгы-зыгысыннан аерылмавы, кайгы-шатлыкларын туганнарча уртаклашуы, әмма Исак кебек ялчыларның хуҗа малы өчен җан атып, эшчеләргә төкереп каравына нәфрәтләнүе — болар һәммәсе Шәрәфи картны халыкның чын кешелекле табигатен, аның рухи күркәмлеген гәүдәләндергән геройларның берсе итеп сыйфатлый.

Шәрәфи карт гаиләсе белән Саричинда тора. Ул инде байтак еллардан бирле промыселчы еврейләрдә хезмәт итә. Сельд вакытында хуҗаларның шушы промыселында ай ярымнар чамасы балык тозлау эшендә тора. Ә быел сельд тозлау вакыты якынлашканда ук ул карчыгы Сәгыйдә белән кызы Газизәне үзе белән алып килә, чөнки күптән түгел генә алар олы хәсрәт кичергәннәр: көз көне егет уллары үлгән. “Үзегезне генә кемгә калдырасың... Далада булса да, ичмасам, үз янымда булырсыз”[11, 87], — ди Шәрәфи карт, аларга шәфкать күрсәтеп. Ул карчыгына бик игътибарлы, аңа бик яхшы мөгамәләдә, кызлары Газизәне бик тә ярата. Ләкин әни белән кызның җаннарын борчып торучы бер сәбәп бар: Шәрәфи карт, төрле халык арасында байтак еллар йөреп, исерткеч хиреслегенә бирелеп киткән. Дөрес, аяктан егылырлык эчми ул. Тик акчасы булганда тәмам аек та йөрми. Тормыш болай да бик авыр, юклы-барлы акчаны әрәм итү, әлбәттә, гаилә өчен бик читен хәл. Ул бит әле бердәнбер арка таянычы да, гаилә өчен иң кирәкле кеше дә. Карчыгы ни генә әйтсә дә, Шәрәфи картның җавабы һаман бер: “Юк, болай гына, аз гына... Әллә ник эч авырта, уңайрак булмасмы, дим...”[11, 92] Шәрәфи карт тузынмый, сүгенми, бары тик шул җавапны гына бирә.

Промыселда вакытлы эшкә килгән кешеләр арасында төрлесе бар, монда барысы да шома гына бармый. Вакытлыча гына бергә туры килгән кешеләр арасында таркаулык та, юктан гына тавышлану да, үпкәләшү дә була. Ләкин эшчеләр берсе өчен берсе барысына да әзер. Мәсәлән, давыл вакытында иптәшләренә ярдәмгә ташланган берничә эшче шундыйлардан. Ә башкалар алар өчен каторгага да китәргә әзер. Менә шундый вак-төяк тормыш мәшәкатьләре аркылы эшчеләрдә бер-берсенә хөрмәт күренеп тора.

Менә тагын бер мисал: иптәшләре артыннан көймәгә ташланган Гариф һәм башкалар өчен Шәрәфи карт борчылып тора. Барлык эшчеләр диярлек аның янына җыелган, ә ул акрын гына Исакны сүгә, аның кешеләрдән балыкны, неводны өскә куюын, үзе өчен генә тырышуын турыдын-туры әйтә. Ә инде Гариф ярга чыккач та, янына килеп: “Күлмәк-ыштаның бармы? Тиз генә алмаштыр. Булмаса, мин бирим...”[11, 115] — ди. Аны үзенә чакыра, булганы белән сыйлый, бизгәк ябышмасын, дип тырыша. Аның юеш әйберләрен дә алып килеп киптерергә куша. Монда Шәрәфи картның эчке мөлаемлыгы, аталарча кайгыртучанлыгы күренә. Гомумән, промыселдагы татарлар бер-берсе белән яхшы мөгамәләдә, алар бер-берсенә ярдәмчел, игътибарлы, шуңа күрә аларны башка милләт вәкилләре дә хөрмәт итә.

Татарларның промыселда тагын бер аерылып торган сыйфаты — ул эш сөючәнлек, һәрбер эшне җиренә җиткереп башкару, күндәмлек. Промысел хуҗасы да аларга: “Ә, князьләр икән... Яхшы халык... яратам мин аларны, эшчән булалар...” — дип бәя бирә.

Сафа, Федор, Муса - болар ярдәмче геройлар. Аларда коллективның бер өлеше. Повестьта коллектив зур, бер бөтен, бердәм булып сурәтләнә. Эш вакытынды тиз генә куелган бурычны үтәп, ә ял вакытында эчеп - исереп хәтта ызгыш талашка да җитүләренә карамастан да, эшчеләрнең бердәмлеге, автор тарафыннан биктә уңай, эчтәлекле итеп сурәтләнә.

Бу әсәрдә Шәриф Камал реаль образлар бирүгә омтылган һәм хезмәт ияләренең, яхшы сыйфатларын ачып салу карашында торган. Ләкин бу эш шаблон юл белән бармый, анда штамп, ясалмалык, идеаллаштыру да юк. Чын художество әсәре буларак, кешеләр дә табигый төстә, үзләренең уңай һәм кире характерлары, гадәтләре белән, матур һәм ятышсыз карашлары белән гәүдәләнәләр. Шуның белән повесть үзенчәлекле дә, шуның белән ул үз укучысында ышану уята. Геройларның авыр томышы өчен янсаң, аларның якты уй – хыяллары, алдагы көннәрдә көтәчәк бәхетле мизгелләре турындагы уйлары өчен шатланасың.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]