Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
bekhet-BGPU.doc айгуль.doc
Скачиваний:
123
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
402.94 Кб
Скачать

3. Шәриф Камалның«Акчарлаклар» повестенда бәхет темасы

3.1 Әсәрнең сюжет, тема һәм идеяләр дөньясы

Илдә башланган яңа революцион күтәрелешнең татар әдәбияты барышына һәм аерым язучылар иҗатына теге яки бу төстә йогынты ясавы билгеле инде. Гомумән алганда, революцион күтәрелеш татар әдәбиятында оптимистик настроениеләрне көчәйтеп җибәрде. Тарихи барышка, тормышның үзгәрергә тиешлегенә, кешегә, аның ирек һәм бәхет идеалына ышаныч белән иҗат итәргә омтылыш демократик әдәбият вәкилләренең күпчелегенә хас булуы тагын бер тапкыр расланды. Ш. Камал да бу процесстан читтә калмады. Аның иҗатында бәхет эзләгән гади кешеләрнең өмет, шатлык, хәсрәт-кайгыларын тормышчан тулылыгы һәм халыкчан күркәмлеге белән тасвирлаган «Акчарлаклар» (1914) повестеның язылуы һич тә очраклы түгел иде. Бу әсәрдән иҗтимагый тормыштагы яңарыш, күтәрелеш һавасы бәреп торды. Геройлар дөньясы киңәйде, рухи мөнәсәбәтләренең байлыгы ачылды. Язучының чынбарлыкны һәм кешене сурәтләвендә оптимизм һәм реалистик пластиклык кебек әһәмиятле сыйфатлар өстенлек алды.

«Акчарлаклар»ның 1914 елгы беренче басмасында әсәр исеме астына «Эшчеләр тормышыннан хикәя» дип куелган. Бу әсәргә кадәр татар әдәбиятында эшчеләр темасы һәм хәтта образы күпмедер күләмдә урын алган булса да, «Эшчеләр тормышыннан хикәя»дип аталырга лаек һәм бу темага сәнгатьчә бөтенлек биргән зур әсәр юк иде әле. Иң элек шунысы әһәмиятле: бу әсәрендә Ш. Камал үз тормышы, үз башыннан кичкәннәр белән бәйләнештә булган вакыйгаларга әйләнеп кайта. Язучы тормышының ул эпизодлары аның «Козгыннар оясында», « Бәхет эзләгәндә» һәм «Чит илдә» кебек әсәрләрендә дә сурәтләнә. Ләкин боларда әле тормыш материалына һәм геройлар язмышына мөнәсәбәттә драматик настроениеләр өстенлек итә. Ш. Камал новеллаларының күпчелегендә, күргәнебезчә, геройлар ялгызлыктан газапланалар, бер-берсен аңламау җәфасын кичерәләр, ә «Акчарлаклар»да мондый ялгызлык, читләшү тойгысы юк инде. Монда бер-берсен аңлаган һәм ихтирам иткән эшчеләр коллективы бар. Аның беренче бүлекчәсе үк романтик яшь Горькийның яраткан метафорасы белән — «Диңгез көлә!» - дип, атала. Шул сүзләрдән үк әсәрдә сурәтләнәчәк хәлләрнең беренче аккорды ишетелгән шикелле. Каспий буйларына җәй килә, балык тоту сезоны ачыла. Матур өметләр белән балыкчы эшчеләр җыйнала. Алар тиз арада әсәр геройлары булып, бер-бер артлы укучы алдына басалар. Барлыгы бер ай чамасы вакыт эчендә булган вакыйгалар һәм төрле геройлар мөнәсәбәте тормышчан җанлылык һәм тыгызлык белән күз алдыннан кичә. Кыска хикәяләр язып туплаган тәҗрибәне — лаконик, җыйнак сурәтләр белән тасвирлау тәҗрибәсен Ш. Камал «Акчарлаклар»да повесть дәрәҗәсенә күтәрә.

Автор тарафыннан гомумкешелек сыйфатларын тәшкил иткән гаделлек, миһербанлык, сафлык, олы җанлылык, кече күңеллелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар әсәрдә эшче сыйныфның күркәм яклары белән тыгыз аралаштырып бирелә. Хезмәт сөю, иптәшлек, тырыш һәм гадел хезмәт ярдәмендә байлык тупларга омтылу кешеләрне үзара якынайта, берләштерә, бер төркемгә җыя. Кыскасы, җәмгыятьтә киләчәге зур булган эшче сыйныфының яралуы һәм тууындагы беренче манзаралар күз алдына килеп баса. Үзләренең кодрәте, эштән тәм табуы аларны бәхетле итә. Бу сыйфатлар тагы бер кат «Акчарлаклар»ның гади эшчеләр тормышы турындагы хикәя булып торуын раслый. Әсәрнең тематикасы шундый.

Бу художество әсәрендә төп проблема капиталистларның эксплуатациясе һәм хезмәт ияләренең начар хәлдә яшәүләре ышанырлык төстә, онтылмаслык күренешләр аша гәүдәләнә. Повестьнең сюжеты, новеллалар кебек үк, үзенчәлек белән аерыла. Барлык вакыйгалар бер урында, бер сезон эчендә бара. «Дулкынландыра» торган, бармактан суырып чыгарылган нәрсәләр юк, бөтенесе табигый һәм гади көндәлек тормышта бара.

Балык тотучы эшчеләрне нужа үз авылларыннан, гаиләләреннән куып чыгарган. Алар үзләренең кул көчләре белән гади генә тук тормышка ирешергә дип йөриләр. Балык тоту эшенә яллангач та, аларның өмете зурдан булмый, хыяллары бай булса да, тормыш мөмкинлекләреннән сикерергә теләмиләр: алар айга 40 сум акча эшләп, бала-чагаларына бүләк алып кайта алсалар, шуңа канәгать булалар. Моннан да артык гади теләкнең булуы да мөмкин түгел инде! Ләкин бу — тәмле хыял гына булып кала. Аларга яшәү һәм эшләү шартлары бирелми, капиталистлар аларны изәләр, җәберлиләр.

Әйтелгәнчә бәхет – бәхетсезлек төшенчәсе монда да янәшә атлый. Бәхетле булыр өчен бик күп тә кирәкми кебек, тик бәхетлле булу язмаган.

Г. Нигъмәти әйткәнчә, хыял һәм чынбарлык бәрелешендә чынбарлык җиңә. Шул рәвешчә, Ш. Камал тормышчан дөреслек хөкемен барыннан да өстен саный. Шуңа күрә аның идеаль геройлары да тормышның рәхимсез хөкеменә каршы килерлек көчкә ия түгелләр. Матур өметләр белән, ерак диңгез буйларына бәхет эзләп килгән кешеләр, буш кесәләренә кулларын тыгып һәм буш капчыкларын асып, төрлесе төрле якларга тагын да таралышырга мәҗбүрләр. Чөнки, җылымга эләкмичә, диңгез төбендә ваемсыз уйнап йөзгән балыклар сыман, аларның бәхете дә чынбарлыкның ниндидер тылсымлы сарайларында нык бикләнгән сандыкларда яшеренеп ята. Әсәрнең башында ук инде язучы, диңгездәге балыклар гамьсезлеге белән баракларда матур төшләр күреп йоклаган балыкчылар хыялы арасындагы аерманы сынландырган күренешне сурәтләп, бәхетнең кайда, кемнәр кулында икәнлеген искәртеп үткән иде: «Ерак-еракларга җәелеп киткән газамәтле диңгез ай яктысында аклы-күкле ялтырап, очсыз-кырыйсыз нур һәм серле күләгәләр эчендә гүя күңелсез генә көлемсерәп ята иде... Аның кырыенда гына баракларда салам өстенә түшәлеп яткан адәм балалары күбрәк балык тотып, аена кырыгар сум акча эшләү өмете белән һәм дә әллә кайларда, зиннәтле бүлмәләрдә йомшак түшәкләр өстендә сузылып яткан промысел хуҗалары, шул ук балык хисабына кырыгар мең сум төшерү хыялы белән ләззәтләнеп, төш күрә-күрә йоклаган чагында, табигатьнең матур һәм аңгыра мәхлуклары — балыклар, һичнәрсәдән хәбәрсез, бертуктамый, айга каршы сикерә, уйный иделәр... »[ 11,154]

Әсәрнең буеннан-буена әнә шундый контраст поэтикасы үзен әледән-әле сиздереп бара: чынбарлыктагы иҗтимагый контраст чагылышы ул. Шул рәвешчә, «Акчарлаклар» повестеның үзәгендә балыкчыларның бәхетен промысел хуҗалары урлавын тормышчан итеп тасвирлаган социаль детерминизм ята.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]